🕥 33-minute read

Күгәрчен Сөте - 11

Total number of words is 4343
Total number of unique words is 2140
37.9 of words are in the 2000 most common words
52.7 of words are in the 5000 most common words
60.0 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  — Әхсәнем көн саен өйгә кайта, бер генә нәрсәсен дә калдырып кайтканы юк, барысын да үзе белән алып кайта! — дип кырт кискән.
  Яшь киленнең шул җавабын ишеткән хатыннар бүтән инде каныкмаган аңа. Бу кадәресен Әхсәнгә соңыннан әлеге хатын-кызлар үзләре сөйләде. Саҗидәсенең ул ка­дәр үк авыз тутырып әйтә алуына ышанып бетмәсә дә, Әхсән аның көнче булмавына, гайбәтләрдән өстен кала белүенә шатланды.
  Ә буюлы нәрсә? Нәрсә булсын — аңлады Әхсән үзе­нең хәлен, Саҗидәсенең хәлен аңлады. Өйдә кайчан нык­лап кайтып күренгәне булды аның соңгы вакытларда? Кая улсоңгы вакытларда гына?! Элек, фермада эшләгән чагында, алар көндез дә бер-ике күрешмичә калмыйлар иде. Ә менә хәзер, парторг булып сайланганнан бирле,аларның очрашу-күрешү вакыты санаулы сәгатьләргә генә кайтып калды. Әхсән иртәнге нарядтан соң өенә су­гылса, Саҗидә әле фермадан кайтып өлгермәгән була. Саҗидә кичке савымнан кайтканда Әхсән инде каядыр ашыгып чыгып китә. Саҗидә элек тә аның өйдә сирәк булуын авыр кичергән, әрнегән, көнләшкән, тик сиздермәгән генә. Башкасын ул үткәреп җибәрә алган, ә менә монысын — соңгысын күтәреп бетерә алмаган: иренең йөзендә ниндидер кара шәүлә барын, шуны үзеннән яшергәнле­ген, күрсәтмәскә тырышуын күңеле белән сизгән ул. Сизгән... Сәбәбен эзләп җәфаланган, үртәлгән, аңлый алмый интеккән. Әнә шул газабы бүген күз яше булып, рәнҗү булып бәреп чыккан.
  Нишләргә? Ничек итеп юатырга? Ничек тынычландырырга хатынының күңелен? Әхсән әнә шул турыда баш ватты.
  — Син инде бигрәк...— диде ул, ниһаять, тавышына кырыслык чыгарып.— Әллә ниләр уйлап табасың. Ташлале... Болай итсәң, кеше көлдерерсең.
  — Ә нигә соң?.. Нигә алай үзгәрдең син? Бер мин генәмени, әткәй дә сизә синең үзгәргәнне.
  — Әткәй? Ул нәрсә, берәр сүз әйттеме?
  — Юк, әйтмәде,— Саҗидә, тирән сулап, читкә таба борылды.— Әткәйне беләсең бит, әйтми-сиздерми ул. Тик мин күрәм бит, ул да борчыла. Башта мин аны Хәбир­нең озаклавына гына борчылып йөри дип уйлаган идем. Юк, синең өчен дә икән...
  — Сез нәрсә, барыгыз да минем өчен борчыла башла­дыгыз әле? Нәрсә булган миңа? Ниләр кыланасыз? Үзе­гез җыен тузга язмаганны уйлап чыгарасыз да...—Әхсән сүзен таба алмый, дәвам итә алмый торды. Чыннан да, ни өчен әле тузга язмаганны булсын? Димәк, әтисе дә шәйләгән аның борчылып йөргәнен. Саҗидәнең күңеле сизгер, ул алдамас. Шулай уйлап, Әхсән хатынының иң­нәреннән сыйпады.—Каралы, карчык... Син ни... Әйдә, бала-чага булмале, яме... Аңла инде син мине, эштә бит төрлесе була. Синнән башка, балаларымнан башка берке­мем дә юк минем. Болай, эштә бераз кыенлык чыккан иде,
  Саҗидә дәшмәде. Әмма Әхсән аның тынычланганын, үз сүзләренә ышанганын тойды. Әллә ышанырга теләп, ышанырга тырышып ята иде микән Саҗидә?
