Latin

Милли «Пәрәмәч»нең Милли «Түбәтәй»сез Калуы

Total number of words is 1921
Total number of unique words is 1132
41.4 of words are in the 2000 most common words
55.5 of words are in the 5000 most common words
61.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Хикәя-памфлет
Әллә ничегрәк булып чыкты әле бу. Мәгънәсезрәк, дияргәме, гаделсезрәкме? Гүяки дөньялар тулаемча бары тик аңа гына каршы хәрәкәтләнәдер кебек тоела башлады.
Хикмәт милли «пәрәмәч»нең милли «түбәтәй»сез калуыннан иде.
Язучы халкы өч нәрсәдә гаҗиз: әүвәле ул үз фикерен кәгазьгә теркәгәндә иҗат газаплары кичерә, каләм никадәр генә йөгерек нәрсәләрдән хисапланмасын, әмма аны хәрәкәтләндерү өчен акыл, зиһен, аң куәтләре кирәк, физик көчне әйткән дә юк инде. Икенчедән, әсәр язылып бетсә дә, язылганны халыкка җиткерү мәсьәләсе килеп туа, язган да бастырып чыгарганнар түгел шул. Аптыраталар, кузгатмыйча яткыралар. Шәхси көнчелекләрдән алып, сәяси вазгыятьнең үзгәреп торуына кадәр һәммәсен дә нәширләр сәбәп итәләр. Ярый, ул «газаплы» әсәр басылып та чыкты, ди. Өченче авырлык килеп туа: язылганнарны укучы күңеле кабул кылырмы, әллә читкә ыргытыр, тәнкыйть дигән бөек «агай» чөеп кенә ташлармы? Ярый әле игътибар юнәлтергә кирәк тапсалар. Бөтенләй кулларына да тотып карамаска мөмкиннәр бит!
Әмма ялтыраган алтынны күрмичә калдырмыйлар аны. Барыбер кемнеңдер күзенә чалына. Менә шул афәрин зат, хәтта очраклы булсын, әсәреңне укып чыкса, башкаларга да фикерен әйтми калдырмый инде. Бу бәя яки усал куела, яисә сүз өчен генә әйтелә. Әмма һәр кешедә дә колак һәм кызыксыну дигән алдавычлар бар, шуның тәэсирендә җәмәгатьчелектә сүлпән генә кызыксыну уты кабынып китә. Аннан соң башлана инде...
Ул да, һәрхәлдә сөйләргә җыенган атаклы язучыбыз, үзенең язган әсәрләрен генә яратып укучылары бардыр дип йөрүче әдипләрдән, билгеле. Тырышмый түгел, телевизордан-радиодан да сүзләрен, кыяфәтен, кемлеген даими сиздерә тора, укучы балалар һәм өлкәннәр белән дә очраштыргалый, конференция, җыелыш ишеләрдә дә катнаша. Бер сүз белән әйткәндә, һәм иҗтимагый, һәм иҗади активлык белән яшәргә тырыша. Әмма нәрсәседер җитми булырга кирәк. Гаепне дә үзеннән эзли, югыйсә, иҗатының зурлыгын күзеннән кичереп карый... Әллә «сөйкемле сөяге»н югалтканмы?
Бервакыт аңа Арчада, Габдулла Тукаебызның бәйрәменә баргач, бер каләмче ханым болай дигән иде:
— Газеталарны ачсаң да, журналларны актарсаң да һаман шушы сезнең белән Туфан Миңнуллинны гына бастыралар. Нәрсә, башка язучыларыбыз юкмыни? Безгә дигән урыннарны алып!..
Әсәрләре басылу мәсьәләсендә үпкәсе зур иде ханымның. Хәйранга калдырды. Андый вакытларда бу иш кешеләргә җавап бирүне безнең әдибебез исә кирәк саный торган кешеләрдән түгел дә инде, мәгърур үзе, әмма бу юлы әйтми калдыра алмас кебек иде. Шулай да холкы акылыннан өстенгә чыкты: авызын гына ерды.
