Latin

Мирас - 11

Total number of words is 3988
Total number of unique words is 2171
37.4 of words are in the 2000 most common words
53.2 of words are in the 5000 most common words
61.2 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Ул ярсып, кабынып китүдән үз-үзен тыярга тырышты, бер урында таптанып торды да, кинәт ишек буендагы кара төймәгә басты. Болай да төтен эчендә шәйләнеп кенә күренгән гәүдәләр кинәт куе караңгылыкка чумды. Шулчак кемдер ачы итеп сызгырып җибәрде, вагонда пәри туе купкан сыман кычкырыша-шаулаша башладылар. Ихтыяр арттырыбрак җибәрүен аңлап, утны кабызды. Вагон эче зәңгәрсу яктылык белән тулуга, кемдер аның якасына килеп ябышты. Биш катлы итеп сүгенгән аваз ишетелде.
— Чыгарып атыгыз үзен! Каян килгән бу хулиган?
— Бандит! - Шпик!
Егетләр берсен-берсе уздырып кычкырыша башлагач, Ихтыяр алар белән артык сөйләшеп торуның мәгънәсезлеген аңлады, чыгарга җыенган иде дә таныш тавыш ишетеп туктап калды.
— Ихтыяр! Батыршин! Синме бу? Туктагыз әле, егетләр, минем ахир бит бу!
Каршысына Фаил килеп баскач, ул тынычлана төште.
— Утыр, әйдә! Мондый яңгырда бер эт тә урамда йөрми. Әйдә, кәрт сугабыз, — дип, Ихтыярны көчләп диярлек урындыкка китереп утыртты ул.
— Юк, вакытым юк минем, — диде аңа Ихтыяр күңелсез генә. — Кызлар көтә. Төзелештә эш бөтенләй туктаган бит. Ярый, сау бул! Мин киттем!
Ул ишеккә таба бара башлагач, Фаил дә урыныннан кузгалды.
— Тукта! Беткән баш беткән! Аллага тапшырдым мин, егетләр! — дип, ул Ихтыяр артыннан иярде.
Күптәнге танышын очраткандай, Фаил юл буе берөзлексез сөйләнеп барды.
— Менә шулай, туган, — диде ул, — танышларсыз, дусларсыз беркая да барып булмый бу дөньяда.
— Теге вакытта юлда сине очратмаган булсам, сиңа утырып кайтмасам, язмыш мине, бәлки, бөтенләй бүтән тарафларга илтеп ташлар иде.
— Рәхмәт укырсыңмы миңа, әллә каргарсыңмы — вакыт күрсәтер.
— Рәхмәт! — дип елмайды Ихтыяр. — Син булмасаң, кызлар алдында хур була идем бит. Яңгыры да туктый белмәде.
— Мин ияләштем инде бу яңгырга. Кайчакта бер нәрсәгә дә ис китми башлый. Бөтен дөньясын су басып китсә дә...
— Борыныңны салындырма! — Ихтыяр кесәсеннән бер кап тәмәке алып Фаилгә сузды. — Сиңа дип алып кайткан идем. Казан күчтәнәче. Инде ничә көн кесәдә йөртәм. Очрамыйсың да очрамыйсың.
— Чыланып беткән бит бу, — дип, тәмәке кабын әйләндерә-әйләндерә карады Фаил. — Ярый, киптереп тартырбыз. Рәхмәт. Онытмагансың.
— Кызлар кайтып китмәсә ярый инде, — дип яңгыр пәрдәсе аша күрергә теләгәндәй, шәһәр ягына үрелеп карады Ихтыяр. — Вәгъдә бирдем бит.
— Вәгъдә — иман, — дип уйчанланып әйтеп куйды Фаил.
— Мин дә вәгъдә бирдем. Ике елдан өр-яңа фатирда туй ясарга. Менә ике ел тулып та килә. Бәлки, шушы йорттан бирерләр фатир. Өйләнгәч, башка чыгарга исәп.
Фаил, сикерергә әзерләнгән мәче сыман, җилкәләрен ду-гайландырып ике кулы белән рульгә чытырдатып ябышты да, машинасын бөтен көченә үкертеп, бетон юлдан сулга таба борылды. Баткаклы юлга керүгә Ихтыярның башы әле кабина түбәсенә бәрелде, әле ул кабинадан очып чыгардай булып алга атылып китте. Машина як-якка чайкала да, чокырга төшеп чумам, дигәндә генә тагын алга ыргылып китә. Ләкин барган саен аның тизлеге кими иде. Менә ул бөтенләй туктап калды. Фаил арткы тизлеккә салды, тагын алга алдырып карады, әмма машинаның кымшанырга исәбе юк иде.
— Килеп җиттек! — дип, утыргыч аркасына терәлде Фаил.
— Безнең вәгъдәне аңламады бу тимер алаша. Ярты юлны үткән идек югыйсә. Хәзер утыр инде менә...
