Latin

Мирас - 02

Total number of words is 3983
Total number of unique words is 2084
38.0 of words are in the 2000 most common words
55.1 of words are in the 5000 most common words
64.2 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Зәлия көлеп җибәрде. Ихтыяр да түзмәде, аңа кушылып тыела алмыйча көлә башлады.
Чикерткә сайрауларына, тургай авазларына кушылган көлү тавышы кичкә кадәр тынмады.

* * *
Имтихан вакытлары җитсә, Ихтыяр үзенә урын таба алмыйча тилмерә иде. Бүлмәдә китап укып булмый — һәрчак кеше, ә китапханәдә аны нигәдер йокы баса, күрше өстәлдәгеләрнең чыш-пыш сөйләшкәннәрен, кыштыр-кыштыр кәгазь актарганнарын тыңлый-тыңлый йокыга китүен сизми дә кала. Берничә тапкыр шулай хурлыкка калгач, китапханәнең уку залына йөрмәс булды ул.
— Әйдә безгә, — дип чакырды аны бер көнне Зәлия. — Барыбер бүлмәдә каңгырап утырасың. Картлар эштә. Икебезгә — өч бүлмә, укы да укы гына.
Стеналары, түшәмнәре келәмгә төрелгән фатирда Ихтыяр үз-үзенә урын таба алмыйча арлы-бирле йөренде. Бүлмәләрнең һавасы авыр иде, балкон ишеген ачып җибәрде. Китабын кулга тоткан килеш балкон аратасына сөялде. Кар-шыда гына елга җәелеп ага, яр буенда чайкалып утырган көймәләрнең сулкылдавы монда кадәр ишетелгәндәй тоела. Елга яры буйлап ап-ак йортлар тезелеп киткән.
— Матурмы? — Кырыена килеп баскан Зәлия ияге белән шәһәр манзарасына ымлады да иркәләнеп аңа сыенды. — Ә син шушы матурлыкны, шушы елганы, шушы шәһәрне ташлап әллә кая китмәк буласың. Бала-чагалык чыгып бетмәгән әле синнән, Ихтыяр.
— Бала-чага булсам, әти-әни куенында утырыр идем мин.
— Миңа төрттерәсеңме? Мин туган-үскән җиремдә калам, моның ни гаебе бар? Калада да кемдер эшләргә тиештер бит? Югыйсә яңа шәһәрләр корабыз, дип, искеләрен ташландык хәлгә калдырып бетердек инде...
— Яшь чакта дөнья күреп калырга кирәк. Нишләп ятасың монда, әйдә бергә киттек, калада бездән башка да кеше җитәрлек, — дип кочаклап алды аны Ихтыяр.
— Себергәме? Иске тема. Бу темага институтта биш ел, мәктәптә алты-җиде ел сочинение яздык, ничәмә-ничә кино, спектакль карадык. Шул җиткән. Себергә китеп кенә кешене шаккаттыра алмыйсың хәзер. Илленче еллар романтикасы бу. Уңай герой өчен яңа ситуацияләр, яңа сюжетлар кирәк, дия иде безнең әдәбият укытучысы.
— Себер генә димәгән. Яңа шәһәрләр күп төзелә хәзер... Яңа сюжет дигән нәрсәне ничегрәк күз алдына китерәсең соң син?
— Шәһәрдә туып-үскән героиняга, институт тәмамлагач, әти-әнисе янында калырга, укуын дәвам иттерергә була. Ә уңай герой бәхет эзләп җир читенә китеп бара. Еллар үтә. Герой эшли, эшли, эшли торгач, бөтен дөньясын оныта. Бер-заман башын күтәреп як-ягына караса, яшьтәшләре өйләнешеп беткән, бала-чага үстергән, ә моның чәчләре чалара башласа да сукыр тиене дә юк. Бар нәрсәгә кул селтәп, бөтенләйгә кире кайтырга җыенганда, моңа героинядан туена чакырып телеграмма килеп төшә.
— Бик баналь сюжет, яңарагы юкмы?
— Икенче вариант: герой белән героиня икесе дә шәһәрдә калалар. Башта боларга кырын караучылар, аяк чалырга тырышучылар күп була. Ни әйтсәң дә, яңа төзелештәге япа-ялан кыр түгел, монда конкурентлар күп, монда көрәшергә кирәк, монда көчлеләр генә тамыр җәя ала. Ләкин боларның башкалардан бер өстен яклары бар — икесе дә бер үк институтны тәмамлаганнар, бер үк профессия кешеләре. Еллар үтә, героиня кандидатлык диссертациясе яклый, геройны төзелеш идарәсе башлыгы итеп куялар яисә проект институтын ышанып тапшыралар. Менә бу җиңү ичмасам, моның өчен яшәргә дә ярый!
Зәлия, зур җиңү яулаган кеше сыман, дәртле көйләп, кухняга кереп китте, Ихтыяр, бер нәрсәгә дә исе китмичә, талгын елгага карап торуында булды. Ул бары тик өч нәрсәдән генә туймый, бары тик өч нәрсәгә: аккан суга, җил иркендә шаулаган урманга һәм бөтерелеп аккан болытларга гына көннәр буе күзен алмыйча карап тора ала. Шунысы гаҗәп: аларның өчесе дә күңел тынычлыгын ала, алгысыта, каядыр китәргә, күз күрмәгән җирләргә барырга, яңа дөньялар, яңа кешеләр күрергә чакыра иде.