  — Әтигә белдермәскә кирәк, болай да инде йорт сал­ганда нык биреште. Син инде, Саҗидә, аларга аны-моны әйтә күрмә.
  — Нәрсәне ул «аны-моны»?
  — Юк-бар уй уйлап, күңелсез кыяфәт белән йөри күр­мә дим.
  — Ә минем андый кыяфәт белән йөргәнем юк, Әхсән. Әле үзеңә дә сиздерми идем, түзмәдем, күңелем йомша­рып китте. Кичтән бирле түшәмгә карап, йоклый алмый боргаланып яттың бит. Жәлләдем үзеңне. Кем аркасында шулай өзгәләнә икән бу, минәйтәм.
  Әхсән хатынын үзенәрәк тартты:
  — Һы, кем аркасында, имеш... Эш аркасында, эш.
  — Эш аркасында гына шулай ничә көн буена өзмәс-куймас кара көяме кеше? Эшеңнән алалар икән — бүтәнҗирдә эш бетмәгән. Әнә, безнең фермада сине һаман са­гыналар.
  Әхсән сискәнеп китте:
  — Нишләп әле син мине бу эшемнән алырга җыена­сың?
  — Мин җыенмыйм. Фәтхияттидән ишеттем. Сер итеп кенә әйтте. Үзе кемнән ишеткәнен ачмады. «Иреңнең өс­теннән жалу язганнар икән»,— ди. Ул чакта аның сүзен колакка да элмәгән идем, хәзер менә исемә килеп төште. Сине дә шулай кара кайгыга салырлык булгач, нәрсәдер бардыр. Бардыр, Әхсән. Яшерәсең генәдер... Миннән. Ха­тыныңнан.
  Саҗидә тыныч итеп, үз сүзләре артыннан үзе үк уй­ланып сөйли иде. Әхсәннең күңеле тулып китте. Чыннан да, кайгы дигән нәрсәне хатыннан яшереп ир кеше дөрес эшлиме, әллә ялгышамы? Көчсезлекме хәсрәтеңне хаты­ныңа сөйләү, әллә киресенчәме? Синең белән бер уртак ятакны, уртак төнне, уртак таңны бүлешкән, балаларың­ның анасы булган, авырлыкның теләсә кайсын синең бе­лән бергә күтәрә алган, әмма синең йөзеңдәге сүрәнлек­не, борчылуны күреп, бары тик шушы билгесезлекне генә күтәралмый җәфаланган хатынны ничек юатырга?
  — Дөрес әйткән Фәтхиятти,— диде ул, ниһаять, авыр сулап.— Жалоба бар минем өстән. Берәү генә дә түгел, икәү.
  — Ничек? Нинди жалоба? Кем язган? Кая?
  — Райкомга да, обкомга да. Башта — беренчесен, ан­нан — тагын берсен. Кем язганы әйтелмәгән.
  Саҗидә сүзсез калды. Сорарга кыймыйча, иренең дә­вам итүен көтә иде булса кирәк. Әллә инде үзе ишеткән­нәрне башына сыйдырып бетерә алмый интегә идеме?
  — Ничек уйлыйсың, Мортазин абый язмады микән? — диде ул бераздан.— Ул бит, хәтерлисеңдер, теге вакытта да ниндидер сүзләр сөйләп йөргән иде, син парторг бу­лып сайлангач...
  — Белмичә-нитмичә кешегә яла якма,—дип кырт кис­те Әхсән һәм үзенең нәрсәгә шулай кинәт кенә кызганын үзе дә аңлап бетермәде.
