Latin

Мирас - 18

Total number of words is 3970
Total number of unique words is 1998
37.8 of words are in the 2000 most common words
54.1 of words are in the 5000 most common words
62.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Әнисе өстәл янында, уч төбенә ияген куеп, моңсу гына утыра иде. Өстәлдәге яртылаш бушаган аракы шешәсен күргәч, Ихтыяр аптырап китте.
— Кунаклар булдымы әллә? — дип сорады ул.
— Нинди кунак булсын мондыйда?
— Өстәлдә бу нәрсә булганга әйтәм.
— Ә-ә... Әтиең берүзе утырып эчте аны. Гомер булмаганны! Чәй эчәсеңме, улым?
— Кайнар булса, яса.
Алар, бер-берсеннән кыенсынган кешеләр кебек, ачылып китә алмыйча, өзек-өзек җөмләләр белән генә сөйләшәләр, бер-берсенең күзенә күтәрелеп карарга кыймыйлар иде.
— Иртәгә күчәсезме? — дип әкрен генә сорады Ихтыяр. Әнисе җавап бирмәде, битен яулык чите белән каплап, түр якка кереп китте.
— Күчсәгез, булышырмын дигән идем... — Ихтыярның кинәт кенә бар нәрсәгә ачуы килә башлады. — Әнкәй! — дип, кычкырып әйтте ул. — Миңа фатир бирделәр.
Әнисе тагын эндәшмәде.
Ихтыяр ишегалдына чыкты, лапаска керде, сыер алдына кочагы белән печән салды. Бәрәңге бакчасы башындагы түтәлгә барып, кузгалак өзде. Авыл гаҗәеп тын, бу тынлыкта теш шыгырдаган тавыш аңа бөтен урамга яңгырап ишетеләдер кебек тоелды. Күктәге түгәрәк ай, туздырып ташланган Ташлыярны күрмәскә теләгәндәй, болыт артына кереп посты да, кызыксынуын җиңә алмыйча, тагын ялтырап килеп чыкты.
Бакчаның аргы башындагы арыш уҗымы читендә кымшанган карамчыкны күреп, Ихтыяр шунда таба атлады. Килеп җиткәч кенә ул читән казыгына сөялеп утырган кеше гәүдәсен күреп туктады. Менә аның сирәк-сирәк кенә сулкылдап куйганы ишетелде. Ихтыяр сагаеп калды, әкрен генә атлап читән буена ук иелде. Читән казыгын кочаклап утырган кешене танып алгач, ул бөтен буыннарына хәлсезлек йөгергәнен сизде һәм аның теленнән ыңгырашуга охшаш сүз өзелеп төште:
— Әт-кәй...
Әтисе калтыраудан туктады, ләкин ул Ихтыярга күтәрелеп карамады, шул килеш өнсез утыруында булды.
— Кит моннан! — дип җан ачысы белән кинәт кычкырып җибәрде ул. — Кит моннан! Күземә күренмә!
Ихтыяр бит очлары уттай кызыша башлавын сизде, ул, тамак төбенә килеп терәлгән төерне йотып җибәрә алмыйча, бакча уртасыннан өйләренә таба йөгерде. Күзенә ак-кара күренмәде, бәрелә-сугыла ишегалдына керде, урамга чыкты, ташу суы басылган инешнең тез тиңентен сазын ярып, мыш-ный-мышный атауга менде. Тәрәзә дөбердәтүгә, эчтән бабасының баздан чыккан кебек тонык авазы ишетелде:
— Кайсы вакытсызы анда?
— Мин! Ихтыяр...
— Котырды бугай бүген Ташлыяр халкы, — дип сөйләнә-сөйләнә бабасы озаклап ишекне ачты.
Өйгә кергәч, Ихтыяр, сүзен әйтә алмыйча, шактый вакыт башын аска иеп утырды.
— Чыраең качкан, чыланып беткәнсең. Нәрсә булды, улым? — дип тыныч, йомшак кына итеп сорады бабасы. — Юлыңа бандитлар очрамагандыр бит тагын?
— Әти елый...
Ихтыяр бабасының елмаюын күреп, аптырап калды, чынмы бу, дигәндәй, күзләрен челт-челт йомгалады.
— Еларсың да шул! — дип Зыятдин карт җәһәт кенә торып басты. Кинәт кенә аның бөтен җыерчыклары язылган, йөзе яшәргән кебек тоелды, кыяфәтенә үҗәтлек катыш горурлык кайтты. — Еламый хәлең юк. Заманында безне дә елаттылар. Гомер буе корган нигезеңне көпә-көндез тартып ала башласалар, еламас җиреңнән еларсың! Үзе төзегән, үзе аякка бастырган колхоз шул. Уртак булса да, кадерле. Сөйләве, читтән акыл өйрәтеп торуы гына ансат ул. Үзеңә килеп кагылгач, аңлый башлыйсың да... Әйдә, еласын, елаган җанда иман була. Елый алган кеше бәхетле ул. Мин менә хәзер елый алмыйм.
Бабасының тынычлыгы Ихтыярга да күчә башлады бугай, ул, нәрсәдер әйтергә җыенып, авызын ачты, ләкин туктап калды. Зыятдин карт чөйгә эленгән мылтыкны алып маташа иде.