* * *
Бөтенләйгә авылга кайтырга чакырып Ихтыярга атна саен диярлек хат килеп тора, хат саен яңа төзелеш турында язалар. Зәлия дә җай чыккан саен өйләренә дәшәргә генә тора. Аның әти-әниләренең дә авызында һаман бер сүз — Ихтыярның эшкә кая китүе.
Шулай як-якка тарткалый торгач, Ихтыярның күңеленә дә әкренләп икеләнү корты кереп оялады, тора-бара икеләнү битарафлыкка әйләнә башлады.
— Комиссия кая җибәрә, шунда барам, — диде ул бер көнне тәмам теңкәсенә тиеп беткән Зәлиягә.
Зәлия шундук балкып китте, аның бит очларыннан үбеп алды.
— Егетлеккә тагын бер адым гына атлыйсың калды! — дип Ихтыярның коңгырт чәчләрен тырыша-тырыша кирегә таба сыйпады ул. — Шулай итеп, язмышыңны тулысы белән комиссия кулына тапшырмак буласыңмыни инде? Егет кеше үз язмышына үзе хуҗа булырга тиеш! Синеңчә ничек?
— Гомер буена әти кул астыннан, бабай кул астыннан чыкмадым мин. Шуңадыр, ахрысы, һаман үз-үземә хуҗа булып булмый. Кемгәдер буйсынасы, авыр чакта кемгәдер барып сыенасы килә..
— Сыен, алайса... — Зәлия иркәләп аның башын күкрәгенә кысты. — Гомер буе шулай торырга иде... — дип ишетел ер-ишетелмәс кенә пышылдады ул.
— Гомер буена... — дип кабатлады Ихтыяр.
— Мин синең белән гомер буе шулай басып торырга да риза...
Зәлиянең сүзләре Ихтыярның бөтен тәнен кымырҗытып узды.
— Әйдә, тотабыз да икәүләп безнең якларга, яңа төзелешкә китәбез, — диде ул һәм, кинәт бер катгый карарга килгәндәй, Зәлиянең күзләренә тутырып карады.
Зәлия аны ишетми, ул үз хыяллары эченә чумып, күзләрен зәңгәр күккә төбәгән килеш тын калган иде.
Институт тәмамлар көннәр якынлашкан саен, Ихтыярның уйлары, аның белән исәпләшеп тормыйча, атлаган саен туган авылына әйләнеп кайта торган булды. Гасырлар буе олы юл тузаны эчеп, инде үзе дә шул тузан төсенә кергән, бары тик якты тәрәзәләре белән генә дөньяга елмаеп карап торган ике йөз йортлы Ташлыярны, тау башыннан манзара кылганда соры бәбкә көтүенә охшап күренгән шул авыл өйләрен, менә-менә күккә, урак ай янына очарга җыенган җиңел гәүдәле мәчет манарасын, капка төбендәге бүрәнәләргә чыгып утырган эшләпәле картларны, ишегалдында әвәрә килүче карчыкларны, эшкә ашыгучы яшь-җилкенчәкне, урам очыннан ук башланып киткән иген басуларын һәм шул басу түрендә мәгърур ата казлар сыман тезелешеп баскан мәһабәт таш-пу-латларны, болындай киң проспектларны күз алдына китергәч, күңеле көннән-көн шунда алгысына, йөрәге урыныннан куба иде. Сызымнардан тизрәк котылып, үз куллары белән йортлар күтәрәсе, шуларга карап куанасы килә иде аның.
— Ә син миннән башка яши алыр идеңме? — Зәлиянең хыялый тавышы аны уйларыннан аерды.
— Белмим...
— Нәрсә генә беләсең соң син?
— Мин бүген бер нәрсә дә белмим, — дип иңбашларын сикертте Ихтыяр. — Мин хәзер синең иркендә... Нәрсә кушсаң, шуңа риза..
— Синме? Син киребеткән җанмы? Булырсың син риза!.. Зәлиянең зәңгәр күк нуры иңгән күзләренә, иңнәренә дулкынланып агып төшкән чәчләренә, күбәләк сыман канат җилпеп торган керфекләренә, үпкәсен белдереп турсайган иреннәренә караган саен Ихтыярның күңеле эри бара иде.
— Мин моннан китә алмыйм, — дип Ихтыярның колагын кытыклап пышылдады Зәлия. — Син дә кал, минем белән кал. Кайда да бер дөнья... Ә монда мин бар... Монда без бергә була алабыз...
— Ә мине барыбер калдырмыйлар. Казанда калырга теләүчеләр болай да күп...
— Синең белән минем кебекләр күп түгел. Чынлап та калырга риза булсаң, чарасы бер генә инде аның... Бөтенләйгә бергә булу...
— Ә син ризамы соң? — дип Ихтыяр Зәлиянең йөзенә күтәрелеп карады.
— Риза...
— Чынлапмы?
Ихтыяр, Зәлияне күтәреп, бүлмә буйлап бөтерелергә тотынды һәм, кинәт башы әйләнеп китеп, алар икесе бергә зәңгәр җәймә капланган караватка егылдылар.
