Latin

Мирас - 04

Total number of words is 4133
Total number of unique words is 2132
36.3 of words are in the 2000 most common words
54.2 of words are in the 5000 most common words
62.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Ихтыярның хәле уен-көлкедән узган иде. Асылынып торган саен аның куллары оеп хәлсезләнә барды, гәүдәсе, таш тутырылган капчык сыман, аска тартылды, авызы кибеп, телләре аңкавына ябышты. Шәһәрдән ярдәм килгәнче ыргакта асылынып торырлык, көтәрлек түземе дә, хәле дә юк иде аның.
Менә ул, кинәт кенә катгый карарга килеп, бер кулын ыргактан ычкындырды да тимерчыбыкка тотынды, аннары икенче кулын да сакланып кына шунда күчерде. Күгәргән нечкә тимерчыбык аның бармакларын уеп керде, авырту утлы ток булып бөтен тәнгә таралды. Гәүдәсен селкетмәскә тырышып, кулларын әкрен генә алга шудырды. Тимерчыбык бәгырьгә үтәрлек итеп көйдереп алды, ә ул, аның саен ныграк үҗәтләнеп, кулын тагын, тагын алга күчерде. Ихтыярның күз аллары караңгыланды, тирә-юньдә сары канатлы күбәләкләр очып йөри башлады. Менә ул күбәләкләр бөтен җирне каплап, аллы-кызыллы төсләргә кереп бөтерелергә тотындылар. Күбәләкләр белән бергә астагы кара бозлар, кара сулар, кара үләннәр бөтерелде. Әкренләп атауның яшел коймалары, яшел түбәле йорты, күзләрне камаштырырлык зәңгәр күге дә соры төскә керде.
Шушы куркыныч төсләр мәхшәреннән котылырга теләп, ул җан ачуы белән һаман алга таба шуышты. Тора-бара аның күңеленә битарафлык иңә башлады, бөтен хисләре тупасланып, сүнеп калгандай булды. Бары тик бер ачулы үҗәт хис кенә йөрәктән ташып чыга да тәне буйлап югары күтәрелеп, кулларына соңгы көчне биреп тора иде. Ул, күз алдында һаман саен ишәеп, ныграк бөтерелгән төсләрдән котылыр өчен, күзләрен йомды һәм әллә кайда, еракта, талдан талга бәйләнгән тимерчыбык буйлап җирдән — атауга, атаудан — җиргә чыжлап очып йөрүче коңгырт чәчле түгәрәк йөзле, зәңгәр күзле малайны күреп елмайды. Атау белән Җирне икегә бүлеп аккан, бабасы белән аларны аерып торган кара суларга ачуы да бермәлгә онытылып, сүрелеп калды. Ачуы сүрелүгә, аның тәне дә бөтенләй хәлсезләнде, кан саркып чыккан бармаклары язылып, гәүдәсе капчык сыман аска тәгәрәде. Менә ул, аңына килеп, күзләрен ачты, артына борылып карарга куркып, яңа баш төртеп килгән саргылт-яшел үлән өстенә утырды.
Каршы як ярда бер чарасыз басып торучы әтисе белән әнисе, үзләре дә белешмичә, моннан егерме биш ел элеккеге кебек, бер-берсенә елышканнар да, бишектә йоклап ятучы алсу йөзле, зәңгәр күзле малайларына караган кебек, Ихтыярга төбәлеп онытылганнар иде.
* * *
Ихтыяр такта баскыч түшәлгән сукмак буйлап атау өстенә менеп җиткәнче мең төрле уйлар уйлап, тинтерәп бетте. Ниһаять, көч-хәл белән капка төбенә килеп терәлгәндә генә баганадагы элмәккә бәйләнгән бауны һәм өй кыегына кунаклаган иләмсез зур канатлы аэропланны күреп, туктап калды. "Бабай минем кайтуны көткән. Бабай сагынган... Институтны тәмамлауга... самолет ясап куйган... Нәкъ теге чаклардагы кебек..." — дип уйлады Ихтыяр.
Элмәкне тартып җибәрүгә, язгы давыл чәчәге төсенә буялган аэроплан, читлектән ычкынган кош сыман, бер талпынып алды да аска томырылды, аннары, көязләнеп, өскә күтәрелде һәм салмак кына очып китте. Иреккә чыгуына сөенгәндәй, ул, ургылып аккан ташу суларына да исе китмичә, әле түбәнәеп, әле югары менеп, әле хикмәтле бөтерчекләр ясап очты да очты.
* * *
Капканы ачып ишегалдына кергәч, Ихтыяр гомерендә беренче тапкыр бу атауның никадәр буш һәм ялгыз икәнен аңлады. Әллә инде тирә-якта кабер тынлыгы хөкем сөргәнгә, әллә баш очында каргалар каркылдаганга — бүген ул нигәдер зиратны хәтерләтә иде.
Бабасы гомере буе эт тотмады, песиләре дә инде әллә кайчан, — Ихтыяр институтка кергәнче үк, — картаеп дөнья куйды. Эт, песи асраган кеше әле ул кадәр үк ялгыз була алмый. Яши-яши йорт җәнлекләре гаилә әгъзаларына әйләнә, алар-га хәтта кеше акылы керә башлый сыман.
