Latin

Мирас - 06

Total number of words is 3994
Total number of unique words is 2087
38.2 of words are in the 2000 most common words
55.6 of words are in the 5000 most common words
63.4 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Зыятдин карт әле һаман үз уйларыннан арына алмый иде бугай, җавап кайтармады.
— Нигә монда чыгарып ташладыгыз аны? — Ихтыяр бабасын урыныннан кузгатырга, яңа әңгәмә башларга тырыша иде. — Юештә бозыладыр бит ул. Монда ятып ярылуы да бар...
— Э-э-э... Әйе. — Зыятдин карт, тегермән ташына кагылгач, сүзгә кушылмыйча булдыра алмады. — Тешәтергә дип урыныннан кузгаткан идек. Сугыш еллары, авылда тәртә каерырлык ир-ат та юк. Минем дә яралар төзәлеп бетмәгән. Төшерүен төшердек, ә кире урынына менгерергә хәл җитмәде. Шуннан калды инде... — Ул тегермән ташын кытыршы куллары белән сыйпады. — Пар ат җигеп Урал хәтле Уралдан алып кайткан идем бит мин бу рәхмәт төшкерене. Ике айдан артык кайттык. Кайтып җиткәнче дүрт тапкыр күчәр сынды, ике тапкыр тәгәрмәч алыштырдык. Инеш суы агар инде ул, тегермән ташын әйләндермәсә дә агар. Менә безнең гомерләр агып бетеп бара. Нәрсә күрдек тә, ни майтарып, ни әйләндердек? Дөньяны әйләндереп салырдай итеп тотынган идек тә, үз башыбызны әйләндерүдән артык китә алмадык. Кая бара бу дөнья, әле һаман белгән юк. Бер ягыннан төзеп киләләр, икенче яктан җимерелеп бара. Ярый, өс-баш, тамак ягына кытлык кимеде, шунысына шөкер. Ә гомер ике килмәс. Ә яңа шәһәргә бер үчем дә юк. Нишләп каршы булыйм, заманында үзем дә шактый төзегән кеше бит. Бу тирә авылларда ике йортның берсе минем кул белән салынган. Шуңа күрә корган-төзегән кешегә рәхмәттән башка сүзем юк. Тик менә без картларның күңеленә дә артык каты кагылмасагыз иде. Безнең күңел өчен дә берәр нәрсә калсын иде бу дөньяда. Нишлисең — шушы читән казыкларына җан береккән. Шулар бетсә, безнең дә кирәк калмас сыман...
Янәшәдә генә инеш шаулап ага. Ул мәңге шулай шаулар, бабасының инеш шавына кушылып сөйләгән салмак авазы да шулай мәңге тынмас, ул җирдә мәңге яшәр кебек тоелды Ихтыярга. Егет, карашын офык читендәге төзелеш утларына төбәгән килеш бабасын тыңлый-тыңлый онытылып утыра торгач, йокыга киткәнен сизмәде.
...Менә Ихтыяр очы-кырые күренмәгән елга ярына килеп басуга, кемдер аны җилкәсеннән этеп суга кертеп җибәрде. Су салкыны аның аякларын өтеп алды, бөтен тәнен калтыратты. Ул, кирегә борылып, судан чыгарга талпынып карады, ләкин әллә кайдан пәйда булган егетләр стена булып тезелеп арттан киләләр, аңа ярга менәргә ирек бирмиләр иде.
Су төбендә авыл капкасы күренде. Камышларны, талларны, су үләннәрен аралап, каршыга йөзгән курку белмәс балыкларны уч төбе белән читкә этәреп бара торгач, авыл урамына килеп керделәр. Шулчак бер егет алга чыкты да бөтен көченә киерелеп гармун тарта башлады. Башкаларга: "Кушылыгыз!" — дигән сыман баш кагып куйгач, урам буйлап олы-олы атлап китте. Бары шунда гына Ихтыяр гармунчы егетнең Фаил икәнен танып алды.
Авыл урамы куллары, аяклары, башлары өзелгән курчаклар белән түшәлгән иде. Ихтыяр, аларга басмаска тырышып, егетләр алдыннан атлады. Алар бер-берсе белән кочаклашканнар да ниндидер җыр җырлыйлар, ләкин тавышлары ишетелми иде. "Су астында тавыш ишетелми. Балыкларны менә нигә телсез диләр икән", — дип уйлады Ихтыяр. Шулчак Фаил аңа борылып карады, йөзен җыерып, йодрык күрсәтте, җырларга кушты сыман. Тик Ихтыяр аның да тавышын ишетмәде, аңламаганын белдереп, иңбашларын гына селкетеп куйды.
Егетләр килеп җитүгә, каршыдагы өйнең тәрәзәләре ачыла, аннан аяк-куллары өзелгән курчаклар агып чыга һәм урам уртасына таралышып яталар. Курчакларга басмаска тырышып, Ихтыяр читкә тайпыла. Аргы баштагы авыл капкасына җиткәч, Фаил артка борылды, гармунын җиргә куеп, ике кулын тиң селтәргә тотынды. Гүяки аңа су астындагы бар нәрсә буйсына, аның сүзен тыңлый, гүяки ул бөтен су асты дөньясы белән дирижерлык итә иде. Ихтыяр гаҗәпләнгән күзләре белән як-ягына каранды: эреле-ваклы балыклар да, су төбендә әкрен генә башын селкеп утырган кабырчыклар да, рәт-рәт тезелгән егетләр дә, Фаил тылсымына бирелеп, бер үк көйне сузалар, бер үк җырны җырлыйлар сыман иде. Аның баш миен яктыртып, чигәләрен кыздырып утлы уй йөгереп узгандай булды: "Бу бит — Фаил җыры! Хуш, авылым!" — дип кычкырмакчы булды ул, ләкин күпме генә тырышса да, тавышы чыкмады.
