Мирас - 17

— Хатынын да сөймим. Теге көнне, син анда кунып калган көнне өенә кергәч, елмаеп бер сүз әйтмәде бит, хурлыгыңнан егылып үләрсең. Мине елап җибәрер дип уйлагандыр әле. Исем китте иске чикмәнгә, сер биреп торам ди шул кәгазь кортларына. Мин булачак ирем янына кунакка киләм, ә ул авызына су капкандай бер сүзсез күзен тозландырып карап тора. Рентген аппараты, диярсең. Аяк тырнагымнан чәч бөртекләремә кадәр тикшереп чыкты. Яратмыйм шул журналист халкын, җенем сөйми. Кешедән гаеп эзләргә генә торалар.
Ихтыяр күңелендәге үзгәрешләрне, кичерешләрне Зәлиянең сизеп торганын, шуңа күрә Нурисламга да, Сәбиләгә дә мөмкин кадәр күбрәк кара ягарга, алардан үзен читләштерергә тырышуын аңлады. Ләкин ул Зәлиянең ай-ваена карап тормады, Нурисламга чакырып телеграмма сукты, Сәбиләгә открытка җибәрде.
* * *
Нурислам, Октябрь бәйрәмен дә сылтау итеп, өч көн алдан кайтып төште, Ихтыяр моңа икеләтә сөенде, чөнки Ял итү зонасының проекты, ниһаять, эшләнеп бетеп, аны иң элек урындагы властьларга күрсәтергә кирәк иде.
Икенче көнне үк, проектны күтәреп, баш архитектор янына керделәр. Ихтыяр кергәндә үк кабул итү бүлмәсендәге секретарь кыз урыны буш икәненә игътибар итте.
Роберт Маратович гаугалы хәлләрдән соң аз гына да үзгәрмәгән, элеккечә һавалы һәм тәкәббер сөйләшә, бары тик эчкә баткан күзләрендә генә тирән бер сагыш уелып калган һәм йөзе бераз суырылып, чәчләрендәге ак бөртекләр ишәя төшкән иде.
Ул проектка бик озак карап торды, һәр детален игътибар белән өйрәнде, аңламаган урыннарда сораулар бирде һәм, кашларын җыерып, яңадан өстәл артындагы урындыгына барып утырды. Нәрсәдән башларга икәнен белмичә, сосискага охшаган бармакларын өстәлдә тыпырдатып алды.
— Шактый зур эш башкарылган, — дип проектны алдына-рак тартты ул. — Күргәнемчә, бу сезнең эш кенә түгел, коллектив эше булса кирәк. Профессиональ кул сизелә монда. Икеләтә кызганыч, бик кызганыч...
— Нәрсәсе кызганыч? — дип сорады Нурислам.
— Чөнки сез ничәмә-ничә кешенең күпме вакытын әрәмгә сарыф иткәнсез.
— Конкретрак сөйли алмассызмы? — дип, Ихтыяр урындыгын Урмановка таба шуыштырды.
— Проектның нигезе, идеясе үк реаль түгел. Проектның асылын арзанлы романтика тәшкил итә. Аңлагыз мине, тагын бер тапкыр кабатлап әйтәм: кем ял итәргә теләсен сезнең ул чүплек башыгызда. Абзар исен, тирес исен бетерү өчен генә дә берничә дистә ел җилләтергә кирәк Ташлыярны.
— Бу бүлмәдән дә тынчурак түгел Ташлыярда, — дип төрттерде Ихтыяр. — Тәмәке исенә суларлык түгел монда. Форточкаларны ачып булмас микән?
— Күңелегез болганса, ачыгыз.
Нурисламның чыгырыннан чыгарга да, үртәшеп утырырга да исәбе юк иде, ул эшлекле кыяфәт белән сүзгә кушылды.
— Бүгенге көндә шәһәр һәм завод төзүчеләрнең, белгәнегезчә, якынча алтмыш биш процентын авылда туып-үскән кешеләр тәшкил итә.
— Менә шул шул. Авылдан гарык булып, аннан чыгып качкан кешеләр. Авылдан болай да туйган инде алар. Театр, цирк, филармония, күргәзмә заллары, музейлар кирәк алар-га.
— Кирәк булгач, нигә төземибез соң? — Ихтыярның күңеле кайнаса да, ул мөмкин кадәр тыныч булырга тырышты. — Шәһәрдә бүгенге көндә өч ресторан, биш кафе, дүрт аракы кибете бар. Аларына материал да, акча да таптык бит.
— Чөнки алар ачылган көннән үк табыш... — Роберт Маратович уң кулының өч бармагын ышкып күрсәтте, — акча бирә башлый. Ә театр нәрсә бирә? Беләм, рухи байлык та бик кирәк. Анысына да җитешербез. Материя беренчел, дип кем әйткән әле?
— Без монда демагогия белән шөгыльләнергә кермәдек, — дип Ихтыяр өстәлдәге проектны калкытып куйды. — Нинди конкрет фикерләрегез бар? Шуларны әйтегез.
— Ультиматум дип айларгамы моны? Тагын райкомга чап-макчы буласызмы? Анда да туеп беткәннәр инде сездән, ничек котылырга гына белмиләр.
