Latin

Мирас - 09

Total number of words is 3999
Total number of unique words is 2069
38.5 of words are in the 2000 most common words
54.6 of words are in the 5000 most common words
63.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
— Шәһәр салырга тиеш аны. Ихтыярның фикере дөрес. — Нурислам, китәргә вакыт җиткәнне аңлатып, бүрәнә өстенә салып куйган ботинкаларын киде. — Бергәләп тотынсак, ерып чыкмаслык эш түгел. Сез үз ягыгыздан кымтырыкласа-гыз, без дә кирәкле кешеләргә үз фикеребезне җиткерсәк... Җәмәгатьчелек фикере белән исәпләшмичә булдыра алмаслар. Өстә утыручылар да Ташлыяр кешеләренең дошманы түгел бит. Авызга су кабып утырмаска гына кирәк.
Нурисламның үз-үзенә ышаныч белән сөйләвен, әтисенең дә бу фикергә ныклап каршы килмәвен күргәч, Ихтыярга канат үскәндәй булды.
— Бүген үк шәһәрнең баш архитекторы янына керик! Шуннан башлыйбыз! Ул хәл итмәсә, райкомга да, хәтта обкомына, Министрлар Советына да барып җитәрбез! Пролетариатның богавыннан башка югалтыр нәрсәсе юк, диме әле Маркс? Ә безнең богавыбыз да юк! И-их! Күрегезче, реконструкцияләнгән, реставрацияләнгән өр-яңа Ташлыярны!
Аларның шулай очына-очына сөйләшүләренә, хыяллануларына карап тора торгач, Тимерхан үз күңеленең дә җиңеләеп, бушанып калганын, инде берничә ел буе борчуга салып, җанын кимереп йөргән авыр уйлардан әкренләп котыла баруын сизде. Ә Ихтыяр белән Нурислам, уенчык сарай төзегән хыялый малайлар кебек, Яңа Ташлыярда яши башлаганнар иде инде.
— Бер гаилә үзенең ял вакытында бер йортны арендага ала да ай буе шунда тора. Бәлеш пешерим дисә — миче бар, мунча керим дисә — мунчасы, бала-чагага да уйнарга урын җитәрлек. Кырым-Кавказларың бер якта торсын!
Нурислам, ял итәргә килгән кешедәй, ваемсыз кыяфәт белән бүрәнә буйлап арлы-бирле йөренә башлады. Аның сүзләрен Ихтыяр элеп алып китте:
— Авыл кешеләренең дә күңеле кителмәде. Яңа җирдә тамыр җибәргәч, рәхмәт кенә укырлар әле. Яши торган йортлары — бер дигән, иске авыллары да үз урынында. Су астында кала торган авыллардагы иң матур йортларны да монда күчереп утыртырга була.
— Әй-әй, хыялый саламторханнар! — дип көлде Тимерхан, һәм, әмер биргәндәй: — Әйдәгез, сезнең белән юкны бушка аударып, коры хыял белән хыялланып авыз коргаксыды, — диде. — Тагын бер чәйләп алыйк та, минем басуларны урап кайтасым бар. Болай торса, — ул кулын каш өстенә куеп, кояшка карады, — уракка төшәргә дә күп көттермәс.
Өчәүләшеп шау-гөр килеп өйгә кергәч, Маһруй, нәрсә булган боларга, дип бераз гаҗәпләнеп торды да, куанычын яшерә алмыйча, өстәл тирәли әйләнгәли башлады.
Чәен эчеп бетергәч, китәргә җыенып, Тимерхан урыныннан кузгалды, ишек янына килеп җитәрәк, нәрсәдер исенә төшеп, артка таба борылды.
— Шәһәр ярдәм сорый дигән идегез. Ниндирәк ярдәм со-рамак була соң ул бездән?
Ихтыяр үзләренең үтенечләрен ачып салырга һаман кыенсынып тора иде, шуңа кинәт кенә җай чыгуына сөенде. Әтисе дә онытмаган, барысын да хәтеренә салып барган икән.
— Төзелешкә эшкә килгән кешеләрнең торыр урыннары юк. Авыл кешеләре фатирга кертми, — дип аңлатырга тотынды Ихтыяр. — Шул сәбәпле, күпләре төзелешне ташлап китәргә мәҗбүр була. Ә эшче көчләргә болай да кытлык зур чакта...
— Ничек кертми? — дип кырт кисте аны әтисе. — Алар белән юньләп сөйләшеп караган кеше бармы соң әле? "Мә, рәхим итеп кабул итеп ал!" — дигәндәй, капка төбенә бер машина чит-ят кеше китереп ташласалар, үзең нишләр идең? Авыл кешесенең тиресе калын булса да, күңеле нечкә аның. Күңеленә кереп сөйләшкән кеше бармыни аларның?! И-их, сез калай сыбызгылар!
— Без сөйләшеп караган идек тә...
— Егылып китүче юкмы? Сезнең сөйләшү — бер нәрсә, сезне чит итә алар. Авыл кешесенең күңелен аңламыйсыз сез...
Тимерхан тупсаны атлап чыккач, яңадан артка борылып әйтте:
— Бүген кич халыкны клубка җыеп сөйләшербез. Сез дә килегез. Миңа ниләр сөйләгән булсагыз, авыл халкына да шуларны аңлатырсыз. Яңа поселок турында да әйтерсез. Нурислам да килсен.