Ихтыяр ишегалдына күз йөртеп чыкты, лапаска керде. Анда бөтенесе дә тәртиптә: аяк асты ялт итеп себерелгән, кораллар барысы да рәт-рәт итеп стенадагы чөйләргә элеп куелган. Сул як стенада аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлгән көянтәләр эленеп тора. "Быел кыш та көянтәләр ясаган, язны көткән", — дип уйлады Ихтыяр. Ул сыкраган бармакларын йодрыкка йомарлаган килеш һаман ишегалды буйлап йөри, өйгә керергә кыймый иде. Әйтерсең нинди авырлыклар белән атауга килеп ирешкәч, аның күңеле, үз бурычын үтәлде санап, тынычланып калган, гүя менә хәзер аксыл-сар-гылт мыеклары астыннан елмаеп бабасы килеп чыгар да яратып орыша-орыша аның башыннан сыйпар сыман. Чынлыкта ул өй эчендәге билгесезлектән курка һәм шуңа күрә бимазаланып ишегалды буйлап арлы-бирле йөри дә йөри.
Менә ул әкрен генә болдыр ишеген шакыды. Тагын шакыды, ләкин җавап ишетелмәде. Аннары курку катыш тавыш белән:
— Бабай! Бабай! — дип кабатлады.
Өй ишеген ачуга, мич янындагы караватта толып астында бабасының гәүдәсен шәйләп, ашыга-ашыга шунда таба атлады. Саклык белән генә толып почмагын күтәрде. Бабасының керфекләре калтыранып куйды, һәм ул әкрен генә күзләрен ачты, хәлсез иреннәрен кыймылдатты:
— У-лым...
Бу мәлдә Ихтыяр өчен бөтен дөнья бабасы өенә сыеп беткән кебек иде. Аннары бүлмәнең нигә болай гаҗәеп зур һәм шыксыз икәненә төшенә алмыйча торды. Бар нәрсә дә үз урынында, бар нәрсә дә элеккечә, шулар янына бары тик җан өшеткеч шыксызлык кына өстәлгән. Ихтыярның тәне калтырап куйды. "Су-ык, — диде ул эчтән генә. — Шыксыз-лыкның сәбәбе менә нәрсәдә икән".
Ул йөгереп чыгып лапастан утын алып керде, чыра телеп ут тергезде дә мич ягып җибәрде.
Самавыр куйгач, өйгә бөтенләй җан кергәндәй булды. Ихтыяр куе итеп мәтрүшкәле чәй пешерде, аны өрә-өрә суытып, калак белән бабасының авызына салды. Тун чабуларын як-яктан кыстырып, бабасын җылытырга теләде һәм шулчак, кулы салкын тимергә тиеп, аптырап калды. Толып читен күтәреп караса, баштанаяк ап-актан киенгән бабасы янәшәсендә ике көпшәле кап-кара мылтык ятканны күреп, өнсез калды.
Ихтыяр, бабасына карап бераз башын чайкап торды да, салкын көпшәле мылтыкны чөйгә элде, аннары инеш ягындагы тәрәзәне барып ачты.
Мичтән чыккан төтенне күргәч, әтисе белән әнисе бераз тынычланган булсалар да, аларның күңеле һаман борчыла, билгесезлектә газаплана иде булса кирәк. Су читенә үк килеп басканнар да тораташтай катып калганнар. Ихтыяр, тәрәзәне ачып, үз-үзен белештермичә, бар атауны яңгыратып кычкырды:
— Исән! Бабай исән!
Әнисенең тез буыннары йомшап китте бугай, әкрен-әкрен генә чүгәләде, хәлсезләнеп, яр буендагы ташка утырды. Әтисе, кинәт кенә аңына килгәндәй, кырт борылды, бераз алга сөрлегә төшеп, авыл урамы буйлап хуҗаларча олы һәм ныклы адымнар белән китеп барды. Зыятдин картның исән булуына сөенү-сөенмәвен ул йөзенә чыгармады, хисләргә бирелмичә генә борылышка кереп югалды.
Мичне томалагач, өй җылынып китте, шул җылыда стеналарны, бөтен җиһазны сарган шыксыз ялгызлык та эреп юкка чыккан сыман булды.
Ихтыяр чолан аратасына эленгән каклаган казны алып кереп чуенга аш куйды, карават башы янындагы биек киштәдән дарулар эзләп табып бабасына эчерде. Зыятдин картның йөзенә күзгә күренеп элекке алсулык кайта, күзләрендәге сүнеп барган очкыннар берәм-берәм яңадан кабына иде.
Икенче көнне иртәнге чәйне эчкәч, Зыятдин бабай урыныннан калкып мендәргә сөялде, тагын бер көннән аягына ук торып басты, ә Ихтыярның кайтуына дүрт көн дигәндә, таякка таянып ишегалдына чыкты.
Ул таягы белән тык-тык килеп арлы-бирле йөри, үзе, якты дөньяны беренче мәртәбә күргәндәй, гаҗәпләнеп, һаман бер үк сүзләрне кабатлый: "Җыяр ризыгың бетмәгәч, бик теләсәң дә китеп булмый икән... Менәтерә ничек бит ул. Менәтерә ничек бит ул..."
