Latin

Мирас - 13

Total number of words is 3970
Total number of unique words is 2095
37.3 of words are in the 2000 most common words
52.4 of words are in the 5000 most common words
60.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
— Урамга чыгып каравыл кычкырырлык та түгел. Ияләшеп киләм бугай инде әкренләп. Әйе, хәлләр шәптән түгел, ләкин балавыз сыгарга да җыенмыйм. Шәһәр төзү идарәсен производство берләшмәсе итеп зурайтырга, үзгәртеп корырга уйлыйлар бит, үзең беләсең. Менә шул форсаттан файдаланып, заводка тулысынча реконструкция ясарга иде. Директор теше-тырнагы белән каршы. Райком белән киңәштек, министрлыкта да каршы килмәсләр, дип уйлыйм. Бер ишектән борып чыгарсалар, икенчесенә керербез, туры юлны япсалар, әйләнеп үтәрбез.
— Зурдан купкансың син, егет. һәм дөрес эшлисең! Заводка башаяк кереп чумдым, дисең, алайса. — Нурислам, ияге белән учына таянып, шактый ара уйчан торды, аннары башын күтәрде. — Ә Ташлыярны нишләтәсең? Аны кемгә калдырасың? Шамкаев этләренә талатыргамы?
— Теге вакытта архитектура бүлегендәге таныш егетләр белән сөйләштем дигән идем бит. Алар кич калып та эшлиләр, шимбә, якшәмбедә дә киләләр. Мин дә көнаралаш кереп йөрим... Телисеңме, иртәгә бергә барабыз? Егетләр яшь, идея кирәк аларга, кыю фикер кирәк... Мин үземнекеләрне өләшеп бетердем бугай инде. Синең баш энциклопедия кебек бит.
...Утыра торгач, вакыт узганы сизелмәгән, сәгать төнге икене сукканны ишеткәч, Ихтыяр сискәнеп куйды да урыныннан торып китәргә җыена башлады.
— Беркая да китү юк, — дип кырт кисте аны Нурислам. — Соңгы арада әллә ничә егетне тотып тәпәләделәр. Беркөнне минем каршыга да чыкканнар иде, дружиначылар гына коткарып калды. Иртәгә иртән архитекторлар янына бергә барырбыз.
— Өйдәгеләр көтәдер...
— Елап утырган балаң, ажгырып торган хатының юк. Кайда барсаң, шунда — үз өең.
Ихтыярны залдагы диванга яткыргач, утны сүндерделәр.
Нурислам моңа кадәр булмаганча назлы итеп Сәбиләне биленнән кочты, чәчләреннән сыйпады һәм, күрәсеңме дигәндәй, култыклап йокы бүлмәсенә алып кереп китте.
Ихтыяр бик озак йокыга китә алмыйча ятты. Нигәдер аңа бүген бүлмәнең һавасы сулап булмас дәрәҗәдә авыр тоелды. Аптырагач, балконга да чыгып керде, киштәдәге китапларны да санап карады, әмма күңеле урынына утыра алмыйча, торган саен тынгысызлана гына бара иде. Күрше бүлмәдә Нурисламның өзлексез чыш-пыш килүе, Сәбиләнең вакыт-ва-кыт әкрен генә көлеп куюы колагын кытыклый, күңелен кымырҗыта иде. Ул, монда калуына мең дә беренче тапкыр үкенеп, тешләрен шыгырдатты, бер нәрсә дә ишетмәс өчен, баштанаяк бөркәнеп ятты.

* * *
Соңгы арада Ихтыяр баштанаяк завод мәшәкатьләренә кереп чумды. Ул иртәнге җидедән үк заводка килеп җитә, караңгы төшкәч кенә кайтыр юлга чыга. Моңарчы тыныч кына йөргән салмак холыклы егетне әйтерсең алыштырып куйдылар: Ихтыяр әле берсе белән кызып-кызып бәхәсләшә, икенчесен әрли, өченчесен күккә чөеп мактый, кемгәдер нәрсәдер исбат итә, кыскасы, үз сүзен сүз итмичә туктамый иде. Директор еш кына хастаханәдә ятканлыктан, бөтен эш аның өстенә төшә. Идарәгә дә, райкомга да ул чаба. Казанына, Мәскәвенә дә ул бара. Хәзер инде аны бөтен җирдә дә беләләр. Ул институтта укыганда ук партиягә кергән иде, монда парткомга сайлап куйдылар. Ихтыярның эше алга киткәнен, үзенең дә ныгып, төпле җитәкче булып өлгереп килгәнен тоеп, дәртләндереп торучылар шактый күренсә дә, көнләшеп, тәгәрмәчкә таяк тыгарга җай гына көтеп йөрүчеләр дә юк түгел иде.
Инде берничә ел буе Нурисламның канына тоз салган Шамкаев Ихтыярны да үз җәтмәсенә эләктерергә тырышып карады. Шәһәр төзү идарәсе производство берләшмәсе итеп зурайтылгач, масштаблар бермә-бер артты, йортлар төзү комбинаты оештырылды. Баштарак төрле сүзләр, имеш-ми-мешләр йөрсә дә, көне килеп җиткәч, Шамкаев бернинди гаугасыз-нисез шул комбинатның баш инженеры булып эшли башлады. Бетон заводы шушы комбинат карамагына кергәнлектән, Ихтыяр турыдан-туры Шамкаевка буйсына иде.