гез дә — сезгә ишегем ачык.
— Уенга борма. Кеше башына унбишәр сум түлибез. Дүрт кешегә — алтмыш көмеш. Эчеңне төртеп тишмәс. — Ихтыяр, Әхмәтнең акча ягына бик хирыс икәнен искә төшереп, шуның белән алдырып карамакчы булды.
— Хәзер акчага кытлык заман түгел. Безнең бар нәрсәбез дә җитү. Татарстанда беренче урынны алгач, "Жигули" да биреп куйдылар әле. Тимерхан абыйга рәхмәт, эшләгәнне күрә белә. Кемнәр акчага мохтаҗ, шулар кертсен әнә. Үзегез дә әйтеп торасыз, тагын күпме яшисе калгандыр бу нигездә... Үзебезчә яшәп калыйк әле.
— Бензин өчен рәхмәт! — дип саубуллашырга кул сузды Ихтыяр. — Классташ буларак, синнән моны көтмәгән идем. Миңа да йомышың төшәр, дөнья без уйлаганча ук киң түгел.
— Кешедән булдыра алганны, кулыннан килгән нәрсәне генә сорарга кирәк. Югыйсә аңа да уңайсыз, үзең дә кыен хәлдә каласың.
— Аңлашылды, — дип кырт кисте Нурислам. Әхмәтнең аларны болай гына чыгарып җибәрәсе килми, егетләрнең үпкәләвеннән аның да җаны кыйнала башлаган иде.
— Мин берүзем генә түгел, — дип акланырга тотынды ул. — Әти-әни, намаз өстендәге әби. Шулар янына тагын өч бала. һәр семьяның үз тәртибе, үз гадәтләре, үз законнары. Менә шунда күз күрмәгән чит кешеләр килеп керсен әле. Кунакларның телевизор карыйсы бар, дип әбине намазлыгыннан куып төшерә алмыйм ла мин. Аннары, өйдә табак-савыт та шалтырамыйча тормый, төрле чак була.
— Ярый, ярый, үз өендә үзең хуҗа була алмагач, синең белән артык сөйләшеп торудан файда юк, — дип, капканы шапылдатып япты Ихтыяр. — Чәберчек идең, һаман Чәберчек булып калгансың икән.
— Бәлки, хуҗа булганга шулай кыланамдыр, — дип кычкырды арттан Әхмәт. — Башта авылдан чыгып качалар да кайтып тагын шул авылга каныгалар. Киткәнсез икән, бөтенләйгә китегез! Йөрмәгез монда дөнья бутап!
Ихтыярның сөмсере коелып төшкән булса, Нурислам, киресенчә, тантана итә иде. Ул бак кырыена түгелгән бензинны чүпрәк белән сөртә-сөртә аны үртәп эндәште:
— Ничек хәлләр, агитатор? Синең метод яхшыракмы, минекеме?
— Яңа заман кулагы! Коймасы артына кереп бикләнгән дә крепостьтагы кебек качып ята. Штурм белән дә алырмын димә. Әллә бөтенесе җыелышып сүз берләшкән инде болар...
Алар, мотоциклга атланып, бетон юл буйлап элдерделәр.

* * *
Ләкин эш алар уйлаганча ук гади булып чыкмады. Җыелыш җыеп, халык белән сөйләшкәннән соң, бер атна эчендә Ташлыярда дүрт йөздән артык кешене урнаштыруын урнаштырдылар, әмма баш архитекторга барып Ташлыярда ял зонасы ясау, шәһәрдәге тугыз катлы ике йорт урынына яңа поселок салу турында үз планнарын сөйләп биргәч, көймәләре комга терәлде.
— Шәһәрнең генераль планы расланган. Планны Мәскәүнең кырыктан артык проект институты эшләде. Минем аны үзгәртергә хакым юк. Әлегә башым ике түгел, — дип кырт кисте ул.
— Без бит генераль планны баштанаяк үзгәртү турында сүз алып бармыйбыз, шәһәрнең үзенә дә түгел, ә бер читтәге уч төбе кадәр Ял итү зонасы өлешенә төзәтмә кертүне генә сорыйбыз. Ял зонасының урыны да күчми, элекке җирдә кала.
Баш архитектор Урмановның аяк терәп каршы торуын күргәч, Ихтыярның кәефе кырылды. Ләкин Нурислам, мондагы эш стиленең ниндирәк икәнен белгән карт бүре буларак, һич тә чигенергә, бирелергә теләмәде. Ул, өстәлдәге күрсәткеч таякны алып, тулы бер стенаны тутырып торган генераль план янына килде дә ашыкмыйча гына Ихтыярның сүзләренә аңлатма бирергә тотынды:
— Мәскәү проектчыларына рәхмәт: Ял итү зонасының урыны бик уңышлы сайланган. Монда — елга, монда — инеш, монда — урман. Безнең дусның бабалары кайда төпләнергә белгәннәр, — дип Ихтыярга таба карап елмайды ул. — Ләкин анда ял итәчәк кешеләрнең рухи ихтыяҗлары, гореф-гадәтләре, яшәеш формалары исәпкә алынганмы? Минемчә, бу өлкәдә әле уйлап бетерелмәгән нәрсәләр бик күп калган.
Баш архитектор каядыр ашыга иде бугай, сәгатенә карап алды да, сүзне шушының белән тәмамлаганга санап, урыныннан кузгалды.