Икенче көнне загска барып гариза биргәннән соң да, Зәлияләр фатирында аякны бөкләп келәм өстендә имтиханга әзерләнеп утырганда да, тулай торакка кайтып бүлмәдәш егетләр белән таң беленә башлаганчы сөйләшеп ятканда да хыял исереклегеннән айный алмыйча, чүлдәге дәрвиш сыман бар дөньясын онытып, гел үзенең киләчәге турында уйлый иде ул. Ә бу киләчәктә йортлар да, кешеләр дә, гомумән, бер әйбер дә юк, бары тик алсу томан һәм шул томан эчендә Зәлия белән икәве генә чайкала иделәр.
Зәлия белән аларның язылышырга гариза бирүләре билгеле булгач, дус-ишләренең, курсташларының үзенә карата салкынайганын, аның белән аралашмыйча, читләтебрәк йөрергә тырышканын да сизмәде Ихтыяр баштарак. Бары тик комиссия утырышы вакытында ректорның кинаяле караш белән үзенә карап торуын күргәч кенә, эшнең нәрсәдә икәнен аңлагандай булды.
— Болай ашыгыч рәвештә гаилә корырга нәрсә сәбәп булды? — дип кырыс кына сорады ректор. — Интим мөнәсәбәтләрегезгә кереп тора алмыйм... Болай гына, кызыксынып соравым... Институтта укыганда да түгел, институт тәмамлагач та түгел, ә менә нәкъ эшкә кая китү мәсьәләсе хәл ителгән көннәрдә өйләнешкәнгә күрә генә әйтәм.
Ихтыяр мондый сорау буласын көтмәгән иде, шуңа күрә беркавымга югалып калды. Гаепле кеше сыман кызарынып, тирләгән кулларын уды. Шуннан соң гына ык мык итеп сүз башлады:
— Без инде күптән уйлаган идек... Башта әтиләр риза булмады... Хәзер менә... институт тәмамлагач, үзебезгә-үзебез хуҗа булабыз... Безнең бергә тормыш корасыбыз, бер шәһәрдә яшисебез килә...
— Аңлашыла... — дип сузды ректор. — Закон буенча, билгеле, без гаилә членнарын төрле җиргә җибәрә алмыйбыз. Ләкин сез әле язылышмаган бит. Гариза гына биргән.
— Нигә соң икесе бергә яңа төзелешкә китмиләр? — дип сүзгә кушылды институтның партоешма секретаре.
Шулчак комиссия членнары арасыннан өстенә ап-ак костюм кигән, уенчык кибетендәге негр курчагыныкы сыман кара бөдрә чәчләре, мул кара кашлары арасыннан карасу коңгырт күзләре янып торган иң яшь һәм иң ыспай доцент торып басты.
— Зәлия Тарханова группада иң сәләтле студентларның берсе, — дип һәр сүзен өзеп, саллы тавыш белән башлап китте ул. — Аның фәнни эшләре студентлар конкурсында берничә мәртәбә призлы урыннарны алды. Әле генә, җитәкче буларак, мин аның диплом эше белән танышып чыктым. Менә дигән диплом! Фикерләрен үстереп, нигезләп тагын берничә ел утырса, кандидатлык диссертациясе якларлык эш. Мин аны аспирантурада калдыру ягында. Ә Батыршин турында бер сүз дә әйтә алмыйм. Миңа аның белән эшләргә туры килмәде. Ул туган якларына кайтырга теләк белдергән иде түгелме соң баштарак?
— Яшь егеткә аңа... кайда чибәр кызлар — шунда туган як,
— дип көлемсерәде ректор.
— Ерак җир түгел, туган якларына кайтып, өч елын үткәреп килсен, — дип тагын сүзгә кушыласы итте әлеге яшь доцент.
— Батыршинга ирекле диплом бирәбез. Каршылар юкмы?
— дип, икеләнергә урын калдырмыйча, тавышын күтәреп әйтте ректор. — Калганын үзләре уйлап бетерерләр.
Әллә инде беркемне дә күрәсе килмәгәнлектән, әллә вакытны ничек уздырырга белмичә, комиссиядән чыккач, ялгызы гына озаклап сыраханәдә утырды, аннары, фильмның исемен дә карап тормыйча, иң беренче очраган кинога керде. Кинодан чыкканда шәһәр өстенә эңгер иңеп, бар дөнья аның кәефе сыман яктылы-караңгылы иде инде.
Икенче көнне иртән торып юынып йөргәндә, тулай торакка Зәлия үзе килеп керде. Элеккеге кебек тартынып тормады, Ихтыярның әллә ничә ел бергә яшәгән хатыны сыман тиз генә түргә узып, кулындагы өч канәфер чәчәген өстәлдәге су тулы кефир шешәсенә утыртып куйды. Аны күрүгә, егетләр теләр-теләмәс кенә исәнләшкәндәй иттеләр дә, сөлгеләрен иңбашларына салып, коридорга чыгып киттеләр. Зәлия, яз күбәләге сыман, бүлмәнең бер башыннан икенче башына бөтерелеп йөрде, ишек төбендә каккан казык кебек хәрәкәтсез басып торган Ихтыярның барлыгын да сизмәгәндәй, берөзлексез авыз эченнән сөйләнде...
