Latin

Кыйссаи Хөбби Хуҗа

Total number of words is 1515
Total number of unique words is 840
44.3 of words are in the 2000 most common words
58.3 of words are in the 5000 most common words
64.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Бисмилла дип башлыймын, исемең белән, йа Алла!
Мөселманлык башыдыр: «Алладан башка Илаһ юк»[1].
Сөекле итеп яраттың Мөхәммәд пәйгамбәрнең нурын,
Аннан алып яраттың бу галәмнең барысын.
Унсигез мең галәмне, барысын да яраттың,
Айны-көнне яратып, аның белән яр иттең.
Күк тәхетен, язмыш тактасын, җәннәт хезмәтчеләрен
яраттың,
Оҗмах-тәмугны — барчасын кеше өчен яраттың.
Аннан соң яраттың иң элек Адәм галәйһи-әссәламне,
Аңардан тудырып тараттың бу кешеләрнең
барысын да.
Бу дөньядан күп үтте пәйгамбәрләр һәм әүлияләр,
Барчасының да җитәкчесе — Мөхәммәд пәйгамбәр.
Олугъ Сыр-Дәрьяның буенда туксан тугыз һәм тагын
Мең шәехнең куанычы — Хуҗа Әхмәд Ясәви.
Бу дастанны белсәгез: ир Хөббинең дастаны,
Ихлас белән тыңлагыз — Аллага гашыйкларның
гөлбакчасы
Хуҗа Әхмәдиең урынбасары — Хәким ата Сөләйман,
Морадымның ал арның рухларына җитүен телимен.
Өченче исемен белергә теләсәгез — мин боерыксыз да
әйтәм:
Алла гыйлемен күңеленә чиксез күп сыйдырган.
Ишетсәгез, мөселманнар алар — Ганбәр ана оныклары;
Ай һәм көн саен нурлырак була бара аларның
икесенең эшләре.
Ганбәр анага карасагыз — Богра ханның кызы ул,
Алар авызындагы сүз — бары аять[2] белән хәдис[3] кенә.
Хан кызы белән әүлия (Хәким ата Сөләйман)
бер-берсенә кушылды,
Аклы-кызыл ефәктәй бер-берсенә ишелде.
Шәфкатьлелек вакытында җанны-җанга куштылар,
Ганбәр ана аннан соң өч ир угыл таптылар.
Дин хөр заман — халыкның барчасын да җыйдылар,
Икесенең исемнәрен Әсхәр, Мәхмүт куйдылар.
Кечесенең исемен Солтан Хөбби куйдылар,
Тасвирласам аларны — оҗмахның чын гөлләредер.
Әсхәр, Мәхмүт — икесе иген игү белән шөгыльләнделәр.
Икесенең эшләрен яхшы гына күрделәр.
Изге Солтан Хөббигә Ганбәр ана шәфкатьле булды,
Ул, анасы нәрсә кушса, ни дисә дә, шуны үтәү өчен
җанын бирер иде.
Ул вакытта ир Хөбби шонкар-лачын белән ауга йөрде,
Бабасын хөрмәт итеп, ул кушкан эшне эшләде.
Сүз башлады Сөләйман изге Солтан Хөбби турында,
Ганбәр ана, аны олылап, урыныннан торды.
Әйтте: «Биби! Улыгыз шонкар-лачын белән ауга йөрү
эшен сайлады,
Безнең сүзне тыңламыйча, бабасының эшен эшләде».
Җавап бирде анасы Хәким ата сүзенә:
«Кулларында кошлары, әмма Алладан ул гафил түгел»[4].
Әйтте: «Биби! Килегез, улларымны, чакыр әле,
Өч угылның хәлләрен хәзер ачык бел әле!»
Шул мизгелдә Сөләйман: «Әсхәр! Мәхмүт!»— диделәр,
Итәкләре билендә[5], шунда ук килеп җиттеләр:
«Бер айлык юл икән, ясмык игеп йөрдек без,
Боерыгыгызны тотып, җан бабам, алдыгызга
килдек без».
Әйтте: «Биби! Сез тагын улларны чакырыгыз.
Хәзер булса улыгыз, аннан соң миңа әйтегез!»