Ихтыяр кабинадан сикереп төште дә сыек пычракны чу-пырдата-чупырдата бетон юлга таба атлады. Сәгатьтән артык яңгыр астында басып торса да, аларны тартып чыгарырлык транспорт күренмәде. Туңудан калтырап, тешләре тешкә тия башлагач, яңгыр суын чапылдата-чапылдата бер урында си-кергәләргә тотынды. Шулчак бетон юлның урман ягындагы башында ташбака сыман үрмәләүче трактор күренде. Ул килеп җиткәнче Ихтыярның түземе калмады, кул болгый-бол-гый каршысына йөгерде. Кабинадан Чәберчек Әхмәтнең башы күренгәч, нишләргә белмичә, тораташтай катып калды. Аның әле теге көнне үзләрен борып чыгарганга үпкәсе бетмәгән, шуңа күрә тагын ярдәм сорап аңа мөрәҗәгать итәсе килми иде.
— Нишләп торасың? Чыланып беткәнсең, карар җирең дә калмаган. Утыр, әйдә.
— Баттык без, — дип авыз эченнән мыгырданды Ихтыяр, ләкин тракторга якын килмәде.
— Кайда баттыгыз? Утыр! Без аны... әби коймак пешергәнче...
Ихтыяр кабинага кереп утыруга, трактор җирне селкетеп алга ыргылды. Трос белән эләктереп машинаны йортлар янына кадәр тарттырып бардылар, измәне бушаткач, яңадан бетон юлга чыгарып куйдылар.
— Әйттем бит вәгъдәдә торырга кирәк дип! — Фаилнең дә күзләрендә шатлык балкый, ул да Ихтыяр белән бергә сөенә иде.
— Рәхмәт, коткардың, — дип, Әхмәтнең кулын кысты Ихтыяр. — Син очрамасаң, ята идек күктән ярдәм көтеп. Каян килеп чыктың?!
— Булачак завод урынындагы урманны чыгарабыз. Көн саен дүрт-биш рейс ясыйм мин. Барганда буш барам. Вакытын чамалап килеп торсагыз, монда кадәр генә кертеп кую берни тормый миңа. Унбиш минутта әйләнеп чыктык бит.
Әхмәт һәм Фаил белән саубуллашып, кат-кат рәхмәт әйтеп, иртәгә иртәнге сигездә шушы юл чатында очрашырга сүз куешып, Ихтыяр атлый-чаба яшел вагон янына таба ашыкты. Килеп керсә, эш киемнәрен яхшыга алыштырып, кайтыр юлга таба карап торучы кызларны күрде дә шаккатып калды.
— Сез кая? — дип кенә әйтә алды ул, Беляшкинаның йөзенә туры карап.
— Эш вакыты чыкты. Унбиш минуттан вахта килә. Аннан калсак, төнне монда кунарга туры киләчәк.
— Ә измә?
— Сездән измә сораган кеше булмады. Үзегез алып килдегез, үзегез теләсә нәрсә эшләтегез!
Бригадир измә килүгә куанмады, аның ачуы кабарган, кызлары алдында дәрәҗәсе төшүеннән куркып, ул һөҗүмгә күчкән иде. Ихтыярның үзләренә бернинди катнашы юклыгын сиздерергә теләгәндәй, аңа җилкәсе белән борылды да кызлар белән шаяра-шаяра сөйләшә башлады.
— Ничек инде бу? Ни җаныгыз белән ташлап китмәкче буласыз?
Ихтыярның өзгәләнүен күргәч, кызлар, Беляшкинага карап, аптырашта калдылар.
— Әллә калабызмы соң? — дип икеләнеп кенә әйтте арадан берсе.
— Бер машина измә күп нәрсә түгел инде, — дип өстәде икенчесе.
— Караңгы төшкәнче өлгерәбез... — дип, бераз сыегая башлаган болытларга күтәрелеп карады өченчесе.
Шул вакыт аларның икеләнүләренә чик куярга карар кылган бригадирның катгый авазы яңгырады:
— Бернинди калу юк! Бригада өчен мин җавап бирәм. Монда мин команда бирәм!
— Башта измә юк, дип утырдыгыз, хәзер нәрсә җитми сезгә? — дип ярсып кычкырды Ихтыяр. — Барыгыз, кайтыгыз, үзем генә эшлим!
Кызлар үзара чыш-пыш килеп алдылар. Брезент курткасының башлыгы астыннан сөзеп карап торган бригадир сүзгә катнашмады. Менә кызларның берсе, "Азат хатын" журналы укыганы булса кирәк, Ихтыяр янына килде.
— Вахта шоферы белән сөйләшә аласызмы? Ике-өч сәгатьтә юкка чыгарабыз ул измәне. Көтеп торса, калабыз. — Шулай диде дә, Ихтыярның җавап биргәнен дә көтеп тормыйча, артка борылып кул изәде: — Әйдәгез, кызлар!
Штукатурчы кызлар тиз-тиз генә өсләрен алыштырдылар да, тезелешеп, каршыдагы биш катлы йортка юнәлделәр. Вагон янында Ихтыяр, бригадир һәм тагын алты кыз басып калды.
— Монда килеп башбаштаклык белән шөгыльләнүегез турында иртәгә үк идарәгә хәбәр итәм! — дип зәһәрләнде Бе-ляшкина.
— Иртәгә теләсә кая барыгыз. Тик менә хәзер бригададан аерылмаска иде сезгә. Бергә-бергә тизрәк тә булыр иде. Вахта барыбер бездән башка китмәячәк.
Ихтыяр инде тынычланган иде.
— Мин сезнең опекада эшләүдән баш тартам! — дип кырт кисте бригадир.
— Мин монда сезнең чакыру буенча килмәдем. Вакыты җиткәч, китәрмен. Хәзергә сез ял итә торыгыз, мин кызлар янына барам.