Ә ханым, сүзенең куәтле чыгуын тоеп, үз кемлегеннән бик канәгать калды. Тик безнең язучы әфәндебезнең күңеленнән бәйрәм шатлыгы качарга өлгергән иде инде...
Хәер, сүземнең башы ул хакта түгел иде, милли «пәрәмәч»нең милли «түбәтәй»сез калуы турында бит!..
Кыскасы, шул Туфан Миңнуллин белән «бердәй» язучыбызның колагына Татарстан язучылар берлегеннән хәбәр салганнар:
— Хикәяләр китабыгыз бастырылып чыгу белән котлыйбыз. Шундый фикерләр дә бар әле, ул әсәрләрегез өчен сезгә Фатих Хөсни исемендәге премияне биреп булмасмы икән?
Мондый сүз нинди язучыны дәртләндерми дә куанычка салмый инде? Башлар җиденче кат күкләргә тиеп китә. Беренчедән, аңлашыла инде, премияне үзе сорап бармаган, фикер — аларныкы, икенчедән, әсәрләре — лаеклылар. Һәрхәлдә шулай дип белә. Бик кечкенә премия ул дип әйткәннәрен ишеткәне бар, шулай да, аны үзенә бирә калсалар, начар булмас кебек иде аңарга. Моның ише бүләкләрне алып караганмы соң шул фәкыйрегез?
Ә, әйе, моннан берничә еллар элек, «Сихер-михер» повестена бугай, Абдулла Алиш исемендәге премияне бирү хакында «Ялкын» журналы укучыларыннан бер мәрхәмәтле бала, хат язып, сүз кузгатып караган иде бугай. Шул хакта миңа журнал редакциясендә әйткән иделәр. Иҗатына аларның редколлегиясе яхшы бәя биргән икән дигән сүзләр дә булды. Ә ул вакыйгалар, бара-килә, ул язучы әфәндебезне журналның редколлегия әгъзасы итеп сайлап тынычландыру белән тәмамландылар...
Көннәр генә түгел, еллар да бара тордылар. «Ялкын» редколлегиясе утырышларының берсенә Казанның 2 нче татар гимназиясе укучылары да чакырылганнар икән. Әфәндебезгә исә Аллаһы тәгалә соңарырга кушкан булгандыр. Килеп кергәнендә иҗатына утырыш әһеле бәя бирүдә иделәр. Баш мөхәррир сүзне бик оста итеп икенчегә борып җибәрде. Ә бераздан, укучылар арасыннан бер егет:
— Аның әсәрләренең теле дә, вакыйгалары да матур, кызыклы дип мактыйсыз. Мин алай әйтмәс идем. Миңа ошамыйлар алар!— дип, үткен тел «пычагы» белән әфәндебезнең бәгырен кискәләп, иҗатын аяк астына салып таптады. Йөрәгенә, ахырда, китереп, тимер сөңге белән кадагандай итеп әйтте. Сүзе куәтле иде. Ул бу юлы да эндәшмәде.
Шушы утырышта әдипләр һәм журналистлар янәшәсендә ике урынлы министр түрәбез дә бар икән. Бер-бер фикергә килгәннәрдер, шуннан бирле ничә еллар буена ул язучыбыз иҗатына якты көн булмады дисәк тә хата түгелдер. Теге баһадир егетнең сүзләр болыты әфәндебезнең хәтерен генә түгел, әсәрләрен дә күләгәләп калдырды.
Бу вакыйгага тагын да кайтып, юктан хәтер бушатып, дигәндәй, күңелләр почмагында үпкәләп елап утыручы хисләрне дә юатмыйча булмый...
Кистереп әйтелгән сүз куәтле була шул ул. Утырыштагылар арасында итагать әһелесеннән булган затлар да бар иде, теге егетебезгә ым кагып карадылар, авыр бәрелмә, ул язучы абыегыз яныбызда утыра, имеш. Уң ягындагы кыз хәтта аның корсагына да төртеп алды, әмма баһадирыбыз, Сәетбаттал Газый сыйфатлы буларак, барыбер сүзләренең җәбен югалтырга теләмәде. Сизендек, язучы әфәндебезгә оят иде. Күңелләр егылды. Тәнкыйть сүзләренең төрлесен еш ишеткәләгәнлеге сәбәпледер, әллә инде холкы утырганлык файда иттеме, басылып кына тыңлап бетерде бит егетебезнең сүзләрен.