— Мә, улым, сиңа бүләгем булсын, — дип ике көпшәле мылтыкны Ихтыярга сузды. — Нәзер әйткән идем... Ал, ал, минем төсем итеп сакларсың. Миңа кирәге юк инде аның хәзер.
Ихтыяр мылтыкны, көпшәсеннән тотып, карават кырыена сөяп куйды.
— Сиңа әйтәсе сүзем бар, бабай, — диде дә күзләрен Зыятдин карт кебек кыскалап куйды ул.
— Әйт соң.
— Иртәгә күчәбез, бабай.
— Күчегез. Хәерле сәфәр сезгә!
— Юк ла, аңламадың. Мин фатир алдым. Ике бүлмәле. Берсе — синеке. Күчәбезме шунда?
— Зәлия килен нәрсә ди?
— Аның үз фатиры бар. Аның өчен борчылма, — диде Ихтыяр, исе китмичә генә.
— Нинди башка фатир ул тагын?
— Аерылышабыз без аның белән... Күптән түгел хаты килде. Казанга баргач, Нурислам барысын да сөйләгән аңа...
— Нәрсә сөйләгән? Нәрсәнең барысын да сөйләгән?
— Яңа йортка күчкәч, иркенләп, озаклап сөйләрмен, бабай.
— һе-ем, — дип озак итеп сузып торды Зыятдин карт. — Беренче күрүдә үк сәеррәк тоелган иде шул килен. Ялгыз калдым, дисең инде, алайса. Ялгызлыкның ни икәнен аңламыйсың әле син, улым. Ярый алайса, күчәргә икән, күчәргә!
Зыятдин карт бүген гомер булмаганча тыныч һәм ипле сөйләшә, аның элекке тискәрелеге, әйтерсең Ташлыяр кешеләре белән бергә күченеп киткән, аның Ташлыяр кешеләренә булган үпкәсе, ниһаять, басылган иде.
Сабан туена кайтырга чакырып, Ихтыяр бөтен туганнарына да телеграмма сукты. Инде күптән җиде туган бергә җыелырга җай чыкмый иде, бу юлы әллә Яңа Ташлыярны күрәсе килүдән, әллә инде сагынулары тулып ташудан берәм-берәм кайта да башладылар. Бары тик Ташкенттагы олы апаларыннан гына хәбәр-хәтер юк иде.
Иң беренче булып, ялтырап торган өр-яңа зәңгәр "Мос-квич"ка гаиләсе белән төялеп олы абыйсы Илфат кайтып төште. Туган-тумача белән капка төбендә ашык-пошык исәнләште дә кое төбенә барып машина юарга тотынды. Чәй эчәргә чакырып та кермәде, юып бетергәч, җиргә брезент җәеп, машина астына ук кереп ятты.
— Илфат, улым, качмас машинаң, иртәгә иркенләп карарсың. Җиде ел йөзеңне күргәнем юк бит, чык аннан, — дип такмаклады әнисе.
Илфат машина астыннан майга, балчыкка буялып беткән йөзен чыгарды да эре тешләрен күрсәтеп рәхәтләнеп көлде.
— Күрдеңме инде, әнкәй? Таныйсыңмы олы малаеңны? Хәзер, хәзер, айн момент! Глушитель ычкынган, юлларыгыз чокыр да чакыр. Җиде ел эчендә шул юлны да рәтләмәгәнсез. Минем машина аласын белә идегез бит.
— Абый, кеше алдында уңайсыз бит, керик инде, — дип тагын чакырып карады аны Ихтыяр.
— Без — эш кешесе. Эшне эшләми — ат та кешнәми, ди торган иде без бәләкәй чакта бабай. Бир әле ундүртле ачкычны. Машина, кызлар кебек, сыйпап торганны ярата. Җиде ел көттерде ул мине. Ә хатын миңа кияүгә чыгарга бер кичтә ризалашкан иде. Үзең шуннан уйлап кара инде, кайсысы кадерлерәк миңа! Машина алу уен эш түгел. Карале, машинага чират зурмы монда?
— Хәстәренә кергәнем юк. Төзүчеләр ике-өч елдан алалар бугай.
— Китче! Шыттырма! Булмаганны!
— Нигә шаккаттың? Ике кешенең берсендә машина бит хәзер. Чәберчек Әхмәт тә алтынчы марка "Жигули" алды. Безнең белән укыган Әхмәт.
— Төзелештәмени ул да?
— Юк. Авылда эшли, тракторчы.
— Авылда да машина ала башладылармыни?
— Ташлыярда җиде "Жигули", дүрт "Москвич" бар дип санап утыра иде беркөнне әткәй. Комбайнчы Чутыр Миннәхмәтне беләсеңме? Ул узган көзне егерме дүртенче маркалы "Волга" алды.
Машина астында нәрсәдер чылтырады, Илфатның кулыннан ачкычы төшеп китте бугай. Ул сүгенә-сүгенә үрмәләп чыкты да кое суы белән башын юарга тотынды.
— Кадалып китмәс әле, — дип ачу белән тәгәрмәчкә тибеп куйды ул. — Әйдә, керик, картларның хәлен сорашыйк.
— Иртәгә Әхмәткә әйтербез, минут эчендә эшләп бирә ул аны, — дип абыйсын юатты Ихтыяр.