— Бригаданы үз кулыгызга аласызмы? Димәк, минем монда кирәгем калмады.
— Анысын үзегез чамалагыз инде. Дезертирлык белән шөгыльләнгән кеше бригадир була ала микән?
Беляшкина үзе белән калган кызларны ияртеп вагонга кереп китте. Ихтыяр, туктаусыз сибәләгән яңгырга йөзен куеп, төзелеш мәйданына таба атлады. Әйтерсең лә, җил катырак искән саен, аның күңел җилкәннәре ныграк киерелә дә йөрәге ярсыбрак тибә иде.
Икенче көнне Беляшкина эшкә чыкмады. Ихтыяр измә төялгән машинадан сикереп төшүгә үк вагон читенә тезелешеп баскан кызларның кичәгедән кычкырыбрак сөйләшүләрен, ничектер кыюланып китүләрен күреп бераз гаҗәпләнә дә калган иде. Бригадирның килмәвенә исе киткән кеше булмады. Өч ел буе студент отрядларында эш башлап йөргән Ихтыярның тәҗрибәсе җитәрлек иде. Ул кызларга эш бүлеп бирде, күрше участокка барып, куәтле насос табып кайтты. Насосны хутка җибәреп, бишенче катка носилка белән измә ташу мәшәкатеннән котылгач, кызларның кәеф бөтенләй күтәрелде, көлешкән, шаярышкан авазлар да ешрак ишетелә башлады, кайберәүләре җырлап ук җибәрделәр.
Смена төгәлләнеп, бүген эшләгән эшләргә йомгак ясагач, кызларның кәефе яхшырды. Нәрәтне алар бүген җиде сум кырык тиеннән яптылар. Инде атналар буе ике сум алтмыш тиенгә эшләп йөргән кызлар өчен бу шатлык иде.
Ә кичен Ихтыярны идарәгә производство киңәшмәсенә чакырып алдылар һәм, "бригадирны эштән азат иткәне, бригадада конфликт тудырганы өчен" тозлап-борычлап сүккәннән соң, шелтә биреп чыгардылар.
— План үтәү — безнең өчен бердәнбер максат, төп максат түгел, — диде ахырдан идарә башлыгы Харрас Шәмгунович.
— Без кирпеч, бетон, измә белән генә эшләмибез, иң мөһиме
— кешеләр белән эшлибез. Беляшкина бригадага барудан баш тартты. Димәк, бригада таркалды...
— Таркалмады, — дип каш астыннан гына карап ачулы җавап бирде Ихтыяр. — Беляшкинаның бригадада бернинди авторитеты юк. Ул китте, бригада калды. Бүген планны...
— Барысын да беләбез. Планны арттырып үтәвегезне дә. Әмма ләкин, иптәш Батыршин, бригадирны эштән куып кайтарырга сезнең бернинди хокукыгыз да юк. Бригадирлар болай да җитми. Менә хәзер каян алыйм мин сезгә бригадир? Җитмәсә, квартал азагы.
Идарә башлыгы ачуланып сөйләсә дә, аның тел төбендә аталарча кайгырту, ярдәм итәргә, эшне алга җибәрергә теләү ятканы сизелеп тора иде.
— Мөмкин булса, бригаданы вакытлыча миңа бирегез. Квартал азагына кадәр.
— Үзегез пешергән ботка, үзегез ашагыз. Барыгыз, эшләгез, — дип көлемсерәде идарә башлыгы.

* * *
Ихтыяр соргылт плащын иңбашына салган да җил-җил атлап бетон юл буйлап эшкә бара. Каршыга агылган машиналарның күбесе буш, шуңа күрә алар шалтыр-шолтыр килеп бар көченә чаба, шәһәргә таба баручылары исә бетон плитәләрдән, озын субайлардан, тау-тау өелгән кирпечләрдән сыгылып, көчкә сөйрәләләр.
Ихтыяр бүген эшкә көндәгедәй иртәрәк кузгалды. Инде ике айга якын бригадир вазифаларын үтәп, төзелеш сазында бата-чума йөри торгач, күңеле идарәдә өстәл артында утырып эшләүдән читләшкән иде. Бригадир булуның үз кыенлыклары бар-барын. Кызлар арасында тавыш еш куба. Аларны хәл итү, эшне дөрес бүлү, измә юнәтү, нәрәт ябу, тәрбия эше алып бару — болар һәммәсе синең өстә.
Ике атна буе теңкәгә тигән яңгыр, ниһаять, туктады. Ике атна буена күренмәгән кояш кызлар сыман оялчан гына елмайды. Аннары, акланырга теләгәндәй, көн буе ал-ял белмичә кыздырырга тотынды.
Берничә көн эчендә юллар такырланды, төзелеш мәйданында тузан болытлары уйный башлады. Измә өзлексез килеп торгач, кызларның да сүзләре кимеде. Тора-бара алар нәрәтне сигезәр, тугызар, унар сумнан яба башладылар.
Үз күзе белән күреп ышанырга теләгәндерме, идарә башлыгы Харрас Шәмгунович бер көнне болар янына килеп чыкты. Мактый-мактый, башын чайкый-чайкый этаҗдан-этажга йөрде. Вагонга җыелышкач, удар айлыкта җиңеп чыкканнары өчен, бригадага күчмә вымпел тапшырды. Барысы да яңгыратып кул чаптылар. Бары тик почмакта сөмсере коелып утырган иң өлкән штукатурчы Мәрьям генә аларның шатлыгына кушылмады.
