Latin

Мирас - 15

Total number of words is 4011
Total number of unique words is 1988
38.6 of words are in the 2000 most common words
55.6 of words are in the 5000 most common words
64.0 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Ул, учак янында утырганын онытып, хыялында үзенең егет чакларына әйләнеп кайттымы, әллә инде атауның котылгысыз язмышы белән килештеме — кинәт кенә сабырланды. Гүя Зыятдин карт моннан илле еллар элеккеге борчу-мәшәкатьләр, кайгы-шатлыклар белән яшәгән-яшәгән дә, кинәт кенә күзе ачылып китеп, үзенең хәзерге халәтен аңлаган, көрәшеп маташуның мәгънәсез икәнен төшенгән һәм каршысында торган котылгысыз ачы хакыйкатьне чарасыз кабул иткән иде.
Менә ул авырлык белән урыныннан торып, тегермән ягына таба китте. Тал башындагы каргалар каркылдашуын шомланып тыңлады, яргыч ишеген шыгырдатып ачып япты, су-шилканың күгәргән йозагын тотып карады. Ихтыяр исә күмер өстендәге шашлыкны әйләндерә-әйләндерә аның һәр хәрәкәтен күзәтте. Нурислам да тынып калган, аның йөзе учактагы күмер яктысыннан куркыныч кызыл төскә кергән иде. Зыятдин картның исә күңеле чынлап торып кузгалган, ул, җанына тынгылык таба алмыйча, кая бәрелергә белми йөри дә йөри. Ниһаять, ул учак янына килеп туктады да Нурисламның җилкәсенә таяк очы белән кагылды.
— Тегермәнгә, яргычка урын тапкансыз. Башыгыз эшли икән, булдыргансыз. Мине кая куярга булдыгыз соң? — Аның еламсырап чыккан әрнүле тавышында үпкә дә, рәнҗү дә бар иде. — Ресторан төбен каравылларга куясызмы?
— Анысы өчен кайгырма, бабай. Урамда калмассың, — дип тынычландырырга ашыкты аны Ихтыяр.
— Әтиең белән бер түбә астында яши алмыйм мин. Теләсә нәрсә эшләтегез, әмма аның сүзен җөпләп утыра алмыйм.
— Ә минем белән? — дип сак кына сорады Ихтыяр.
— Ә син үзең кайда яшәмәкче буласың?
— Анысын күз күрер.
— Күз күрер дә күз күрер! — Зыятдин карт ачуын Ихтыярга күчерде. — Әтиең сүзеннән чыга аласыңмы соң?
— Язга миңа фатир бирергә вәгъдә иттеләр. Күчәсеңме минем янга, бабай?
— Әтиең үз яныннан җибәрми сине. Әниең дә кайтуыңа сөенеп бетә алмый. Килен нәрсә дияр бит?
— Әгәр дә аларны ризалатсам?
— Күз күрер әле...
— Һем...
Дүртәүләшеп, тал башындагы каргалар куркырлык итеп көлеп җибәрделәр.

Бабасының кистереп каршы булмавын, әгәр дә ныклап кыстаса, күндерә алуын күңеле белән сизеп сөенде Ихтыяр. Ул аны атаудан китәргә теше-тырнагы белән каршы төшәр дип уйлаган, шуңа күрә бу сүзне кузгатырга кыймыйча йөргән иде. Күңеленә тулган сөенечне тыя алмыйча, ул, арадагы иң мул шампурларны ут өстеннән алып, берсен бабасына, икенчесен Сәбиләгә тоттырды.
Сәбилә шампур тимерен очлы башы белән җиргә кадап, ике кулы белән тезләрен кочаклады. Кисәк искән җил учактагы күмерләрне кызарткан саен аның күзләрендә дә шомлы кызыллык кабына иде.
— Тешем юк бит минем, үзегез генә ашагыз, — дип кеткелдәде Зыятдин карт. — Әллә миңа әнә теге чәйнәми йота торганны әзрәк кенә тамызасыңмы соң, улым? Беткән баш беткән, егерме ел тоткан уразаны бозыйм әле. Мондый егетләр, кызлар белән әллә тагын утырырга туры килә, әллә юк...
— Дөр-рес әйтәсең, бабай! — дип куәтләде аны Нурислам. — Болай булса, утырабыз әле синең белән! Ләкин бу атауда түгел, бүтән җирдә, шәһәрдә.
— И-их, имансызлар, — дип сузды Зыятдин карт һәм, йөзен бераз чытып торгач, рюмканы төбенә кадәр бушатып куйды.
Сөйләшеп, үпкәләшеп, бәхәсләшеп, тагын килешеп утыра торгач, бөтенләй башка уйлар, башка хыяллар белән янып яшәгән, дөньядан уен-кызык, көлке-кәмит эзләп кенә түгел, ә җир кайгысын, ил кайгысын кайгыртып борчылган шушы япь-яшь кешеләрнең дәрте аңа йога башлаган кебек булды. Ул, авыл белән, колхоз белән көрәшеп үткән елларын кызганып, бүгеннән үк башкача яши башларга, хәтта хәзердән үк шәһәргә күчеп китәргә ризалашыр сыман тоелды. Менә Зыятдин карт аякларын ипле итеп бөкләп чирәмгә утырды да калтыравык тавыш белән җыр башлады. Аннары, күңеле тулуданмы, әллә тыны бетепме, кинәт туктады, "и-их!" дип тирән итеп көрсенде. Аның күзләрендә яшь бөртекләрен күреп, Нурислам нишләргә белмичә, янынарак елышып утырды, кулы белән шешәгә үрелде.