— Кая барсак та, безнең эш! — Нурислам Ихтыяр белән баш архитектор арасында басып тора иде.
— Беренчедән, — дип, тавышын йомшарта төшеп дәвам итте Роберт Маратович, — проектыгызда Ял итү зонасы өчен, һичшиксез, кирәкле булган нәрсәләр күздә тотылмаган. Җылы су, канализация һәм ашханә турында бөтенләй оныткансыз.
— Без аны авыл шартларына якынайту өчен махсус шулай эшләдек. Юынасың килсә, ике йортның берсендә мунча бар, авыл өенә бәдрәф ясау, минемчә, ятыша торган нәрсә түгел. Продуктларны янәшәдәге кибеттән махсус талоннар буенча алырга була. Авыл мичен ягып җибәр дә җаның ни тели — шуны пешереп аша. Пешерәсең килми икән, "Иске тегермән" ресторанына рәхим ит. Көндез гади ашханә шикелле эшли ул.
— Бүлдермәгез әле, — дип өстәлгә карандаш белән шакылдатты Роберт Маратович. — Боларны миңа түгел, комиссиягә аңлатырсыз. Аларның — үз таләпләре. Кыскасы, мин сезнең бу проектыгызны хуплый алмыйм. Барыгыз, жалоба бирегез. Мин күнеккән инде.
Баш архитектор, проектны Ихтыярга таба этәреп, урыныннан торды, сигарет кабызырга дип зажигалкасына үрелде, ләкин кабызмады, шапылдатып өстәлгә куйды.
Ихтыярның болай тиз генә бирешергә исәбе юк иде, ул урындыгыннан кузгалмыйча, Роберт Маратовичка карап, сүзен дәвам итте.
— Безнең райбашкарма рәисенең дә фикерен беләсебез килә. Сез моңа каршы килмәссездер.
— Һич тә каршы түгел. Ләкин, кызганычка каршы, ул командировкада. Бәйрәмнән соң гына эшкә чыга.
— Аның урынбасары?
— Телисез икән, министрга кадәр барып җитә аласыз. Ләкин безнең кулда дәүләт комиссиясе раслаган проект булуын һәм киләсе язда ул проектның гамәлгә ашырыла башлаячагын онытмагыз. Сүзнең нәрсә турында барганын, шәт, аңлата алганмындыр, дип уйлыйм. Уңышлар телим сезгә! Хушыгыз!
Ул аларны, ике кулын алга кушырган хәлдә, елмаеп озатып калды.
Баш архитекторның астыртын елмаюы сәбәбен райбашкарма рәисе урынбасары Чугунов аларга озаклап, тәфсилләп аңлатты. Ул инде баш архитектор сыман турыга ярмый, бишектә тирбәткәндәй бер көйгә чайкала-чайкала тәмләп сөйли, тәмле теле белән күңелдәге бөтен бозларны эретә иде.
— Идеягез әйбәт, әмма хөкүмәт акчасын әрәм-шәрәм итәргә берәү дә юл куймаячак! — Аның саубуллашкандагы соңгы сүзләре Ихтыяр белән Нурисламны тагын уйга салды.
...Райкомның беренче секретаре Рим Идиятович Солтанов, әле стенадагы генеральный план янына килеп, әле Ял итү зонасы проектына карап, алар белән шактый озак сөйләште. Баш архитектор Урмановка, райбашкарма рәисе урынбасары Чугуновка шалтыратты, тиз генә номер җыеп, республика госпланы белән дә киңәшеп алды.
— Беркем дә үз өстенә алырга теләми.
Ул, тәрәзә янына килеп, яңгыр пәрдәсе сарган урамга, юл буйлап пычрак чәчрәтеп чабучы машиналарга карап торды. Аннары, капыл гына борылып, күзләрен хәйләкәр кыскалап алды да пышылдап диярлек әйтте: — Хәзер бер эксперимент ясыйбыз, егетләр. Беткән баш — беткән!
Ул телефон трубкасын алып номерны җыйды.
— Фәүзия, синме әле бу? — дип гадәттәгедән дә ягымлырак башлады Рим Идиятович үзенең сүзен. — Суытып җибәрде бит әле, минем эчкә салкын төште. И-их, авыл өендә мич каршында утырырга иде хәзер, ә?! Юк белән хыялланма, дисеңме? — Ул егетләргә карап күз кысып куйды. — Тукта әле. Ташлыярдагы иясез йортларны арендага алдык бит. Ишетмәдеңмени? Әйдә, шимбә, якшәмбедә шунда барабыз. Мич ягып җибәрербез, бәлеш пешерербез. Син пешергән бәлеш бигрәк тәмле була иде бит. Килештекме? Калганын кич сөйләшербез.
Рим Идиятович, куанып, кулларын угалады, аның биек маңгае тирләп, кызарып чыкты.
— Эксперимент уңышлы булырга охшый, егетләр. Хаклык, бәлки, сезнең яктадыр. Фәүзия апагыз — авыл кызы. Ул хуплагач, бүтәннәр дә хуплый, дигән сүз. Эшегез барып чыга бо-лай булса. Академикка шалтыратып куярмын.