— Миңа вымпел кирәк түгел, фатир кирәк, — диде ул, идарә башлыгының үзенә карап торуын күргәч. — Күпме вәгъдә бирергә, күпме алдарга була?! Суык вагонда өч балам тиң авырып ята, корык та корык. Ирем, атна буе эшкә бармыйча, шулар белән утыра. Мине бригадир җибәрми, объектны тапшырмыйча торып, берегезгә беркая китү юк, ди. Идарәдән белешмә китереп тоттырды да иремне больнич-ныйга утыртып куйды.
— Кайчаннан бирле эшлисез?
— Беренче көннән...
— Сезнең бригаданың элек нинди исәптә йөргәнен беләсездер бит? Квартирны иң әүвәл алдынгыларга бирдек. Бу айда сез дә эш күрсәттегез, күрсәтүен. Ләкин бер ай гына бит ул. Уйлап карарга кирәк булыр... Тик менә өлгереп җиткән йортларга да кеше кертә алмыйбыз. Водозабор коеларыннан су киткән. Сусыз йортка ничек кеше кертәсең? Ул коеларны яңадан штукатурлаганчы тагын айга якын вакыт китәр. Җитмәсә, безнең төзелештә андый катлаулы эшне башкарырлык кешеләре дә юк икән... — Идарә башлыгы авыр итеп көрсенде. — Шамкаев шабашниклар чакырмакчы була инде. Аптырагач.
Күңелсезләнеп таралыштылар. Әле генә алар белән бергә шатланган кояш моңсу йөзле кызларга гаҗәпләнеп карап тора иде.
Ихтыяр эштән кайтышлый водозаборга сугылды. Тимер баскыч буйлап караңгы, юеш бетон коеларның төбенә төшеп карады, кешеләр белән сөйләште һәм идарә башлыгына шалтыратты.
— Харрас Шәмгунович, коеларны карадым. Рөхсәт итсәгез, тотынып карарга була.
Икенче көнне иртән Шамкаев аны мыскыллы елмаеп каршы алды.
— Батырлык кыласы киләме, Батыршин? Әйдә, әйдә, кыл, яшь кешегә дан кирәк. Идарә башлыгы белән киңәштек, ике коеның берсен менә бу ундер командага, икенчесен сезгә бирәбез. Ярышып эшләп карагыз.
Автобуска төялеп елга буена төштеләр. Бер кое янына гел егетләрдән генә торган бригада, икенчесе янына кызлар тезелешеп басты. Егетләрнең йөзләрендә елмаю иде.
— Ничә көн кирәк булыр? — дип, як-ягына каранды Шамкаев.
Егетләр, ике атнада бетерәбез, диделәр. Ихтыяр кызларга күз йөртеп чыкты, аннары, алардан сорагандай:
— Ун көн җитәрме? — дип куйды. Кызларның дәшми торуларын күргәч, Шамкаевка таба борылды. — Әгәр дә измә килү тоткарланмаса, әгәр дә балта осталары һәм электриклар белән тарткалашып юкка вакыт уздырырга туры килмәсә, ун көндә бетерербез.
Кызлар өч сменага бүленеп эшләргә булдылар. Өйләргә кайтып йөрмәс өчен, вагон тарттырып китерделәр. Хәлдән тайганчы эшлиләр дә, тамак ялгап алгач, йокларга яталар. Көндезге ашка коедан чыгып та тормыйлар, шунда гына утырышып ял итәләр дә тагын тотыналар. Измә өстән шланг белән төшеп тора, аңа эретелгән пыяланы үзләре кушалар. Штукатурланган кое, галәмәт зур кувшинга охшап, ялтырап кала.
Шабашниклар беренче көннәрдә "кувшин" авызына килеп үртәшеп киткәлиләр иде, кызларның баш күтәрмичә эшләгәннәрен күргәч, аларның тавышлары ишетелмәс булды.
Коеның өске өлешенә якынайган саен, эшләр катлаулана, баскычларга басып измә ыргыту кыенлаша, кызларның да көче кими иде. Җиденче тәүлеккә чыккач, Ихтыяр кызларның соңгы чиккә җитеп арыганнарын күреп эшне туктатты.
— Теләгән кешеләр генә калсын, — диде ул.
Ләкин водозабор коесын ташлап китүче булмады, тавыш-сыз-тынсыз гына барысы да яңадан мастерокларына тотындылар.
Таң атканда коены штукатурлап бетерделәр. Ихтыяр, аякларын көчкә өстерәп, өскә чыгып басты, кызларның күбесен күтәреп менгерергә туры килде. Коедан чыккан берсе вагонга кереп идәндәге матраска ауды. Идарә җитәкчеләре килеп җиткәндә, алар сабый балалар кебек бер-берсен кочаклашып йокыга талганнар, бары тик Ихтыяр гына кое кырыенда һәйкәл сыман хәрәкәтсез басып тора иде.
Шабашниклар гарьлекләреннән бер көн эшкә чыкмаганнар, җыелышып эчкәннәр, дип сөйләделәр.
