Latin

Мирас - 07

Total number of words is 3907
Total number of unique words is 2059
37.7 of words are in the 2000 most common words
52.9 of words are in the 5000 most common words
61.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
— Иптәшләр, сүзем дәлилле булсын өчен саннар китереп сөйлим. — Шәһәр төзү идарәсе башлыгының (Ихтыяр аның башлык икәнен үз-үзен хуҗаларча иркен тотуыннан, өстәлнең кыл уртасында, графин каршында утыруыннан ук аңлады) сөйләгән саен гәүдәсе калкулана бара кебек иде. — Бүгенге көндә төзелештә барлыгы җиде мең дә алты йөз илле ике кеше эшли. Бу гаҗәеп зур сан, иптәшләр. Аларны ашатасы-эчертәсе, эш урыннарына илтеп куясы, алып кайтасы, барысына да фатир бирәсе, балаларын ясле, бакча, мәктәп белән тәэмин итәсе бар. Ә без әле шушы моментка боларның берсен дә тиешле дәрәҗәдә хәл кылдык, дип әйтә алмыйбыз. Яшәү шартларының канәгатьләнерлек булмавы эш процессына, аның нәтиҗәлелегенә турыдан-туры йогынты ясый, кире йогынты ясый...
Шулчак залдан яңгыраган тавыш аны ярты җөмләсеннән бүлде. Башлыкның моңа исе китмәде, ул баскан килеш сабыр гына аны тыңлап торды.
— Магнитканы, Днепрогэсны палаткаларда яшәп төзегәннәр. Без монда халыкны болай да иркәләп бетердек инде. Буыны сыекларны алмаска кирәк эшкә. Ятсыннар шунда җылы мич башларында көнбагыш ярып. Безнең монда — бөек төзелеш, үрнәк төзелеш. Безгә бөтенесенә әзер торган нык кешеләр, алтын куллы эшчеләр кирәк. Кешеләрне хәзерлән үк сайлап җыйсак, киләчәктә мондагы шәһәр халкы да менә дигән булачак.
Урыныннан чәчрәп торып сүз башлаган кайнар канлы егетне төзелеш идарәсе башлыгы мыек астыннан көлемсерәп тынлап торды да, ул сөйләп бетергәч, сүзен каударланмыйча гына, аталарча сабыр гына дәвам итте:
— Кешеләрнең иң әйбәтләрен сайлап кына җыярга, дисең инде алай булгач, иптәш Мелкумян. Ләкин менә монда мин аңлап бетермәгән бәләкәй генә нәрсә бар. Менә син үзең — югары белемле инженер — кешенең әйбәтме, начармы, кыюмы, куркакмы, тырышмы, ялкаумы икәнен бер карауда ук ничек ачыкларга уйлыйсың? Әллә күрәзәлек кыла беләсеңме? Синеңчә, без кадрлар бүлегенә күрәзәчеләр җыярга тиеш булабызмы?
— Кемнең кем икәнен бер карауда белеп була инде. Аннан... элеккеге эш урыныннан характеристика соратып алырга кирәк. Хезмәт кенәгәсендә нинди тамгалар бар, анысын карыйсың, сөйләштерәсең, сораштырасың.
Башлык, "җитте, аңладык", дигәндәй, имән бармагын тырпайтып, уң кулын өскә күтәрде.
— Әгәр дә аның элекке коллективка күңеле ятмаган, андагы эше ошамаган булса, әгәр дә ул монда килеп урнашкач, йөз дә сиксән градуска үзгәрсә?..
— Кеше йөз сиксән градуска үзгәрә алмый. Үзгәрсә, иң күбе, кырык градуска үзгәрә. Төзелешнең берничә еллык тәҗрибәсе шуны күрсәтә.
Кызу канлы егет бармагы белән тамак төбенә чиертте. Зал буйлап җиңелчә генә кеткелдәү дулкыны йөгереп узды. Егет, үз сүзеннән үзе читенсенеп, урынына утырырга ашыкты.
— Үзгәрә, ничек кенә үзгәрә әле. Тормыш үзгәртә ул... — дип үзалдына сөйләнгән сыман бер сүзләрне кабатлап торды да башлык тиз генә җитди тонга күчте. — Кешеләрне сортларга бүлеп, беренче сортын үзебезгә сайлап, кибәген җилгә очырып утырырга хакыбыз юк безнең. Дөрес, гигант төзелештә, илебез мактанычы булачак бөек корылышта чиста куллы, чиста күңелле кешеләр эшләргә тиеш.
Ихтыяр, бу сүзләрне ишеткәч, ирексездән тураебрак утырды, чәчләрен артка таба сыйпап куйды.
— Ләкин безнең коллектив — төзелеш оешмасы гына түгел, ә социалистик тәрбия мәктәбе дә. Партоешма секретаре минем фикерне яклар дип уйлыйм. — Башлык янәшәсендәге күндәм кыяфәтле кешегә таба борылып карады, тегесе, аның сүзләрен җөпләп, баш какты. — Безгә ул һәйбәт кешеләрне, беренче сортлы тәүфыйк ияләрен, югары квалификацияле белгечләрне әллә каян җибәреп җиткерә алмаячаклар. Әйбәт кеше кайда да кадерле. Билгеле, баштарак безнең төп көчне читтән килгән кадрлар тәшкил итәчәк. Ә тора-бара без аларны үзебез тәрбияли, үзебез әзерли башларга тиеш булачакбыз. — Ул, туктап, графиннан су агызып эчте дә баш инженерга таба борылды. — Иптәш Шамкаев, әйт әле, быелның беренче кварталында кадрлар бүлеге аша ничә кеше үтте?
