Latin

Мирас - 16

Total number of words is 4058
Total number of unique words is 2049
37.5 of words are in the 2000 most common words
53.1 of words are in the 5000 most common words
60.4 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Завод реконструкцияләнеп, эшләр үз эзенә төшкәч, Ихтыярның күңеле дә урынына утырган кебек булды. Ул инде хәзер элеккеге кебек төзелешнең бер башыннан икенче башына, бер цехтан икенче цехка, кечкенә генә мәсьәләне хәл итү өчен дә бер башлыктан икенче башлыкка чабып вакыт уздырмый, Казанга, Мәскәүгә дә элеккечә еш бармый. Ихтыяр тәҗрибәле җитәкчеләрдән күреп, үзенең көнен, эш атнасын планлаштырырга өйрәнде. Болай иткәч, мәшәкатьләре дә кимеде, вакыты, киресенчә, иркенәйде. Эмиль Яковлевич больницадан чыккач, үзенең икенче планга күчеп, хокуклары шактый чикләнүгә эче пошкан иде, тора-бара анысына да күнекте. Ул кешеләр белән артык якынаймаска тырыша, күпмедер дәрәҗәдә ара саклый, Нурисламнан моның өчен шактый борычлы сүзләр ишетсә дә, үзен хаклы саный иде. Эштә ул һәммәсе белән ачык йөз күрсәтеп сөйләшә, әмма, күпме чакырсалар да, кешегә кунакка йөрми, ара-тирә оештырыла торган аягөсте мәҗлесләреннән качарга җай таба.
Завод директоры Эмиль Яковлевич боларның барысын да күреп-сизеп, эченә җыеп йөргән икән. Бер көнне эш азагында ул Ихтыярны үз бүлмәсенә чакырып кертте. Сүзне бик ерактан башлады, эш турында сорашты, озаклап гаилә хәлләрен төпченде. Аннары гына күңелендәге уйларны ачып салырга булды.
— Сезне, — дип тынып торды ул бераз, — үзен коллективтан аерып куя, кешеләрдән читләшә, дип әйтәләр. Чынмы бу? — Эмиль Яковлевич бүлмәгә тәмәке төтене бөрки-бөрки кәнәфигә кырын утырып сөйләшә иде.
Ихтыяр җавап бирмәде, әйдә, сөйлә, тынлап карыйк дигәндәй, сораулы караш белән аңа текәлде.
— Завод капкасыннан чыгуга ук, имеш, сез кешеләрне танымый башлыйсыз. Бер коллективта эшләгәч, эше дә, ялы да бергә булырга тиеш, Ихтыяр Тимерханович.
— Завком рәисе Сәлимов әйттеме? Әйе, мин аның хатынының туган көненә бара алмадым. Ләкин туган көн мәҗлесе бер нәрсә, эшчеләргә дигән льготалы путевкаларны дус-иш, туган-тумача арасында бүлү бөтенләй башка нәрсә. Алар-ның икесен бергә бутамаска булдым мин.
— Сез һаман үткән профсоюз җыелышында сөйләгән чыгышыгызны китерәсез дә кыстырасыз. Дөрес, булган андый хәл, кеше ялгышкан. Кирәгеннән артык юмартланып киткән. Аңа кисәтү ясалды бит инде, ә сез һаман тынычлана алмыйсыз. Цех начальнигы Кривошеин өй туена чакыргач та, бара алмыйм, дип кырт кискәнсез. Килешми, Ихтыяр Тимерханович, завод кадәр заводның баш инженерына килешә торган нәрсә түгел бу. Үзегез кешеләрдән яхшы мөгамәлә таләп итәсез, ә үзегез юкка-барга борын чөясез, кешеләрне санга сукмыйсыз.
— Гомумән, мәҗлесләргә йөрергә яратмыйм мин. Туйган ул исерек мактанышулардан. Завод буенча, конкрет эш буенча претензияләрегез юкмы?
— Завод буенча да барысы да ал да гөл, дип уйламагыз. Райкомда башыгыздан сыйпап кайтаргач та, артык үсенеп киттегез бугай. Райком гел уңайга гына сыпырып тормас ул. Болай әтәчләнеп йөрсәгез, шундый итеп тез астыгызга китереп сугарлар, кемгә барып сыенырга белмичә тилмерерсез аннары. Менә шул чакта кирәк булыр кешеләр, менә шул чакта чакырган бер җиргә йөгереп барырдай булырсыз, ләкин чакырмаслар. Әлегә безнең шәһәрдә күңел җылысы табар җир икәү генә: эш һәм өй. Бергәләп театрларга, циркка, зоопаркка, концерт залларына культпоходлар ясар көннәр җиткәнче, безгә бер-беребезнең өендә җыелышып күңел юатырга, бер-беребезнең борчуын уртаклашырга, шатлыгын бүлешергә туры киләчәк. Иңгә-иң торып эшләүче иптәшеңнең өенә кереп хәл-әхвәл белешү, минем үземә калса, һич тә гөнаһ түгел. Эчмәгән кешенең яткырып авызына салганны күргәнем юк әле минем. Утыр, сөйләш, көлеш, җырлаш та матур гына саубуллашып чыгып кит.
— Алай йөрергә минем вакытым юк, — дип ышанычсыз гына әйтте Ихтыяр.
— Үзегез өйләнмәгән кеше. Кичләрен, эштән соң кайда буласыз соң?
