Latin

Машинаң Булмаса...

Total number of words is 765
Total number of unique words is 497
53.2 of words are in the 2000 most common words
65.4 of words are in the 5000 most common words
71.0 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(юмореска)
Сәйфетдиннең улы Гайфетдин быел унберне бетерде. Үзе болай ничауа гына укыды малай актыгы. Аттестатында «бишле»ләр дә шактый күренә. Киләчәктә укуын дәвам иттерергә дә исәбе юк түгел икән үзенең. Малаен укырга дип чит шәһәргә чыгарып җибәрү Сәйфетдиннең уенда да юк иде. Тик Гайфи үзе теләгәч... Аннан соң, хыялсыз кеше — канатсыз кош, дигәндәй, Көнкүрмәс авылыннан да бер «прафисыр» чыгар бәлки, дип өметләнде Сәйфи. Тик менә хәзер укырга керүләр ай-һай икән! Узган ел төпчек улын институтка керткән зоотехник Мөрит беркөнне идарә янындагы мужикларга: «Кимендә бер сыерсыз институтларга якын да килерлек түгел», — дип ычкындырган имеш. Мөриткә нәрсә, колхоз малы чутлы түгел лә, бер түгел ике сыер бирер. Ә менә Сәйфи шикеллеләргә нишләргә? Бу хакта озак баш ватты ул. Ахырда, хатыны Бибиҗамал белән киңәшләшкәч, булачак профессор хакына башмак тананы жәлләмәскә дигән карарга килделәр...
Шулай итеп, Сәйфи, тананы җитәкләп, иртән юлга кузгалды. Дөресрәге, шәһәргә кадәр колхозга кирпеч алып кайтырга баручы үзбушаткычта барды ул. Шуннан соң гына шәһәр урамы буйлап җәяүләп титаклады.
Шәһәр кешеләре гаҗәп халык икән ул. Сыер күргәннәре юк диярсең. Урам буйлап тана җитәкләп баручы авыл агаен шаккатып тамаша кылдылар. Сәйфетдиннең моңа әллә ни исе китмәде. Гомере буе көтүче булып эшләгән кеше ләбаса. Тик тана гына артык игътибарны күтәрә алмады булса кирәк (бәлки ерак юлдан килеп кысталгандыр), прәме шунда, шәһәр уртасында йомышын йомышлап та куйды (вәт юньсез хайван!). Шуны көтеп кенә торганнар диярсең, каяндыр ике бәндә килеп чыкты да, «пыртакул» дигән ниндидер кәгазьләр тутыра башладылар. Экология милициясе икән болары. Хәзер Сәйфетдинне җәмәгать урынын пычраткан өчен штрафка тартмакчылар икән. Нишләсен, Бибиҗамалының кулъяулыкка төреп, «кесә расхутларына» дип биргән акчасын түләргә туры килде. Чөнки теге юньсезләр, булачак профессорның атасы, дигәнгә дә әллә ни игътибар итмәделәр.
Бу милиция дигәннәре Сәйфинең башын тәмам бутадылар бит. Инде ул институт дигән уку йортын үзе генә табарлык хәлдә түгел иде. Шуңа күрә, үтеп-сүтеп йөрүчеләрдән берәүне туктатып сорамыйча булдыра алмады. Теге үзебезнең кеше булып чыкты.
— Кайсы уку йортына кирәк соң сиңа, абзыкай? — дип сорады ул.
Сәйфи ул кадәресен үк уйлап бетермәгән иде шул. Бераз ык-мык итеп басып торгач:
— Иң зур ятажлысы кирәк миңа, — дип җавап бирде.
Аның уенча, уку йорты никадәр зуррак «ятажлы» булса, аннан шулкадәр зуррак кешеләр чыгарга тиеш иде. Теге адәм көлемсерәп куйды һәм каршыдагы биек бинага күрсәтеп:
— Алай булгач, абзый, сиңа әнә теге институт кирәктер инде, — диде дә. — Тик бу сыер белән генә уза алыр микән малаең анда, — дип тә өстәде.