Ганбәр ана шул заман: «Углым! Хөбби!»— диделәр,
Улы килмәгәнгә анасы кайгы-хәсрәткә баттылар.
Ачуланып анасы: «Хөбби! Балам!»— диделәр,
Хәзер булып баласы: «Җаным! Анам!»— диделәр.
«Белми калдыңмы, җан балам, бер чакырдым, килмәдең?
Мин борчулы анаңның хәлен бер минут сорамадың».
«Зур дәрәҗәле кешеләр бәлагә төшкән, көймәләре
баткан иде,
Олысы-кечесе — барысы да: «Хөбби!»— дип елаштылар.
Шул вакытта көймәнең әйберләрен тартып алдым,
Кешеләре белән әйберләрен ярга чыгардым».
Ышанмады Сөләйман ир Хөббинең әйткәненә,—
Җилкәсен ачып күрсәтте (Хөбби) арканның баткан эзен:
«Сабыр итсәң, җан бабам, кәрванның барысы да килерләр,
Малларының уннан берен безгә бирерләр».
Шул вакытта кәрван халкы җитеп килделәр,
Нәзер әйткән малларын Сөләйманга бирделәр.
Кабул итмәде Сөләйман, улларына бүлеп бирде,
Ауга чыккан Хөббигә өлеш бирергә онытты.
Шул вакытта ир Хөбби бер нәрсәне уйлады.
Сугымчыларга боерып, ун сыерны суйдырды,
Олугъ-кече барчаны икмәк һәм иткә туйдырды.
Халык суйган сыерның җәеп куйды тиресен,
Солтан Хөбби ал арны берсе өстенә берсен өеп куйды.
«Бер эш кыйл син, җан бабам, халыклар күрсеннәр:
Шушы суйган сыерлар торып-йөреп китсеннәр.
Ходаемның әмереннән без үзебез өлкән түгелбез,
Ул кодрәтле Аллага без тигәнәк түгелбез.
Боерсагыз, җан бабам, безгә моңарчы күрелмәгән
эш эшләп күрсәт,
Әүвәлгедәй тиреләргә тагын җаннарын бир әле».
«Бисмилла!» дип, һәр тирегә бер сулыш өрделәр,—
Әүвәлгедәй сыерлар торып-йөреп киттеләр.
Изге Солтан Хөббинең аякларын үптеләр,
Рөхсәт алып, сыерлар утлый-утлый киттеләр.
Шул вакытта Сөләйман башын югары күтәрде:
«Икебез дә акыл иясе булып, бер илгә сыймабыз без»,—
диделәр.
«Бу эшне безгә эшләдегез, китәр юлны сорыйм мин,
Сез калыгыз, җан бабам, без зәгыйфьләр китәрбез».
«Тәкъсыйр!»[6]— диде ир Хөбби, торып, йөреп киттеләр.
Ана, угыл — икесе бер бүлмәгә керделәр.
Ганбәр ана бүлмәнең ишеген бикләп алды,
Ганбәр ана Хөббине бүлмәдә дип белде.
Солтан Хөбби өеннән ятып килде кичкырын,
Өлеш чыгармаганга бәгъре җылы кан (кимсенү)
белән тулды.
Юкка чыкты ир Хөбби, киемнәре калды,
Терек йөргән Солтан Хөбби шул вакыт юкка чыкты.
Кызарып таң атканда, Ганбәр ана тордылар,
Улымны күрим диеп, шул бүлмәгә керделәр.
Улын тапмый анасы, алып чыкты киемен,
Бик кычкырып елыйдыр Ходаена ялваруын.
Зар кыйлып елыйдыр: «Кайда юкка чыктың?»— дип,
«Мин зәгыйфьне, җан балам, инде хәсрәткә салдың»,—
дип.
«Җан баламнан аерылдым, нидер минем гөнаһым?
Зәгыйфь булып аерылдым, хәбәр бир соң, Ходаем!
Солтан Хөбби, җан балам, терек көе юк булдың,
Мин борчулы зәгыйфьне инде хәсрәткә салдың.
Терек көе юк булдың, инде кемнән сораем?
Айрылдым җан баламнан, сабыр бир син, Ходаем!»