— Ял зонасының проекты белән маташабыз бит.
— Ишеттем. Ләкин, күңелегезгә авыр алсагыз, алырсыз, дөресен әйтим: юк эш белән шөгыльләнәсез. Перспективасыз эш. Кем дә кем үзенең ванналы, туалетлы, балконлы, газлы җылы өен ташлап, сезнең тавык кетәгегезгә барсын инде?!
— Бүтән шәһәрләрдә дачага йөриләр бит әле.
— Пәри башка, җен башка. Дача бөтенләй бүтән нәрсә ул. Дача аның үзенеке. Ә үзеңнеке һәрчак үзәктә була. Сәлимов ни өчен иң беренче чиратта иң яхшы йорттан иң кәттә фатирны Кривошеинга биргән? Яхшы җитәкче булганы, эше гөрләп барганы өченме? Юк, туган, Кривошеиннан шәбрәк белгечләр су буе чиратта сабыр гына көтеп утыра.
— Монысын барыбыз да беләбез. Сәлимов әшнәлек белән шөгыльләнә, Кривошеинга баҗасы булганы өчен дүрт бүлмәле фатир бирде, дип җыелышта йөзенә бәреп әйттеләр. Ә сез аны кабинетка чакырып сөйләштегез дә, шуның белән вәссәлам.
— Кешенең ялгышын күрү, кешегә акыл өйрәтүдән дә җиңел нәрсә юк. Менә шул Сәлимовның инде ничә айлар буе эшчеләргә дача салу өчен җир даулап йөргәнен кем белә? Министрлар Советына кадәр барып җитте. Монысына нәрсә дисез? Монысы инде өстәгеләр алдында яхшы атлы булам дип, шау-шу куптарып завод сүтә башлау гына түгел. Монысы инде эшче сыйныф турында чын-чынлап кайгырту.
— Теләсә нәрсә әйтегез, ә завод эшли, элеккегә караганда өч тапкырга артык продукция чыгара, ассортимент күзгә күренеп артты. Ә Сәлимовның җире кайда, дачалары кайда? Булмаган бүрәнәдән бура бурап булмый, диләр безнең авылда.
— Җир булыр. Бер Сәлимовка гына салынып утырганчы, менә шул дачаларга җир алу артыннан йөрергә кирәк безгә.
— Булган очракта да, барыбер һәркем дача салмаячак. Беренчедән, моның өчен җир җитмәячәк, икенчедән, теләсә кемнең кулыннан килә торган эш тә түгел ул. Материалны каян тапсын алар? Менә китәчәк инде аннан урлашу, завод машинасында кача-поса дачага материал ташу. Ә бәхетле киләчәктә яшәргә тиешле яшь буын шушыларны күреп үсәчәк. Хөррият! Ташлыярга тимәгез сез. Күрерсез, Ташлыяр ял зонасы берничә елдан бу якларда мактаулы урыннарның берсе булачак. Халык осталары музеена әйләндерәбез аны, — дип кызып-кызып сөйләвендә булды Ихтыяр. Ул, бөтен мәшәкатьләрен онытып, тагын Ташлыярның киләчәге белән яши башлаган иде. — Саф һава, парлы мунча...
— Ярый, ярый, — дип бүлдерде аны Эмиль Яковлевич. — Йә тумаган тайның билен сындырырсыз. Сүзем бүтән иде минем. Ял зонасы турында шулай кайгыртып та йөргәч, ял итүнең нәрсә икәнен яхшы белергә тиеш инде сез. Главкадан килгән комиссия иртәгә эшен төгәлли. Төштән соң аларның биш-алты сәгать буш вакытлары кала. Менә шул биш-алты сәгатьне бик тә интенсив төстә ял иттерергә иде. Кунаклар бик дәрәҗәле, дөнья күргән кешеләр. Барысын да уйладык та бу эшне сезгә ышанып тапшырырга булдык. Үзем дә бик теләп барыр идем, сырхаулап торам, бөтен ялларының ямен генә җибәрермен, дип куркам. Нинди тәкъдимнәрегез бар?
Ихтыяр шунда гына директорның ничек оста итеп үзен стенага китереп терәгәнен аңлады. Аның хәйләсенә каршы шундый ук осталык белән җавап бирергә тырышып уйланып торды, ләкин кирәкле сүз таба алмады да, барысына кулын селтәп, турыдан ярырга булды.
— Килгән кунакларны пикникларга алып чыгу, комиссияләрнең җайлап-майлап күңелләрен күрү турында райсовет сессиясендә дә, райком пленумында да бик ачык итеп әйттеләр, — дип сүзне югарыдан башлады ул.
— Барысын да беләбез. Ләкин монысы бөтенләй бүтән нәрсә бит. Без бит завод исеменнән мәҗлес үткәрергә җыенмыйбыз. Уйлагыз, уйлагыз, нинди тәкъдимнәрегез бар?
— Су буена алып төшәргә. Урманга алып чыгарга.
— Анда нишләтмәкче буласыз аларны?
— Су коенырлар. Гөмбә җыярлар.
