Мирас - 08

Бераздан чиләге белән бензин күтәргән егет мотоцикл янына килде дә эшлекле кыяфәт белән Нурисламга эндәште:
— Ихтыяр чакыра, керә торыгыз, хәзер бугазыннан тутырып куям мин аны.
Егетнең күптәнге таныш кебек исе китмичә сөйләшүеннән, хәтта исемен әйтеп исәнләшеп тә тормавыннан хәтере калса да, Нурислам ишегалдына таба атлады. Капканы ачып керде дә шаккатып туктап калды. Ишегалды өстенә корылган киртә түбә аша төшкән кояш нурларыннан аяк астындагы ком гәрәбәдәй сап-сары төскә кереп күзләрне чагылдыра, түрдә яктырып-балкып өр-яңа мунча утыра, ишегалдының уң ягындагы бакчадан чәчәк исе килә. Бар җирдә пөхтәлек, чисталык, хәтта аяк басарга да куркып торырсың.
— Яши белә халык, — дип лапас-кура арасыннан Ихтыяр килеп чыкты. — Минем яшьти бу, Әхмәт, бер класста укыдык.
— Авылда ничә классташың бар?
— Егерме өч иде. Хәзер бер Әхмәт кенә. Калганнары ил буйлап чәчелде...
— Чәчелсә, туганнары, әти-әниләре калгандыр бит? Димәк, алтмыш тугыз кеше.
— Нәрсә, нәрсә?
— һәрберсенә өчәрне кертсәң, барлыгы алтмыш тугыз кеше була, дим. Моның белән артык сузып торма, турыдан-ту-ры башла.
Ихтыяр, өйрәтмә, дигәндәй, аңа кул сетләде.
— Ишегалдының яме юк әле, менә көз җиткәч күрерсез, бу киртәләрне үрмә гөлләр урап ала, бакчада алмагачлар сыгылып утыра. Әйдәгез, өйгә керәбез, — дип, Әхмәт болдыр баскычына килеп басты. — Әйдә, яшьти, кыста кунакны. Үзеңне күрмәгәнгә дә биш былтыр.
— Без йомыш белән йөри идек. Вакыт ягы тар, башка чакта, — дип сөйләнде Ихтыяр. — Төзелешкә көне-төне кеше агыла, ә торыр урыннары юк.
— Мине дә чакырганнар иде. Өр-яңа бульдозерга утыртабыз, дип кызыктырып та маташтылар. Китсәм, әллә кайчан китә идем инде мин шәһәргә, һава җитми анда, тын кысыла. Әйдәгез әле, түргә үтегез әле. Хәзер бер кызыл кикриккә ал-лаһе әкбәр әйтәбез. Суыткычта ак алъяпкычлы түтәй дә көтеп утыра.
— Эшкә чыктым мин. Төшкә генә кайтып барыш. Ярамый. Кешеләрнең торыр урыны юк анда...
— Табылыр, — дип сузды Әхмәт. — Юкка кайгырасыз. Төзелеш тулы такта, бүрәнә — йорт сал да кер. Хөкүмәт фатиры җитешкәнче ярап тора ул. Менә без бу мунчаны бер атнада өлгерттек.
— Авыл күчәргә тора, ә син һаман каралты-кура яңартасың, — дип гаҗәпләнде Ихтыяр.
— Син әйтте дип, алай тиз генә кубарылып китәргә исәп юк әле. — Әхмәт исе китмичә генә Ихтыярга сөзеп карады. — Без крестьян халкы, тик торырга өйрәнмәгән. Эшләсәк, булсынга дип эшлибез, йорт салсак, мәңгелеккә салабыз.
— Җиргә генә мәңгелеккә килеп булмый. — Нурислам сүзнең озынга китүен күреп, әңгәмәгә катнашырга булды. — Авыл күчәме-күчмиме, барыбер аңа шәһәр белән алыш-би-реш ясап яшәргә туры киләчәк. Әллә бу дуслык элемтәләрен хәзер үк башлап җибәрикме, Әхмәт дус?
— Без болай да дошманнар түгел.
— Эшлекле элемтәләр турында бара сүз. Ягъни мәсәлән, сез хәзер берничә төзүчене үз куышыгызга аласыз, кыскасы, аларны фатирга кертәсез, ә киләчәктә шәһәр сезгә ярдәм кулы сузачак, теләсәгез, иң яхшы йортыннан менә дигән фатир бирәчәк.
— Юк инде, туган, — дип тешләрен ялтыратып елмайды Әхмәт. — Кешеләрең дә, әбрәкәйле фатирың да кирәк түгел. Авылны күчерсәләр, язмыш икән, вакыты җиткәч, күчәрбез, яңа җирдә тормыш корырбыз, әмма ләкин шәһәрдә түгел. Унынчы катка менеп саескан баласы шикелле нишләп каңгырап утырыйм мин анда?! Бу сыер, бу сарыклар, каз, тавыклар кайда кала?! Иртән әтәч кычкырганга уянып, малларны көтүгә кумагач, кич аларны капка төбенә чыгып каршы алмагач, нинди тормыш ди ул?! Кибеттәге туң балыкка алданып, боларны ташлап китәмме соң!
