🕥 33-minute read
Күгәрчен Сөте - 13
Total number of words is 4315
Total number of unique words is 2159
36.0 of words are in the 2000 most common words
50.5 of words are in the 5000 most common words
58.5 of words are in the 8000 most common words
Камерада ул берүзе калды. Менә шушы вакытлыча ялгызлыкта калу аңа үзенең коточкыч хәлдә булуын, ниндидер аңлатып, әйтеп бетерә алмаслык мәгънәсезлеккә таруын бөтен барлыгы, бөтен аянычлыгы белән сиздерде. Шуны сизү һәм шушы минутта үзенең бөтенләй көчсез һәм ярдәмсез икәнен тою аны хәлсезләндерде. Эскәмиягә килеп утырды, аннан соң сузылып ук ятты. Күзен йомуга кызының куркынган, шомланган йөзен күргәндәй булды.
— Кызым-м-м, бәгырькәем-м!..— дип ыңгырашты Хәбирһәм ике күз кырыеннан кайнар яшь тамчысы атылып чыкты.— Әтиең синең яныңа килергә тиеш иде. Тик ул синең алда алдакчы булып калды. Алдакчы...
Ирексездән Фәридә Рәшитовнаны уйлап куйды Хәбир. «Сез инде кызыгыз янына ешрак килергә тырышыгыз... Сезне юксыначак, борчылачак ул югыйсә...» Ул Хәбиргә ачык итеп, сиздерерлек итеп әйтте. Тикнәрсәнедер яшерде, нәрсәнедер әйтеп бетермәде кебек.Менә хәзер очып кына барасы иде дә, Розалияне кочакка аласы иде.Инде дә булмаса, бер генә тапкыр күзсаласы иде. Нишли икән, ни уйлый икән бала бу минутта? Очып кына барасы иде... Ишек бикле...
Хәбир гомер буе бикле ишекләрдән курыкты. Бервакыт, бала чакта ук, әтиләре каядыр кунакка киткәч, кич клубка ашыккан Айсылу апалары аларның икесен — Әхсәнне һәм Хәбирне тышкы яктан бикләп киткән иде.
— Ә хәзер, пожар чыкса, син нишләр иең? — дип юрикуркытты аны Әхсән абыйсы. Ул инде куркырлык түгел, алтынчы классларда укый иде. Ә менә җиде яшьлек Хәбир шул чакта дер калтырап төште, чын курку белән курыкты.
— Тәрәзәне ватам,—диде ул һәм, йөгереп барып, мичаралыгында торган табагачны эләктерде.
— Ә мин тәрәзәне ватып тормыйм. Пыяласы әрәм була. Мичкәкерәм дәморҗа юлыннан гына чыгам,—дип көлдеӘхсән абыйсы. Әйе, бу аның шаяртуы, энесен бераз гына куркытып алуы булган. Бу шаяртуны үзе шунда уконытты. Ә менә Хәбир, апасы кайтканчыга кадәр, эчтән калтыранып утырды.
Шушы караңгы камерада да Хәбир үзендә балачактан калган таныш бер калтырану тойды.
Ишек шыгырдап, сыкранып ачылды, коридор ягыннан әллә нинди сыек яктылык күренеп алды. Әмма шул мәлдә үкбу яктылыкны кара шәүлә каплады, ишек янә шалтырап ябылды.
—Наканец! — диде егет, Хәбирнең каршысына килеп утыргач.— Тәки ике тәмәкесен алдым тегенең...
Кесәсен актарып, сындырылган шырпы кабының күкертле кисәген алды. Сакланып кына сызды, авызына капкан тәмәкесен кабызды. Озак итеп суырды, эчкә алган төтенне күкрәгендә тотты, аннан соңгына өрепчыгарды. Рәхәт итеп, иркенләп сулыш алды.
— Дөнья рәхәте!.. Күпме бирми интектерде бит, анасын сатыйм!..
Егет тагын суырды, тагын рәхәт чикте. Шуннан соң Хәбиргә карады:
— Исемең ничек, абзый?
— Хәбир булам.
— Татарин икән, алайса. Үзем дә татарин. Эдик дип йөртә руслар. Ә болай, бәләкәй чакта, әти белән әни Әдип дип дәшәләр иде.
— Син монда ничек эләктең соң, Әдип?
— Һәй, абзый!.. Минекен сөйли китсәң... Без синең белән бергә утырасы өч көн генә түгел, айлар да җитмәс. Башта мотоцикл белән эләктем мин. Ачу килгән иде. Бөтен малайларның мотоциклы бар, минеке юк. Суктым бер «Ява»ны... Уздым мин мондый камераларны, күп уздым. Анысында утыртмадылар. Малолетка, диделәр. Икенчесендә... машинада шәһәр әйләндек, анысы инде — салган баштан. Тагын шушындый камера. КПЗга барып җитте эш. Прокурор санкция бирде. Изоляторга эләктем. Аннанинде - суд. Тагын әйттеләр, малолетка, диделәр, хөкем карарын бер елга кичектереп торырга, диделәр. Имеш, бер ел эчендә тәртип бозмасам, андый-мондый кыек эш эшләп ташламасам - барысы да әйбәт булачак.Һа!.. Бер ел бит ул! Бер ел эчендә кеше нәрсә эшләмәс?! Минем дә шулай килеп чыкты инде. Туйга чакырганнар иде, иптәш малай өйләнде. Шуннан салып кайтып килгәндә күрәбез — подъезд төбендә өр-яңа «Жигули» тора. Машина җене кагылган булгандыр инде миңа. Малайларны утыртып, «Аккош күленә» алып бардым. Учак яктык. Күнел ачтык... Ә аннан соң инде - зонага ук эләктем. Элекке срокны да өстәп бирделәр. Кайтканыма ярты гына ел әле... Эшкә урнаша алган юк. Ә кичә... Сыраханәдә артыграк җибәрелгән. Айныткычка алып килделәр. «Кайда эшлисең?»—диләр. «Эшләмим», — минәйтәм. Шуннан бәйләнергә тотындылар. Тегендә-монда шалтыраттылар. Монда кертеп тыктылар, шуннан соң. Следователь сорау алачак инде хәзер. «Нигә эшкә урнашмыйсың?»—дип бәйләнәчәк. Ә ник эшләргә тиеш әле мин? Кемгә бил бөгәргә тиеш? Мин инде бу дөньяны аңладым: безне эшләтеп, үзләре рәхәт чигеп яшәргә теләүчеләр белән тулган бу дөнья. Үзләре эшләсен!