— Бала-чагамыни алар су коенып, гөмбә җыеп йөрергә? — дип өстәлгә уч төбе белән шапылдатып сукты директор. Аннары басынкылана төште. — Без аларны пикникка да алып чыкмыйбыз, майлап-җайлап җибәрергә дә уйламыйбыз. Ике атна завод тузаны эчкәннән соң, табигать кочагына чакырырга, бөтен шәһәрнең горурлыгы булган пионер лагерен күрсәтергә хакыбыз бардыр ла соң безнең? Бу турыда махсус инструкция чыкмады бугай әле. Каен урманы эчендәге пионер лагерен беләсезме? Хәзер үк шунда барып килегез. Азык-төлекне сез "яраткан" Сәлимов юнәтер, анысы өчен борчылмагыз. Мунчаны ташы шартларлык итеп яксыннар.
— Мин заводның баш инженеры һәм баш инженер вазифаларын үтәүне генә үз өстемә ала алам. Гомеремдә мунча якканым булмады. Безнең өйдә әнкәй шөгыльләнә ул эш белән. Ә мин рәтен белмим, — диде дә ул, директорның ярсыган күзләренә күтәрелеп тә карамыйча саубуллашып чыгып китте.
"Әллә соң артык кызып киттемме? Пионер лагеренда барысын да әзерләп куярга да, үземә бармый калырга гына иде. Әллә соң әнкәйгә мунча яктырып, үзебезгә чакырырга кирәк булдымы икән? Ни әйтсәң дә, комиссия членнары гына түгел, читтән килгән кунаклар бит әле алар. Бу як кешеләре бигрәк тар күңелле дип китмәсләрме? Кунакчыллык борынгыдан килгән гадәт бит инде", — дип юл буе үзен талкып кайтты ул.
Өйгә керсә, тагын бер борчу көтеп тора — Ихтыярны судка чакырып повестка килгән иде. Әнисе, нәрсә уйларга да белмичә, аны көтә-көтә кара көеп беткән.
— Юкка кайгырма, әнкәй, шаһит итеп кенә чакыралар мине, — дип тынычландырырга тырышса да, Маһруй апа һаман нәрсәдәндер шикләнә иде.
Ихтыярга суд булачагы турында инде күптән әйтеп куйдылар. Ул, прокуратурага кереп, бу эшне туктатып калырга да тырышып карады, ләкин барып чыкмады. Атаудагы мәҗлестән соң булган хәлләрне Нурислам милициягә хәбәр иткән. Ул моны нинди максат белән эшләгәндер, Ихтыяр күңеле белән сизенсә дә, барыбер аны ахырына кадәр аңлап бетерә алмады. Әгәр дә кирәк санаган булса, бу турыда Ихтыяр милициягә үзе хәбәр иткән булыр иде.
Берничә көн үтүгә, ул инде әлеге хәлләрне бөтенләй оныткан, иренендәге яра да төзәлеп өлгергән иде. Ә Нурислам, бер зыян күрмәгән булса да, онытмаган, теге егетләрне җавапка тарттыруларын сорап, гариза язган. Ихтыярның моны ишеткәч, бик тә хәтере калды. Үзенең исемен "суд", "милиция" дигән төшенчәләрдән читтәрәк тоту максатыннан гына чыгып уйламый, егетләрнең яшьлек юләрлегенә, күңелләре рәнҗүдән туган хисләр коткысына бәйләп аңлата иде ул теге төнне булып узган бәрелешне. Судьяга да шуларны түкми-чәчми сөйләде. "Фаилдән аерылгач, сез кая киттегез?" — дигән сорау ишеткәч кенә, дорфа итеп: "Анысының алда сөйләнгән вакыйгага бер катнашы да юк!" — дип сүзен төгәлләргә ашыкты.
...Егетләрнең эш урыннарыннан яхшы характеристика биргәннәр. Ихтыярның да, зыян күргән кеше буларак, үтенечен исәпкә алганнар, ахрысы, егетләргә кисәтү ясадылар да эшләрен иптәшләр судына тапшырырга карар кылып, чыгарып җибәрделәр. Шуларның барысын да Сәбиләгә сөйләргә җыенып, телефонга үрелүгә, аның бүлмәсенә Эмиль Яковлевич килеп керде.
— Ихтыяр Тимерханович, — дип төче елмаеп күреште ул. — Кичәге хәлләрне ишеткәнсездер бит.
— Кичә мин көне буе судта булдым.
— Нәрсә? Судта? Нигә анда? — дип шикле генә карап куйды директор.
— Шаһит итеп чакырганнар. Бер көнне хулиганнарга юлыккан идем, — дип директорның күзләренә туры карады ул. — Кичә нәрсә булган? Мин партоешма секретарена шалтыратып судка баруымны әйткән идем. Сезгә җиткермәдемени?
— Мин кичә сырхаулап тордым. Шуңа эшкә чыга алмаган идем. Булган анда хәлләр... — дип авыр сулады Эмиль Яковлевич. — Киреләнмичә үз кулыгызга алсагыз, боларның берсе дә булмый кала иде бит. Хәзер хурлыгын барыбер бөтен завод белән күтәрәбез.
— Аңлатыбрак сөйләгез әле, — дип, өстәл артыннан аның ягына чыгып утырды Ихтыяр. — Лагерьда бер-бер хәл булмагандыр бит?