  — Болай гына әйтәм лә... Аптыраганнан. Нәрсә язган­нар соң ул жалобада? Колхоздан сыер алганны түгелдер бит?
  — Анысы да бар. Нигә иң элек сыер турында уйлап куйдың әле?
  — Белмим. Яратып өлгердем мин аны, малкайны. Тагын нәрсә? Анысы да бар, дип әйтүеңне әйтәм?
  — Бар анда. Тик райкомны аны, сизәм, колхоз сыеры ызыксындырмый. Колхоздан бер сыер түгел, унны алган булсам да бу кадәр купмаслар иде.
  - Сыер да ул кадәр кызыксындырмагач, тагын нәр­сә төпченәләр соң алар, Әхсән? Ә?
  Әхсәннең тамак төбенә төер утырды. Дәшмәде. Уз­дырды.
  — Әхсән, дим?
  - Әткәй белән бер өйдә яшәвемә аптырыйлар. Менә шул.
  - Ничек инде? Бергә яшәмичә, тагын кайда яшик?Төпчек малай Хәбир читкә китте. Син аны алыштырдың. Әткәй-әнкәй янында кемдер булырга тиеш бит. Картлык көннәрендә. Райкомның моңа, безнең алар янында яшәвебезгә ни катышы бар?
  — Бар икән шул менә... Мин парторг кеше. Ә әткәй... авыл мулласы. Эш менә шунда, Саҗидә...
  Саҗидә урыныннан сикереп торды. Әхсәннең беләгенә ябышып, ашыгып-ашыгып пышылдарга кереште:
  — Булса соң! Аңа карап, ул бит ата кеше булудан туктамый, Әхсән! Ни генә булса да синең өчен әти кеше, ата кеше бит ул! Картларның аның үз дөньясы, үз көне. Әмма әткәй гаиләбезнең тоткасы, балаларыбызның баба­сы. Ничек инде син аның белән бергә тормаска тиеш? Алайга китсә, бабай мулла дип, балалар да аннан йөз чөе­рергә тиешмени?! Әнә, олысын бит мәктәптә отряд советы председателе итеп сайлап куйганнар. Аның өстеннән дә жалоба язсыннармыни инде хәзер?
  Әхсән хатынын бүлдермәде. Гаҗәпләнеп, уйлана-уйлана, аның ярсулы пышылдавын тыңлады. Аннан соң, үзенә тартып китереп Саҗидәсен күкрәгенә кысты. Бу ми­нутларда бердәнбер киңәшер кешесе, таяныр терәге итеп тойды ул аны.
  
  XII
  Хәбир болай да соң уянган, соңлавы өчен үзен битәр­ләргә өлгергән иде. Теге Минзәлә егете белән буфетта очрашканнан соң кәефе бөтенләй кырылды. Аны талап чыгып киткән яшь кызның йөзен күз алдына китерергә тырышты. Ә бит кичә ресторанда аның янына килеп утырганда нинди мөлаем, тыйнак, оялчан булып кылан­ган иде ул кызый. Ахо бик дөрес эшләгән аны куып җи­бәреп. Димәк, белгән ул аның нинди кәсеп белән йөрүен...
  Нәкъ шул чакта ишек шакыдылар. Гомере озын бу­лыр: Ахо икән.
  — Мин бер генә минутка, туган,— дидеАхо, бүлмәгә керүгә үк. Башка вакыттагы кебек ачылып елмаймады,ничектер ашыккан, каушаган кебек тоелды. «Кичәге бәй­рәмнән соң башы авыртадыр, кәефе юктыр»,— дип уйлап куйды Хәбир.
  Ахо исә хәл-әхвәл сорашып тормады, кулындагы күн сумкасын Хәбиргә сузды:
  — Зинһар, алып куй әле моны. Синдә торып торсын. Кичен, алла бирсә, кереп алырмын. Йә иртәгә иртән су­гылырмын.
