Latin

Мирас - 05

Total number of words is 4108
Total number of unique words is 2110
37.5 of words are in the 2000 most common words
52.9 of words are in the 5000 most common words
61.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
— һәр эшне үз вакытында эшләргә кирәк, улым. Аннары соң була ул. Аннары... дөнья күрүне яңа җирләр күрү, дип кем әйтте сиңа? Дөнья кайда да бер ул, кешеләр генә төрле, кешеләр генә бүтән. Исән чакта эш күрсәтеп калырга кирәк, эш! Зур эшләр эшләнгән җирдә дөнья да зуррак, кешеләр дә олырак була. Ил буйлап чатыр чабып бәхет эзләр чаклар үтте хәзер. Читтә тапкан бәхет — бер атналык тәхет кенә ул: бүген бар, иртәгә юк. Туган җирдә тамыр җибәрергә тиеш кеше.
Ихтыяр, авызына капкан коры үлән сабагын чәйни-чәйни, бүрәнә өстенә чалкан әйләнеп ятты. Зәңгәр күкнең тирәнлеген кеше күзеннән яшерергә тырышкандай, соргылт болытлар ишелеп ага. Әйтерсең болытлар, чиксезлеккә чумып онытылган кешеләрнең хыялын чикләп, аларны җиргә карарга, җир борчуы белән борчылырга, җир шатлыгы белән шатланырга, җир язмышы белән яшәргә өнди, хәтта шуңа мәҗбүр итмәк була иде. Аяз көнне кешенең уйлары югарырак, хыяллары биегрәк була, зәңгәр күккә карап торган чакта ул дөнья мәшәкатьләреннән беразга булса да арынып тора, чистарынып, күңеле яктырып кала. Ә болытлы көнне үз кабыгына кереп бикләнә, күбрәк үз бүлмәсе, үз өе, үзенең көндәлек эшләре белән мәшгуль була. "Аяз көнне җирдә җинаятьләр азрак кылыкмынмы икән? Бу турыда берәр статистика мәгълүматы бармы, беләсе иде..." — дип уйлады Ихтыяр. Болытларга карап озаграк яткан саен, аның уйлары да катлаулана, болгавыррак була бара иде.
— Улым, Ташлыяр авылы калыр микән?
Бабасының сак әйткән сүзләре аны сискәндереп җибәрде.
— Ничек?..
— Бу... яңа каланы килбәтсез зур булачак диләр бит. Та-шый-ташый Ташлыярны басып китмәсме, дим.
— Белмим... Шәһәрнең генераль планында ничек каралгандыр бит. Мин үзем, калмас, дип уйлыйм. — Ихтыяр тамагын каты итеп кырып куйды да, кемнәрнеңдер гаебен акларга теләгән сыман, ашыга-ашыга сөйләп китте: — Аннары авылны калдырам дип, шәһәрне шәрә тау башына салып булмый бит инде, бабай! Үткәнгә карап күз яшьләре сыгып утырып булмый. Читән башына менеп, үз кетәклеген мактап кычкыручылар күп булды. Ләкин заман аларны тыңламады, заманның үз законнары, үз юлы, үз проблемалары дигәндәй. Заманга масштаб кирәк аңа, киңлек, биеклек кирәк. Хуш, авылым...
— Нәрсә? Нәрсә? Аңлаешлырак итеп сөйлә әле, татарча сөйлә...
— Бер шофер утыртып алып кайтты мине. Күрше авылныкы үзе, Каенсардан... Юл буе шул бер җырны җырлады: "Хуш, авылым, сау бул..."
— Каенсарны су басты түгелме соң?
— Басса, кешеләрен басмады бит, кешеләре исән калды.
— Үзең исән була торып, авылыңны суга бастыргач, яшәвең ни дә, яшәмәвең ни... Туктале, улым, башкаладан әллә алыштырып кайтарганнар инде үзеңне. Әллә ниткән киреле-башлы сүзләр кыстырып сөйлисең.
— Урбанизация, бабай. Техника заманы, фән чоры, шәһәрләр патшалыгы, дигән сүз ул. Киләчәктә авыллар бетәчәк. Көнбатыш илләрендә авылларның эзе дә юк хәзер.
— Таптың чагыштырыр нәрсә! Нигә безне алар белән чагыштырырга ди әле? Аларда катык юк, бездә бар, аларда чәкчәк юк, бездә бар. Авыл белән дә шул ук хәл. Бетми ул авыл, бетмәячәк. Бөтен җирне актарып бетереп, шул шырпы капларыгызны тезеп чыгарсыз, чыгуын. Ә аннары, ачтан койрык чәнчи башлауга, яңадан авыллар кора башларсыз. Рәсәйнең терәге — авыл. Авылсыз яши алмый Рәсәй.
— Мин генә уйлап чыгарган нәрсә түгел бу. Урбанизация...
— Туктале, танавыңны корт чаккыры! Гүрбаниция дә гүрбаниция. Ә Каенсарны, Имәнлекне, Акчишмәне су астында калдыру да шул гүрбанициягә керәме?
— Син тегермән буасын бугач, бер нәрсә дә су астында калмаган идеме? Елап-каргап йөрүчеләр булмадымы үзеңне? Дөнья — куласа, бер басмаса, бер баса, дисең бит үзең. Менә хәзер безнең авылларга чират җитте.