Мәрьямне яңа квартирына бөтен бригада белән күчерделәр. Өй туенда уен-көлкенең чиге булмады. Ихтыярга бик рәхәт тә, шулай ук гаҗәеп моңсу да иде. Ул мәҗлес беткәнне көтеп тормады, саубуллашып урамга чыкты. Якты тәрәзәдән ташыган җыр авазы аның күңелен үрти, адымнарын ешайтырга мәҗбүр итә. Ә кызлар аның саен кычкырыбрак, дәртләнебрәк җырлыйлар, алар Ихтыярның бөтенләе белән үзләреннән китеп баруын, иртәгә яңа бригадир киләсен белмиләр, рәхәтләнеп җырлыйлар да җырлыйлар иде.
...Янәшәсеннән генә машина узып киткәч, Ихтыяр кичә кызлар белән турысын әйтеп саубуллашмавына үкенеп куйды. Бүген яңа бригадир килгәч, алар аптырап калырлар, әйтми китүенә үпкәләрләр. "Нигә кешеләрнең йөзенә карап уйлаган уемны әйтә алмыйм мин? — дип үз-үзенә сорау бирде ул. — Әллә һаман малайлыктан чыгып җитә алмыйммы? Әллә соң бу каты куллы әтисенең тәрбия нәтиҗәсеме? Татар авылында бала-чаганың башына сугып кына торалар бит. Тегене эшләмә, моны эшләмә. Ул олы кеше, аңа сүз әйтмә, монысы синнән кечерәк, кечеләргә кече була бел. Японнарда бала-чага унике яшькә хәтле үз иркендә йөри. Нишләсә дә рөхсәт, хет башыңа менеп атлансын. Бездә тыелмаган нәрсә юк. Шуңа күрә мокыт булып үсәбез, шуңа күрә соңга калып өлгерәбез, шуңа күрә безгә җаваплы эшләрне ышанып тапшырырга кыймыйлар..."
Ул шәһәргә якынлашкан саен адымнарын тизләтә төште, авыз эченнән сөйләнә-сөйләнә үз-үзен, бөтен нәсел-нәсәбен әрләде. Шулай итеп, Ихтыяр бригада турында онытырга тели, идарәдә йомышчы ролендә йөргәнен әле генә аңлап, шуннан гарьләнә иде.
Идарәдә эшләвенең беренче атнасында ук йомшак ягын сизеп алдылар да хәзер аңа нинди дә булса өстәмә эш табып кына торалар. Әле бер комиссиягә әгъза итеп сайлап куялар, әле башкаладан килүче делегацияне каршыларга җибәрәләр. Ихтыяр беркемгә дә каршы сүз әйтми, кая кушсалар, шунда йөгерә. Кызлар белән хушлашып кайтканда, ул бары тик үз вазифалары белән генә шөгыльләнергә рөхсәт итүләрен сорарга карар кылды. Ихтыяр баш инженерга сөйлисе сүзләрен тәртипкә китереп барды: "Кесәмдә төзүче-инженер дипломы була торып, тәэминатчы-толкач ролендә йөри алмыйм бит инде мин. һәркемнең — үз урыны".
Шәһәр төзелешенең беренче елларында сүз күбесенчә юл булмау, транспорт, төзелеш материаллары, торак мәсьәләсе, мәктәпләр һәм балалар бакчалары җитмәү, эшче көчләргә кытлык, яңа килүчеләрне урнаштыру турында барса, быелгысы язда проблемалар икеләтә-өчләтә ишәйде.
Калку басуда ай буе тынмыйча скреперлар, бульдозерлар үкергәннән соң, бер читеннән икенче чите күренмәс нигез урыннарына тау-тау булып бетон балкалар, плитәләр, металл конструкцияләр өелде. Шәһәрнең моңа кадәр дә аннан-моннан тартып-сузып җиткергән эшче көчләрен, техникасын теләсәң-теләмәсәң дә завод төзелеше белән бүлешергә туры килде. Шулай итеп, яңа корыла башлаган завод хәлне тагын да катлауландырды, болай да вакыты-вакыты белән очы югалып торган галәмәт зур йомгакны бөтенләйгә чуалтып ташлады. Торак йортлар тапшыру срогы өзелсә, шәһәр заводны гаепләде, планы тулмый калса, эшче көчләр җитмәсә, завод бөтен сәбәпләрне шәһәр төзелешенә бәйләп сөйләргә гадәтләнде. Шулай итеп, әкренләп, Ташлыяр авылы итәгендәге үзәндә бер-берсе белән ярышучы һәм кайчакта хәтта чәкәләшеп алудан да тартынып тормаучы ике мөстәкыйль көндәш "дәүләт" — Шәһәр һәм Завод пәйда булды. Аларны килештереп эшләтү вазифасын партиянең район комитеты үз өстенә алды.
Ихтыяр ике "дә үл эт "тән торган шушы гигант төзелеш машинасы каршында үзенең кинәт бәләкәйләнеп калуын, аның кечкенә бер шөребенә әйләнә баруын, бер нәрсә дә хәл итмичә, бары тик кушканны гына эшләп йөрүен көннән-көн ачыграк күрә барып, кая сугылырга, кайсысына тотынырга белмичә җәфалана иде.
Шундый уйларга чумып, онытылып барганда, кинәт аның артында тормоз шыгырдаган тавыш ишетелде. Борылып караса — кабинада авызын ерып Фаил утыра.