Баш инженер, борын өстенә иләмсез зур күзлек элеп, өстәлдәге кәгазьләрне кыштыр-кыштыр актарды да, аптыраган кыяфәт белән сорады:
— Кайсы якка?
— Ничек — кайсы якка?
— Керү ягынамы, чыгу ягынамы?
— Икесен дә әйт.
— Быелгысы елның беренче кварталында... — дип бер көйгә суза-суза сөйләп китте баш инженер, — эшкә алуларын сорап кадрлар бүлегенә унике мең алты йөз кырык җиде гариза кергән. Шуларның унбер мең тугыз йөз илле дүрте канәгатьләндерелгән, димәк, гади тел белән әйтсәк, эшкә алынган.
— Ә китүчеләр? — Башлык әллә шушы саннарны ишетеп, әллә Шамкаевның искитмәс кыяфәт белән тәмләп-тәфсилләп сөйләвен ошатмыйча, кулындагы карандашын әйләндерә-әйләндерә аны ашыктырды: — Китүчеләр күпме?
— Эштән җибәрүләрен сорап сигез мең бер йөз унҗиде кеше гариза язган һәм барысының да үтенече канәгатьләндерелгән. Шулай итеп, безнең данлыклы коллектив бер кварталда гына да өч мең сигез йөз утыз җиде кешегә ишәйгән.
Башлык, хөкем залында утырган судья кебек, баш инженерга бер-бер артлы сораулар яудырырга тотынды:
— Январьда күпме киткән? Февральдә? Мартта? Кайсысы күпме эшләгән? Ни өчен киткәннәр? Эштән китүчеләр белән әңгәмә үткәрелгәнме? Үткәрелсә, анда кемнәр катнашкан?
Баш инженер, монысы инде минем эш түгел, дигәндәй, иңбашларын җыерып, тик басып тора. Сораулар тәмамлангач та ул шактый вакыт, ни әйтергә белмичә, кәгазен кат-кат әйләндереп карады. Аннары, мәсьәләсен чишкән укучы сыман шатланып, залга төртеп күрсәтте:
— Бу эш белән турыдан-туры социология бүлеге шөгыльләнә. Иптәш Фарукшин...
— Мөмкинме?
Зал уртасыннан яше утыз-утыз биш чамасыннан узмаса да, инде чәчләренә чал йөгерә башлаган, тере күзле, спортчыларныкы сыман тупырдап торган тыгыз бәдәнле кеше җәһәт кенә торып басты да җил-җил атлап, түрдәге өстәл янына килде. Килә-килешкә тын алып та тормады, кәгазь-мазарга карамыйча гына, ике кулы белән күкрәген кочаклаган хәлдә, һәр сүзгә басым ясый-ясый сөйләргә тотынды:
— Киткән кешеләрнең алты проценты — югары белемле, алтмыш бер проценты — махсус урта һәм урта белемле, калганнары — сигез яисә аннан да кимрәк класс бетергән. Милли составы — руслар, украиннар, чувашлар, марилар, удмуртлар, татарлар. Китүчеләр арасында җирле халык иң аз процент тәшкил итә. Барлыгы кырык өч милләт вәкиле. Яртысыннан күбрәге республикадан читтән килүчеләр. Уртача яшьләре — егерме дүрт. Китү сәбәпләре: торак кыенлыклары, транспорт өзеклеге, ашханәләрдәге су буе чират, гаилә низаглары, эчкечелек, җитәкчеләр белән конфликт, эштән соң ял итәр урын булмау. Болары — барысы өчен дә уртак сәбәпләр. Ләкин төрле категория эшчеләр өчен сәбәпләр төрлечә. Мәсәлән, ИТР составы күбрәк производство низаглары, коллективка берегә алмау, яшәү шартларының канәгатьләнерлек булмавы, рухи азык, культура-сәнгать учреждениеләре җитешмәүне сәбәп итеп куя, урта звено беренче урынга торак булмауны, аннары эш шартлары авырлыкны, транспорт кыенлыкларын саный башлый, ә түбән звено, нигездә, торак җитмәү сәбәпле китәргә мәҗбүр була.
— Аңлашылды, иптәш Фарукшин. Ә калучылар нигә кала, аларын өйрәнмәдегезме? Ни әйтсәң дә, төзелештә жиде мең алты йөз илле ике кеше эшли һәм, белүемчә, күбесе бүген-иртәгә бу якларны ташлап китәргә җыенмый.
Фарукшин, анысы болай да билгеле, дигән сыман, иреннәрен бүлтәйтеп, иңбашларын җыерды.
Төзелеш идарәсе башлыгы, тавышын күтәрә төшеп, сүзен дәвам итте.