— Таптың чагыштырыр нәрсә! Биш-алты кешенең бакча башын басты да, Корчаңгы Әхмәйнең мунчасын күчерергә туры килде.
— Кәләпүшеңне салып уйлап карасаң, хәзер дә шул ук хәл. Бары тик колачлар гына бүтән. Бу ГЭС синең тегермәнеңнән миллион тапкыр зуррак дип санасак, йөз илле мең гектар болыннарны, басуларны су басып, ике йөз авылны күчерү гадәти хәл булып чыга түгелме?
Зыятдин карт, Ихтыярның сүзенә җавап таба алмыйча, тамак кыргалап куйды.
— Коры сүз тамакны ерта. Әллә чәйләп алабызмы, улым? — дип урыныннан торды ул. — Терелсәм, ишегалдында самавыр куеп эчәрмен, дип адарынган идем.

Ихтыяр өйдән самавыр алып чыгып, тиз генә тергезеп җибәрде. Ул чәй-шикәр әзерләп йөргән арада самавырга җан кереп, тамак төбеннән чыккан салмак-нечкә аваз белән җырлый ук башлады, тиздән пошкырып кайнап та өлгерде.
— Син ул таш әрҗәңдә болай рәхәтләнеп, чирәмгә ятып чәй эчә алырмын, дип уйлыйсыңмы? Кеше җирдә туган икән, җирдә яшәргә тиеш, — дип, шикәр кетердәтә-ке-тердәтә, бер көйгә әкрен генә сөйләнде Зыятдин карт. — Канатлы кош кына агач башына оя кора. Нигә дип адәм баласы әллә ничәнче ятаҗда, күктә яшәргә тиеш әле? Җиргә аяк терәп, җир җылысын тоеп тормагач, нинди ныклыгы булсын аның?
— Җир җитми, бабай, җир, — дип каршы төште аңа Ихтыяр. — Һәркем үзенә аерым йорт сала башласа, кайда иген игәр идең?
— Моңа чаклы җиткән бит әле.
— Сугыштан соң гына да безнең илдә сиксән миллион кеше артты. Болай барса, берничә елдан өч йөз миллионны узып китәчәкбез.
— Фәрештәнең "амин" дигән вакытына туры килсен бу сүзләрең, улым. Тагын сугыш-мазар чыкмаса, диген.
— Сугыш булмый хәзер! — дип ышаныч белән әйтте Ихтыяр. — Көчләр һаман шулай тигез булса, беркайчан да сугыш булмаячак. Үзенең дошманнан көчле икәненә ышанмыйча торып берәү дә сугыш башларга кыюлык итмәячәк. Тигезлекне генә югалтмаска кирәк безгә.
Шулчак инешнең аргы ягыннан бар атауны яңгыратып кычкырган тавыш ишетелде. Ул тавыштан өянке башында чыр-чу килгән чыпчык көтүе пырхылдап очып китте, әйтерсең өянке кинәт кенә йокысыннан уянып, пырхылдап көлеп җибәрде.
— Их-ты-яр! Их-ты-яр!
Инеш буена туктаган машина кабинасыннан ярты гәүдәсе белән чыккан шофер егет тырышып-тырышып кул изи, үзе, ут капкан сыман, берөзлексез кычкыра:
— Ихтыяр, сиңа йомыш төште! Иртәгә без идарә янында митинг үткәрмәкче булабыз. Табигатьне саклау, туган якны, авылларны саклау турында. Әзерләнеп беттек инде без. Тик митингта төпле итеп чыгыш ясарлык ораторларыбыз азрак.
— Дөрес эшлисез. Күптән кирәк иде, су басканчы ук, — дип шофер егетнең сүзләрен куәтләде Ихтыяр.
— Алайса, риза? — дип авыз тутырып елмайды егет.
— Нәрсәгә риза?
— Митингта катнашырга инде. Сине шунда чакырырга килдем бит.
— Безнең авылны да су басамыни?
Шофер егет, гаҗәпләнгән сыман, Ихтыярга сүзсез карап торды.
— Ә сиңа үз авылың гына кадерлемени? — дип усалланып сорау бирде ул кинәт кенә. — Безнекен баскан инде, безнекенең язмышы хәл ителгән. ГЭС төзелеп беткәч, суны тагын алты метрга күтәрәчәкләр, ди. Димәк, тагын йөзләгән авыл су астында калачак. Шушы атаудан башка бер нәрсә дә кирәк түгелмени сезгә?
Егет бу сүзләрне Ихтыярга гына түгел, ә аның янәшәсенә чыгып баскан Зыятдин картка да атап әйтте сыман.
— Нәрсә анда көпә-көндез сөрән саласың? — дип сүз ташлады аңа Зыятдин карт. — Йомышың булса, кереп сөйләш.
Шофер егет ике кулын җәеп, ярларына тулып аккан суга күрсәтте.
— Керерсең сезгә!
— Шулай булгач, Ихтыярны ничек алып чыкмак буласың моннан?
— Кергән җиреннән чыга да алыр...
— Анда барып нишләрмен соң мин? — диде Ихтыяр риза булып та, чарасын таба алмаган сыман.
— Авылларны саклап калуның — халыкны, аның гореф-гадәтләрен саклап калу икәнен сөйләрсең.
— Үзең дә беләсең бит... Нигә үзең генә сөйләмисең?
