🕥 33-minute read

Кулъяулык (Кыскартып бирелә) - 1

Total number of words is 4249
Total number of unique words is 1726
35.9 of words are in the 2000 most common words
50.3 of words are in the 5000 most common words
59.0 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  (Ике пәрдәле, бүгенге заман риваяте)
  
  (Кыскартып бирелә)
  
  Мирхәйдәр Фәйзи, Кәрим Тинчурин традицияләрен сүндермәскә тырышып язам бу әсәремне. Яшьләр дәвам иттерсеннәр иде. Безнең милләтнең иң яраткан җанры бугай ул — музыкаль драма.
  
  КАТНАШАЛАР:
  
  Хатирә.
  Данияр.
  Айнур.
  Айдар.
  Әминә.
  Хәйдәр.
  Диләрә.
  Камил.
  Баязит.
  Вәсимә.
  Асия.
  Хәния.
  Нәфисә.
  Гөлсем.
  Гадилә.
  Карчыклар.
  Шамил.
  
  БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
  Кереш музыка. Шул көйгә иртә туа, кояш күтәрелә. Яп-якты көн. Кыя-тауның итәге. Ямь-яшел үзәнлек. Аста бөдрә таллар, кыя өстендә ялгыз каен. Хатирә белән Данияр керә.
  Хатирә. Менә күл янына да килеп җиттек, балакаем. Куй әйберләреңне, ял итеп алыйк.
  Данияр. Күл кайда?
  Хатирә. Сөйләдем ләбаса, балакаем, күл кыя өстендә. (Ашыгып кыя өстенә үрмәли башлаган Даниярга.) Әкрен, балакаем, әкрен кылан.
  Данияр (кыя өстенә менеп җитеп). Әби-и!..
  Хатирә. Күрдеңме инде күлне? Торамы? Үз урынындамы?
  Данияр. Менә ул күл. Якында гына. Ә ничек ул бу тауны тишеп аска агып төшми?
  Хатирә. Төшми шул инде. Шундый күл ул.
  Данияр. Ә сез кулъяулык салган урын кайда?
  Хатирә. Минсез таба алмыйсың аны, балам.
  Данияр. Мен әйдә, күрсәт.
  Хатирә. Апгыкма, балакаем. Мина бит унсигез яшь түгел. Утырып ял итик, барысына да өлгерербез. Шөкер, кайтып күрергә насыйп булды. Күрмичә үләрмен дигән идем. (Ул бу сузләрне Даниярдан бигрәк үзенә сөйли. Хәер, Данияр кыя өстендә күренми дә инде.)
  Илле ел гомер аккан да киткән. Танымам дигән идем. (Карт өянке янына килә.) Исәнме, өянке! Танымыйсыңмы мине? Хатирә ич мин.
  Хәтереңдәме, синең күләгәңдә утырып ял итә идек? Син бит минем мәхәббәтнең шаһиты. Юк инде ул, юк Фәтхерахманыбыз. Еракта, Сахалин дигән утрауда аның кабере. Шуннан кайттым шул. Оныгыбызны алып кайттым. Бабаларының нигезен күрсәтергә алып кайттым. Кыя-тау өстендәге серле күлне күрсәтергә алып кайттым. Бәлки әле, мәхәббәтен дә шушында очратыр. Саклап үстердек. Үз телебездән биздермәдек. Үз динебездән көлдермәдек. Чит-ят җирләрдә йөрсәк тә, тамырыбызны өзмәдек. Кичерә күр инде, кичерә алсаң, кайтып йөреп булмады.
  Данияр (кыя өстендә пайда булып). Әби-и!.. Монда матур! Мен әйдә. Әйдә, күтәреп алып менгезәм. Әби-и!.. Әнә тегендә нинди авыл?
  Хатирә. Томбай, балакаем, Томбай авылы.
  Данияр. Матур!.. Әби-и!.. Бабайның җырын ишетасен киләме?
  Хатирә. Бик кычкырма, балакаем, талларны куркытырсың.
  Данияр. Ә бу каен куркамы?
  Хатирә. Ул да курка. Кычкырганны кем яратсын?!
  Данияр. Мин бабай шикелле әкрен генә җырлыйм. Ә син шул агачка сөялеп тыңла.
  Хатирә. Агач димә, исеме бар аның. Өянке ул... Я, сөялдем...
  Данияр. Исәсе лә җилләр исәр, исәр инде,
  Исә-исә диңгезләрне кичәр инде.
  Озатканда искән җилне туган якка,
  Сагынуларым бәгырьләрне кисәр инде.
  Булдымы, әби?
  Хатирә. Рәхмәт, балакаем. Рәхмәт, бәгырь кисәгем.
  Данияр. Әби-и!.. Мин тагын бер йөгереп киләм. Мине югалтма.
  (Китеп югала.)
  Хатирә уйланып өянкегә сөялеп кала. Куыша-куыша, этешә-төртешә, бер төркем яшьләр керә.
  Айдар (алга атылып чыгып). Егетләр, кызлар көтүе! Минем әмерне тыңлагыз! Тын калыгыз! Соңгы имтиханны көч-хәл биреп, мәктәптән котылу шатлыгыннан мин сезгә бәйрәм бүләк итәм.
  Айнур. Без — кызлар — ул бүләкне кабул итмибез. Итмибез бит, кызлар?
  Кызлар. Итмибез!.. Итмибез!..
  Айнур. Безгә син бүләк иткән бүләк кирәкми. Без бәйрәмне үзебез ясыйбыз, әйеме, кызлар?
  Кызлар. Ясыйбыз, ясыйбыз...
  Айдар. Егетләр! Минем янга тезелеп басыгыз. Кызлар бездән башка гына байрам ясамакчы булалар. Карап карыйк, нишләрләр икән?
  Айнур. Акылыгыз алтын икән. Күрми генә торыгыз. Килегез әле, кызлар!
  Кызлар Айнур тирәсенә җыелалар да нидер пышылдашып көлешәләр.
  Айдар. Егетләр!