— Социология бүлегенең максаты коллективның кара ягын гына күреп, аның кимчелекләрен өйрәнеп утыруга гына кайтып калырга тиеш түгел. Сез, бүгенге обстановкага объектив бәя бирергә һәм шәһәр төзү идарәсенең, булачак шәһәрнең, гигант заводның, хәтта, әйтергә кирәк, бөтен илебезнең киләчәген күзаллап, шул киләчәкне ничек матуррак итү турында уйларга тиеш. Социологларның төп бурычы, иптәш Фарукшин, уңай факторларны табып алып, аларны җентекләп өйрәнү, аларны үстерү өчен кулдан килгәннәрнең барысын да эшләү, аларны үрнәк итеп, өлге итеп кешеләргә күрсәтә белү. Беренче кварталда әнә ул өч мең сигез йөз утыз җиде кеше нигә төзелештә калган, алары нигә китмәгән? Шартлар барысы өчен дә бер бит. Аларына да хан сарайларыннан фатир биргән кеше юк. Казыгач-казыгач, тирәннәнрәк казырга кирәк, иптәш социолог.
Социолог берничә тапкыр башлыкка каршы төшәргә тырышып карады:
— Без, кимчелекләрне өйрәнеп... аларны киләчәктә булдырмау турында уйлыйбыз... — Ләкин ул, сүзен тәмамламыйча, ярты юлда туктап калырга мәҗбүр булды.
Фарукшинның, әле һаман килешергә теләмичә, үз сүзен куәтләргә тырышуы башлыкны бөтенләй чыгырыннан чыгарды.
— Тирес арасыннан алтын эзлисезме? — дип ярсыды ул. — Тирес арасында, тәти егетем, тирес корты гына була. Алтынны бүтән җирдәнрәк эзлиләр аны, чистарак җирдән. Шулай итсәгез, газета-журналларда да тирес исе аңкып торган мәкаләләр бастыру урынына, коллективның нинди зур авырлыкларны җиңеп яулаган уңышлары турында язар идегез.
Ихтыяр идарә башлыгының нигә бу кадәр чамадан чыгып кызуын аңламыйча тыңлаган иде, тора-бара ул хикмәтнең нәрсәдә икәненә төшенә башлагандай булды, ә инде аның соңгы сүзләрен ишеткәч, барысы да аермачык булып күз алдына килеп басты. "Эш болайрак икән монда. Начальникның серкәсе су күтәрми икән. Каршы әйткән бер кешенең башына сугып кына утыра. Нигә партоешма секретаре эндәшми? Ул барысын да күреп тора бит. Бигүк җиңел булмаячак монда", — дип уйлады ул. Ләкин ул үз уйларына чумып онытылып утырган берничә минут вакыт эчендә башлык берни булмагандай бөтенләй тынычланган, ничек тиз кызып киткән булса, шулай ук тиз сүрелгән дә иде.
— Дүрт йөз вагонлы "Романтика" поселогы кору хәлне шактый җиңеләйтте, — дип дәвам итте ул. — Әмма ләкин килгән кешеләрне якын-тирә авылларга урнаштыру бик начар бара. Моның сәбәбе нәрсәдә, иптәш Шамкаев? Шуны тиз генә аңлатып бирегез әле безгә.
Шамкаев сүз әйтергә дип авызын ачты, ләкин аның җөмләсе әзер түгел иде, ахрысы: "Фарукшин..." — диде дә, каушап, күзләрен башлыкка төбәде.
— Нәрсә, барыгыз да Фарукшин авызына карап торырга калдыгызмыни инде хәзер? — Башлык тагын кабына башлады. — Әйдә, алай булгач, социолог әфәнде, рәхим итеп монысын да аңлатып күрсәт инде безгә. Ни өчен гомер-гомергә киң күңелле дип саналган авыл кешеләре шәрә басу уртасында өр-яңа шәһәр төзергә килгән изге теләкле, романтик җанлы хезмәт ияләрен үз бусагаларыннан кертергә җыенмыйлар. Сәбәбе нәрсәдә моның? Бусына да коллективтагы мораль климат гаеплеме?
Фарукшин, ризасыз йөзен чытып кына, торып басты. Теләр-теләмәс кенә сүз башлады:
— Төзелеш башланган беренче елда төзүчеләрне авылда бик теләп кабул иттеләр. Бу якларда яшәүче халык кеше хәленә керә торган, ил кайгысы, ил шатлыгы белән яши торган, сез әйтмешли, киң күңелле, кунакчыл халык. Сугыш елларында Ленинградтан, Мәскәүдән эвакуацияләнеп килгән меңнәрчә кеше шушы як авылларына килеп сыенган. Ни авыр чакта да аларга караңгы йөз күрсәтүче булмаган. Әле бүген дә шул кешеләрдән рәхмәт хатлары килеп тора...
— Лирик чигенешләр ясамыйча гына сөйләп булмыймы? Утырмага җыелмадык без монда.
Идарә башлыгының атлаган саен Фарукшинны бүлдерүе, иркенләп сөйләргә ирек бирмәве залдагыларга ошамый башлады бугай, ара-тирә пышылдашып алганнары, канәгатьсез тамак кырып куйганнары ишетелде.
— Шуннан? — дип Фарукшинга төбәлде башлык.