— Утырыгыз! — дип кычкырды ул, тәрәзәдән башын тыгып. Ихтыяр аның әле "син" дип сөйләшүенә, әле "сез"гә күчүенә өйрәнгән иде инде. Салкын акыл белән уйлап сөйләшкәндә, ул рәсми тон алырга тырыша, ә кызып китеп онытылгач, авылча якын итә, үз тиңенә санап "син" ди башлый.
Ихтыяр кабинага кереп утыргач, Фаил, елмаюым сиңа да күчсен әле дигән шикелле, бөтен йөзе белән балкып Ихтыярга карады. Ләкин аның һаман төксе кыяфәт белән утыруын күргәч, сүрелеп, сүзеп дәвам итте:
— Заправкага барам мин. Бөтен шәһәргә — бер заправка, тагын ярты көн сырт кыздырырга туры киләчәк. Шоферлар оҗмах бакчасы дип йөртәләр аны. Сезгә идарәгәдер бит?
— Әйе. — Ихтыяр үз уйларыннан арынып бетә алмаган иде әле. Сүзсез калмас өчен генә җавап бирде. — Каян беләсез? Йөземә чыкканмы әллә?
— Кирәк икән, мин сезгә бөтен анкетагызны тутырып бирә алам. Сез идарәдә баш инженер кул астында гади инженер булып эшкә урнаштыгыз. Эш хакыгыз — йөз дә туксан сум. Өйләнмәгән. Хәзергә әтиләрегез янында торасыз... Яңа килгән кешене үзебезнең җиз иләктән үткәрәбез без. Ә сез, бу як кешесе буларак, аерым хисапта. Измә ташый башлагач, штрафной батальонга эләккәнсез, дип уйлаган идем. Котылгансыз бугай. Шоферлар барысын да белеп тора монда, — дип, баш бармагы белән ачык күкрәгенә төртеп көлде ул. — Әгәр берәр нәрсә беләсең килсә, әллә кемнәр янына барып йөрмә, бездән генә сора. Шәһәр безнең кулда!
— Ә, чыннан да, каян белдең син минем инженер булып урнашканны? Әткәйдән сораштыңмы?
— Сорашырсың аңардан! Шәһәргә күчүчеләргә сәлам дә бирми ул. Берничә тапкыр колхозга эшкә дәшеп караган иде баштарак. Хәзер бөтенләй күрмәмешкә салына. Без монда йөреп каешланган бит инде. Кемнең кем икәнен әллә каян күреп торабыз. Институт тәмамлап кайткан яшь белгечләр, гадәттә, прораб яисә гади инженер булып урнаша. Прорабларны йөк машинасы йөртә: иртән өеннән килеп ала, кич китереп куя. Моның өчен ул шоферның нәрәтенә өстәп яза. Ә син иртә таңнан җәяү теркелдисең. Димәк, гади инженер. Безнең шәһәрдә гади инженерлар гына җәяү йөри. Эшчеләрне вахта йөртә, начальниклар "Волга"да җилдерә. Күч син безнең участокка прораб булып, үзем йөртермен. Шамка-ев кул астында эшләп кеше булган адәмне күргән юк әле. Инженерларын үз йомышына җигә-җигә дә, аласын алып, сыгасын сыгып бетергәч, чыгарып ташлый. Аннары аның урынына тагын бер җитез аяклы малайны ала. Тыңла минем сүзне. Зарплатаң да бермә-бер арта. Миңа да файдаң тияр, бу калтырчаны яңага алыштырырга булышырсың. Ә-әй, яшәпләр күрсәтер идек без аннары!
— Шофер булып түгел, социолог булып эшләргә кирәк сиңа. Башың шактый йомры күренә. Телеңә дә шайтан төкергән бугай. Кадрлар әрәм була, — дип көрсенгәндәй итте Ихтыяр.
— Кем булып?
— Социолог булып. Нурислам Фарукшинны беләсеңме? Төзелеш идарәсенең баш социологын?
— Теге, резин итек киеп, галстук тагып йөрүченеме?
— Шуны инде.
— Аны белмәгән кеше бармыни бездә?! Телгә беткән нәмәрсә! Күпләрнең бәгыренә тоз салды, телен бер кыскартырлар әле үзенең. Әллә нәрсә кырган кебек, көннәр буе төзелеш буйлап чапкалый. Эшче халкының хаҗәтләрен өйрәнә, имеш. Чатыр чабып кына керерсең кеше күңеленә! Берәр ай гына шушы баранканы әйләндереп карасын иде ул. Теле дә бүтәнчәрәк әйләнә башлар иде. Соңгы арада гел авыл юлында күрәм әле мин аны. Тагын нинди этлек уйлап йөри икән инде? Кичә кул күтәргән иде, утыртмадым. — Фаил журналдан кисеп ябыштырган чая йөзле кызга карап кашын җыерды да аның белән киңәшкәндәй әйтеп куйды: — Килмешәкләр басты дөньяны, чибәркәй. Болының ни дә аларга, авылың ни...
"Пластинкасын һаман алыштырмаган икән әле бу, — дип уйлады Ихтыяр. — Әллә авыл кешеләре барысы да шулай үзсүзле, үҗәт була микән? Әллә бу кирелек түгел, ә туган җиргә бирелгәнлекме? Әллә туган җирне ярату шулай буламы, үз авылы өчен җан атып йөргән егетләр тора-бара туган ил өчен җаннарын бирергә әзер торган баһадирларга әвереләме? Битараф кешедән яхшы белгеч тә, батыр да чыкмый бит".