"Олы җиргә" чыгып әти-әнисе янында утырасы, аларның күңелен азга гына булса да юатасы, авылдашларын күреп сөйләшәсе, шәһәргә барып кайтасы килсә дә, Ихтыяр бабасын шушы хәлендә калдырып китү турында уйларга да кыенсына иде. Култыклап, аны инеш буена алып төште, атау читләреннән әйләнделәр. Бабасының элеккеге кырыслыгы, элеккеге йомыкыйлыгы әллә кая юкка чыккан, ул, яңадан тугандай, бөтен нәрсәгә гаҗәпләнеп карый, һәр нәрсәнең нинди дә булса яңа ягын ача, моңа кадәр игътибар да итмәгән, күрмәгән нәрсәләрне күрә иде. Ул әле өянке башындагы карга ояларының күплеген күреп шакката, әле авыл өйләреннән күтәрелгән төтен баганасының турылыгына соклана, әле яңа гына чыгып килгән чирәмнең яшеллегенә аптырый иде.
Атауда яшәгән бер атна вакыт эчендә Ихтыяр гомерендә беренче мәртәбә кеше язмышы дигән нәрсәнең серенә төшенә башлаган кебек булды. Үзен-үзе ялгызлык читлегенә ябып, чит илләр белән бөтен элемтәләрен өзгән дәүләт кебек яшәүче бабасы аңа үтә горур да һәм шул ук вакытта кызганыч та тоелды.
Ихтыяр инде моңа кадәр дә Зыятдин бабасының язмышы, үткән гомере турында күп ишеткән иде. Әнисе аңа кичләр буе үзенең балачак хатирәләре белән аралаштыра-аралашты-ра Бигәшевләр ыруы хакында сөйләде.
Бигәшевләр нәселе элек-электән булдыклы, алтын куллы, эшлекле һәм шактый ук кырыс холыклылардан саналган. Әнисенең бабасы Арысланның алты малае булуын, шуларның төпчеге Зыятдин карт икәнен дә белә Ихтыяр. Егерменче елларда шул алты туган берләшеп атауның аскы өлешендә, ике инеш кушылган урында су тегермәне корганны, соңрак тегермән белән янәшә яргыч һәм сушилка салганны да ишеткәне бар. Ә менә бабасының нигә дип шушы атауга кереп бикләнгәнен, бар дөньяны онытып, шунда теше-тырнагы белән ябышып ятканын, кешеләрдән читләшкәнен аңламый иде. Дөрес, әтисенең бик кызып киткән чакларында: "Чабаталы морза", "сусыз тегермән", "тегермән өрәге" дип ычкындырганын ишеткәч, бабасын бу атауда нәрсә тотып торганын аңлагандай итә, бабасы һәм әтисе арасында язгы ташу суы кебек ниндидер үтеп булмый торган аралык ятканын сиземли иде.
Бервакыт, күңеле йомшаганрак чак туры килдеме, әллә әнисенең көн-төн талкуы кирелеген сындырдымы — әтисе атауга керде. Ихтыяр мәктәптән кайтып, көндәгечә бабасы янында әвәрә килеп арыганнан соң, лапаста берүзе генә агач наган юнып маташа иде. Әтисе белән бабасы өйгә кереп шактый ара югалып тордылар. Ихтыяр, наганын бер читкә куеп, ниндидер гайре табигый хәл булуын көткән сыман, тынып калды. Түр яктагы тәрәзә аша аларның өзек-өзек сүзләре ишетелеп куя да атау тагын телсез-өнсез кала...
— Җитте, кеше көлдермә. Бөтен авыл сине сөйли, һәр нәрсәнең чиге була.
— Сөйләсен. Сине түгел, мине сөйли. Авырлыгын да үзем күтәрермен.
— Сиңа нәрсә... Монда ялгыз бүре шикелле берүзең ятасың. Ә без кеше белән, халык белән яшибез. Кеше сүзе сиңа килеп җитми, безгә кагыла, йөрәккә тия...
Шактый вакыт сабыр гына сөйләшкәч, әтисе тагын кызып китте.
— Нәрәт яздырам да тегермән белән яргычыңны утынга сүттерәм! — дип кычкырып җибәрде ул. — Өеңне җәһәннәмгә олактырам... Күпме түзәргә була...
— Өйгә тияргә хакың юк, Тимерхан кияү. Закон кушмый. Өй минеке. Кулың бик кычытып тора икән, үзеңнең хан сараеңны җәһәннәмгә олактыр. Тегермәнгә дә мин исән чакта, Аллаһе боерса, кул тидерүче булмас. Чөйдәге куш көпшәм һәрчак корулы минем, һәркемгә үз башы газиз. Ә мин яшисен яшәгән...
Ихтыяр өй эчендә әтисенең көчәнеп кенә көлгәнен ишетте.
— Сусыз тегермән өрәге, дип дөрес атыйлар үзеңне. Нигә диеп шуңа ябышып каттың икән? — Әкренләп аның тавышы җылына, салмаклана бара. — Нәрсәгә кирәге бар инде аның сиңа? Авыл читендә менә дигән электр тегермәне, кирәк икән — киптер, кирәк икән — ярдыр, кирәк икән — он тарттыр. Синең бу ташландык тегермәнеңнең күсе белән тычканнардан башка кемнәргә кирәге бар?!