— Шуннан, озакламый авыллар күчә башлады, зират урыннары, басулар, болыннар, урманнар су астында калды. — Сөйләгән саен Фарукшинның сүзләренә куәт керә бара, йодрыгы өскәрәк күтәрелә иде. — Ә авыл халкы, шәһәрдән аермалы буларак, мондый мәсьәләләрдә бик бердәм ул. Бер кешегә кайгы килсә, авылы белән аңа ярдәмгә күтәрелә, янгын чыкса, безнең кебек, янгын машинасы улап чапканны тәрәзәдән карап калмый, дөньясын онытып шунда йөгерә.
— Шуннан?..
— Менә шуннан, үч итеп, килгән кешеләрне кертми башладылар. Аларның авылы да шул ук язмышка дучар булмас, дип кем гарантия бирә ала агайларга? Шуңа да алар күрәләтә, аңлы рәвештә безнең юлга аркылы төшә, шулай итеп, беразга гына булса да авылымның гомерен озайтам, дип уйлый. Берәүнең дә үз үлемен ашыктырырга атлыгып торганы юк.
— Аңлашылды. — Идарә башлыгының тавышы йомшый төшкән иде. — Димәк, безгә шушы обстановкада нинди чаралар күрергә, ниләр эшләргә кирәк булып чыга инде? Килгән кешеләрне урамда калдырып булмый бит.
— Агитация чараларын көчәйтергә, аңлату эше алып барырга...
— Ничек итеп?
— Авылларга барып, һәр өй хуҗасы белән сөйләшеп чыгарга кирәк.
— Кемнәр барырга тиеш була анда?
— Без, барыбыз да...
Идарә башлыгы аскы иренен тешләп уйланып торды да кулындагы папкасын шапылдатып өстәлгә ташлады.
— Залда утыручылар арасында шушы тирәдә туып-үскән кешеләр бармы?
Бары тик бер хатын гына торып баскач, башлык сорауны тагын кабатлады:
— Тагын кемнәр? Унҗиде яшь белгеч арасыннан берәү дә юкмы әллә?
Шунда Шамкаев Ихтыярга төртеп күрсәтте.
— Ә сез нигә басмыйсыз?
— Мин бит әле урнашып җитмәгән, — дип ык-мык итте Ихтыяр.
— Килгәч, урнаштың дигән сүз. — Идарә башлыгы Ихтыярга сынаулы караш ташлады. — Фамилиягез ничек?
— Батыршин.
— Кайсы авылдан?
— Ташлыярдан?
— Таныш фамилия, — дип авыз чите белән көлемсерәде ул. — Исемегез?
— Ихтыяр.
— Менә нәрсә, Ихтыяр Батыршин иптәш... Бүгенге көндә бөтен ышаныч — синең кебек яшьләрдә. Безнең коллективта алтын куллы кешеләр дә, оста оештыручылар да, шәп ораторлар да җитәрлек. Ләкин әле төзелеш идарәсе коллективына үз максатларын ахырына кадәр башкарып чыгу өчен күп вакытта омтылыш һәм үз көченә ышану җитми. — Башлык бераз уйланып торды. — Ихтыяр, шушы минуттан үзеңне эшкә керештем дип сана. Иртәгә үк Ташлыярда һәр өйне йөреп чыгасың. Синең бурыч бер атна эчендә кимендә өч-дүрт йөз кешене торак урынлы итү. Сорауларың булса, парткомга, баш инженерга мөрәҗәгать ит. Фарукшин, яшь иптәшкә инструктаж бирү, коллектив белән таныштыру сиңа йөкләнә. Ләкин, кара аны, тирес башларын гына күрсәтеп йөрмә. Килгән көнне үк күңеле кайтырлык булмасын... Җыелыш бетүгә, партия оешмасы җитәкчелегендә, — ул янәшәсендәге пөхтә итеп өскә таралган чем-кара чәчле, коеп куйган төсле шома һәм чибәр йөзле ирнең иңенә кагылды, — тораксыз кешеләрне авылларда урнаштыру буенча штаб төзергә. Комсомолны, профсоюзны, кадрлар бүлеген чакырырга онытмагыз. Шушының белән производство киңәшмәсе тәмам. Безне главкадан килгән иптәшләр көтә. Сау булыгыз!..
Ихтыяр җыелыштан миңгерәп чыкты. Ул очсыз-кырыйсыз уйлар, фикерләр эченә кереп чумган да шулардай котыла алмый иде. Бабасы атавыннан шулкадәр якты, шулкадәр матур булып күренгән ак каланың, әкият шәһәренең, күпме аһ-зары, күпме борчулары, хәл ителмәгән проблемалары булуын ул күз алдына да китермәгән иде. Биш ел буена институтта алар чыннан да ак әкият дөньясында яшәгәннәр, биш ел буе ватман кәгазендә әкият сарайлары салганнар, артык беркатлы һәм якты хыяллар белән хыялланганнар икән. "Әкият сарае", "ак кала" дигән сүзләрне төзелеш сазына чумып карамаган кабинет геройлары уйлап чыгарганнар икән. Ул, әкият дөньясыннан чыгып, бүген тормыш чынбарлыгы белән күзгә-күз очрашты. Биш ел буе төзегән әкият шәһәрләре берничә сәгать эчендә җимерелеп төште, алда яп-якты булып балкып торган киләчәкне билгесезлекнең соры томаны каплады.
Урамга чыккач, күктәге кояшның элеккечә үк яктырып януына, бер сәбәпсезгә сөенүенә Ихтыяр шактый вакыт аптырап карап торды.