— Генераль планны төзегән чакта әйтергә кирәк иде бо-ларны. Сугыш беткәч, батырлар күбәя. Боларны миңа сөйләүдән ни файда? Генераль планны мин төземәдем, мин расламадым, — дип өстәлдәге кәгазьләрне җыя-җыя үзалдына илтифатсыз гына сөйләнде ул.
— Ә сез, Роберт Маратович, нәрсә генә эшләдегез соң? — Ихтыяр аңа ашардай булып карап куйды.
— Иптәш яшь белгеч, сорарга рөхсәт итегез, төзелешкә килгәнегезгә ничә көн булды сезнең? — дип мыскыллы тонга күчте баш архитектор. — Нишләптер моңа кадәр күрмәдем кебек. Күргән булсам, һичшиксез, сезнең белән киңәшмичә калмас идем. Вак-төяк нәрсәләр белән киләчәктә миңа түгел, секретарь кызга мөрәҗәгать итә аласыз. Без бакыр булсак та, вакыт алтын. Ярый, хәзергә...
— Тыңлап бетерегез, зинһар! — дип үҗәтләнеп, инде саубуллашып өлгергән баш архитекторның каршына чыгып басты Нурислам. — Шәһәр төзелешендә эшләүче кешеләрнең социаль чыгыш картасын, аларның географиясен беләсезме сез? Кем кайдан килгән, кайсы катлаудан, нинди гаиләдән чыккан?
Роберт Маратовичның йөзенә канәгатьсезлек төсмере кунды, инде нокта куелды дип саналган сүзнең һаман дәвам ителүен күргәч, аның кәефе китә башлады.
— Моның белән ни әйтергә телисез? Мине дә, үз эшемне ташлап, социология белән шөгыльләнергә кодалыйсызмы?
— Начар булмас иде. һәр җитәкче күпмедер дәрәҗәдә психолог, күпмедер дәрәҗәдә социолог та булырга тиеш дип уйлыйм мин.
— Тагын ниләр уйлыйсыз? — Баш архитектор Урманов-ның алар белән җитди итеп сөйләшергә исәбе юклыгы күренеп тора иде. — Ә безне, һәр кеше үз эше белән шөгыльләнергә тиеш, дип өйрәттеләр.
Нурисламның да түземе төкәнеп килә иде. Ул уч төбе белән өстәлгә шапылдатты да лыпылдап архитектор каршындагы урындыкка утырды.
— Без уен уйнап йөрмибез. Сезнең янга үзебезнең шәхси йомышыбыз белән кермәдек. — Ул ишектән инде икенче мәртәбә башын тыгып караган секретарь кызга ымлады. — Әгәр секретарь кыз бик ашыктыра икән, барыгыз. Без монда көтеп торырбыз.
Роберт Маратович бераз күндәмләнә төшкәндәй булды, теләр-теләмәс кенә өстәл артына кереп утырды.
— Шәһәр төзелешендә Ял итү зонасыннан да мөһимрәк нәрсә юк, дип саныйсыз икән, әйдәгез, исбат итегез, тыңлыйм.
— Шәһәр төзелешендә мөһим булмаган нәрсә юк, — диде Ихтыяр. — Сез моны безгә караганда яхшырак беләсез. Песи белән тычкан уены уйнамагыз, миңа шулай кулайрак, минем үз өстемә мәшәкать алырга исәбем юк, дип турыдан ярып әйтегез.
— Моның белән нәрсә әйтергә телисез?
— Өстән кушканны гына көтеп утырмаска, үз фантазиягезне дә эшкә җигәргә кирәк, дим. Югыйсә без төзегән шәһәрнең җаны булмаячак, кешенең күңеле ятмаячак аңа.
— Яңа институт бетереп чыккан ярым студент, ярым инженердан да акыллырак кеше бармы икән дөньяда?!
— Юкны бушка аударып утырмыйк, — дип Ихтыярга баш какты Нурислам. — Үзегез ашыгасыз, үзегез һаман сузасыз.
Баш архитектор ике кулын күкрәгенә кушырып куйды да, мин сезне тыңларга әзер, сөйләгез, дигәндәй, тәкәббер кыяфәт белән аларга елмайды.
— Безнең төзелештәге сигез меңгә якын кешенең алтмыш җиде проценты авылда туып-үскән. Киләсе бишьеллыкта төзүчеләрнең саны җитмеш меңнән дә артып китәчәк. Социология бүлегенең прогнозларына караганда, киләсе бишьеллыкта да, алдагы унбиш-егерме елда да авылдан чыгучылар алтмыш-алтмыш биш процент тәшкил итәчәк.
— Бик әйбәт. Авыл халкы эштән курыкмый, кая кушсаң, шунда бара. Теләсә нинди шартларга тиз җайлаша.
Нурислам, баш архитекторның бүлдерүенә игътибар итмәде:
— Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый. Шуның шикелле, якын киләчәктә шимбә-якшәмбе көннәрендә безнең булачак вокзаллар, булачак аэропортлар, пристаньнар...
Шулчак телефон аппаратының кызыл күзе кабынды. Роберт Маратович исе китмичә генә трубканы колак янына китерде.