  Егетләр Айдар тирәсенә җыелышып көлешәләр. Шулай әле кызлар, әле егетләр чиратлашып көлешәләр.
  Әминә (егетләр янына килеп). Нигә көләсез, ә?
  Хәйдәр (Әминә каршына атылып чыгып). Ə сез нидән көләсез?
  Айдар (иңенә аскан сумкасыннан магнитофон алып). Алар бәйрәм ясый торсыннар, без бии торыйк. (Магнитофонны кабыза.)
  Татар аһәңе рухында заман ритмында язылган музыка яңгырый. Шул музыкага егетләр, кызлар бергә бииләр. Кыя өстендә Данияр аларның биюләрен карап тора. Хатирә дә, якынрак килеп, биюне күзәтә. Биючеләр, музыка беткәч, биюдән туктап шаулашалар, төрткәләшәләр.
  Хәйдәр (Хатирәне күреп алып). Егетләр, нинди фокус бу? Кызларның кайсысы шул арада картаеп өлгерде? (Хатирәгә якын ук килеп карый.)
  Хатирә (елмаеп). Танымассың шул, балам. Бабаң исән булса, бәлкем, таныр иде. Синең бабаң Сәлимҗан исемлеме?
  Хәйдәр. Сәлимҗан иде.
  Хатирә. Бигрәк охшагансың шул. Безнең авылныкылар инде сез, алайса, барыгыз да? Бортаслар. Безнең авылныкыларга охшагансыз шул. (Айнурга карый.) Син Нәфисә ахирәтнең оныгыдыр, ахры. Шулаймы, кызым?
  Айнур. Шулай.
  Хатирә (Диләрәгә). Синең әбиең Мәйсәрме?
  Диләрә. Юк шул. Минем әбием Шәмсеруй. Мәйсәрә — минем әбинең сеңлесе.
  Әминә. Әби, син кем?
  Хатирә. Кем булыйм инде? Бортасныкы. Менә кунакка кайттым.
  Би-ик ерактан. Сахалин дигән җирдән. Беләсездер?
  Камил. Анда татарлар бармыни, әби?
  Хатирә. Бар. Менә без шулар ич инде. Әнә минем оныгым утыра анда. Күрсәтергә алып кайтып киләм. Данияр, балакаем, төш монда, менә авылдашларың белән күреш.
  Кызлар Даниярны күзәтәләр.
  (Айнурга.) Нәфисә ахирәт исәнме, кызым?
  Айнур. Исән.
  Хатирә. Алайса, без сезгә кайтабыз инде. (Төркем янына килеп җиткән Данилрга.). Күреш, балакаем, күреш авылдашларың белән.
  Данияр аның исеме, бабасы куштырды.
  Данияр күрешеп чыга.
  Инде минем улымны түгәрәккә алып биегез бер. Карап тордым, сокланыплар туялмаслык үзегез.
  Айдар (Хатирә янына килеп). Әби, мин кем малае, беләсеңме?
  Хатирә. Кем малае икәнеңне белмим, сөйләшү фурмыңа караганда бабаң Гафият булырга охшый.
  Айдар. Дөрес! Син әллә сихерчеме, әби?
  Хатирә. Сихерче. Безнең авыл кызларының барысы да сихерче.
  Тирә-якның иң матур егетләрен сихерләп үзебезгә карата идек.
  Көлешәләр.
  Айдар. Әби, безнең белән биисеңме?
  Х атирә. Нигә биемәскә? Безнең авыл кызлары бию дигәндә...
  Айдар магнитофон кабыза. Егетләр, кызлар бииләр. Аларга Данияр да кушыла.
  Хатирә карап тора.
  Айдар (бераз биегәч, магнитофонны туктатып ). Әби, нигә биемисең?
  Хатирә. Безнең бию түгел шул бу. Безнең биюне кичкә биеп күрсәтермен.
  Әминә. Ничек «кичкә»?
  Хатирә. Кичен. Шушы урында. Җыеласыздыр ич?
  Айнур. Ә нигә монда җыелырга? Без клубка барабыз.
  Хатирә. Ничек инде? Әллә оныттыгызмы?
  Кызлар. Нәрсәне?
  Хатирә. Соң, без кыз чакта ел саен шушы көнне биергә җыела идек. Безгә чаклы да шулай эшләгәннәр. Тирә-юньнән егетләр-кызлар килә иде. Өлкәннәр дә иярә иде. Әллә алай түгелме хәзер?
  Кызлар. Юу-ук...
  Хатирә. И-и-и... Бүген көне шундый бит. Бүген бит кыя өстендәге күлнең ташый торган көне. (Кызлар, егетләр аңламагач.)
  Әллә белмисезме?
  Кызлар. Юу-ук...
  Хатирә. Менә әкәмәт! Ә соң бу аерымрак торган кыяның исемен беләсезме?
  Кызлар. Белмибез.
  Хатирә. Менә әкәмәт! Минем балакаем Сахалинда туып та аны белә. Сөйлә әле, балакаем. Оялма, балакаем, оялма, сөйлә.
  Кызлар, егетләр. Сөйлә инде, сөйлә.
  Данияр. Безнең авылдан бер чакрым ераклыкта кыя-тау бар.
  Аның өстендә зур гына күл бар. Шул күл елга бер тапкыр җәй башында ташый. Ташыса да, ярларыннан чыкмый. Тапыганын аның кыя астында гына белеп була. Ул чакта кыя астыннан су бәреп чыга да үзәндәге ермак буйлап Томбай авылы ягына ага. Зур кыя янында аерымрак торган бер кыя бар. Аны тирә-якта «Кызкөткән» дип атыйлар. Ул кыя шуның өчен «Кызкөткән» дип атала: борын-борын заманда йола булган. Тирә-як авылларның егетләре-кызлары кул ташыган көнне кич белән кын янына киләләр икән. Кызлар бу көнне үзләре чиккән кулъяулык алып килгәннәр. Алар кыя өстенә менеп, шул кулъяулыкларга таш бәйләп, күлдәге бөтерчекләнеп торган бер урынга ташлаганнар. Егетләр кыя итәгендә шул кулъяулыкның агып чыкканын көткәннәр. Агып чыккан һәр кулъяулыкны бер егет ала барган. Кайсы егеткә кайсы кызның кулъяулыгы туры килсә, шуларны ярәшкәннәр.