— Такси көтәсеңме?
Күтәрелеп караса, каршысында көлемсерәп Фарукшин басып тора.
— "Син" дигәнгә аптырама, шулай гадәткә кергән монда. Таныш булыйк, социолог Нурислам Салих углы Фарукшин.
— Ихтыяр.
— Әйдә, илтеп ташлыйм. Юл уңайлый гәпләшербез дә. Ихтыяр, кыстаганны көтеп тормыйча, "Иж" мотоциклының арткы утыргычына менеп атланды. Бу кеше аңа беренче күрүендә үк кай ягы беләкдер якын тоелды, аның белән сөйләшү күңелендәге уйларны таратыр кебек иде.
Нурислам мотоциклны бер тибүдә кабызды да бетон юлга чыкты. Ихтыяр юл уңайлый берничә тапкыр сүз башларга җыенып эндәшеп карады. Ләкин җил колакларга кереп сызгыра, борын тишекләрен кытыклый, күзне әчеттерә, авыздан чыккан сүзне җәһәт кенә эләктереп ала да әллә кая еракка очыртып китә. Җил икесенең дә чәчләрен туздыра иде.
— Нигә сөмсерең коелды? Ошамадымы әллә? — дип артка борылып кычкырды Нурислам. — Исең китмәсен, көн саен шул ук сүз тегермәне ул бездә. Сөйләүчеләр күп, эшләүчеләр азрак.
Тегермән, дигәч, бабасы искә төшеп, аның йөрәге чәнчеп куйды.
Нурислам ялт итеп артка борылып карады.
— Бар белгәннәре — план да план! Ник дөньяларының асты өскә килми, тик планнары гына тулсын. Шуңа күрә дә эшләре бармый. "Давай", "ура" белән генә алдырып булмый хәзер. Тамагы туйган кеше зуррак нәрсәләр турында уйлый башлый ул. Моңа кадәр тамак кайгысы иң зур проблема иде.
Ихтыяр аңа җавап бирмәде. Җыелышта баш миенә кереп оялаган бал корты күчедәй гөжләү авыл капкасына килеп җиткәндә җил белән каядыр таралып беткән иде.

* * *
— Тукта әле, — дип, ул Нурисламның җилкәсенә сукты да бара-барышка ук мотоциклдан сикереп төште.
Урам читендә нидер көткәндәй басып торучы кеше болар-га таба атлады.
— Батыршин түгелме соң? Әллә инде исәнләшмичә дә үтеп китәме, дип торам. Теге вакытта ботаникадан "берле" куйганны һаман онытмыймы әллә, мин әйтәм.
Ихтыяр элек гаҗәеп мәһабәт һәм усал булып күренгән укытучысының кечерәеп, хәтта боегып һәм мескенләнеп калганын тойды. Мөхәммәт Закирович мәктәптә башка укытучылардан иң элек үзенең хәрбиләрчә төз гәүдәсе, команда биргәндәй кычкырыбрак сөйләшүе, кискенлеге белән аерылып тора иде. Ул бервакытта да укучыларның озаклап, тәфсилләп җавап бирүләрен яратмый, бераз ык-мык итә, белмәгәнен яшерү өчен, теленә килгән теләсә нинди сүзләрне әйтә башлауга ук урынга утырта иде. Әгәр дә ышанычлы итеп бер-ике җөмлә әйтсәң дә, артык сузып тормый, "бишле" куеп, көндәлегеңне суза, иңбашыңнан кагып, "гвардеец" дип елмая. Җавап бирә алмаганнарга бик рәхимсез, бары тик "берле" генә куя, "өчле" һәм "дүртле"ләр аның дәресләрендә бөтенләй юк иде. һәр җәй саен укучыларны урманнарга алып чыга, алар белән бергәләп печән җыярга, чөгендер сирәкләргә бара, балык тотарга төшә.
Шушы мәһабәт гәүдәле, беркайчан да боегу, кайгыру белмәс Мөхәммәт Закировичка хәзер ул таныр-танымас карап торды. Аның күзләрендәге, йөзендәге ышаныч юкка чыккан, гәүдәсе шыксызланып калган иде.
— Әй, Мөхәммәт Закирович, сезгә нинди үпкәм булсын минем! — диде ул, аны юатырга, аның күңелен күтәрергә теләп. — Аттестатка барыбер "бишле" куйдыгыз бит.
— Сезнең класстан егерме өчегезнең унбере вузга керде... Ничек, абага яфрагының нинди икәнен беләсеңме соң инде хәзер? Абага яфрагы нинди төр яфракларга керә, дигәч, нәрсә дигән идең әле?
— Яшел, дигән идем. "Берле" алгач, икенче көнне махсус урманга мендем. Яфрагының нинди икәнен беләм хәзер, чәчәген генә күргәнем юк әлегә...
— Әй-йе, абага яфрагы сыман катлаулы бу тормыш. Аннан да катлаулырак. Чәчәген дә табарсың. Менә безнең генә лимит чыккан... Кайтканда кергәләп йөр, югыйсә бөтенләй оныттың.
— Классташлар еш кайталардыр ич.