— Ярый, ярый, сине шәһәргә күчәргә кыстаган кеше юк әле, — дип бүлдерде аны Ихтыяр. — Кистереп әйт, кертәсеңме кеше өеңә, юкмы?
— Керегез, дип чакырып торам ич. Кайчан килсә
Зәңгәргә буялган урыс капка төбенә килеп туктагач, Нурислам кыстатып-ялындырып тормады, гомер буе шушында яшәгән кеше кебек, мотоциклын капка төбендәге чатлы баганага сөяп куйды да Ихтыяр артыннан өйгә керде. Маһруй апа мич тирәсендә кайнаша иде, аларны күрүгә, каушап, нәрсә әйтергә белмичә, аптырап калды.
— Кайттыгызмы, улым? — дип бераздан телгә килде ул. — Кунак та бар икән. Кем дип әйтим? Күз күргән кеше түгел, димме? И-и, өлгерә алмадым бит. Бәлешне яңа мичкә тыгып маташа идем. Әтиең, сәгать берләрдә кайтам, дигән ие. Үзенә күрә бәйрәм бүген. Беренче көн эшкә чыктың. Исән-имин генә эшләргә язсын инде...
— Ярый, алайса, без капка төпләрен әйләнеп керәбез, — диде Ихтыяр. — Нурислам, син артык ашыкмыйсындыр бит?
— Идарә башлыгы синең янда булырга әмер бирде. Әле йөреп-йөреп тә эш кыра алган юк. Нидер уйларга кирәк, бо-лай бармый...
Алар лапаска кереп, беренче күргәндәй, яңа ярып өйгән утын исен иснәп тордылар, абзардагы ак маңгайлы сөзгәк кара бозауның башыннан сыйпадылар. Аннары алма бакчасы түрендәге мунча янында озаклап сөйләштеләр.
Маһруй апа мич каршында ыгы-зыгы килсә дә, күңеле белән алар янында иде. Ул әле һаман Ихтыярның авылга кайтуына, бигрәк тә бөтенләйгә кайтуына ышанып бетә алмый, менә-менә ниндидер сәбәп чыгар да соңгы өметләре булган төпчек малайлары тиз генә җыенып китеп барыр сыман. Кеше ияртеп кайтуын да шуңа бигүк өнәп бетермәде. Бу ят кеше аны каядыр китәргә кыстап-кодалап йөридер, шуңа беренче көннән үк артыннан калмыйдыр кебек иде аңа. Ләкин Ихтыярның мал-туар, каралты-кура тирәсендә үз булып, күңеле ятып, рәхәтләнеп йөрүен күргәч, борчулары басыла төште.
Ишегалдын әйләнгәч, алар эшлекле кыяфәт белән сөйләшә-сөйләшә капка төбенә чыктылар. Каршыдагы коеның агач чиләген тутырып су алдылар, тешләрен камаштыра-камаштыра, көлешә-көлешә эчтеләр. Читтән карап торганда, алар мәктәптән кайтып уйнарга чыккан авыл малайларын хәтерләтәләр иде.
Инеш буена җиткәч, Нурислам, атауга карап, тел шартлатып алды.
— Менә сиңа Робинзон утравы! Кем яши анда? Нинди бәхетлесе гомер сөрә?
Ихтыяр, әйтергә дә, әйтмәскә дә белмичә, беркавым кыенсынып торды, аннары теләр-теләмәс кенә:
— Безнең бабай... — дип куйды.
— Яшәп тә карыйлар кешеләр, да-а! — дип аның саен гаҗәпләнә барды Нурислам. — Берүзенә — бер утрау.
— Утрау түгел, атау ул. Җәй көне инешләрнең суы чыпчык тезеннән генә кала.
— Кем белән яши соң ул синең Робинзон бабаң? Ихтыяр, бик теләмәсә дә, бабасы турында сөйләмичә булдыра алмады.
— Менә шулай... — дип сүзен тәмамлады Ихтыяр. — Катмарлы кеше ул безнең бабай, роман герое булырлык.
— Эк-зем-пляр! — дип сызгырып җибәрде Нурислам. — Мондыйлар сирәк очрый хәзер.
— Сирәк, дип, һәр авылның бер сәер кешесе була инде ул. Аңламый башладым әле мин бабайны. Соңгы арада аралар суынды. Әллә нишләгән ул. Җанына урын таба алмый. — Ихтыяр, иелеп, җирдән таш алды да бар көченә кизәнеп инеш аръягына ыргытты. Таш тал кәүсәсенә килеп бәрелде. — Малай чакта атауны алышлы уйный идек. "Зимний" дип атый идек без аны.
— Алып була идеме соң "Зимний"ны?
Ихтыяр җавап бирмәде, таш алып тагын атау ягына ыргытты.
Нурислам инеш кырыена ук килеп басты. Атау аны үзенә тарта, мөмкин булса, ул хәзер үк шунда йөгереп кереп китәр иде.
— Элек урам буйлап җырлап йөри идек. Хәзер җырлап кара, исерек, дип калырлар... Бабаңның да бернинди сәер нәрсәсе юк. Дөнья үзгәрә, халык үзгәрә, ә ул һаман бер төсле, ул һаман үзгәрми. Шуңа сәер тоела.