Заводны реконструкцияләү чорында продукция бирү күзгә күренеп кимеде. Көзге яңгырлар башланганчы эшне төгәлләү өчен сменадан соң калулар ешая барды. Ихтыяр бригадирлар белән киңәшә дә, аларның ризалыгын алгач, бу турыда өстәге башлыкларга хәбәр итеп тә тормый иде. Шамкаев моны каяндыр белеп алган. Администрация белән партком бергә җыелышып, ике сәгать буе Шамкаев куйган мәсьәләне тикшерделәр. Вакытлыча директор вазифаларын башкаручы баш инженерның "башбаштаклык белән шөгыльләнүе, үз белдеге белән тулы бер цехны эштән туктатуы һәм эшчеләрне сменадан соң калырга мәҗбүр итүе" турында Шамкаев төкерек чәчә-чәчә сөйләсә дә, аны күтәреп алучы булмады. Нәтиҗәдә, "Бетон заводы эшенә контрольне көчәйтергә" дигән карар чыгарып таралыштылар.
Ләкин Шамкаевның моның белән генә тынычланмасын, туктап калмасын Ихтыяр белә иде. Күңеле дөрес сизенгән икән, икенче көнне ул аны үзен генә чакыртты. Берни булмагандай, елмаеп каршы алды, шактый борычлы яңа мәзәк сөйләп көлде, аннары гына төп сүзгә күчте.
— Ихтыяр Тимерханович, — дип рәсми төстә башлады ул, — кичәге җыелыштан тиешле нәтиҗә ясагансыздырмы-юк-тырмы, белмим, әмма сезнең язмыш мине, төзелеш ветераны буларак та, дөнья күргән кеше күзлегеннән караганда да шактый нык борчый. Кичәге җыелыш та нәкъ менә шул максаттан чыгып үткәрелгән иде. Күргәнегезчә, сезгә беребез дә каты кагылмады, бары тик олыларча киңәшләр генә бирдек, мәсьәләгә ачыклык кына керттек. Ә теләгән булсам, зурга да җибәрергә мөмкин иде бит бу эшне. Әйе, сез энергияле, шактый төпле белемле, оештыру сәләтенә ия булган перспективалы белгечләрдән саналасыз хәзер. Ләкин болар барысы да якынча һәм абстракт төшенчәләр. Нигә шундый сез? Җавабы бик гади: чөнки без шулай саныйбыз, бүтәннәргә дә шулай дип әйтәбез. Идарә утырышында яисә райком киңәшмәсендә конкрет фактларга нигезләнеп бер тәнкыйть итеп чыгу җитә, һәм сез икенче көнне үк гап-гади бер эш атына әйләнеп каласыз. Әйткәнемчә, әлегә сез перспективалы белгечләрдән саналасыз. — Ул "әлегә" сүзенә аеруча басым ясап, шул төштә бармагын күтәреп әйтте. — Ләкин үзегездәге уңай сыйфатларга дөрес юнәлеш бирә белмәвегез аркасында, артык еш ялгышасыз һәм киләчәктә бу ялгышлар сезнең башыгызга тимер таяк булып килеп төшәчәк. Ихтыяр аны керфек тә какмыйча тыңлап утырды.
— Сезнең төп ялгышыгыз өч көнлек план, өч көнлек фәлсәфә белән яшәвегездә, — дип дәвам итте Шамкаев. — Алдан күрүчәнлек, ерак карый белү җитми сезгә.
"Бу инде берләшмә башлыгы да, Фаил дә түгел, "син" белән "сез"не бутамый", — дип уйлады Ихтыяр.
Баш инженер аталарча кайгырткан кыяфәттә һаман сөйли иде.
— Аңлыйм, хәлегезне дә, теләгегезне дә яхшы аңлыйм. Йөз метр араны тизрәк узып, финишка беренче җитәсегез, медаль аласыгыз килә сезнең. Яшь чакта үзем дә шундый идем. Тора-бара өйрәндем, медальсез яшәргә дә күнектем. Без эшлибез, бүтәннәр рәхәтен күрә. Әмма болар барысы да вакытлы тәтиләр генә. Тормыш спорт түгел, аңа йөз метрга гына йөгерүчеләр кирәкми. Тормыш итү, яшәү — марафонга йөгерү ул, гомер буе йөгерү. Ә сез, болай барсагыз, озакламый янып егылачаксыз.
— Ялкау алаша кебек гомерең буе терек-терек барганчы, сабан туе аргамагы сыман беренче килеп, янып егылуың яхшырак түгелме?
— Бик беркатлы фикер йөртәсез, иптәш Батыршин! Батырлык белән әтәчлекне аера белергә вакыт инде сезгә! Комбинатның таләбе шул: иртәгәдән үк завод планда каралган продукцияне йөз проценты белән чыгара башларга тиеш!
— Реаль булмаган таләпләрне үтәргә вәгъдә бирә алмыйм.
— Ул очракта парткомда сезнең персональ эшне куячакбыз! Сезнең аркада без төзелешне туктатып тора алмыйбыз. Сезгә дан өчен — завод реконструкцияләү, әтиегез өчен җимерелергә торган Ташлыяр авылы кирәк булса, безгә йортлар кирәк, безгә таш шәһәр кирәк! Аңладыгызмы, шәһәр кирәк! Завод кирәк!