— Юк, миңа җитте. Шунысы да каткан күңелне җебетергә җитте. Эчтәге бөтен нәрсәне урыныннан кузгатты, — дип сөйләнде Зыятдин карт.
Нурислам үз рюмкасын тутырды да ашыгып эчеп җибәрде. Ихтыяр, чирәмгә чалкан ятып, күзләрен күккә текәде. Йолдызлар, берсен-берсе уздырырга теләгәндәй, торган саен яктыра баралар, ай гына, алар янында үзенең зурлыгыннан оялгандай, кая кереп яшеренер урын таба алмыйча, як-ягына карана иде. Югары очта бер этнең бүредәй улаганы ишетелде. "Эт хәвеф килгәндә генә улый. Әллә Ташлыярның күченәсен белә микән?" — дип уйлады Ихтыяр.
Эт улавыннан өркепме, үзара гауга чыгыпмы, тал башындагы карга көтүе, зират каргаларына охшатып, дәррәү каркылдап алды. Ерактан, атау түреннән килгән кебек, Нурисламның аңлаешсыз җөмләләр тезгәне ишетелде. Сәбиләнең генә тавышы чыкмый, ул һаман сүзгә кушылмыйча, утлы күмергә карап онытылып утыра иде. Нурислам бераз сөйләнә дә, башкаларны көтеп тормыйча, үзенә үзе салып эчә, эчкән саен сүзчәнләнә бара, әле Зыятдин бабайны мактый-мактый кочаклап үбәргә маташа, әле Сәбиләгә карап кычкыра.
— Нигә сөмсерең коелды? Ихтыяр үпкәләттеме әллә? Исең китмәсен өч көнлек завод директоры сүзләренә! Без аның янына килмәдек, Зыятдин бабай янына килдек. Ул — буйдак, аның шул цемент чокырыннан башка бер нәрсәсе дә юк. Кеше белән аралашмый, ачылып сөйләшми. Чөнки алай яшәве уңайлырак. Кеше белән дуслашсаң, ул сиңа өстәмә мәшәкать тудыра бит. Аның турында уйларга, кайгыртырга кирәк була. Ә үзең генә — хөррият! Дуслар да юк, дошман да юк. Бары тик — үзең. Үзең, үзең!
— Кайтыйк инде, балалар көтеп арыганнардыр, — дип Сәбилә аның терсәгенә кагылды, ләкин ире борылып та карамады, Зыятдин бабайга нидер сөйләвендә булды...
— Ба-бай, син... ге-ни-аль-ный кеше! Мин синең турыда китап язам... Юк, докторлык диссертациясе язам! "Атау теориясе" дип аталачак ул... Сине мин ачтым, бабай... Яңа теория... Атауизм...
Нурислам Зыятдин картка таба кулларын сузып, торырга маташты да, капчык кебек яңадан җиргә авып төште.
— Арыган ул... Өйгә алып кереп яткырырга кирәк, — дип, Зыятдин карт Нурисламның башыннан сыйпады, уятырга тырышып, иңнәреннән селекте.
Ихтыяр аны култык асларыннан тотып торгызды да кочаклап өйгә кадәр алып менде, чишендереп караватка яткырды, эчәсе килеп уянса, дип, янына кружка белән су куйды. Аннары, утны сүндереп, ишегалдына чыкты, атлый-йөгерә тегермән янына төште. Бабасы хәлсезләнгән учакка карап берүзе моңаеп утыра иде.
— Сәбилә кайда? — дип кабаланып сорады Ихтыяр һәм яр буена йөгереп килде.
— Кайтып китте ул. Балалар өйдә үзләре генә калды, ди. Нурисламның җебеп төшүенә дә гарьләнде. Кич буена бер җылы сүз дә әйтмәде бит ул аңа. Акыллы гына егет үзе. Бөтен дөньяны кайгыртып сөйләшә, янәшәсендәге хатынының күңелен күрергә оныта. Хатын-кызның күңеле өрфия калынлыгы гына бит аның. Сәгать ничә әле, улым? Уникене уздымы? Нишләптер, Чулак Хәйретдиннәрнең әтәчләре кычкырмады... Төнге уникедә шәрран ярып кикрикүк әйтә торган гадәте бар иде. Әллә суйдылар инде. Әхмәт көндез инешнең теге ягыннан пычак тотып узды. Клубта да пәри туе ясамадылар бугай бүген шәһәрнекеләр. Төнге берләрсез туктамыйлар иде бүтән көннәрне. Ә-ә, Саимәне кияүгә чыга дигәннәр иде. Мөшкә Фәйзи кызын. Шул бит хәзер завклуб. Ачмагандыр.
— Сәгать беренче киткән, — дип көрсенде Ихтыяр.
— Сәбилә өчен борчылып торам әле. Юкка җибәрдем. Ерак китмәгәндер. Әллә артыннан барасыңмы соң, улым? Төн уртасында кыз бала юлына кем очрамас. Яңа шәһәрдә кешенең төрлесе бардыр.