Чәй эчкәч, тагын кое янына чыктылар. Ак кирпеч белән кызыл кирпечне аралаштырып, чәчәкләп төзелгән йорт стеналарына, яран гөлләр балкып утырган якты һәм киң тәрәзәләргә, күзне чагылдырган ялтыравык калайлы өй түбәсенә карап, шактый вакыт машинага сөялеп тордылар.
— Әткәйнең йорты кәттә булган! — дип, яңа күргәндәй, тел шартлатты Илфат. — Бөтәйгән авыл халкы, аякка баскан.
Авыл тормышына гаҗәпләнеп сөйләсә дә, нигәдер күзләрендә сөенеч уты юк иде аның. Җиде җир читләренә барып, көн-төн маңгай тире түгә-түгә син машина ал, шатлыгыңны уртаклашам, дип, атыла-атыла чабып иң беренче монда кайт, ә алар беркая китмичә, шушы Ташлыярда торып "Волга" алсыннар, синнән дә уздырып яшәп ятсыннар... Илфатның шуңа җаны әрни, шуңа бәгыре телгәләнә иде.
Абыйсының бөтенләй сөмсере коелуын күреп, Ихтыяр аның хәлләрен, юл мәшәкатьләрен сораша башлады.
— Алты тәүлек кайттык. Машина түгел, зверь бу! — дип тагын ачылып китте абыйсы.
— Әллә шул зверың белән тиз генә бабайны күчереп кайтабызмы?
— Кая күчерәбез?
— Мин фатир алдым. Бабай шунда күчә. Киттекме? Зыятдин карт үзенең вак-төяген җыйнап, бер төенчеккә төйнәде. Калган әйберләрне йөк машинасы белән килеп алырга булдылар. Өчәүләшеп беркавым тын гына утыргач, ишегалдына чыктылар. Ихтыяр ике бармагын авызына капты да әче итеп сызгырып җибәрде. Өянке башындагы каргалар, Зыятдин карт белән саубуллашкандай, атау өстендә бөтерелә башладылар.
— Атауның җеннәрен качырасыңмы әллә? — диде Илфат.
— Аның җене берәү генә иде. Анысы да җүнле җен булып чыкты, — дип бабасын кочаклады Ихтыяр.
Ташлыяр урамының шәһәргә чыга торган очында буш урамны иңләп "ДТ" тракторы килгәне күренде. Трактор урамның әле бер читенә чыга, әле урынында бөтерелеп тора, әле барган җирдән туктап кала. Илфат машинасын юл читенә борды да, моторын сүндереп, машинадан чыкты. Ихтыяр да урам уртасына басты.
— Әхмәт бу. Салган. Андый гадәте юк иде, — дип тракторга каршы атлады ул.
Әхмәт аның өстенә килүендә булды. Үзе тракторын үкертә, үзе бөтен көченә кычкырып җырлый.
Карурманны чыккан чакта,
Уңга каерылгач та...
Их, дускаем, рәхәт яшә
Миннән аерылгач та.
Трактор килеп җитүгә, Ихтыяр бер читкә сикереп калды, Илфат күзләрен зур ачып, машинасына текәлде. Әхмәт үкертеп газга басты да машинага ышкылып дөбердәп узып китте.
Икәүләшеп йөгереп барып машинаны капшарга тотындылар. Бәхеткә каршы, трактор ышкылып кына узган, бер җирен дә яньчемәгән, азрак буявын гына сыдырган иде.
Янәшәсендә Зыятдин карт утыруга карамастан, Илфат һаман сүгенүендә булды. Басуга чыгып, зират турына җиткәч, бабасы аңа каты итеп төртте дә башы белән шул якка ымлады.
— Тәмсез авызланма, кайнарыңны бас. Баш бәласе түгел, — диде ул.
Шәһәр урамына сүзсез генә килеп керделәр. Ихтыяр һәр йортның салыну тарихын, кайсы йортта кемнәр яшәвен сөйләп бара башлаган иде, абыйсының әле һаман үз борчуларыннан арына алмаганын күреп, туктап калды.
— Сөйлә, улым, барысын да рәттән сөйлә, — дип куәтләде аны Зыятдин карт. — Миңа кызык болар, мин монда яшисе бит.
— Менә бу ике катлы бина райком булыр, монысы — ЗАГС, бусы — милиция, әнә теге искерәге — редакция... Абый, туктат әле!
Ул урам чите буйлап атлый-йөгерә баручы Сәбиләне күреп алды. Сәбиләнең хәрәкәтләре ышанычсыз, йөзе борчулы, ә күзләре беркемне дә күрми сыман иде. Үз исемен ишеткәч, ул аптырап, күтәрелеп карады да сүлпән генә елмайды.
— Кая чабасың болай? Таптап китә яздың бит, — диде Ихтыяр.
— Бакчага, балаларны алырга.
— Мин сиңа атна буе шалтыраттым. Телефоның җавап бирми.
— Эшкә чыкмадым мин. Авырдым.

Ихтыяр шунда гына аның эчкә баткан күзләрен, суырылган яңакларын, элекке алсулыгын югалткан иреннәрен күрде.
— Шалтыратасың калган. Хәл белә килгән булыр идем. Сәбилә җавап бирмәде, иреннәрен каты итеп тешләде дә ашыгып башын селкеде. Ихтыяр беркавымга югалып калды, теленә килгән иң беренче сүзен әйтергә ашыкты:
— Нурисламнан хәбәр юкмы? Мине бөтенләй онытты ул...