— Безнең аркада Фәүзия апа алдында уңайсыз хәлдә калдыгыз, — дип тартынып кына әйтте Ихтыяр. Аның авызы, тыела алмыйча, елмаерга гына тора, йөрәге бөтен кабинетка ишетелердәй булып тибә иде.
— Яхшы эш өчен җан фида.
— Әгәр дә без сезне, Фәүзия апа белән икегезне, шундый ук авыл өенә кунакка чакырсак, туйга, каршы килмәссезме? — Ихтыяр, бурлаттай кызарып, чакыру билеты сузды.
— Менә монысын булдыргансың! Дөрес эшләгәнсең! Андый-мондый ашыгыч эш чыкмаса, һичшиксез, килергә тырышырбыз. Син әйтмешли, Фәүзия апагыз алдында да йөзем ак булыр.
* * *
Туй мәҗлесе шаулап-гөрләп, бөтен авыл халкы өчен гомер буена истә калырлык булып узды. Картлар да бу кадәр олы мәҗлесне, күңелле бәйрәмне хәтерләмәүләрен әйттеләр.
Соңгы көннәрдә Ихтыяр үзе дә туйны түземсезлек белән көтә башлады. Вакыты килеп җиткәч, инде чирканчык алган кеше сыман, ул беркавымга тынычланды, капка төбенә чыгып, килгән кунакларны каршы алды. Ишегалдына полиэтилен пленкадан түбә корып, йөздән артык урын ясаганнар иде, хәтта анда да сыеша алмадылар. Урын җитмәгәннәр дә үпкәләп кайтып китмәде, өстәл тирәсендә әвәрә килде, әле урам якта да кешеләр күп иде.
Туй мәҗлесе таң беленә башлаганчы дәвам итте. Бу төнне авылда ут сүндереп йокларга яткан кеше булмады бугай. Әйтерсең кешеләр Ихтыяр белән Зәлия туена гына килмәгәннәр, әйтерсең алар шулай итеп Ташлыяр авылы белән саубуллашалар, карчыклар үзләренең яшь чакларын искә төшереп яшь сыкмыйлар, ә туган-үскән нигезләре белән хушлашып елыйлар, картлар башка киткән хәмер кызуыннан биемиләр, ә туган туфрак җылысын ныграк тоеп калырга теләгәндәй, катырак басарга тырышалар иде.
Ихтыяр кешеләргә кушылып көлде, алар белән бергә хәлдән тайганчы биеде, тамагы карлыкканчы җырлады. Ул, шушы көннең бар шатлыгын күңеленә җыеп, кешеләр йөзендә балкыган нурларны җанына сеңдереп калырга тели иде. Аңа бүген һәркем якын, аның бүген мондагы һәркемне кочагына аласы килә. Ихтыяр, елмаюлы карашлар арасында адашып, бераз онытылып тора да, кинәт кенә айнып киткәндәй, дерелдәп куя. Мәҗлес ахырында бөтенләй арып, Зәлиягә текәлеп утырганда, күңеленең тыныч түгеллеген сизде. Йөзләгән күзләр арасында Сәбиләнең чәнечкеле күз карашын күреп, хәрәкәтсез калды. Нурислам Ихтыярның үзләренә карап торуын күргәч, авызын ерып, кул болгады, Сәбилә дә, аңа кушылып, кул селтәде. Аларның кул болгавы Ихтыярга саубуллашу кебек тоелды. Әйтерсең Нурислам белән Сәбилә, бөтенләйгә хушлашып, аны билгесез ерак юлга озаталар, Ихтыярдан мәңгегә аерылалар иде.
Туйдан соң Октябрь бәйрәме башланды. Бәйрәм үтүгә үк Ихтыяр Нурислам белән Мәскәүгә китеп барды.
Башкаланың шау-шулы вокзалына килеп төшүгә үк, мондагы мәһабәт йортлар, мондагы ыгы-зыгы арасында Ихтыярның уйлары, хыяллары кинәт кенә бәләкәйләнеп калгандай булды, аларның зурдан кубып, айлар буе төн йокыларын калдырып йөрүләре мәгънәсез эш булып тоела башлады. Ләкин бераз күз ияләшә, колак күнегә башлагач, әкренләп элекке ышаныч та кайтты, институт янына килеп туктаганда, алар инде онытылып сөйләшәләр иде.
Проект институтында үзләренең кайсы шәһәрдән килүләрен, кем икәнлекләрен, ни йомыш белән йөрүләрен әйткәч, аларны туп-туры директор янына алып керделәр. Олпат кыяфәтле, ялтыратып кырылган башлы, эре сөякле академик Староверов ачык йөз белән каршы алды, өстәл артыннан чыгып исәнләште. Төзелештәге хәлләрне, яңалыкларны сорашкач, төп сүзгә күчте. Академик Староверов, аларны бүлдермичә, игътибар белән тыңлады, проектны карандаш йөртә-йөртә җентекләп карады. Аның йөзендә бер үзгәреш тә күренмәгәч, Ихтыяр инде эшне барып чыкмаганга саный башлаган иде, шулчак академик кинәт кенә яктырып китте дә, яннарына килеп, җилкәләреннән кагып куйды, каты итеп берәм-берәм кулларын кысты.