Фаил тормозга басуга, машина сөрлегеп туктады. Ихтыяр башы белән кабина тәрәзәсен сөзеп чыга язды.
— Килеп җиттек, иптәш начальник. Төзелешнең нәрсә икәнен яхшырак күрәсең килсә, безнең янга ешрак сугыл. Хәзергә сау бул!
— Хуш, авылым!
Тузан болытыннан качарга тырышып, төзелешкә таба җан-фәрманга чабучы машина артыннан Ихтыяр шактый вакыт карап торды.
* * *
Кабинетта беркем дә юклыгын күргәч, ул, сөенеп, өстәл янына килеп утырды. Ашыгып кәгазь-каләм алды. Каләме белән маңгаен ышкып торды да гариза яза башлады.
Гаризага ул үзенә йөкләтелгән эштән канәгать булмавын да, институт бетергән килеш йомышчы малай ролендә калырга теләмәвен дә, монда килеп урнашкач, бөтен планнары юкка чыгуын да язды. Азактан, Фаилнең сүзләрен искә төшереп: "Участокка прораб, һич булмаса, бригадир итеп күчерүегезне сорыйм", — диде. Гаризасы бик озын һәм буталчык килеп чыкса да, күчереп яза башласам йә кире уйлармын, тимерне кызуында сугарга кирәк, дип, идарә башлыгының кабул итү бүлмәсенә керде. Секретарь кыз әле килмәгән күрәсең, урыны буш иде. Харрас Шәмгуновичның сәгать җидедә үк килеп утыруын белсә дә, алдан кисәтмичә керергә кыймады. Ул кире чыгарга гына торганда, сул яктагы ачык ишектән таныш тавыш ишетелде:
— Кем ул анда? Гүзәл, синме?
Ихтыяр, ни әйтергә дә белмичә, ачык ишек каршына килеп басты.
— Ә-ә, Батыршин, исәнме! Минем янга керә идеңме, әллә чибәр кыз үзе кирәк идеме? Әйдүк, түрдән уз. Кичә кич күпме эзләтеп тә табып булмады үзеңне. Әллә миңа каршы диверсия әзерләп йөрисез инде анда мыштым гына? Фарук-шинга иярсәң, нәрсә дә булса җимермичә туктамыйсыз инде. Ярый, анысы турында аерым бер иркенләп сөйләшербез. Матур сүзләр сөйләшергә белә, ә эшкә дисәң, шундук койрыгын сыртка сала. Эш күрсәткән егетләрне яратам мин... Без сине Беляшкина бригадасына җибәргәндә мондый эшләр майтарып чыга алырсың дип уйламаган да идек. Икенче көнне үк шелтә дә чәпәдек түгелме соң әле үзеңә? Ә синең шома авызың сүз сөйләп йөрүдән уздыра алмады, бер атнадан бригадага кул селтәп китеп тә барды. Кулыңа мастерок та тота белмәгәч, кеше өйрәтеп йөреп кенә булмый шул.
Харрас Шәмгуновичның шулай дустанә, ягымлы итеп сүз башлавына башта Ихтыярның күңеле эресә дә, сүз Нурисламга килеп терәлгәч, ул сагаеп калды.
Идарә башлыгы кәгазьдән башын күтәрмичә нидер яза. Әйтерсең ул бер минутка гына үзенең буй җитмәс тәхетеннән түбән төшеп торган да, тагын яңадан шунда күтәрелеп, кешеләрне күрмәс булган иде.
— Харрас Шәмгунович... минем сезгә...
Башлык, хәзер бетерәм, бүлдермә, дигәнне аңлатып ишарәләде.
Ихтыяр ул язган арада кабинетка күз йөртеп чыкты.
Өстәл артында, стена куентыгындагы киштәдә, үрелеп буй җитәрлек кенә җирдә, китаплар тезелеп тора. Иң өстә — куе зәңгәр тышлы Ленин томнары, астарак Толстой һәм Чехов әсәрләре, иң астагы рәттә — соңгы елларда чыккан татар һәм урыс язучыларының китаплары. Сул як стенада — шәһәрнең генераль планы. Ул, баш архитектор кабинетындагыдан аермалы буларак, кызыл, сары, зәңгәр төсләр белән чуарланган. Кызыл төстәгеләре инде тапшырылган объектлар, сарылары — быел, зәңгәрләре бишьеллык дәвамында сафка кертелергә тиешле объектлар, ә буямаганнары киләсе бишьеллыкны көтә. Уң яктагы тәрәзә төбендә яран гөлләре чәчәк атып утыра. Кечкенә генә өстәл өстендә телевизор, аның янәшәсендәге шундый ук өстәлгә аскы яктан беркетеп рамы белән кәрәзле бал утыртылган.
Идарә башлыгының тамак төбеннән чыккан карлыккан тавышын ишеткәч, ул, аны танымыйча, сискәнеп китте.
— Кичә райкомда зур киңәшмә булганын ишеткәнсеңдер инде, — дип башлады ул сүзен һәм, җавап көтмичә, җай белән дәвам итте: — Барыгыз өчен дә утлы табага бастырып кыздырдылар без фәкыйрегезне. Мактау сүзе азрак булса да, хакыйкатьне күзгә туры карап әйткәч, сезнең баш архитекторыгыз кебек, арттан чыш-пыш килеп йөрмәгәч, ачы тәнкыйть тә йөрәккә таш булып ятмады...