— Онытты... — дип авыр итеп сузды Сәбилә һәм аның күзләреннән ике бөртек яшь тәгәрәп төште. — Күптән түгел хаты килде. Кандидатскиен яклаган. Максатына ирешкән. Шул кандидатскийдан башка бер нәрсә дә кирәк түгел иде бит аңа. Шәһәре дә, эше дә, дуслары да шул кандидатский яклаганчыга чаклы гына кирәк иде. Яклады да онытты. Хәзер инде мин дә артык. Мин аңардан башка да яшәрмен. Балалар...
Сәбилә бераздан мөлаем һәм серле кыяфәтенә кайтты. Ләкин Ихтыяр, күпме генә тырышса да, үзен кулга ала алмады. Сәбиләнең күзләрендә яшь күргәч, бу хәлләрнең барысына да үзен гаепле санап, йөрәге урыныннан купты. Илфатның машина кычкырткан авазы аны айнытып җибәрде.
— Хәзер нишләргә уйлыйсың соң? — диде ул ишетелер-ишетелмәс кенә итеп, һәм Сәбиләнең кулларын кысты.
— Белмим... Син нәрсә киңәш итәсең соң?
— Мондый эштә киңәш сорамыйлар.
— Киңәш сорамыйлар... — дип, үз-үзе белән сөйләшкәндәй, әйтеп куйды Сәбилә, аннары Ихтыярга күтәрелеп карады. — Ә минем киңәш сорыйсым, кемнеңдер сүзен тыңлыйсым, кемгәдер буйсынасым килә. Арыдым мин, бар нәрсәне дә берүзем генә хәл итеп арыдым.
Ихтыяр машина тәрәзәсеннән үзенә кул болгаган Илфатка карап алды да Сәбиләнең кулларын тагын да катырак итеп кысты.
— Без күченәбез. Мин фатир алдым, — диде ул. — Сезнең күршедәге йорттан. Балконга чыксаң, сезнең тәрәзә күренеп тора.
— Яхшы булган.
— Яңа фатирда Нурислам белән, синең белән, дуслар белән җыелышып утырырбыз дигән идем...
— Нурислам хәзер башка җирдә, башка кешеләр белән утырадыр инде. — Бу сүзләрне әйткәндә Сәбиләнең йөзендә мыскыллы елмаю йөгереп узды. — Ә син Нурисламның кайда эшләгәнен беләсеңме соң? — диде ул кинәт кенә.
- Юк.
— Зәлия белән бергә алар... Бер кафедрада. Шәп компания! Зәлиянең Сарымсаковка кияүгә чыгарга йөргәнен дә белмисеңме?
— Минем өчен кемгә чыкса да барыбер, — диде Ихтыяр. Ләкин бу турыда беренче мәртәбә Сәбиләдән ишетү аңа уңайсыз иде. — Без аның белән туйдан соң бүтән очрашмадык бит. Туйның икенче көнендә үк өйдә тавыш куптарды ул. Башта Нурислам белән сине чакырган өчен бәйләнде. Аннары, шушы да булдымы туй, авыз ачып юньле сүз дә әйтә белмиләр, дип кичкә кадәр сукранды. Әткәй белән сөйләшү түгел, исәнләшмәс үк булды. Казаннан үзенең дус-ишләрен туйга чакырган булган. Вакыты килеп терәлгәч кенә әйтте: аларны барып алырга кирәк икән. Баштарак белсәм, берәр транспорт тапкан булыр идем. Әткәйдән колхоз автобусын сорадым. Ә ул: "Уттай эш өстендә автобусны эштән аера алмыйм. Көненә өч мәртәбә сыер савучыларны җәйләүгә төшерәсе бар", — дип кырт кисте. Шуннан китте тавыш, китте тавыш. Туй алдыннан көчкә тынычландырдым Зәлияне. Икенче көнне тагын тотынды. Бөтенләй истерикага бирелде. Безнең әткәйнең талканы коры: "Бүтән җирдә теләсә нәрсә эшләгез, ә минем йортта бүтән болай юкка-барга тавыш чыгарасы булсагыз, тупсамны атлап кермәгез!" — дип ишекне шапылдатып чыгып китте. Зәлия саубуллашкан чакта: "Минем бу йортка аяк басасым юк. Яшисең килсә, Казанга кил. Йә әтиең, йә мин", — дип ультиматум куйды.
— Минем кебек җебегән түгел ул, югалып калмаган, — диде Сәбилә Зәлияне яклаган сыман.
Өзек-өзек итеп озаклап Илфат тагын машинасын кычкыртты.
— Кая ашыгасыз? Анда көтеп торган кеше юк! — дип кычкырды аларга Ихтыяр. Аннары Сәбиләгә карады: — Машинада бабай да утыра. Аның сүзен тыңласам, күптән акыллы баш була идем инде. Туй ясар алдыннан: "Ашыгасың бугай, улым, күңелгә ята торган кешегә охшамаган бу килен буласы кешең", — дигән иде.
— Үзенең хатынын яманлаган ир кешене аңламыйм мин, — диде Сәбилә. — Үткәнгә түгел, киләчәккә карап яшәргә тиеш ир-ат.
— Киләчәктә — билгесезлек...
— Ярый, мин киттем, — дип Ихтыярның учларыннан үзенең кулларын тартып алды Сәбилә.
— Әйдә, безгә! — дип малайларча ялварып Ихтыяр аның күзләренә текәлде. — Уйныйбыз, җырлыйбыз! Өй туе ясыйбыз!