Ихтыяр үзе дә Сәбилә артыннан йөгерергә атлыга, ләкин нәрсәдәр аны тыеп, туктатып тора иде. Бабасының сүзләрен ишеткәч, ул кинәт кенә җиңеләеп киткәндәй булды һәм, инешне чыгып, юлга туры кистереп йөгерде. Атау өстендә аның: "Киттем!" — дигән авазы гына эленеп калды.
Авыл башына чыгып җиткәндә, аны фараларын сүндергән машина узып китте дә күз күреме җитәрлек ара узгач, туктады. Кабина ишеге ачылып, машинага кемдер утырды. "Сәбилә", дип уйлады Ихтыяр һәм аякларын өстери-атлап барды. Кинәт кенә аңа бөтен дөнья бушап калган, мәгънәсен югалткан кебек тоелды. Машина озак бармады, басу уртасында туктады. Ихтыяр җан-фәрманга шунда таба йөгерде. Килеп җитәм, дигәндә генә, машина әрҗәсеннән ике егет сикереп төште дә аңа ташланды. Берсе, йодрыгы белән ияк астына китереп кундырды, икенчесе, кизәнеп, эченә сукты. Ихтыярның күз алдыннан утлы шәүләләр йөгереп узды, һәм ул йөзе белән бетон юлга капланды.
Аңына килгәндә, ул машина кабинасында утыра, Сәбилә йомшак куллары белән аның битендәге тузанны сөртә иде. Шоферны танып алгач, ул кан саркыган иреннәрен авырлык белән ачып, елмайгандай итте.
— Фаил, — дип шатланып пышылдады ул. — Син каян килеп чыктың?
Фаил нәрсәдер урлап тотылган кеше шикелле кызарынды-бүртенде, ләкин авызында аңлаешлы сүз әвәли алмады. Аның өчен Сәбилә җавап бирде.
— Син аны беләсеңмени? Теге бандитларны шушы шофер алып килгән инде.
— Нинди бандитларны? — дип сорады Ихтыяр. Ул әле һаман тулысынча аңына килеп җитә алмаган иде.
— Сине кыйнаган...
Ихтыяр шунда гына теге ике егетне искә төшерде, аптырап Фаилгә күтәрелеп карады.
— Кайда соң алар?
— Качтылар, — дип җавап бирде Сәбилә.
— Минем ни кирәгем чыкты икән соң аларга? Юлларына кайда аркылы төшкәнем булды икән?
— Белмим...
— Сезнең ирегез белән бутаганнар аны... — Фаил, йөзен яшерергә теләгәндәй, шакмаклы фуражкасын кашларына кадәр батырып киде, авызындагы кабызырга өлгермәгән сигаретын урталай сындырып тәрәзәдән ыргытты.
— Ә минем ирем нигә кирәк булган?
Ихтыяр, эшнең нәрсәдә икәнен бераз гына төшенә башлап, Фаилгә ярсып җикерде:
— Туктат машинаңны!
Машина теләр-теләмәс кенә туктап, мотор тавышы тынып калуга, ул Сәбиләне тупас кына читкә этәрде дә, Фаилнең якасыннан тотып, йөзенә китереп сукты.
— Сезмени әле ул Каенсар патриотлары? — дип еш-еш сулап тагын кизәнергә маташты ул.
Сәбидә аны шытырдатып кочагына алды да ычкындырмый торды. Ихтыяр, кочакта эреп, тынычланды. Сәбилә аннары, юри тупас кыланып, көч белән урынына утыртып куйды. Фаил башта нишләргә белмичә тик утырды, аннан авызындагы канны тәрәзәдән төкерде дә Сәбилә аша үрелеп, Ихтыярның якасыннан урап алды, шактый вакыт яканы җибәрми тотты, әмма сукмады. Яканы кулыннан ычкындыргач, ул еламсырап такмаклый-такмаклый сөйләргә тотынды:
— Нигә безнең авылны гына суга батырдыгыз? Нигә Сосновканы дамба корып саклыйсыз? Нигә Ташлыярны күчермиләр? Чөнки Сосновкада министрның әти-әнисе яши. Зиратларында министрның әби-бабасы күмелгән. Ә безнең әби-бабага сан юк. Ташлыярны күчертмәү — Нурислам белән сезнең эш. Авызын төясе бар әле ул елан телнең! Бәхете, бүген юлга чыкмаган. Сезгә дә чират җитәсе иде...
— Мин чиратны үткәрдем инде, алайса, — диде Ихтыяр. — Ә нигә бу турыда баштарак әйтмәдең? Авызыңа су кабып йөрдең? Алабута орлыгы кебек, кая барма, шунда күзгә керәсең бит үзең.
— Башта без бөтен авылларны да бер язмыш көтәдер, дип уйлаган идек. Соңыннан гына белдек: хәзер кешеләрне генә түгел, авылларны да аералар икән.
— Ә синеңчә, бөтенесе дә су астында калса, бөтен нәрсә берьюлы кырылып бетсә, яхшы буласы икән. И-их, Фаил, — дип якаларын төзәткәләде Ихтыяр. — Аңлыйм мин синең хәлне, ләкин детектив кинодагы шикелле авыл үчен кешедән алып йөрүең белән килешә алмыйм. Нишләсәң дә кайтмый инде хәзер Каенсар. Калганнарын саклау турында уйларга кирәк. Кызган баштан нәрсә эшләмәс кеше. Бер тотынгач, уптым-илаһи рәттән кырып барырга өйрәнгән бит безнең халык. Ә Каенсарның язмышына ни катнашы бар Нурисламның?