— Бөтен шәһәр шуны сөйли, ә сез белмәгәнгә салышып утырасыз, — дип кашларын җыерды Эмиль Яковлевич. — Нәрсә булган да нәрсә булган! Нәрсә булсын: мунчаны исле килеш томалаганнар да комиссия җитәкчесенә, главканың бүлек мөдире урынбасарына ис тигән. Мунчада аңын югалткан. Тотарга да тиз генә машинага салып, больницага илтергә иде бит үзен. Ә бу күчән башлар мунчага "Ашыгыч ярдәм" машинасы чакыртканнар. Кайсысының акылы җиткән, диген. Шамкаев үз исеменнән кунакларның күңелен күрү өчен, баш архитектор Урмановны кодалаган булган. Янәсе, андый мәсьәләләрдә шомарган кеше. Ә тегесенең хатыны "Ско-рый"да врач булып эшли икән, каһәр. Әллә инде иренең шунда булуын чамалап, әллә карурман мунчасын күрәсе килеп, диспетчердан чиратсыз заявка алып, үз теләге белән чыгып чаба бу лагерьга. Билгеле, килеп җитүгә үк, капка төбендә иренең машинасын күреп ала. Мунчаның алдагы ял бүлмәсендә комиссия җитәкчесенә ашыгыч ярдәм күрсәтә дә ире турында сораша. Барысы, куркышып, иңбашларын гына җыерып куялар. Моның күңеленә шик төшә дә Сәлимовтан ирен таптыра башлый. Әгәр кайда икәнен әйтмәсәгез, иртәгә үк бу хәлләрнең барысын да райкомга җиткерәм, дип, санитарка белән шоферны да шаһит буларак банкет залына чакырып кертә. Ә Сәлимовка шул җитә кала, коты ботына төшә мескеннең. И-их, теге чакта сезнең сүзне тыңлап, персональ эшен парткомга куясы калган... Бу җебегән авыз Урмановның хатынына серне чишә. Хатын истерикага бирелә, алан читендәге әкият йортына барып, теге тавык тәпиендә утыра торган бәләкәй йортка, ишек дөбердәтә башлый. Ачып җибәрсәләр, эчтә — Роберт Маратович үзенең секретаршасы белән... Калганын үзең күз алдына китерә аласың инде. Әйе, әйе, чынлап та хатыны боларның араларын элек тә сизенеп йөргән, шуңа махсус килгән ул. Тик менә лагерьга бару турында кем җиткерде икән аңа? Бу хакта мин сездән башка бүтән кешегә әйтмәдем... — Эмиль Яковлевич, сул кулы белән өстәлгә таянып, Ихтыярга төбәлде. — Шул-лай... иренең яңагына китереп сылый да, мунчадагы җитәкчебезне бик матур итеп больницага алып та китәләр. Шундый-шундый хәлләр, иптәш Батыршин. Бәладән башаяк, дип сөенәсезме?..
— Әллә миңа берәр шигегез төштеме? — дип мыскыллы елмайды Ихтыяр. — Мунча ягудан баш тартсам да, завод өстенә төтен җибәрергә җыенганым юк әле.
Эмиль Яковлевич кинәт кенә мескенләнеп калган, аның элекке горур кыяфәте, тамак төбеннән ургылып чыккан гөбердек тавышы танымаслык булып үзгәргән иде.
— Мине хәзер райкомга чакыралар, — дип тагын да бөрешә төште ул. — Сезгә бердәнбер үтенечем бар: өченче көн пикникка чыгарга кодалавымны икәү генә белсәк иде. Аннары тагын казыну китәр, сездән сораша башларлар. Ә безгә әле киләчәктә бергә эшлисе. Килештекме? — Ул Ихтыярга сузмак булып кулын күтәрә башлаган иде, ләкин никтер кире уйлады бугай, күтәрелгән кулының аркасы белән маңгай тирен сөртте дә аһылдап алды: — Шамкаев белән бәйләнмәскә ничә тапкыр ант иттем инде. Ул да тапкан җибәрер кеше! Урманов безнең заводның кара дошманы бит ул. "Архитекторлар көне-төне шәһәр матур булсын дип тырыша, ә завод безнең таләпләрне искә алмый, бизәк-орна-ментларны, архитектура элементларын эшләүдән баш тарта", — дип җыелыш саен ул төкерек чәчә.
"Шамкаев заводны реконструкцияләүгә каршы идеме? Берничә елдан яңа завод сала башлыйбыз, искегә тимәгез, исегез китәр, дип, безнең эшкә ул каршы төшеп йөрдеме? Баш архитекторны да комиссия белән завод арасындагы алыш-бирешкә күз-колак булу өчен җибәргән ул. Ә тегесе азрак онытылып киткән, бетон-цементка караганда, мәхәббәтне өстенрәк күргән... һәм... дөрес эшләгән дә..." — дип, уйга калып торды Ихтыяр. Кинәт кенә Сәбиләнең кал-тыранулы иреннәре, өмет тулы якты күзләре исенә төште дә башы әйләнеп китте.
Эмиль Яковлевич һаман үзен кулга ала алмый, нишләргә белмичә өзгәләнә, вакыт-вакыт, нидер көткәндәй, Ихтыярга карап куя.