  Диләрә. Нәрсә соң ул «ярәшкәннәр»?
  Хәйдәр. Шуны да белмисеңмени, өйләндергәннәр инде.
  Әминә. И-и-и... Кызык та түгел... Минем кулъяулыкны Айдар алса, мин аңа кияүгә чыгаммыни? Чыкмыйм! Алай дөрес түгел.
  Айдар. Сине алырга җыенган кеше дә юк.
  Камил. Сөйләп бетерсен инде. Нәрсә бүлдерәсең һаман. Иң кызыгын сөйләмәде ич әле.
  Хатирә (риваятьне үзе дәвам итеп). Бер елны шулай кыя янына егетләр, кызлар җыелган. Кызлар үз теләкләрен җыр белән әйтеп, кулъяулыкларын чиратлашып күлгә салганнар... Данияр әйтми калдырды — кызлар җыр белән теләк әйтергә, егетләр кулъяулык алгач, кулъяулык иясенә җыр белән җавап бирергә тиеш булган... Йола буенча егетләр белән кызларның саны тигез булырга тиеш булган...
  Менә шул елны егерме кызның кулъяулыгы агып чыкканын егерме егет көтеп торган. Унтугыз кулъяулык агып чыккан, бер кулъяулык чыкмаган. Өч көннән соң күл ташудан туктагач та көткән егет. Ай көткән, ел көткән. Менә безнең заманга истәлек булып шушы кыя һәм егетнең җыры калган.
  Камил. Җырын да беләсеңме, әбекәй?
  Хатирә. Беләм. Менә минем балакаем да белә. (Даниярга.)
  Җырлап күрсәт әле, балакаем.
  Данияр (җырлый).
  Мин көтәрмен язмыш насыйп иткән ярны,
  Көтәрмен мин үзе мине көткән ярны.
  Мәрхәмәтле язмыш, миңа бүләк итче
  Хыялымның канатында йөрткән ярны.
  Бәхет гөле чәчәк ата
  Көтә белгәннәргә генә,
  Кылдан нечкә сукмаклардан
  Үтә белгәннәргә генә,
  Күккә ашып, күк читенә
  Иолдыз элгәннәргә генә.
  Хәйдәр. Җүләр. Шул егетне әйтәм. Булмаганны көтәргә, соң...
  Әминә. Ул җүләр түгел, син җүләр. Чөнки син көтә белмисең.
  Әби, сез үзегез кулъяулык ташлап карадыгызмы?
  Хатирә. Без дә карадык, бүтәннәр дә эшләп карады бугай.
  Камил. Чыннан да, минем күргәнем бар — бервакытны менә бу урында су күбәя. Чыннан да, күргәнем бар. Әби, ялгышмыйсыңмы, бүген ташыячакмы күл?
  Хатирә. Бүген булырга тиеш. Шулай иде. Хәзер ничектер. Бәлкем, үзгәргәндер. Әллә нишләтеп бетерделәр бит җир өстен.
  Әминә. Әйдәгез, кызлар, бүген киләбез.
  Хәйдәр. Әй, кулъяулыкларыгыз да юк бит әле сезнең.
  Әминә. Каян беләсең, ә, каян беләсең? Бәлки, сиңа дип чиккән кулъяулыгым бардыр.
  Хәйдәр. Әллә?
  Әминә. Әллә шул менә.
  Хәйдәр. Егетләр, без дә киләбез, болай булгач. Кара аны, Әминә, әгәр дә кулъяулыгың миңа эләксәме? Син минем хатыным буласыңмы?.. Айдар, киләбезме?
  Айдар. Килмим. Я Әминәнең кулъяулыгы чыгар.
  Диләрә. Минем дә кулъяулыгым бар.
  Айдар. Синең дә бармыни? Юк шул, синең кулъяулыгың кирәкми.
  Х атирә. Ямьсез сөйләшмәгез, балалар.
  Айнур. Әби, әйдә кайтабыз.
  Хатирә. Кайтабыз, кызым, кайтабыз. (Даниярга.) Балакаем, ал әйберләрне.
  Шау-гөр килеп китәләр. Бераздан Айдар әйләнеп керә. Кыяга карап тора да йөгереп өскә менеп китә. Диләрә дә әйләнеп керә. Ул кыяга үрмәләгәндә, кыя өстендә Айдар пәйда була.
  Айдар. Син нишлисең анда?
  Диләрә. Менәм.
  Айдар. Нәрсә калган сиңа монда?
  Диләрә. Күлне күрәм.
  Айдар. Әллә чыннан да кулъяулык ташларга җыенасыңмы?
  Диләрә. Карыйм гына ич мин.
  Айдар. Карыйм гына дигән була.
  Диләрә. Айдар, әгәр дә Айнур күлгә кульяулык ташласа, әгәр дә ул агып чыкмаса, син теге әкияттәге егет кебек кулъяулмкнъгн чыкканын көтәр идеңме?
  Айдар. Әллә мин җүләрме?
  Диләрә. Айдар, тукта! (Җыр башлый.)
  Айдар тукталып тыңлый.
  Яратам да, яратмыйм да димим.
  Утларында янам, ләкин көймим,
  Үзем сөям кебек, үзем сөймим.
  Лили-лилли, лили-лилли-лиллим...
  Айдар (Диләрәне үртәп). Тиле-лиллим, тиле-тиллим. (Чыгып китә.)
  Диләрә. Сау бул, Айдар. Кич белән кил бирегә, Айдар. Үзем чиккән кулъяулыгым бар минем, Айдар. Ул кулъяулык сиңа чыгачак,
  Айдар. Мин сине яратам бугай, Айдар. (Айдар киткән якка китә. Үзе китсә дә, үзәнлектә көе кала.)
  Сукмактан, Нәфисә һәм тагын берничә карчыкны ияртеп, Хатирә атлый. Үзән өстендә тирбәлгән көйне туктап тыңлый.