— Сез шундый ташландык хәлгә китердегез аны. Егерме җидедән кырык бишенче елга кадәр бөтен тирә-якның карап торган бердәнбер тегермәне иде ул. Үз кулларым белән салганга күрә генә шулкадәр кадерле дип уйлыйсыңмы әллә син аны миңа?! Чатыр чабып дөнья куарга өйрәнгән кешеләр шул сез. Өстән кушканга гына йөрисез, план тутырыр өчен генә. Кеше күңел кушканны эшләргә тиеш, кеше кушканны түгел. Шунсыз кылган эшеңнең мәгънәсе дә, кадере дә булмый. Күмәк хуҗалык, дип бугаз ертасың, шул сүз белән минем авызны томаламак буласың. Әйтерсең сез генә акыллы башлар, әйтерсең моңа кадәр гел ахмаклар гына яшәгән. Алты туган бергә җыелып гел бергә яшәдек без. Эшебез дә, ашыбыз да гел бергә, уртак булды. Хәзер алты туганны бергә укмаштырып кара әле син... Ата улдан, ана кыздан бизеп бара. Ә син күмәк тормыш, дисең. Акыллы хайван зур көтү белән йөрми ул. Бөркетләр көтүен күргәнең бармы синең?
— Үзеңне бөркеткә тиңләвеңме?
— Кирәк чакта бөркет тә булдык! Әллә син менә бу тегермәнне, яргычны кору бик җиңел булгандыр дип уйлыйсыңмы? Нинди еллар иде бит! Хәзер генә ул барны юк итеп йөргәч тә... Ә-әнә, яр буенда Әҗем тавы биеклеге тимер-томыр өеп куйгансыз. Ватасыз-җимерәсез дә расходка чыгарасыз. Без юктан барны ясый идек...
— Үзе өчен ни эшләмәс кеше. Кеше өчен, халык өчен, ил өчен тир түгеп кара син!
— Авызыңа — сыер боламыгы... Әллә ни әйттерерсең, кияү. — Зыятдин карт, дулкынланудан ахрысы, буыла-буыла ютәлләде. Сулышы тигезләнгәч кенә, үпкәләгән бала сыман еламсырап, сүзен ялгый алды: — Үзең өчен, имеш! Кара син аны, кызыл сүз сөйләп каешланып беткән, бөтенләй иманы калмаган. Унсигез ел буе тирә-юньнең утызлап авылы шул тегермән тарткан оннан ипи пешереп ашадымы? Ашады! Шул ипине ашап буй үстергән егетләр Берлинга кадәр барып җитеп, Гитлер мәлгуньнең муенын борып кайттылар!

Зыятдин бабай соңгы чиккә җитеп үпкәләгән, рәнҗегән, әгәр тагын берәр тупас сүз белән кагылсаң, артык түзеп тора алмас, күңеле тулып, елап җибәрер сыман иде.
— Ярый, кызма, бабай, кызма. Барысын да беләбез. Булган — беткән. — Әтисе, тимерне артык бөгүен чамалап булса кирәк, ягымлырак итеп сөйләшүгә күчте.
— Бетмәгән шул! — дип үҗәтләнеп каршы төште аңа Зыятдин карт.
Картның тынычланганын көтеп, Тимерхан сүзгә кушылмаска булды, беразга икесе дә тынып калдылар. Зыятдин карт кына, туктый алмыйча, вакыт-вакыт көрсенеп, уфтанып куя. Ул үзен аңламаганнары өчен газаплана, үзенең дә заманында бу дөньяга кирәк булганын, үзенең дә кешеләр өчен яшәгәнен төшендерә алмавыннан гасабилана, Тимерханның үз хәленә керә алмавын күреп, аның бөтенләй бүтән дөньяда яшәвен, буй җитмәс һәм уй җитмәс ераклыктан торып сөйләшүен сизеп изалана иде.
Тимерхан, сүзнең озынга китүен һәм күпме генә гәп корса да бабасын аяк терәп баскан урыныннан кузгата алмаячагын төшенеп, әңгәмәне йомгакларга булды.
— Булды, бабай, — диде ул, коры гына итеп. — Җыелыш тәмам. Гадәттәгечә, битарафлар юк, яклаучылар күп, ә каршылар санга керми. Без бүген һәммәбез бер-беребезне бетереп ташладык, үз-үзебезне якладык, мактанышып алдык. һәркемнең — үз иманы, үз кыйбласы, үз фәлсәфәсе. Ләкин син бер нәрсәне онытма: без күбәү, ә син берүзең. Дөреслекне ялгыз гына эзләмиләр аны. Кайда көч — шунда хаклык.
— Көч сездә, шуңа үзегезне хаклыга саныйсыз.
— Сау бул! Син тегермәнеңне корып бетергәндә, инешнең суы кипкән иде.
Өйалды ишеге ачылып, аннан әтисенең гәүдәсе сузылып чыкты. Ул лапас баганасына сөялеп тын торган Ихтыярга күз ташлап алды да туктап калды. Ишектән үзалдына сөйләнә-сөйләнә чыгып килүче Зыятдин карт күренде.