— Мин кичә авыру идем. Бәлки, райкомга сез... — дип сүзеннән өзелеп калды ул. Ихтыярның ачудан күзләре кызара баруын күреп, сүзне кирегә борырга ашыкты: — Сынар өчен генә әйткән идем. Завод өстенә төтен җибәрергә җыенмавыгыз хакмы икәнне генә тикшереп каравым. Райкомда ничек тә җавабын табармын. Беренчедән, мин лагерьда да, мунчада да булмаган, аларның мәҗлесенә катнашмаган. Икенчедән, бу эшләргә администрациянең бернинди мөнәсәбәте дә юк, моның белән бары тик завком гына шөгыльләнгән. Билгеле, урманга, табигать кочагына алып чыгу турында әйтеп куйган булуыбыз мөмкин. Ләкин бу бит әле мунча ягарга, банкет оештырырга кушу дигән сүз түгел. Акча Сәлимовтан чыккан икән, җавабын да ул бирсен. Гаепне безгә аудара алмый ул, койрыгы бозга каткан. Әгәр без казына башласак, ай-һай!..
Ихтыяр директорга ачуланып карады.
— Шулай булгач, үзегезгә тел тиярлек булмагач, нигә борчыласыз? — дип сорады ул.
— Урмановның ярсыган хатыны бүген иртүк редакциягә барысы турында да язып керткән. Ә безнең системада һәр язылган билебердага да җавап бирү мәҗбүри. Әле генә миңа редактор шалтыратты. Билгеле, ач эт сөяккә ташланган кебек, мондый калҗаны кулдан ычкындырмый инде ул журналист халкы. Шәп калҗа бит! Сенсация! Газетаның тиражы артачак инде моннан соң. Бу эшне өйрәнеп, газетага материал хәзерләүне корреспондент Фарукшинага тапшырганнар.
— Сәбидәгәме? — дип кычкырып ук әйтте Ихтыяр һәм, үзенең сабыйларча беркатлылыгыннан оялып, иреннәрен тешләде.
— Әйе, Фарукшинның хатынына. Белгәнемчә, сез алар-ның гаиләсе белән яхшы таныш. Йөрешәсез дә бугай. Кичә судта да бергә булгансыз. Ялгышмасам. Фарукшинаны озата кайтканда бәйләнгәннәр түгелме соң сезгә? Алай ук ямьсез итеп карамагыз, монда бернинди криминал да юк. Булган — беткән.
— Минем арттан гайбәт җыеп йөргәнче, үзләренең вазифалары белән шөгыльләнсәләр, башларына мунча исе капмас иде.
— Ярсымагыз, тынычрак. Бернинди гайбәт тә түгел, моны белү өчен телефоннан бер шалтырату җитә. Җитмәсә, үзегез үк әйттегез бит әле. Ярый, булган — беткән, дип әйттем бит инде. Менә шул. Сезнең танышыгыз Фарукшина иптәш белән ничек тә уртак тел табарга, кыскасы, бу эшне йомып калырга кирәк. Әгәр дә матбугатта чыгып, меңләгән тираж белән халыкка таралса, кире җыеп алырмын димә. Заводның да даны китә, безнең күзне дә ачырмыйлар аннары. Сезне мин заводның патриоты дип беләм.
— Эшләр катлаулы икән... — Ихтыяр, тәрәзә янына килеп урамдагы арлы-бирле чапкан машиналарга карап торды. Башында ниндидер фикер туып, директорга таба борылды да сәер итеп кеткелдәде һәм, уң кулын өскә күтәреп, сүзен дәвам итте: — Бер мәзәк сөйлимме?..
— Сөйләгез, — дип битараф караш ташлады аңа директор.
— Шулай көннәрдән бер көнне инде төрле җирләрдә, төрле җаваплы эшләрдә хезмәт иткән тәҗрибәле һәм карт бер куянны урман патшасы итеп билгеләгәннәр. Әй, йөри, ди бу урман буйлап кукраеп, и бирә, ди, бөтен җәнлек-җанвар-ның кирәген, күрсәтә, ди, күрмәгәннәрен! Моның каршына очраган арысланнар җиргә тезләнә, аның каршына аюлар бүләк күтәреп чыга, ди. Шулай итми хәлең юк, ни әйтсәң дә, гади куян гына түгел, Куян-патша бит! Шулай барчасының котын алып, урманны бер әйләнгән бу, ике әйләнгән. Очраган берсе, моны күрүгә: "Патша килә!" — дип йөзтүбән каплана икән. Йөри торгач, Куян-патша төлке өне янына килеп җиткән дә, тегенең исе китмичә генә ятуын күреп, борынына китереп типкән. Ә бу яшь төлке әле генә чит урманнан күчеп килгәнлектән, куянның патша итеп билгеләнүен белми икән. Авырткан борынын бераз кашып торган да бу Куян-патша өстенә ташланган һәм аны җиргә сузып та салган...
— Шуннан нәрсә булган? Төлкене патша итеп сайлаганнармы?
— Шуннан, шул булган... Урманда гаделлек урнашкан.
— Мәзәгегезне аңламадым.
— Монда аңламастай бер нәрсә дә юк.
Ихтыяр, сез дә шул Куян-патша кебек, үз урыныгызда түгел, дип турыдан-туры әйтергә базмады. Директор Ихтыярга сәерсенеп карап торды да, ике кулын хуҗаларча артка куеп, кабинеттан чыгып китте.
Сәбиләгә шалтыратырга җыенып, Ихтыяр берничә тапкыр телефон трубкасын да алды, ләкин тыелып калды. Ул көн саен диярлек аның белән телефон аша сөйләшә, бары тик тавышын ишетү, исәнлеген белү өчен генә иң тыгыз чакларында да моның өчен вакыт таба иде. Сәбилә үзе турында бөтенләй сөйләми, бары тик аның хәлләрен сораша, саубуллашканда һәрчак: "Ә син бәхетлеме?" — дип сорау бирә дә, җавап көтеп тормыйча гына, трубканы куя иде.