  Хатирә. Ишетәсезме, ахирәтләр?
  Карчыклар колак салып тыңлыйлар.
  Нәфисә. Нәрсәне ишетергә кирәк соң, ахирәт?
  Хатирә. Баш очында ниндидер көй йөри ләбаса.
  Карчыклар тагын тыңлыйлар.
  Гөлсем. Томбай авылында кайтмый калган бозау кычкыра ич.
  Хатирә. Колакларыгыз катыланган, ахирәтләр.
  Нәфисә. Катылангандыр да инде, Хатирә ахирәт. Шулхәтле гомер яшәп, кирәген дә, кирәкмәсен дә тыңлап-ишетеп катыланыр да.
  Гөлсем. Без бит монда кала прәннеге генә ашап ятмыйбыз.
  Хатирә. Күл янына сукмакны оныткансыз.
  Нәфисә. Онытылгандыр да инде, Хатирә ахирәт. Каян барысын да хәтердә тотасың? Кичә ни ашаган да онытыла кайчак.
  Хатирә. Ашаганың онытылса да, монысын онытырга ярамый.
  Монысы — яшьлек.
  Карчыклар кеткелдәшеп көлешәләр.
  Гөлсем. Без бит монда каладагы кебек уйнап-көлеп яшәмәдек.
  Нәфисә. Яшьлекне искә алырлык булдымы заманасы? Сез киттегез дә котылдыгыз. Без монда изелдек.
  Хатирә (кыя астына килеп). Хәтерлисезме, менә шушында җыела идек.
  Карчыклар хәтерләргә тырышалар.
  Нәфисә. Җыела идек бугай шул, җыела идек.
  Хатирә. Күлнең ташыганын көтеп уен башлап җибәрә идек.
  Гөлсем. Башлый идек бугай шул, башлый идек.
  Хатирә. Ягез әле, килегез әле.
  Нәфисә. Нишләтмәкче буласың тагын, Хатирә ахирәткәем?
  Хатирә. Уйныйбыз, ахирәтләр. Яшь чакларны искә төшерәбез.
  Карчыклар янә кеткелдәшәләр.
  Әйдәгез әле, мескенләнмәгез әле, ахирәтләр. Беләм бит мин сезне. Син,
  Нәфисә ахирәт, урыныңда басып тора алмый идең. (Карчыкларны кулларыннан тотып түгәрәккә җыя. Җыр башлый.)
  Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
  Җырлыйк әле бишне дә;
  Сез дуслар җырлаган җирдә
  Җырламый килешми дә.
  И дүдәме, дүдәме,
  Гармунчыгыз өйдәме?
  Җырны искә төшереп, карчыклар да берәм-берәм кушылалар.
  Өйдә булса килсен әле,
  Биетеп китсен әле.
  Ялындыра, ялындыра,
  Ялындыра, килми ул;
  Килер иде, уйнар иде,
  Бию көен белми ул.
  Сандугачны тотсаң иде
  Талга тезелгән чакта;
  Сөйгәнеңне күрсәң иде
  Җаның теләгән чакта.
  Кушымтаны җырлаганда карчыклар кызып китәләр — бии-бии җырлыйлар.
  Нәфисә (тәмам кызып китеп). Әйдәгез әле «Челтәр элдем читәнгә»не.
  Гөлсем. Үзем егетләр булам.
  Карчыклар «егетләргә», «кызларга» бүленеп уйнарга керешәләр.
  Хатирә уртага чыгып, такмак әйтә-әйтә биергә тотына. Аңа бүтәннәр кушыла.
  Бие, бие, Хәйбулла,
  Биегән кеше бай була;
  Биегән кеше бай булганчы,
  Карт алаша тай була.
  Биеп арыган карчыклар, көлешә-көлешә, берәм-берәм егылалар.
  Гөлсем. Уф! Бетте лә хәлкәйләрем!..
  Нәфисә. Үләм! Безне биетеп утерергә генә кайткансың икән, ахирәт.
  Гөлсем. Бөтенесе искә төште тагын... Уф!..
  Нәфисә. Үләм!..
  Хатирә. Үлмибез әле, ахирәт. Яшибез әле, ахирәтләр.
  Гөлсем. Яшибез, яшибез! Чукынып китсен дөньясы.
  Нәфисә. Безгә барыбер үләсе. Биеп үлик, ичмасам. Әйт, Хатирә ахирәт, тагын нишлибез7
  Хатирә. Нишли идек сон? Әнә теге җирдән инешкә төшеп, салкын суда кул-битләрне юып хәл ала идек. Әйдәгез, ахирәтләр.
  Карчыклар. Әйдәгез, әйдәгез...
  Көч-хәл белән торып, әмма җыр җырлап, тезелешеп чыгып китәләр. Аларның киткәнен Айнур белән Данияр карап калалар. Ни эшләргә, ни сөйләшергә белми басып торалар.
  Айнур. Сезнең әбиегез әллә нинди икән.
  Данияр. Ничек «әллә нинди»?
  Айнур. Шулай, әллә нинди инде. Без дә алар янына барабызмыни?
  Данияр. Белмим.
  Айнур. Сез гел шулай әбиегезгә ияреп йөрисезме?
  Данияр. Йөрмим. Монда гына бергә кайттык.
  Айнур. Сахалин матурмы соң?
  Данияр. Матур. Әби белән бабай гел сөйләгәч, бу якларны күрәсем килә иде.
  Айнур. Безнең монда күрерлек нәрсә бар инде?
  Данияр. Ничек булмасын?! Менә бу урын үзе генә дә ни тора.
  Кыя өстендәге күл! Мин аны йөгереп әйләнеп чыктым. Ташып, шушы урыннан агып чыга, ди, әби.
  Айнур. Әкият ич ул.
  Данияр. Ышанмыйсыңмы?
  Айнур. Ышанмыйм дип әйтмим дә... Әллә ничек ич. Ни дисәң дә, әкият.
  Данияр. Әкиятне кешеләр уйлап чыгарган. Беләсеңме нигә уйлап чыгарганнар?
  Айнур. Нигә?