— Тагын утыртып куйсалар! Хезмәттән баш тарткан өчен.
— Пычагым да утырта алмыйлар. Прокурор санкция бирми аларга мине утыртырга. Чөнки миндәйләр белән дә тулган бит әле бу дөнья. Шул, судка алып барырлар да, судьяунбиш тәүлек чәпер инде миңа. Ял итәрмен бераз, бөербелән бавыр аракыдан хәл алыр. Алайса, күпкә китте бу арада.
— Әйе, энекәш... Күпне күргән малай икәнсең инде син. Әйтәм аны, сержант белән дә бик батыр сөйләштең.
— Ә нәрсәсеннән куркыйм мин аның? Алар шул сезнең кебекинтеллигентларны гына куркытып өйрәнгән. Ә мина нәрсә?Теге, кемәйтмешли, ничего терять кроме своих цепей!«Стенага үрмәләтәм» диме? Карап карасын! Моннан чыгуга ук башына җитәм, җелеген суырам, маңкасын агызам бит мин аның! Ә ул шуны сизә... Сизеп тора. Тыштан болай бик батыр кылана, ә үзе эчтән калтырый. Безнең кебекләр белән сак сөйләшә алар. Шул, әйтәм бит, интеллигентлар белән генә кыю кыланалар. Чөнки интеллигентның аның койрыгы бозга каткан: зарплаталык эше бар,мираж булып торган переспективасы, тегесе-монысы бар.Шуны югалтудан курка, соңгы чиккә кадәр баралмый. Ә курыккан кешене куркыту җиңел аны, анасын сатыйм!..
— Без шулай икебез кайчанга тикле көтеп утырырбыз икән соң инде? —Хәбир, урыннан торып, камера буйлап йөреп килде. Егетнең нәкъ каршында тукталды.— Болай кертеп ябулары бердә законлы эш түгел бит инде боларның?
— Абзый, җаныкаем! Нинди закон турында сөйлисең син?! Бергенә нәрсәне бел син: без монда чагында — аларныкызакон, без иректә чакта — безнеке закон.Бары тик шул гына. Юкса, син гел күктән төшкән кеше кебек сөйләшәсең. Имеш, сине монда бер сәбәпсезгә кертеп япканнар! Гөнаһсыз кыз кебек кыланып маташасың...
— Күктән төшмәдем мин, энекәш,—дип авыр сулады Хәбир. Шушы егет алдында акланып тору кыен иде аңа. Ләкин бердәнбер сөйләшер, бердәнбер зарланыр, чарасыздан туган кайгысын уртаклашыр кешесе бары тик ул гына иде.— Чит илдән кайтып килешем иде минем. Әфганнан. Кызым юлда авырып китте. Аны больницага салдым. Ул мине көтә инде бүген, мескенкәем. Ә мин менә монда.
— Ничек?!—дип гаҗәпләнде егет. Урыныннан кузгалып, яңадан тәмәке кабызды.—Ни дип бәйләнәләр соң алар сиңа?
— Әйтәм бит, белмим. Сизенүен сизенәм инде: поездда бер кешебелән бергә кайткан идек. Соңынан да очраштык. Кунакханәдә. Спекуляция белән шөгыльләнә торганрак кеше булса кирәк. Кунакханәгә урнашырга ярдәм ит те. Ресторанда бергә булдык. Бүген иртән миндә сумкасын калдырып торган иде. Артыннан ук килеп керделәр, сумкасын алдылар, мине монда алып килделәр. Менә шул. Бернәрсә аңлатмадылар, бернәрсә сорашмадылар...
— Аңлаттылар лабаса!—дип үчекләп көлде егет.-Следовательне көт, диделәр.
Хәбир аның ирониясен колак читеннән уздырды:
— Кайчан килер икән соң ул следователь? Кайча чакырыр?
— Чакырыр! Ә хәзергә ул әле синең теге спекулянтың артыннан чабадыр. Ә синдә аның хәзергә кайгысы юк.Син — ышанычлы урында.
— Өсләреннән жалоба бирер дип тә курыкмыйлар микәнни соң алар? Бөтенләй кешеләрчә түгел бит инде бу.