— Заводны реконструкцияләү миңа түгел, шәһәргә кирәк. Ташлыярга да юкка каныгасыз. Иң авыр чакта ничә йөз эшчене кем үз куенына сыендырды? Ташлыяр. Үлгән кешеләрне әле һаман кая күмәбез? Ташлыяр зиратына. Продуктлар белән шәһәрне кем тәэмин итә? "Уңыш" колхозы, шул ук Ташлыяр кешеләре.
— Бездән Ташлыяр турында сорамыйлар, план сорыйлар, торак йорт сорыйлар!
— Әллә сез шәһәрне торак йортлардан гына гыйбарәт дип уйлыйсызмы? Археологлар борынгы шәһәрләрне эзләгәндә, иң элек нәрсәгә игътибар итәләр? Чүлмәк ватыкларына, каберлекләргә. Без монда чүлмәкне күп ваттык ватуын, күршеләрдән бурычка алган чүлмәкне. Инде ничә ел буе күршеләрдән плитә, субай ташыйбыз. Үзебездә эшләп булмый идемени аларны? Төзелеш башланганда ук боларның барысын да искә алган булсагыз, хәзер заводны реконструкцияләп торыр идекме?
— Авызыгызда сөт кипмәгән килеш акыл өйрәтеп утырасыз! — дип кычкырды Шамкаев. — Бала-чаганы эш башына утыртсаң, шул булыр инде ул. — Ул, кызып киткәнен чамалап, тавышын йомшарта төште. — Мин археолог түгел, төзүче һәм шуңа күрә иң элек төзелеш турында уйларга тиешмен. Аннары... үләргә җыенып торган кеше күренми әле монда, барысы да теше-тырнагы белән яшәргә тырыша. Үлә-нитә калсак, урын табылыр. Ә хәзергә зират турында уйлап утырырга вакыт юк, алга барырга кирәк. Поезд көтми.
— Шуңа күрә поездда яшәгән сыман яшибез дә. Ярты шәһәр вагоннардан гыйбарәт. Кая барып җитәрбез болай булса, шунысы гына билгеле түгел.
— Шуңа күрә дә иртәгәдән йөз процент план булырга тиеш, аңлашылдымы? Поезддан төшеп, шәһәрдә яши башлау өчен.
— Бүгенге темп белән эшләсәк, сентябрьгә реконструкцияне төгәллибез. — Ихтыяр һаман баш инженерны ышандырырга тырыша иде. — Аннары продукция бирү өч тапкырга артачак. Күршеләргә йөз ертып барулар да кимиячәк, күпме машина бушаячак. Әгәр көзгә кадәр өлгермәсәк, яңгырлар, суыклар башлангач, тагын өстәмә кыенлыклар килеп чыгачак. Аннары язга кадәр сузылачак ул.
— Теләсә нәрсә эшләгез, ләкин квартал планын өзәргә беркемнең дә хакы юк! Бер Батыршинның сүзе — сүз, эше — эш булсын, дип меңләгән кешене премиясез калдыра алмыйбыз.
Ихтыяр урыныннан сикереп диярлек торды да, саубуллашмыйча, кабинеттан чыгып китте.
Урамда кояш нурларыннан күзләр чагыла, тирә-юнь рәшә дулкынында тирбәлә иде. Ул шактый вакыт тәгаен бер карарга килә алмыйча, кая барырга белмичә урам читендә таптанып торды. Аннары сәгатенә карап алды да олы-олы адымнар белән, әтисе кебек ике кулын артка куеп, райком бинасына таба атлады.
Райкомның төзелеш бүлеге мөдире аны игътибар белән тыңлады. "Мәсьәлә чыннан да катлаулы икән", — дип кат-кат башын селкеде дә, бераз көтеп торырга кушып, кабинеттан чыкты. Ун минуттан ул кабаланып керде һәм каушаган тавыш белән ярым пышылдап:
— Сезне Беренче чакыра, — диде.
Ихтыяр ниләр сөйләргә, сүзне нидән башларга белмичә, борчыла-борчыла баскычтан икенче катка күтәрелде. "Иң элек заводтагы обстановканы аңлатам, бүгенге хәлен һәм перспективасын сөйлим, аннары конфликтларга күчәм", — дип уйлады ул һәм кара күн белән тышланган калын ишекне сак кына ачты.
— Кәефләр ничек? Кайда торасың? — дип сорау бирүдән башлады секретарь сүзен.
— Әйбәт. Хәзергә әтиләр белән яшим, Ташлыярда.
— Ә-ә, әйе, син Ташлыяр кешесе бит әле, бу якларның хуҗасы. Туйны кайчан ясыйбыз соң?
— Анысы миннән генә тормый, — дип, Ихтыяр бурлаттай кызарды.
Беренче, кәнәфигә аркасын терәп, хәйләкәр елмайды.
— Кемнән тора соң? Без сиңа ничәмә йөз кеше эшли торган заводны ышанып тапшырдык, әтиләре бер бөртек кызларын бирергә дә икеләнәме? Бирмәсәләр, каерып алырга кирәк! Шамкаев булып Шамкаевка баш бирмәгәнне, яраткан кызыңны үз яныңа килергә күндерә алмыйсыңмы? Килсен, аңа да эш табарбыз.
Туп кебек түгәрәк һәм җитез гәүдәле, ачуланып сөйләшкәндә дә ирененнән елмаю китми торган якты йөзле, тере күзле бу кеше аның бар фикерләрен, уй-хыялларын да белеп торадыр кебек. Ихтыяр кабинеттагы бер нәрсәне дә күрми, бары тик Рим Идиятовичны гына тыңлый, аны гына күрә иде.