Ул утырыштан әфәндебез күңелсез китте. Озак вакытлар кулына каләм алалмады булыр. Язмалары матбугатта күренмәү сәбәпләренең тагын берсе бәлки шуңардандыр да әле?.. Әмма аның күңел дигән бөек терәге яратылышыннан бирле китапсыз яши алмаслык итеп бар кылынганлыктан, сагышларының ахыры җитеп, баһадир егетебезнең дә сүзләренә колак салыптыр инде, «халык үтенече» юнәлешендә бер-ике әсәр языштырып карады. Аларны аныкылар дип әйтә алмыйм. Аларда ул үзе юк иде. Шуңа күрә, кабулы килмичә, әдибебез ул язмаларының язмышын чүплек савытына юллады. Әмма алар барыбер дә күңеле утыру өчен файдалы булдылар: кулында каләм кабат тибрәнергә тотынды, язылырга тиешле әсәрләренең вак-төяк кәгазь битләрендәге «оеткылары» тагын өстәлендә җыела башлады.
Хәер, болары инде «узган — беткән» вакыйгалардан булдылар. Һәм менә инде, кемнәр диегез, Язучылар берлегенең кәттә Идарәсе аңа Фатыйх Хөсни исемендәге премияләрен бирергә иткән икән бит, куанырга кирәк, сөенергә!
Мәсьәлә көн тәртибенә куелып тикшереләсе булганлыктан, аңардан китапларын йөгертеп диярлек соратып алдылар. Ярый әле үзе илтә барган, шуны да белеп кайткан: ул премиягә тәкъдим ителүчеләр арасында сабыр холыклы язучыбыз, затлы әдәби-нәфис журнал редакторларыннан иң данлыклы һәм күренеклесе дә бар икән.
Әфәндебезнең күңелен сораулар биләде: бәлки аңардан китапларын төс өчен генә дип соратып алдырганнар, исемен дә бары тик санга гына кертергә кирәк тапканнардыр? Хәзерге чорны демократия заманасы диләр бит. Һәр мәсьәлә көндәшләр тартышы аша хәл ителергә тиеш, имеш.
Әмма бу еллык һәм сүзле премиягә кәттә шагыйребез һәм тагын да башка, бу юлы әдәби-сәяси журнал редакторларыннан булган бөек язучыбыз Кабил Шәйдулланың да барлыгын әфәндебез белми калган. Ни генә дисәләр дә, Идарәдә Кабил Шәйдуллага каршы тавыш бирергә теләүчеләр табылмас. Аллаһ сакласын, тотып «ашавы» да бар, егетебез батыр йөрәкле, гайрәт арысланы.
Бу хакта ишеткәч, никадәр генә мәртәбә иясе язучылардан саналса да, безнең әдип әфәндебез зар кылды:
— Кабил Шәйдулла кебек асыл затларыбыз белән ярыша алучылардан түгел шул мин. Иҗат җимешләрем дә «мин кемнәр» алдында зәгыйфь һәм мескеннәр генә. Юк-юк, кирәкмәс! Нигә дип алдан әйтмәделәр дә мине чигенә алмас хәлләрдә калдырдылар!
Хәер, аның бу сүзләре бары тик «балалык» кына иделәр. Исемен көн тәртибенә куйганнар икән, бик яхшы. Әле андый исемлеккә керү үзе үк зур мәртәбә. Премияне аңа тоттыралармы-юкмы, анысы башка нәрсә. Сәясәт. Ә исемлеккә эләгү — менә мәртәбә кайда! Моны аңларга кирәк!
Һәм ул риза булды. Исемлеккә теркәүләрен сорап йөдәтмәде, үзләре керттеләр. Ә монысы — икенче җиңү. Өченчедән, бирәләрме-юкмы, анда ни эше бар? Исем шәрифләре телләрдә йөресен!