Аваз килде билгесез җирдән: «Солтан Хөбби терек ул;
Хозыр белән Ильясның бергә йөргән иптәше ул!» [7]
Бер әүлия дә тапмады бу дөньяның әйләнү орбитасын,
Билгесезлектән сүз ишетте, күңеле тапты чын
хакыйкатьне.
Мәгълүм булды бу эшләр, Хуҗа Әхмәткә җитеште,
Юкка чыккан Хөббине галәм халкы ишетте.
«Сөләйман хәким килсен»,— дип, Хуҗа Әхмәт чакырды,
Гашыйк Йосыф[8] килгәннән соң, кулларын ул бәйләде.
Сөләйманның муеныннан бер сыерга тактылар,
Орып-сугып Хәкимне, Хуҗа Әхмәткә илттеләр.
Хуҗа Әхмәтнең алдында гаебен белдерделәр.
«Тәкъсыйр!»— диде Сөләйман, Хуҗа Әхмәткә карамады,
Сөләйманның эшләре Хуҗа Әхмәткә ярамады.
Бер елга кадәр ул Сөләйманның тәкъсыйрен кабул итмәде,
Дүрт кат тәкбир әйтсә дә, һич тә җавап бирмәде.
Бер елга кадәр Сөләйман көн дә утын ташыды,
Кичә булса, күп халык аның шелтәләвен ишетте.
Бер елдан соң Хуҗа Әхмәт аның гөнаһын кичерде,
Муеннарын чишү белән дүрт кат тәкбир әйттеләр:
«Гөнаһыңны мин кичердем, бел ки, Ходай кичермәде,
Синең тәнең өстеннән һич тә шешең китмәде.
Җаның тәнеңнән чыкканнан соң, тәнеңне гүрдә яткырыр,
Олугъ Эму-Дәрьяны кырык елга кадәр агызыр.
Кырык елдан соң, Сөләйман, синең тәнең пакь булыр,
Әгъзаларың черү белән, ахирәттә туфрак булыр.
Аерылмастыр, Сөләйман, җаның белән иманың,
Ачык белде Хуҗа Әхмәт, һич калмады гөнаһың».
«Тәкъсыйр!» — диде Сөләйман: «Сезгә ничек
карыйм мин?
Аерылдым мин баламнан, инде кая барыйм мин?
Ишетәбез: катыкның эзе кала, түгелсә,
Мөселман колның күңелен тегеп булмас, сүтелсә».
«Күреп торып хак эшне, ничек үтердең аны син?
Сиксән ирнең кулонын (символын) үзең ялганга
чыгардың син?
Солтан Хобби изгедер, туар иде сиксән ир,
Җитмеш дүрткә җиттең син, инде кердең кара җиргә.
Үткер булды Сөләйманның күңелендәге кылычы,
Кырып-чөеп салдың син, сиңа тиде ни үче?
Гашыйк колның күңелендә ниләр барын белмәссең,
Солтан Хөбби ишетсә, булыр иде ярдәмче».
Бу дастанны укыган һәм укыр да, язар да,
Укыганны ишеткән морадына җитәр дә.
Ризыкларны бирүче шул бар итүче (Алла) булыр,
«Акыл иясе мин»,— дип, күп шәех дөнья малы җыеп
ятарлар.
Күп пәйгамбәрләр, әүлияләр бу дөньядан үттеләр,
Бу дастанны Кол Шәриф шулай язып укыды.

Шунда Хәким Сөләйман, Хуҗа Әхмәт Ясәвидән рөхсәт алып, кайтырга булды. «Баламны бер күрсәм икән, Аллаһе Тәгаләдән сорап бер дога кыйлыгыз»,— диде. Хуҗа Әхмәт Ясәви дога кыйлды. «Бар инде, өйгә җиткәнче үк балаңны күрерсең»,— диде. Хәким Сөләйман, куанып, өенә кайтып китте. Өенә җитте — һичнәрсә күрмәде. Никадәр тырышып як-ягына карап барса да, һичбер кешене күрмәде; мәгәр бер агач башында өч ак кош күрде. Күңеленнән уйлады: «Шәйхем Хуҗа Әхмәт ихлассыз дога кыйлган икән»,— дип. Беркадәр вакыттан соң янә Хуҗа Әхмәт Ясәвигә барды. Әйтте: «Баламны күрерсең дигән идегез, күрмәдем»,— диде. Хуҗа Әхмәт әйтте: «Агач башында өч ак кош күрдеңме?»— диде. Сөләйман әйтте: «Әйе, күрдем». Хуҗа Әхмәт әйтте: «Икесе Хозыр белән Ильяс иде, берсе Хөбби Хуҗа иде». Сөләйман хуҗа әйтте: «Тагын күрергә насыйп булмасмы?»— диде. Хуҗа Әхмәт әйтте: «Кыямәткәчә ^сабыр итәсең. Һәм һәркем берәр бәхетсезлеккә дучар булса, «Йа Хөбби, ярдәм бир!» дисә, хәзер үк килеп ярдәм итә икән. Әлбәттә, ул — күздән югалган изге кешеләрнең берседер».