— Әйттем бит, барыбер үземнекен итәм, дип әйттем бит мин кызларга. Ә алар минем белән бәхәсләшкән булдылар. Ул авыл бозавын шәһәр урамына арканлап та алып керә алмыйсың син, диделәр. Оттырдылар, хәчтерүшләр!.. Оттырсагыз, минем туйга алтын балдак сезнең исәптән була, дигән идем... Менә хәзер тиеннәрен җыештырсыннар инде, хәерчеләр...
Ихтыяр янына килеп кулларыннан кысып тоткач кына Зәлия аңына килгәндәй булды.
— Нәрсә? Җибәр! — дип еламсырап кычкырды ул. — Авырттырасың, кыргый!
— Әгәр дә кызлардан берәр нәрсә алсаң, мине соңгы тапкыр күрәм дип сана! — дип ачу белән ярсып пышылдады ул. — Кирәк булса, мин сиңа ун балдак алып бирермен!
— Без... болай... шаярып кына... бәхәсләшкән идек, — диде гаепле кыяфәт белән Зәлия. — Минем үз сүземне сүз итәсем килде. Кирәк түгел миңа аларның балдагы. Син кирәк миңа...
Ихтыяр инде бераз тынычланып, үзен кулга алып өлгергән иде.
— Болай булса, син мине кәрткә дә оттырырсың әле, — дип сүзне уенга борды ул. — Әтиең белән әниең минем монда каласын беләме соң әле?
— Алар аны синең белән миннән дә алданрак белә инде. Минем диплом җитәкчесе доцент Сарымсаковның апасы әни белән бергә эшли бит. Утырыштан соң ук ул безнең өйгә шалтыраткан. Кичә табын әзерләп кич буе сине көттек. Доцент Сарымсаков та килгән иде... Ә син үз шатлыгыңны башкалар белән бүлешергә яратмыйсың. Эгоист! Үпкәләмә. Эгоист кешеләрне хөрмәт итәм мин. Бары тик үзен хөрмәт иткән кеше генә үз максатына ирешә бу дөньяда. Әгәр дә инде эгоист кеше үзенең кәләшен яисә хатынын, туганнарын, дус-ишләрен хөрмәт итә башласа, аны бездә патриот дип атыйлар. Күрәсеңме, эгоистлык белән патриотлык арасы бер адым гына икән.
— Әниеңнең ректор белән дә әшнәлеге юктыр бит? — дип киная белән сорады Ихтыяр. — Доцентның бер дә Казанда калдырасы килеп тормаган иде. Минем әнинең аның апасы белән бергә токмач кискәне юк бит... Сине күккә күтәреп мактады ул. Үз кул астына алмакчы була...
— Көнләшмә, юләрем, шушындый баһадирымны кырык яшькә җиткән карт буйдакка алыштыраммы соң?
— Ә нигә дип сезгә кунакка йөри соң ул? Әллә алыш-би-реш мәсьәләсе генәме?
— Мин туганнан бирле йөри инде ул безгә... Минем янга түгел, әти белән әни янына килә ул. Гаилә дусты.
— Ректор да килмәгән идеме соң? — дип сүзне тагын уенга борырга маташты Ихтыяр.
— Анысы эре кош. Аның янына әти үзе барды. Ихтыяр, бу сүзләрне ишеткәч, җете кызыл канәферләр янып торган кефир шешәсен ике кулы белән кысып тоткан килеш, ачкан авызын да ябарга онытып, Зәлиягә аптырап карады.
Берничә сүздән торган хәвефле хәбәр Ихтыярның зур авырлыклар белән акрынлап эзгә төшеп барган тормыш агышын бөтенләй актарып ташлагандай итте. Бабасының авыр хәлдә булуы турындагы телеграмманы алганнан соң аның күңел офыгын һәрчак тутырып, бизәп торган иң якын күренешләр: балачак хатирәләрен саклаган авылы да, яшел корабка охшаган ялгыз атау да, ак әкият сыман балкып күренгән ак кала да, кул сузымы җитәр генә ераклыкта һәрчак үзенә чакырып, ымсындырып торган Зәлия сурәте дә каядыр китеп юкка чыкты, кинәт аңа бөтен нәрсә үзенең мәгънәсен югалткандай тоелды.
"Кешенең "ирек", "азатлык" дигән төшенчәләре бик якынча нәрсә икән, — дип уйлады ул. — Әгәр дә синең якын кешеләрең бар икән, димәк, син беркайчан да ирекле була алмыйсың. Кеше меңләгән күренмәс җепләр белән туганнарына, дус-ишләренә, якыннарына, туган ягына, яши торган җиренә бәйләнгән. Шуңа күрә үл үзенең кылган эшләрендә, яшәү рәвешендә берничек тә ирекле була алмый... Чөнки аның йөзләгән кеше алдында йөзләгән бурычы, һәркемгә карата мөнәсәбәте бар. Димәк, адәм баласы тормышта түгел, ә бары тик үзенең уйларында, хыялында, рухи дөньясында гына үзен күпмедер дәрәҗәдә ирекле һәм азат итеп тоя ала..."