— Ни өчен үзгәрми соң ул? Социолог буларак, син моны ничек аңлата алыр идең?
Ихтыярның инде атна буе күңелен борчып йөргән уйларны тизрәк очлап куясы, бу туйдырган темадан читкә китәсе килә иде.
— Катлаулы хәл, — дип кашларын җыерды Нурислам, — берничә сүз белән генә җавап бирүе кыен. Ләкин бер нәрсә ачык: чорыбызның, дөресрәге, тарихның кискен борылышларында, җәмгыятьне баштанаяк үзгәртеп кору периодында килеп чыга торган котылгысыз хәлләрнең берсенә ачык мисал бу... — Нурислам, Атау Зыятдинның тормыш юлын берьюлы күз алдыннан кичерергә теләгәндәй, инеш аръягына карап, уйга чумып торды. Анда карга тавышларыннан башка бүтән бер өн дә ишетелмәгәч, җан иясе күренмәгәч, сүзен дәвам итте: — Без кайчакта, яңаны корабыз дип, искене төбе-тамыры белән чабып атарга ашыгабыз һәм бик ялгышабыз. Революциядән соңгы елларда капитализм калдыгы дип аталган күпме архитектура үрнәкләрен — мәчетләрне юкка чыгардык. Бу очракта табигатьтән өйрәнергә, аннан үрнәк алырга кирәк иде безгә. Менә син игътибар белән табигатькә кара әле. Табигатьтә бер нәрсә дә артык түгел бит. Карт агач корый икән, череп, ашлама була... Ә-әнә, теге яр буендагы ауган тал кебек...
— Аның черегәнен көтеп торсаң, — дип бүлдерде Ихтыяр.
— Ә без көтеп тормыйбыз. Безнең сүз — закон! Безнеңчә уйламаган, безнеңчә яшәмәгән кеше — искелек калдыгы. Менә бу авыллар да искелек калдыгы. — Нурислам, кулы белән изәп, атауга, Ташлыярга күрсәтте. — Аның хәзер безгә кирәге бетте. Без аны, төбе-тамыры белән себереп түгәбез дә тап-такыр мәйданда яңаны корып куябыз...
— Нәрсә? Ни дисең?
Ләкин Нурислам сорауны ишетмәдеме, әллә урынсыз сүз ычкындыруын аңладымы, җавап биреп тормады, тавышын бераз йомшарта төшеп дәвам итте:
— Чөнки такыр җирдә эшләү рәхәт, чөнки анда сиңа комачау итүче юк. Ләкин моның өчен табигать киләчәктә бездән үч алмасмы?
— Димәк, син табигатькә яраклашырга чакырасың.
— Яраклашырга түгел, аның белән дус яшәргә, аның законнары белән исәпләшергә кирәк.
— Табигатьтә үзгәреш бик акрын бара. Ә без бу темплар белән яши алмыйбыз. Әнә, имән меңәр ел яши, аның ашыгыр җире юк. Безнең гомер күз ачып йомганчы үтә дә китә. Шуңа ашыгабыз, шуңа вакытны ашыктырабыз.
— Ашыктырып пешергән ашның тәме булмый.
— Урынсыз чагыштыру. Табигать гомер-гомергә кешегә хезмәт итеп килгән, хәзер дә хезмәт итәргә тиеш. Без — табигать балалары, яңа буын. Ә яңа буын үткән буыннардан өлгеррәк тә, акыллырак та, куәтлерәк тә була. Бары тик шул чакта гына прогресска ирешәбез, бары тик шул чакта гына алга барабыз. Алга, дибез, алга, дибез, алга таба барабыз...
Нурисламның тик торганда шулай бүленеп, җыр көйли башлавы ничектер урынсыз тоела, Ихтыярның күңелен үрти иде.
— Без сыйныфсыз җәмгыять төзибез, — дип бүлдерде ул Нурисламны. — Бездә хуҗалар да, хезмәтчеләр дә булырга тиеш түгел. Бу нәрсә табигатькә дә кагыла.
— Дөрес уйлыйсың, егет, безнеңчә! Чыннан да, ни өчен дип табигать гел кешегә хезмәт итәргә тиеш, ни өчен ул үз мәнфәгатьләрен кайгырта алмый? Без артык эгоист, без Җир шарында үзебезне хуҗа дип саныйбыз, барысы да безнең теләккә буйсынырга тиеш, дип уйлыйбыз. Мәсәлән, бу атауларга, бу авылларга, конкрет килгәндә Ташлыярга, искелек калдыгы дип карарга кем рөхсәт биргән? Беркем дә бирмәде, һәм без ул рөхсәтне сорап та тормадык. Чөнки безгә шулай яхшы, безгә шулай кирәк һәм — вәссәлам! Ә калганнар ник кырылып китми шунда...
Ихтыяр да, аны җөпләп, сүзгә кушылды:
— Искелек дип түгел, ә кешелекнең гасырлар буе җыеп, саклап килгән тәҗрибәсе дип карарга кирәк аларга. Югыйсә без озакламыйча велосипед уйлап чыгарырга мәҗбүр булачакбыз.