— Ул моннан берничә ел элек, төзелеш башлануның беренче көннәрендә үк, перспективалы һәм перспективасыз авыллар турында газетада мәкалә бастырган иде. Шул мәкаләсендә безнең авылны "перспективасыз" дип атаган. Егетләр җыелышып клубта укыдык без аны. Шул көнне кул астына эләккән булса, күрер иде күрмәгәнен... Кем хокук биргән аңа безнең авылны хөкем итәргә? Нинди җинаять эшләгән әле безнең авыл? Каян килгән прокурор ул?
— Каенсар зиратын сөрдерткән бульдозеристны да сез тәпәләдегезме? Тагын кемнәрдән үч алмакчы буласың инде, исемлегегез зурмы? — дип сорады Ихтыяр.
Фаил җавап бирмәде, Ихтыяр соравын кабатлады.
— Ул үзе гаепле... — дип авыз эченнән генә мыгырданды Фаил. — Тимәсен иде Хәйретдин бабайга...
— Бабайга нәрсә булган?
— Хәйретдин бабай айга якын зираттан чыкмый яшәде. Туксанның аръягында инде ул, акылы җиңеләя башлаганмы — "Авыл күчә" дигәнне зиратка күчә дип аңлаган бугай. Алдан ук үзенә урын алып куярга булган, ахры. — Фаил каш астыннан гына Ихтыярга астыртын караш ташлады. — Бульдозер килгәнне күрүгә, каршысына чыгып баскан. Трактор уңга борыла, ул да — уңга, трактор сулга каермак була — ул да сулга атлый. Шактый шулай бер-берсен үртәшеп бөтерелеп йөргән болар. Бульдозерчы егет түзмәгән, кабинадан сикереп төшкән дә бабайны күтәреп алып зират читенә чыгарып куйган. Ул кабинасына менеп утырганчы Хәйретдин бабай үрмәләп килеп бульдозер алдына чыгып яткан. Егет, бабайны куркытырга теләп, моторын үкертә-үкертә килә икән. Бабайга килеп җитәргә берничә сантиметр гына калгач, аның хәрәкәтсез ятуын күргән дә шыгырдатып тормозга баскан. Сикереп төшеп караса, Хәйретдин бабай үлгән.
— Ай буе нишләп зиратта йөрттеләр икән аны? Туганнары нәрсә караган?
— Ялгыз карт иде ул. Аннары күчәсе авылда кемнең кемдә кайгысы бар? Ата улны, ана кызны белмәде соңгы көннәрдә. Сугыш чыккан, диярсең. Халык ерткычланды. Хәйретдин бабайның үлүе турында кайсыдыр урамга чыгып кычкырган да, бөтен авыл белән зиратка йөгерделәр. Шәһәрдән милиция килеп өлгермәсә, белмим, исән калган булыр идеме икән ул егет.
— Тапкансыз үч алыр кеше. Аңа кушканнар. Сиңа кушсалар, син дә барыр идең.
— Юк, мин зиратка тия алмыйм. Куркам мин аннан, бер нәрсәдән курыкмыйм, ә зираттан куркам.
— Яшисең килә синең, шуңа куркасың, зираттан түгел, үлемнән куркасың. Урам хулиганнары сез! Бандитлар!
— Мин — пас, — дип ике кулын як-якка җәйде Фаил. — Башкалар өчен җавап бирмим, һәркемнең үз акылы. Ә мин уеннан чыгам...
— Әйдә, кабыз машинаңны, син урлап китәргә җыенган кәләшне өенә илтеп куябыз, — дип бер ачусыз гына эндәште Ихтыяр.
Машина туктауга, Ихтыяр Фаилгә кулын сузды.
— Егет сүзе бер булсын, моннан ары партизанлыгыңны ташлыйсың! — диде ул кистереп. — Гаврикларыңа да әйт. Ишетсен колагың! Ярый әле миңа эләктең. Нурислам булса, күрсәтер иде күрмәгәнеңне! Бу якларны сагынып хатлар гына язар идең аннары.
Фаил моңсу гына елмайды. Ихтыяр Сәбилә артыннан сикереп төште дә тузан туздырып китеп баручы машина артыннан йодрык күрсәтеп кычкырып калды...
— Кара син аны, ә... Хуш, авылым!
— Ә син нигә төштең? — дип сорады аннан Сәбилә, подъезд төбенә килеп җиткәч. — Хәзер нәрсә белән кайтасың инде?
— Белмим.
— Әйдә, керик, алайса. Бу килеш кеше күзенә күренсәң, Сәбилә өчен сугышкан дип иртәгә үк бөтен шәһәр күзеңне ачтырмас.
Ихтыяр бары шунда гына бөтен киеменең тузанга батканын, чалбарының тез турыннан ертылып чыкканын күрде. Ярылган ирене авырттырып тартыша, сөйләшергә комачаулый иде.
— Төнлә... кем күрсен... Өйгә кайткач, карармын... — дип авыз эченнән мыгырданды ул.
— Минем аркада шундый хәлгә калгансың икән, үзем кеше итәм инде сине, — диде дә Сәбилә аны җитәкләп икенче катка алып менде.