  Данияр. Яшәве кызыклырак булсын өчен. Әкият уйлап чыгарганнар да, их, шулай булсын иде ул тормыш дип, үз әкиятләренә үзләре сокланганнар. Җырны да шуның өчен чыгаралар. Күрдегезме, безнең әбиләр ничек яшәреп киттеләр? (Айнурның үзенә аптырап карап торганын күрә.) Әйе... Шулай... Без өйдә еш кына бергә җыелышып җырлыйбыз. Әйе... Шулай... (Айнур көлә башлагач.)
  Нигә көләсең, Айнур?
  Айнур. Кызык ич. Син ничәнчедә укыйсың?
  Данияр. Укымыйм мин, эшлим. Былтыр унынчы сыйныфны бетердем дә укырга керәсем килмәде. Бәлки, Казан ягына кайтырбыз, ди, әти. (Кинәт Айнурның кулыннан тота.) Әнә! Су бәреп чыкты.
  Күрәсеңме, әнә! Астан бәреп чыга. Инешнең суы да артты, күрәсеңме?
  Сез ышанмаган идегез.
  Айнур (су бәреп чыккан урынга исе китеп карап). Шул күлдән микән ул?
  Данияр. Суның бәреп чыкканын күрүгә үк җыр башларга, дигән иде әби. (Җырлый.)
  Айнур кулын Данияр кулыннан алырга онытып, сихерләнеп тыңлый.
  Сөбханалла, сөбханалла!
  Ни гүзәллек бу дөньяда!
  Кояш чыга, кояш бата,
  Йолдыз калка, таңнар ата.
  Сөбханалла, сөбханалла!
  Нинди серләр бу дөньяда!
  Диңгез ташып, таулар яна,
  Ташлар тишеп, чишмә ага.
  Сөбханалла, сөбханалла!
  Мин бер бөртек бу дөньяда!
  Мәрхәмәтеңнән ташлама,
  Мәхәббәтеңнән ташлама.
  Айнур (Айдар кергәнне күреп, кулын Данияр кулыннан ала). Айдар, су бәреп чыкты, үзебез күрдек.
  Айдар. Чыкса соң. Әллә су күргәнең юкмы? Егет таптыңмыни?
  Айнур. Нәрсә син, әллә җүләрләндеңме? Кунакка кайткан ич безгә. Беләсең ич.
  Айдар. Кунакка... Синең белән тотынышып йөрергәме?
  Айнур. Тотынышса. Синең ни эшең бар? (Кырт борылып китә.)
  Шаулашып, егетләр, кызлар керәләр. Хәйдәрнең кулында гармун.
  Хәйдәр. Һәй... Без аларны авылда эзләп йөрибез. Алар әллә кайчан монда.
  Айнур. Кызлар! Су чыннан да бәреп чыкты. Үзем курдем..
  Дәррәү кыя астына киләләр. Айнур су чыккан урынны күрсәтә.
  Менә шуннан. (Даниярга күрсәтә.) Менә ул беренче күреп алды.
  Хатирә белән Нәфисә керәләр. Айнур Нәфисә каршына йегереп килә.
  Әби, су бәреп чыкты. Әнә ул күреп алды.
  Барысы да шау-гөр килеп инеш янында кайнашалар.
  Хәйдәр. Җәмәгать! Кызлар, кайда кульяулыкларыгыз? Күрсәтегез.
  Хатирә. Җыр җырлап шул кулъяулыкларны егетләргә күрсәтеп чыгасыз.
  Диләрә. Ә нинди җыр?
  Хатирә. Без ниндине җырлый идек әле, ахирәт?
  Нәфисә. Хәтерләмим дә инде. Егетләргә багышлабрак шикелле.
  Хатирә. Нинди булса да, үзегезнең җырыгызны җырлагыз.
  Җырлый-җырлый тезелешеп, әнә теге сөзәгрәк урыннан кыя башына менәсез. Шуннан һәрберегез, аерым-аерым бу якка карап, үз теләкләрегезне җыр белән әйтәсез.
  Вәсимә. Ә җырлый белмәсәң?
  Хатирә. Җырлый белмәгән кеше булмый ул, кызым. Монда гаеп итеш юк. Аннан бергәләп күл буена барасыз. Кулъяулыкларыгызга таш бәйләп, күлдәге бөтерелеп торган урынга ташлыйсыз. Ярый, анысын Нәфисә белән үзебез күрсәтербез.
  Диләрә. Егетләр нишли?
  Х атирә. Аларның үзләренә әйтербез.
  Әминә. Әй! Малайлар! Төшегез!
  Егетләр өерелеп төшәләр.
  Хәйдәр. Күрсәгез, кызлар!.. Менә шулай бөтерелеп тора. Күл ярының бу ягында. Ярга якын гына.
  Әминә. Анысын үзебез дә табарбыз. Сез нишләргә икәнен тыңлагыз. Әби, әйдә, аңлат шул аңгыраларга.
  Х атирә. Бу кичтә ямьсез сүз әйтешергә ярамый.
  Әминә. «Аңгыра» ямьсез сүзмени? Малайлар, тыңлагыз!
  Хатирә. Кызлар кыя өстендә теләкләрен җыр белән әйткәч, кыя астындагы егетләр дә үз теләкләрен җыр белән әйтергә тиешләр. Аннары кулъяулык агып чыкканны көтәләр. Кем алдан кемнең кулъяулыгын алып өлгерә, шуның бәхетенә шул була инде.
  Айдар. Агып чыкканы юк, дидең ич, әби.
  Хатирә. Анда минем эшем юк. Мин мина соиләп калдырганнарны сөйлим.
  Әминә. Булды, әби. Малайлар, тезелешеп басыгыз! Кызлар, тезелешеп басыгыз!
  Айдар. Команда бирергә остардың.
  Әминә. Сиңа гына команда бирергә дигәнмени? Тәк... Кызлар алтау, егетләр бишәү. Кызлардан берәү артык. Кем уйнамый? Әби әйтте, тигез булырга тиеш, диде.