— Уенга алма, кияү. Минем күзләр дә ботак тишеге түгел, барысын да күреп, чамалап тора. Кулыңнан эш килә, кеше арасында сүзең үтә... Сугыш елларында күтәрәмгә калган колхозны да аякка бастырдың. Шушы бетәшкән картның да бер кәлимә сүзенә колак сал. Төзәттер шул тегермәнне. Бульдозерларың белән эттереп буа будырт. Күп дигәндә, бер атналык эш ул колхозга. Буасында элекке заманнардагыча бер потлы сазаннар, җәеннәр үрчет, ә тегермәне, җанга рәхәтлек биреп, халыкка игелек эшләп, келтер-келтер килеп утырсын шунда. Колхозыңа да табыш китерер, халык та рәхмәт укыр үзеңә. Тегермәнгә күз-колак булуны, яшь-кыркынга киңәш-табыш бирүне үз өстемә алам. Билләһи, мин әйтәм, тагын ун ел гөрләтеп эшләрлек чама бар әле минем.
Зыятдин картның күзләренә, бөтен карашына инәлүле, ялварулы кыяфәт иңгән иде. Әгәр дә каршы сүз әйтсә, аны мәңгегә рәнҗетәсен аңлап, Тимерханның тимер йөрәге дә түзмәде, ул да йомшарды.
— Аңлыйм, бик аңлыйм мин сине, бабай, — диде ул һәм көрәк кадәр кулын аның иңбашына куйды. — Ә менә син мине аңламыйсың. Аңларга да теләмисең. Халык бар бит әле дөньяда. Халык нәрсә уйлар, халык нәрсә дияр? "Тәки үзенекен итте, бабасының тегермәнен аякка бастырды", — диярме? Болай да җай чыккан саен синең исем белән авызны каплыйлар. Теге вакыттагы хәлләрне оныттыңмыни? Син онытсаң да, алар онытмый бит. Юк, берүк, үгетләргә килгән, дип уйлый күрмә. Хәзер соң инде. Колхоз синсез дә яшәр. Тик менә синең үҗәтлегең аркасында ике малаең тиң авылны ташлап китәргә мәҗбүр булды. Үз язмышың — бер хәл, алар-ның язмышына да кара тамга салдың. Совет хөкүмәтенең күңеле киң, кайда да югалмаслар алар. Әмма ләкин, минемчә, үз теләкләре белән китмәде алар моннан. Әби мәрхүмә дә, ил белән бергә көн күрә алмыйча, өеннән, атавыннан чыкмыйча саргаеп дөнья куйды. Барысы да синең кирелек аркасында. Имеш, аның үз куллары белән салган тегермәнен, яргычын тартып алганнар. "Кулак" исеме тагып, җәһәннәмгә сөрмәгәнгә сөенеп, шөкер итеп кенә утырасы урында... Алсалар, тегермәнеңне әллә кая куймаганнар бит. Элек тә шунда торган, хәзер дә шунда...
— Кияү, ачуым килмәгәе, Чатан Гәптеридән алган җиде класслык грамытың белән унике ел указлы муллада укыган бабаңа акыл өйрәтмә әле!
Грамота мәсьәләсе Тимерханның иң авырткан урыннарыннан берсе иде. Идарә утырышларында да, райкомда да колагына тукый торгач, ул, ниһаять, тартып-сузып техникум бетерде. Ләкин анысы белән дә канәгать булмадылар, соңгы арада югары белем таптыра башладылар. Алтмышның өске ягына чыккан Тимерхан институтта читтән торып укуны күз алдына да китерә алмый һәм шулай ук әле танау аслары да кибеп өлгермәгән дипломлы егетләргә урынын бушатырга да атлыгып тормый иде. Хәзер менә бабасының да белә торып шул ярасына тоз сибүе аны чыгырдан чыгара язды.
— Анысы синең белән генә ярышырлык белем бар! — диде дә, сүзне дәвам итәргәме-юкмы дигәндәй, ишегалды түреннән әйләнеп килде. — Безнең яшьтә техникум бетерүчеләрдән бер мин генә авылда. Сугыш еллары туры килмәсә, институтын да бетергән булыр идек. Академиясен дә!
— Читтән торып уку шул син әйткән сусыз тегермән кебек инде ул. Тегермәне бар, ташы бар, тик оны гына чыкмый. Кызганып кына бирәләр анда сезгә дипломны.
— Әле шул техникумга да көчкә алдылар. Барысы да — синең аркада. Әллә атау өрәкләре белән саташып бөтенесен дә онытып бетердеңме? "Колхоз җитәкчесе була торып, кулак калдыгы Зыятдин кызына өйләнгән", — дип, еллар буе күземне ачырмадылар, ничә мәртәбә райком бюросында тикшерделәр, илле икенче елны хәтта партиядән чыгармакчылар иде.
— Хәтерем яхшы минем, — дип бүлдерде аны Зыятдин карт. — Ул көнне салып кайтып атауга кергән идең. Төн уртасына кадәр тузынып чыктың.
Тимерхан аның сүзләрен ишетмәмешкә салынды, һаман үз сүзен сөйләвендә булды:
— Ярый әле ул чакта зурга җибәрмәделәр, акыллы кешеләр мине яклап чыктылар. Бер елга сынау шарты белән калдырганнар иде... Мине сынаган кешеләрнең күбесе үзләре үк вакыт сынавын уза алмады, ә без, күрәсең, һаман исән. Колхоз да исән...
— Зыятдин карт та теркелди, — дип өстәде тегесе.
— Аларның сүзләрендә дә күпмедер хаклык бар иде бит, бабай, — дип аның йөзенә күтәрелеп карады Тимерхан. — Шикләнергә хаклары бар иде аларның да...
— Ә минем сүздә бер мыскал хаклык та юкмы?