Икенче көнне дә шалтыратмады ул аңа, өченче көнне дә хәлен белешмәде. Сәбиләнең беркайчан да беренче булып үзе шалтыратмасын белсә дә, күңеле һаман нидер көтә, икеләнә иде.
Ул район гәзитәсенең һәр санына ашыга-ашыга күз йөртеп чыга. Ләкин бер атнадан да, ике атнадан соң да әлеге мәкалә күренмәде. Мунча вакыйгасын артык зурга җибәрмәделәр, завком председателе Сәлимовны эшеннән азат иттеләр дә шуның белән тынычландылар. Директор, гәзитәдә мәкалә чыкмауда Ихтыярның кулы уйнаган дип уйлап, ахрысы, аңа мөгамәләсен яхшыртты, элекке кискенлеге юкка чыкты.
Сәбиләләрдә куна калган саташулы-уяулы төннән соң, Ихтыяр бүтән аларга бармаска үзенә сүз биргән иде. Сентябрь башында Нурислам Мәскәүгә кандидатлык диссертациясен эшләп бетерергә киткәч, ул үзен тагын да ялгызрак хис итә башлады. Өйләренә бармаса да, алар сирәк-мирәк төрле оешмаларда очрашалар, бергәләп архитектор егетләр янына йөргәлиләр иде. Ихтыяр белән Нурислам, очрашкач, элеккечә үк онытылып сөйләшмәсәләр дә, барыбер бер-бер-сенә карата җылылык, хөрмәт саклыйлар, бик күп нәрсәләрдә уртак фикергә киләләр, теләсә нинди ситуациядән чыгу юлын табалар, шәһәрдәге һәр вакыйга, төзелештәге болгавырлык хакында икесе дә бертигез борчылалар, әмма ләкин Сәбилә турында сүз кузгатудан, хәтта аның исемен әйтүдән дә куркалар иде. Мәскәүгә китәр алдыннан, соңгы арада Нурислам бик еш чыгырыннан чыга, гел көтелмәгән ахмаклыклар эшләп ташлый башлады. Моның өчен Ихтыярның җаны әрни, барысы өчен дә пыр туздырып сүгәм, дип янына ярсып бара да, үзен күргәч, тагын тынычланып кала иде. Никадәр генә гаугалы һәм җайсыз кеше булса да, Ихтыярга аның белән рәхәт иде. Чөнки Нурислам бүтәннәр күрмәгәнне күрә, бүтәннәр ишетмәгәнне ишетә белә. Ул бер нәрсәгә дә битараф түгел, ул гаҗәеп хисчән, нечкә күңелле һәм шул ук вакытта искиткеч дорфа да була ала иде.
Мәскәүгә китәр алдыннан Нурислам мотоциклын пырылдатып Ташлыярга килеп төште.
— Әйдә, безгә барып утырыйк әле. Миндә — аулак өй. Сәбилә балалар белән кунакка китте. Сөйләшәсе сүзләр дә бар, — диде ул.
— Юньләп өйдә булган юк. Әткәйне күрмәгәнгә дә бер ай туладыр. Мин кайтканда ул йоклый, ул эшкә киткәндә мин йоклап калам, — дип акланды Ихтыяр. — Ул сүзләрне бездә генә сөйләшеп булмыймы соң? Бездә дә аулак бит, әткәй белән әнкәйдән башка кеше юк.
Нурислам бу тәкъдимгә сөенде генә бугай, бик тиз ризалашты.
Өстәл янында, берсе дә сүз башларга кыймыйча, тыныч кына утырдылар. Маһруй апа кыстый-кыстый өстәлгә ризык ташый торды, Тимерхан абый егетләргә сынаулы караш ташлап алды. Нурислам килсә, Тимерханның ниндидер бәхәс чыгармыйча калмаганын белгәнгә күрә, барысы да беренче сүзне аңардан көтә иде. Ниһаять, Тимерхан көлемсерәп кенә сорау бирде.
— Әйт әле, Нурислам, әгәр дә дөньяга килү белән сиңа, менә син шушы елның шушы аенда, шушы көнендә үләсең, дип әйтсәләр, таныклыгыңа туган елың белән янәшә үләсе елыңны да язып куйсалар, нишләр идең?
— Белмим. Кызык нәрсә бу. Ләкин минем ул турыда уйлаганым булмады.
— Шул шул менә! Ә син, капкадан керүгә, авызыңны ерып, хәлләр ничек, дисең. Безнең хәлләрне күреп торасың бит: бер аяк — түрдә, бер аяк — гүрдә...
Нурислам капка төбендә Тимерханның исәнләшмичә, сүзсез генә борылып киткәнен, хәзер менә шуны искә төшереп, тагын бер кат чеметүен аңлады.
— Күчәсен белгәч, күңеле сынды авыл халкының. — Тимерхан өстәл астында мияулап торган песигә калҗа бирде. — Яңа поселок әйбәт нәрсә, әйбәтен. Тик менә гомер иткән нигезеңне ташлап китү, ай-һай, кыен. Халык бөтенләй чыгырдан чыкканчы күчеп буламы инде. Авыл ташландык хәлгә калып бара бит. Йорт-җирне, каралты-кураны карамыйлар. Кул селтәде дөньяга халык.