Ул шулай уйлады һәм шул эздә гамәл кылды. Китапларын илтеп биргәннән соң, Язучылар берлеге якларын тагын да урап кайткач, бу премиягә бәхәс кылучылар исемлегенең шактый зур икәнлеген колагына элгәч, күңеле тынычланып, моңа артык хәйран итмәде. Сәясәт булгач, алар зурдан кубарга тиеш иделәр. Аршынлап кына түгел, мыскал берәмлегенә кадәр төшеп үлчәсеннәр. Шулай булырга тиеш!
Ә Идарә утырышы премиягә лаек дип чыннан да Кабил Шәйдулланы тапкан. Кайбер дуслары хәтта, әфәндебезгә:
— Нигә алдан безгә әйтмәдең!— дип, икейөзлеләнеп, аның каршында чырай аклыкларын саклау ниятләрендә сүз боткаларын да куерттылар.
Әмма ул үзе шат иде. Хикмәт премиясез калуында түгел, яхшы язучыларыбызны зурлауларында! Әдәбиятыбызның байлыгы өчен җан атып, аның мәйданында ат уйнату тиешле гамәл. Соклана һәм куана белү, бигрәк тә каләмдәшләрең өчен, бу — язучының зур әдәбе дә бит әле! Хәер, эч пошу, күңел җимерелү, хәйран итү кебек газаплар булыр инде алар, булыр! Әфәндебез кебек яңа «пешкән» милли «пәрәмәч» милли «түбәтәй»сез калган икән, нәрсәсе начар, гаделсез моның? Пәрәмәч бит ул бәлеш түгел, аның түбәтәе булмый түгелме соң?!.
Премиягә куелган, әфәндебез кебек кимсетелеп калынган, теге әдәби-нәфис журналның редакторы инде, аның иҗаты да шулай ук Фатих Хөсни исемендәге премиягә генә түгел, тагын да югары дәрәҗәләүләргә дә лаек. Гомумән, һәр әдипнең иҗаты мәртәбәле, яхшыдан-яхшы, күркәмнән-күркәм!
Премияләр тапшырылу көне килеп җитте. Язучылар берлегендә зур җыелыш билгеләнгән иде. Узган әдәби елга йомгак ясадылар. Матбугат һәм әдәбият берлеге темасына олы сөйләшү булды. Әүвәле шагыйрь Рудли әфәнде Хафага Һади Такташ исемендәге премияне тапшырдылар, аннары Фатих Хөсни исемендәге премия дипломын алырга дип сәхнәгә Кабил әфәнде Шәйдулла күтәрелде. Сүз сорады һәм, күңеле тараеп китеп, премиянең кечкенәлегенә канәгатьсезлеген белдерде. Һәрхәлдә бу «алтын башагыбыз»ның әдәби иҗаты һәрдаим югары бәяләнелеп киленде, дуслары да аның өчен җан атып тордылар. Теләсә, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә дә дәгъва кылырга кодрәтеннән киләчәк иде аның үзенең дә.
— Моның нәрсәсе бар инде?— диде ул, җыелыш әһеленә борчак күзләрен ташларга өлгереп.
— Конвертын ачып җибәрә күрмә! Эчендәгесе коелмасын!— диде аңа, сүзләре акча зурлыгында булырга кирәк диярәк уйларга өлгергән премия тапшыручы, ягъни Язучылар берлеге Идарәсе рәисе, шадра йөзенең кызыллыгында пешеп. Чыннан да Кабил Шәйдулланың кулындагы премиянең дипломы салынган мөһерле кызыл папкасы эченнән ак төстәге конверт, күзгә төртелергә теләп, почмагы белән шуа чыгып күренде. Ул гүяки: «Мин — акчалы, мондамын, егетләр!»— дип, язучы әфәндебезнең бүләк уңаеннан оештырылачак банкетының мулдан булачагын вәгъдә итәдер сыман иде.