— Бар, анысы. — Тимерханның чал басып киткән кашлары җыерылып килде, озынча ябык йөзе суырылып, җыерчыкларга күмелде. Ул авырлык белән генә сүзен дәвам итте. — Тик... синең хаклык — бары тик синең өчен генә кирәк. Ә безнең хаклык — уртак хаклык, ул барыбыз өчен дә кирәк, ул халык өчен кирәк.
— Ә минем тегермән халык өчен кирәк түгелме? Ул унсигез ел буе онны минем өчен генә тарттымы? Минем бер үземә кул тегермәне дә җитә. Гомергә байлык җыярга да хирыслыгым булмады. Үзең күреп торасың: нәрсәм бар иде минем? Хәзер нием бар?
— Син тегермән турында уйламыйсың бит, бабай. Күреп торам, үзең турында уйлыйсың. Сиңа тегермән дә, он да, буа да, балык та, колхоз табышы да кирәк түгел... Тимерхан "халык та" дип өстәмәкче булган иде, тыелып калды. — Сиңа үз хезмәтең кызганыч, сиңа, әйтсәм әйтим, үзең кызганыч. Халыкны читкә тибәрүен тибәрдең дә, аларның синнән башка да бер дигән итеп яшәвен күргәч, эчеңне ялкын сарды. Ничек әле ул дөнья тоткасы булган Зыятдин карттан башка тормыш барырга мөмкин, ә?! Менә хәзер шуңа эчең яна да... — Тимерхан, ачуын басар өчен юри усалрак, чәнечкелерәк сүзләр сайлап сөйли, шуннан ләззәт таба сыман иде. — Дөрес, — дип, ишегалды уртасындагы тумранга уң аягын куеп, ышанычлы кыяфәт белән дәвам итте ул, — дөрес, сиңа тупас кагылганнар, синең белән исәпләшеп тормаганнар. Ә безнең белән һәрчак исәпләшеп тордылар дип уйлыйсыңмы? Кырыкка бөгеп карадылар, утка да, суга да салдылар. Хәзер күпме тыпырчынсаң да, берни эшли алмыйсың. Хәзер булганына шөкер итеп яшәүдән башка чараң калмый. Баш белән бәреп стена җимерә алмассың. Тик шуны кисәтеп әйтәм: әллә кайларга хатлар язып та, аһ-зар чәчеп тә мәшәкатьләнмә. Монда безне ышанып эш башына куйганнар икән, ышанычларын акларга тырышырбыз. Кирәк икән сугып егарбыз, кирәк икән тартып та торгызырбыз. Закон — үзебезнеке. Җавабын да үзебез бирербез.
— һем-һем. Телим — асам, телим — кисәм, башың исәң, орден тагам булып чыга инде бу, алайса. — Зыятдин карт, бөкрәйгән гәүдәсен турайта төшеп, Тимерханга текәлеп карады. Аның күзләрендә усал очкыннар кабынып китте. Ләкин ул кулын илтифатсыз гына селкеп куйды да бүкән өстенә утырды. — Шуны аңла, кияү, — дип шактый вакыттан гына телгә килде ул. — Сиксәнгә җитеп үзгәрмәгәнне, хәзер капыл гына алышынып булмас. Оныт син мине, бу дөньяда юк дип уйла, кермә дә, күренмә дә. Бер үтенечем генә бар: төзәтмәсәң, төзәтмәссең, әмма ләкин җимерттермә тегермәнне! — Зыятдин карт таягы белән җиргә каты итеп сукты. — Син җиткермәдең аны! Кирәк икән — үзем җимерермен. Әлегә ашарга сорамый бит. Карап торган бердәнбер юанычым ул минем.
— Тагы бер кат әйтәм, бабай, әйдә, чык авылга, өебез иркен, барыбызга да урын җитәр. Мине яратмыйсың икән — сөйләшмәссең. Көне буе басудан кайтып кермим мин. Өйдә үзең хуҗа булырсың. Маһруй да бик бетеренде, аңа да иптәш кирәк. Сине уйлап бетеренә ул. — Тимерхан бу сүзләрне капка тоткасына ябышкач, артка борылып әйтте. — Күреп торасың, авыл мул яши хәзер, кешеләрнең дә күңеле көр. Сиңа теш кайрап торган кеше дә юк. Ятма монда үзеңә-үзең үчегеп, бөтен дөнья белән бәхәсләшеп...
— Авыл — сезнеке, шуңа күрә үзегез генә рәхәтләнеп яшәгез инде. Гомергә кеше өлешенә кермәдем, — диде Зыятдин карт. — Сездән соң, кем әйтмешли, мирас булып оныкларыгызга калыр. Ә минем авыл — менә шушы. — Ул бар кан тамырлары, җепселләре, сөякләре беленеп торган кулын изәп атауга күрсәтте. — Үлгәч тә шушы атауда гына күмәрсез. Мин үлгәч, тегермәннән үч алмагыз. Истәлеккә калсын! Васыятем бу минем, кияү.
Шулчак Зыятдин карт кисәк кенә тынычланып калгандай булды. Әйтерсең ул үз язмышының очына чыгып җиткән иде.