— Кешеләрчә... Аларны жалоба белән куркыту кыен. Карга күзен карга чукымый, диләрме әле? Зонадан кайткач участковый интектерде мине. Атнага өч тапкыр өйгә килә. Надзор ясый, имеш, анасын сатыйм! Кайчан эшкә урнашасың, фәлән-фәсмәтән, ди, нишләп эчеп йөрисең, дигән була. Бәйләнепме бәйләнә. Тәмам туйдырды! Синең миндә ни эшең бар, минәйтәм. Кайткан - ял итәргә хакым бар. Шуннан соң яный башлады бу: илтеп тыгам мин сине яңадан, ди. Әни карчыкны аптыратып бетерде. Тегесе миңа тынгы бирми. Шуннан әйттем мин моңа: өстеңнән жалоба белән барам, килеп йөрмә безгә бүтән, дидем. Кычкырып көлде. Бар, шунда ук барган җиреңдә алып калырлар, ди. Туйдырды, анасын сатыйм! Аптырагач, до конца киттем мин, ни булса да булыр, дидем. Беркөн, сиздермичә генә, артыннан озата кайттым. Кайсы йортта торганын, кайсы подъездда яшәгәнен белдем, сволочьнын. Икенче көнне күрше карчыкларыннан барып сораштым, квартирасын белдем. Ике баласы бар икән, кечкенәләр әле, башлангыч класста укыйлар. Шулай, эшеннән кайтканын көтеп, квартирасы төбендә баскычта утырдым. Кайта бу. «Нишләп утырасың монда?» - ди. «Утырам әле, минәйтәм, бер иптәшне көтә идем»,- дим. Нәрсә эшли ала ул? Баскычта утырган өчен генә мине илтеп яба алмый лабаса! Икенче көнне тагын эшеннән каршы алдым моны. Күзеннән күрдем: шикләнүе йөзенә чыккан моның, анасын сатыйм. Шуннан соң әйттем: «Сезнең квартирагызның номеры фәлән-фәләнме әле?—дидем —Бер кызыгыз белән бер малаегыз бар икән, иеме?» — дидем. «Ник сорыйсын, ник кирәк алар сиңа?» —ди бу. Тәмам коты очты. «Болай гына,— минәйтәм,— на всякий случай...» Шуннан соң безгә килеп йөрүдән туктады бу. Шулай... Аларның да үз тормышлары, гаиләләре бар, дигәндәй... Балалары бар. Менә бу сержант та майлап куйгандай булды бит. Тәмәкене йөгереп китереп бирде. Бер генә сүз әйттем югыйсә: «Сержант, мин бер унбиш көннән чыгармын инде, сине күрәсе килә, кайсы урамда яшисең әле син?» — дидем. Аңлады, сизде, анасын сатыйм! Алар шулай...
— Курыкыттың инде алайса?
— Юк, куркытмадым. Шүрләттем бераз. Артыгын кыланмасын өчен.
— Әйе, синең белән сөйләшкәндә вакыт тизрәк үтә сыман, энекәш. Берүзең булсаң, монда акылдан язарга мөмкин.
— Ничава!.. Озакламый монда тагын да күңеллерәк булачак. Менә, кич җитә башласын әле. Пачкалап китереп тутырачаклар монда, басып торыр урын да калмаячак.
Үзеңә эскәмиянең башыннан урын алып кал, ятып торырлык итеп.
— Камераны тутырырлык кешене каян табып бетерерләр?
— Бөтен камералар тулачак! Казан бит бу, Казан, абзыкаем! Бу сиңа Әфган түгел. Андагы сугыш чепуха ул! Монда инде ул настоящий мәхшәрнең оясы, анасын сатыйм!..
Егетнең сүзләрен раслагандай, ишек биге шалтырап куйды. Ишек ачылып, камерага кемнедер төртеп керттеләр. Алтмыш яшьләрдән узган зур көрәк сакаллы урыс карты иде бу. Керүгә үк, авыр уфылдап, Хәбир янына килеп утырды. Башын ике кулы белән кысып, үзалдына нидер сөйләнеп, аска иелеп төште.
— За что взяли батюшка?
Карт әллә ишетмәде, әллә ишетеп тә соруга игътибар итмәде, һаман уфтанды, һаман нидер сөйләнде, кулларын башыннан алмады. Аннан соң ике кулы белән тезләренә сукты, сулкылдап елап җибәрде:
— Гөнаһлы мин, балакайлар, нык гөнаһлы... Харап иттем... Үземне дә харап иттем, аны да харап иттем... Гөнаһлы...
Егет дәшмәде. Ул чыннан да күпне күргән, кешеләрне бер-ике сүздән таный, аңлый белә идебулса кирәк: карт үз хәлен инде бернинди сораусыз дасөйләячәк иде.
— Гөнаһлы мин, балалар... Нык гөнаһлы... Зур гөнаһ алдым мин үз өстемә.... Аһ!.. Ай-й!..
— Нәрсә булды соң, бабай?—диде Хәбир, аның бусызлануларыннан арып —Бер-бер начар хәл килеп чыктымы әллә?
— Ай улым!.. Нинди начар хәл генә ди ул! Үтердем мин, хатынны, хатын булырга тиешле кешене үтердем...
Егет сызгырып җибәрде. Сикереп үк торды:
— Китсәнә, бабай?! Үтердем диген, ә? Ну, була икән бүген хәлләр! Аягың җиңел булсын!.. Нәрсәгә үтердең соңкарчыгыңны?
Карт тагын авыр сулап уфтанды:
— Карчык түгел, яшь кеше иде әле. Кырыкны гына тутырган. Үзе дә гаепле, мескенкәем, тыңламады, аңламады әйткәнне.