Аяк очларына гына басып аргы бүлмәгә уздылар. Сәбилә Ихтыярга Нурисламның халатын китереп тоттырды да балалар бүлмәсенә кереп китте.
Өй тып-тын, бары тик тәрәзә артында тонык гүләү авазы ишетелә һәм йолдызлы күк фонында төзелеш утлары күренә. Ихтыяр әле үзенең тузанга баткан киемнәренә, әле Нурисламның халатына карап миңгерәп торды. Моңа кадәр һәрчак үзенә тартып торган бу фатир аңа ят та, салкын да булып тоелды. Ул, ниндидер ярамаган эш эшләгән кеше сыман, үзеннән-үзе тартына, ләкин ни кылырга, ни чара күрергә белмичә, башын иеп диванда икеләнеп утыра иде.
— Китим мин, — дип арыган тавыш белән эндәште ул Сәбиләгә. — Никтер күңел тыныч түгел.
— Син түгел, әле һаман мин тынычлана алмыйм, — диде дә Сәбилә, аның янәшәсенә диванга килеп утырды. Кулындагы кәгазь тартманы ачып, дарулар актарырга тотынды. — Нәрсә уйлап тапканнар бит, ә! Кино карау файдасы инде бу.
Аларның авылын Нурислам белән син су астына җибәргән, дип уйларсың... Милиция нәрсә карыйдыр? Әллә төнлә урамга чыгарга шүрли инде алар?..
— Алар да үзләренчә хаклы инде. — Ихтыяр, төшендә күргән су асты авылын хәтерләп, тынып калды. Сәбиләгә бу турыда сөйләргә дә, сөйләмәскә дә белмичә, беркавым икеләнеп торды. — ГЭС салмыйча, бу шәһәрне, төзелешне энергия белән тәэмин итеп булмаганны аңларга да теләми алар. Су бастырмыйча гына төзи алмыйбыз шул әле. Алай төзергә өйрәнмәгән. Атлыгабыз, кабаланабыз. Бу егетләр түгел, утыз елдан артык колхоз председателе булып эшләгән әткәй дә кабул итә алмый әле ул ГЭСны. Җай чыккан саен гел шуңа каныга. "Сугыш вакытында утын булмагач, бөтен каралты-кураны, хәтта өйдәге жиһазларны да ягып җылынды халык. Бөтен дөньясы шып-шыр калсын, тик исән генә булсын, тик дошманга гына җиңелмәсен. Без дә хәзер иң уңдырышлы басуларны, билдән печәнле болыннарны ягып җылынабыз түгелме икән?" — дип сорады ул бер көнне миннән.
Төн уртасында икәүдән-икәү генә калып, шундый сүзләр тыңлап утыру Сәбиләгә гаҗәп тә, мәзәк тә тоела иде.
— Болай булсаң, утыз яшь тулганда беренче инфарктны алачаксың син... — Сәбилә, аның сүзен бүлдерергә теләгәндәй, юеш мамык белән Ихтыярның иреннәрен чылатты. — Каяле, берәр матуррак сүз чыкмас микән бу авыздан. Нурислам да төннәр буе фәнни трактатлары белән саташып тилмертә. Барыгыз да бер чыбыктан сөрелгән икән сез.
Сәбилә шулкадәр ягымлы итеп, күңелне иркәләп ачулана иде, Ихтыяр аны рәхәтләнеп тыңлады. Ул әкренләп үз гәүдәсенең җиңеләя баруын тойды, тәнен кызыштырып бербер артлы кайнар дулкыннар йөгереп уза башлады, куллары, аңа буйсынмыйча, ирексездән алга тартылды. Шулчак күрше бүлмәдә Рәйханәнеңме, Ринатныңмы саташып нидер кычкырганы ишетелде. Тавыш тынгач, икесе дә, суларга курыккандай шактый ара хәрәкәтсез утырдылар. Ихтыяр, гаепле кыяфәт белән сәер елмаеп, Сәбиләнең күзләренә карады. Куе-коңгырт күз карашында бераз курку да, гаҗәпләнү дә, менә-менә ташып чыгарга торган тыелгысыз хис тә, аңлатып һәм аңлап булмый торган астыртын киная дә бар иде сыман. Ихтыяр, баш әйләндергеч бу караштан качарга уйлап, күзләрен аның кулларына күчерде. Сәбилә, күңелне оета торган хәрәкәтсез тынлыктан котылырга теләп, кабаланып, аның иреннәренә йодлы мамык каплады. Ихтыяр сискәнеп китте, әчетүдән йөзе җыерылып килде. Ул Сәбиләнең кулын шытырдатып кысты да йодлы иреннәре белән сак кына бармакларыннан үпте. Сәбилә бөтен тәне белән калтыранды, беразга югалып калды һәм, бик тиз һушына килеп, кулын кисәк кенә тартып алды.
— Нурислам... — дип пышылдады Сәбилә.
— Ихтыяр минем исем...
— Беләм, беләм... Мин ул турыда түгел... Нурислам.... — дип йотлыга-йотлыга нидер әйтергә маташты Сәбилә, ләкин тамак төбенә килеп терәлгән төер ирек бирмәде.
— Мин китим алайса, — дип тагын торып басты Ихтыяр. — Көтәләрдер, борчылып торалардыр.
— Кем көтсен сине бу вакытта?! Бөтен дөнья йоклый хәзер. Теге бандитлар көтсә генә инде. Юк, юк, бу вакытта урамга чыгарып җибәреп, төне буе ут йотып чыгасым килми...