— һичшиксез, шулай. Искелек, син әйтмешли, кешелекнең тормыш итү тәҗрибәсе, органик төстә яңалык белән берләшергә, яңалык такыр җирдә түгел, шул тәҗрибә нигезе өстендә корылырга тиеш.
— Нәкъ минем бабай төсле сөйлисең син, — дип атауга таба баш какты Ихтыяр.
Инеш буендагы өянкегә сөялеп сөйләшә торгач, алар бөтен дөньяларын оныттылар.
Дөресрәге, күбрәк Нурислам сөйләде, чөнки аның тормыш тәҗрибәсе дә баерак, әйтер сүзләре дә күбрәк, теле дә шомарганрак иде. Ихтыярга әле барысы да кызык, барысы да яңа. Үзе керәсе диңгезнең капитаны кебек рухланып сөйләүче Нурисламның бер сүзен дә читкә җибәрергә теләмичә, күңеленә сеңдереп тыңлый иде ул. Аның әңгәмәгә артык кушылып китмичә, читтән карап, онытылып торуын күргәч, Нурислам сорап куйды:
— Мин сөйлим дә сөйлим. Авызны томалаучы булмагач, бөтенләй иркенләп киттем. Алҗытып бетергәнмендер инде.
— Кая ул алҗыту! Яңабаштан институтта укый башлагандай булдым. Тормыш институтлары узам. Кайту белән бабайның кыска сроклы курсларында тарих һәм фәлсәфә дәресләрен тыңладым. Ә менә хәзер синең җитәкчелектә социология фәнен үзләштерәм.
— Көлүеңме бу?
— Юк, юк, чынлап әйтәм. — Ихтыярның чыраена җитди төс чыкты. — Җир шарында чирек гасыр яшәп, мондый сүзләр ишеткәнем юк иде әле минем. Бар икән күрәселәр, утларга керәселәр, — диде ул.
— Сөйләвеңә караганда, бабаң буш кеше түгел синең. Тик вакытында ачкыч таба белмәгәннәр аның күңеленә. — Нурислам чирәмгә утырды. — Ә хәзер соң инде. Карт өянкене бөгеп булмый, кисеп аударсаң гына...
Инеш буен тутырып әнисенең тавышы ишетелде:
— У-у-лым, Ихтыяр! Керегез! Ризык суына. Әтиең дә кайтты. Тизрәк булыгыз!
Әтисе аларны болдыр башында көтеп тора иде.
— Сөйлә, әйдә, эштә ничек каршы алдылар? Харрас Шәмгунович янына кердеңме?
— Эшне җыелыштан башладык әле, хәерлегә булсын, — дип көлемсерәде Ихтыяр.
— Нигә таныштырмыйсың? Кунак кем була?
— Нурислам Фарукшин. Шәһәр идарәсеннән, социолог.
Тимерханның йөзе кинәт кенә сүрәнләнеп китте, каш уртасыннан ике буразна аска таба ярылып төште. Ләкин ул, кәефе бозылганны сиздермәскә тырышып, сүзне уенга бор-макчы булды:
— Безнеңчә итеп әйткәндә, Ташлыяр авылына кабер казучыларның берсе була инде.
Тимерханның сүзен уенга алучы булмады, киресенчә, өйдә авыр тынлык кына урнашты. Ул, авырткан җирен корт чаккан кебек, кинәт кенә тынычлыгын югалтты, урынында тик утыра алмыйча, боргалана башлады.
— Бусагаңны беренче атлап кергән кунакка алай каты бәрелмә әле, әтисе, — дип сүзгә катнашты Маһруй. — Дөнья кайгысы беркая да качмас, баскыч төбендә чыкканыңны сагалап торыр. Өстәл янында иркенләп утырыгыз. Бәлешнең кырын кисегез... и-и-и, алтмышны тутырып та кермәсә, кермәс икән акыл...
Әнисе бүген Ихтыярга да, аның белән кайткан кунакка да авыр сүз әйттермәскә тырыша, әтисе алай-болай каты бәрелеп, төпчек улының туган йорттан, бу яклардан күңеле кайтыр дип шикләнә, шуңа күрә ирексездән шәһәрне якларга мәҗбүр була иде.
— Шәһәр ни дә, авыл ни сиңа, казан астың исән булса, шул җиткән. Күпме чакырып күрше авылга да барганың юк бит, адәм көлкесе, — дип, Тимерхан аңа кырку гына җавап бирде.
— Мин бармасам, үзләре килеп торалар бит. Әнә, авылыбыз кырыена шәһәр булып шәһәр үзе килде, улыбызны да рәхмәте белән ияртеп кайтты. Тора да шул шәһәргә каныга! Синең белән миннән дә акылсызрак кешеләр уйлап тапмагандыр инде ул шәһәр дигән нәмәстәне, кирәкмәгәнгә тора салып басу уртасында кала корырга тотынмаганнардыр.
Бу уңайсыз хәлдән, авыр бәхәстән котылу өчен сүзне тизрәк икенчегә борырга кирәк иде. Ихтыяр, әнисенең тукталганын гына көтеп торды да, ашыгып үз сүзен кыстырды:
— Туганнардан хат киләме?