Шуннан соң, Сөләйман үкенеп, соңра сабыр кыйлып, өендә бераз Ганбәр ана белән гомер сөреп, бер вакытны Сөләйман Хуҗа коенганда Ганбәр ана, аның тәнен күреп, күңеленнән уйлады: «Тәне бик кара икән»,— дип. Хәким Сөләйманга Алладан илһам килеп, моны белде, күңеленнән уйлады: «Моннан да карага барырсың». Шуннан соң, әҗәл авыруы җиткәч, балалары Әсхәр белән Мәхмүткә васыять әйтте һәм Ганбәр анага васыять әйтте: «Мин дөньядан күчкәннән соң кырык көн булганда, күздән югалган ирләр юату өчен килерләр. Шулар арасында бер кара адәм булыр. Исеме Зәңги булыр. Шул кешегә анагызны никах укытып бирерсез»,— диде. Һәм Ганбәр ана ишетте һәм риза булып утырды. Аннан соң Хәким Сөләйман дөньядан күчте. Әйткәнчә, кырык көндә югалган ирләр килделәр. Арасында берсе бик кара икән. Исеме Зәңги икән. Аналарын никах укытып бирделәр. Тәне кара икән, күмер шикелле икән.
Аннан соң Зәңги баба сыер көтә торган булды. Ганбәр ана сыер көтә торган җиренә ике савыт аш алып бара икән: берсендә — эссе аш, берсендә — суык аш. Тагын ике таяк алып бара икән: берсе — юан, берсе — нәзек. Аз гына ачуы килсә, нәзек таяк белән ора икән. Әгәр ачуы каты килсә, юан таяк белән ора икән. Һәм эссе аш теләсә, эссене бирә икән; әгәр суык аш теләсә, суык аш бирә икән. Аяк тунын чишми килсә, янә дә таяк белән ора икән. Бу бер гыйбрәт булмасмы? Ганбәр ана үзе Бохара ханының кызы булса да, Хәким Сөләйманны, тәне кара дип, аны Аллаһе Тәгалә аңардан да карага билгеләп куйды. Күрәсең, гүя ки Ганбәр анадан мирас калды ирләрен яратмаган хатыннарга: ирләрен хурлап чыккан хатыннар, әүвәлге иреннән яманрак иргә баралар; яисә ирләре үлсә, шундый әүвәлге ире кебек булмый диләр.
Тәмам булды, бөтенләй бетте.
_____________________
[1] Илаһ — Тәңре.
[2] Аять — Коръән сүрәләрендә аерым җөмләләр, аерым бәетләр.
[3] Хәдис — Мөхәммәд пәйгамбәр сөйләгән сүзләр, сөйләмнәр.
[4] Алладан гафил түгел — Аллага зикер әйтүне онытмаган.
[5] Итәкләре билендә — тиз йөгерер өчен итәкләрен билгә күтәреп.
[6] «Тәкъсыйр!» — руханиларны олылап эндәшү сүзе.
[7] Хозыр, Ильяс — легенда буенча, мәңгелек яшәү сере булган «тереклек суы» эчеп, мәңге яши торган изге кешеләрнең исемнәре. Гадәттә, алар икесе бергә йөриләр имеш.
[8] Гашыйк Йосыф — монда шагыйрь Сөләйман хәкимнең үзенең остазы Хуҗа Әхмәткә чын күңелдән бирелгән булуын Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәрендәге Йосыф пәйгамбәрнең Аллага булган гыйшкы белән чагыштыра.
You have read 1 text from Tatar literature.