Аннары Фаил аларны тигез рәтләргә тезеп авыл читенә алып чыкты. Зират янына җиткәч, авызларын ябып, барысы да тораташ сыман катып калды. Читтән караганда, һәйкәлгә охшап күренәләр иде алар. Фаил, рәттән аерылып, иң зур, иң борынгы кабер ташы янына тезләнде. Шулчак, кабер ташы тавыш-тынсыз артка таба шуышып китте дә, аннан... таҗсы-ман итеп эшләнгән биек кәләпүш, кәләпүш артыннан галәмәт олы баш күренде. Ул, җирдән бил тиңентен өскә күтәрелгәч, уң кулын сул күкрәгенә куйды да авызын ачты. Моңа кадәр тып-тын торган су асты патшалыгында яңгыраган мәгърур аваз барысын да өнсез калдырды. "Нинди гаҗәеп дөнья бу, — дип уйлады Ихтыяр. — Тереләрнең тавышы ишетелми, ә мәетләр рәхәтләнеп сөйләшә... Әллә соң... без... мәет булып, алар тере кешеләр микән? Үзебез дә күрмәгәндә, дөньяның асты өскә килде микән?"
Аның уйларын таҗ кәләпүшле башның кабер эченнән яңгыраган салкын һәм саллы тавышы бүлде...
— Әй, сез, угланнар! Мин сезнең борынгы бабаларыгыз исеменнән, шушы патшалыкта гомер уздыручы туганнарыгыз исеменнән сөйлим... Без, якты дөньядан киткәндә, үзебез белән бер нәрсә дә алмыйча, сезгә җирдәге һәммә нәрсәне мирас итеп калдырган идек. Сез аларның барчасын да күз карасы кебек сакларсыз, безнең төс итеп кадерләп тотарсыз, ишәйтерсез, дип уйлаган идек. Вә ләкин сез безнең ышанычыбызны акламадыгыз. Сез үткән буыннардан мирас булып калган иң зур байлыгыгызны — хәтерегезне җуйдыгыз, кирәк чакта безне яклап сүз әйтер тавышыгызны югалттыгыз. Сезнең хәзер авызларыгыз ачылса да, тавышыгыз ишетелми, теләгегез уянса да, кыюлыгыгыз җитми. Шуңа күрә без, үзе-безне-үзебез яклар өчен, туып-үскән җиребезне, үз Ватаныбызны саклар өчен, бу мәңгелек патшалыгыбызны ташлап, яңадан якты дөньяга кайтырга булдык.
Каберстан патшасы шушы сүзләрне әйтеп бетерүгә, зираттагы кабер ташлары берәм-берәм читкә шуышып, аннан баштанаяк акка төренгән төрле яшьтәге, төрле кыяфәттәге кеше гәүдәләре җанланып чыга башлады...
Ихтыяр Фаилне кочаклап алды да куркудан бар көченә кычкырып җибәрде һәм уянып китте. Бабасы сөякле куллары белән ашыга-ашыга аның битләреннән сыйпый, ә ул һаман коточкыч төшеннән арына алмыйча ыңгыраша иде.
Бу мәхшәрнең соңгы көннәрдә күңелендә җыелып килгән саташулы, мең борчулы уйлар нәтиҗәсе икәнен, бары тик куркыныч төш кенә икәнен аңласа да, уянып җиткәч ул кат-кат кычкырып, хәтта җырлап та карады, һәм шунда гына бөтенләй айнып җитеп, үз тавышын беренче ишеткәндәй, сәерсенеп тыңлады. Тавышын югалтмавына бөтен күңеленнән сөенде. Тик Зыятдин карт кына Ихтыяр күңелендәге өермәләрне сизмәде, аны бер кайгысыз, бер борчусыз малайга санап, һаман үз уйлары эчендә әвәрә килүендә булды.
Кояш нурлары карга оялары арасыннан саркып үтеп, җылы куллары белән аның битенә кагылгач, ярым уяу килеш шактый вакыт кичәге хәлләрне, бер атна эчендә булып узган вакыйгаларны башыннан кичереп ятты Ихтыяр. Аннары иренеп кенә юрган астыннан чыкты да буялмаган такта идәнгә яланаяклары белән чәпелдәтеп баса-баса алгы якка узды. Өстәлдәге самавыр, менә-менә урыныннан кузгалырдай булып, пошкыра-пошкыра кайнап утыра. Бабасының урын-җире пөхтәләп җыештырылган, өстәл дә гадәттәгедән мулрак итеп, бәйрәмчә әзерләнгән.