...Ул троллейбуста, тезләре өстенә куелган чемоданга таянган килеш, уйланып бара. Менә кинәт кенә тирә-юнь бушап калган сыман булды. Күтәрелеп караса, троллейбус салонында беркем юк. Ул сикереп торып алдагы ишеккә таба атлады һәм каршысына агылган халыкны аралый-аралый асфальт тротуарга чыгып басты. Аннары берсен-берсе этә-төртә эченә халык кереп тулган йөкле троллейбусның ишекләре ачы тавыш чыгарып ябылгач, капыл гына бер карарга килгәндәй, аэропортка таба җил-җил атлап китте.
Кара елан кебек сузылган чиратны өч-дүрт мәртәбә урап чыкканнан соң, бар булган усаллыгын җыеп башын кассага сузды. Анда, кырт кисеп, билет юк, диделәр. Администратор тәрәзәсе янына барып телеграмманы күрсәтмәкче булды. Кулын кесәсенә тыккач кына, Зәлияләрнең кара ишеге күз алдына килеп, әйтә башлаган сүзе ярты җөмләдә өзелеп калды:
— Бабай авыр хәлдә...
Администратор кыз, йомыркада утырган ана каз кебек кинәт кенә башын сузды да, ысылдап куйды:
— Күрмисезмени?! Самолетлар очмый! һава бозылды, томан!
Ихтыяр бары тик шунда гына тирә-юньне каплап килгән күгелҗем томанның хыялдагы томан түгел, ә чын томан икәнен аңлады. Администраторның күңелне өшетеп ысылдаган авазы аның болай да чуалган уйларын тагын тузгытып ташлады. Ул, аптырап, бик озаклап аэропорт тәрәзәсе артындагы офыкны каплаган томанга карап торды. Менә томан эченнән Зәлиянең үпкәләү катыш йөзе күренде кебек, нәрсәгәдер аптырап, як-ягына карады һәм администратор кызның ике тамчы су кебек Зәлиягә охшаганын күреп, аптырап калды. Бу охшашлыкны күрү аңа бик тә кыен булды, моның белән Зәлияне рәнҗетүен тойды.
Ихтыяр аэропорттан чыгып, телефон будкасы янына килде, кесәсен актарып ике тиенлек тапты. Ләкин теге башта трубканы алмадылар. Куен кесәсеннән телефон кенәгәсен алып "и" хәрефеннән институтны эзләде, ашыга-ашыга кафедра телефонын җыйды. Трубканы доцент Сарымсаков алды.
— Тархановамы? Әле генә китте. Кая киткәнен белмим, — диде ул салкын гына һәм саубуллашмыйча гына трубканы куйды.
Нишләргә? Томан таралганын көтсәң, монда ике-өч көн утырырга мөмкин. Әллә соң Зәлияләргә генә кайтып, телефоннан аэропортка шалтыратып, белешеп торыргамы?
— Тимерхан малае түгелдерсен бит син, улым? — дигән авазга борылып караса, янәшәсендә түгәрәк ак сакаллы, салам эшләпәле, алтмышның аргы ягындагы агай аңа якынлашкан иде.
— Әйе... Ә сез кем буласыз соң?
— Сезнең күрше авылдан булам мин. Билет юнәтеп бирә алмассыңмы, улым? Өченче көн ятам инде. Монда яшәгәч, танышларың да бардыр.
— Томан бит. Алла белән әшнәлегең булса гына монда... — диде Ихтыяр һәм, артык сөйләшеп тормыйча, чемоданын эләктерде дә атлый-йөгерә машиналар агылып торган юлга таба китте.
— Әй, чибәр егет! Үзең генәме син? Әйдә, утыр, — дип аксыл "Волга"дан башын тыгып кычкырды аңа шофер.
Ихтыяр сөрлегә-сөрлегә барып җиткәнче, машина ишеген яшь бала тоткан бер ханым ачып өлгергән иде. Кара чутыр йөзле шофер көрәк хәтле кулларын як-якка җәйде.
— Әнә, артында гына машина туктады, — диде дә кузгалып китте.
Ул арада арттагы "Жигули"ны да "корт күче" сарып алды. Ихтыяр нәзек мыеклы, ындыр табагыдай фуражкалы чибәр егеткә үз хәлен аңлатырга тырышып карады.
— Исең киткән иске чикмәнгә, — дип мыек астыннан читкә карап елмайды егет. — Картлар китәргә, яшьләр көтәргә тиеш. Студентмы? Студентларны самосваллар йөртә.
Ихтыяр, моның чыннан да шулай булуына ышангандай, чемоданын болгап, каршына килүче йөк машинасы алдына чыгып басты. Мыеклы егет чырык-чырык килгән кызлар белән нидер сөйләшә, сатулаша калды.
— Башың ике мәллә?!
Тормоз шыгырдаган тавышка күтәрелеп караса, кабина тәрәзәсеннән яртылаш тышка чыккан малай сымак кыяфәтле егет төкереген чәчә-чәчә аңа йодрык селки.
— Күзләренә ак-кара күренми, әллә бөтенесе тилебәрән орлыгы ашаган инде?! Әйдә, утыр!