— Заводны реконструкцияләп бетергәч, туеңа чакырасың! Килештекме?
— Шамкаев мине тиз генә өйләндерергә уйламый әле...
— Йөксез ат ныграк чапканны белә ул, — дип тагын балкып елмайды Рим Идиятович һәм сиздермичә генә төп темага күчте: — Соңгы айда планны ничә процентка үтәдегез?
— Алтмыш бер...
— Бу айда күпме булыр?
— Илле-алтмыш тирәсе...
— Димәк, төзүчеләр юкка чаң сукмый. Димәк, план кычкырып яна, дигән сүз. Болай эшләсәк, озакламый завод белән шәһәрне сугыштыра башлыйбыз. Китүчеләр армиясе дә ишәячәк. Реконструкцияне кайчан тәмамларга уйлыйсыз?
— Бер айдан, иң күбе — ай ярымнан... Сентябрьдә. Билгеле, әгәр дә бүгенге темп белән эшләсәк һәм комачаулаучы булмаса.
— Комачау итүчеләр булыр. Аларны җиңә белергә кирәк. Бер нәрсәне дә тәлинкәгә салып китереп бирмиләр. Аңлат, ышандыр!
Ихтыяр Беренче янына нигә кергәненә үкенә башлады, "Кая барсаң да шул бер сүз, — дип уйлады ул. — Бөтенесе дә кайгырта, бөтенесе дә синең кәеф белән, язмыш белән кызыксына, конкрет ярдәм күрсәткән кеше генә юк".
— Стенага китереп терәдең. Идарәне дә, заводны да. Нишләргә? Ничек бу хәлдән котылырга?
Рим Идиятович пеләшен кулъяулыгы белән сыпыра-сы-пыра кабинет буйлап йөри. Менә ул барган җирдән кинәт кенә туктады да уң кулын югары күтәрде.
— Димәк, бүгенге көндә ике төзелеш оешмасы заводка реконструкция ясалганны көтеп, сырт кыздыра. Болай булмый. Булмый!
— Реконструкция беткәч, эш күләме күзгә күренеп артачак.
— Беткәч артыр, артуын. Ә менә хәзер нишләп тик ята алар?
— Тик ятмасыннар. Безнең заводка килсеннәр. Бездә эш җитәрлек, — диде Ихтыяр һәм, Беренченең җавабын көтеп, тын калды.
— Монда нидер бар. Үзем дә шулай уйлап, икеләнебрәк тора идем. Димәк, синең фикер дә шундый. Ә түләү мәсьәләсен ничек хәл итәсез?
— Анысын килешербез. Ләкин моның белән генә тупиктан чыга алмыйбыз. Төзелешне бөтенләй туктатырга ярамый, кешеләр фатир көтә, завод нигезенә субайлар кирәк.
— Ике көймәнең койрыгын берьюлы тотмакчы буласың инде. Хәйләкәр, болай барсаң, атаңнан да уздырырсың. Төзелеш тә туктамасын, заводка реконструкция дә ясалсын, җитмәсә, өстәмә көчләр дә ярдәмгә килсен. Әйбәт, әйбәт! — дип өстәл артына кереп утырды Беренче. — Тәртәне оста каерасың.
— Бетон заводы — төзелешнең йөрәге бит ул, аннан башка беркая барып булмый.
— Яшьлекнең ялгышы да, көче дә шундадыр инде. Бары тик яшьләр эшләгән эш кенә мөһим, бары тик алар гына дөнья кендеге! — Беренченең сүзләрендә кайгырту да, шелтәгә охшаш киная дә бар иде. — Ә бүтәннәр вак-төяк белән шөгыльләнә, алар көтеп торса да ярый. Үз-үзеңне хөрмәт итү, үз эшеңне ярату — яхшы нәрсә, әмма күршеләрне дә онытырга ярамый. Тирә-юнен хәерче баскан байның беркайчан да мантымаганын беләсеңме син? Иртәме-соңмы шул хәерчелек аңа да йога. Чөнки тегеләр моны күралмый башлый, аяк чала, тегендә-монда йолыккаларга гына тора. Үзеңне яратырга, күршеләрне хөрмәт итәргә кирәк ди торган иде бер кеше. — Рим Идиятович җиңел хәрәкәт белән кызыл телефон трубкасын күтәрде. — Сеңелем, тиз генә күршеләрне тоташтыр әле, — диде ул һәм шунда ук Ихтыярга сорау бирде: — Сентябрь — реаль срокмы?
— Эшкә аяк чалмасалар, реаль.
— Һаман шул сүз. Шамкаевны әйтәсеңме? Ул да үзенчә хаклы. Аңа план кирәк. Без аңардан таләп итәбез, ә ул — сездән. Ләкин коры таләп итү генә аз, бергәләп хәл итәргә кирәк проблемаларны. Ал-ло, ал-ло! — Ул, каршысына иң якын кешесе килеп баскандай, телефон трубкасына елмайды. — Исмәгыйль Гәрәевичмы? Хәлләрегез ничек? Безнең дә түзәрлек. Ләкин түземнең дә чиге була бит. Безнең хәлне тагын да яхшырту өчен сезнең ярдәм кирәк. Әйе, әйе, көймә комга терәлде. Бетон заводын яңартабыз. Күптән кул җитми тора иде. Төзелеш туктады. Субайлар җитми. План кычкырып яна! Беләм, үзегезнең хәлләрнең дә җиңелдән түгел икәнен беләм, ләкин безнеке архикатлаулы. Безгә әле бергә яшисе. Йомышыгыз төшкәндә сезне дә борып җибәрмәбез. Бер айга гына. Сентябрьдә өлгертәбез. Ярый, алайса, иртәгә баш инженер Батыршинны җибәрәбез. Директор больницада. Авыртмаган җире юк аның... Рәхмәт сезгә, коткардыгыз.