Ишегалдына чыккач, лапаста агач ышкылаган тавыш ишетелде. Ихтыяр анда кереп тормады, туры тегермән янына төшеп китте. Бил тиңентен чишенеп, балакларын сызганды да иске тегермән ташы өстенә утырды. Тегермән ташының кытыршы өслеге гарәп хәрефләре белән чуарланган кабер ташына охшавын күреп, аны игътибар белән капшап карады. "Әллә бу чыннан да үткән буынның килер буыннарга язган хаты инде?" — дип уйлады ул. Ихтыяр ташны кузгатмакчы булды. Аның урыныннан кымшанырга теләмәвен күргәч, хәлсезләнеп өстенә утырды. Ул әле һаман кичәге уйларыннан арына алмый, бабасының фәлсәфә ташына әверелгән тегермән ташының эченә яшерелгән серне белмәк булып изалана иде. Кояшның инде шактый өскә күтәрелеп, үзенә көлемсерәп карап торуын күргәч, тал ботакларына тотына-тотына чишмә буена төште. Чокыр төбеннән тибеп торган чишмә суы баш миенә кереп оялаган бөтен бимазалы уйларны куып чыгарды. Салкын су белән битләрен чылаткач, аның уйлары гына түгел, күңеле дә чишмә суы сыман чистарып калды.
Атау итәгендәге алмагач бөреләреннән җанны кытыклый торган яз исе бөркелә. Ул аяк-кулларын кура җиләге куакларына сыдырта-сыдырта, тигәнәк чукмарларына сарылып бетеп, атау читеннән әйләнде һәм лапас янына килеп туктады.
Зыятдин карт болындай киң лапас уртасына бөкрәеп баскан да, бар дөньясын онытып, нәрсәдәр эшләп маташа. Ихтыяр аны эшеннән аерырга кыймыйча, шактый вакыт соклану һәм аптырау катыш күзләре белән лапас ягына карап тик торды. Як-ягын су баскан, элек гөрләп бәрәңге үскән бакчасын алабута, билчән, тигәнәк каплап киткән ярым ташландык атауда яшәүче какча гәүдәле картның, бернинди авыруга да, җанны талкый торган ялгызлыкка да бирешмәскә тырышып, теше-тырнагы белән тартыша-тартыша яшәп ятуы Ихтыяр өчен гаҗәп тә, сөенеч тә иде. Ул үзенең атна буе атауда ятуының котылгысыз хәл булуын аңласа да, күңеле барыбер бөтен күзәнәкләре белән инешнең аргы ягына — кешеләр янына, тормыш кайнап торган дөньяга тартканын сизеп торды. "Кешене кызганырга ярамый! Кызгану кешенең эчке горурлыгын җимерә, кызгану кешене кимсетә, мәсхәрә итә. Кешене бары тик яратырга гына кирәк!" — дип кабатлады ул үз-үзенә.
Ул, ниһаять, якын килеп, кулы белән бабасының җилкәсенә кагылды һәм верстак өстендә өр-яңа аэроплан күреп, ирексездән авыз тутырып елмайды:
— Очасы киләме, бабай?
— һе-һем... Сине очыртырга бу. Үз канатларың шактый зәгыйфь күренә. Тордыңамыни?
— Әллә кайчан. Синең бөтен аэропланнарыңны җыйсаң, бер музей оештырып булыр иде инде.
— Минем үземне музейга куярлык инде хәзер. Нигә көләсең? Кырык-илле ел элек кигән чабаталарны, киле-каба-ларны музейга җыялар бит хәзер. Без инде шул иске чабатадан да кирәксезрәк булып чыктыкмыни? Безгә дә тисен иде шул иске чабатага тигән кадер, безне дә шулай тел-теш, җил-яңгыр тидерми сакласыннар иде.
Зыятдин карт аэропланын күтәреп ишегалдына чыкты да өй кыегына сөялгән баскыч янына килде. Уң аягын баскыч аратасына куйгач, Ихтыярга борылып карады.
— Кая, бабай, үзем. Минем бер тапкыр да куеп караганым юк.
— Булдыра алырсыңмы соң? Аның үз җае бар бит. Куйдың да очты-китте түгел.
Ихтыяр аэропланны сул кулына тоткан килеш өскә күтәрде дә ике баскычны бер атлап түбәгә менеп китте. Аэропланны ипләп кенә өй кыегындагы агач ялгашка урнаштыргач, як-ягына борылып карады. Моннан басу уртасындагы шәһәр ачыграк күренә, ул үзенең кояшта балкыган ак йортлары белән чем-кара туфракны яктыртып, тирә-юньгә ямь биреп тора иде.
— Нәрсә дөньяңны оныттың? Бохар мәчесе төсле оеп утырма, төш, — дип кычкырды аңа бабасы.
— Тарт, әйдә, — дип авыз эченнән мыгырданды Ихтыяр. Аэропланга күңеле кинәт суынган иде аның.
— Үзең тарт. Синең өчен ясадым мин аны. Сине озатыр өчен. Бүтән ясамыйм. Соңгысы. Яраштан түгел, чардуган тактасы ясар чагың җиткән, диде әтиең дә...