— Тыңлыйм. Әйе, әйе. Истә. Булмый. Кайта алмыйм, дим. Кибеткә үзең кер, баланы да ал. Объект тапшырабыз. Көне, төне юк хәзер. Бер мин генә түгел. Ярый, ярый, киңәшмә бара монда. Хуш.
Ачкан авызын да япмыйча аның сөйләшеп бетерүен көткән Нурислам җөмләсен өзелгән урыннан ялгап алып китте:
— ...авыл юлын таптаучылар белән шыгрым тулачак.
— Нәрсә, нәрсә? Нинди авыл юлы? Нәрсә тулы булачак?
Архитектор әле телефон бозган тынычлыгын тәртипкә китерә алмаган, болай да көчкә түзеп тыңлаган әңгәмәнең очын югалткан иде. Нурислам аның бу халәтен сизә, сизгән саен тынычлыгын ныграк җуя, әмма түзә, хисләрен тышка чыгармаска тырыша иде.
— Хөрмәтле архитектор галиҗәнаплары! Без инде менә бер сәгатькә якын сезнең кабинетта утырабыз. Сөйләшү темабыз — авыл белән шәһәр арасындагы багланышлар, ясалма төстә тудырылган кирәксез конфликт һәм шуны булдырмау чаралары... Миңа дәвам итәргә рөхсәтме? Шулай итеп, күпме генә тырышсаң да, авыл кешесеннән берничә елда чын пролетариат ясый алмыйсың. Авыл канына сеңгән инде аның, капка төбендәге бүрәнә өстенә утырып авыл агайлары белән бер махра тарту өчен, тау читендәге чишмәдән ятып су эчү өчен генә дә йөз чакрым юл узарга риза ул. Аның әле шәһәргә күңеле ятмаган, җаны берекмәгән. Димәк, әле ул ярым авыл, ярым шәһәр кешесе. Минем бабай әйтмешли, ни урталай, ни пултарай. Аның шулай ике арада каңгырып йөрүе эшкә тискәре йогынты ясый, коллективта нормаль климат урнашуга кыенлыклар тудыра. Дүшәмбедә иртә таңнан авыл мунчасы кереп килгәч, әле ул кичкә кадәр үз эзенә төшә алмыйча йөри, күңеле авылда калган була аның. Ә җомга көн җитсә, иртә таңнан ук ничек эштән таярга чамалый башлый, һәм җаен барыбер таба. Шулай итеп, биш көнлек эш атнасының ике көне бер көнеңә дә тормый булып чыга.
— Моның белән ни әйтергә телисез, иптәш социолог?
— Хәзер, тыңлап бетерегез. — Нурисламның борын өсләре тирләп чыкты. Ул, кесәсеннән кулъяулык алып, битен сөртте дә күрсәткеч таягын генераль планга таба сузды. — Әгәр дә без, инде әйткәнемчә, менә монда, урман аръягында яңа типтагы поселок салып, Ташлыяр кешеләрен шунда күчерсәк һәм бушап калган авыл өйләрен реставрацияләп, оригиналь ял итү зонасы ясасак, теге алтмыш җиде процентның күңелен тынычландыра алыр идек. Теләгән кеше шимбә-якшәмбедә профкомнан путевка ала да авыл өендә бәлеш-коймак пешереп, күмерле самавырда чәй кайнатып үзенчә рәхәтләнеп ял итә. Ял вакытында бөтен гаиләсе белән бер айга да килә ала.
— Ә ул яңа типтагы поселокны сезгә Аллаһе Тәгалә үзе салып бирәме? Генераль планда каралмаган, проекты төзелмәгән, титулга кертелмәгән...
— Кертелмәсә, кертергә кирәк. Сорарга, таләп итәргә! — дип кызып китте Нурислам. — Ял итү зонасына дигән төзелеш материалларын тулысынча яңа поселок төзелешенә күчерергә! Проект төзеп торасы да юк, менә дигән типовой проектлар эшләнгән. Теләге булган кешегә көч җитмәс каршылык юк монда!
Нурислам, минем сүзем бетте, дигәнне белдереп, күрсәткеч таягын өстәлгә куйды да Ихтыяр янына килеп басты. Баш архитектор иң элек үзе сүз башлап та хәзер бер читтә сөмсере коелып торган Ихтыярга эндәште:
— Ә менә сез, яшь белгеч, моңа ничек карыйсыз? Әллә социологның иярчене булып кына йөрисезме? Карагыз әле, онытып торам, кандидатскиегыз ни хәлдә, Фарукшин? Эшләп бетергәч, иң элек миңа күрсәтәсез. Җитәкчегез сүзе бу, минем теләк түгел.
— Менә шушы инде минем кандидатлык диссертациям! — дип кызып китте Нурислам. — Күреп торасыз, иң беренче эш итеп сезнең янга баш орып килдем бит. Ә бу егеткә тимәгез. Ул минем шикелле сүз кешесе түгел, эш кешесе.
— Рөхсәт булса, бүгеннән үк Ташлыяр ял итү зонасының проектын эшли башларга әзер мин, — дип, Ихтыяр да сүзгә кушылды. — Рөхсәт кенә булсын.
— Әллә сез архитектура бүлеген тәмамладыгызмы?
— Юк. Төзелеш бүлеген.
— Алайса юк нәрсә белән хыялланып та йөрмәгез. Могҗиза булып, рөхсәт биргән очракта да бу эшне сезгә тапшырмаячаклар. Һәр кеше аз гына булса да архитектордыр, беләм. Ләкин бездә аз гына җитми шул. Ничек уйлыйсыз, социолог иптәш, дөрес әйтәмме?