Алар икесе дә, әле яңа гына сугышып, инде хәзер ничек килешергә белми торган малайлар кебек, бер-берсенә карарга да кыенсынып, шактый вакыт тик тордылар. Зыятдин карт галошларын җирдә сөйри-сөйри койма буена килеп сөялде дә суга караган килеш, авыз эченнән үзалдына гына әйтеп куйды:
— Атау түрендә авылга ямь биреп, үткәннәргә һәйкәл булып торсын... Мирас булып... Сездән генә түгел, миннән дә мирас калырга тиеш ләбаса! Баш очыма иске тегермән ташы куеп: "Бигәшев Зыятдин Арыслан улы", дип язарсыз. Кирәк кеше калганын үзе аңлар. Ай куйсагыз да, йолдыз уйсагыз да — миңа барыбер. Анысын үзегезгә карарсыз... Кайсысына лаек дип табарсыз... Бер фикергә килә алмасагыз, икесен бергә куйсагыз да ярый.
Зыятдин карт артка борылды да, Тимерханның барлыгын бөтенләй оныткан кебек, үзалдына сөйләнә-сөйләнә ишегалды түренә таба атлап китте. Тимерхан, сүзсез генә аның артыннан карап торгач, кырт борылып капкадан чыкты. Мондый тупаслыкны күптән күрмәгән атау капкасы шапылдап ябылудан селкенеп, ыңгырашып куйды.
Ихтыяр бабасының әле артына, әле алдына төшеп, сүз катарга тырышып карады, ләкин Зыятдин карт гүя бу дөньядан киткән, гүя ул бер нәрсәне дә күрми һәм ишетми иде.
Мондый хәлләр еш кабатланып торгангамы, әллә малайлыгы беләнме, әтисе белән бабасының чәкәләшеп алуына Ихтыяр шулай да теге вакытта артык игътибар итмәгән, хәтта аны бер җәй үтүгә бөтенләй диярлек истән чыгарган иде. Алдагы елда ул җәй буе тагын атауда мәш килде, тагын тал очларына үрмәләде, тагын бабасына тәрәзә рамнары, көянтәләр, бизәкләр ясарга булышты.
Менә хәзер атауда бер атна яшәү чорында ул тагын үзенең балачагына, еллар пәрдәсе артында калган үткән тормышына кайткандай булды. Аның инде хәзер күзләре ачыла төшкән, зиһене яктырган иде. Заманында игътибар да итми үтеп киткән вакыйгаларны кат-кат күз алдыннан кичерде, һәр нәрсәнең асылын аңларга теләп уйланды. Үткән гомерен яңабаштан яшәп чыккан кебек булды.
Зыятдин бабасы да шактый үзгәргән, элеккеге кырыслыгын югалтып, күңеле йомшарган. Холкы күндәмләнгән, йомыкыйлыгы кимеп, никадәр ялгыз һәм эчпошыргыч бертөрле тормыш белән яшәвен аңлаган, аның горур-тискәре холкындагы ниндидер бик кирәкле нык кылы өзелгән иде. Ихтыяр, башкала зоопаркындагы моңсу күзле дәртсез арысланны искә төшереп, бабасын тагын да ныграк кызганды. Элек әле ул читлеккә яңа эләккән сыман ярсу да, сәер дә иде. Элегрәк аңардан, арысланнан өреккән кебек, куркалар да, шикләнәләр дә һәм шул ук вакытта, яратмыйча гына булса да, исәпләшәләр, хәтта ни дәрәҗәдәдер хөрмәт тә итәләр сыман иде. Ә хәзер ул, иске уенчы сыман, караватта тик ята.
Бераз җан кергәч, ул, үз хәленең шактый мөшкел икәнен төшенеп булса кирәк, элекке кыяфәтенә керергә тырыша башлады. Ишегалдын, өйне, каралты-кураны тәртипкә китерергә тотынды. Ихтыяр аның һәр хәрәкәтенең мәгънәсен аңлап, читтән генә карап торды, ул эшләгән эшләргә катнашмады, үз шөгыле белән мәшгуль булды: су алып кайтты, ашарга пешерде, табак-савыт юды. Мичкә якты. Эше беткәч, ишегалды уртасындагы бүкәнгә утырды да тын гына бабасын күзәтте. Аңа, ни әйтсә дә, Зыятдин картның терелеп җитмәгән күңелен рәнҗетердер сыман тоелды. Шуңа күрә Ихтыяр аның болай да ялтырап торган ишегалдын себереп маташуына да сүз әйтмәде, сап-сары такталы өй идәнен юарга җыенганын күргәч, чүпрәген алып җиңнәрен сызганды да үзе үк юып чыгарды. Бабасының күңеле тыныч түгеллеген, тирә-юньдә тәртип урнаштырып, шул тәртипкә карап юанга-нын, куанганын сизенә иде ул.
Өй тирәсен карап-җыештырып бетергәч, бабасы аягын бөкләп ишегалды читендәге имән бүрәнәгә утырды. Ниһаять, аның йөзенә канәгатьлек төсе чыккан, тәненә дәрт тула башлаган иде. Ихтыяр бабасының сизелер-сизелмәс алсулык йөгергән ябык яңакларына, очкыннар кабынган коңгырт күзләренә, кара кәләпүше астыннан яктырып күренгән кыска чәчләренә, килешле итеп кырылган мыегына, түгәрәк сакалына карап, беренче күргәндәй, сокланып торды. Бабасы чын-чынлап терелеп җиткән, кыяфәтеннән тирә-юньгә җылылык тарала кебек иде. Менә ул, уч төбе белән койма буендагы бүрәнәгә сугып, Ихтыярга эндәште:
— Кил әле, улым, яныма утыр.