— Акчасы юк икән әле моның! Соңыннан гына, ди! Конверты да болай гына, төс өчен!— Кабил әфәнде Шәйдулла, сәхнәдән халык янына төшкәч, шулай сөйләнеп алды. Каты борчак күзләре, таза һәм симез кабакларына кысылып, халык хәсрәтен сагышлауда булдылар. Идарәчеләрнең сүзен өстен калдыралар димени аны, язучы кеше һәммә мәртәбәле җаннарның дәртен, хәтта телен дә бастырыклап тора алыр көч иясе ул!
Янәшәсендәгеләр Кабил әфәндебезнең, котлаштырып, кулын кыстылар. Мин инде аны җыелыш башланганчы ук күреп калырга һәм тәбрикләргә өлгергән идем. Ул шунда: «Бу премия кем өчендер әһәмиятле булгандыр да, миңа берни дә түгел, бер куаныч та бирми!»— диде. Тик ихлас иделәрме, әллә мең тапкырлар алдан ук башкалар колагы өчен адресланып куелган сүзләр булдылармы, төгәл генә белә алмадым. Шунда сорамакчы да идем: «Алай булгач, нигә дәгъва кылдыгыз соң аны?»— дип, әмма җае туры килмәде. Ә Кабил әфәнде Шәйдулла, бу соравымны көткән икәнме, әллә акланасы итепме: «Бу премияне миңа биргәннәрен белми дә калдым, артыннан йөргәнмендер дип уйлагансыңдыр әле?!.»— диде. Мин һаман да сүзсез идем. Бераздан фикеренә язучыбыз төгәллек кертте: «Фатих Хөсни премиясе әллә нинди зур премия түгел бит ул!» Әмма гүяки: «Монысын да алдым, Тукайныкы гына калып бара!»— диядер сыман иде.
Кылану галәмәте язучы халкында бар инде, анысы. Әгәр шунда: «Кабил әфәнде, баш тарта күрмәгез, сез ул премиягә бик лаеклы!»— дип әйтсәм, яхшырак та булыр иде, өлгерми калынды.
— Ярар инде, биргәннәр бит, алырга кирәк булыр!— диде ул, карарын ахырына җиткереп.
Шунда Татарстан Язучылар берлегенең иң яхшы хикәягә бирелә торган Фатих Хөсни исемендәге премиясенә дәгъва кылган, инде милли «пәрәмәч» дип исебезгә алынган әфәндебез дә күренде. Җыелыш башланырга тора дип ашыгып, без һәммәбез залга кереп киттек.
Әйе, премияләр алар ел саен бирелә торган нәрсә. Татарда аларга лаеклы язучыларыбыз шактый. Шунысы куанычлы, әле киләсе Идарә утырышында Гаяз Исхакый исемендәге премияне кемгә бирергә икәнлеген караячаклар, ди. Исемлектә шактый затлы әдипләр бар икән. Инде кемгә тиешлеге дә тәгаенләнгән. Аның шулай булуы бик яхшы. Кешесе инде өметләндерелгән. Милли «пәрәмәчләр»не милли «түбәтәйләр»сез калдырырга ярамый.
Өмет дигәннәре зур әйбер ул. Еллар узар, гасырлар кичәр, милләт исән икән, теле дә үсәр, әдәбият та һаман алга таба мәртәбәләнә баруында булыр. Ә әсәрләрне замана һәм фән бары тик бер генә бизмәнгә салып үлчи торыр — ул тарихи дөреслек һәм әдәбилек тәлинкәләреннән гыйбарәт, аның үлчәм берәмлекләре дә шушы. Бүгенге күзгә энҗе бөртеге сыйфатында күренгән ядкәрләр дә иртәгә чүп кисәге хәленә төшәргә, яшәештә онытылып калырга мөмкиннәр. Әмма милли «пәрәмәч»нең милли «түбәтәй»сез калуы гына бераз сәерсендерә. Язучы әфәндебезгә юатып нәрсә әйтермен? «Сез лаеклырак идегез!»— дип котыртып булмый бит инде кешене! Бәлки башка елны аңарга бирерләр? Көтә һәм өметләнә торсын!
Февраль-март, 2005 нче ел.
Казан.
You have read 1 text from Tatar literature.