Трубканы куюга, Беренче, җиңел сулап, Ихтыярга карады. Ул елмая иде.
— Аңлашылдымы? Иртәгә иртүк күршеләргә барасың, үзеңә кирәкне алмыйча кайтма. Калганы синнән тора.
Кабул итү бүлмәсендә утыручылар, Ихтыярның тир бәргән алсу йөзенә, колак читләренә кадәр ерылган авызына карап, сәерсенеп пышылдаша калдылар, ул абына-сөртенә коридорга чыкты да хәлсезләнеп тәрәзә яңагына барып сөялде.
Әле генә төрлесе -төрле якта тәртипсез чәчелешеп яткан йортлар хәзер аңа кул сузымы җитәрлек арада якынайганнар да, бергә җыелып, тирәсендә әйлән-бәйлән уйныйлар кебек тоелды. Ул аяк астыннан шуышырга маташкан җиргә ныграк басарга тырышып атлый, каядыр барырга, кемгәдер шатлыгын сөйләргә ашыга, аның күңеле ашкына, аның бар хисләре урыныннан купкан иде.
Ихтыяр, тынычланырга тырышып, елга буена төште, чүгәләп битен юды, су коенырга уйлаган иде, нидер исенә килде, ахрысы, дулкын ярып барган "Метеор"ны күзеннән уздырып җибәрде дә ашыга-ашыга идарәгә таба китте.
Шамкаев аның ишек шакып та тормыйча, атыла-бәрелә килеп керүенә гаҗәпләнмәде, башын күтәреп, урындыкка күрсәтте.
— Август ае өчен төзелешкә нинди материаллар һәм күпме кирәк булачак? — дип рәсми тон белән сүз башлады Ихтыяр.
Шамкаевның йөзе үзгәрмәде, хәрәкәтләре дә һәрвакытта-гьгча салмак һәм илтифатсыз иде.
— Менә, монда барысы да язылган, — диде ул. — Артыгын сорамыйбыз.
— Мин иртәгә күршеләргә барам.
— Беләм, — диде башын күтәрмичә генә Шамкаев. — Яхшы хәбәр тиз йөри бездә. Күршедән хәер сорарга калдык. Ярый, сезнеңчә булсын.
Бу сүзләрне ул теш арасыннан сыгып, зәһәрен кушып әйтте, үзенчә эшли алмавына, шушы япь-яшь егетнең өстен чыгуына җаны әрни, кимсетелгән горурлыгы күңелен талкый иде аның.
Иртән эшкә килүгә, кабул итү бүлмәсендә иңнәренә фотоаппаратлар, кинокамералар, төрле сумкалар аскан кешеләрне күргәч, Ихтыяр уңайсызланып калды. Кичә аңа республика телевидениесеннән корреспондентлар киләсен хәбәр иткәннәр иде. Ул ризалык бирмәде, әлегә мактанырлык нәрсә юк, дип трубканы куйган иде.
— Килгәнсез икән, керегез, — дип ишекне киереп ачты ул.
— Узыгыз.
Күн пинжәк кигән ике ир өстәлнең як-ягына утырып, сүзсез генә сумкаларын ачтылар, аппаратларын көйли, яктырткычларын куя башладылар.
— Телсезләр өчен тапшыру әзерләмисездер бит? — диде Ихтыяр һәм, тегеләрнең җавап кайтармауларын күргәч, бер читтә уңайсызланып басып торган кызга күз ташлады. Сабыйлык чыгып бетмәгән йөзенә, нидән сүз башларга белмичә, күлмәк төймәсен боргалап торуына караганда, ул телевидениедән түгел, күршедән йомыш белән кергәнгә охшабрак тора иде.
Ниһаять, кыз телгә килде.
— Сезнең заводның бүгенгесе һәм киләчәге турында тапшыру эшләргә уйлыйбыз, — дип оялып кына сүз башлады ул.
— Бүген түгел, бүген интервью гына алабыз. Безнеңчә әйткәндә, пробная съемка була. Разведка.
— Разведкага батырларны гына җибәрәләр, — дип өстәл артына барып утырды Ихтыяр.
— Бу әле минем беренче тапшыруым. Гаҗәпләнмәгез, зинһар.
Ихтыярга кыен булып китте, ул ияге белән учына таянып, кызыксынып карады.
— Без сезгә сораулар бирербез, дөресрәге, мин сорау бирермен, сез завод турында сөйләрсез. Әзерме? — дип күн пинжәкләргә карады кыз. — Әзер булсагыз, башлыйбыз. Иптәш... — Ул иелеп, уч төбендәге кәгазьгә карады. — Иптәш Батыршин, сез заводның директоры буларак...
— ...Баш инженеры буларак, — дип төзәтте аны Ихтыяр.