Бу минутта Зыятдин картның йөзенә сабыйлык төсе кергән иде. Ихтыяр аэроплан очырган көнне бабасының һәрчак шулай кинәт кенә яшәреп, гәүдәсе җиңеләеп китүен хәтерләде дә, аны бу соңгы шатлыгыннан мәхрүм итүдән куркып, баскычны сыгылдыра-сыгылдыра аска төште һәм, киерелеп, бауны тартып җибәрде. Аэроплан, мондый тупаслыкны көтмәгәндәй, борыны белән һаваны сөзеп кинәт кенә күккә күтәрелде, менеп җиткәч, беркавымга хәрәкәтсез калып, асылынып торды һәм аннары, уктай аска атылып, язгы ташкын суына утырды. Актарылып аккан кара су дулкыннары, көтелмәгән мондый табышка сөенгәндәй, бөтерелә-бөте-релә аның тирәсендә бии башладылар. Кара су өстендәге ап-ак аэроплан, канаты каерылып үлем белән тартышучы акчарлак кебек, кызганыч та, шул ук вакытта матур да иде.
Су өстендәге ак аэропланга карап өнсез калган сиксән яшьлек Зыятдин картның һәм әле яңа тормыш диңгезенә кереп чумарга җыенган Ихтыярның күзләрендә бу мәлдә бер үк сагыш, күңелләрендә бер үк моң иде.
Каршы як ярда машина гөрелтесе ишетүгә, алар икесе дәррәү күтәрелеп карадылар. Кабина түбәсендәге зәңгәр утын балкытып килеп туктаган кып-кызыл машинаны күргәч, Ихтыяр беразга аптырап калды. Машинадан төшкән ике кешенең берсе Фаил икәнне танып алгач эшнең нәрсәдә икәнен аңышты.
— Көтә-көтә көтек булдыгызмы? — дип бөтен инеш буен, бөтен атауны яңгыратып кычкырды Фаил. — Хәзер без аны...
Менә ул кабинага кереп утырды да машинаны улата башлады. Кабина өстендәге баскыч, һаман озынаеп, атау яры итәгендәге карт өянке ботагына барып терәлгәч, туктап калды.
— Талга мен, талга! — дип кычкырды Фаил. Үзе, яр буена чыгып басып, биленә таянды.
— Ут капмагандыр бит? Кая каударланасың болай? — Зыятдин картның атау тынычлыгын бозгангамы, әллә Ихтыярны җибәрәсе килмәүдәнме ачуы кузгалган иде.
Фаил аның сүзләрен ишетмәде, һаман кычкыруында булды.
— Артык юанып торырга вакыт юк! Халык җыела башлады. Ял көне дип тормый, иртә кузгала эшче класс. Тугызда митинг башлана...
Шул арада Фаил баскыч буйлап мәче елгырлыгы белән үрмәли-үрмәли талга килеп җитте дә аска сикерде. Аягын авырттырды булса кирәк, Ихтыяр янына аксабрак килде.
Бераздан Ихтыяр җыенып бетте һәм ике кулын сузып бабасы белән саубуллашты да Фаилгә таба карап баш какты:
— Әйдә, киттек! Хуш, авылым!
Бу сүзләрне Фаил үзенең яңа кушаматы буларак кабул итсә, Зыятдин карт өчен ул үз язмышын хәл иткән хөкем карары сыман яңгырады.
Карт, Ихтыяр белән Фаилнең баскыч буйлап теге як ярга үрмәләгәнен, кызыл машинаның саллы кузгалып, урам почмагында югалуын карап торды.
— Хуш, авылым... — дип гаҗәпләнеп үз эченнән кабатлады Зыятдин карт һәм, бу сүзләрнең мәгънәсенә әле генә төшенгәндәй, бөтен авылны күздән кичереп чыкты. — Хуш, авылым...

* * *
Алар килеп җиткәндә тулай торак каршындагы машинаның әрҗәләрен ачып, әрҗә төбендәге чүп-чарны себереп маташалар иде. Машина янында җиде-сигез ир-ат тәмәке пыскыта, берничә егет тулай торак белән ике арада тыз-быз чаба.
— Стеколыциков егетләре кайда? — дип кычкырды Фаил кабинадан сикереп төшү белән үк.
— Алар катнашмыйлар. Әле генә үзе янына кердем. Кемгә кирәк, шул тамак ертсын, ди Стеколыциков. Егетләре бригадирдан узып йөри алмый инде.
Кәефләре бик сүлпән күренсә дә, башлаган эшне ярты юлда калдырырга теләмичә, митингны үткәрергә булдылар. Башта озак итеп табигатьне саклау җәмгыятеннән чакырылган лектор экология мәсьәләләренә кагылышлы лекциягә охшаш сүз сөйләде. Аннары машина әрҗәсенә берәм-берәм менеп шофер егетләр, төзүчеләр сүз алды. Аларның сүзләрендә дәрт, хис, ачу ташып торса да, дәлилләре җитәрлек булмаганга, бу сүзләр, пафослы буш шигырь сыман, һавада бераз тирбәлеп торалар да оратор җиргә төшүгә үк онытылалар иде. Иң соңгы сүзне Ихтыярга бирделәр. Ул үткән төнне, ниләр сөйләргә икәнен уйлап, шактый йокламыйча яткан иде. Ләкин кичә башка килгән фикерләрнең бүгенге сүлпән митингны уята алмасын төшенеп, ул сүзне бөтенләй бүтәнчә, бүгенге көннән түгел, ә бик ерактан, бу якларның тарихыннан башларга булды.