Сәйфи аның соңгы сүзләренә игътибар итмәде.
— Узар, узмыйча кая китсен! Көнкүрмәстә бөтен авыл көтүен узып, иң беренче чабып кайта торган иде мәлгунь. Бөтен көтүче шуннан гына зарланды, — дип сөйләнде...
Институт каршында тезелеп киткән күпсанлы машиналар янына бер таш баганага танасын бәйләп куйгач, Сәйфи бермәл аптырабрак калды. Кемгә, нәрсә дип мөрәҗәгать итәргә икәнен белми иде шул авыл мужигы. Нәкъ шул чакта, бәхеткә каршы диикме, аның янәшәсенә генә елкылдап торган өр яңа машина килеп туктады. Һәм аның ишегеннән авылдашы, шәһәрдә яшәүче Мафиуз Гаптери килеп чыкты. Ә икенче ишектән нәкъ Гаптеригә охшаган малайның такыр башы күренде. Мафиузның малае да быел унберне бетергән икән. Шуны институтка кертү хәстәре белән йөрүләре икән боларның.
Гаптери монда этен дә, бетен дә белә торган кеше, бәлки, миңа да булышыр, дип өметләнгән иде Сәйфи, тик тегесе алай вакланып маташмады. Шулай да: «Без башта кереп чыгыйк әле. Аннан соң күз күрер», — дип авылдашын өметләндерде бераз.
Сәйфи махрасын төреп тарта-тарта Гаптерине көтә башлады. Ярты сәгать үтте микән, артыграк булдымы икән, ул өч махорка тартып өлгергән иде инде. Кинәт институтның тышкы ишеге ачылып китте һәм аннан башы пеләшләнә башлаган бер кеше килеп чыкты да туп-туры Сәйфи торган тарафка юнәлде. Моны минем янга Гаптери җибәргәндер инде, Алланың рәхмәте, дип уйлады Сәйфи. Юк икән, теге адәм Гаптеринең машинасы янына килде дә аны бер кат әйләнеп чыкты. Күңеле булып ишекләреннән, тәрәзәсеннән сыйпаштыргалады. Аның бу тыйнаксызлыгына Сәйфетдиннең ачуы кабарды бераз.
— Эта Гаптерәшкин машина. Он сам бальшуй йорт пашул, — диде ул русчаны вата-җимерә.
Ә тегенең исе дә китмәде. Кесәсеннән ачкыч чыгарып, машинаны ачып кабызды да китеп тә барды. Артыннан зәңгәр төтен генә бөркелеп калды.
Сәйфи нишләргә белмичә йөренде. Вәт син, ә, көпә-көндез кеше машинасын урлыйлар бит. Бу милиция дигәннәре кирәкле вакытта кая йөри икән соң? Анда сыер к...н тикшергәнче, чын җинаятьчеләрне ауласалар соң. Үз-үзенә урын табалмыйча йөренгән Сәйфи әнә шулай уйланды.
Институтның ишеге кабат ачылып китте дә аннан шатлыктан авызы колагына җиткән Гаптери һәм аннан да ныграк куанган улы килеп чыктылар. Сәйфи аларга булып узган вакыйганы сөйләргә ашыкты. Ләкин Гаптеринең әллә ни исе китмәде.
— Машина ерунда ул. Зато малай укырга керде. Ә син, Сәйфи абзый, лучше авылга кайтып кит инде. Бу сыер белән генә малаең узалмастыр. Күрдеңме монда нинди машиналар тора бит.
Әйе, дип уйлады Сәйфи, эчтән генә. Башмак тана көтүдәге сыерларны уза узуын, тик бу машиналарны, ай-һай.
Сәйфетдин, авыр гына көрсенеп, танасын чиште дә, җитәкләп, кайтыр юлга кузгалды.
You have read 1 text from Tatar literature.