— Иптәш Батыршин, сез заводның баш инженеры буларак, — дип яңадан башлады хәбәрче, — үзегезнең төп вазифагызны нәрсәдә күрәсез?
Ихтыяр уйланып та тормады, ятлаган текстны сөйләгән кебек, тиз-тиз генә тезеп китте:
— Исәнмесез, хөрмәтле тамашачылар! Бетон заводыннан тапшыруыбызны башлыйбыз...
— Ә-әй, бөтенләй истән чыккан, боларын мин әйтергә тиеш идем, — дип уңайсызланды кыз.
Кыз соравын кабатлады. Ихтыяр, инициативаны үз кулына алмаса, болардан көне буе котыла алмасын аңлап, җитдиләнгән иде.
— Теләсә кайсы предприятие, завод өчен иң мөһиме — коллектив, аның кешеләре. Коллективны оештыра белү, һәркемнең нәрсәгә сәләтле икәнен ачыклау — мин үземнең төп бурычымны шулай аңлыйм.
— Сезнең заводта реконструкция эшләре бара. Сез җиһазларны гына яңартырга уйлыйсызмы, әллә коллективны да яңабаштан җыярга исәплисезме? Яңа техника белгечләрдән өстәмә белем, эшкә яңача караш, яңа психология таләп итәчәк. Бу проблеманы ничек хәл итәргә җыенасыз?
— Беренчедән, заводны эшчеләр үзләре яңарта, яңа технология белән танышып, аңа ияләшеп өлгерә, реконструкция чорында ук белемен яңарта, икенче төрле итеп әйткәндә, кыска сроклы курслар үткән сыман була.
— Димәк, сез производство мәйданнарын киңәйтү хисабына продукция бирүне арттырырга уйлыйсыз?
— Ул гына түгел, — Ихтыяр чәчен артка сыйпап куйды. — Иске технологияне яңага алыштыру, тулысынча диярлек автоматикага күчү, эшчеләрнең хезмәт шартларын яхшырту, производство белән идарә итүне камилләштерү...
— Сез авыл төзелешен дә материаллар белән тәэмин итәргә тиешме? Авыл төзелеше ничә процент тәшкил итә?
— Кызганычка каршы, бер процент та тәшкил итми. Без аларга неликвидларны, димәк, кондициягә җитмәгән продукцияне генә җибәрәбез. Ә үзебез алардан иң югары сортлы продукция таләп итәбез. Киләчәктә авыл тулысы белән безнең карамакка күчәргә, шәһәрнең азык-төлек фабрикасына әйләнергә тиеш.
Корреспондент кыз, Ихтыярның тавышы күтәрелгәнне сизеп, микрофонны читкәрәк күчерде дә, аны бүлдереп сорау бирде.
— Без темадан бераз читкә киттек. Тагын завод цехларына әйләнеп кайтыйк әле.

Ихтыяр сәгатенә карады да, тизрәк бу әңгәмәнең очына чыгарга уйлап, ашыга-ашыга сөйләргә тотынды. Ул сөйләгән саен хәбәрче кызның кыюсызлыгы кими, аның кыюсызлыгы кимегән саен, Ихтыярның да тавышы көрәя бара иде.
— Соңгы сорау, — диде, ниһаять, кыз, вакытлары чыкканга ишарә ясап. — Димәк, шушы завод шәһәрне төзегән, шушы завод кешеләре бүген дә шәһәрнең нигезен кора, стеналарын күтәрә һәм, иң мөһиме, ул киләчәктә тагын да зурая, яңара. Заводның киләчәге турында берничә сүз әйтә алмассызмы?
— Заводның киләчәге турында мин әйтеп үттем инде. Безнең завод белән кызыксынган кешеләрне үзебезгә чакырабыз. Килсеннәр, күрсеннәр, ошатсалар, бәлки, бөтенләйгә монда калырлар. Бүгенге тапшыру ничек килеп чыккандыр, белмим, әмма шуны яхшы беләм һәм чын күңелдән ышанып әйтәм: завод менә дигән булачак!
Соңгы сүзләрен әйткәндә, Ихтыяр уң кулын югары күтәреп, баш бармагын тырпайтканын сизмичә дә калды.
— Егерме бишенче августта заводны җибәрергә уйлыйбыз. Рәхим итегез! — дип кабул итү бүлмәсенә кадәр корреспондентны озата чыкты. Караса, креслода Нурислам утыра.
— Ашыгыч эш бар, — диде ул исәнләшүгә үк, ләкин кабинетка кергәч, нәрсәдән башларга белмичә, бер ноктага текәлеп тик утыруында булды. Ул озын юл үтеп хәлдән тайган юлаучыга охшый иде.
— Йә, сөйлә, нәрсә булды?
— Китәм мин, Ихтыяр, — дип авыр сулады ул. — Булмый монда. Кая барма — бүрегә караган шикелле карыйлар. Арыдым мин.
Ихтыяр аның шешенке күз кабакларына, күмгәкләнә башлаган йөзенә, өстәл өстендә бертуктаусыз тыпырдаган бармакларына карап, беркавым тын торды.
— Менә сиңа иске авыздан яңа сүз! Ай-һай, бик иртә корал ташлыйсың, — дип кыза барды ул. — Кая китмәкче инде исәбең!