— Яшь нәрсә булган икән шул. Каян таптың андыйны, бабай?
— Үз башыма таптым, үз башыма... Үз карчыгым үлде минем, ялгызымны калдырып китте. Әйбәт яшәдек болай,рәнҗеп китмәгәндер. Аннары биш ел буена буйдак булдым. Балалар инде таралып беткән иде. Үз тормышлары бит, оныттылар мине. Ялгызыма авыр булды. Үзем кебек ялгыз бер карчык эзләгәндә монысына юлыктым. Шайтан котыртты, балакайлар, шайтан котыртты.
— Яшьрәккә күзем төште диген инде! - Егет әллә картны үчекли, әллә чын-чынлап күңелен юатырга тырыша иде, белмәссең.
— Яшь дип түгел, кызганып алып кайттым мин аны өйгә. Беркөн шулай кибеткә чыктым. Кибет ишеге төбендә тора бу. Карашы бик моңсу. «Бабай, илле тиен акча бирче?» — ди. Тукталдым мин моның янына. Карыйм — чибәр генә үзе. Шундый да мөлдерәп карый бу. «Ни булды сиңа, кызым?» — дим. «Кичә күп эчелгән, бабай, баш бик чатный, бер кружка сыралык кына булса да бирче. Төрмәдән котылган идем, условныйдан»,— ди бу. Торыр урыны да юк икән мескеннең. Әти-әнисез, туган-тумачасыз икән үзе. Шунда әллә ни булды миңа. Үзем дә ялгызлыктан интегәм бит. «Әйдә, кызым, дим моңа, йөрмә болай, дим. Кайтыйк миңа, уйлашырбыз, сөйләшербез, дим. Яшь, чибәр хатын, сиңа болай йөрү килешми, дим». «Рәхмәт»,— диде дә иярде бу. «Түлке баш төзәтергә берәр нәрсә алыйк, башым авырта бит»,— ди. Сырасын да, виносын да алдым мин.
— Ну, юмарт та картны эләктергән соң! Миңа да шундый берәр юләре очрасачы!
Шулчак ишек биге шалтырап куйды. Камерадагылар тынып калды, сагаеп көтә башладылар. «Мине чакыралардыр...» дигән яшерен өмет үтте Хәбирнең башыннан.
Ләкин юкка ымсынган икән, ишектән озын буйлы, өстенә күн пинжәк кигән егетне керттеләр.
— Ни өчен?..— дия-дия, яңа кешене күңеленнән каршылады Эдик. Күн пинжәкле аңа җавап бирмәде, кулын гына селтәде. Аннары шактый яман итеп сүгенеп алды.
— Тартырга калмагандыр? Алганнардыр?
Егет эчке күкрәк кесәсенә кулын тыкты, шактый озак актарынганнан соң башланган «Белорморканал» кабын чыгарды.
— Оһо! Яшибез, болай булгач! Ну, молодец! Яшереп кала белгәнсең. Нәрсә өчен эләктең соң?
— Мин сиңа тәмәке бирдем, тартуыңны бел! — дип кырт кисте күн пинҗәкле. Тәмәке кабызганда аның куллары калтыранды, чиктән тыш нерваланганы күренеп тора иде.
— Ярар соң...— Эдик, аның бу кырыслыгына исе китмәгәндәй, төтенен читкә өрде.— Мин бит болай гына, хәлеңәкереп кенә... Әйдә, бабай, син сөйләп бетер әле, алайса. Чибәр, яшь хатынны ник үтерүеңне әйтмәдең ич әле.
Карт тагын уфылдап алды, тагын ике кулы белән башына ябышты:
— Алла каргышы төште миңа, балакайлар, алла каргышы... Үзем аракы эчмәдем мин, тәмәке дә тартмадым. Хатын-кызга да артык исем китмәде. Чиркәүгә дә йөрмәдем — аллага ышанмадым да, табынмадым да. Инде шуның каргышы төште миңа... Картлык көнемдә, менә, төрмәдә утырам. Аллам каргап, җанын шунда тәслим кылсын, дигәндер. Гөнаһын шулай акласын, дигәндер...— Карт күзеннән бәреп чыккан яшьне җиңе белән сөртте.— Әйе, әүвәл бик әйбәт торып киттек, юкса. Икебезгә иркен өй, бакча, мунча, дигәндәй. Ул су ташый, мин мунча ягып җибәрәм. Сабый баланы юындырган кебек чәбәкли-чәбәкли, каен себеркесе белән чабындырып мунча кертәм моны. Үзе дә мине чапканда: «Картлыгыңны куып чыгарам, болай булса!»—дип сөйләнә ие, мескенкәем.
Шулай бер атна үтте дә кинәт юкка чыкты бу. Кайгырдым, бик кайгырдым аның өчен. Бер-бер хәл булгандыр, дидем, бөтен бульнисләрдән эзләттем. Юк, белмиләр. Дүрт көн үткәч кайтып керде бу. Ниндидер мужикны иярткән. Икесе дә ләх исерек. Миңа әйтә: «Картлач! Бу минем бергә утырган иптәш кешем, күптән түгел генә аннан чыкты, син кунак ит. Озак тормас, ул китәр, янә икәү рәхәтчигеп яшәрбез, бүтән эчмәм, бу соңгысы»,— ди. Нишлисең, өч көн буе сыйладым, өч көн кунак иттем боларныңикесен. Әй, кыландылар, әй узындылар да соң.Үземне тәмам адәм көлкесе ясадылар. Минем алда үбешәләр, шәрәтән йөриләр. Түздем. Бозыклыгы чыгып бетмәгәндер, күрәсең, төрмәдә йөреп нык бозылгандыр, яши башлагач үтәр әле, дип уйладым. Шуның хакына түздем. Өч көннән соң икесе бергә чыгып югалдылар болар. Шул көнне генә пенсия акчамны алып кайткан идем, шуны эләктереп киткәннәр.