  — Бүген кичен... Кичен минем өйдә булмавым бар, Ахо.
  — Бүген булмаса, иртәгә...— дип ашыгып бүлдерде аны Ахо.— Синдә торып торсын. Ачуланмыйсыңдыр ич?
  — Ни сөйлисең, Ахо?! Кая ул ачулану? Калдыр, исән-сау булыр.
  Ахо, сумкасын карават артына куйды да, китәргә ашыкты. Хәбир аның болай кабалануын, сәер генә чыгып китүен үзенчә юрады: кичә күп сөйләшеп ташлаганына читенсенә бу, шуңа тизрәк саубуллашу ягын карый. Әлләсоң кич өйдә була алмыйм дип әйткәнгә үпкәләвеме?
  Юк, ул турыда әйтеп Ахоны һич тә алдамады Хәбир. Кичә ресторанда Минзиләне ниндидер ир белән күргәч, ул төне буе уйланып, үртәлеп, икеләнеп чыкты. Ахоның сүзләрен исенә төшереп, фикер җебенең югалган очын табарга тырышты. «Менә шушы Саттар Үтәбаевлар ку­лында совет сәүдәсе...— дип теш арасыннан ысылдап сү­генгән иде Ахо.— Сәүдәне болар кулына биргән дәүләт — үзе үк иң зур спекулянт!..»
  Төнлә дә Таһир белән очрашуы турында уйлап яттыХәбир. Шунда гына аның агарган, талчыккан йөзендәге курку, шомлану һәм кыенсыну шәүләсен аңлап алгандай булды. «Димәк... — дип уйлады ул, йокысызлыктан һәм хәмердән тинтерәгән башын фикер йөртергә мәҗбүр итеп,—димәк, язмыш Таһирдан да үч алган... Димәк, Та­һир да бәхетсез. Әллә? Әллә башкачамы? Бәлки, бу гади бер очраклылык кынадыр? Бәлки, Минзилә бу ресторанга очраклы рәвештә генә кергәндер? Бер-бер бәйрәм уңае белән?..» Хәбир шулай дип ышанырга тырышты. Әммабашында калган аек күзәнәкләрнең берсе аңа катгый җа­вап кайтарды: юк, очраклылык белән генә килмәгән Мин­зилә бу ресторанга. Юкка гына очрашмаган ул әлеге дәбаягы кеше белән... Димәк, шулай: Таһир белән Минзилә дә бәхетсезлеккә тарыган... Кем белә, бәлки аларга Хә­бирнең каргышлары төшкәндер? Хыянәт иткән дустан һәм хыянәт иткән ярдан язмыш махсус үч алгандыр? Та­бигатьтә бер генә нәрсә дә эзсез үтми, бер ялгыш җибәрдеңме, кайчан да булса аның үзеңә урап, бәла булып кайтачагын көт тә тор, диләр бит. Хыянәт тә табигатьнең үзе алдына ясаган ялгыш түгелме? Юк-юк, болай уй­ларга ярамый! Таһир... Аның янына, һичшиксез, ба­рырга кирәк. Бәлки ул да бүген бик авыр хәлдәдер? Бәл­ки ул теге көнне, үзләренә чакырганда, Хәбирдән бер­бер ярдәм өмет иткәндер, киңәш көткәндер, әйтергә ге­нә кыймагандыр...
  Төне буена әнә шуларны кат-кат уйлап, үз-үзе белән бәхәсләшеп ятты Хәбир. Юк, Ахоны алдамады ул: кы­зы янында булганнан соң, аның белән сагынышып кү­решкәннән соң, кич Таһирларга барып кайтмакчы иде исәбе.
  Тик бу көнне Таһирларга гына түгел, хәтта кызы Ро­залия янына да бара алмыйча калачагын белми иде әле. Шулай ук Таһир дустының нәкъ менә шушы иртәнге сә­гатьләрдә аэропортка таба ашыкканын да белми иде ул.