— Үзем укыган институтка аспирантурага чакыралар. Яклый алмыйм мин монда кандидатскийны. Яклатмыйлар аны миңа монда. Ничәмә-ничә мең эшче, инженер арасында бердәнбер кешенең фән белән шөгыльләнеп, югары материяләр турында фәлсәфә сатуы ят та, чит тә, кирәксез дә тоела аларга. Сарык көтүенә ялгыш килеп эләккән кәҗә кебек аптырап йөрим шунда.
— Әле барысы да әйбәт кенә барган сымак иде бит. Кайсысы тешләде?
— Баш архитектор диссертациягә кара мөһерен суккан, бөтенләй җимереп, туздырып рецензия язган.
— Син моңа башта ук әзер булырга тиеш идең. Тапкансың шаккатыр нәрсә! Берәү каршы икән, унысы яклап чыгар. Бу турыда җитәкчең беләме?
— Юк. Рецензияне кичә генә күрдем. Барыбер китәргә кирәк миңа. Өйдәгеләр дә бераз хәл алыр.
— Нигә дип җебеп төштең әле син? Кемгә кемгә, ә сиңа һич тә килешми. Кая китмәкче буласың? Ә Ташлыяр, Ял зонасы нишли? Минем берүземә ташлап калдырасыңмы аларны? Сәбидә нәрсә ди? Сәбидәгә әйттеңме соң әле бу турыда?
— Үзем дә рецензия турында кичә генә белдем... Өйдә кунмадым мин бүген. Кайтсаң, тагын тавыш, тагын күз яшьләре... Әйдә, бергәләп кайтыйк әле, син барда алай күтәрелеп бәрелә алмас.
Нурислам, аның күңелендәге бар уйларын белергә теләгәндәй, сөзеп карап торды.
— Юк, бара алмыйм, — диде Ихтыяр. — Берничә көннән заводны җибәрергә исәплибез. Көн дә, төн дә эшлибез. Гафу ит, башка вакытта. Бу юлы үзең генә ерып чыгарга тырыш. Мин үзем бернинди трагедия дә күрмим монда, чыннан да, арыгансыңдыр син, кайтып ял ит.
— Трагедия... — дип авыз эченнән мыгырданды Нурислам. — Трагедия кара атка атланып каршыга чабып килми ул, трагедия күренмичә йөри. Шуңа күрә аның белән көрәшү дә авыр. Трагедияне чит-ят кеше китерми, синең авырткан җиреңне яхшы белгән кеше китерә.
— Үз гаебеңне кешедән эзләмә. Кешенең бәхете дә, хәсрәте дә үз кулында. — Сәбилә үзенең туган көнендә шушы ук сүзләрне әйткәнне искә төшерде Ихтыяр.
— Сиңа рәхәт, синең акылың һәрчак аек, барыр юлың туры. Ярый, сау бул! Мин сиңа бөтенләй бүтән мәсьәлә белән кергән идем, анысы турында башка вакытта сөйләшербез.
Нурислам башын иеп салмак кына атлап чыгып китте, Ихтыяр аны туктатмады, беренчедән, әгәр дә сүз озынга сузылса, бу күңелсез әңгәмәнең ахыры тагын да күңелсезрәк бетәсен сизә, икенчедән, өсте-өстенә өелгән эшләр көтеп тора иде.
Ләкин ул әле шактый вакыт күңелен тәртипкә китерә алмыйча, кабинет буйлап арлы-бирле йөрде, әйтерсең Нурислам махсус аның тынычлыгын алырга кергән, үзенең бөтен борчуларын аңа калдырып киткән иде.
Соңгы арада Ихтыяр үз-үзен кулга алырга, хисләрен тыя төшеп, Нурислам әйтмешли, аек акыл белән яшәргә тырыша иде. Сәбиләнең туган көнендә куна калып, төне буе күзенә йокы кермичә, газаплы уйлар белән борсаланып ятканнан соң, аларның өенә булдыра алганча сирәгрәк йөрергә карар кылды ул. Барган чакта да хәл-әхвәл сорашып бераз гына утыра да балалар бүлмәсенә кереп китә. Ринат белән Рәйханә, аның килүен генә көтеп торгандай, куана-куана сикерешергә тотыналар, муенына килеп сарылалар. Ул, уңайсызланып, алар белән олыларча җитди итеп сөйләшергә тырыша. Ләкин балаларның моңа исе дә китми. Сәбилә аларны бераз орышып та карый, үзенә игътибар итүче кеше күрмәгәч:
— Сез бала-чага белән сөйләшеп торган мин җүләр, — дип кул селтәп чыгып китә.
Күрше бүлмәдән аның үзалдына сөйләнгәнен ишетеп, Ихтыяр сагаеп кала:
— Көне буе Ринаты өйдә берүзе, эштән караңгы төшкәч кенә кайтабыз, ә ул, ут яндырырга куркып, караңгыда утыра. Кеше күрергә зарыгып беткән инде алар. Нурисламны да атнага бер-ике генә күрәләр. Кайда йөри торгандыр...
Нурислам соңгы айларда танымаслык булып үзгәрде. Ул киңәшмәләр вакытында Ихтыярны читләбрәк йөрергә тырыша, очрашканда салкын гына исәнләшә. Башка кешеләр белән дә элеккечә ачылып китеп аралашмый, сүз чыга-нитә калса, гел кирегә сөрергә генә тора. Кичке якларда һәрчак кызмача була, ә инде салып алгач, батыраеп китеп, бөтенесен сүгәргә тотына. Шәһәр башлыкларын, төзелеш җитәкчеләрен берәм-берәм әрләп чыккач, чират Ихтыярга җитә.