Нурислам аңа җавап бирмәде, иреннәрен генә бүлтәйтеп куйды да күзләрен Ихтыярга төбәде. Ә ул, беркатлы кыяфәт белән, баш архитекторга нидер аңлатырга, аны әле һаман үз ягына аударырга тырыша иде.
— Мин биш ел буе архитектура бүлегендә укучылар белән бер бүлмәдә яшәдем. Алар укыган китапларның берсен дә калдырмыйча укып бардым. Өченче курста архитектура бүлегенә күчәргә дә җыенган идем, буш урын гына булмады.
— Ха-ха-ха... — Баш архитектор, тыела алмыйча, көлеп җибәрде. — Мин опера җырчысы белән бергә балык тотарга йөрим, дип, Онегин партиясен үзенә бирүләрен сорап театрга килгән балыкчы шикеллерәк була инде бу... — Аннары, үзенең барасы җирен искә төшерепме, әллә дәрәҗәсен сакларга тырышыпмы, кулын кинәт өскә күтәрде: — Шаярыштык, көлештек. Сез сөйләдегез, мин тыңладым. Ике як та канәгать, шулаймы? Ярый, сау булыгыз! Энҗе, машина мондамы?
Ачык ишектән секретарь кызның гел елмаюдан гына торган мөлаем йөзе күренде. Ул, каядыр барырга җыенып, иңенә бәләкәй сумкасын аскан иде.
— Күптән монда. Сезне көтәбез.
Коридорга чыккач, Ихтыяр теш арасыннан сыгып, моңа кадәр булмаган усаллык белән үзалдына әйтеп куйды:
— Рөхсәт булмаса да, эшлим! Дөнья аңа гына терәлеп калмаган, акыллы кешеләр дә табылыр.
Пышылдап кына әйтсә дә, Нурислам аның сүзләрен ишеткән иде.
— Проектыңны әзерләп кулга гына тоттыр син минем. Хәзергә эскизларын гына булса да. Министрына кадәр барырмын, үз сүземне уздырмыйча туктамам!
Мотоциклы янына килеп җиткәч, Нурислам артта калган Ихтыярга кычкырды:
— Кая илтергә сине, начальник?
— Опера театрына.
— Әллә циркка яисә курчак театрына барыйк микән? Барыр җир күп булгач, сайланабыз-сайланабыз да, бер карарга килә алмыйча, өйгә кайтып егылабыз. Шәһәр түгел, галәмәт зур йокы бүлмәсе салабыз бугай без...
Әле урам кыяфәтенә керергә өлгермичә, як-якта чәчелеп яткан йортларга карап тордылар-тордылар да икесе дә көлеп җибәрделәр.
— Утыр, әйдә, минем Сәбиләнең пилмән пешерә торган көне бүген, — дип мотоциклын кабызды Нурислам. — Атна буе өйдән чыкмыйча ятып, әти-әниеңне дә туйдырып бетергәнсеңдер.
Ихтыяр, ризалыгын белдереп, баш селкеде. Алар, булачак урамның тузанын туздырып, булачак шәһәрнең булачак үзәгенә таба элдерттеләр.
Аяк йөзенә кадәр җигүле куе яшел төстәге халат кигән Сәбилә аларны ишек төбендә елмаеп каршы алды. Ул Нурисламның чит кеше белән кайтуына һич тә гаҗәпләнмәде, хәтта сөенгән кыяфәт белән яктырып исәнләште. Ихтыярны күптәнге танышы кебек кыстый-кыстый түргә чакырды. Мондый мөлаемлыкка күнекмәгән, тулай торактагы вахтерның нур качкан йөзенә карамас өчен, биш ел буе үз бүлмәсенә кеше чакырырга кыймыйча йөргән Ихтыяр өчен бу сәер дә, рәхәт тә иде. Ул, әллә шалтыратып хәбәр иттеме, кисәттеме икән, дип күзләре белән телефон эзләде. Тапмагач, тагын да ныграк сәерсенеп түргә узды.
Түр бүлмәдәге сүс баудан үреп ясалган пәрдә артыннан саркып кына талгын музыка агыла. Ул диванга килеп утырды һәм шунда гына күңеле талкынудан, беренче мәртәбә уңышсызлыкка очраудан, очсыз-кырыйсыз лабиринтка охшаган төзелеш проблемалары эчендә буталып калуыннан гаҗиз булуын тойды. Тәрәзәдәге ачык яшел пәрдәләр, бөтенләе белән бер стенаны тутырып торган китаплар, талгын музыка аның күңелендәге уйларны әкрен-әкрен тарата, тынычландыра, аның шулай ләззәт кичеп утырасы, шушы рәхәт мизгелне куркытмыйча, тып-тын гына оеп, рәхәтләнәсе килә иде.