— Кайтуын кайталар... Коймак ашарга гына кайта бит алар монда. Мин дә, мәктәп тә, авыл да кирәк түгел аларга. Ә син бөтенләйгә кайттыңмы? Бик шәп, бик хуп! Әтиеңнең салам эшләпәсе күккә тигән инде болай булгач. Шәһәр төзибез, дисең инде, алайса... — дип сузды Мөхәммәт Закирович һәм тирән итеп көрсенде. Аннары, мотоцикл янына килеп, Нурислам белән исәнләште.
Сөйләшергә сүз булмаса да, Ихтыяр тиз генә яңадан кузгалып китәргә кыймады, күңел өчен генә сораштыргандай итте:
— Каникулга чыктыгызмы?
— Быелгы язның рәте булмады бит. Кинәт җылытты да ташу суы бөтен җирне актарып ташлады. Бозып бетерделәр табигатьне. Җәе дә тернәкләнә алмый. Базга су төшкән иде, көне буе берүзем шуны түктем.
— Хәлимә апа кайда?
Укытучының иреннәре калтырап куйды, йөзе җыерылып килде:
— Ишетмәдеңмени? Декабрь аенда җирләдек бит Хәлимә апаңны. Каһәр төшкән рак...
Ихтыяр, ни әйтергә дә белмичә, шактый ара тын торды.
— Ялгыз гына яшисез инде, алайса, — дип сузды ул.
— Малайлардан да соңгы арада хәбәр-хәтер юк. Япа-ялгызым болын кадәр өйдә утырып калдым.
— Нигә фатирга кеше кертмисез соң? — дип кыяр-кыймас әйтте Ихтыяр.
— Кемне кертәсең? Шәһәрнекеләрнеме? Берничә көндә бөтен нигезеңне корытырлар. Әле авыл аша үткән-сүткәндә дә бакчаңны утамыйча китмиләр.
— Бакчага без дә керә идек. Малай-шалай эше генәдер анысы, ир-ат кеше койма башына үрмәләмәс.
— Күзләренә ак-кара күренми аларның. Сугышта, һөҗүмгә барыр алдыннан, безнең дә күңел шулай иләсләнә торган иде. Янып калган авылларга да, хәтта кырыенда егылып яткан иптәшләреңә дә карап торырга вакыт юк иде сугышта. Бары тик җиңү генә кирәк, җиңеп чыксаң, барысы да булыр, дип уйлыйсың. Болар да шулайрак...
— Хәлләр шактый мөшкел анда.
— Нәрсә булган тагын?
— Төзелешкә кеше килә тора, ә урнаштырырга урын юк. Окопта яши алмый бит инде алар.
— Тел төбеңне аңлыйм, Батыршин, әмма өемә чит кеше кертә алмыйм. Хәлимә апаң ничек җыештырып куйган булса, әле һаман әйберләр шулай тора.
— Сез укытучы кеше... Аннары, семьялы кешене кертсәгез, үзегезгә дә эш җиңеләер. Гигант төзелешкә файдагыз тияр.
— Телең шактый шомарган, юкка укытмаганбыз икән үзеңне, — дип койма буендагы утыргычка таба атлады Мөхәммәт Закирович. — Гигант төзелешкә сезне бирдек инде без. Аның өстенә, юл салабыз дип ярты бакчаны сөреп ташладылар. Ике елдан соң гына акылларына килделәр, юл минем бакчага керми үтә икән.
Койма артыннан баш очларын чыгарып, сагаеп кына тыңлап торган яшел алмалы алмагачлар кинәт исеп киткән җилдән калтырап куйгандай булдылар.
— Борчыдык, гафу итегез... — дип кулын сузды Ихтыяр. — Киттек без.
— Аңлыйм мин сине, Ихтыяр. Эшчеләрне урнаштыру ягын кайгыртып йөрисең булса кирәк. Хәзергә миңа тими торыгыз. Авыр вакытым. Бераз тынычланыйм. Аннары, бәлки, үзем дә шәһәргә күчеп китәрмен. Менә бу сигезенчеләрне генә чыгарыйм да... Сез тимерче Габбасларга кереп карагыз. Элек-электән колхозга килгән кеше шуларга төшә иде бит.
Тимерче Габбасның хатыны аларны өйалды баскычында каршы алды.
— Юк, юк, шәһәрнекеләрне кертмим! — дип чәчрәп китте ул. — Әтиең Тимерхан кисәтеп куйды. Болай да кеше өзелми бездән.
Моңа кадәр сүзгә катнашмыйча мотоциклына таянып торган Нурислам, Ихтыяр борылып килгәч, көлемсерәп куйды:
— Көтеп торган кеше юкмы? Әллә безнең тактика дөрес түгелме? Әйдә, болай итеп карыйк әле. Эвакуация дәвам итә!..
Ул мотоциклын аягына бастырып куйды да боегыбрак утырган кечерәк йортның капкасын ачты.
— Монда, минем прогнозлар буенча, ялгыз карчык яшәргә тиеш.
— Каян беләсең?
— Йорт та, каралты да шактый таушалган.
— Бәлки, ялгыз карттыр?
— Ялгыз карт булса, капка төпләре себерелгән, койма буена утыргыч ясап куелган була. Шулай бит, әби?
Ишегалдында тавыкларга җим сибеп йөргән карчык үзе белән исәнләшәләр дип белде, ахрысы:
— Бер көе генә әле, биргәненә шөкер, — дип җавап кайтарды.