  Әйе, Таһир бу көнне иртүк уянды. Иркенләп юынды, ашыкмыйча гына капкалап алды. Киемнәрен юлга әзер­ләде.
  Минзилә йоклый иде әле. Әмма Таһир ул йоклаган бүлмәгә таба күз төшермәде, хәтта игътибар да итмәде. Кичәге, үткән көннәрдәге газаплардан, уйланулардан, үр­тәлүләрдән берни дә калмаган кебек иде. Әйтерсең Та­һир яшәп яткан катлаулы, тузанлы, эсселе-салкынлы дөнья өстеннән нинидер бер зилзилә үткән дә, аннан соң инде җылы, рәхәт бер яңгыр яуган. Әйтерсең аның бөтен барлыгы, тирә-юне чистарып, сафланып калган. Таһир шул саф һаваны күкрәк тутырып сулаган, тирә-якка ка­рап беренче тапкыр хозурланган. Үзен кеше итеп сизә башлаган...
  Әлеге үзгәрешнең төп сәбәбе Хәбир белән очрашу икәнне Таһир үзе тоя, сизеп тора иде. Хәбир белән оч­рашып, аның турында уйланып-көтеп алҗыган кичәге төнне беренче тапкыр үз язмышына үзе читтән карап, аек бер акыл белән фикер йөртте Таһир.
  — Менә Хәбир...— дип сөйләште ул үз-үзе белән.— Күпме кыенлык күрде, хыянәт күрде. Әмма ул, әнә, ба­рысын күтәрде, сыгылып төшмәде. Ә син менә, киресенчә, Үзеңә хыянәт иткән хатын белән бер өйдә, бер үк һава сулап яшисең, синең ир булып исәпләнер дәрәҗәң дә калмаган. Беткәнсең син, беткәнсең. Оят кирәк...
  Шулай үз-үзен битәрләде, оялтты, гарьлеккә күмде Таһир. Шулай йоклап китте.
  Иртән уянуга үзендә ниндидер җиңеллек, иркенлек,сафлык тойды. Нәрсәдер булган, нәрсәдер үзгәргән, нидер кире кайткан, нидер юкка чыккан кебек иде.
  Билгеләнгән сәгатькә кадәр шактый вакыт бар ид әле. Аэропортка иркенләп, ашыкмыйча барды. Өлкә комитетның кадрлар бүлеге инструкторы Овчинников һәм пропаганда бүлеге вәкиле Төхфәтуллин белән ул «Депутатлар бүлмәсе» янында очрашырга тиеш иде. Алар Таһирдан да алдарак килгән булып чыкты.
  — Менә монысы сезгә, иптәш Корбанов.— Исәнләшеп күрешкәннән соң Төхфәтуллин аңа самолет билетын тоттырды.— Регистрация игълан итмиләр әле һаман.
  — Тәртип юк,— диде Овчинников.— Самолет очар алдыннан ашыктыралар кешене. Менә күрерсез. Тәртип юк.
  Таһир кулындагы билетка күз салды, үзе дә сизмәстән, гаҗәпләнеп кычкырып җибәрде:
  — Минем районга очабыз икән ләбаса. Күптән кайткан юк иде!..
  — Менә, берочтан туган ягыгызны да күреп килерсез,— Төхфәтуллин ачылып елмайды. Тиздән аның бу елмаюы, кысылып, ирен читенә күчте.— Командировка алып туган якларга, ата йортына кунакка кайтып йөрүчеләре азмыни?! Әби-бабай янында сыйланырга!
  — Тик бу иптәш Корбановка кагылмый,— дип, шаяртуга кушылды Овчинников.— Ул бит әле билетларның кайсы районга алынганын да белми иде.— Аннан соң, җитдиләнеп, Таһирдан сорады.— Балтамак авылы сездән еракмы соң? Шул авылда яшәгән партком секрета­рен тикшерергә барабыз.