— Минем грамыт җитми. Син төзүче буларак, инженер буларак сөйлә. Мин инде егетләргә сине килә, дидем. Теге көнне бергә кайтканда туган яклар турында яратып сөйләгән идең. Безне яклап авыз ачып сүз әйтерлек инженерлар юк анда. Инженерларның да, башлыкларның да күбесе читтән килгән.
— Читтән килгәнгә синең читән казыгың кирәкми, — дип җөпләде аны Зыятдин карт. — Кыра, җимерә, аннан-моннан йорт утыртып куя да ары китеп бара алар. Ә безгә — монда яшисе...
Зыятдин карт бер караганда шофер егетнең Ихтыярны алырга килүен өнәмәсә, икенче караганда күңеле белән аның ниятен хуплый иде. Ул инде атна дәвамында оныгына ияләшеп беткән, ялгызлыктан алҗыган җанына аның һәрчак монда булуы кирәк иде. Ихтыяр әле бабасының үҗәтлек сеңгән моңсу йөзенә, әле аның эшләпәсе төсендәге яшел түбәле, һәрчак ачык ишекле йортка, әле атау читендә каралып күренгән тегермән белән яргычка, инешнең текә яры өстенә салынган сушилкага карап, бер карарга килә алмыйча икеләнде. Аннары кисәк кенә башын күтәреп, офык түрендә түбәсе болытларга ышкылып торган сөттәй ак йортларга, сәгать укларына охшаган краннарга текәлде дә сүзсез калды. Аяклары, бөтен тәне белән шушы җиргә, шушы атауга берегеп өлгергән булса да, күңеле белән ул анда — ак каланың ак йортлары арасында йөри иде. Менә Ихтыяр, уйларыннан арынып, егеткә кул изәде:
— Исемең ничек әле синең, Хуш авылым?
— Рафаэль. "Ра"сын алып ташладым мин аның. Тур Хей-ердалга бирдем. Авылда Фаил дип йөртәләр иде.
— Нишләп "иде"?
— Әйттем бит инде, авылны су басты, дидем.
Нәрсә генә сөйләшсәләр дә, һаман шул бер сүзгә, бер нәрсәгә килеп төртелүләрен күреп, Ихтыярның чын-чынлап ачуы чыга башлаган иде. Институтта биш ел буена аларны яңа проектлар төзергә, яңа шәһәрләр, промышленность комплекслары кору эшенә өйрәттеләр. Хыял җитмәслек шәһәрләр, бакчага күмелеп утырган проспектлар, хан сарайларын көнләштерерлек театрлар, культура йортлары, спорт сарайлары турында көннәр буе да, төннәр буе да уйлады, хыялланып бетте ул, ә менә җирдә Каенсар, Имәнлек, Акчишмә авыллары булуын, аларда да үзе шикелле үк кешеләр яшәвен, зиратлардагы гасырлар җиле ашап бетергән кабер ташларын нигәдер искә дә төшермәде. Бар нәрсә дә дөньяга яшәр өчен килә, һәммә нәрсәнең, кешеләрнең генә түгел, җансыз затларның да, дөньяда яшәргә хаклары бар. Ә авыл кешеләре белән бу турыда киңәшкән, алар белән исәпләшкән, аларның ризалыгын сораган кеше бармы монда? Бәлки, мин ялгышамдыр, бәлки, Фаил кебек күңеле рәнҗегәннәр берән-сәрән генәдер? Ни әйтсәң дә, шәһәрдәге яшәү шартлары авылныкыннан күпкә яхшырак, менә дигән квартираларга күчәргә кем риза булмас икән?
— Мин киттем. Егетләргә нәрсә дим? — Фаил, кузгалырга җыенып, машинасын кабызды.
— Бер Ихтыярга терәлеп калмагандыр бит дөнья? Әйт үзләренә, вакыты җиткәч, үзе килер, диген. — Зыятдин карт, тизрәк юлында бул, дигәндәй, Фаилгә ашыгып кул селтәде.
— Кергәндә кердем дә менә чыгып булмый бит әле.
Ул әле менә хәзер, Фаил килеп чакыргач кына, үзенең ничек кешеләрне сагынганын, үткән-сүткән карт-корыларга, бала-чагаларга сәлам бирә-бирә авыл урамнары буйлап йөрисе килгәнен, ерактан ымсындырып торган шәһәр төзелешен тизрәк барып күрергә теләгәнен аңлады.
Атауда баштагы өч көн сизелми дә диярлек үтеп китте. Ул көне-төне бабасының баш очында утырды. Сораган бер әйберсен алып бирде, өстәл өстеннән тәүлек дәвамында кайнаган самавыр өзелмәде, алар сорашып-сөйләшеп туя алмадылар. Дүртенче көндә, бабасы аякка басып ишегалдына чыккач, шунда ук баштанаяк йорт-җир мәшәкатьләренә кереп чумдылар. Башта орлыкка дигән бәрәңгене өйалды идәненә тараттылар, искергән сыерчык ояларын сипләп яңарттылар, ишегалдының күләгәле ягындагы бозны лом белән ватып кояшка тараттылар. Дөрес, бар эшне Ихтыяр берүзе эшләде, бабасы бары тик өйрәтеп, киңәш биреп кенә торды. Ләкин ул шуннан да ләззәт таба, зур эш кырган сыман бөтен күңеленнән сөенә иде.
Куллары эш белән мәшгуль булса да, Ихтыярның күзләре һәрчак диярлек инешнең аргы ягында иде. Эштән туктаган саен атау читенә килеп баса да сәгатьләр буе онытылып тик тора.