Әтисе җавап бирмәде, бүлмә яктан тагын әнисенең тавышы ишетелде:
— Килгәненнән килә, килмәгәненнән юк инде. Кызлар артык зарыктырмый, айга — бер, кайда — бер, дигәндәй, әле хатлары, әле күчтәнәчләре килеп тора, аллага шөкер. Илфат белән Зөлфәт кенә онытты.
Сүз балаларга килеп терәлгәч, Тимерхан да йомшарды, җиңнәрен сызганып чәй ясады да, башын кыңгыр салып, Маһруена карады. Тегесе, иренең җылы карашын күргәч, янәшәсендәге урындыкка килеп утырды.
— Зөлфәт үткән ел кайтып сабантуй батыры булып китте, — диде Тимерхан. — Илфатыннан көзен бер хат килгән иде. Анысының җиде ел кайтканы юк бит инде. һаман шул машина алабыз дип бетеренәләр. Чиратлары да килеп терәлгән бугай инде. И-и, гөнаһ шомлыгы, машинага җыям дип, юлга кайтырга акча жәлләп, тиен санап ят инде! Тфү! Кешедән оят! Чәберчек Әхмәт тә алды ул машинаны, эшли башлаганына биш ел гына югыйсә. Ничек кенә алды әле! Бүләк итеп бирдек! Әллә канларга да китеп йөрмәде.
Әнисе аның сүзен ялгап алып китте:
— Быел җәй җыелышып сабан туена кайтырга ниятлиләр бугай. Яңа кала төзелә башлагач, безнең авылның илгә-җиргә таралган яшь-кыркыны яңадан бу якларга агыла башлады бит. Аллаһе боерса, бәлки, безнекеләр дә шушында ныгып калырлар әле.
Тимерхан Маһруйга сөзеп карап куйды, ләкин авыз ачып әйтергә сүз тапмады бугай, шопырдатып чәй эчәргә тотынды.
Тамак ялгап алгач, өчәүләшеп койма буендагы имән бүрәнә өстенә тезелешеп утырдылар. Тимерхан кесәсеннән "Беломор" алып кабызды. Шактый тын утырдылар. Нурислам китәргә ниятләп калкына башлагач кына, Ихтыяр инде берничә сәгать буе миен бораулап йөргән уйны ачып салырга булды. Ул, соңгы батырлыгын җыеп, әтисенә сүз катты:
— Әткәй, минем сиңа, дөресрәге, безнең сиңа бер үтенечебез, киңәш итәсе сүзебез бар иде.
Нурислам, эшнең нәрсәдә икәнен чамалап, яңадан бүрәнә өстенә утырды.
— Әйткәнемчә, идарәдә җыелыш булды бүген. Бару белән баш инженер шунда җитәкләп алып керде. Төзелештә эшләр ал да гөл түгел икән. Җитәкчеләр дә Газраилгә охшамаган, нәкъ синең белән минем төсле кешеләр. Менә син Нурисламны "авылга кабер казучы" дип атадың. Ә ул — үзе авыл малае. Нигә үз-үзенә кабер казысын ди? Эш син уйлаганга караганда җитдирәк тора икән, әткәй. Киләчәктә ничек булыр, анысын күз күрер, ә менә бүгенге көндә шәһәр авылдан ярдәм сорый.
— Нинди ярдәм ул тагын? Сауган сөтнең тамчысын тамчыга аларга биреп барабыз, ит-майның бар булганы шунда китә, икмәкне әйткән дә юк. Шушыннан да зур ярдәм буламы? Шәһәр алдында, ил алдында йөзебез ак безнең. Колхозыбыз да төшеп калганнардан исәпләнми. Тик менә ашаган табагына төкерергә җыенучылар да бар.
— Кызма әле, әткәй. Кызган таш мунчада гына әйбәт. Шәһәр ярдәм кулын сузмаса, техникасын бирмәсә, кирәк чакта автобус-автобус кеше җибәрмәсә, әллә кая ерак китә алмас идең. Йоклаганда да шәһәргә арка куеп яту килешми.
Нурислам, Ихтыярның кирәкмәс бәхәс башлавын күреп, кулыннан тотты.
— Ихтыяр яңа кеше, төзелештәге хәлләрнең барысын да белеп бетерми, — дип Тимерханны тынычландырырга ашыкты ул. — Нигә болай икәүләшеп аяз көнне каравыл кычкырырга гына торасыз соң әле? Йә, әйтегез, берәрегезнең "Ташлыяр авылын төбе-тамыры белән себереп түгәргә", дигән карар укыганы бармы? Тимерхан агай, кем-кем, ә сез мәсьәләнең асылын аңлагач кына үзегезнең саллы сүзегезне әйтергә тиеш, минемчә.
"Әткәйнең салпы ягына, ай-һай, оста итеп салам кыстыра бу!" дип уйлады Ихтыяр.
Ләкин Тимерхан алай тиз генә егылып китә торганнардан түгел, Нурисламның шактый дәлилле сүзләренә чәчрәп чыгып каршы төшәргә җөрьәт итмәсә дә, үз фикереннән баш тартырга исәпләми иде. Ул, ашыкмыйча гына урыныннан торып, койма башына эленгән чиләктән тавыкларга җим сипте, җирдә яткан балтаны ачу белән бүрәнәгә чабып куйды.