  — Балтамак? — Таһирга эсселе-суыклы булып кит­те.— Ничек инде Балтамак?..— Шушы сүзләрне кабатла­ганда мең төрле уй үтте аның башыннан. Алар барачак авылда Хәмәт Мортазин яшәгәнен, аның партком секре­таре булып эшләгәнен, ә инде Мортазинның кызы Минзилә булуын, ягъни үзенең хатыны булуын, бу тикшерүдә аңа һич тә катнашырга ярамавын, гаиләсендәге хәлләрне боларга белдерергәме, юкмы дигән рәхимсез бер сорауга килеп төртелде.— Балтамак... Беләсезме, иптәш Овчинни­ков... Иптәш Төхфәтуллин... Миңа сезнең белән кайтырга ярамый!
  —?!
  — Ничек инде?
  — Анда... партком секретаре... Мортазин. Ул минем хатынның әтисе. Шулай булгач... Бу тикшерүдә катна­шырга минем юридик яктан да, мораль яктан да хакым юк.
  - Кыз-ык,— дип сузды Овчинников, кесәсеннән кызылтышлы кечкенә куен дәфтәрен чыгарып.— Кызык... Менә монда язылган: «Әтисе - мулла, Әхмәтгали Әхмәтганиевич Сабирҗанов. Улы - парторг, Әхсән Әхмәтгалиевич Сабирҗанов». Монда сезнең хатыныгызның әтисе... һ-м-м... Мортазин дидегезме әле? Монда андый кеше турында бер­нинди сүз дә юк!
  Таһир бер генә мәлгә җиңел сулыш алды, әмма шунда үк янә калтыранып куйды: «Әхсән Сабирҗанов та минем авылдашым, дустымның абыйсы лабаса!» — дип, чак кына кычкырып җибәрмәде. «Әтисе — мулла... Улы — парторг...», дигән сүзләр аның башына бераз соңрак барып җитте. Әхсән абыйсын, дустының абыйсын тикшерергә, Әхмәт­гали абыйсын тикшерергә кайта бу эш белән, үзенең ту­ган авылына кайта түгелме соң ул?! «Йа хода!..» — бу сүз аның күңелендә беренче тапкыр пәйда булды. Кем­дер ярдәм итәр, кемдер бу хәлдән коткара алыр сыман тоелды аңа. Ярдәм булмаячагын аңлагач, котылу юлын үзе эзләргә кереште:
  — Беләсезме...— диде ул фикерен тупларга ашыгып.— Бу авыл... Ул бит минем туган авылым. Миңа анда тик­шерү белән кайту кыен...
  — Ә нигә? — Овчинников аның сүзен эләктереп кенә алды.— Мин бернинди кыенлыгын да күрмим моның. Сез, димәк, ул авылдагы кешеләрне яхшы беләсез. Мәсьәләне хәл итү безгә җиңелрәк булачак! Шулай бит, иптәш Төх­фәтуллин?!
  — Әлбәттә, шулай.
  — Мин дә шулай дип уйлыйм! — Овчинников, эш хәл ителде дигәнне белдереп, куен дәфтәрен кесәсенә кире тыкты. Каядыр читкә, регистрация кассаларына таба бо­рылды. — Әйтәм бит, тәртип юк, тәртип. Самолетка утырыр алдыннан ашыктыра-куа башлаячаклар, менә күрерсез!..
  Таһир сизде: «Андагы парторг минем балачак дустым­ның абыйсы бит»,— дип кенә котыла алмаячак иде...
  Аңа бөтенләй икеләнү җаен калдырмаслык итеп, алар очачак самолетка билетләр теркәүне игълан иттеләр.