— Ташлыяр, Акчишмә, Каенсар авыллары моннан биш гасыр чамасы элек Иван Грозный яуларыннан качып килгән бабаларыбыз тарафыннан салынган, — дип кабаланмый гына алып китте ул. — Чукынудан, патша эзәрлекләвеннән котылырга уйласалар да, миссионерлар моннан да эзләп тапкан аларны. Безнең бабайларны чукындырганнар, безнең авылларны кат-кат килеп талаганнар, ләкин халыкны бетерә алмаганнар. Шушы биш гасыр эчендә ничәмә-ничә ачлыкны, ничәмә-ничә янгынны күргән бу авыллар! — Ихтыяр атаудагы озын кичләрдә бабасы сөйләгән сүзләрнең шушы минутта кирәк булуына бераз гаҗәпләнеп тә, егетләрнең аны тын да алмыйча тыңлауларына ләззәтләнеп тә сөйли, сөйләгән саен аның үзенә ышанычы арта, сөйләгән саен аңа бу җирләр, бу авыллар тагын да якынрак тоела бара иде. — Биш гасыр буена патша ялчылары, ачлык-ялангачлык та бетерә алмаган авылны биш ел, юк, биш ай, биш атна эчендә без үз кулларыбыз белән юк итәбез! Бу бит варварлык, үзең утырган агачның тамырына балта белән чабу! Моның өчен безгә киләчәк буыннар каршында җавап бирергә туры киләчәк! Безне беркем дә гафу итмәячәк!
— Дөрес сөйлисең, егет! — дип куәтләп кычкырды тулай торак ишегенә арка сөяп торган имән кискәсе сыман түгәрәк гәүдәле ир уртасы агай.
— Безгә түгел, начальникларга сөйләргә иде бу сүзләрне, — дип көрсенде аның янәшәсендәге күзлекле егет.
— Митингка җитәкчеләрне чакырмыйча дөрес итмәгәнсез, — дип аның сүзен элдереп алды Ихтыяр. — Халык фикерен ишетергә тиеш алар.
— Чакырдык. Килмәделәр, — диде ачу белән Фаил.
— Димәк, чакыра белмәгәнсез.
Ихтыярның шулай җиңел генә гаеп ташлавы күңеленә кагылды, ахрысы, теге таза бәдәнле агай төксе генә сүз кыстырды:
— Читтән килеп өйрәтеп йөрергә барыбыз да оста. Үзең барып сөйләшеп кара алар белән.
Тирә-юне актарылып ташланган шыксыз тулай торак кырыенда җыйналган бер төркем ир-атның үзен шулкадәр таң калып тыңлавы Ихтыярга көч бирде, ул йодрыгын өскә күтәреп кычкырып ук җибәрде: — Кирәк икән, акыл да өйрәтербез, кирәк икән, җир җимертеп эшләрбез дә!
Митингтан соң машина белән китереп куярга теләсәләр дә, ул Ташлыярга җәяү генә кайтырга булды. Юлны аркылы чыгып, калкулык читендәге зиратка менде. Әтисе ягыннан бабасының гарәп хәрефләре белән язылган кабер ташын күргәч, чардуган кырыендагы утыргычка хәл алырга утырды. "Кабер ташындагы өч-дүрт сүзне дә укый алмыйбыз бит, — дип авыр итеп көрсенде ул. — Нинди надан без! Бабасы язганны оныгы укый алмасын инде! Ә үзебез һаман дөнья мәдәнияте, халыклар дуслыгы турында сөйләшәбез. Иң элек үз культурасын үзләштерергә, үз тарихының төбенә төшәргә тиеш кеше".
Ындыр артлатып кына ишегалдына кергәч, туктап калды. Бер атна элек иң беренче булып каршы алган олы гәүдәле ак тавык, башын кыңгыр салып, аңа карап тора иде. Тавыкның күңелен күрәсе килеп, Ихтыяр җим алырга келәткә керде. Караңгы келәттә кармалана-кармалана бодайлы капчык эзләгәндә кулы ниндидер очлы тимергә кагылды. Үрелеп утны кабызса, бу тимер очлаеп килгән түгәрәк агач башына беркетелгән җиз ай булып чыкты. Үткән ел көчле давылда иске мәчетнең манара очы сынып төште, дип язган иде әнисе. Бу кайтуында ерактан ук мәчет башындагы ай ялтырап күренмәгәч, авыл ничектер ят сыман тоелган иде аңа. "Айны ташламаганнар, югалтмаганнар... Әнкәй эшедер бу, — дип уйлады Ихтыяр. — Әткәй ничек чыгарып ташламады икән? Дин, мәчет, дигәндә, чәчләре үрә тора иде бит аның".
Бодай сибүгә, тавык бер бөртекне генә авыз итеп карады да, аның чыннан да бодай икәненә ышангач, сөенеченнән кыткылдап алды.
Әнисе аны күрүгә беркавымга телсез калгандай булды. Чит кеше белән күрешкәндәй, алъяпкычы белән сөртә-сөртә ике кулын сузды.
— Иртән атау кырыена нинди күз күрмәгән машина килеп туктаган иде ул, — дип сүз башлады әнисе. — Тәрәзәдән күреп калдым. Атауга күпер салалармы әллә соң? Янына төшмәкче дә булган идем, мин җыенганчы китеп барган.
