🕙 0-minute read

Мин сиңа йомшак таң җиле

Total number of words is 65
Total number of unique words is 51
60.7 of words are in the 2000 most common words
76.2 of words are in the 5000 most common words
80.0 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  Мин сиңа йомшак таң җиле
  юллаган идем.
  Чәчләреннән иркәләр дип
  уйлаган идем.
  
  Сәфәрендә илләр кичеп,
  тауларда кунып,
  ул сиңа ирешкән икән,
  зилзилә булып.
  
  Мин сине сагынып бер җыр
  чыгарган идем.
  Җан дуслар аны яратып
  тыңлаган иде.
  
  Җыр сиңа ошар дип йөрдем,
  ваемсыз булып.
  Ә ул сиңа барып җиткән,
  авыр сүз булып.
  
  ...Хәзер җилләр дә юлламыйм,
  чыгармыйм җыр да.
  Әгәр теләсәң, җанымны
  кил дә бер тыңла.
You have read 1 text from Tatar literature.