  Хатирә. Ә сез нигә минем балакаемны уенга алмыйсыз? Данияр, балакаем, нигә читтә торасың? Син бит бу авыл егете.
  Әминә (Даниярга). Кил, балакаем, кил, бас малайлар янына.
  Әминә. Хәйдәр! Ал кулыңа гармуныңны, уйна без белгән иң матур көйне!
  Хәйдәр уйный. Кызлар, тезелешеп, кульяулыкларын күрсәтеп җырлый-җырлый, егетләр яныннан үтәләр.
  Кулъяулыгым читләрендә
  Чиккән чияләрем бар;
  Чигелгән чияләремә
  Тимә, ияләре бар.
  Теләк телим, теләк телим,
  Кабул булсын теләгем;
  Күңелем тарткан егеткә —
  Кулъяулыгым — бүләгем.
  Айнур. Агымсуга төшеп юдым
  Ак кына беләгемне;
  Әйтмим әле, үзе белсен
  Теләгән теләгемне.
  Егетләр, су бәреп чыккан урынга басып, үзләренең теләкләрен әйтәләр.
  Аклы күлмәгеңне кисәң иде,
  Яннарыма чабып килсәң иде;
  Чиккән кулъяулыгың бирсәң иде,
  Җаным, җанкисәгем дисәң иде.
  Кызлар югалалар. Егетләр су бәреп чыккан урын тирәсенә тезелешеп күзәтәләр.
  Бөтен тирә-якка тынлык урнаша. Кызлар да, тын гына төшеп, аерым төркем булып бер читкә басып күзәтәләр. Әкрен генә сихри моң тибрәлә.
  Айдар. Әйттем бит әкият дип. Чыга ди сиңа кулъяулык. Булмаса, утырыгыз җүләрләнеп. Мин киттем.
  Читкә китеп утыра да магнитофон кабыза. Аның янына Хәйдәр, Шамил, Баязит килеп утыралар. Кызларның да игьтибарлары магнитофоннан яңгыраган көйгә куча. Айдар торып бии башлый, бүтәннәр кушыла. Хатирә, Гөлсем, Нәфисә һәм карчыклар күзен инештән алмый утырган Данияр янына килеп урнашалар. Егетләр, кызлар бии-бии читкә авышалар. Камил дә түзми, торып, алар артыннан Йөгерә.
  Хатирә (Даниярга). Бар, балакаем, калма яшьләрдән, ияләш үзләренә.
  Данияр (кыя астыннан күзен алмыйча). Мин утырам әле.
  Нәфисә. Әллә нигә, салкын төшә башладымы, өшетеп җибәрде.
  Кайтыйк мәллә, ахирәтләр? Без кыймылдап кайтып җиткәнче...
  Хатирә. Кайтыйк соң... (Даниярга.) Булды инде, булды, балакаем. Көтмә, чыкканы булмады аның. Без дә шулай көлешеп таралыша идек.
  Данияр. Мин кулъяулык көтмим, болай гына утырам.
  Х атирә. Яшьләр белән кайтырсың, алайса.
  Китәләр.
  Хәйдәр (йөгереп килеп). Чыкмадымы?
  Данияр. Белмим.
  Хәйдәр. Алайса, нигә утырасың соң? Әйдә! Бер кыз белән таныштырам.
  Данияр. Барасым килми.
  Хәйдәр китә. Данияр суга карап утырып кала, теләгән теләген кабатлый.
  Теләк телим, теләк телим:
  Кояш-аем, җирем-суым булсын имин,
  Имин булсын иртә-кичем, көнем-төнем,
  Туган илем, туган телем, иман-денем.
  Теләк телим, теләк телим, теләк телим:
  Ходай насыйп иткән ярым булсын имин,
  Имин булсын күңлем эзләп тапкан тиңем —
  Былбыл кошым, назлы гөлем, нечкә билем.
  Кыз көткән кыя тавышы. Исәнме, егет!
  Данияр тавышның иясен эзли. Кыяның тавышы дәвам итә.
  Әзләмә син мине әллә кайлардан, егет. Мин синең каршыңда гына.
  Кыяга әйләнгән, кыз көткән егет мин. (Паузадан соң.) Биргән сәламеңне ишетмим, егет.
  Данияр. Исәнмесез!
  Кыя. Исән бит. Мең еллар буе исән-сау килеш басып торам. Синең борынгы бабаларыңның рухын саклап басып торам. Син минем язмышны кабатларга җыенасыңмы?
  Данияр. Бер кешенең язмышын икенче кеше кабатлый алмый.
  Кыя. Әйе, язмышлар түгел, ялгышлар гына кабатлана. Ялгышымны кабатларга җыенасың, алайса?
  Данияр. Сез ялгыштыгызмыни?
  Кыя. Ә син ничек уйлыйсың? Ялгыштыммы мин насыйп ярымны көтеп?
  Данияр. Юк.
  Кыя. Ашыкма, егет. Юлыңда сораулар күп булыр, ашыгып җавап бирмә. Көтә белү җиңел эш түгел. Сез — имгәтелгән аталарның балалары. Бабаларыгыз рухын онытырга мәҗбүр ителгән балалар. Хәтере начарланган токым. Хисләре тупасланган буын. Иманы какшаган кавем.
  Данияр. Сезнең телегез мине мыскыл итәр өчен ачылдымы?
  Кыя. Күрәм, син горур.
  Данияр. Минем бабаларым мескен булмаган.
  Кыя. Ләкин син бабаңнар шикелле үк хыялый. Көтмә, чыкмаячак син көткән кулъяулык.
  Данияр. Чыгачак.
  Кыя. Ышанасыңмы?
  Данияр. Ышанам.
  Кыя. Ə ул чибәр.
  Данияр. Кем?
  Кыя. Син көткән кулъяулыкның иясе — Айнур.
  Данияр. Әкрен!..
  Кыя. Кемнән куркасың?
  Данияр. Кешенең серен саклый белү — бабамнар гадәте.
  Кыя. Мине синнән башка беркем дә ишетми, Данияр дус.
  Данияр. Дус?