— Мине алырга килгәннәр иде. Шәһәргә бардым мин.
— Эш белештеңме әллә?
Әнисенең үзенә сак кына күз салуын күреп, Ихтыяр сүзне читкәрәк борырга булды.
— Бабай бөтенләй аякка басты. Егетләр шикелле йөри.
— Әллә нидә бер шулай йөрәк өянәге кузгала торган гадәте бар инде аның. Ярый, бу юлы да хәвефсез генә узды... Хәерлегә булсын. Шәһәрдә нишләдең соң, улым? — дип соравын икенче яктан килеп кабатлады әнисе.
— Митинг оештырганнар. Авылларны саклап калмакчы булалар.
— Нинди авылларны?
— Күп инде алар, — диде тел әр-теләмәс кенә Ихтыяр. — Рәхәтләнеп бер зарланыштык.
— Син дә сөйләдеңме?
— Мин кемнән ким, — дип елмайды Ихтыяр. — Әни, үзегез ничек яшисез соң?
— Таң ата да кич була инде, улым. Аяк йөрткәндә йөрибез әле.
— Келәттәге айны кем алып кайтты? Әнисе, аптырап, аңа карады:
— Каян күрдең әле? Мин алып кайттым аны. Төнлә... бәләкәй арбага салып...
— Әткәй ни ди соң?
— Капчык белән каплап куйган идем мин аны. Әллә күрми, әллә күреп тә күрмәгәнгә салыша. Аны аңламассың бит. Бер вакыт табып, рәтләп куйсагыз иде шул манараны. Ае булмагач, әллә ничек, күрке юк бит. Бөтен авылга ямь биреп, әллә кайдан күренеп тора ие...
— Бу юлы булмас, әнкәй. Иртәгә юлга чыгарга кирәк миңа. Озакламый имтиханнар башлана.
— Зәлия дә югалткандыр инде үзеңне.
— Югалтса, кайтып төшәр иде. Өч сәгатьлек юл бит.
— Алай димә, хатын-кызның холкы бөтенләй бүтән аның. Тик торганда кузгалып китә алмый. Имтиханнарыгызны тапшыргач, икегез бергәләп кайтыгыз. Туйны да авылда гына ясарсыз... — дип күзләрен Ихтыярдан алмыйча сөенеп карап торды әнисе. — Күңелегезгә ошап китсә, шушында гына торып калырсыз. Казанда да әзерләп куймаганнар...
Ихтыяр, урамда тавыш ишетеп, тәрәзәгә үрелде. Урамның аргы ягындагы кое буенда ике кыз көлешә-көлешә чиләкләренә су тутыра. Аларның янәшәсендә генә муеннарын сузып ике ата каз ысылдаша. Арырак, бөтен авыл өстеннән бер башка калкып, мәчетнең калай түбәсе һәм бер якка янтая төшкән айсыз манарасы күренә.
Тәлинкә белән яңа пешкән коймак күтәреп чыккан әнисе, улының тәрәзәгә карап өнсез торуын күргәч, кызыксынып, урамга күз салды.
— Ә-ә, Сәрбиназ кызлары, — диде ул балкып. — Бигрәк уңганнар инде. Үзебезнең авылда да менә дигән кызлар җитәрлек тә бит... Мәкәрҗәдәге бакыр алтын булып күренә, ди торган иде әбиең. Үзегез беләсездер инде...
Шулчак капканың ачылып ябылганы ишетелде. Ишегалдында әтисенең "мин кайттым" дигәнне аңлаткан тамак кыру тавышы яңгырады. Чыннан да, синме бу, дигән сыман, Ихтыярның иңбашларыннан тотып селкеткәннән соң, Тимерхан агай, салам эшләпәсен чөйгә элеп, табын янына утырды.
— Картны аякка бастырдыкмы? — диде ул самавырдан чәй агызган көйгә. — Дару кирәк түгел кешегә. Кешегә кеше кирәк. — Аннары, сүзне бүтәнгә борып, кинәт кенә сорап куйды: — Бүген шәһәрдә күргәннәр сине. Нинди йомыш төште? Әллә эш белешеп йөрүеңме?
— Юк, болай гына, — диде Ихтыяр. Бүгенге күңелсез һәм оешмаган митинг турында сөйләп, әтисеннән шелтә ишетәсе килми иде аның.
— Болай гына, дисеңме? Юкны сөйләмә. Икеләнеп-ми-келәнеп йөрмә, тот та шушында гына кайт! — дип кистерде әтисе. — Бер хатын-кызны да кулга ала алмаган ир кешедән эш чыгармы?! Җитмәсә, булачак хатынны әле! Әйдә, киттек, бергәләп басуларны әйләнербез.
Ихтыяр малай чактан ук әтисе белән тарантаска утырып көннәр буе басуларда, урманнарда, болыннарда йөрергә күнеккән иде, бу тәкъдимгә бик теләп риза булды.
Арып-талып кич өйгә кайтып кергәндә, Ихтыярның йөзенә алсулык иңгән, бөтен өсте-башы тузанга баткан, кыскасы, ул яңадан Ташлыяр авылы кешесенә охшап калган иде.