— Әйттем бит, әйттем бит мин аларга! — дип, дулкынланудан ашыга-ашыга сөйләп китте ул. — Талантларны читтән, провинциядән эзләргә кирәк, дип әйттем. Генпланны эшләгәндә, урындагы архитекторларның киңәшләренә колак салыгыз, шәһәрдә яшәячәк халыкның рухи ихтыяҗларын өйрәнегез, дидем. Булдыргансыз, егетләр! Иртәгә безнең институтта киңәшмә була. Шунда үзегезнең проектыгыз турында сөйләрсез. Ун минут вакыт җитәме сезгә? Проектыгызны калдырыгыз. Безнең иптәшләр иртәгә кадәр таныша торырлар.
Нурислам белән Ихтыяр академикка рәхмәт тә әйтә алмадылар, җавап урынына икесе тиң баш селкеделәр дә ишеккә таба атладылар.
Урамга чыккач, Нурислам Ихтыярны кулыннан тотып, ресторанга сөйри башлады.
— Әйдә! Кәҗәләнмә! Мондый җиңүне һәйбәтләп юмыйча булмый! — дип, урам яңгыратып көлде, ресторан вестибюлендә хәтта тыпырдап биеп тә алды.
Шампанскийдан башлаганнар иде, анысы бушагач, Нурислам коньяк китертте. Ихтыяр аны күпме генә тыярга тырышып караса да, Нурисламның бүген бер нәрсәгә дә исе китми, сала да эчә, эчә дә сөйли, сөйли дә тыела алмыйча туктаусыз көлә иде. Тора-бара ул сүзенең очын югалта башлады, мәгънәсез мыгырданды. Ихтыяр аптырата торгач, ниһаять, моннан китәргә булдылар. Нурислам, кесәсенә тыгылып, учы белән акча чыгарды да өстәлгә чәчеп ыргытты.
— Мәскәү сәүдәгәре шикелле кыланма әле, — дип Ихтыяр аның акчаларын җыйды да яңадан кесәсенә салып куйды. — Ярлы интеллигент икәнеңне истән чыгарма. Иртәгә урам чатында утырмассың бит.
— Интеллигенция! Интеллигенция... Юк ул бездә интеллигенция! Безнең халыкта интеллигенция була алмый. Интеллигент түгел мин, сәүдәгәр. Дөрес әйттең, сәүдәгәр. Акылымны сатам, фикерләрем белән сәүдә итәм. Ә минем Ринат кем булыр? Туган телен белми, гореф-гадәтләрен әйткән дә юк. Бабасын бер тапкыр да кайтып күргәне юк... Ә син интеллигенция дисең. Җиде буын бабаңны белергә тиеш син иң элек. Сыер-сарык арасыннан чыгып, институтка барып укыйсың да интеллигент буласың, имеш. Булырсың, пычагым! Җиде буының интеллигент булу кирәк аңа. Ә безнеке бер буыннан өзелә... Балалар бездән китә, аларны без түгел, мәктәп тәрбияли, дәүләт тәрбияли. Бер буынлы интеллигент... Ха-ха... Нурислам Фарукшин — бер буынлы интеллигент, амеба-ин-теллигент. Бер буынлы ракета ерак китә алмый...
Нурислам бушаган шешәне күтәреп, аңа гаҗәпләнеп карады да тагын кесәсеннән акча чыгарды. Ихтыяр аларны җыеп үз сумкасына эшереп төшерде, кесәсеннән иллелек чыгарып, официантканы чакырды.
— Нәрсә, синең акча чистаракмы әллә? — дип бәйләнүендә булды Нурислам. — Син баеракмы әллә? Беләбез, архитектор егетләргә дә проект эшләгән өчен үз кесәңнән түләгәнне беләбез...
Ихтыярның башына кан йөгергәндәй булды.
— Кем әйтте? — дип Нурисламның йөзенә текәлеп карады ул.
— Сүз иясе белән йөрми. — Нурислам очкылык тота-тота кеткелдәгәндәй итте. — Әллә үзеңне бөтен кешедән дә акыллырак дип уйлыйсыңмы? Барысын да беләбез. Буш ведомость табып исемнәрен язып куйганыңны да, зарплата алган кебек иттереп, акчаны кул куйдырып алдырганыңны да беләбез. Койрыкны җыеп йөрисең, афәрин.
Ихтыяр, түземлеге бетеп, официантканы ашыктырырга тотынды. Нурисламны гына урыныннан кузгату авыр булды, ул тагын аракы китертергә маташты: "Ышанма хатын-кызга", — дип официанткадан акчаны кат-кат санаттырды.
Метрога килеп җиткәч, Нурислам Ихтыярны бөтенләй кире якка сөйри башлады. Кул күтәреп, такси туктатты.
— Әйдә, кызлар янына алып барам! — дип кычкырды ул, таксига кереп утыргач. — Үкенмәссең.
— Нинди кызлар ул тагын? — Ихтыяр аны шаярта дип уйлый иде, кара аны, дигәндәй, бармак янады.