Кулына тәлинкә тоткан килеш каршысында басып торган Сәбилә аңа үз хыялыннан йөзеп чыккан әкият кызы кебек тоелды. Ихтыяр аның күзләренә аптыраулы карашы белән күтәрелеп карады һәм тәне буйлап калтырау йөгереп узганын сизде. Моны күреп торган Нурислам, Ихтыярны бу сәер халәтеннән чыгару өчен, сүз башларга ашыкты:
— Мин сезне таныштырырга да онытканмын бит әле. Безнең кунагыбыз — шәһәр төзелеш идарәсе инженеры Ихтыяр Батыршин булыр. Бүгенге көндә без аның белән бер төркем консерваторларга каршы аяусыз көрәшәбез, һәм якын киләчәктә, һичшиксез, җиңәчәкбез. Мине бу бөек җиңүләргә рухландырып торучы алиһәм — район газетасы хезмәткәре һәм дә шуннан бушаган арада минем хәләл җефетем ролен башкаручы Сәбилә ханым Фарукшина.
Көлешеп алганнан соң, берсен-берсе кысташа-кысташа калак-чәнечкегә тотындылар.
Ихтыяр ашаган арада әле Нурисламга, әле Сәбиләгә күз төшереп ала да, әллә кайда еракта калып, әле генә хәтердә сурәте җанлана башлаган Зәлияне күз алдына китерергә тырыша. Ләкин күзләрен йомгач та Зәлия урынына каршыда Сәбилә басып тора иде. Ул, аптырагач, башын як-якка селкеп куйды.
"Нәрсә булды миңа? Әллә галлюцинация башлана инде?" — дип уйлады Ихтыяр. Карале, бер атна буена төзелештәге беренче проблемаларны чишә алмыйча баш ватып йөри торгач, ул Зәлия турында бөтенләй диярлек уйлап та карамаган икән бит.
— Ай-һай! Табынга нәрсә җитми дим... Иң кирәген оныта язганбыз бит!
Нурислам сөйләнә-сөйләнә кухняга чыгып китте. Ихтыяр башын күтәрүгә, күз карашы тагын Сәбиләнең күзләре белән очрашты. "Зәлияне сагынам бугай мин, үзем дә сизмичә сагынам, — дип уйлады ул. — Хәзер менә Сәбиләдән аның чалымнарын эзлим. Бу дөньяда хатын-кыздан да серле, катлаулы һәм шул ук вакытта гүзәл җан иясе юк. Хатын-кыз булма-са, без инде әллә кайчан яңадан маймыл кыяфәтенә кайткан булыр идек. Маймылны хезмәт маймыллыктан чыгармагандыр, хатын-кыз, мәхәббәт кеше иткәндер..."
Нурислам, шешәсен ачып, рюмкаларга коньяк салды да бәллүр зыңы чыгарып чәкештерде.
— Дуслык өчен! Дөнья ваклыкларыннан өстен торырдай дуслык өчен!
Беренче рюмкадан ук Ихтыярның бөтен гәүдәсе җиңеләеп киткәндәй булды, бар борчулары каядыр юкка чыкты, аның бертуктаусыз сөйләшәсе, шаярасы, көләсе килә башлады.
Ихтыяр табын яныннан авырлык белән генә торып басты. Берничә сәгать эчендә ул бу йортка шулкадәр ияләшкән иде. Ничә еллар буе институт тулай торагында дүрт стенадан башка берни күрмәгән, сирәк-мирәк Зәлияләргә барганда да кайда утырырга белмичә аптыраган Ихтыяр өчен бу өй бары фәрештәләр генә яши торган оҗмах булып күренде. Монда Зыятдин бабай атавындагы уздырып булмый торган күңелсез көннәр дә, әтисе белән әнисенең мәңге бетмәс борчулары да, Зәлияләр өендәге суларга авыр тантаналы һава да, төзелеш идарәсе кабинетларындагы нәтиҗәсез ыгы-зыгы да юк иде.
Ихтыярның китәргә җыенып та, нәрсәсендер югалткан кебек арлы-бирле йөрүен күреп, Нурислам аны фатиры белән таныштырырга булды.
— Кешеләр, гадәттә, килгән кунакка үзләренең фатирларын күрсәтеп чыгалар бугай. Менә монысы — йокы бүлмәсе, без утырганы — зал, ә тегесе — бәләкәчләрнеке.
— Сезнең бәләкәчләр дә бармыни? Кайда соң алар?
— Йоклыйлар. Олысы беренче класста укый. Мәктәпне беренче чиратта салдык. Кирәк китереп терәсә, җиткерәсең ул. Безгә дә Ташлыярның кирәк икәнен аңлата, исбатлый белергә кирәк. — Нурислам балалар бүлмәсе ишеген ачып пышылдады. — Әнә алар. Түр караваттагысы — кечесе, Рәйханә исемле. Балалар бакчасына йөри. Монысы — Ринат.
— Бай яшисез, — дип ишекне ябарга кушып ымлады Ихтыяр. — Каян шулай барысына да өлгерәсез? Ничә яшь соң сиңа?
— Күрмисеңмени? Минем чәч тә өлгер бит, кешенекеннән алданрак агара. Егерме тугыз тулды, туган. Картаябыз. Киләсе елга — юбилей. Орден бирмәгәйләре, — дип сүзне шаян тонга борды ул.
Саубуллашканда, Ихтыяр Сәбиләнең кулын катырак кысты. Тавыш-тынсыз изрәп йоклап яткан малай белән кызны күргәч, ул аларның әниләре Сәбилә булуына ышанып та җитмәгән иде. Менә хәзер генә Ихтыяр бу күзләрдәге мөлаемлык, җылылыкның бары тик аналарда гына була торган аерым бер сыйфат икәнен аңлады, хатын-кызның бәби тапкач кына ачылып китүе турында күп ишеткән булса да, бары тик бүген генә моңа үз күзе белән күреп ышанды. Әгәр дә янәшәдә Нурислам басып тормаса, ул, үз-үзен тыя алмыйча, бу кечкенә һәм йомшак кулны уч төбенә салып, Сәбиләнең язмышын юрый башлар иде сыман.