— Пенсияне вакытында китерәләрме, әби?
— Төрле чагы була инде. Пучты ташырга кеше юк бит. Сипкелле Сәлимә шәһәргә савыт-саба юарга барып кергән.
— Малайлардан хәбәр-хәтер киләме? Хат язалармы, дим?
— Онытканда бер килә. Донбасстагысыннан, Ислам улымнан гына хәбәр-хәтер юк.
— Ничек хәбәр-хәтер юк? — дип Ихтыярга күз кысты Нурислам. — Ә безне нигә килгән дип уйлыйсың? Малаеңнан сәлам алып кайттык.
Карчык, ышанырга да, ышанмаска да белмичә, аларга күтәрелеп карады. Күз читләрендә яшь бөртекләре ялтырап китте.
— Яшьләрне танымыйм да, кем балалары буласыз соң үзегез? Каян күрдегез минем Исламымны?
— Без күрмәдек, әби. Кичә генә малаең яныннан бергә эшләгән иптәшләре килеп төште. Бүген эшкә урнашып йөри әле алар. Шуңа күрә сөенче алырга ашыктык.
— И-и, миһербанлы балалар, аягыгыз-кулыгыз сызлаусыз булсын, — дип көйләде карчык. — Әйдәгез, нинди аягөсте сөйләшү ди бу? Хәзер самавырымны яңартам.
Ихтыяр, нишләргә дә белмичә уңайсызланып, Нурисламга карый, ә тегесе күз генә кысып куя да һаман әби белән чөкердәшә бирә.
— "Сез кайтып урнаша торыгыз, киләсе җәйгә мин дә кузгалырга уйлап торам", — дигән Ислам. Бүген кич үзләре дә килерләр әле. Барысын да сөйләрләр.
— Кайсы халыктан соң? Минем бер дә урысчам юк бит, улым.
— Күбәү алар, арада татарлары да бар.
— Килсеннәр, килсеннәр. Көздән кайнаткан ва-ринҗәләрем дә исән, тозлаган казга да кагылыр кеше юк. Куна килсеннәр, иркенләп сөйләшеп утырырлык булсын.
— Әйтеп карармын. Әле торыр урыннары да юк аларның. Бүген дә конторада төн чыкканнар.
— И-и, адәм баласын шулай эт типкесендә йөртәләр димени? Урын тапканчы монда гына яшәсеннәр, олы ягым барыбер буш тора. Исламны кайчан кайта дип әйткәннәр дисең әле?
— Озакламый, дигән...
Ихтыяр берничә тапкыр сүзгә кушылырга да талпынып караган иде, ләкин Нурислам аны әбидән җилкәсе белән каплады.
— Ярый, әби, — дип канатланып урамга таба атлады ул. — Кичкә кадәр сау булып тор!
— Чәй эчеп китәр идегез...
— Рәхмәт! Вакыт юк.
Сөмсере коелган Ихтыяр, мотоцикл янына килеп җитүгә, Нурисламга үпкәсен белдерергә ашыкты:
— Нигә алдадың инде Сания әбине? Хәзер Исламын уйлап төннәр буе йокламаячак.
— Моңа кадәр дә йокламаган, барыбер уйлаган.
— Өч-дүрт кеше урнаштыру өчен — күпме ялган.
— Мин беркемне дә алдамадым. Малае барыбер, быел бул-маса, киләсе елда әнисе янына кайтачак, аның төзелешкә урнашып калу ихтималы туксан тугыз процент. Килүчеләр арасында Донбасстан кешеләр юк, дип уйлыйсыңмы әллә? Бул-маса да, куркыныч түгел. Ялгыз карчык янына урнашып, аның күңелен күрү начар нәрсәмени? Бераз гына фантазия... Кешеләрнең психологиясен аңларга кирәк. Ике капка төбеннән борылып киттек бит инде. Ә безгә бер атна эчендә дүрт йөз төзүчене урнаштырырга кирәк.
— Ләкин алдап-йолдап түгел.
— Мине процесс кызыксындырмый, нәтиҗә кирәк, нәтиҗә!
Бу капка төбеннән тизрәк китәсе килә иде Ихтыярның.
— Әйдә, өйдә көтә торганнардыр, — дип мотоциклның арткы утыргычына менеп атланды ул. — Эчтә ач мәчеләр чиный.
— Ашыкмале!
Әле генә карчыкны күндерә алуыннан канатланып киткән Нурислам каршы як йортның капка төбендә утыручы карт ягына таба ашыкты. Аякларына киез ката элдергән, өстенә ап-ак күлмәк, башына кара кәләпүш кигән түгәрәк сакаллы карт аны зурлап, ике кулын биреп исәнләште.
— Утырабызмы, бабай? Безне көтәсеңме? — дип сүзне ша-янлап башлады Нурислам.
Солтан карт аптырап калмады, хәйләкәр итеп җавап бирде:
— Поезд көтеп утырам әле.
— Нинди поезд? Берәрсе кайтамы әллә? — дип чынга алды Нурислам.
— Ә-әнә тегендә барырга күптән билет алып куйган идем.
— Ул башын борып, авыл читендәге зиратка таба ишарәләде.
— Инде ничә ел көтәм, килми дә килми.