— Минем белән бергә укыган кызлар. И-их, аларның фатирларын күрсәң! Әйдә, Ташлыяр бозавы шикелле басып торма! Әллә хатының Казанда ике ел буе тик ятар дип уйлыйсыңмы? Шиш! Тик яткырырсың аларны! Синең белән кочаклашып ятканда да этлек уйлап ята алар! Әйдә!..
Ул такси ишеген кат-кат ачып кычкырды. Ихтыяр аңа аптырап һәм кызганып карап торды да, кырт борылып, метрога төшеп китте.
Икенче көнне Нурислам проект институтына киңәшмәгә килмәде. Ләкин, нигәдер, Ихтыярның моңа артык исе китмәде. Ахрысы, кичәге хәлләрдән соң Нурисламга күңеле суынган иде аның.
Гыйльми секретарь аны бик коры каршы алды. Пуля үткәрми торган пыялага охшаган калын линзалы күзлеге артына качып, ул, исе китмичә генә, Ихтыярга урын күрсәтте. Өстәл өстендәге кәгазьләрне озаклап актарганнан соң, тәмләп кенә сүз башлады.
— Мәскәү хәтле Мәскәүгә килеп академикларны борчып йөрисез, ә үзегез, бала-чага кебек, көнгә кырык мәртәбә үзгәрәсез.
Ихтыяр, нәрсә әйтергә белмичә, аптырап калды, бөтен тәне кызышты, маңгаена бөрчек-бөрчек тирләр бәреп чыкты.
— Әле генә Фарукшин шалтыратты. Ул соавторлыктан баш тарта. Аның соавторлык дәрәҗәсе күпме бу эштә?
— Белмим... — дип көчкә телен әйләндерде Ихтыяр. — Идея — минеке, проектны группа белән эшләдек, аңлатмаларны һәм кереш сүзләрне ул язды.
— Әгәр дә проектыгызны киләсе киңәшмәдә карасыннар, дисәгез, бер генә юл кала, утырасыз да аңлатмаларны, кереш сүзне яңабаштан үзегез язасыз. Академикның фикере шулай.
Институттан чыккач, Ихтыяр Мәскәү урамнарының елга кебек тоташ агылган халык ташкыны арасында кая барганын, нигә барганын да белмичә йомычка сыман акты да акты. Ул Нурисламның иң соңгы чиккә җиткәч ташлап качуын, хыянәтен берничек аңлый да, аклый да алмый иде.
Ихтыяр телеграфка кереп, үзенең берничә көнгә тоткарлануы турында заводына телеграмма сукты да кунакханәгә кайтып егылды.

* * *
Завод директоры Эмиль Яковлевич аны төкерекләрен чәчә-чәчә каршы алды.
— Әгәр дә эшлим дисәгез, заводта гына эшләгез, йә бул-маса, баш архитектор Урманов артыннан китегез. Ялларны оештыру буенча ул мастер иде бит, — дип ташланды директор Ихтыярга. — Мәскәүдән телеграмма биргән, имеш, каян килгән министр! Мәскәүдән генә идарә итеп ята. Монда план кычкырып яна, ел азагы якынлашып килә, ә сезнең һаман бәйрәмнән башыгыз чыкмый. Ярты ел буе реконструкция дигән булып, меңләгән кешенең башын әйләндереп, әйбәт кенә эшләп килгән заводны эздән чыгардыгыз! Менә хәзер сезнең хәер-фатиха белән планны өч мәртәбә арттырдылар. Ә ул, эшне беткәнгә санап, ике кулын кесәгә тыгып, үз тормышын көйләп, үз тормышын реконструкцияләп йөри.
Директор белән бәхәсләшеп торуның мәгънәсез икәнен, бу сөйләшүнең бары тик аклануга яисә тагын пычакка-пычак килүгә генә кайтып каласын белгәнгә, ул күтәрелеп сүз әйтмәде, ахырына кадәр тыңлап бетерде дә, заводтагы хәлләрне үз күзләре белән күрергә ниятләп, цехлар буйлап китте.
Ихтыяр Эмиль Яковлевичның завод өчен борчылып та, Мәскәүдә тоткарлануына ачуы чыгып та дуламаганын, монда башка сәбәп барлыгын сизә, шуңа күрә аны юри үртәгәндәй, сабырлык, салкын канлылык күрсәтә, дәлилле аргументлар китереп бары тик эш турында гына сөйләргә тырыша иде.
Зәлия белән туйга чакырыласы кешеләр исемлеген карап утырганда, ул аның исемен сызмаса да, барыбер килә алмый, дип, больницага чакыру илтеп тормады. Директор, савыгып чыккач, бу турыда сүз кузгатмады, әмма аны котларга да онытты. Туйда шәһәрнең күренекле кешеләре булып та үзенә чакыру җибәрмәүләре, читләтүләре өчен рәнҗегән иде ул.
"Дөнья ваклыклардан тора. Шул ваклыкларны җиңел кичерә алмасаң, сине адым саен кечкенә трагедия сагалаячак. Директорның чәче менә ни өчен агарган икән..." — дип уйлады Ихтыяр һәм очраган кешеләр белән сүз алыша-алыша бер цехтан икенче цехка йөрде.