— Нәрсә, Нурислам энекәш, генераль планга үзгәреш керттегезме әллә? — дип, хәйләкәр елмайды аннары. — Райкомда беренче секретарь Солтановның кабинетында үз күзем белән күрдем мин аны. Ташлыяр авылы урынына акка кара белән "Ял итү зонасы" дип язылган. Рәт-рәт итеп шакмаклар тезелгән. Анысы сез төзисе йортлардыр инде, улым?
Ул Ихтыярга бераз инәл үле дә, бераз үпкәле дә караш ташлады.
— Ә авылны күчермичә генә ял зонасы ясап булмыймы? — дип, аннары Нурисламга борылды.
— Генераль план төзегәндә безнең белән киңәшмәделәр бит, — диде Нурислам һәм аягына килеп сарылган ап-ак гәүдәле, кара башлы песинең сыртыннан сыйпады. — Генераль план буенча Ташлыяр шәһәр зонасына керә. Берничә елдан ул әкренләп бөтенләй шәһәр эчендә үк калачак. Шәһәр булгач, каз-үрдәк тотарга да, мал асрарга да рөхсәт ителми, бакча да бүлеп бирелми. Җирсез-малсыз авыл була алмый бит инде... Беркая да барып булмый, күчәргә туры киләчәк.
— Нигә күчерергә ди аны? Әле шушы арада бер журналда күрдем, шәһәр уртасына махсус берничә авыл өен күчереп салганнар. Шакмаклы, җансыз йортларга шул өйләр ямь биреп тора. Аннары, бер уйласаң, безнең авыл менә дигән ял итү урыны да бит ул. Урта Азиядә, Себердә, Донбасста яшәгән авылдашлар берсе дә диңгезгә бармый, ел саен монда ял итәргә кайта.
Ихтыяр, үзе дә көтмәгәндә-уйламаганда, күңелендә бер план тууына сөенеп, авызын ачып, тын торды. Ул, әле яңа гына туа башлаган хыялының сурәтен күрергә теләгәндәй, күзләрен йомды. Аннары кызып-кызып тагын сөйләп китте.
— Шушы өйләрне реставрацияләп, буяп-бизәп, каралты-кураларны төзекләндереп, урамнарга агачлар утыртып, аяк астына ком белән чуерташ түшәп чыксаң, оҗмахка әйләнә бит безнең авыл! Шулаймы, социолог иптәш?
Һәм Нурисламның җилкәсенә шапылдатып ук сукты, тегесе авыртудан йөзен чытып куйды.
— Авыл язмышын бик җиңел генә хәл итмәк буласың әле син... Ә авыл халкын кая куймак буласың? — дип үз сүзен китереп кыстырды Тимерхан. — Шәһәрнең тугыз катлы таш читлегенә шыплап тутырмакчы буласызмы? Рәхмәт! Андый акыллы тәкъдимнәр булды инде. Аннары безнең колхоз җирләрен кемгә бирерсез? Кем эшкәртер аларны? Кем иген игәр?
— Җирне хуҗасыз калдырмаслар, — диде Нурислам.
— Җир песи баласы түгел, теләсә кем башыннан сыйпаганга риза булып тормый! — Тимерхан аяк астында уралган песине кул аркасы белән читкә этәрде. — һәр буразнасын, һәр үзәнен, һәр калкулыгын, һәр кишәрлеген беләм мин бу җирнең. Авылның һәр кешесе бу җирләрнең холкын белә. Чит кешегә тиз генә ияләшә алмый җир.
Тимерхан инде хәзер элеккечә үк кырыс сөйләшми, аның күзләрендә сүрән генә булса да очкыннар кабынгалый иде. Нурислам белән Ихтыярның каршы әйтергә базмыйча, тын гына тыңлауларын күргәч, ул тагын дәвам итте:
— Шәһәр йортларына күчкән кешене кырда эшләтә алмыйсың инде син. Барып чыкмаячак, бу вариант та барып чыкмаячак. Беренче секретарь шәһәрдә яшәтеп, авылда эшләтмәкче була безне. Яңа төр крәстиян барлыкка килә, ди. Килер пычагым! Шәһәрдә яшәгән кеше җиргә төкереп кенә карый башлый ул. Психологиясе, холкы үзгәрә аның. Җирдән аерыла. Аягың җиргә тимәгәч, кендегең белән шул җиргә берекмәгәч, нинди крәстиян буласың ди син! Берничә елдан таш йортларда яшәүче Ташлыяр кешеләренең шәһәр җилкуарларына әверелүенә иманым камил.
Шул сүзләрне әйтте дә, артык сөйләшүнең кирәген тапмагандай, Тимерхан кулын селтәде. Егетләрнең икесен генә калдырып, абзарга кереп китте.