— Күп көтәсе калмаган, — дип тыныч кына җавап бирде аңа Нурислам. — Шулаймы, Ихтыяр?
— Тагын бер айдан, ай ярымнан Ял итү зонасы проектын тәмамлыйбыз. Әгәр дә Мәскәүдә раслата алсак, ел азагында, Яңа ел башларында, бәлки, райком бюросына да куеп булыр? Поселок язмышы шуңа бәйләнгән бит. Проектны раслатсак, эшләр гөрләп китәчәк. Баш архитекторның да кикриге бераз шиңгәндер, ул кадәр үк очып куна алмас.
Ишегалдына чыгып, бүрәнә өстенә утыргач кына, Нурислам тагын тынгысызлана башлады. Ул бер нәрсә турында сөйләргә тотына да, азагына җитмичә, кинәт кенә туктап кала, аннары бөтенләй бүтән нәрсә хакында сөйли. Ихтыяр аның нәрсәдер әйтергә теләп тә, шул сүзгә барып җитә алмыйча, изалануын күреп тора иде.
Болай гына кыюлыгы җитмәвен аңлады бугай Нурислам, мотоциклы янына чыгып, аракы алып керде.
— Саубуллашу хөрмәтенә бераз кабып алыйк әле, — дип, бүрәнә өстенә шешә белән стакан куйды ул.
— Синең мотоциклда кайтасың бар бит. Мин дә эчмим, атауда утырган көннән бирле авызга да алган юк. Анысы өчен дә шактый сүз ишетергә туры килде. Судка илткән язуында бөтенесен дә бик тәфсилләгәнсең бит. Минем салмыш булуны да әйтергә онытмагансың.
Нурислам соңгы сүзләрне ишетмәмешкә салынды, шешәнең бөкесен ачуында булды.
— Әй, төкергән ул кәҗә тәкәсенә! Кандидатскийны яклагач, чүплеккә ташлыйм мин аны, — дип сөйләнде ул.
Ихтыяр аның һәр хәрәкәтен күзәтеп торды, әтисенең өйдән чыгып килүен күргәч, гәүдәсе белән шешәне каплады. Нурислам ләззәт белән голт-голт китереп ярты стакан аракы салды да эчеп куйды, тагын салып, Ихтыярга сузды. Ул иренен дә тидермичә стаканны бүрәнәгә куйды.
Чынлап та, бераздан Нурисламның теле ачылды, кыюлыгы артты, йөзенә нур кергәндәй булды. Ул, тагын кыюлык өстәргә җыенып, стаканга үрелгән иде, кулыннан шешәне Ихтыяр тартып алды.
— Җитте! Фәннәр кандидаты була алмыйча, гап-гади Фа-рукшин килеш ычкынуың бар. Кәҗә тәкәсе бик пырдымсыз хайван ул.
— Әүлия! — дип мыгырданды Нурислам. — Бер рәхәтләнеп утырып та булмый синең белән.
Ул, холыксызланып, урыныннан сикереп торды да җил-җил атлап капкага таба китте. Ихтыяр аның артыннан иярде. Капка төбенә җиткәч, Нурислам Ихтыярның иңенә кулын куйды.
— Ташлама син мине, — дип, Ихтыярга инәлеп карады ул. — Ялгыз мин бу дөньяда. Бик ялгыз. Синнән башка беркемем дә юк минем. Сәбиләне дә тилмертеп бетердем. Янәшәмдә ул да булмаса, күптән чыгырдан чыгар идем инде. Тимә син... Сәбиләгә...
Шул сүзләрне әйтте дә, күзләренә килеп бөялгән яшьләрне күрсәтмәс өчен, тиз генә борылып мотоциклына атланды һәм ыргылып кузгалып китте.
Ихтыяр бары тик шунда гына Нурисламның ни өчен килгәнен аңлады. Өч айга Мәскәүгә китәсе булганга, аның күңеле урыныннан купкан, ул Сәбилә өчен борчыла, Сәбиләне бөтенләй югалтудан курка иде, күрәсең.

* * *
Нурислам Мәскәүдән атна саен хат язып торды. Хатларында күбрәк үзе турында, Мәскәү яңалыклары турында язса да, Ял итү зонасының проектын сорашса да, аның бөтенләй бүтән нәрсә өчен борчылуы һәр сүзеннән, һәр җөмләсеннән сизелә иде. Ихтыяр бөтен хатларга да җавап биреп барды, завод, төзелеш хәлләрен энәсеннән җебенә кадәр тезгәннән соң, иң азакта, сүз арасында гына, эше күплеген, беркемне дә күрмәвен әйтә. Шулай итеп, ул Нурисламның күңелен тынычландырырга тырыша, шулай итеп алар, бер-берсеннән тел яшергән кешеләр кебек, сүзсез генә аңлашалар иде.
Ә аның чынлап та үз борчулары муеннан. Заводтагы эш, проект артыннан чабулар янына соңгы арада туй мәшәкатьләре дә өстәлде. Ул әле һаман туй буласына ышанып җитми, Зәлиянең сүзләре, әти-әнисенең үгет-нәсыйхәтләре һәрдаим колак төбендә яңгырап, күңелен тынгысызлап торса да, алар турында уйламаска тырыша иде. Әйтерсең шулай итеп аны бөтенләй онытырга тели, көне-төне туй мәшәкатьләре артыннан чапса да, аның мәгънәсенә төшенмичә эшли, әйтерсең үз туена түгел, ә ниндидер бер якын кешесенең туена әзерләнә, шуның хәстәрен күрә иде.