Ел азагы якынлашканга күрә, план тутырабыз, дип, төзүчеләр алны-ялны белми эшлиләр, шуңа күрә заводка да, алардан калышмас өчен, бөтен көченә җигелергә, ел башында күз алдына да китереп булмый торган күләмдә продукция чыгарырга туры килә иде.
Атна буе цехтан-цехка, объекттан-объектка чабып, план куалап йөри торгач, көннәрнең үткәне сизелмәде, хәтта Сәбиләгә шалтыратырга да онытты ул. Үтеп барышлый гына кабинетына кергән иде — телефон шалтырады. Трубкада Рим Идиятович тавышын ишеткәч, ул беразга каушап калды.
— Мәскәүне яулап кайткансың, ә тавыш-тының юк. Беренче секретарьның артык кирәге калмадымыни? Мәскәү хуплады да шуның белән эш бетте, дп уйлыйсыңмы?
— Проектны хуплауларын беренче булып сездән ишетәм! — дип сөенде Ихтыяр. — Мин аны калдырып кайткан идем бит. Раслаганнармы? Чынмы? — Ул, аяк буыннарының йомшаганын сизеп, урындыкка утырды.
— Проектыңның копиясен хәзер үк райбашкармага, архитектура бүлегенә илтеп тапшыр. Институттан хәбәр килгән, димәк, расланган экземпляры да берничә көннән килеп җитәр, өйрәнә торсыннар. Сессиядә раслатасы бар әле аны. Өйләнү белән эшләр алга тәгәри башлады синең, — дип шаяртуга күчте секретарь. — Котлыйм үзеңне, кияү! Уңышлардан башың әйләнмәсен. Монысы — башы гынадыр, дип уйлыйм. Харрас Шамгунович әйтмешли, төзелешкә ике генә нәрсә кирәк: төзү материалы һәм ихтыяр көче. Синең кулда икесе дә бар хәзер. Сау бул!
Рим Идиятовичның сүзләрендә киная дә булуын сизеп, Ихтыяр җитдиләнеп китте. "Моны инструктор аша гына да әйттерә ала иде бит ул. Димәк, Ял зонасын, чыннан да, бик мөһим нәрсәгә саный, үзе борчыла", — дип уйлады.
Проектны тотып баш архитектор янына кереп барганда, аны райбашкарма рәисе урынбасары Чугунов туктатты.
— Котлыйм, Батыршин! Тәки үзегезнекен иттегез бит, — дип, ерактан ук күреп алып сүз башлады ул. Йөзендә элекке салкынлыкның әсәре дә калмаган, уртак эш эшләгән, уртак сөенеч бүлешкән кебек сөйләшә. Әйтерсең бу проектка аның да өлеше кергән, әйтерсең проект турында ул һәрдаим кайгыртып торган. — Әйдәгез, миңа керәбез.
— Баш архитекторга тапшырыйм, дигән идем.
— Юк инде ул. Китте... Алдыннан арты хәерле... "Нәрсә булды, кая китте?" дип сорашса да, урынбасар ишетмәмешкә салындымы, җавап бирмичә генә сүзне икенчегә борды.
Ләкин баш архитекторның язмышы нигәдер аны борчый, тынгылык бирми иде. Кайтыр юлга чыккач, бу турыда шофердан сорашырга булды. Шикләнүе дөрес икән: Роберт Ма-ратович, гаиләсен һәм эшен ташлап, секретаршасы белән каядыр Себердә төзелә торган химия комбинатына китеп барган. Беркем белән саубуллашмыйча, беркемгә бер сүз әйтмичә, чыккан да киткән. Эштән азат итүләрен сорап, өстәлендә гариза гына калдырган.
Шәһәр читенә җитәрәк, шофер машинасын туктатты.
— Карагыз әле, нәрсә салдырып китте Урманов, — дип төртеп күрсәтте ул.
Юл буенда төрле төстәге ташлар белән бизәп эшләнгән галәмәт зур әкәм-төкәм оясына да, диңгез кабырчыгына да охшаган корылма тора иде.
— Нәрсә бу? — дип гаҗәпләнеп сорады Ихтыяр.
— Мәхәббәткә һәйкәл...
— Нәрсә, нәрсә?
— Тукталыш... — дип елмайды шофер. — Автобус тукталышы. "Энҗе" дип атала. Күрәсезме, өстенә "Энҗе" дип язып та куелган. Секретаршасы Энҗе исемле иде аның. Шуның хөрмәтенә эшләткән.
Ихтыяр бу гаҗәеп тукталыштан күзен ала алмыйча карап торды. Ул, чыннан да, энҗе кабырчыгына искиткеч нык охшаган, бары тик эче генә буш иде.
"Бу тукталышка кереп сыенган кеше читтән энҗегә охшап күренәдер", — дип уйлады ул.
— Бөтен тукталышлар да шулай булса иде! — Шофер юл читенә тагын бер каерылып карады да машинасын кузгатты. Киткән бер кеше шундый берәр әйбер калдырса, безнең шәһәр күптән шәһәргә охшаган булыр иде.