— Ял итү зонасы да ял итү зонасы, — дип мыгырданды Нурислам. — Кешенең авырткан җиренә кагыласың. Врачлар да операция ясар алдыннан наркоз бирә. Авылның бетәргә тиеш икәнен үзе дә аңлый ул. Шуңа борчыла. Ә син аның ярасына тоз сибәсең. Әйбәтләп аңлат, күңелен күр. Ата белән ул булсагыз да, хәзер икегез ике лагерь кешесе сез. Шуны онытма. Бердәнбер юл — янәшә тыныч яшәү. Шуннан да әйбәт сәясәт юк.
— Үзең ничек яшисең соң? — диде аңа Ихтыяр һәм капка баганасына үрмәләүче песине куенына алып иркәләргә тотынды. — Бүгенге җыелышта бер дә янәшә тыныч яшәгәнгә охшамаган идең.
— Алар практиклар, бүгенге көн белән генә яшиләр. Зар-платадан зарплатага, кварталдан кварталга, премиядән премиягә кадәр. Алар үзләренең кабинетларыннан, ялтыравыклы өстәлләреннән башканы күрмиләр. Үзләрен дөнья тоткасы дип уйлыйлар. Эшли белү генә бик аз, уйлый белергә, гомумиләштерә, перспективаны күрә белергә кирәк бу заманда. Тагын берничә дистә елдан төзелештә дә, партия, дәүләт оешмаларында да эш башында социологлар, идеологлар утырачак! Шунсыз дөнья алга китә алмый. Эш түгел, идея йөртә кешене.
— Идарә башлыгы итеп куйсалар, риза булыр идеңме? — дип шаярып сорады Ихтыяр.
— Нигә көләсең? Булдыра алмас, дип уйлыйсыңмы әллә?
— Райкомның беренче секретаре урынын тәкъдим итсәләр?
— Ашыкма, вакыты җиткәч, беренче дә булырбыз, — диде Нурислам.
Аның кысылган иреннәренә, җыерылган кашларына, кинәт кенә җитдиләнеп киткән йөзенә карагач, Ихтыярның елмаюы юкка чыкты.
Тимерхан, алар янына килеп баскач, Нурислам сорау бирде:
— Тимерхан абый, әйт әле, сезнең авылда бүгенгесе көндә ничә йорт бар?
— Монысы нигә тагын? Йөз дә сиксән алты...
— Шуларның ничәсе буш тора?
— Ундүрт иде, ялгышмасам.
— Әй-йе... Пенсия яшендәге ничә ялгыз карт-карчык бар?
— Кырык өч.
— Аек акыл белән санап карасаң, авылның ничә гаиләсе бүгенге көндә шәһәр фатирына күчәргә атлыгып тора?
Урамда машина кычкырткан тавыш ишетелде. Тимерхан, капканы ачып, шофер егеткә бераз көтәргә кушты да киредән егетләр янына килеп, әңгәмәне дәвам итте:
— Монысын төгәл генә беркем дә әйтә алмас. Кешенең күңелендә ни барын каян беләсең?
— Ну, чама белән, кара акыл белән исәпләгәндә, өчтән берсе риза булырмы?
— Шул чамага тартыр.
— Азрак, — дип офтанды Нурислам.
— Нәрсә — азрак? — Күкерт кебек кабынып китә торган Тимерхан лапастан алып чыккан сәнәкне ачу белән җиргә кадады. — Өч кешенең берсе — дезертир! Шушы да азмы? Әллә сез барлык кешенең дә авылны ташлап качуын телисезме? Шул яхшымы әллә сезгә?
— Азрак, — дип үҗәтләнеп кабатлады Нурислам. Шулчак Ихтыяр сүзгә кушылырга булды. Ул күңеле белән әтисен аңлый, аның хәленә керергә тырыша, ә акылы күбрәк Нурислам ягына тарта, тормыш дөреслегенең шул якта икәненә төшенә. Ләкин ул шушы минутта бу ике якның килешүен, аларның ямьсез һәм кирәксез бәхәскә кермәвен тели иде.
— Туктагыз әле, минем башка даһи уй килде, — дип ярым шаяртып, ярым җитди итеп сүзгә кушылды ул. — Заманалар үзгәрде бит хәзер. Генераль планны эшләгән вакытта барысын да уйлап утырырга вакытлары җитмәгәндер. Алар да кеше бит. Ә кешенең тормышы тоташ ялгышлардан һәм шул ялгышларны төзәтүдән тора, дигән бер акыл иясе. Бәлки, генераль планга төзәтмәләр кертеп булыр?
— Мондый мәсьәләләрне безнең ишегалдында түгел, Кремльдә хәл итәләр шул.
Әтисенең үзенә малайсытып карап торуын күргәч, Ихтыяр кызып ук китте.
— Сезнең буын түрәләргә табынып өйрәнгән, һәр нәрсәгә указ килүен көтеп ятсаң, ындыр артыннан ерак китә алмассың!