— Барыгыз да бер чыбыктан сөрелгән! — дип мыскыллап көлә ул. — Акча исе, дан исе сизеп, балга җыелган чебен кебек җыелгансыз сез монда. Әллә синең шәһәрең, заводың кирәкме хәзерге заман чегәннәренә? Бик исләре китә! Саклык кенәгәләре шыплап тулгач, күкрәккә бер-ике рәт матур значоклар таккач, тагын ары китеп баралар. Чөнки тагын да исе тарта...
Ихтыяр гадәттә аны сабыр гына тыңларга, сүзләрен күп чакта уенга борып җибәрергә тырыша иде. Бу юлы түзмәде, уң кулы белән җиңеннән тартып туктатты да, сул кулын кош канаты сыман җәеп җибәрде:
— Ә бу йортларны кем салды, бу шәһәрне кем төзи, бу заводның нигезенә кем субай суга? Син дә мин, Мөхәммәтәминме? Бар да син теләгәнчә үк яхшы түгелдер, түгелен. Ләкин шәһәр төзелә, кыенлыклар, йокысыз төннәр, безнең, аларның нервылары хакына төзелә!
— Ә син бу шәһәрнең үз йөзе, үз төсе булыр дип уйлыйсыңмы? Борын-борыннан күчмә халыклар шәһәр кормаган, тирмәдә яшәгән алар. Безнең төзүчеләр — күчмә халык. Гомерле булмаячак алар салган шәһәр, кешеләрнең күңеле ятмаячак аңа. Менә син үзең дә шәһәргә күчәргә уйламыйсың, һаман Ташлыяр ягын каерасың. Җитәкчеләр өчен шәһәр читендә аерым коттеджлар төзибез. Нигә үзләре төзегән шәһәрдә яшиселәре килми аларның? Беләм мин аларны, бик яхшы аңлыйм. Акча булсын да хур кызлары тулы бакча булсын. Шамкаев кочкан кызлар синең төшеңә дә кермидер.
— Йозак тишегеннән карап торганым юк.
— Нигә йозак тишегеннән карарга? Бу турыда бөтен шәһәр сөйли, ә син белмәгәнгә салышасың. Бәлки, син алар-ның баш архитектор белән бергәләп карурман уртасындагы пионер лагеренда менә дигән сауна салып куйганнарын да белмисендер? Дөрес эшлисең, белмәгәннең беләге авыртмый. Үзләре парлап-парлап шунда йөри, ә безне җыелышларда гына мунча кертәләр. Шәһәр халкы өчен мунча салу турында уйлап караган кеше дә юк. Болай тәртипле генә йөрсәң, кирәкмәгәнне күрмәсәң, озакламыйча син дә шул мунчага йөрү дәрәҗәсенә ирешерсең әле. Хәзергә чакырмыйлардыр. Погонындагы йолдызлар бәләкәйрәк. Түз, түз, күп көтәсе калмады. И-их, туган! Ә мин сиңа ышанган идем. Шул яэҗүҗ-мәэҗүҗләрдән туган ягыңны пычраттырмас өчен, аның матурлыгын, тарихын, хәтерен саклар өчен кайткансыңдыр, дип уйлаган идем.
— Туган якның хәтере без ул, үзебезне-үзебез сакларга, кешеләрне сакларга кирәк. Югыйсә юл башында ук хәлдән таеп егылуың мөмкин.
— Әле кайчан гына бүтән җырлар җырлый идең. Максималист Ихтыярның да куыгын шиңдергәннәр.
— Моның белән нәрсә әйтергә телисең син, Нурислам? Гомумән, нишләмәкче буласың? Бар дөньяны сүгәсең. Берәр конкрет тәкъдимең бармы соң синең? Нигә ярып салмыйсың шуны? Күңелендә иярләнгән тай ята, ә сүзләрең кигәвен кебек кенә. Тешли дә тагын очып китә. Файдасы юк, ачуны гына чыгара.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Мирас - 14
  • Parts
  • Мирас - 01
    Total number of words is 4042
    Total number of unique words is 2160
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 02
    Total number of words is 3983
    Total number of unique words is 2084
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    64.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 03
    Total number of words is 4101
    Total number of unique words is 2066
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 04
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2132
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    54.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 05
    Total number of words is 4108
    Total number of unique words is 2110
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 06
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2087
    38.2 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 07
    Total number of words is 3907
    Total number of unique words is 2059
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 08
    Total number of words is 4007
    Total number of unique words is 2041
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 09
    Total number of words is 3999
    Total number of unique words is 2069
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 10
    Total number of words is 4066
    Total number of unique words is 2206
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 11
    Total number of words is 3988
    Total number of unique words is 2171
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 12
    Total number of words is 3940
    Total number of unique words is 2022
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 13
    Total number of words is 3970
    Total number of unique words is 2095
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 14
    Total number of words is 4028
    Total number of unique words is 2093
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    61.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 15
    Total number of words is 4011
    Total number of unique words is 1988
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 16
    Total number of words is 4058
    Total number of unique words is 2049
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 17
    Total number of words is 3923
    Total number of unique words is 2108
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 18
    Total number of words is 3970
    Total number of unique words is 1998
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 19
    Total number of words is 432
    Total number of unique words is 339
    52.1 of words are in the 2000 most common words
    66.7 of words are in the 5000 most common words
    72.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.