Ихтыяр, башына берөзлексез килеп торган тилемсә уйлардан котылырга теләп, тиз-тиз генә саубуллашты да урамга чыкты.
— Хуш, авылым! — дип кычкырды ул балконнан кул изәп торучы Нурислам белән Сәбиләгә.
Ләкин җете зәңгәр күктәге чекерәйгән йолдызлар да, бөтен йөзен тутырып балкыган түгәрәк ай да аның күңелен тынычландыра алмады. Ул, бүген нәрсәдәр тапканынмы, әллә югалтканынмы аңлый алмыйча, шатланырга да, кайгырырга да белмичә, исәр кеше кебек барды да барды.

* * *
Әтисе Ихтыярны төксе кыяфәт белән каршы алды. Әнисе дә, әтисеннән узып сүз әйтергә кыймыйча, бүлмә якта та-вышсыз-тынсыз йөри. Кич буе хыял дөньясында очып йөргән Ихтыяр шап итеп җиргә егылып төшкән кебек булды. Чәйне дә, әтисенең төксе кыяфәте белән кушып, сүзсез генә эчтеләр. Ләкин, вакыт-вакыт онытылып китеп, ул тагын татлы уйларга чума да, авызы үзеннән-үзе ерыла. Күз алдындагы аксыл томан эченнән, үпкәләгән сыман авызын турсайтып, әле Зәлия йөзеп үтә, әле янында гына Сәбиләнең җанны эретердәй ягымлы тавышы ишетелгәндәй тоела, әле Нурислам, кемгәдер нәрсәдер исбат итәргә тырышып, янып, ялкынланып сөйли иде.
— Нәрсә авызыңны ерып утырасың? Бу карт алашаны төп башына утырттык, дип сөенәсеңме?
Күз алдындагы томан кисәк кенә таралып, каршыда күгәреп утырган әтисе, самавырдан чәй агызып торучы әнисе күренде.
— Шәһәре белән, районы белән миңа ябырылулары аз иде, инде хәзер бу яшь чыпчык та әтисенең башына кәкәй итәргә булган, ә!
— Ни турында сөйлисең син, әткәй? Гадирәк итеп сөйләсәң, бәлки, мин дә аңлармын.
— Башыңны юләргә салып утырган булма. Мин карт юләрне котыртып җыелыш җыйдыручы кем? Теге шома авыз Нурислам белән син! Авыл халкын, төзүчеләрне фатирга кертүләрен сорап, кодалап йөрүче кем? Алтмышка җитеп акыл кермәгән шушы исәр. Башта ук күңелем тартмаган иде. Авыл өчен кайгыртып йөримени алар? Үзләренең эш күрсәтәселәре килүдән койрык чәнчеп чабалар.
Ихтыяр шунда гына сүзнең нәрсә турында баруын аңлады. Ул инде бу хакта баш архитектордан чыккач та уйлаган иде, ләкин Нурисламнарга баргач, бөтенесе дә онытылды, дөнья аңа яшел пәрдәле бүлмә кебек тыныч һәм рәхәт, Сәбилә күзләре кебек нурлы һәм ягымлы булып күренде. Әтисенең сүзләреннән соң болар барысы да кинәт кенә челпәрәмә килеп, тирә-юнь язгы ташу сыман бөтерелә, актарыла, салкыная, шомлы һәм аңлаешсыз уйларга төренә башлады. Ул әтисенә ничек итеп мәсьәләнең асылын аңлату, аны ничек юату, тынычландыру чарасын таба алмый, шуңа үзенең көчсез-легеннән күңеле кыйнала иде.
Тимерхан һаман саен кыза гына барды.
— Авыл халкына нинди күз белән күреним мин хәзер? — дип ярсыды ул. — Шушы бала-чага сүзенә ышанып, халык алдында ыштыр биткә, ата ялганчыга әйләнеп калдым. Бо-ларга нәрсә, боларның сырт койрыкта, бүген монда алар, иртәгә — тегендә. Җил катырак иссә, йомычка урынына очып китәргә генә торалар.
— Зинһар өчен, аңлатыбрак сөйлә, әткәй! — Ихтыяр аның бөтенләй ташып чыкмыйча ярсуы басылмавын белә, шуңа ялкынына ут өсти иде.
— Райком келәмендә сәгать буе басып торганың бармы синең, Саламторхан?
— Райкомга чакырдылармыни?
— Күптән мунча кергән юк иде, сезнең фатиха белән рәхәтләнеп чабынып кайттым! Авыл халкы арасында ялган коткы таратып йөргән өчен икенче секретарь иманны укытты. Партизанщина белән шөгыльләнүдә гаепләде. Бөтен авыл яңа поселокка күчәбез дип сөйли икән хәзер. Шул райкомга барып ирешкән...