Ихтыяр Роберт Маратовичның зур өстәл артында искитмәс кыяфәт белән басып торуын күз алдына китерде. Җыелышларда аны инициативасызлыкта, үз фикере, фантазиясе булмауда гаепләп сөйләгән сүзләрне искә төшерде. Баш архитекторның үз урынында утырмавы, сәләтсезлеге турында соңгы арада еш ишетергә туры килгәнлектән, аның китүе бер дә гаҗәп хәл түгел иде. Ихтыяр, каерылып, арткы тәрәзә аша инде ераклаша баручы тукталышка карады һәм, җиңел сулап, үзалдына гына әйтеп куйды:
— Яратсаң, эшләп була икән...
— Нәрсә дисез?
— Бөтен нәрсәнең башы мәхәббәттә, туган, — дип елмайды Ихтыяр. — Мәхәббәт булмаса, матурлык та, чуртым да юк! — һәм ул, йөрәге чәнчешкәнне тоеп, кулын күкрәгенә куйды.
— Секретаршасын яраткандыр, дип уйлыйсызмы? Аның ире, баласы бар бит. Вәт, юләр!
Ихтыяр тамак төбенә төер килеп утырганны сизде, аның битләре ут яна башлады. Шофер егетнең күзләренә туры карарга кыймыйча, ул тәрәзәгә таба борылып утырды.
— Картаеп беткәч, нинди мәхәббәт инде ул? — дип, тагын артка борылып карады шофер. — Менә сиңа Таһир белән Зөһрә, ә?
— Белмим... Мәхәббәтнең акылы булмый бит аның, йөрәге генә була... — диде уйчан гына Ихтыяр. — Яратмаса, андый тукталыш эшләтмәс иде. һәр йортны, һәр урамны, бөтен шәһәрне шулай яратса иде кешеләр... Роберт Марато-вичны хөрмәт итә башладым бугай мин. Егет кеше булып чыкты ул.
Ихтыяр сүзен әйтеп бетерә алмады, нәрсәдер гөрселдәде, кинәт кенә күз аллары караңгыланды да, машина упкынга төшеп киткәндәй булды.
Аңына килгәч кенә белде: шофер, арттагы тукталышка карап бара торгач, каршыга килүче машинаны шәйләмәгән дә туп-туры аның маңгаена китереп бәргән иде. Ярый әле әкрен барганнар, югыйсә ком төягән "КРАЗ" өсләреннән чыгып китәсе булган. Ихтыярның бер кабыргасы сынган, битенә пыяла ярып кергән иде.
Ул, дүрт көн дигәндә, шифаханәдән чыкты. Дару исе аның күңелен укшыта, ак төс күзләрен ялыктыра иде, сорый торгач, өенә кайтарып җибәрделәр. Дөресрәге, Ихтыяр иртәдән кичкә кадәр хәл белешергә килүче, ризык-мазар ташучы кешеләрдән ялыкты. Үзенең хәле ул кадәр үк борчылырлык түгеллеген, ашарга бернәрсә дә кирәкмәвен әйтә-әйтә, бер үк сүзләрне сөйли-сөйли туйгач, ул инде килүчеләрдән качып йөри башлаган иде. Кичкырын ап-ак чәчәкләр күтәреп, ап-ак халаттан Сәбилә килеп керде. Бүтәннәр шикелле хәлен сорашмады, артык төпченеп тормады.
— Нәрсә булды? — гына диде.
— Мәхәббәт корбаны булдым, — дип шаярып җавап бирде ул.
— Гашыйк булдыңмы әллә?
— Гашыйк булсам, бөтенләй баш бетәр иде... — Ул, күз чите белән Сәбиләгә карап, чәчәкләрне иснәде. — Гашыйкларга карап та бер кабыргасыз калдым әле. "Энҗе" тукталышына карап хыялланып бара идек, шалт — килдек тә бәрелдек.
— Синең ул кабыргаңнан би-ик гүзәл бер алиһә ясыйлардыр әле. Энҗедән дә гүзәлрәкне.
— Син аны белә идеңмени?
— Журналист халкының белмәгәне була димени?
— Ә теге вакытта Урманов турында нигә язмадың син? — дип Сәбиләнең йөзенә текәлде ул. — Шамкаев үтендеме?
— Мәхәббәт хакына... Мәхәббәткә каршы кул күтәрә алмадым, — диде Сәбилә һәм Ихтыярның маңгаендагы ярасын сыпырып куйды. — Минем уйлар дөрес булып чыкты. Энҗене алып китеп барган бит. Яратам егет кешеләрне. Мәхәббәттә, карак кәҗә кебек, кеше күрмәгәндә чемченеп йөргәнче, шундый юләрлек эшләвең — мең артык.
Ихтыяр аның сүзләрен артык тыңлап тора алмады. Сәбиләне кочып иркәлисе килде аның.
— Сөйләмә, Сәбилә! Бүтән бер сүз дә әйтмә! — дип пышылдады ул.