— Ә Нурислам? Ул нәрсә уйлар? — дип кырыс кына сорады Ихтыяр. — Болай да...
— Уйласа, кайтсын иде. Ул анда бер кайгысыз йоклап ята. Ә син аның өчен җәфа чигеп йөрисең.
— Нинди җәфа булсын! Бәлки, миңа шулай рәхәттер? Бәлки, мин махсус синең арттан килгәнмендер...
Сәбилә аңа җавап бирмәде, тавышсыз-тынсыз гына күрше бүлмәгә кереп китте.
Ихтыяр залдагы диванга сузылып ятты да ике кулын баш астына куеп, уйга чумды. Бүгенге көн аңа ел кебек озын булып тоелды. "Мәҗлес мин теләгәнчә барып чыкмады, — дип уйлады ул. — Бәйрәм ясый белмим икән мин кешегә. Эшләргә, эшләтергә өйрәнеп киләбез, ә бәйрәм ясарга маһирлык юк. Мәҗлестә дә гел эш турында сөйләшәбез. Димәк, авыллык чыгып бетми һәм бетмәс тә инде. Авыл халкы беркайчан да ял итә белми бит ул. Гомер-гомергә бөтен бәйрәмнәре эш белән бергә узган аларның. Каз өмәсендә иртәдән кичкә кадәр каз йолыкканнар, кич утырганда тула басканнар, җеп эрләгәннәр, челтәр бәйләгәннәр, аулак өйдә бөтен өйне җыештырганнар. Бәлки, дөрес эшләгәннәрдер? Эштән кызык тапкан алар, эштән бәйрәм ясаган. Ә без хәзер эшсезлектән бәйрәм ясыйбыз.
— Будильник куярга кирәк түгелме? — Күрше бүлмәдән Сәбиләнең тавышы ишетелде. Ул Ихтыярның борсаланып ятуын ишеткән, йокыга китә алмавын сизгән иде.
— Кирәкми, болай да уянырмын. Йокыга китеп булса.
— Кайчандыр булган иң-иң рәхәт бер вакыйганы уйла да кымшанмыйча тик ят. Йокыга киткәнеңне сизмәссең дә. Мин гел шулай итәм.
— Сер булмаса, ниндирәк иде соң ул синең иң-иң рәхәт чагың?
Сәбилә, әйтергәме, әйтмәскәме дигәндәй, шактый сүзсез торды.
— Урынсыз сорау бирдем бугай.
— Ир-ат аңлый торган нәрсә түгел ул. Ринатны тапкач, иң беренче тапкыр миңа күрсәткән чак. Андагы рәхәтне сүз белән генә аңлатып бетерерлек түгел. Шуңа кадәр бер атна йокламаган идем. Хәлсезлек белән рәхәтлек икесе бергә килеп кушылгач, күңел кошы күккә күтәрелеп очып китә икән. Ә син иң рәхәт чагыңны хәтерлисеңме?
— Әйе...
— Кайчан булды соң ул? Кайда булды?
— Бүген. Хәзер. Монда... — дип пышылдады Ихтыяр. Шулчак аның бөтен тәне, әле моннан берничә минут элек кенә булганча, рәхәт кымырҗып китте, күз алдына Сәбиләнең күккә күтәрелгән кошы килеп басты да галәмәт зур канатларын җилпи-җилпи аны да үз артыннан ияртте. Шул кош канатларында тирбәлеп бара торгач, ул йокыга талды.
Ниндидер сәер тавышка уянып китте Ихтыяр, сулышын тыеп, әле үзенең кайда икәнен дә аңламыйча, сагаеп калды. Бала елаганга охшаган өзек-өзек тавыш күрше бүлмәдән килә иде. Ихтыяр, Рәйханә саташадыр, дип уйлап, урыныннан торды да ишек катына килде. Караңгыда кармалана-кармала-на түргәрәк узды һәм, эшнең нәрсәдә икәнен төшенеп, баскан урыныннан кузгала алмыйча, бер урында катып калды. Сәбилә баштанаяк юрганга төренгән дә туктый алмыйча үкси иде.

* * *
...Ихтыяр уянганда, кояш инде уналты катлы йортлардан да югарырак күтәрелеп, сынаулы караш белән аның күзләренә карап тора иде.
Ул, урындык башында эленеп торган киемнәрен алып, ашыга-ашыга киенде. Киенеп бетергәч кенә, аларның чип-чиста һәм үтүкләнгән икәнен күреп, аптыраган кыяфәт белән як-ягына каранды. Кухняда таба чыжлаган тавыш ишетелә, бөтен өйгә тамак төбен кытыклый торган коймак исе таралган. Юынырга дип ванна бүлмәсенә үтеп барганда, ул әле йокыдан уянып җитмәгән карлыгулы ят тавыш белән Сәбиләгә эндәште:
— Хәерле иртә!
Эндәште дә, үзенең тупас тавышыннан үзе оялып, кыяр-кыймас кына аңа күтәрелеп карады. Сәбиләнең йөзе бөтен кухняга, кухняга гына түгел, бар дөньяга нур тараткандай, балкый иде.
— Хәерле көн, дисәң дә була инде.
— Шулай икән шул. Нигә уятмадың? Балалар кайда?