Ун көн югалып йөрде. Шуннан кайтып керде янә. Исерек. Тагын кара янган. Үзе елый, үзе кычкыра: «Акча бир! Башым авырта, үләм, шуны гына эчәм дә туктыйм, синең янга кайтам»,— ди. «Наталья,— минәйтәм — Наталья исемле иде ул — чыгып йөрмә беркая да, хәзер кибеткә үзем генә барып кайтам, баш төзәтергә алырмын»,— дим. «Юк,— ди бу,— үзем барам, үзем алып кайтам, акчаңны бир»,— ди. Ялына, ялвара. Вак акчам юк иде, егерме бишлекне бирдем моңа. «Хәзер кайтам»,— дип чыгып китте. Тәрәзәдән карасам, тыкрыкта теге исереге көтеп торган икән... Ике көннән соң тагын кайтып керде. Карар җире калмаган, беткән... Кайтуга ук әйттем: «Син - дидем,- оятсыз икәнсең, тыкрыкта мужигыңны ияртеп киттең, чын бозык икәнсең». «Ияртсәм соң! Синең анда ни кайгың? Монда синең нәрсәңә карап ятыйм? - дип мәсхәрәләргә тотынды бу оятсыз. Үз-үземне хәтерләмәс хәлгә килдем. Идәндә бәләкәй балта ята иде. Бирдем башына, мескеннең... Үтердем мин аны, зур гөнаһлы булдым... Ай, гөнаһлы булдым!..
Картның баядан бирле инде ике күзеннән яшь ага иде. Хәбир бу хәлләрне коты очып тыңлады. Нинди генә язмышлар юк бу дөньяда... Чит илдә, Әфганстанда чакта ул кара кайгыга баткан хатыннарны, чәчен йолкып үксегән ирләрне аз күрмәде. Анда бәхетсезлек, анда сугыш иде... Ә монда? Туган-үскән илдә?
— Тварь!..— бу сүзне күн курткалы егет әйтте.— Син аны кеше итәргә теләгәнсең, ә ул?! Шлюха! Урам ястыгы! Бөтен әшәкелек шулардай, хатын-кызлардан. Бөтенесен тимер казыкка утыртып чыгарга кирәк аларның!
— Менә монысы дөрес! — дип куәтләде Эдик.— Дөрес әйттең, брат. Нәрсә, син дә хатын үтереп эләктеңме әллә?
Курткалы егет янә усал итеп карап куйды. Тик ачуын эченә яшерде. Ул, мөгаен, монда үзенә тиң кайгылы язмышлар гына барлыгын уйлап өлгергәндер. Үз хәлен сөйләп, кайгы уртаклашасы килгәндер.
— Причем монда хатын! — дип кистерде ул, кулын селтәп.—Өйләнмәгән әле мин. Өлгермәдем. Ә эләгүем менә шулар — шлюхалар аркасында!
— Көчләүме?! — Эдикнең күзләре зәһәр ялтырап китте.
— Нинди көчләү?! Нинди көчләү ди ул! Көчләрсең аларны, бар! Үзеңне тотып көчләмәсәләр рәхмәт әйтерсең!
— Нәрсә булды соң, алайса?..
Әкарт һаман тавыш-тынсыз гына елый да уфтана, сукрана.
— Сез яшьләр әле, балакайлар, утырырсыз да исән кайтырсыз, мин кайталмам инде... Алла каргышы төште шул миңа, гөнаһлы мин...— бер үк сүзләрне кабатлый.
Боларны тыңлап утыру Хәбирне тәмам ялыктырды. Ул инде үзен бүген чакыруларына өметен өзде. Вакыт узган саен ишектәге бик тавышы ешрак яңгырады, монда әледән-әле яңа кеше өстәлде. Камера эче тәмам тынчуланды. Хәбир, ничек тә онытылырга теләп, күзен йомды. Баштарак үзенә бер яңалык булып тоелган нәрсә — яңа кеше килеп керү дә аны хәзер сискәндерми, гаҗәпләндерми, кызыксындырмый иде. Бары тик Эдикның һаман саен «Ни өчен эләктең?»—дип бер төрле сорау биргәне генә кабатланып торды. Үзара сөйләшүләргә, аклануларга, тәүбә кылуларга, янауларга, сүгенүләргә Хәбир хәзер тәмам битараф иде. Куе төтен, тәмәке исе борынга-күзгә кереп ачыттыра, үрти, әрнетә. Хәбир, башын якасы белән каплап, мондагы шыксыз сүзләрдән, сасы истән, төтеннән качарга тырышты. Кинәт аның хәтеренә Муса Җәлилнең бер шигыре килеп төште. Әйе-әйе... «Төрмәдә төш» дип атала түгелме соң әле ул шигырь?
Төштә миңа нәни кызым килде...