Ихтыяр колач җитмәс юан бүрәнәнең эре сырларыннан бармагы белән йөртә-йөртә бабасына карап торды, аннары, малай чагындагы сыман, бүрәнәгә сузылып ятып, ияге белән учларына таянды.
— Бетереп кайттыңмы, улым бөтенләйгәме? — дип атна эчендә беренче тапкыр үз борчуларын бер читкә куеп, Ихтыярның хәленә керергә булды бабасы. Әйтерсең моңа кадәр авыру белән көрәшеп, ул Ихтыярны бөтенләй күрмәгән яисә күреп тә бу сорауларын киләчәккә, терелгәч әйтергә саклаган иде.
— Озак калмады. Ай ярымнан диплом алам. — Бабасына карамыйча, бүрәнә белән сөйләшкәндәй, битараф кына җавап бирде Ихтыяр.
— Әниең бик көтә инде. Картайган көннәрендә синнән башка таяныр терәкләре юк бит аларның.
— Безнең әткәйнең картаерга исәбе юк кебек, шөкер.
— Картлык сорап йөрми, — дип көрсенде Зыятдин карт. — Әтиеңне хәзергә эш картайтмый. Пенсиягә чыкса, иртәгә үк картая башлый ул. Чабыш аты тиз картая, диләр...
— Чабыш аты тиз картая торган булса, син картаер идең инде, бабай. Сиксәнне узып та бирешмисең бит әле.
— Бирешәбез шу-ул, — дип уфтанып алды карт. — Аннары... Әтиең белән мине янәшә куйма син. Ул — чабыш аты булса, мин — эш аты, йөк аты. Егерменче елларда тирә-юньнең күз өстендәге каш сыман кешеләре идек без. Дөнья тоткасы безнең кулда чакта, дуслар да, туганнар да күбрәк сыман иде. Менә, картайган көнемдә берьялгызым калдым.
— Синме ялгыз? Ә мин? — дип үпкәләгән кыяфәт алды Ихтыяр.
— Бер сине әллә ничәгә бүлеп булмый шул. Әти-әниеңнең күңелләрен күрә алсаң, бик җиткән. Минем малайлар ел буена бер хат та язмыйлар. Тәмам күңелләре бизде, ахрысы. Үземне түгел, аларны кызганам мин, алар өчен борчылам.
Минем аркада, "кулак баласы" дип, аларның канына тоз салдылар. Пионерга алмагач, олысының мәктәптән үкереп җылап кайтканы әле дә күз алдыннан китми. Ул сабыйларның Совет хөкүмәте алдында ни гаепләре булгандыр?
— Чакырып язганың бармы соң?
— Чакыру түгел, аркан белән тарттырсаң да кайтмый инде алар хәзер. Хатыннары, балалары бар. Тормыш коргач, утырган урыныңнан кузгалу авырая ул.
Ихтыярга бу сүзләрне бабасы махсус аның өчен сөйли, үзенең уллары турында искә алу белән бергә аны да искәртә сыман иде.
— Кайтып дөрес иткәнсең, — диде ул, Ихтыярның уйларын белгән кебек. — Картайдык без, искердек.
— Мине бөтенләйгә кайтты дип кем әйтте әле?
— Беркем дә әйтмәде. Күңелем сизде. Туган авылы кырында гына шәһәр салуларын күрә торып, җаны түзмәс, ничек тә шунда кайтыр, дип уйладым. Җан тартмаса, кан тартыр, дидем, һөнәрең дә бик кирәкле һөнәр бит. Безнең якка тарткансың... Безнең нәсел гомер-гомергә төзүче булган, балта остасы...
— Яшь чакта бераз дөнья күрергә тиеш кеше. Туган якка кайтып төпләнергә беркайчан да соң түгел.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Мирас - 05
  • Parts
  • Мирас - 01
    Total number of words is 4042
    Total number of unique words is 2160
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 02
    Total number of words is 3983
    Total number of unique words is 2084
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    64.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 03
    Total number of words is 4101
    Total number of unique words is 2066
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 04
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2132
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    54.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 05
    Total number of words is 4108
    Total number of unique words is 2110
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 06
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2087
    38.2 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 07
    Total number of words is 3907
    Total number of unique words is 2059
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 08
    Total number of words is 4007
    Total number of unique words is 2041
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 09
    Total number of words is 3999
    Total number of unique words is 2069
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 10
    Total number of words is 4066
    Total number of unique words is 2206
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 11
    Total number of words is 3988
    Total number of unique words is 2171
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 12
    Total number of words is 3940
    Total number of unique words is 2022
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 13
    Total number of words is 3970
    Total number of unique words is 2095
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 14
    Total number of words is 4028
    Total number of unique words is 2093
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    61.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 15
    Total number of words is 4011
    Total number of unique words is 1988
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 16
    Total number of words is 4058
    Total number of unique words is 2049
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 17
    Total number of words is 3923
    Total number of unique words is 2108
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 18
    Total number of words is 3970
    Total number of unique words is 1998
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 19
    Total number of words is 432
    Total number of unique words is 339
    52.1 of words are in the 2000 most common words
    66.7 of words are in the 5000 most common words
    72.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.