— Синең туйларыңның ахыры начар бетә бит...
— Ә монысы алай булмас! — Ихтыяр учлары белән Сәбиләнең битен кысты. — Әйдә, безгә! Бөтенләйгә! Мин инде бу сүзне күптән әйтергә җыенып йөри идем. Нурислам аркасында әйтмәдем. Ә хәзер...
Сәбилә кинәт кенә хәлсезләнеп киткәндәй булды, ул башын Ихтыярның иңенә куеп пышылдады:
— Шаяртуыңмы бу? Ә Ринат! Рәйханә?
— Син Ринат белән Рәйханәне аласың! Мин — бабайны! Көт! Килеп алырмын!
Сәбилә, үксеп җибәрүдән көчкә тыелып, кырт кына борылды да урам буйлап ашыгып китеп барды.
— Кем ул? — дип сорады Илфат, машина кузгалгач. Ихтыяр эндәшмәде. Бабасы Сәбиләне таныганын аңлатып, мәгънәле итеп тамак кырып куйды.
Икенче катка менеп, ишек янына килүгә, аларны комбинезон кигән егет кычкырып сәламләде.
— Фатирыгыз котлы булсын! — дип подъездны яңгыратты ул.
— Кая ташыйсыз моны? — дип аның сәламенә сорау белән җавап бирде Ихтыяр һәм ишек төбендә өелеп торган җылыткыч батареяларга күрсәтте.
— Теләгән кешеләргә иң беренче ярдәм күрсәтеп йөрибез. Кыш җиткәч, соң була ул. Мәшәкате дә, бәясе дә икеләтә артык, суны агызып эшлисе.
— Берни аңламыйм, нәрсә сөйли бу, абый?
— Батареялар өстәмәкче була. Шунсыз кыш катып үләсең син. Институт бетереп шуны да белмисеңме?
Ишекне ачып кергәч, Илфат тәрәзә астына куелган бата-реяга төртеп күрсәтте.
— Ничә секция булырга тиеш монда, инженер?
— Сигез.
— Ә ничәү куелган?
— Өч... — дип сузды Ихтыяр. — Нигә сигезне куймаганнар? Дәүләт комиссиясе ничек кабул иткән моны?
— Кабул иткән, димәк, җитәргә санаган, — дип сүзгә кушылды комбинезонлы егет.
— Бу батареяларны каян алдыгыз? — дип кызыксынды Ихтыяр.
— Монысы сер инде, — диде дә егет, кирәк булмаса, киттем, дигәндәй, ишекне ача башлады. — Мин сезне күрмәдем, сез — мине.
— Тукта! Тукта, — дип җиңеннән тотты аның Илфат. — Барыбер куйдырасы инде аны. Керт батареяларыңны да эшкә тотын. Хакы ничегрәк сездә?
Егет ике бармагын тырпайтты.
— Берсе ике тәңкә, димәк...
Бабасына урын-җир җәеп, күрше кибеттән азык-төлек алып чыктылар да, аны слесарь егет белән калдырып, Яңа Ташлыярга киттеләр.
— Чыннан да, кайдан алалар икән ул батареяларны? Кибеттә сатылмый бит, — дип, юл уңайлый тагын теге егетне искә төшерде Ихтыяр.
— Каян булсын? Яңа төзелә торган йорттан.
— Анысына тагын бу егетләр батарея куеп йөриме соңыннан?
— Менә бит, үзең дә аңлый башладың. Акыл бар синдә, юкка баш инженер булып йөрисен. Бу егетләр белән компаниягә керсәң, аена өч йөз иллене түгел, меңне каерыр идең.
— Шулай бер йорттан икенчесенә батарея күчерә-күчерә кешеләрдән күпме акча талыйлар, ә?!
— Кеше талаумыни бу? Егерме-утыз тәңкәңне чыгарып саласың да рәхәтләнеп җылыда утырасың.
— Аны әйтмим әле мин. Бөтен төзелеш алыш-биреш системасына корылган бит безнең. Материалны әрәм-шәрәм итеп бетерәбез дә салынасы йортлар, алдагы еллар хисабына эшли башлыйбыз. Илне алдыйбыз, дәүләтне талыйбыз. Райком пленумында шуларның барысын да чыгып сөйлим, йөзләренә бәреп сөйлим!
— Илфат абый өйрәтте, дип кенә әйтә күрмә. Редакция янына җитәрәк, Ихтыяр урамдагы кешеләргә йотылып карады, ләкин йөзләгән кеше арасында Сәбиләне күрмәде. Әйтерсең Сәбилә кешеләр ташкыны арасында эреп юкка чыккан иде.
— Нигә өстерәләсең? Ку, әйдә! — дип кычкырды ул абыйсына һәм, күзләрен йомып, маңгаен ишек пыяласына терәде.
Илфат аңа сәерсенеп карады һәм газга басты. Шәһәрне чыгып киткәндә, Ихтыяр абыйсының җиңенә кагылды да кулын рульгә куйды.
— Туктат әле, — диде ул.
Башка сүз әйтмәде, машинадан чыкты да урам читен тутырып килүче кешеләрне ера-ера агымга каршы йөгерде.
— Менә юләр! — дип куйды Илфат һәм, Ихтыярның кирегә борылырга уйламавын күреп, кузгалып китте. — Башы әйләнгән энекәшнең!