Ул башта «Әллә чынлап та төш күрәм инде»,— дип уйлады, сискәнеп куйды: кызы, кулларын сузып, аңа карап тора, аңа таба тартыла, бәргәләнә-сугыла сыман иде. Юк, төш түгел икән, бары тик күз алдына гына шулай ачык булып, аермачык булып килеп баса икән. Хәбир аның йөзен, күзләрен, ирен читендәге сизелер-сизелмәс кенә беленеп торган миңен күргәндәй булды. Авыр сулап кабатлады:
— Менә, кызым... Менә без туган илгә кайтып җиттек,кызым... Үзебезнең илгә...
XV
Таһир юл буена сүзсез барды. Ә машина олы юлдан чыгып борылуга, Балтамак авылы күренгәч, ул утырган урынында берөзлексез боргалана, кыбырсый башлады.
Район үзәгендә чакта, Овчинников һәм Төхфәтуллин белән кунакханәдә сөйләшеп утырганда ук инде Таһир авылына ничегрәк кайтып керәчәген күзаллап газапланган, борчылган, интеккән иде. Овчинников кичә кич аларга әйтте:
— Сабирҗановның әтисен, һичшиксез, күреп сөйләшергә кирәк, күзгә-күз карашып аңлашырга кирәк, шунсыз булмый,— диде.— Улы хакына ул муллалыгын ташларга тиеш. Аңлатырбыз, үгетләрбез. Тик бу сөйләшүгә Әхсән Сабирҗанов катнашмаса яхшы булыр, без аны районга чакыртырбыз, Бикташев янына.
Шушы сүзне ишеткәч Таһир эчтән генә калтыраныш куйды. Күз алдына Хәбир, аның абыйсы Әхсән, аннан соңӘхмәтгали карт килеп бастылар. Менә Таһир, комиссия әгъзалары белән бергә, Әхмәтгали картның өенә килеп керә. Әхмәтгали абзый... Хәбирнең әтисе... Балачакта күпме булды Таһир бу кунакчыл, ачык йөзле йортта, күпме коймак, күпме кабартма ашады!.. Әхмәтгали абзый кырыс кеше. Әмма ул малайларны тыймады, кумады: печәнлеккә менеп печән таптасалар да, койма башын сындырсалар да, бакчадагы шомырт агачына үрмәләсәләр дәкаты сүзәйтмәде.
Хәзер менә Таһир аның өенә зур кеше, Казаннан килгән тикшерүче булып барып керергә, аңа акыл өйрәтергә, аны үгетләргә тиеш...
Таһир төне буе шушы хакта уйланып чыкты. Бу комиссиядә катнашырга ризалык бирүе өчен үзен кат-катбитәрләп тиргәде. Иртәгә Балтамакка кайтасы булу бергенә минутка да онытылып тормый, һәр мизгелдә искә төшеп, җанын телгәли, йөрәген авырттыра, йөрәген кысып тора иде. Таһирга хәтта шулай тоелды: Минзилә белән ике арада килеп чыккан хәлләр, гаиләсенең кинәт кенә шулай җимерелеп куюы, үзенең хатынын, улын югалтуы иртәгә булачак вакыйгалар янында артык вак, артык әһәмиятсез, артык бәләкәй бер кайгы сыман гына иде.
Таһирны иллә дә нык куркыткан һәм каушаткан тагын бер нәрсә — Хәбирнең инде Казаннан күптән кайтып җитүихтималы, аның атасы йортында булу ихтималы иде.Хәер, бу хакта уйлаганда үзен башта тынычландырырга тырышты: Хәбир бит кызын больницада ята дигән иде, ә сабый баланы әле алай тиз генә чыгармаслар... Әмматора-бара, Балтамак юлына чыгып китәсе сәгать якынлашкан саен, Таһирның күңеленә янә төрле шик-шөбһәләр, төрле уйлар керә башлады. Кыен, бик тә кыен хәлдә калды Таһир бу комиссия вакыйгасы белән, һәм үзхәленен кыенлыгын, ниндидер ишексез-тәрәзәсез кыршау эчендә калганлыгын, бу хәлдән чыгу җаен һич тә таба алмый интегүен бары тик үзе генә аңлый, үзе генә белә иде.
Алар утырган машина тар, тәбәнәк, таушалган агач күпер аша үтте, сөзәк үр буйлап күтәрелеп, биек өянкеләр арасыннан узды. Таһирның үз уе, үз кайгысы, үз хәсрәте иде — туган авылга кайту, туган якларның таныш төсмерләрен күрү шатлыгын ул тоймады. Машина үр менеп җитүгә аста — үрнең икенче ягында, итәгендә — йортлар, каралты-куралар күренде. Таһир әллә карады аларга, әллә карамады.
Шушымы инде синең туган авылың, иптәш Корбанов?
Таһир сискәнеп китте. Чынлап та, авылын танырга теләгәндәй, алгарак иелә төште, ерактан каралып күренгән йортларга, кар тауларына чумып утырган бакчаларга төбәлде.
— Шушы...
— Туган авылга кайту һәркем өчен ләззәтле бер шатлык,— диде Овчинников һәм, хисләнеп, хыялга чумып күзләрен йомды, утыргычка киерелеп ятты.— Авылыңа алып кайткан өчен синнән безгә мәгәрич тиеш, иптәш Корбанов!..
Төхфәтуллин да аңа кушылып көлде. Әмма Овчинниковның бу шаяртуы Таһир өчен җан әрнеткеч бер мәсхәрә булып ишетелде. Чөнки ул, бер генә минут элек, тагын бер яңа уй белән сискәнгән, тәрәзәдән күренмәс өчен, машина утыргычына сеңгән иде. «Шәкүр малае авылга тикшерү белән кайткан, тамагын туйдырган авылына комиссия алып килгән! Шәкүр малае ашаган табагына төкергән!..» Авылда үзе киткәч үк таралачак сүзләрне ул хәзер үк аермачык ишеткәндәй булды.