"Баш архитектор Урманов минем Нурислам белән үз янына кергәнне, Ял итү зонасы турында бәхәс куптарганны, димәк, райкомга да ирештергән, идарә башлыгына да әйткән, — дип уйлады Ихтыяр. — Хәзер китәчәк инде сүз, кирәкмәгән җиргә кысылып йөрисез, беткән иде болай да безнең проблемалар, дип вәгазь укый башлаячак", һәм ул язулы ягы белән аска каплап куелган гаризасын кул астына-рак шудырып китерде.
Идарә башлыгы урыныннан торып ишекне ябып килде дә Ихтыярга карамыйча сөйләде:
— Бүгенге темплар белән барганда, без завод төзелешеннән бик тиз артта калачакбыз, эшчеләрне, төзүчеләрне торак йортлар, кулыура-көнкүреш объектлары белән тәэмин итә алмаячакбыз. Шуңа күрә безнең шәһәрнең төзү идарәсен эреләндерү, аны тамырдан үзгәртеп кору мәсьәләсе котылгысыз проблема булып алга килеп басты. Партия өлкә комитетында да бу турыда сүз булган. Кичәге киңәшмәдә обком вәкиле дә бар иде. Якын киләчәктә безнең базага нигезләнеп, производство берләшмәсе оештырырга ниятлиләр. Озын сүзнең кыскасы шул, Ихтыяр Тимерханович, бетон заводында баш инженер урынына вакансия бар. Бу инде заводның бөтен кан тамырлары тоташкан урын. Бүгенгесе көндә, үзең күреп торасың, бетон заводы — безнең иң авырткан җиребез. Нинди генә эшкә тотынсак та, шул заводка килеп төртеләбез.
Ихтыяр, боларны нигә миңа сөйлисез, дигәндәй, башлыкка күтәрелеп карады. Харрас Шәмгунович, аның хәлен аңлап, сүзне аныклый төшәргә булды:
— Уйладык-киңәштек тә бу урынга сезне тәкъдим итәргә булдык, — дип, аңа сынаулы караш ташлады. — Тәҗрибәгез җитенкерәмәвен дә беләбез. Ә эш башлаганда кемнең тәҗрибәсе була? Суга кермичә, йөзәргә өйрәнгән кешене күргәнем юк әле минем. Аннары, мин сезне бик яшь дип тә әйтмәс идем. Утызны куалап киләсездер инде?
— Егерме биш тулды.
— Шулай булгач соң! Безнең төзелештә эшләүчеләрнең дә уртача яше — егерме дүрт. Менә дигән кандидатура! Эшли башлагач, өйрәнерсез. Директор дөнья күргән кеше, өйрәтер. Райкомда сезнең кандидатураны хупладылар. Оештыру сәләтегез барлыгын күрдек... Институтта группа старостасы итеп сайлаганнар. Армиядә комсорг булып йөргәнсез. Студент отрядларында — бригадир. Монда килгәч тә югалып калмадың... Шамкаев булып Шамкаевның борынына чиерттең, шелтәсен кире алдырдың бит.
Ихтыяр, башлыкның да нәкъ Фаил кебек әле "сез"не кушып, әле "син"гә күчеп сөйләшүен күреп: "Карале, болар барысы да бер төсле икән монда, — дип уйлап куйды. — Яңа төзелә башлаган шәһәрләрнең үзенчәлегедер, ахрысы, бу. Сүзгә түгел, күбрәк эшкә китә аларның игътибарлары, шуңа күрә, ничек кенә мөрәҗәгать итсәләр дә, килешә үзләренә. Якын күрә икән, турыдан-туры "син" дип ярып сала, ара калдырып, ерактанрак торып сөйләшсә, шундук "сез"гә күчә.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Мирас - 12
  • Parts
  • Мирас - 01
    Total number of words is 4042
    Total number of unique words is 2160
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 02
    Total number of words is 3983
    Total number of unique words is 2084
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    64.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 03
    Total number of words is 4101
    Total number of unique words is 2066
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 04
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2132
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    54.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 05
    Total number of words is 4108
    Total number of unique words is 2110
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 06
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2087
    38.2 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 07
    Total number of words is 3907
    Total number of unique words is 2059
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 08
    Total number of words is 4007
    Total number of unique words is 2041
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 09
    Total number of words is 3999
    Total number of unique words is 2069
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 10
    Total number of words is 4066
    Total number of unique words is 2206
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 11
    Total number of words is 3988
    Total number of unique words is 2171
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 12
    Total number of words is 3940
    Total number of unique words is 2022
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 13
    Total number of words is 3970
    Total number of unique words is 2095
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 14
    Total number of words is 4028
    Total number of unique words is 2093
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    61.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 15
    Total number of words is 4011
    Total number of unique words is 1988
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 16
    Total number of words is 4058
    Total number of unique words is 2049
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 17
    Total number of words is 3923
    Total number of unique words is 2108
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 18
    Total number of words is 3970
    Total number of unique words is 1998
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 19
    Total number of words is 432
    Total number of unique words is 339
    52.1 of words are in the 2000 most common words
    66.7 of words are in the 5000 most common words
    72.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.