* * *
Ихтыяр Яңа Ташлыярга икенче көнне иртән генә кайтты.
— Шушындый матур көнне ничек итеп өйдә сөрсеп утырасыз? Әйдәгез, урман буйларын әйләнеп төшәбез дә бабай янына элдертәбез, — дип өйдәгеләрне ашыктырды Ихтыяр.
Илфатны, ай-ваена карамыйча, аягыннан тотып машина астыннан сөйрәп чыгардылар да урамны иңләп авыл очына менеп киттеләр. Балачак истәлекләрен яңарта-яңарта инеш буйларында йөрделәр, урманга менделәр, аннары, җыелышып, Ташлыярга төштеләр.
Зират тынлыгы иңгән авыл, алар килеп кергәч, сискәнеп уянгандай булды. Урамның аргы башына чыкканчы берсе дә авыз ачып сүз әйтергә кыймады. Гүяки алар туып-үскән авыллары буйлап түгел, ә үзләренең бала чаклары, риясыз еллары күмелгән каберлек аша үтеп баралар иде.
Авыл белән шәһәр арасындагы басуга чыккач кына, бераз җиңел сулап куйган кебек булдылар.
— Менә, менә, шушы төштә бәрдереп китте машинаны, — дип иң беренче Илфат телгә килде. — Авызын чабата хәтле ерган, күзләре акайган, үзе тамагын ерта-ерта җырлаган була. Әрәм итте өр-яңа машинаны, күзенә кылчык кадалгыры!
Ләкин хатыны Миңзифадан башка аңа кушылучы, аның сүзен куәтләүче булмады.
Офык читендә кинәт кенә калкып чыккан ак каланы күреп, берсен-берсе уздыра-уздыра Ихтыярга сораулар яудырырга тотындылар.
— Ә-әнә теге, иң биеге, ничә катлы? Безнең Ижауда да юк андый йортлар... — диде Илсөяр апасы.
— "Каенсар" дип атала ул йорт. Уналты катлы. Гел Каенсар авылыннан күчкән кешеләр генә яши анда. Беренче секретарь идеясе. Гомер-гомергә бергә яшәгәннәр, хәзер дә бергә булсыннар, дип, барысын да бер йортка керттерде. Су баскач, төрлесе төрле якка таралып бетә язганнар иде, менә тагын бер нигезгә җыелдылар. Бер йортта — бер авыл. Кызык бит, ә?
— Масш-та-аб, — дип сузды Уфадан кайткан Гөлсинә апасының ире.
— Бездә күп хәзер андый йортлар, — дип сүзен дәвам итте Ихтыяр. — "Кушнарат" дигәне дә, "Акчишмә" исемлесе дә бар.
— Димәк, авыллар бетә... — Алма-Атадагы Мәдинә апасы авыр итеп көрсенде. — Берничек тә саклап булмыймыни соң аларны? Кунакка кайтулар бигрәк рәхәт бит авылга...
Инде урам булып оешып килгән йортлар арасыннан үтеп, озын-озын тәпиләргә менеп кунаклаган тугыз катлы йорт каршына килеп туктадылар.
— Атау Зыятдины менә шушында яши, — диде дә Ихтыяр подъезд ишеген киереп ачты. — Ихтыяр Батыршин фатирына — Ташлыяр авылы илчелегенә рәхим итегез!
Кулына түгәрәк ипи тоткан Тимерхан иң беренче булып тупсаны атлап керде.
— Хәерлегә булсын! Бу бусагадан кайгы-хәсрәт йөрмәсен! — диде ул. — Шушы йортта озак һәм тигез гомер итәргә язсын!
Ихтыяр кичә Сәбилә белән очрашканнан соң, өй туен беразга кичектерергә уйлаган иде. Ул үзенең Зәлия белән булган мөнәсәбәтләре, дөресрәге, бу мөнәсәбәтләрнең ничек башланган булса, шулай кинәт кенә өзелүе турында туганнарына сөйләргә кыенсына, ә иң мөһиме, Сәбиләне ничек итеп аларга күрсәтергә, ничек итеп үзенең яңа тормыш башларга җыенуын аңлатырга белми иде. Җитмәсә, кичә яңа фатирга күчү белән бабасы да авыраеп китте.
— Нәрсәгәдер йөрәгем чәнчеп, күз кабакларым тартышып тора әле, — диде ул һәм түр бүлмәгә кереп ятты. Шул ятуыннан әле менә бүгенгә кадәр кузгалмады.
Ихтыяр аның аяк очына утырып, кыенсына-кыенсына гына сүз башлады.
— Теге вакытта атауда утырган идек, хәтерлисеңме? — диде ул, бабасының юрганын рәтли-рәтли... — Нурислам белән... Ул аерылган бит, хатынын ташлап киткән. Казанда яши. Зәлия белән бергә эшли.
— Табышканнар икән, — дип сукранды карт.
— Зәлия аңа түгел, үзенең җитәкчесенә кияүгә чыккан.
— Аңлыйм, улым, тел төбеңә төшенәм. Рәт чыкмады ул Нурисламнан. Күп сөйләшкән бәндә кешене дә бутый, үзе дә бутала ул.
— Мин Сәбиләне үзебезгә алып кайтмакчы идем.
— Балаларына әти була алырсыңмы соң? Шунысын уйла.