* * *
Авыл күчәсе көн якынлашкан саен, Тимерханның тыйгысызлыгы арта барды. Күченүне июнь аена планлаштырган булсалар да, сабан туена кадәр яңа урынга урнашып бетик дип, апрель азагында ук кузгала башларга булдылар. Күченүчеләр өчен колхозның бөтен техникасын җиктеләр, шәһәр дә сораган кадәр тракторын, машинасын бирде.
Урман куенындагы яңа поселокта инде йортлар әзер булып хуҗалары килгәнне көтә иде. Икешәр катлы уналтышар фатирлы өч йортка яшьләрне, караучысыз калган карт-корыны һәм читтән килгән белгечләрне урнаштырырга булдылар. Зур гаиләләргә янында бакчасы, каралты-курасы терәлеп торган өчәр-дүртәр бүлмәле кирпеч өйләрне бирделәр.
Әле иртән эшкә киткәндә генә авыл йокылы кыяфәт белән оеп утыра иде, кичен кайтканда Ихтыяр, үз күзләренә үзе ышанмыйча, гаҗәпләнеп тә, хәтта куркып та авыл башында ук туктап калды.
Авыл туздырып ташлаган кырмыска оясы шикелле ыгы-зыгы килә. Кешеләр янгын чыккандагы кебек, үзләрен-үзләре белештермичә, арлы-бирле чаба. Бөтен урам буеннан-буена өй җиһазлары, түшәк-ястык, савыт-саба, иләк-чиләк белән тулган. Хатын-кызлар чәрелдәп кычкыра, бала-чага берни дә аңламыйча, бәйрәм көнендәге сыман, дөньясын онытып йөгерешә, ирләр акыра-җикерә, этләр аптырап туктаусыз өрә, песиләр капка башларыннан, койма өсләреннән сәерсенеп карап тора, казлар тилгән килгәндәге кебек, шомланып каңгылдаша.
Бары тик башларына кара түбәтәй кигән картлар белән ак шәл бөркәнгән карчыклар гына, бу мәхшәргә бернинди катнашлары юк кешеләр сыман, койма буендагы утыргычларга тезелешеп утырганнар да, җай гына башларын селкеп, урамдагы хәлләрне тамаша кылалар.
Тимерхан авылның бер башыннан икенче башына туктаусыз чаба, кирәксә дә, кирәкмәсә дә сүзгә катнаша, кешеләргә тиккә дә җикеренеп кычкыра.
— Яңа йортка шушы сәләмәләреңне төяп барасыңмы? Ташла, күзем күрмәсен! — дип ачулана ул берсен.
— Кемгә әйтәм мин, иң элек механизаторлар күчә, дип! Аларның бүген-иртәгә чәчүгә төшәсе... Ә сиңа су буена бәбкә куасы... — дип, юл уңайлый туздырып ташлый икенчесен.
Ихтыяр авыл капкасы төбендә башын иеп басып торды-торды да яңадан машинага кереп утырды һәм шоферга кире борылырга кушты. Авылга керә калса, йөзенә таш белән бәрерләр, барысы да аны каргарга тотынырлар кебек тоелды аңа.
— Заводка... — диде ул ишетел ер-ишетелмәс тавыш белән. Бу минутта Ихтыяр Ташлыярның шулай пыран-заран килүенә нигәдер үзен гаепле саный, бүтәнчә эшләп булмаганны, шушы авылны саклап калу өчен үзенең күпме көч түккәнен яхшы белсә дә, күңеле әрни иде. Авылның буш өйләре утырып калудан гына Ташлыярның инде беркайчан да элекке Ташлыяр була алмасын, авылны өйләр, каралты-кура-лар, кое-чишмәләр, тал-тирәкләр генә авыл итмәгәнен, кешеләр авыл иткәнен Ихтыяр әле менә яңа аклагандай булды.
— Ташлыяр юлына егерме машина куегыз. Төнгә кадәр, смена беткәнче ташысыннар! — диде ул завод капкасы төбендәге будкада утыручы диспетчерга. — Шәһәр бүгенгә түзеп торыр. Ташлыяр түзә алмый! Ташлыярга юл кирәк, бетон кирәк!
Кичкә Ташлыяр, әле генә дошман явы үтеп киткән төсле, бушап, шыксызланып калган иде. Урам буйлап бары тик чүп-чар очып йөри дә иясез калган этләрнең сирәк-мирәк үзәк өзгеч итеп улаганы ишетелә. Капка төбендә мәче баласы нәзек тавыш белән елап утыра. Ихтыяр, машинадан төшеп, аны кулына алды да нәни башыннан сыйпады.
Дөм караңгы авыл уртасында тәрәзәләре ялтырап торган йорт янына килеп туктагач, Ихтыярның эченә бераз җылы керде. Әтисенең иң соңгы кеше булып иртәгә төштән соң күчәсен белсә дә, ул якты тәрәзәләргә карап сокланды. Тәрәзә пәрдәләренең кулдан бәйләнгән челтәрләрен, чигешләрен беренче тапкыр күргәндәй, гаҗәпләнеп күзләде.
Капка келәсен сак кына күтәреп, ишегалдына кергәч, абзардагы сарыклар, нәрсәдер сизенеп, бәэлдәшеп алды, лапастагы казлар елак аваз белән каңгылдады.