— Кил әле, улым, кул тимәгән тагын бер нәрсә көтеп тора икән бит әле безне, — дип яратып кына чакырып ала аны бабасы.
Көндезләрен шундый вак-төяк мәшәкатьләр белән тарта-суза уздырса да, кич җитте исә күңелне сагышлы моң сара башлый. Аптырагач, ул атаудан чыгу өчен берәр җайланма ясау турында да уйлый башлаган иде, бабасыннан уңайсызланып кына туктап калды...
Шушы бер атна эчендә Ихтыяр шактый йончыды. Бабасының йокысы бик начар, ул йокламагач, Ихтыяр да ятарга кыенсына. Көннәр үткән саен, ул Казан турында, Зәлия турында ешрак уйлый башлады. Беренче көннәрдә хәтта ул аны үзе кайтып төшәр дип тә көткән иде. Тора-бара аның кайтмасын аңлады, ул гына да түгел, шушында торып калса, Зәлия аны бөтенләй онытыр, бер тапкыр да исенә төшереп карамас кебек иде. Шактый икеләнеп йөргәч, беркөнне ул Зәлиягә хат язарга җыенды. Матча ярыгына кыстырып куелган җирдән карандаш белән бер бит саргайган кәгазь алды да өстәл янына барып утырды. Мич артындагы чикерткәләр аны үртәп кычкыралар, тәрәзә артында кул сузымы җитәрдәй якын булып күренгән тулы битле ай авызын ерып туп-туры аңа карап тора. Ул, малайларча, айга тел чыгарып күрсәтте дә ашыга-ашыга язарга тотынды.
— Конверт кирәк иде, — дип иртән чәй эчкәндә бабасына сүз катты ул. — Хат язган идем.
Зыятдин карт шикәр кетердәткән сыман әкрен генә кеткелдәп куйды.
— Сагындырамы?.. Каян килсен монда конверт? Солдаттан кайтканнан бирле кулга кәгазь-каләм алганым юк. Кирәк кәгазьләрне дә Грамытный Гайфетдиннән яздырам. Балтага ныграк ята минем кул.
Ихтыярга утрау тагын да караңгыланып, тагын да ныграк күңелсезләнеп киткәндәй тоелды.
— Юк белән маташып йөрим. Конверт тапсаң да, ничек итеп җибәрәсең аны моннан? Почта күгәрченнәре юк бит, — дип сөйләнә-сөйләнә карандаш белән кәгазьне яңадан матча ярыгына кыстырып куйды Ихтыяр.
...Шулчак Фаилнең риясыз яңгыравыклы тавышы аны иләс-миләс уйларыннан айнытып җибәрде:
— Чыннан да килеп алыйммы? Менә, бабай да җибәрергә каршы түгел. Мин түгел, син башлап йөрергә тиеш бу эшне...
— Нишлим, бабай?
— Чыга алырсыңмы соң моннан? Чыга алсаң, бар...
— Кирәк икән, ишегалды уртасына вертолет төшерербез! — Фаил кабина ишеген шапылдатып япты да машинасын үкертеп китеп барды.
Урамның як-ягында бер-берсенә сыенышып утырган авыл өйләре куркынышып, калтырап куйдылар. Каршыдагы йортның капка төбендә колакларын шомрайтып торган көчек бар көченә ләң-ләң килеп машинаны куа китте.
Зыятдин бабай ике кулын артка куйды, шактый вакыт арлы-бирле йөргәч, өйгә керде, су буена төшеп менде, мунчаны карап чыкты, лапастагы коралларны урыннарыннан алып яңадан тезде, әле кичә генә Ихтыяр белән түр тәрәзәгә дип ясаган рамнарны, куярга җыенгандай, өй кырыена китереп сөяде. Ул инде Ихтыярның монда, янәшәдә булуына шулкадәр күнегеп өлгергән, аның тиздән китәсенә, үзенең тагын мәңгелек борчулары белән бергә шушы атауда япа-ялгыз каласына ышанасы да, моның белән килешәсе дә килми иде.
— Берничә көннән су да эзенә төшәр инде. И-их, бу яшьләрне! Бер урында бәйләп тә тотып булмый шул сезне?! — дип яратып кына сукранды карт. — Кара аны, чыгу белән туры шәһәргә чапма. — Аннары сүзен болай дәвам итте. — Карап торам-торам да, җир сөрергә дә, шәһәр салырга да җыенган кешегә охшамыйсың әле. Казан ягына табан ялтыратырга гына исәбең. Кул сузымы җитәрлек җирдә шәһәр салынганда ничек җаның түзеп ятасындыр ул Казанда?
Бүртеп кабарынган соргылт тал бөреләре арасыннан күңелне кытыклап күренеп торган яңа шәһәр манзарасы, җанны җилкетеп гөрелдәгән төзелеш шау-шуы соңгы көннәрдә тәмам тынычлыгын алган иде Ихтыярның. Әгәр дә мөмкин булса, ул хәзер үк инешне сикереп чыгып, басу юлы буйлап туп-туры шул якка йөгерер иде.
Ишегалды буйлап үз-үзенә урын таба алмыйча, арлы-бирле йөргән Зыятдин карт, озак эзләгән әйберен тапкандай, барган җиреннән туктап калды да бөтен ишегалдын яңгыратып Ихтыярга эндәште:
— Әниең сине, өйләнергә йөри, дигән иде? Дөресме шул?