Зәлия белән алар институт коридорында гел көтмәгәндә очраштылар. Ихтыяр, автобустан төшүгә, туп-туры институтка килгән иде. Эшен бетереп, кайтышлый Зәлиягә шалтыратырмын, өйдә булса, кич янына сугылып чыгармын яисә берәр җиргә чакырырмын, дип торганда, каршысына үзе килеп чыкты. Бөтен коридорны яңгыратып доцент Сарымсаков белән көлешә-көлешә атлыйлар. Ихтыярны күргәч, туктап калдылар.
— Кайчан килдең? — дип гаҗәпләнеп сорады Зәлия. — Бөтенләй килми микән әллә, дип уйлый башлаган идек инде...
Бабасының хәле турында да сорашмыйча, иң элек үзенең үпкәсен белдерергә ашыккан, иреннәрен турсайтып, әле Са-рымсаковның ыспай һәм мәһабәт гәүдәсенә, әле Ихтыярның малайлык чыгып бетмәгән авылчарак кыяфәтенә карап торган Зәлия аңа ят та, ерак та булып тоелды.
— Карале, кадрлар бүлегеннән эзләгәннәр иде сине, — дип Сарымсаков аларның икесен генә калдырып, кафедра бүлмәсенә кереп китте.
— Барысына да син гаепле...
Шулай диде дә Зәлия еламсырап стенага сөялде.
— Нәрсә булды? Нинди гаеп?
— Ирекле диплом алу өчен син аларга язылышу турында белешмә китереп бирергә тиеш идең бит. Иң кирәкле вакытта кайтып киттең. Ректор өстәмә приказ язган. Сине Ташлы-яр шәһәренә җибәрәләр... Теләгеңә ирештең инде...
— Ә син? — дип аның күзләренә карады Ихтыяр.
— Мин монда калам! — диде Зәлия һәм Ихтыярны кадрлар бүлеге ишеге турында калдырып китеп барды.
* * *
Юл читендәге актарылып ташланган кап-кара басу өстеннән, төнлә явып узган яңгырдан соң, күренер-күренмәс кенә бу күтәрелә. Баш очында сайраган тургай, кояш нурына асылынган кебек, шактый вакыт бер урында хәрәкәтсез тора да, кинәт кенә ычкынып, аска томырыла, аннары, тагын шул нур җебенә тагылып, өскә менеп китә.
Былтыр көз генә салынган бетон юл әле шомарып өлгермәгән, киресенчә, язгы суларда купшаклана гына төшкән, шуңа күрә өстендәге чуерташлары тәгәрмәчләргә ияреп, чишмә суы сыман чылтырап бара.
Дөнья шулкадәр саф һәм риясыз, бу матурлыкны бары тик машиналардан калмый бөтерелеп барган тузан өермәләре генә бозып, нәрсәдер искәртә сыман.
Ихтыяр утырган йөк машинасы шәһәр төзү идарәсе янына туктагач, арттан калмыйча ияреп килгән тузан өермәсе, нәрсә булды, дигәндәй, беркавым бөтерелеп торды да, хуҗасын көткән күндәм эт кебек, тынычланып, хәл җыярга юл читенә чыгып ятты.
Алгы бүлмәдә утыручы кыз, Ихтыярны күрүгә, кулындагы көзгесен өстәл тартмасына шудырып, үтә җитди кыяфәт белән аңа текәлде.
— Башлык урынындамы? — диде Ихтыяр һәм кесәсендәге документларны алырга да, алмаска да белмичә, капшап куйды.
— Кызганычка каршы, хәзергә юк. — Кыз үзе сөйли, үзе Ихтыярны энәсеннән җебенә кадәр өйрәнә. Әйтерсең ул эшкә алыр алдыннан һәркемне шулай үзенең рентген аппараты аша үткәрә иде. — Киңәшмә бара, — дип өстәде ул һәм, егетнең чыраенда бер үзгәреш тә күрмәгәч, игътибарын җәлеп итәргә теләгәндәй, өстәл тартмасын шапылдатып ябып куйды.
Ихтыяр, эшсезлектән туеп, инде, ниһаять, иркенләп сүз башларга җыенган кызның теләген аңламый, хәтта аны бөтенләй күрми дә иде. Ул, нәрсә эшләргә дә белмичә, бер урында таптанып торуында булды.
— Кирәк икән, утырып тора аласыз, — дип секретарь кыз үз каршындагы урындыкка күрсәтте.
— Юк, рәхмәт. Күптән башландымы җыелышлары? Тиз бетәрме икән?
— Кем белгән аларны? Ә сез үзегез кайдан буласыз? Ни йомыш? Бәлки, мин генә хәл итәрдәй мәсьәләдер? Беренче күрүем дип әйтимме? — Секретарь кыз, нидер язарга җыенып, кулына ручка алды, чертләтеп аның кызыл төймәсенә басты.
— Эшкә килдем. Институт бетереп. Сезгә җибәрделәр. Сезгә дип... Үземнең туган якларга кайттым. Күрше авылдан мин, Ташлыярдан.
Ихтыяр, үзе дә сизмәстән ачылып сөйләшә башлавына кыенсынып, туктап калды.
— Алайса, җирле кадр булып чыгасыз инде. Кирәк, андый-лар бик кирәк безгә.
— Бик көтеп торган кеше күренми әле монда. — Хәзер инде ул, ияләшә төшеп, кыз белән тыныч сөйләшә башлаган иде.