Машина урамга килеп керде. Райком шоферы Сабирҗановларның йортын белә икән, беркемнән сорашмады-нитмәде, туп-туры авыл үзәгенә таба юл тотты.
— Анатолий Петрович...— Таһир, юл буе әзерләнеп килгәндәй, кисәк кенә Овчинниковка таба борылды.— Мин Сабирҗановларга керә алмыйм, Анатолий Петрович...
— Мин сезне аңламадым. Эш нәрсәдә? — дип гаҗәпләнде Овчинников һәм шул ук сораулы карашын Төхфәтуллинга да төбәп алды.
— Анатолий Петрович... аңлагыз... Бу — минем туган авылым. Әхсән Сабирҗанов — минем балачак дустымның абыйсы. Әхмәтгали Сабирҗанов — аның әтисе...
— Шуннан ни булган?
— Мин... Мин Әхмәтгали абзый белән сөйләшә алмаячакмын!..
Овчинниковның йөзендә каракучкыл тимгелләр уйнап алды:
— Сез бик кызык кеше икәнсез, иптәш Корбанов! - диде ул, тавышындагы ризасызлыкны һич тә яшермичә. - Безне монда, вәкаләтле комиссия итеп, зур һәм җаваплы эш белән партиянең өлкә комитеты исеменнән җибәрделәр. Безгә, үзегез белгәнчә, партия намусын саклау мәсьәләсе ышанып тапшырылды. Комиссиянең җитәкчесе мин булсам да, эшнең нәтиҗәсе өчен барыбыз да бергәләп җавап бирәчәкбез. Безгә бит ул карт белән аңлашырга кирәк. Мин татарча бөтенләй белмим. Тәлгать Ахуновичның да, үзегез күреп торасыз, татарчасы ярым-йорты гына. Безнең бөтен ышаныч сездә, иптәш Корбанов. Ике арада сез тылмач булырга тиешсез. Дөрес бит, Тәлгать Ахунович?
— Әлбәттә, шулай!—дип җөпләде Төхфәтуллин һәм өстәп тә куйды.— Авылыма кайттым дип кенә койрыкны бору килешми, иптәш Корбанов...
Таһир аңлады: аңа инде артка чигенү юлы калмаган иде. Шулай да ул, бөтен күңеле белән карышып, Әхмәтгали картларга керүне ничек тә кичектерергә, соңгарак калдырырга, ерагайтырга тырышты:
— Бәлки, башта безгә, әни янына тукталырбыз? Юкса, бик уңайсыз бит, авылга кайтып та иң элек аның янына кермәгәч. Күптән күрешмәгән бит...
— Башта эшне төгәлләргә кирәк! — дип кырт кисте Овчинников.—Әни карчыкны күрергә соңыннан да өлгерербез. Көн безнеке, үзебезнеке бит!
Машина капка төбенә килеп туктауга кайдадыр эчтә ишек шапылдаганы ишетелде. Капка төбендә яланөс кенә чыккан, шәл бөркәнгән Гөлчирәтти күренде.
— Бәрәкалла! — диде ул, машинадан төшкән кешеләрне каршылап.—Әллә соң Хәбир улым кайттымы?!
— Исәнмесез, апа!
— Здравствуйте!
— Исәнме, Гөлчирәтти...
Гөлчирәтти бу көтелмәгән кунакларга бик гаҗәпләнде, әле берсенә, әле икенчесенә күз ташлап, сәламнәренә каршы сәлам белән җавап кайтарды:
— Бик шөкер... Аллага шөкер! Исән-саулармысез! Здрачте. Сез, кунаклар, Әхсән улымны эзләп килгәнсездер инде. Үзе юк шул әле, районга киткән ие. Әйдәгез, йортка үтегез, кунак булырсыз, чәй эчәрбез. Көтсәгез, Әхсән үзе дәкайтып җитәр, алла боерса... Әле мин сезне, машина килеп туктагач, Хәбир улым белән бутап ташлый язганмын бит. Алар кайтты дип торам...
«Танымады...»— дипуйлады Таһир, карчыкның үзенә аерым игътибар итмәвен күреп. Һәм ул Гөлчирәттинең бу танымавына шатланырга да, кайгырырга да белмәде.
Әхмәтгали карт кияве Мәҗит белән абзар-кура тирәсендә кайнаша иде. Капкадан керүчеләрне күргәч икесе дә каршыга ашыктылар.
— Әллә каениш кайттымы дип торам,—диде Мәҗит күрешкәндә.— Каениш кайтырга тиеш иде. Телеграммасы килде, үзләре һаман юк...
Хәбирнең кайтып җитмәгәнен Гөлчирәтти авызыннан ишетүгә үк Таһир бермәлгә җиңел сулап куйган иде. Тик хәзер аның алдына тагын бер үҗәт һәм четерекле сорау килеп басты: Хәбирне Казанда очратуын, кызының больницага керүен әйтергәме монда, юкмы? Таһир өчен, чыннан да,бик тә катлаулы, үтә дә авыр сорау иде бу.
Әхмәтгали карт күрешкән чакта аңа төбәлеп-текәлеп карады:
— Карале... Шәкүрнең улы түгелме соң син? Таһирҗан түгелме соң?..