— Өйләнү... Өйләнеп кенә берәр эш кырып булса икән бу дөньяда!
— Өйләнеп, башлы-күзле булып кайтсаң да, начар эш түгел. Өйләнгән кешегә ирләр акылы керә, төпле акыл.
— Киленегез буласы кешенең бер дә бу якларга кайтасы килми шул. һәркемгә үз туган җире кадерле.
— Яратса, кайтыр. Яратмаса, үзенә карый инде.
— Өч бүлмәле фатирларыннан аерылып китмәс шул.
— Минем йорт аларның таш капчыкларыннан начармы әллә? Бергәләп кайтыгыз да шушында гына торыгыз! Йорт-җир иркен, атавыбыз, аллага шөкер, оҗмах бакчасына тиң. Бераз карап, тегермән тавы итәгенә алмагачлар да утыртып җибәрсәң! Мин сезгә комачау итмәм. Миңа хәзер бер нәрсә дә кирәкми. Атауның теге ягындагы мәңгелек йортка барырга да күп калмагандыр... Йортка, атауга хуҗа булыр идең... Кемгә ышанып калдырыйм мин аны?
— Мин монда кайтып төпләнсәм, әткәй нәрсә дияр соң? — Ихтыяр бабасына карап алды. — Алар да картаеп килә. Казан да ерак җир түгел. Ай саен, бәйрәм саен кайтып йөрергә була. Әллә нигә бер кайткан кеше кадерлерәк тә була әле ул...
— Шулайдыр... Шулайдыр... — дип авыз эченнән көрсенеп кабатлады Зыятдин карт.
Ихтыяр, күңеленә оялый башлаган икеләнүле хисләрдән котылырга теләп, савыт-саба җыештырырга тотынды. Бабасы аның уйларының читтә — еракта икәнен сизенеп, Ихтыярның бары тик аны рәнҗетмәс өчен генә акланып сөйләвен, соңгы атнада пәйда булган соңгы өмет кошының да тавыш-сыз-тынсыз очып киткәнен күреп, кара кәләпүшен батырып киде дә, кулына себерке алып, болай да ялт итеп торган ишегалдын себерергә тотынды.
Соңгы таянычы булган Ихтыярга бу мизгелдә хәтере калган, аңа рәнҗегән иде ул. Кәефе киткәнен сиздермәскә тырышып, Зыятдин карт бөтен үчне себеркедән алды. Үзе себерде, үзе эчтән генә моннан ары беркемнән бер нәрсә сорамаска, беркемгә бер үтенечен белдермәскә иман яңартты.
Ихтыяр аны ялгызын гына калдырып өйгә керде. Стенадагы фотоларга, ишек кашагасы өстендәге шәмаилләргә, чөйдәге мылтыкка, өйгә нур биреп торган олы ак мичкә карап ятты. Җаны тынычланмагач, сандык өстендәге тальян гармунны тартып, җырлап та карады. Әллә инде Фаил күңелен кузгатып киткәнгә, әллә инде бабасы белән сөйләшүдән соң, ул атауда үз-үзенә урын таба алмый, мөмкин булса, хәзер үк бу әсирлектән чыгып качар хәлгә җиткән иде.
Ул чоланга чыкты, каклаган каз алып кереп, өстәлгә ваклап турап куйды. Йомырка пешерде, әле суынып та җитмәгән самавырны яңартты. Аннары, бабасына сүз катарга җай чыгудан куанган сыман, тәрәзәдән кычкырды:
— Бабай, ташла себеркеңне! Чәй яңарттым. Кер, тизрәк!
Зыятдин карт себеркесен коймага сөяп куйды, теләр-теләмәс кенә өйгә таба атлады. Өстәл янына килеп, аягүрә баскан килеш бераз уйланып торды да, команда биргән кебек, кырыс тавыш белән әйтте:
— Төйнә бөтен ризыгыңны! Шушындый ямьле яз көнендә өйдә пышлыгып утырып булмас, һава җитми башлады әле миңа бу өйдә... Киттек, улым, тегермән буендагы чирәмлеккә, җәйрәнгә төшеп утырыйк. Җәймә ал, ризык-әүкатьләрне күбрәк төйнәсәң дә ярый. Ә каклаган казга теш үтмәс шул минем.
Бабасының саубуллашыр алдыннан гына шулай күңеле кузгалуын, хискә бирелүен бигүк өнәп бетермәсә дә, ул аңа каршы төшәргә, аны юатырга кыймады.
Тегермәнгә аркасы белән терәлеп үк үскән карт өянке ышыгына җәймә җәеп азыкларны тараткач, Ихтыяр чирәмгә чүгәләп утырды. Ә бабасы, нәрсәдер эзләгән кеше шикелле җиргә иелгән килеш, һаман арлы-бирле йөренә. Әле тегермәннең муртайган бүрәнәләренә таягы белән суккалап куя, әле аяк астындагы чыбык-чабыкны бер читкә алып ташлый, әле яргычның капка хәтле ишеген шыгырдатып ача да эчкә кереп тора. Менә ул яргыч ишеген зур йозакка бикләде дә, таягына таянып, тегермәнгә күтәрелеп карады.
— И-их, шушылай коргаксып утырсын дип салган идеммени мин сезне? — диде ул авыз эченнән генә сөйләнгәндәй итеп.