— Йоклыйлар. Шулкадәр рәхәт итеп йоклый идең. Уятырга кызгандым. Нәкъ сабый бала кебек инде, гөнаһсыз сабый бала кебек.
— Син кызгангансың да, өйдәгеләр кызганыр микән менә. Минем турыда ни уйларга да белмиләрдер инде.
— Бераз башларын ватсалар да ярар. Кадерең генә артыр. Әнә, Нурислам кайта да бугай...
"Нурислам кайта" дигән сүзләрне ишетүгә, ул кинәт кенә тынычсызлана, борсалана башлады. Сәбиләнең, аз гына да исе китмичә, һаман шулай кухняда тыныч кына әвәрә килүенә аптырап, кая сугылырга белмичә әле тәрәзә каршына барды, әле күлмәк якаларын бер эләктереп, бер ычкындырды.
— Өч чакрымнан ишетелә аның мотоцикл тавышы. Балачага сыман шул кәҗә тәкәсенә атланып йөрүен кайчан ташлар инде. Кешеләр янәшәңнән "Волга"да җилдереп үткәндә, тыр-пыр килеп тузан эчендә мотоциклда чап-чап та, аннары үзеңне хөрмәт итүләрен, синең белән хисаплашуларын көт.
Сәбилә, Нурисламның кайтуын өнәмәгәндәй, табадагы коймагын әйләндергән җайга үзалдына сөйләнде. Ихтыяр аның сүзләрен ахырына кадәр тыңлап бетермәде, балконга чыкты. Буш юл буйлап җан-фәрманга чабып килгән мотоцикл, өй каршына җитәргә берничә метр калгач, кисәк кенә туктады да, тирә-юнь яңадан тынлыкка чумды. Нурисламның шешенгән кызыл йөзенә карап, Ихтыяр арткы утыргычтагы кешегә игътибар итмәгән иде, аны күреп, танып алгач, йөрәге өзелеп төшеп киткәндәй булды һәм, аптырап, сүлпән генә кулын селкеде:
— Зәлия...
Ул Зәлияне күрүенә шатлана да, куана да алмый, аның шулай көтмәгәндә килүенә шаккатып, гаҗәпләнеп тик басып тора иде. Нурисламның, мотоциклын аягына бастырган арада, янтаеп, балконга күз төшергәнен күргәч, ул, аңардан качкандай, кухняга таба китте.
— Нурислам кайтты. Зәлия килгән, — диде ул, ниндидер зур бәла турындагы авыр хәбәрне җиткергән аваз белән.
Сәбилә, исе китмичә генә, табадагы коймакларны әйләндерүендә булды. Ләкин Ихтыяр аның күңеле эчтән актарылганын, менә-менә ычкынып китәргә торган пружинага охшап, бар хисләре тартылганын, күзләрендә кырыс һәм тәкәббер чаткылар кабынганын күрде. Ул аңа яратып һәм өзгәләнеп карап торды да артка чигенә-чигенә коридорга чыкты, авырлык белән генә тышкы ишекне ачты.
Зәлия баскычтан мышный-мышный йөгереп менде. Ихтыяр Зәлияне уңайсызланып кына, теләмичә генә кочагына кысты, бит очларына иреннәрен тидереп алды.
— Миннән качып котыла алмассың! — дип көлде Зәлия һәм бармагы белән Ихтыярның борынына авырттырып басты. — Конспиратив квартирадан гына түгел, җир тишегеннән дә табармын мин сине! Каяле, шома егет, иренеңә нәрсә булды синең?
Ишек катында сөмсере коелып басып торган Нурислам ялт итеп Ихтыярның иреннәренә карап куйды.
— Булды инде хәлләр. Соңыннан сөйләрмен, — дип акланырга ашыкты Ихтыяр...
— Юк, юк, соңыннан солы боткасы ашарбыз, ә хәзер миңа, алдарга өйрәнгәнче, чын дөресен сөйлә. Кем тешләде иренеңне? — Зәлия әллә инде Ихтыяр белән күрешүенә чынлап торып сөенә, әллә инде тырышып-тырышып уйный гына иде — моны сизүче булмады. Менә аның түгәрәк йөзе елмаю белән тулды, ул бер сәбәпсезгә көлә, шаяра башлады. Ләкин үзенең ясалма шуклыкларына, шаяруларына кушылучы булмавын, Ихтыяр белән Нурисламның да, беренче тапкыр күрешкәндәй, аптырап сүзсез торуларын күргәч, ул сабырланып калды һәм кухняга кереп китте.
— Без килүне көткәннәр монда!.. — дип, Сәбилә белән барып күрешкәч, гомер буе шушы фатирда яшәгән кеше сыман, бөтен бүлмәләрне йөреп чыкты, йоклап яткан балаларның башларыннан сыйпады, киштәдәге китапларны берәм-берәм алып карады. Үзе һаман сөйләнде. — Кичә килә алмадым. Самолетка билетлар булмады. Бүген дә әле көчкә биш тә кырык биштәге почта самолеты белән очтым. Ярый, таныш стюардесса туры килде. Килеп җитсәм, син өйдә юк. Атауга керсәм, анда ике буйдак каңгырап утыра... Поезддан калган пассажирлар, диярсең. Минем Ихтыярым сыната торганнардан түгел, берәр юньлерәк җиргә барып оялагандыр, мин әйтәм. Чыннан да шулай булып чыкты.