— Беренче секретарь Солтанов кичә Нурислам белән мине чакырып сөйләште. Ниндидер аңлашылмаучылык килеп чыккан монда. Ул, киресенчә, төзүчеләрне Ташлыярда урнаштыруыбыз өчен рәхмәт әйтте. Бу тәҗрибәне тагын да үстерергә, күрше авылларга да чыгарга кушты. Иң элек председательләр белән элемтәгә керергә, парторглар белән киңәшергә кирәк, диде. Сүз уңаенда, сине дә мактап телгә алды. Бөтен нәрсәне күреп-белеп тора икән.
— "Әткәйне бик җиңел төп башына утырттык та андый җүләрләр бүтән очрар микән?" — дип әйтмәдеңме соң райком секретарена?
— Юкны сөйләмә әле! — Ихтыяр, чын-чынлап ачуы чыга башлаганын тоеп, үз-үзен тынычландырырга тырышты. — Син генә уйлыйсыңмы әллә Ташлыяр турында? Мин дә шунда туып-үскән кеше, сиңа кадерле булган кебек миңа да якын ла ул. Әгәр шәһәрнең баш архитекторы теше-тырнагы белән каршы килә икән, мин үземнең фикеремне аның миенә боргычлый алмыйм. Көтегез бераз, вакыт бирегез миңа. Архитектор егетләр белән сөйләштем. Булышырга вәгъдә иттеләр. Минем белән бергә укыган егетләр алар. Бергәләп тотынсак, көзгә Ташлыяр ял итү зонасының яңа проектын эшләп өлгертәчәкбез. Әле хәзергә безнең планны хуплаучылар юк диярлек. Әмма райком секретаре Рим Идиятович ап-ачык итеп әйтте, әгәр дә көзгә кадәр проектыгызны эшләп бетереп, Мәскәү архитекторларыннан раслата алсагыз, шәп булыр иде, диде. Яңа поселок турында Министрлар Советы белән киңәшмәкче була.
— Бик тә ачык итеп әйткән икән, — дип көлде Тимерхан. — Нәрсә, Мәскәү әйтмичә, аркылыны буйга да алып сала ал-мыйсызмыни инде сез хәзер? Беренче секретарь башыгыздан сыйпап-сылап чыгарган да шуңа куанып йөрисезме? Ә миңа бөтенләй икенче сүз әйтте. Мәскәү ә-әнә кайда ул! Бар син анда, беткән иде Мәскәү юлын таптаучылар.
— Эш анда түгел, әткәй. Генераль планны Мәскәү архитекторлары эшләде, димәк, шәһәрнең киләчәге өчен дә, аның матур һәм яшәргә уңайлы булуы өчен дә алар җавап бирә.
— Мәскәүдән торып, Гыйлаҗетдин картка нәрсә уңай да, нәрсә кулай икәнне каян белә алар? Үзебезнең республика нәрсәгә авыз ачып карап тора? Казанда да проект институты бар. Андагы архитекторлар дуңгыз фермасы төзүдән башкага ярамыймыни? Нигә асрыйлар аларны?
— Дөньяга даны таралачак кала салабыз бит, әткәй. Республиканың гына көче җитәрлек түгел аңа. Шуңа күрә бөтен ил белән тотындылар да. Дөрес әйтәсең, Мәскәү архитекторларының да ялгыш җибәрүе, бөтенесен дә искә алып бетерә алмавы бик мөмкин. Ләкин аларның мөмкинлекләре зуррак, алар илебездәге шәһәрләр төзү тәҗрибәсенә таянып эш итә, барысын да өр-яңадан уйлап чыгармый.
— Типовой проектлар белән эшләнгән йортларны үзләренчә тезеп чыгалар да, шуның белән — вәссәлам! Шәһәр төзелә торган җирнең үзенчәлеген, анда яшәгән халыкның гореф-гадәтләрен, еллар, гасырлар буена күз күнеккән, җан береккән архитектурасын исәпкә аламыни алар?!
— Ә без ни өчен?
Ихтыяр, үзен күрсәтергә теләгәндәй, калкына төшеп, чынаягын әнисенә сузды.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Мирас - 10
  • Parts
  • Мирас - 01
    Total number of words is 4042
    Total number of unique words is 2160
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 02
    Total number of words is 3983
    Total number of unique words is 2084
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    64.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 03
    Total number of words is 4101
    Total number of unique words is 2066
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 04
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2132
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    54.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 05
    Total number of words is 4108
    Total number of unique words is 2110
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 06
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2087
    38.2 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 07
    Total number of words is 3907
    Total number of unique words is 2059
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 08
    Total number of words is 4007
    Total number of unique words is 2041
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 09
    Total number of words is 3999
    Total number of unique words is 2069
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 10
    Total number of words is 4066
    Total number of unique words is 2206
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 11
    Total number of words is 3988
    Total number of unique words is 2171
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 12
    Total number of words is 3940
    Total number of unique words is 2022
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 13
    Total number of words is 3970
    Total number of unique words is 2095
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 14
    Total number of words is 4028
    Total number of unique words is 2093
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    61.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 15
    Total number of words is 4011
    Total number of unique words is 1988
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 16
    Total number of words is 4058
    Total number of unique words is 2049
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 17
    Total number of words is 3923
    Total number of unique words is 2108
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 18
    Total number of words is 3970
    Total number of unique words is 1998
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 19
    Total number of words is 432
    Total number of unique words is 339
    52.1 of words are in the 2000 most common words
    66.7 of words are in the 5000 most common words
    72.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.