  Әйе, Хәбир бу көнне Таһирның Балтамакка, туган як­ларга, авылга таба юл тотуын белми һәм белә дә алмый иде. Кичен аларга, Таһирларга барачагын төгәл хәл итеп, Күңеленнән җөпләп, бүлмә ишеген бикләде. Базарга ба­рып, анда нинди алмалар сайлап алачагын, кызына нинди җимешләр алып барачагын, Розалиянең ничек шат­ланачагын уйлап, үзалдына елмаеп куйды.
  Ачкычны администраторда калдырырга дип баскычягына таба атлаганда аның янына шактый таза гәүдәле салкын карашлы ике ир-егет килеп басты.
  — Гафу итегез,— диде ирләрнең берсе.— Кире борыла алмассызмы?
  — Бүлмәгезгә кире керергә кирәк,— дип кистереп кабатлады ирләрнең икенчесе, Хәбирнең гаҗәпләнеп, ни әйтергә белмичә торуын үзенчә аңлап.
  Хәбир шул мәлдә Ахо калдырып киткән сумка турында уйлап алды. Карале, ачкычны монда калдырып китү уе юләрлек булган түгелме? Бүлмәңдә кеше әйбере, сиңа ышанып тапшырылган әйбер кала икән ләбаса!
  — Мин бик ашыгам,— диде Хәбир, ачкычны кире кесәсенә тыгып. Аннан соң кинәт башына барып җитте.- Туктагыз әле... Минем бүлмәгә керү сезгә нигә кирәк?
  — Кирәк,— диде ирләрнең беренчесе һәм кесәсеннән кызыл тышлы таныклык чыгарды, аны Хәбирнең маңгаена ук терәп күрсәтте. «Лейтенант... Уголовный розыск...» дигән сүзләр Хәбирнең күз алдында биешеп тора кебек иде.
  — Мин ашыгам,— диде Хәбир, хәлне ачыграк төше­нергә теләп.
  — Зинһар, кабатлатмагыз. Бүлмәгезгә керик.
  — Шунда сөйләшербез.
  Хәбир бермәлгә икеләнеп торды. Аннары, башын чайкап, бүлмәсенә таба китте.
  Хәбиргә таныклык күрсәткән лейтенант, ишек ачылу­га, бүлмә эченә ташланды.
  — Монда! — дип, кош тоткандай куанып, Ахо калды­рып чыккан сумканы эләктерде, аны ашыгып актарырга кереште.
  — Кеше әйберсе бит ул! Кагылмавыгызны үтенәм! — диде Хәбир, әмма аның сүзен ишетергә дә, тыңларга да теләүче табылмады.
  — Монда! Әйе, шушы... Табылды бит, анасын сатыйм!
  — Кеше әйберсе ул! Зинһар, актармагыз! — Хәбир алгарак тартылган иде, артында торган ир кеше аны жәһәт кенә эләктереп алды һәм стенага китереп кысты:
  — Тик кенә тор! Кузгаласы булма! Күрсәтермен мин сиңа «кеше әйберен»! — дип кычкырды ул, шунда ук «син»гә күчеп.
  Лейтенант сумканы кире япты, аннан соң Хәбиргә туры карады:
  — Сезгә безнең белән барырга туры килер. Анда якыннанрак танышырбыз.
  — Мин ашыгам, минем кызым янына барасым бар. Ул - больницада, ул мине көтә, миңа анда бармый калырга ярамый! - Хәбир үзенең хәлен берьюлы аңлатырга теләп, ашыга-ашыга сөйләде, буталды.— Мин... Без чит илдән кайтып киләбез... Сез мине кем беләндер бутый­сыз, ялгышасыз бугай...
  - Ялгышасыз, диме?! - Хәбирнең беләгеннән кысып тоткан милиционер әче итеп елмайды. -Без сирәк ялгы­шабыз, агайне. Ялгышканда да дөрес ялгышабыз!..
  Урамга Хәбирне култыклап алып чыктылар. Анда аларны машина көтеп тора иде инде.