Үткән айда Зәлия туйга аласы әйберләр исемлеген калдырып китте. Бер дәфтәр тутырып язган бу исемлеккә дөньяда булырга мөмкин әйберләрнең берсе дә кермичә калмагандыр. Ләкин иң катлаулысы алда булган икән әле. Туйга кемнәрне чакыру турында сүз чыккач, чак кына сүзгә килми калдылар.
— Беренчеләрнең барысын да чакырабыз, — дип хуҗаларча саный башлады Зәлия. — Аннары килеп...
— Нинди беренчеләрне ул тагын?..
— Билгеле, беренче класс укучыларын түгел. Аңламаганга салышып утырма, — дип дилбегәне кулга алды Зәлия.
— Күңелемә якын булмаган кешеләрне чакыра алмыйм мин, — дип каршы төшәргә тырышып карады Ихтыяр.
— Күңелеңә берни дә булмас, биш-алты сәгатькә түзәр. Туй синеке генә түгел, икебезнеке дә, — дип кырт кисте Зәлия һәм үзенең кай арададыр әзерләгән исемлеген өстәлгә китереп салды. — Аннары чиннары "баш" дип башланганнарын чакырабыз. Баш бухгалтер, баш экономист, баш инженер...
Ихтыяр аның кулындагы дәфтәрне ачу белән тартып алды да исемлектәге кешеләрне берәм-берәм сызарга тотынды.
— Баш инженер Шамкаев әфәнденең Ташлыяр авылы исеменнән күңеле болгана. Баш архитектор Урмановның башы әйләнгән чак... — дип үзалдына сөйләнә-сөйләнә исемлекнең яртысыннан күбрәген сызып ташлады ул. Исемлекнең ахырына җиткәч, аптыраган күзләре белән Зәлиягә күтәрелеп карады. — Башкалада торып, бу кешеләрне каян белеп бетердең? Мин үзем дә кайчакта бутыйм әле аларны...
— Ерактан яхшырак күренә, дип, әйткәнме әле бер шагыйрь. Син генә ул, кеше белән кешене аера белмичә, һаман шул исерек Нурислам артыннан тагылып йөрисең.
— Аларны нигә исемлеккә кертмәдең? — дип дәфтәрне актара башлады Ихтыяр. — Нурислам белән Сәбилә кайда?
— Нурислам да Нурислам! Бик якын итәсең икән, соңыннан үзләрен генә аерым чакырырсың. Әллә, эчеп, мәҗлеснең ямен җибәрүен телисеңме? Бөтен кешегә бәйләнеп, үз сүзен генә куәтләп утырачак бит ул анда. Айнык чагын күргәнем юк әле аның.
— Нурисламның әле беркемгә дә хаксызга бәйләнгәне юк. Эчү ягын да туктаткан, авызына да алмый хәзер.
— Каян беләсең? Сөекле хатынын берьялгызы калдырып, Мәскәүгә китте түгелме соң ул?
— Хатында язган, "баштанаяк эшкә чумдым, вак-төяк низаглардан, арзанлы интригалардан котылгач, күңелем тынычланып калды", дигән.
— Имидән аерганнар икән баланы! — Зәлия рәхәтләнеп кеткелдәп алды. — Тукран тәүбәсе. Аракының тәмен бер татыган кеше гомер буе туктый алмый ул.
— Эш аракыда гынамы монда, әллә... — диде дә Ихтыяр телен тешләде. Ул чак кына "Сәбиләдәме" дип әйтмичә калды.
Ләкин Зәлиянең сизгер карашы барысын да үтәли күреп, сизеп торган диярсең, ул үзенең сүзен нәкъ шуңа китереп ялгады.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Мирас - 17
  • Parts
  • Мирас - 01
    Total number of words is 4042
    Total number of unique words is 2160
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 02
    Total number of words is 3983
    Total number of unique words is 2084
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    64.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 03
    Total number of words is 4101
    Total number of unique words is 2066
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 04
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2132
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    54.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 05
    Total number of words is 4108
    Total number of unique words is 2110
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 06
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2087
    38.2 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 07
    Total number of words is 3907
    Total number of unique words is 2059
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 08
    Total number of words is 4007
    Total number of unique words is 2041
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 09
    Total number of words is 3999
    Total number of unique words is 2069
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 10
    Total number of words is 4066
    Total number of unique words is 2206
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 11
    Total number of words is 3988
    Total number of unique words is 2171
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 12
    Total number of words is 3940
    Total number of unique words is 2022
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 13
    Total number of words is 3970
    Total number of unique words is 2095
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 14
    Total number of words is 4028
    Total number of unique words is 2093
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    61.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 15
    Total number of words is 4011
    Total number of unique words is 1988
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 16
    Total number of words is 4058
    Total number of unique words is 2049
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 17
    Total number of words is 3923
    Total number of unique words is 2108
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 18
    Total number of words is 3970
    Total number of unique words is 1998
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 19
    Total number of words is 432
    Total number of unique words is 339
    52.1 of words are in the 2000 most common words
    66.7 of words are in the 5000 most common words
    72.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.