— Әйе, Әхмәтгали абзый... Дөрес әйтәсең,— дияргә ашыкты Таһир.—Шул, Шәкүр малае мин... Таһир.
— Бәрәч!.. Танымый да торам!—дип үз-үзенә гаҗәпләнде Гөлчирәтти. Үзе кулларын чәбәкләп куйды.— Менә сиңа кирәк булса! Үзебезнең Таһирҗан икән ләбаса! Мин тагын әллә нинди зур нәчәлникләр килде дипторам! Әйдәгез, кунаклар, әйдәгез, өйгә керик... Менә бит, Таһирҗан улым, Хәбир дә кайтып кергән булса ничек әйбәт булыр иде, күрешер идегез сез дә. Озакка кайттыңмы? Әниеңнең хәле ничек? Күргән юк аны бу соңгы араларда...
Ни дип тә җавап кайтарырга белми торган Таһирны Әхмәтгали карт коткарды:
— Карчык, аяк өсте сөйләшүдә тәртип юк, кунакларны өйгә чакыр син, өйгә. Әйдәгез, керик, оланнар...
Чәйне бал белән, яңа аертылган каймак белән, вак-төяк сүз белән эчтеләр. Гөлчирәттинең кунакларны кат-кат кыставы гына сүз араларындагы бушлыкны тутырып торды.
— Килен эштә әле, иртән киткән җиреннән кайтмады,—дип сөйләнде Гөлчирәтти.— Айсылу кызым Әхсәнгә иярепрайонга китте әле. Кибетләргә дә сугылам, пучтага да кереп чыгам, ди. Хәбир улымнан бер-бер хәбәр булмасмы дибез инде...
Әхмәтгали карт сүзгә бик сак кына кушылгалады. Машинага утырып килгән бу кешеләрнең йомышын тәгаен генә белмәсә дә күңеле нидер сизенә, борчыла иде аның. Тагын шуны искәрде карт: «Әниеңне күрдеңме соң әле?»—дигән сорауга килделе-киттеле җавап кайтарды мәрхүм Шәкүр улы. Болар, димәк, туп-туры шушы өйгә — Сабирҗановлар йортына килгәннәр. Шулай... Әхсән янына килгән булсалар, башта иң элек аны сорарлар, аны белешерләр иде. Әхсәннең районга киткәнлеген инде ишеттеләр, белделәр, тик бу хәбәр кунакларны борчымады да, шатландырмады да. Димәк... Ни йомыш белән йөри болар? Шәкүрнең улы ни өчен аларны нәкъ менә шушы йортка алып кергән? Әллә соң?.. Әллә соң Хәбирдән бер-бер хәбәр алып кайтканнармы? Башка бер йомыш белән кергәннәрме? Шулай уйлады Әхмәтгали карт. Шулай уйлап, әйтеп куйды:
— Әхсәннең өйдә туры килмәве әйбәт булмады шул,— диде. Аның бу сүзе, күрәсең, кунакларның тел төбе чишелер вакытка туры килде.
— Безнең өчен Әхсән Әхмәтгалиевичнең өйдә булмавы яхшырак та әле, бер уйлаганда,—диде Төхфәтуллин, янәшәдә утырган Овчинников белән күзгә-күз карашып алгач.— Безнең төп йомыш сездә иде, сезнең белән сөйләшергә дип килгән идек, Әхмәтгали Сабирҗанович...
Овчинников, чәйгә рәхмәт әйтеп, чынаягын читкәрәк этәрде. Мәҗит, сүзнең җитди нәрсә турында барачагын хәзер генә аңлап алып, урыныннан кузгалырга ашыкты:
— Бабай, башланган эш — беткән эш, диләр, үземгенә маташтыра торыйм әле, алайса,—дип чөйдәге киеменә үрелде. Әхмәтгали карт сүз әйтмәде. Чынаягын чәй тәлинкәсенә каплап, ике кулы белән битен сыпырды, аннан соң Гөлчирәттигә таба борылды:
— Карчык, бүген — җомга көн. Киленнең төп йортына барып, кодагыйның хәлен белеп кайт, савабы булыр,— диде.
Өйдә алар, ниһаять, дүртәү генә калдылар. Баштабермәлгә авыр тынлык урнашты. Сәер тынлык, авыртынлык, кешене басып, изеп, кысып торган тынлык иде бу.
— Әхмәтгали Сабирҗанович,—диде ниһаять, Төхфәтуллин.—Безнең Казан тиклем Казаннан сезне күрергә дип килүебез юкка гына түгел. Сезнең гаилә өстеннән, дөресрәге, сезнең улыгыз Әхсән өстеннән жалоба хаты бар-

You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Күгәрчен Сөте - 14
- Parts
- Күгәрчен Сөте - 01
- Күгәрчен Сөте - 02
- Күгәрчен Сөте - 03
- Күгәрчен Сөте - 04
- Күгәрчен Сөте - 05
- Күгәрчен Сөте - 06
- Күгәрчен Сөте - 07
- Күгәрчен Сөте - 08
- Күгәрчен Сөте - 09
- Күгәрчен Сөте - 10
- Күгәрчен Сөте - 11
- Күгәрчен Сөте - 12
- Күгәрчен Сөте - 13
- Күгәрчен Сөте - 14
- Күгәрчен Сөте - 15
- Күгәрчен Сөте - 16
- Күгәрчен Сөте - 17
- Күгәрчен Сөте - 18