Яр читенә үк терәп салынган тегермәннең бүрәнәләре яңгырдан каралып, тимер төсенә кергән, такта түбәсе тимгел-тимгел күгәргән, урыны-урыны белән яшькелтем мүк белән капланган. Уң ягыннан яртылаш тышка чыгып торган калаклы зур тәгәрмәченә карагач, иске тегермән Ихтыярга Том Сойер маҗараларындагы борынгы пароходка охшап күренә башлады. Әйтерсең ул илләр-җирләр гизеп йөргән-йөргән дә арып-талып мәңгелеккә шушы атау читенә килеп туктаган. Ялгыз тегермәнне кочагына алган карт өянке аны чит-ят күзләрдән, җил-давылдан саклап тора сыман.
Бабасы чыкмагач, Ихтыяр тегермәнгә керде. Эчтә дөм караңгы, кечкенә тәрәзәдән төшкән яктылык еллар буена куерган тыгыз караңгылыкны тарата алмый. Бабасы, тегермәнне хутка җибәрергә җыегандай, кыштыр-кыштыр килеп өстә маташа, әле бер нәрсәсен алып карый, әле икенче нәрсәсен борып куя, үзе бертуктаусыз авыз эченнән мыгырдана:
— И-их, каһәр суккырлары! Сез генә җитмәгән идегез монда! Тегермәнгә каныгучылар сездән башка да буа буарлык! Инде кырык ел элек коргаксыган тегермәннән нинди ризык таба аласыздыр?
— Нәрсә булган? Кем бар анда, бабай?
— Тычкан белән күседән котылыр әмәл юк. Мөшкәнең яртысын кимереп бетерә язганнар. Тәбе дә куеп карадым үзләренә. Мәктәп бетергәннәрмени, башлылар, каһәр сук-кырлары, кагылып та карамыйлар.
Зыятдин карт күлмәк-чалбарыннан тузанны кага-кага тегермәннән чыгып табын янына утыргач та, Ихтыярның монда икәнлеген оныткандай, һаман үзалдына сөйләнде. Әйтерсең шулай итеп чуалган уйларының очына чыгарга, ничә ел эзләп тә җавап алалмаган сорауларына, ниһаять, менә бүген җавап табарга тырыша кебек иде ул.
— Әрәм ага сулар... Тегермән ташын әйләндерәсе сулар әрәм ага. Аяк астында яткан алтынны күрмичә, әллә каян эзлибез шул аны...
Ихтыяр артык түзмәде, беркатлы кыяфәт белән аның сүзенә катышырга булды:
— Дөньяда һәр нәрсә үз урынында. Бу су да әрәм акмый, бабай. Шушы кечкенә генә инеш ничә авылны су эчерә, күпме басуны сугара. Аннары, Иделгә коеп, ГЭС куласасын әйләндерә, безнең өчен ток бирә.
— Элек-электән су сибеп үстермәгәннәр безнең якта игенне. Әллә нинди юк нәрсәләр уйлап чыгаралар. Күпме җирне бозып бетерделәр. Җир көчләгәнне яратмый ул. Ашласаң, кадерен күрсәң, бирәсен бирә. Артыгын бирә алмый. Бер ел көчләп алсаң, икенче елны үч кайтара. Тора-бара бөтенләй кысыр калуы да бар. Әнә, ферма буендагы иң яхшы җирне алты ел рәттән кукуруз чәчеп бөтенләй эштән чыгардылар бит. Канын суырдылар җирнең. Ә син әллә нинди ГЭСлар турында сөйлисең. Ул станция әллә кайда, ә без — монда. Үзебездә булдырырга кирәк, үзебезнең җирдә үзебез хуҗа булырга кирәк. Шушы инешнең куәте җитеп ашкан безнең авылга.
— Ил күләмендә уйламыйсың син, бабай, — дип чынаякларга каты итеп чәй ясады Ихтыяр. — Сиңа инеш кадерле булса, безгә Идел дә шулай ук кадерле.
— Зур суга кушылгач, инешнең инешлеге бетә. Шуңа күрә инеш чагында матуррак ул миңа. Үзе эшләгән эшнең нәтиҗәсен инеш тә күрергә тиештер. Берүзе генә шушы тегермәнне әйләндереп утырасы, яргычта ярма ярдырасы, маймычлар куыштырасы, бала-чага чыр-чуын ишетәсе килә аның. Ил күләмендә, имеш... Өмә белән өй күтәргәнең бармы синең?
— Юктыр шул... Өмәдә бер бүрәнәне унлап кеше күтәрә. Барысы да тигез күтәрә, дип уйлыйсыңмы? Шулай булмый гына торсын! Кайберсе җан көченә тырыша, кайберсе вакыт үтсенгә генә йөри, берсенең буе озын, бөтен авырлык аңа төшә, икенчесе, бот буйлысы, бүрәнәгә асылынып кына бара. Чынлап карасаң, дүрт кеше иркенләп күтәрерлек бүрәнә булып чыга ул. Менә сиңа бергә-бергә эшләү, менә сиңа — колхоз, күмәк хуҗалык.
— Монысы инде бөтенләй бүтән нәрсә, бабай. Монысы һәркемнең намусына бәйләнгән.