— Киңәшем шул — көтегез, — дип чытлыкланып җавап бирде аңа секретарь кыз һәм кулындагы ручкасын тагын чертләтте.
Шулчак өстенә күн пинжәк, аягына резин итек кигән кеше атыла-бәрелә килеп керде дә "Баш инженер" дип язылган ишеккә чумып югалды. Бераздан сулуы кабып кире әйләнеп чыкты, ашъяулык кадәр кулъяулык белән шактый ук зур борынын тәртипкә китергәч, шар күзләрен як-якка йөртеп, секретарь кыз өстәле янына килде.
— Теге, кичә баскан исемлекне таба алмыйм. Икенче данәсен бир әле, — дип ягымлы итеп эндәште ул.
Шушы кадәр зур һәм килбәтсез гәүдәдән, балта белән юнып ясаган төсле тупас йөздән бу хәтле үк җылы сүз чыгар дип Ихтыяр башына да китермәгән иде. Ул, әллә бүлмәгә бүтән кеше кердеме икән, дип, тиз генә як-ягына каранып алды.
Кыз, үз дәрәҗәсен саклап, кабаланмыйча гына өстәл тартмасын ачты, ак тышлы папканы шактый актаргач, кулына бер бит кәгазь алды, күрдегезме безнең кем икәнне, баш инженер булып баш инженерга да исебез китми, дигәндәй, Ихтыярга карап авыз тутырып елмайды.
— Менә безгә тагын бер кадр килде. Монысы, бәлки, алай бик тиз табан ялтыратмас. Шушы якныкы. Ташлыярдан... — Секретарь кыз сүзен әйтеп бетерүгә, телефон шалтырады.
Моны ишетеп торган баш инженерның йөзендә бер үзгәреш тә сизелмәде, ләкин бүлмәдән чыгып барышлый, Ихтыярның эшкә түгел, ә бәйрәмгә җыенгандай пөхтәләп үтүкләнгән аксыл костюмына, әле генә өйдә ялтыратып чыккан ботинкаларына, шәһәр аклыгы кунган йөзенә, дугайланып килгән мыегына күз төшереп алды да, мул кашларын җыерып, гөргелдәп торган бөтенләй ят аваз чыгарды:
— Кайдан?
— Ташлыярдан.
— Анысын ишеттек.
— Төзелеш институтыннан сезгә җибәрделәр, — дип әйтергә ашыкты Ихтыяр, йөзе бер мизгелдә кызарып, тирләп чыкты.
— Әллә кайчан шулай диләр аны! Күптән көтәбез. Фамилиягез?
— Рәхмәт...
— Рәхмәтевмы?
— Юк ла! Батыршин Ихтыяр... Тимерхан улы.
— Колхоз председателе Тимерхан малаемы әллә?
— Әйе.
— Әтиегез принципиаль кеше. Чамасыз принципиаль... Монда кайтып бик дөрес иткәнсез. Әйдә, киттек. Иң элек киңәшмәдә чирканчык алып чыгыгыз. Нәкъ менә кадрлар мәсьәләсе турында чәч агартып утыра идек. Сезнең ишеләрне, яңа килгәннәрне дә җыйды бүген башлык.
Алар керүгә залдагы утыз-кырык кешенең берничәсе дәррәү артка борылып карады. Ихтыяр, үзендә моңа кадәр булмаган каушау сизеп, тизрәк иң арттагы рәтләрнең берсенә, яшьрәкләр янына утырырга ашыкты. Баш инженер, каршыдагы өстәл янына килеп җиткәч, кулындагы кәгазен сузды һәм какча йөзен язгы җил ашаган ачык зәңгәр күзле, кылыч борынлы, алҗыган кыяфәтле кешенең колагына нидер пышылдады. Ихтыяр турында әйтте булса кирәк, чөнки тегесе күтәрелеп арткы рәткә карады, кәгазь тоткан кулын алга сузып, торып басты.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Мирас - 07
  • Parts
  • Мирас - 01
    Total number of words is 4042
    Total number of unique words is 2160
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 02
    Total number of words is 3983
    Total number of unique words is 2084
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    64.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 03
    Total number of words is 4101
    Total number of unique words is 2066
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 04
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2132
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    54.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 05
    Total number of words is 4108
    Total number of unique words is 2110
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 06
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2087
    38.2 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 07
    Total number of words is 3907
    Total number of unique words is 2059
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 08
    Total number of words is 4007
    Total number of unique words is 2041
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 09
    Total number of words is 3999
    Total number of unique words is 2069
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 10
    Total number of words is 4066
    Total number of unique words is 2206
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 11
    Total number of words is 3988
    Total number of unique words is 2171
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 12
    Total number of words is 3940
    Total number of unique words is 2022
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 13
    Total number of words is 3970
    Total number of unique words is 2095
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 14
    Total number of words is 4028
    Total number of unique words is 2093
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    61.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 15
    Total number of words is 4011
    Total number of unique words is 1988
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 16
    Total number of words is 4058
    Total number of unique words is 2049
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 17
    Total number of words is 3923
    Total number of unique words is 2108
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 18
    Total number of words is 3970
    Total number of unique words is 1998
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 19
    Total number of words is 432
    Total number of unique words is 339
    52.1 of words are in the 2000 most common words
    66.7 of words are in the 5000 most common words
    72.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.