  Кыя. Әйе. Без дуслар булырга тиеш. Мин сиңа көтәргә булышырмын. Сиңа җиңелрәк — без икәү көтәбез. Мин берүзем генә көттем.
  Бер күрүдә ошаттың Айнурны, әйеме?
  Данияр. Әйе.
  Кыя. Чибәрлеге сокландырдымы?
  Данияр. Әгәр дә миңа шундый мәгънәсез сораулар бирсәгез, мин сезнең белән сөйләшмәячәкмен.
  Шаулашып, егетләр, кызлар керәләр.
  Хәйдәр. Карагыз әле, карагыз балакаема.
  Айдар. Күңелсез булса утырмасын. Әй балакаем, җүләрләнеп утырма, әйдә, кайтабыз.
  Данияр. Мин кайтмыйм әле.
  Айдар. Ничек инде кайтмыйсың? Әллә, чыннан да... (Көлә.)
  Җүләр. Әбисенең әкиятенә ышанып утыра. Мин башта ук ышанмадым.
  Әминә. Ышанмасаң да көттең бит әле.
  Айдар. Мин кызык булсын дип кенә. Әйдәгез, егетләр, утырсын җүләрләнеп.
  Диләрә (Данияр янына килеп). Әйдәгез, кайтабыз...
  Данияр утырып кала. Айнур йөгереп керә.
  Айнур. Әйдә, кайтабыз... Нигә дәшмисең?
  Данияр. Мин көтәм.
  Айнур. Кулъяулыкларнымы?
  Данияр. Кулъяулыкны.
  Айнур. Чыкмыйлар ич инде алар.
  Данияр. Берсе чыгачак.
  Айнур (паузадан соң ). Кемнеке?
  Данияр. Мин теләк теләдем. Минем теләгем кабул булырга тиеш.
  Айнур. Без барыбыз да теләдек.
  Данияр. Мин чынлап... Минем теләгем озын иде, калганын эчемнән генә теләдем.
  Айнур. Алай булмый ич инде. Кешеләр көләләр.
  Данияр. Мин көтәм.
  Айнур. Әллә син чынлап та тилеме?
  Данияр. Син тиле дип уйласаң, тиле.
  Айнур. Мин уйламыйм да... Кулъяулыкның, бәлки, син көткәне чыкмас.
  Данияр. Ике читендә кызыл чияләр, бер читендә сандугач...
  Айнур (кулъяулыкның үзенеке икәнен белеп). Мин кайтам.
  Данияр. Сау бул, Айнур!
  Айнур. Әбиең ачуланыр.
  Данияр. Әби әйтә, бәхет ул көтә белгәннәргә килә, ди.
  Айнур. Бәхетнең килгәнен көтеп ятмыйлар инде.
  Данияр. Мин, көтә белгәннәргә, дидем.
  Айдар (кереп). Кая югалдың?
  Айнур. Хәзер, хәзер...
  Айдар. Кызлар көтә. Кайтасың килмәсә, кал җүләр янында.
  Айнур. Сау бул, Данияр! (Айдар артыннан китә).
  Данияр. Сау бул, Айнур! Ә мин көтәм. Мин барыбер көтәм.
  Мин көтәрмен алсу таңнар атканда да,
  Моңсуланып кичке шәфәкъ батканда да,
  Көянтәсен иңнәренә салган Зөһрә
  Ай-чишмәдән сулар алып кайтканда да.
  Бәхет гөле чәчәк ата
  Көтә белгәннәргә генә,
  Кылдан нечкә сукмаклардан
  Үтә белгәннәргә генә.
  Пәрдә.
  ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
  Моңлы, серле көй астында таң сызыла. Кыя-тау итәгендә Данияр ялгызы.
  Әби-бабасының туган җирендә шундый хозурлык белән очрашкан җаны сихерләнгән. Күңелендә, йөзендә зур шатлык. Кыя өстендә Айнур пәйда була.
  Данияр. Исәнме, Айнур! Хәерле иртә, Айнур!
  Айнур. Исәнме, һаман да китмәдеңме?
  Данияр. Мондый матурлыкны ташлап китәргә ярыймы соң, Айнур?!
  Айнур. Матурлыкка гына сокланып торасыңмыни! Кулъяулыкны көтмисеңмени инде?
  Данияр. Көтәм, Айнур! Кояш белән бергә чыгачак ул.
  Айнур. Мин әбиеңә әйттем. Борчылмагыз, ул егетләр белән таң каршылый, дидем. Кайтып җитәрсең дип көткән идем дә, кайтмадың.
  Менә килдем. Ә мин кулъяулыкны суга ташламадым да...
  Данияр. Ышанмыйм.
  Айнур. Нәрсәгә ышанасың?
  Данияр. Сиңа ышанам.
  Айнур. Син анда нәрсә ясап куйдың?
  Данияр. Талдан үреп киртә куйдым.
  Айнур. Ни өчен? д анияр. Күрми калсам, кульяулыгың агып китмәсен дип.
  Айнур. Яныңа төшимме?
  Данияр. Егыла күрмә.
  Айнур. Шуннан сикерсәм, тотып аласыңмы?
  Данияр. Юк.
  Айнур. Нигә?
  Данияр. Мин ахмакларны яратмыйм.
  Айнур. Чыкмаган кульяулыкны көтәсең ич. Ул ахмаклык түтелмени?
  Данияр. Түгел.
  Айнур. Дәлилен ни?
  Данияр. Син.
  Айнур (кыядан бераз тошеп). Яратам дип ник әитмисен?
  Данияр. Мәхәббәтем ул сүзгә генә сыймый.
  Айнур. Бер күрүдә мәхәббәтме?
  Данияр. Гашыйк булу өчен ничә тапкыр күрергә кирәк? Кем санаган?
  Айнур. Синең яныңа тешарга куркам. Син минем яныма үзең мен.
  Данияр кыяга үрмәли башлагач.
  Кирәкми, кирәкми!
  Тиз генә үрмәләп кыя өстенә менә.
  Данияр. Нигә курыктың, Айнур?
  Айнур. Син сихерчедер әле.
  Данияр. Син үзең мине сихерләдең.