Ихтыяр гаҗәпләнгән күзләрен текәп, ышанырга да, ышанмаска да белмичә, бераз карап торды да, әле һаман да аңышмыйча, кабинага кереп утырды.
— Сезнең өчен җавап бир аннары, — дип йомшый төшкән тавыш белән сөйләнде шофер егет. — Самолетлар очмыймы? Хәзер тарала ул томан, бераз көтәргә ие.
— Ашыгам мин...
— Ашыккан ашка пешкән.
— Чыннан да... Зинһар өчен... Икеләтә түлим... Булдыра алган кадәр ку! — дип кычкырып диярлек әйтте Ихтыяр һәм сул кулы белән пинжәгенең эчке кесәсендәге стипендия акчасын капшап карады.
— Кая ашыгасың? Әнә анда безнең кебекләрне кабер казып көтеп торалар. Күрәсеңме, юл чите буйлап йолдызлы ташлар тезелеп киткән.
Шофер егет сөйләшкән саен Ихтыярның ярсуы арта гына бара, бетон юл буйлап тел әр-теләмәс сөйрәлгән машина аның ачуын чыгара иде. Ә тегесенең исендә дә юк: шакмаклы фуражкасын ямьшәйтеп башына каплады да ирене белән генә пачкадан суырып чыгарып, авызына сигарет капты, бер кулны рульдән ычкындырып, фокусчыдай җәһәт кенә шырпы кабызды. Тәнендәге бөтен күзәнәкләре тулырлык итеп көчәнеп суырганнан соң, йөзенә канәгать төс чыгарды да сүзен дәвам итте:
— Ике очракта гына ашыга кеше: шатлык килсә, йә кайгы төшсә. Шатлык килгәнгә охшамаган, сөмсерең коелган. Нинди кайгың бар?
— Бәясеннән тормыйм, ку әйдә! — дип ярсып ук кычкырып җибәргәнен сизмичә дә калды Ихтыяр.
— Чү-чү! Бездә кычкырып сөйләшмиләр, чыпчыкларны куркытырсың.
Шофер егет фуражкасын янтайтып куйды.
— Бас инде газыңа! — дип ялварды Ихтыяр.
Егетнең дә түземлеге бетеп килә иде, ахрысы, тормозга басып, машинасын шыгырдатып туктатты.
— Мә, үзең утыр! Йә бүтәнгә күч...
Аннары, юкка кызып китүен аңлап, әкрен генә кузгалып китте.
— Кая ашыга? Нәрсә куа, кем куа бу халыкны? Авылларын су баскан диярсең...
Шофер егет сигаретын сикертеп кенә уң як ирен читенә күчерде дә сул як ирен чите белән ачык тәрәзәдән чертләтеп төкерде.
— Акча бездә — бер букча. Яңа төзелештә көрәп бирәләр акчаны, кая куярга белгән юк, — дип гамьсез генә сызгырырга тотынды ул. Бераз баргач, нәрсәнедер искә төшереп булса кирәк, үз-үзеннән канәгать кыяфәт белән иренеп кенә көлде. Аннары өстәп куйды: — Элек Мәккәгә барган халык, ә хәзер безнең якка агыла. Шушы ташка баш орырга. — Ул башы белән борылып машина әрҗәсендәге бетон плитәләргә ымлады.
— Бабай авыр хәлдә минем. Җитешә алмавым бар, — диде Ихтыяр теләмичә генә. Аның үз борчуы белән кешене бимазалыйсы килми, шуңа күрәдерме, тавышы хәзер күңел төпкелләреннән килгән кебек тонык һәм салкын иде.
Шофер егет, ерылган авызын җәһәт кенә җыеп, җитдиләнде. Аннары бөтен йөзенә гаепле төс чыгарды, нишлим инде, дигәндәй, ике кулын тиң рульдән ычкындырып, як-як-ка җәйде дә акселератор педаленә шытырдатып басты.
— Шуннан артыгын куа алмыйм. Югыйсә юл да бер дигән, туксан белән барырлык. Минем үз туксаным-туксан, аның үз кырыгы-кырык. Машина түгел, ишәк бу.
Шофер егет, болай да дер-дер калтырап барган машинасының барлык частьларын-шөрепләрен искә төшереп, шактый ук майлап-мазутлап сүгенде.
— Нигә ул кадәр күрмәгәндәй төядең соң? — Ихтыяр кабинаның арткы тәрәзәсенә борылып, әрҗәдәге сыртлап төялгән бетон плитәләргә ымлады. — Соңгы рейсың түгелдер бит?
— Кая соңгы булсын! Әле башлыйбыз гына. Гомерең буе ташысаң да очына чыгарлык түгел анда. Мир-ровой шәһәр салабыз бит, ишеткәнсеңдер инде. Шәһәр кырыенда мир-ро-вой завод булачак! Синең сөрсеп беткән шәһәрең түгел инде ул.
Ихтыяр, ризасызлык белдереп, кашларын җыерып куйды. Биш ел гомере узган шәһәргә тел тидерттерәсе килми иде аның. Шәһәр турындагы сүзләр турыдан-туры аның дусларына, курсташларына, институтка һәм... Зәлиягә барып кагыла, аларны рәнҗетә сыман иде.