— Намус... Күмәк намус була алмый... һәркемнең — үз намусы. Бөтен ил байлыгы — һәркемнең байлыгы, имеш. Ышанмыйм мин үземнең шундый бай булуыма. Биргәндә генә уртак, алганда уртак булмый ул. Ә менә бу атау минеке. Моннан мине куучы да, монда миңа коммунизм вәгъдә итеп, юкка башымны катыручы да юк. Намус, дисең. Революция булганга ничә ел, ә намуслы кешеләрнең чутсыз ишәйгәне күренми. Элек тә бар иде түрәләр, хәзер дә бар... Тик кулыннан эш килгән кеше умырып ала, кешечә яши торган иде. Ә хәзер барысын да тигезләделәр. Шуңа күрә дә авылда кулына балта тотардай кеше бетеп бара. Чиләк төбе дә ямый белмиләр. Һөнәрчеләр бетә — барысы да тигез. Ә элек өй саен оста, урам саен тимерче, ике йортның берсендә тегүче була торган иде. Намус, дисең... Арттан давайлап торганда, күзгә ак-кара күренмәгән чакта намус турында уйларга вакыт каламыни?
— Калырга тиеш, бабай! Кешеләр син уйлаганча ук начар түгел. Авылда иләк-чиләк ясаучылар бетә, дисең. Галәмгә кеше очканны, элек сезнең төшегезгә дә кермәгән машиналар ясаганны телгә дә алмыйсың. Менә элек, моннан җитмеш ел элек шушындый шәһәрләр салып булыр идеме? — Ихтыяр авылның соры йортлары өстеннән яктырып күренгән шәһәргә таба кулын сузды. — Шундый кала корган кешеләрне намуссыз дип әйтә алмас идем мин...
— Тәртәне кирегә каерма, улым, сындырырсың. Сүзләрең бик матур, ызбач Сөләйман шикелле сөйлисең. — Зыятдин карт мыек астыннан хәйләкәр елмаеп куйды. — Инде мең ел җир куенында яткан мәетләрне кузгатып, ата-бабалар нигез салган авылларны куптаралар бит. Шуны яклыйсыңмы син?

Шундый шәһәрнең нигезе бәрәкәтле булыр, дип уйлыйсыңмы?
— Искене җимермичә, яңаны салып булмый.
— Кем әйтте сиңа бу сүзне? Институтыгызда шулай дип укыттылармы?
Ихтыяр җавап бирмәде, бу турыда сөйләшүнең очы да, ахыры да булмасын, аларның барыбер икесе ике фикердә каласын төшенеп, җирдә яткан шакмакларны алды да самавырга тутыра башлады. Шулай итеп, бу эчпошыргыч әңгәмәгә чик куясы, самавырга гына түгел, бабасының күңеленә дә яшәү дәрте саласы, шаярасы, көләсе, тормыштан ямь табасы килә иде аның. Вакыт үткән саен, ул бабасының күзгә күренеп үзеннән ераклашканын, еллар буе берьялгызы корган серле дөньясына кереп бикләнгәнен тойды; бөтен гәүдәсе белән җиргә елышкан сабыр кыяфәтле йорт та, атау читендә тавышсыз-өнсез моңаеп утырган тегермән-яргыч та тора-ба-ра үзләренең мәгънәсен югалта, хәтта бөтенләй кирәксез нәрсә булып күренә барды.
Атау аръягындагы урамда машина гүләгән тавыш ишетелде. Ихтыяр шул якка үрелеп карады. Юк, таныш шофер түгел. Ул, күңелсезләнеп кенә, иске хром итек белән самавыр торбасын өрдерергә тотынды. Атна буе атауда ятып, аның янына беркем, хәтта Әхмәт тә килеп карамады. Атауга керә алма-салар, теге яктан торып та сөйләшергә, хәл-әхвәл сорашырга була бит. Димәк, аны якын итмиләр, читләтәләр. Димәк, аның монда беркемгә дә кирәге юк. Шәһәрдә кешеләрне уртак фикер, уртак уй, уртак идеал йөртә... Ә авылда — уртак эш. Эше, йомышы төшмәсә, кешегә кеше керми авылда. Ихтыярның алар белән бергә эшлисе эшләре юк инде, алайса. Ялгызлык... Ялгызлык ул — кешеләргә кирәк булмау, ялгызлыктан авыррак газап юктыр, дип уйлады Ихтыяр.
Атау өстендә караңгылык куера барган саен, басу читендәге ташпулатлардан саркыган сүрән яктылык көчәйде, кран башларындагы, йорт түбәләрендәге прожекторлардан төшкән көлтә-көлтә нурлар күзгә күренеп күбәйде, куәтләнде. Яктылык ишәйгән, авыл артындагы гөрелте көчәйгән саен, Ихтыяр күңелендә тышауланып яткан хисләр иреккә омтыла, аның мускуллары куәт белән тула, тавышы көрәя, йөрәге ярсыбрак тибә иде.
— Синеңчә, менә сез, яшьләр килгәч, без, карт-коры, дөньядан китәргә тиеш булабызмы? — дип, бабасы аның әллә кая барып җиткән уйларын кире җиргә төшерде.
— Чагыштыруың урынсыз. Ә-әнә, тыкрык буе Гыймазет-дин абый яңа өен салгач, искесен сүттеме? Сүтте. Чөнки искесе аңа комачау итә, бөтен каралты-курасы ямьсезләнеп тора иде. Иске өен сүткәндә жәлләп елап утырмагандыр бит ул? Янәшәдә яңасы, яхшырагы булганда синең искеңә, аламаңа төкерми дә кеше...