— Уйладым, бабай...
— Үзеңә кара. Соңыннан үкенерлек булмасын.
Кич Сәбилә аларга табын әзерләшергә килде. Ул Зыятдин карт белән исәнләшеп кенә чыкты да, аңа күренергә кыенсыныпмы, әллә авыру кешене борчырга теләмичәме, төнгә чаклы кухняда булды. Ихтыяр аның янына тиз генә чыгып керә дә яңадан бабасы кырына килеп утыра. Бер төн эчендә Зыятдин карт ябыгып калды, күзләре эчкә батып, болай да юка борыны кылыч кебек тырпаеп чыкты.
— Мылтыкны... кайда... куйдың? — дип өзеп-өзеп сорады ул Ихтыярдан. — Алып кил аны монда.
Ихтыяр куш көпшәле мылтыкны шкафтан алып бабасына бирде.
— Ә хәзер кадак белән чүкеч ал да баш очыма элеп куй. Гомер буе минем баш очында эленеп торды ул. Миннән түгел, шул мылтыктан куркып кермиләр иде атауга. Шушы мылтык аркасында тегермән дә, яргыч та, сушилка да исән калды. Сүз белән, закон белән яклый алмадым мин үз-үзем-не. Нишлисең, заманасы шундый иде. Законым да, сүзем дә шушы булды. Дошманнарым шушы мылтыктан курыктылар. Кирәк чакта аның атмый калмасын белеп тордылар. Үзен яклый белергә, саклый белергә тиеш кеше. Ныклыгың юк әле синең, улым. Сындыра күрмәсеннәр. Сәбиләне какма. Күзләре моңлы кеше бәхетен тиз җуя торган була. Сакла син аны. Теге вакытта атауга килгәндә үк сизгән идем мин сезнең араны. Ялгызлыктан да авыр хәсрәт юк. Үзең дә ялгыз калма, бүтәннәрне дә ялгыз итмә.
Зыятдин карт кытыршы һәм салкын куллары белән Ихтыярның иелгән башыннан сыйпады.
Таң атканда бабасы йокыга китте. Ихтыяр Сәбиләне озатып куйды да туганнарын алырга Ташлыярга юл тотты. Алар әйләнеп кайтканда, Зыятдин карт уянган, аның төс-кыяфәте кичәгегә караганда яхшыра төшкән иде.
— Әллә фатирны бутадык, әллә күршеләргә килеп кердек! — дип шаккатты Илфат өстәл тулы сый-нигъмәтне күргәч. — Әле кичә кич кенә шып-шыр иде монда...
Маһруй белән Тимерхан да аптырашып бер-берсенә карашып куйдылар.
— Табынга рәхим итегез! — диде Ихтыяр.
— Барыбер ышанмыйм! Ир кешенең шушындый сый-нигъмәт әзерли алуына ышанмыйм! — дип һаман сөйләнүендә булды Алма-Атадан кайткан Мәдинә апасы. Ул янәшәсендә кысык күзләрен йомгалап утырган иренә төртеп алды. — Безнең Артыкбай, ашханәдә эшләсә дә, бишбармактан башка нәрсә пешерә белми...
— Өй булгач, хуҗасы да, килене дә — барысы да булыр, шаккатмагыз, — диде Ихтыяр. — Әйдәгез, бер рәхәтләнеп гөрләшеп утырыйк әле! Кош балалары сыман бөтен илгә таралышып беттек бит!
— Татарга кая барса да үз ватаны, — дип җитди кыяфәт белән ялгап китте Илфат. — Япон утравыннан Балтик диңгезенә хәтле таралган бит безнең халык.
Зыятдин карт чакырып та чыкмады. Оныклары, аның караваты кырыена утырып, маңгаен тоткалап карадылар, кулларыннан сыйпадылар, олы бүлмәгә чыгып, өстәл тирәли түгәрәкләп утырдылар.
— Миңа карамагыз, рәхәтләнеп көлешегез, җырлашыгыз. Тагын кайчан болай җыелышасыз? Сезне күргәч, әйбәтләнебрәк киткәндәй булды әле хәлем. Болай барса, Аллага тапшырып, иртәгә аякка да басармын, шәт.
Зыятдин бабай тырышып елмайгандай итте, ләкин аның елмаюы иреннәрендә генә торып калды, битләренә, күзләренә күчә алмады. Ул, хәлсезләнеп, тагын урынына ятты.
Мәҗлес бик сүрән генә башланып киткән иде, тора-бара өстәлгә җан керде. Күрше бүлмәнең ачык ишегенә карый-ка-рый пышылдап сөйләшергә тырышсалар да, утыра торгач, телләр чишелде. Ә инде һәркем үз тормышы, үз гаиләсе, үз хәле турында сөйли башлагач, Зыятдин картның авыруы бөтенләй исләреннән чыкты.
— Кайда да бер тормыштыр инде, — дип аларны тынычландырырга тырышты Ихтыяр. — Анда да шәһәр, монда да шул ук шакмаклы йортлар!
— Монда... тагын да... сезнең... заманчарак... төзелә йортлар, — дип җөмләсен көчкә ерып чыкты Рязаньда яшәүче Илгизә апалары. Аның маңгаеннан хәтта бөрчек-бөрчек тирләр бәрде.
— Ничек сезнең? — дип кабынды Ихтыяр. — Безнең, дияргә кирәк. Үзебезнең шәһәр бу.