— Борынгы калаларның үз матурлыгы бар, — дип тыныч кына сүзне алып китте Ихтыяр. — һәр йорт үзе бер музей анда. Иске шәһәрнең һәр йорты, һәр ташы җанлы кебек. Яңа шәһәрләр дә бик әйбәт. Әмма яңа шәһәр стеналарына кеше җылысы сеңгәнче шактый яшәргә кирәк әле. Иске шәһәргә тимә син, иске шәһәр безнең тарих ул.
— Урамнары кәкре дә бөкре. Рәхәтләнеп йөреп тә булмый. Кешеләрен әйтер идем, бөтенесе әллә кем булып башны күккә чөеп йөргән була. Ун минутка соңга калдың, дип, кичә капка төбеннән борып җибәрделәр. Мин аларга ике йөз чакрымнан чаптырып килгән, ә ул соры кортлар ун минут белән исәпләшеп тора. Шулар аркасында кабинада төн кунарга туры килде. Бездә булса!..
— Нәрсә, сездә булса? Сездә бүтән сорт кешеләрме әллә? Дөнья кайда да бер ул, туган.
Ихтыяр бабасы сүзләре белән сөйләшә башлавын аңлады. "Кешегә акыл сатарга тотынсаң, картайганыңны, олыгайганыңны сизмәссең", — дип уйлады.
— Кунсаң, нәрсә булган? Кабинаң хан тәхете шикелле синең. Хур кызлары да каршында тезелеп тора.
Егет кабина түбәсеннән асылынып төшкән чуклы пәрдәләргә, бәрхет белән тышланган утыргычларга, барча яктан елмаеп карап торучы ярым шәрә кызларга карап канәгать елмайды, каш сикертте.
— Йокларсың анда! Кая туктама, милиционер куып җибәрә. Аулак урын дип, күл буена туктаган идем, ан-да-гы ис!.. — Шофер егет, офык читендә соргылт төтенгә күмелеп утырган йортларга ымлап, артка таба баш какты да көлеп җибәрде: — Сезнең анда хәзер бер чебен-черки дә калмаган, шәһәр уртасындагы сасы күл исеннән кырылып беткән, диләр. Хакмы шул? — Ул Ихтыярның уйга чумган сүрән йөзенә карамыйча, һаман көлүендә булды. — Шул күл суын озакламый шешәләргә тутырып таракан, кандала, тычкан, күсе агуы итеп кибетләрдә сатачаклар икән, дип ишеттем. И-и-и, рәхәтләнәчәк икән безнең як халкы!..
Юл кырыена тезелешкән яшь каеннар, каршыга чабып киләләр дә, туктап тормыйча, артта калган шәһәргә таба ашыгалар. Ул авылына якынлашкан саен бабасы турында азрак уйлый барганын, һаман ешрак артка таба борылып каравын, ирексездән Зәлия өчен борчыла башлавын төшенде. "Ерактагы кояш..." — дип пышылдады.
...Атнадан артык үпкәләшеп йөргәннән соң, Ихтыяр үзе аны эзләп китте. Алар кичкә кадәр елга яры буенда йөрделәр, арыгач, дулкында тирбәлеп утырган көймәгә керделәр.
— Менә мин дә шушы көймә кебек инде, — дип шаяртты Ихтыяр. — Суда чайкалам, үз-үземә каядыр барган кебек тоелам. Ә үзем ярга бәйләп куелган.
— Нинди ярга?
— Минем ярым бер генә инде... — Ул, көймәне бер якка янтайтып, Зәлиягә сарылды, ирен очларыннан сак кына үбеп алды.
— Алдамыйсыңмы? — дип күзләренә текәлеп карады Зәлия. — Ә мин куркам, китәрсең дә онытырсың, дип куркам. Берәрсе башыңны әйләндерер дә үзенә өйләндереп куяр.
— Өйләнмим мин. Җиргә ныклап басып тора башламыйча, кеше булмыйча өйләнмим! — Ихтыяр җилкенеп урыныннан сикереп торды һәм, тигезлек саклый алмыйча, чайкалып суга барып төште.
-Ах!
— Әллә төш күрәсең инде? — дип гаҗәпләнеп күз кырые белән карап куйды шофер егет. — Акламассың хәзер кешеләрне. Безнең әби әйтмешли, ахырзаман җитә инде әллә? Дөньясының да, шәһәрләренең дә рәте китте...
Ихтыярның күңеле әкренләп тынычлана төште.
— Ничек рәте китте? Нәрсә турында сөйлисең син? Үзең шәһәр салам, дисең, үзең шәһәрне сүгәсең. Төзүче кеше оптимист булырга тиеш. Бу плитәләрне кая алып барасың?
— Ташлыярга...
"Завод", "шәһәр" дигән сүзләрне ишетүгә үк, Ихтыярның күңеле кузгалган, машинаның шунда барганын чамалаган, утырганда ук шушы исәп белән утырган иде. Ләкин "Ташлы-яр" сүзен ишетүгә, йөрәге тагын бер рәхәт сулкылдап куйды.
— Ташлыяр... — дип авыз эченнән генә кабатлады ул.
— Сорамадым да... Шунда кайтасындыр бит?
— Шунда булмыйча, кая булсын! Бөтен юллар Римга түгел, Ташлыярга илтә хәзер. Ташлыяр — минем туган авыл ул.