  Айнур. Мин теләк теләгәндә синең исемеңне әйтмәдем.
  Данияр. Күңелеңнән генә уйладыңмы?
  Айнур. Ә мин аны чынлап теләмәдем.
  Данияр. Син алдаша белмисең, Айнур.
  Айнур. Бүген дә кулъяулык чыкмаса нишләрсең?
  Данияр. Көтәрмен.
  Айнур. Көтеп-көтеп тә чыкмаса?
  Данияр. Тагын көтәрмен.
  Айнур. Ә мин сине көтәргә теләмәсәм?
  Данияр. Барыбер көтәрмен.
  Айнур. Бер кыя янына тагын бер кыя өстәлерме? Әгәр дә син кыяга әйләнсәң, мин кош булып синең тирәңдә очып йөрермен, ярыймы? Синең иңнәреңә кунып сайрармын. Көйләр көйләрмен. Ләкин син мине ишетмәссең шул. Кешеләр телен ташлар аңламый.
  Данияр. Ташлар телен кешеләр аңламый, Айнур. Димәк, без синең белән бер-беребезне мәңге аңлый алмаячакбыз. Бәлки, икебез дә таш-тау булырбыз, әйеме? Минем белән көлеп сөйләшүеңә мин үпкәләмим.
  Айнур. Ә мин, бәлки, көлеп сөйләшмимдер дә. Бәлки, минем куанычым күңелемә сыймыйдыр. Кош булып очып китәсем киләдер.
  (Кулларын очарга җыенган сыман җәя.) Менә хәзер очам. Очам!.. Син нигә бер сүз дә дәшмисең?
  Данияр. Сүзләрем юк.
  Айнур. Миңа әйтер сүзең юкмы?
  Данияр. Җырым гына бар.
  Сузләрем юк, сүзем күчкән җырга —
  Син шуларны тыңла.
  Күңелләрем чумган сихри моңга —
  Шул моңнарны тыңла.
  Тыңла әле, тыңла,
  Тын да алмый тыңла;
  Бары сиңа гына —
  Туасы таныма көйләр кейлорем бар —
  Тыңла әле, тыңла.
  Җыр беткәндә, Айнур бөтерелә-бөтерелә биеп чыгып югала.
  Данияр. Айнур!.. Айнур!..
  Диләрә дуәт ахырында кереп тыңлап тора да, тузә алмыйча, Данияр җырын дәвам итә.
  Диләрә. Күзләреңне йом да
  Серләремне тыңла,
  Хисләремне тыңла,
  Тыңла әле, тыңла.
  (Үзенә аптырап карап торган Даниярга.) Әйе, әйе, мин бу — Диләрә.
  Айнур түгел. Юк, Айнур түгел мин. Син миңа әйт: нигә мин Айнур түгел? Барысы да аны эзли, барысы да аны югалта. Югалталар да әзлиләр. Нигә мине югалтучы юк? Нигә мин һәрвакытта да үзем табылам? Нигә мине эзләмиләр? Нигә? Әллә мин бик ямьсезме?
  Китәргә борылган җирдән Хатирә белән очраша.
  Әйт, әйт әле, әби, нигә мине берсе дә югалтмый икән? Нигә берәү дә эзләми икән?
  Хатирә. Ни булды, нишләвең, балакаем?
  Диләрә. Мин ямьсез түгел бит, әйеме, әби?
  Хатирә. Нишләп ямьсез буласың ди? Безнең авылда ямьсез кызлар була димени. Яратырлар, балакаем, яратырлар. Үзең дә сизми калырсың әле.
  Диләрә. Ходай язган насыйбымны көтиммени, әби?
  Хатирә. Чын мәхәббәт көтә белгәннәргә килә, балакаем.
  Диләрә. Рәхмәт, әби. Мең рәхмәт сиңа, әби. (Чыгып китә.)
  Хатирә (Данияр янына килеп). Исәнме, балакаем!
  Данияр. Исәнме, әбием! Син борчылма, әбием...
  Хатирә. Юк-юк... Борчыламмы соң, балакаем. Мин сөенәм генә, сөенәм генә. Егетләр белән калды, ди Айнур. Ышанмадым. Мин сине беләм. Бабаң каны синдә— әйткән сүзеңдә тора беләсең. Менә чәй алып килдем үзеңә, менә май яккан күмәч бирде Нәфисә әбиең. Тамак ялгап ал. (Данияр тамак ялгаганда сөйләнә.) Көтүен көтәрсең дә, балакаем, чыкмас шул ул син көткән кульяулык. Чыкканы булмады аның. Чыккан булса, әкият итеп сөйләмәсләр иде кешеләр. Дөньяда булмаслык нәрсәләрне әкият итеп сөйлиләр шул. Ә син көт, барыбер көт. Килер ул, балакаем, килми калмас. Көтеп алган ярлар кадерле булалар алар. (Торып, тирә-ягына карана.) Булса да булыр икән дөньяның ямьле урыны! Мондый да матур җирдә ничек инде чибәр кызлар тумасын ди? Матур итеп сөйләш кызлар белән, балакаем.
  Нәфисәнең дә оныгы иртән иртүк чыгып чапты. Иртә торган кызлар уңган булалар алар. Данияр балакаем, мине сорасалар әйтерсең, Томбай болыннарын гына карап кайтам. (Китә.)
  Айнур (кыя өстендә күренә. Кулында чәчәкләр). Данияр!.. (Чәчәк ыргыта.)
  Данияр аны тотып алырга өлгерми.
  (Айнур өзгәләнеп кычкырып җибәрә.) Тота алмадың, тота алмадың!..
  Данияр. Мин берни дә аңламыйм, Айнур.
  Айнур. Аңламыйсың шул, аңламыйсың. Аңлый да алмыйсың.
  Әгәр дә син чәчәкне тотып өлгерсәң... Тота алмадың, тота алмадың.
  (Йөгереп чыгып китә.)
  Ут сүнә. Ут янганда, кич. Баеп барган кояш кыяны һәм аның төбендә утырган
  
You have read 1 text from Tatar literature.