— Шәһәрне мактыйсың, мактавын, машиналар да күп, дисең, ә менә запчасть сата торган кибетегез дә юк икән. Илфат сүзне тагын үз ягына борды. — Сыдырылган ишек белән йөри алмыйм бит инде мин. Ничек кайтып күренмәк кирәк мондый машина белән? Буямасаң, хәзер күгәреп чыга ул. Сиптереп буятырга кирәк.
— Әйттем бит мин сиңа поезд белән генә кайтыйк, дип! — Илфатның хатыны Миңзифа аңа ашардай булып, текәлеп карады. — Авыл халкын шаккатыра, имеш. Юри көнләшеп бәрдергән ул тракторчың.
— Аның үзенең дә "Жигули"е бар, — дип юашланды Илфат.
— Юкка бетеренмәгез, иртәгә үк машинаң заводтан яңа чыккандай булачак! — Ихтыяр һәрберсенең үз кайгысын кайгыртып утыруына борчыла, аның шушы табын артында туганнарын бергә укмаштырасы, аларның бер шатлык белән шатланганнарын, бер борчу белән борчылганнарын күрәсе килә иде.
Әтисе, сүзгә кушылмыйча, ачык балкон ишегенә таянган да берөзлексез сигарет пыскыта. Аның бүген бөтен борчулары басылган, ул әле балконнан күренеп торган Яңа Ташлыяр авылына, күз күреме колачлый алган кадәр җиргә җәелгән басуларга, әле өстәл тирәсендә түгәрәкләнеп утырган балаларына карап, шатлыгын яшерә алмый, йөзе дә яз кояшы кебек балкый иде.
Әниләре күбрәк кухня тирәсендә кайнаша.
— Инде машиналы да булгансыз, нәрсә җитми сезгә? Тотыгыз да кайтыгыз, — дип, яннарына чыккан арада сүз кыстырып куйды ул. — Безгә дә күңелле булыр иде. Кешенекеләр кайта бит.
— Кайтырбыз да... — Илфат үзенең олы малай икәнен искә төшерде булса кирәк. Хуҗаларча кыю гына торып басты да рюмкаларны тутырды. — Әйдәгез, туган як өчен, туганнар өчен күтәреп куйыйк әле. Яңа Ташлыяр өчен! Яңа шәһәр өчен! Һәрберебезнең исәнлеге өчен!
— Утыр, әткәй! — дип, Илфат балконга чыкты. — Күпме пыскытырга була ул тәмәкене? Машина аласы булгач, ташладым мин ул кесә кортын. Яңа Ташлыярга карап торасыңмы? Карарлык та шул! Күз тимәсен. Иске Ташлыярны шәһәр йотты, дисең инде алайса. Кызганыч, әмма факт, ди безнең бригадир. Синең Ташлыярыңны гына түгел, ярты республикаңны йотачак әле ул!
— Артыгын йота алмас, тамагына тыгылыр, — дип көлемсерәде Тимерхан. Бүген аның кәефен бер нәрсә дә боза алмас кебек иде. — Әнә, күрәсеңме? Ә-әнә, сөзәк калкулыкта җир буе корпуслар күренәме? Завод төзиләр анда, синең төшеңә дә керми торган мировой завод!
— Төзесеннәр.
— Авыллар арткы планга күчәчәк хәзер. Шәһәр белән завод көрәшә башлаячак. Мәйдан тар, кешеләр җитми. Олы яланга җыелган ике гаскәр кебек алар хәзер. Йә сугышып китәләр, йә бергә кушылып, бер йодрык булып эшли башлыйлар. Карап-карап торам да, бер дә кушылырга торганнары күренми, һаман икесе ике якка тарта.
Бераз кызып алгач, Илфат Ихтыярдан гармун таптыра башлады.
— Гармун юк. Аннары бабай да...
— Гармунсыз өй буламыни?! Ташлыярдагы өйдә гармун бар иде бит безнең, — диде Илфат.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Мирас - 19
  • Parts
  • Мирас - 01
    Total number of words is 4042
    Total number of unique words is 2160
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 02
    Total number of words is 3983
    Total number of unique words is 2084
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    64.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 03
    Total number of words is 4101
    Total number of unique words is 2066
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 04
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2132
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    54.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 05
    Total number of words is 4108
    Total number of unique words is 2110
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 06
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2087
    38.2 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 07
    Total number of words is 3907
    Total number of unique words is 2059
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 08
    Total number of words is 4007
    Total number of unique words is 2041
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 09
    Total number of words is 3999
    Total number of unique words is 2069
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 10
    Total number of words is 4066
    Total number of unique words is 2206
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 11
    Total number of words is 3988
    Total number of unique words is 2171
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 12
    Total number of words is 3940
    Total number of unique words is 2022
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 13
    Total number of words is 3970
    Total number of unique words is 2095
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 14
    Total number of words is 4028
    Total number of unique words is 2093
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    61.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 15
    Total number of words is 4011
    Total number of unique words is 1988
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 16
    Total number of words is 4058
    Total number of unique words is 2049
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 17
    Total number of words is 3923
    Total number of unique words is 2108
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 18
    Total number of words is 3970
    Total number of unique words is 1998
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 19
    Total number of words is 432
    Total number of unique words is 339
    52.1 of words are in the 2000 most common words
    66.7 of words are in the 5000 most common words
    72.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.