Шофер егет шапылдатып аның иңбашына китереп сукты.
— Менә сиңа — мә! Якташлар булып чыктык бит. Мин — Каенсардан. Ташлыярга алты чакрым гына.
— Каенсардан. Ташлыярга алты чакрым гына.
— Каенсарны күчә дигәннәр иде бит... — Ихтыяр, шулчак күршесендәге үзгәрешне күреп, сагаеп калды.
Шофер егет, авырткан җиренә кагылгандай, йөзен чыткан, гәүдәсе белән бөрешеп рульгә сөрлеккән иде. Ул шактый вакыт сүзсез барды. Ихтыярның уңайсыз тынлыктан ничек котылырга белмичә боргаланып куюы сәбәп булдымы, әллә каршыга килгән машиналардагы шофер егетләрнең авыз ерып кул болгаулары күңел юшкынын юып төшердеме — бераздан ул, телгә килеп, теш арасыннан гына берничә җөмлә сыгып чыгарды:
— Күчте безнең авыл. Таралып бетте. Теләгәннәренә шәһәрдә бер йорттан фатир бирделәр. Калганнары кайсы кайда үзенә оя корды. Туздырылган умарта күче кебек...
Тауга күтәрелә башлаган машина буылып, төчкереп куйды. Егет тизлекне күчереп, моторны бар көченә үкертергә тотынды. Тауны менеп җиткәч кенә сүзен дәвам итте:
— ГЭС коргач, авыл урынын су басты. "Кайтам инде, кайтам, туган ягыма, кырларыма, тугайларыма", дип җырлый -җырлый шул болыннарда тәгәрәп үскән идек. Хәзер инде менә ул җыр да авыл белән, кырлар, тугайлар, болыннар белән бергә су астында калды. Җырны да су астында калдырып, җырны да үтереп була икән... Хәзер инде, җәй җиткән саен, сабан туе көннәрендә, бу тирәдә калган авылдаш егетләр-кызлар җыелышып көймәләргә төяләбез дә үзебезнең авыл урынына китәбез. Ишкәк ишә-ишә көймә белән түбән очтан югары очка, югары очтан түбән очка кат-кат урыйбыз. Үзебез урам урыйбыз, үзебез гармун уйнап элек җырлаган җырларны җырлыйбыз.
Шофер егетнең йөзе сөйләгән саен кырыслана, җитдиләнә барды, ул берничә минут эчендә күзгә күренеп өлкәнәйде, сабыйлык төсмере чыгып бетмәгән кыяфәтенә олпат моңсулык инде. Онытылып китеп, көймәдә баргандай, чайкала-чайкала авыз эченнән акрын гына бер көй сузды...
Хуш, авылым, сау бул, сәламнәр көт
Таң җилләре искәндә.
Без җырларбыз, сине сагынып,
Өзелеп искә төшкәндә.
Ихтыяр шофер егетнең кинәт кенә бу кадәр моңсулануын, күңеле нечкәрүен аңламады, аның халәтен бөтен җаны белән тоймады, аның хәленә кереп юатырлык сүзләр эзләмәде. Хәер, эзләсә дә таба алмаган булыр иде андый сүзләрне. Чөнки Ихтыяр әлегә үз уйлары, үз хыяллары белән мәшгуль, аның үз кайгысы иң зур кайгы иде.

Шофер егет — җебеп төшүеннән оялыпмы, әллә юлдашының битараф карашын күрепме — капыл гына сүзне икенчегә борды:
— Бабаңа нәрсә булган?
— Белмим...
— Ничек инде, белмисең? Белмәгәч, нигә ул кадәр бетеренәсең? Болай... сыныкка сылтау табып, сагынып кына чакырганнардыр әле. Коймак ашарга гына...
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Мирас - 03
  • Parts
  • Мирас - 01
    Total number of words is 4042
    Total number of unique words is 2160
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 02
    Total number of words is 3983
    Total number of unique words is 2084
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    64.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 03
    Total number of words is 4101
    Total number of unique words is 2066
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 04
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2132
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    54.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 05
    Total number of words is 4108
    Total number of unique words is 2110
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 06
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2087
    38.2 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 07
    Total number of words is 3907
    Total number of unique words is 2059
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 08
    Total number of words is 4007
    Total number of unique words is 2041
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 09
    Total number of words is 3999
    Total number of unique words is 2069
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 10
    Total number of words is 4066
    Total number of unique words is 2206
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 11
    Total number of words is 3988
    Total number of unique words is 2171
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 12
    Total number of words is 3940
    Total number of unique words is 2022
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 13
    Total number of words is 3970
    Total number of unique words is 2095
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 14
    Total number of words is 4028
    Total number of unique words is 2093
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    61.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 15
    Total number of words is 4011
    Total number of unique words is 1988
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 16
    Total number of words is 4058
    Total number of unique words is 2049
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 17
    Total number of words is 3923
    Total number of unique words is 2108
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 18
    Total number of words is 3970
    Total number of unique words is 1998
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мирас - 19
    Total number of words is 432
    Total number of unique words is 339
    52.1 of words are in the 2000 most common words
    66.7 of words are in the 5000 most common words
    72.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.