Ихтыярның, Зәлия сөйләгән саен, ачуы чыга, йөзе карала бара, бу кирәкмәс һәм урынсыз сүзләрне ишетмәс өчен, ул ванна бүлмәсенә дә, балалар янына да кереп карый, ләкин чәрелдек тавыш аны кайда да куып җитә иде.
Табын янында да берөзлексез Зәлия авазы гына яңгырап торды. Ихтыяр, бу уңайсыз хәлдән котылу өчен, сүзне бүтәнгә борырга тырышып карады, ләкин аны күтәреп алучы булмады, сүзе һавада эленеп калды. Аптырагач, ул Зәлия сүзенә катнашырга булды.
— Кичә кайтсаң, бергәләп бәйрәм иткән булыр идек.
— Кичә килгән булсаң, кунып китәр идең, диләрме әле?
— Зәлия бүлмәне яңгыратып көлде. — Зыян юк. Үткән эшкә
— салават. Безнең бәйрәмнәр алда әле.
— Нинди бәйрәм ул тагын? — дип кәефсез генә сорады Ихтыяр.
— Гомердә бер тапкыр гына була торган бәйрәм. Нәрсә, тел яшергән килен сыман утырма инде!
Моңа кадәр сөмсере коелып утырган Нурислам кинәт кенә уянып киткәндәй булды.
— Ай-һай, егетләр-кызлар! — дип торып басты ул. — Ял-гышмасам, туй турында сүз бара бугай монда. Ык-мык итеп утырма, егет! Туй булгач, туй!
— Туктагыз әле... Нинди туй ди әле ул? Зәлия — анда, мин
— монда. Фатир да юк. Эш муеннан, борылырга да вакыт юк.
— Туй булгач, барысы да булыр! — дип кулларын шапылдатты Нурислам. Аның сүрелгән күзләрендә очкыннар кабынды.
Ихтыяр, күзләрен тутырып, башта Нурисламга, аннары Сәбиләгә карады. Сәбиләнең йөзе тартышып куйды, шулай да ул елмайды да сүзгә кушылды.
— Мин шаһит булырга риза! Нигә сөмсерегез коелды әле? Шундый зур вакыйганы, кешеләрнең иң бәхетле, иң рәхәт чагын... — ул Ихтыярга яшен тизлеге белән карап алды, — билгеләп үтәргә кирәк! Юк, болай гына ярамый... Завод реконструкцияләү генә түгел инде бу сезгә! Мәхәббәт...
Сәбилә мини-бардан шәраб шешәсе алды, аны Ихтыяр алдына куйды.
— Ач, әйдә, кияү!
Сәбилә гомер булмаганча усалланган, ярсыган иде.
Ихтыяр сул кулы белән яңагына таянды да, шешәгә караган хәлдә, бер хәрәкәтсез тик утыруында булды.
— Кир-рәкми! — дип кулларын җәйде Зәлия. — һәр нәрсәнең үз вакыты.
Ул, исе китмәгән кыяфәт белән җырлагандай итте:
Үзе чакыра, үзе кача,
Галиябану сылуым-иркәм...
— Беркемнән дә качканым юк, — дип башын күтәрде Ихтыяр. Җыр сүзләрен үзенә кабул иткән иде ул. — Качсам да, үземнән генә качам. Качарга тырышам. Ә үзеңнән качып булмый. Зинһар өчен, тимәгез миңа! Бу дөньяда болай да адым саен кеше кушканны гына эшләп йөрим! Баш кода булуың өчен рәхмәт, Нурислам! Ләкин юкка тырышасың! Бу мәсьәләне ничек тә үзем хәл итәрмен. Киттек, Зәлия!
Нурислам аңа ашардай итеп карады да, бокалны тутырып шәраб эчеп куйды. Аннары, китегез, дигәнне аңлатып, өстәлгә капланып учлары белән башын кочаклады. Ул хәзер беркемне күрми дә һәм күрергә дә теләми иде.
* * *
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Мирас - 16
  • Parts
  • Мирас - 01
    Total number of words is 4042
    Total number of unique words is 2160
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 02
    Total number of words is 3983
    Total number of unique words is 2084
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    64.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 03
    Total number of words is 4101
    Total number of unique words is 2066
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 04
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2132
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    54.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 05
    Total number of words is 4108
    Total number of unique words is 2110
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 06
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2087
    38.2 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 07
    Total number of words is 3907
    Total number of unique words is 2059
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 08
    Total number of words is 4007
    Total number of unique words is 2041
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 09
    Total number of words is 3999
    Total number of unique words is 2069
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 10
    Total number of words is 4066
    Total number of unique words is 2206
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 11
    Total number of words is 3988
    Total number of unique words is 2171
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 12
    Total number of words is 3940
    Total number of unique words is 2022
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 13
    Total number of words is 3970
    Total number of unique words is 2095
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 14
    Total number of words is 4028
    Total number of unique words is 2093
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    61.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 15
    Total number of words is 4011
    Total number of unique words is 1988
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 16
    Total number of words is 4058
    Total number of unique words is 2049
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 17
    Total number of words is 3923
    Total number of unique words is 2108
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 18
    Total number of words is 3970
    Total number of unique words is 1998
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 19
    Total number of words is 432
    Total number of unique words is 339
    52.1 of words are in the 2000 most common words
    66.7 of words are in the 5000 most common words
    72.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.