— Ярый, ярый, тынычлан, яшь әтәч, — дип, әтисе ягымлы итеп улына күз ташлады. Аннары папирос эзләп кесәләрен капшады. Тапмагач, өй ягына карап алды да, сүздән бүленергә теләмичә, ике кулы белән сәнәккә таянып, ияген йодрыклары өстенә куйды. — Безнең буынга кагылма син, улым. Безнең буынның илгә дә, көнгә дә яманлык кылганы булмады. Син әйтмешли, дөрес юлдан бармаган чакларыбыз да булгандыр. Әмма ләкин чын күңелдән яшәдек, чын күңелдән эшләдек. Ил алдында намусыбыз пакь, йөзебез чиста. Ә авыл халкын шәһәргә күчерү мәсьәләсенә килгәндә, турысын әйтәм, уйлап эшләнгән эш түгел бу. Теге вакытларда мондый сүзләр сөйләгән өчен стенага терәрләр иде. Шөкер, заманалар бүтән...
— Заманалар бүтән дә заманалар бүтән, дип кычкырабыз. Нәрсә үзгәрде соң? — дип Нурислам чалбарын кага-кага урыныннан торды. — Бер нәрсә дә үзгәрмәде. Матуррак сөйләшергә, остарак итеп алдарга гына өйрәндек.
Тимерхан бу сүзләрне үзенә кабул итте, ахрысы, йөзен җыерды, тагын кесәсеннән тәмәке капшады.
— Сез ничектер, минем алдап-йолдап, хәйләләп яшәгәнем булмады, — диде ул. — Шуңа күрә хәзер дә турыдан ярам. Күчмим мин сезнең ул шәһәрегезгә, алтын таулары вәгъдә итсәләр дә күчмим. Күрше урыс авылына көтүче булып керсәм, керәм, әмма шәһәрдә яшәмим!
— Нигә Ташлыяр кешеләрен күчерергә соң әле? — дип сак кына әйтте Ихтыяр. — Әгәр дә шәһәрдән читтәрәк, мәсәлән, югары басуның урманга уйдыкланып кергән урынында менә дигән йортлардан өр-яңа поселок салып куйсаң, шунда күчмәсләр дисеңме? Өч-дүрт бүлмәле кирпеч йорт, ишегалдында — сарае, келәте, мунчасы, абзарында — мал-туары, лапас артында җиләк-җимеш, бәрәңге бакчасы...
— Әкият... Кем төзи аны? Безнең колхозмы?
— Ә чыннан да шундый поселок төзи калсалар, күчәрләр идеме? — дип, Тимерхан каршына ук килеп басты Нурислам. Ихтыярның фикере аны да кызыксындыра башлаган, бу фикернең төбендә авыл белән шәһәрне килештерү, председатель Тимерханның, Ташлыяр кешеләренең борчулары белән исәпләшү, аларның кешелек горурлыгын санга сугу ятканын аңлый иде ул. — Күчәрләр дип уйлыйсыңмы?
— Белмим тагын... Председатель булсам да, бу мәсьәләдә бөтен авыл исеменнән сөйләргә кыенсынам... Башка чаралары калмаса, нишләп күчмәсләр икән? Янында каралты-кура-сы да булса! Тугыз катлы таш читлек кенә түгел инде ул.
— Монда ике генә вариант бар, — диде Ихтыяр. — Йә шәһәр фатирына күчәсең, йә бөтен уңайлыклары булган авыл өенә. Өченчесе юк.
— Авыл чыннан да шулай тиз арада күчәмени инде? — Тимерхан бу сүзләрнең, бүгенге әңгәмәнең мәгънәсенә әле генә төшенгәндәй, салмакланды, тагын кесәсеннән папирос эзләде. — Аңламыйм мин сезне. Башымны бутамагыз, турысын ярып әйтегез дә...
— Ашыкма әле, әткәй, үзең әйттең бит, райком секретаре бүлмәсендә Ташлыяр урынына "Ял зонасы" дип язып куйганнар, дидең. Шулай булгач...
— Ял итү зонасын читтәрәк салып булмый микәнни?
— Булмый шул, — диде Нурислам. — Ял зонасы эш урыныннан ерак булырга тиеш түгел. Кешеләр анда һәр көнне эштән соң барып хәл җыярга, ял көннәрендә кайтып-китеп йөрергә тиешләр. Ерак булса, артык мәшәкать. Бу ягын дөрес уйлаганнар аның.
Ихтыяр, үзенең фикерен тулысынча аңлатып бетерә алмагач, һаман тынычланмады.
— Мине Ташлыярның кешеләре генә түгел, йортлары да кызыксындыра. — Ул әтисенең өйалдыннан тәмәке алып чыкканын көтеп торды да сүзен дәвам итте. — Яңа поселокка күчсә, авыл халкы сакланып кала, ә авыл үзе юкка чыга. Әгәр дә без Ташлыярның йортларын туздырмыйча, сүтмичә, шушы килеш шәһәр карамагына тапшырсак?., һәм шуның өчен алардан яңа поселок салуны сорасак? Шәһәрнең мөмкинлекләре зур, Ташлыярны яңадан туган кебек итәргә була! Рәссамнарны, реставраторларны чакырырга, үзебезнең авыл осталарын дәшәргә дә эшкә тотынырга! Әгәр дә шулай итсәң, менә дигән архитектура музеена охшап калачак безнең авыл! Шуннан, әткәй, үзең уйлап кара инде...
— Уйлыйм, уйлыйм... Ә сез җавап бирмәдегез бит әле: кем салып бирә безгә ул поселокны? Колхозның моңа көче җитмәячәк.