— Зират шәһәр астында калачак. Каберләрне күчерәчәкләр, урынын тигезләячәкләр, өстенә бетон җәячәкләр. Юкка көтәсез поездны, район Советы карары буенча, бүгенге көннән башлап Ташлыяр кешеләренә үлү... — ул уңайсызланып, тавышын акрынайта төшеп дәвам итте, — катгый рәвештә тыела...
— Эһ-һем, алай икән... — дип сагаеп калды Солтан карт.
— Ышанмагыз аңа, юри сөйли ул, — диде ашыга-ашыга Ихтыяр.
— Район Советыннан гына торса, анысын ничек тә җайлар идек, аннан тормый шул, — дип, таягына ике кулы белән таянды карт. — Мин генә түгел, бөтен авыл вокзалдагы кебек хәзер. Барысының да әйберләр төйнәлүле. Барысы да поезд көтә.
— Малайлардан хәбәр-хәтер юкмы? — дип сүзне кирәкле җайга борырга булды Нурислам.
— Хәбәрләре дә, хәтерләре дә юк... — Карт иелә төште. — Өчесе тиң сугыштан кайтмады. Авылны тотып торган егетләр иде. Алар исән булса, болай капка төбендә каңгырап утыра торган кешеме соң мин? Күңел бит ышанмый, һаман кайтып килерләр сыман.
— Үз улларың шикелле әзмәвердәй ике-өч егетне фатирга кертмисеңме соң, бабай? Кадерләп түр башында гына утыртырлар үзеңне, йорт-кураны да карашырлар.
— Утыртырлар... төп башына. Инде күп утырттылар. Мал йөри торган бөтен болынны трактор белән таптатып бетергәннәр. Бөтен яктан кырып-бетереп киләләр, саранча кебек. Инде зиратка да тотынмакчы булалар икән. — Ул тураеп басты, таягы белән каты итеп җиргә төртте. — Беткән идеме шәһәр салырга буш далалар?! Юри каныга алар монда, махсус монда сала. Беткән — бетсен, ди торганнардыр. Моңа кадәр бетмәгәнне, Аллаһе боерса, моннан соң да яшәрбез! Тиеп кенә карасыннар зиратка! Куллары корыр!
Солтан картның чыгырдан чыга башлаганын күреп, Ихтыяр читкәрәк китеп басты.
— Психологик экспериментлар барып чыкмадымы? — дип мыскыллы елмаеп каршы алды ул Нурисламны. — Со-ци-олог! Комганлы әбиләргә генә үтә икән бу алым...
— Алайса, әйдә, үзең сөйләш, — дип мыгырданды Нурислам. — Авызыңа су капкандай тик торасың. Кем авылы бу: синекеме, минекеме? Безнең авыл булса, сөйләшеп тә тормас идем мин.
— Әтәч кычкырмаса, таң атамы?
— Монысы тагын ни дигән сүз?
— Шулай булгач, кычкырма.
— Ярый, мин ләм-мим. Хәзер синең чират.
— Әйдә, әткәй янына кайтып киңәшик әле. Нурислам мотоциклга тиз генә сикереп менмәкче иде, кабынмагач, иелеп актарынырга тотынды.
— Бензин беткән, — диде ул һәм ачу белән чертләтеп җиргә төкерде. — Шул гына җитмәгән иде.
— Таптың кайгырыр нәрсә. Киттек, әйдә, тот рулеңне.
Мотоциклны урам читендәге трактор янына куйгач, Ихтыяр җил-җил атлап чәчәкле-чуклы өр-яңа урыс капкага таба атлады.
— Яшьти! — дип кычкырды ул, капканы ачуга. — Яшьти, өйдәме син?
— Кайда булыйм тагын? Трактор өйдә булгач, мин дә өйдә инде, — дигән тавыш ишетелде. Ишегалдында беркавым шау-гөр килеп алдылар да тагын тындылар.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Мирас - 08
  • Parts
  • Мирас - 01
    Total number of words is 4042
    Total number of unique words is 2160
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 02
    Total number of words is 3983
    Total number of unique words is 2084
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    64.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 03
    Total number of words is 4101
    Total number of unique words is 2066
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 04
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2132
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    54.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 05
    Total number of words is 4108
    Total number of unique words is 2110
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 06
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2087
    38.2 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 07
    Total number of words is 3907
    Total number of unique words is 2059
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 08
    Total number of words is 4007
    Total number of unique words is 2041
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 09
    Total number of words is 3999
    Total number of unique words is 2069
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 10
    Total number of words is 4066
    Total number of unique words is 2206
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 11
    Total number of words is 3988
    Total number of unique words is 2171
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 12
    Total number of words is 3940
    Total number of unique words is 2022
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 13
    Total number of words is 3970
    Total number of unique words is 2095
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 14
    Total number of words is 4028
    Total number of unique words is 2093
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    61.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 15
    Total number of words is 4011
    Total number of unique words is 1988
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 16
    Total number of words is 4058
    Total number of unique words is 2049
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 17
    Total number of words is 3923
    Total number of unique words is 2108
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 18
    Total number of words is 3970
    Total number of unique words is 1998
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 19
    Total number of words is 432
    Total number of unique words is 339
    52.1 of words are in the 2000 most common words
    66.7 of words are in the 5000 most common words
    72.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.