— һем-һем... Таптың сөйләр сүз, тапты мисал итеп сөйләр кеше. Бозау Гыймай нишләмәс ул? Иске өе дә бер дигән иде, хатыны Нәгыймә аркасында гына боздыртты ул аны. "Өйне кыек салдылар да берләр генә туры коймак пешереп булмый", — дип бөтен авылга сөйләп йөргән бит. Бәлешенең төбе көйсә дә, казан төбенә касмак утырса да, орчыгы карават астына тәгәрәп кенә кереп китсә дә, телевизорлары юньләп күрсәтмәсә дә, гел шул өй салучыларны гаеп итеп сөйли, Гыймайның колак итен ашый иде, мәлгунь. Чәр-чәр килгәне атауга хәтле ишетелә, шуның тавышыннан Гыймайның түгел, минем колак тона иде. Гыймайның, бер дигән өен сүттереп, яңаны салдырудан башка чарасы калмады. Хәзер Нәгыймә нинди сәбәп кенә табар икән?
— Ә синең үзең турында ниләр сөйләгәннәрен беләсеңме соң, бабай? Дөньяны сүгүдән бушаганың юк. Зарланасың да зарланасың...
— Нәрсә дисең? — Зыятдин карт авызына китергән телемен яңадан табынга куйды. — Авызың нәрсә әйткәнне акылың белеп бетермиме әллә? Кара син аны, әй!..
Бабасы кызган саен, Ихтыярның һаман усаллашасы, нигәдер аны үртисе, берни белән дә җиңеп булмый торган үҗәтлегенә үч итепме, чыгырыннан чыгарасы килә иде.
— Нигә? Туры әйткән — туганына ярамаган, дип үзең сөйли идеңме әле? Кыек атып, туры тидердемме әллә? — Ул, башлаган уеныннан туктала алмыйча, торган саен эчкәрәк керә барды. — Кешеләр белән коймагың пешмәгәнгә, шушы тегермәнне сәбәп итәсең бит син. И-их, бар дөньяны гел үзеңчә генә яңабаштан корыр идең дә, кулыңнан килми. Шуңа өзгәләнәсең, шуңа бүгенге тормыштан ямь тапмыйсың...
— Инде син дә акыл өйрәтә башладыңмы? — дип ачуланып кычкырды Зыятдин карт. — Атаңның кырык ел буе канга тоз салуы гына җитмәгән иде, инде хәзер син тотындыңмы? Инде хәзер син дә минем күңелдә казына башладыңмы? Әнә, үз тиреслегегездә казыныгыз! — дип авылга төртеп күрсәтте ул. — Ә миңа кагылырга берегезнең дә хакы юк!
— Уйлаганым да юк. Бүген монда мин, иртәгә — тегендә. Әлегә кул-аяк бәйләнмәгән.
— Кул-аягыңны тиз кыскартырлар! Әллә кая китә алмассың. Җибәрмәсләр. Син — кирәкле кеше. — Зыятдин бабайның тавышы сөйләгән саен әкренәя барып, озакламый ул бөтенләй пышылдауга күчте. — Менә мин генә... Мин чыннан да бүген — монда, иртәгә — тегендә...
Бу сүзләр Ихтыярның йөрәгенә бозлы энә булып кадалды. Ул, моңа кадәр җыелып килгән бөтен ачуларын онытып, бабасын рәнҗеткәнгә үкенеп куйды. Бөрешеп, җиргә якынайган гәүдәсен күргәч, күңеле бөтенләй йомшарды, аны юатырга, аның күңелен күрергә ниятләп, янәшәсенә елышып утырды. Ихтыярның сүз агышын тизрәк икенчегә борасы, бабасының күңеленә хуш килерлек сүзләр табасы килә иде.
— Ә бу тегермән ташын кайдан алдыгыз? — Ул теленә килгән иң беренче сүзләрне әйтте дә бабасына карап тын калды.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Мирас - 06
  • Parts
  • Мирас - 01
    Total number of words is 4042
    Total number of unique words is 2160
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 02
    Total number of words is 3983
    Total number of unique words is 2084
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    64.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 03
    Total number of words is 4101
    Total number of unique words is 2066
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 04
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2132
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    54.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 05
    Total number of words is 4108
    Total number of unique words is 2110
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 06
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2087
    38.2 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 07
    Total number of words is 3907
    Total number of unique words is 2059
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 08
    Total number of words is 4007
    Total number of unique words is 2041
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 09
    Total number of words is 3999
    Total number of unique words is 2069
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 10
    Total number of words is 4066
    Total number of unique words is 2206
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 11
    Total number of words is 3988
    Total number of unique words is 2171
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 12
    Total number of words is 3940
    Total number of unique words is 2022
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 13
    Total number of words is 3970
    Total number of unique words is 2095
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 14
    Total number of words is 4028
    Total number of unique words is 2093
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    61.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 15
    Total number of words is 4011
    Total number of unique words is 1988
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 16
    Total number of words is 4058
    Total number of unique words is 2049
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 17
    Total number of words is 3923
    Total number of unique words is 2108
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 18
    Total number of words is 3970
    Total number of unique words is 1998
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 19
    Total number of words is 432
    Total number of unique words is 339
    52.1 of words are in the 2000 most common words
    66.7 of words are in the 5000 most common words
    72.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.