  XIII
  Кичке якта Сабирҗановлар өенә Ильяс илеп керде. Янәшәсендә укытучы кыз Нурия иде. Кыз, арткарак ка­лып, ишек төбендә таптанды. Ильяс исә, үзе алып кергән суык белән бергә, туп-туры өй түренә таба узды, бөтен бүлмәне яңгыратты:
  — Әхсән абый! Әхмәтгали абзый! Ишетәсезме?! Гөлчирәтти дим! Саҗидә апа! Өйләнәм бит мин, ишетәсезме?!
  Өйдәгеләр урыннан кузгалды. Аргы бүлмәдән бала­лар йөгерешеп чыкты. Ильяс аз гына кызмача идеме, әл­лә өйләнү уе белән һаваланып киткән идеме - Нуриясе аны тарткаларга кереште:
  — Ярар ла инде, Ильяс... Кеше өендә тавыш күтәрмә шул кадәр. Тыныч кына аңлатып әйт... Рөхсәт сорарга, фатиха алырга гына кердек лә инде...
  Ильяс аның саен очынды, Әхмәтгали картның янына ук утырды:
  — Аягымны салып тормадым, Әхмәтгали бабай, сез инде үз кешеләр, гаеп итмәссез. Син безгә фатихаңны бир, Әхмәтгали абзый! Без менә Нурия белән бергә торырга, өйләнешергә булдык!..
  — Алай-й...— Әхмәтгали карт каядыр аска, үзалдына төбәлде, аның шушы бер сүзеннән бөтен өй эче тынып калды. Очынып-һаваланып килеп кергән Ильясны да алыштырып куйган кебек булды: ул, картның шушы сүзендә ниндимәгънә ятуын аңларга теләгәндәй, башын бераз кырынсалып, аңа төбәлде.
  — Бергә тору, гаилә кору, өйләнешеп туй итү — алла тарафыннан яратылган, макталган эш,— дип әкрен генә көйләде,үзалдына карап сөйләде Әхмәтгали карт. Аннан соң, кулы белән генә ишарәләп, Нуриягә дә утырырга кушты. - Тормыш корганда алдагысын да уйлап эш итәргә кирәктер,балалар, һәркайсы ямьсезлектән өстен булып, ата-аналарыгызның җанын борчуга салмаенча, аларның дакадерен белеп, үз балаларыгызны ятим итмәенчә, тәүфыйк белән яшәү кирәктер.
  Әхмәтгали карт башын күтәрде, Ильяска таба боры­лып, колагына иелде:
  — Ильяс улым, сүземне авырга алма, сине бераз теге шайтан суы белән шаяргалый, диләр. Гаилә корганда мо­нысы турында ныклап уйла. Сез бергә торасы, балалар, үстерәсе кешеләр.
  — Элек булды ул, Әхмәтгали абзый!.. Хәзер юк, алай шаярмыйм инде. Әнә, ышанмасаң, Нуриядән сора: ике ай буе сүземдә тордым - авызга да алмадым!
  — Анысы яраган, улым. Алга таба да, иншалла, шу­лай булсын,- Әхмәтгали карт кызга таба борылды.— Нурия кызым, тормышка чыгу - уен эш түгел. Саваплы да, җаваплы да эш. Ата-аналарыңның ризалыгын алдыгызмы?
  — Алар риза, Әхмәгали абзый.
  — Анысы әйбәт. Ирнең кадерен белеп, аның һәр көнен уртаклашып яшәргә кирәк. Шуңа син ризамы. Үзең нык­лап уйладыңмы?
  — Риза, Әхмәтгали абзый. Ныклап уйладым.
  — Анысы әйбәт. Бәхет-шатлыклар белән гомер киче­рергә, матур балалар үстерергә насыйп итсен. Изге ния­теннән ташламасын. Амин, шулай булсын... Миннән фати­ха сезгә, балалар! - Әхмәтгали карт урыныннан салмак кына кузгалды. - Кичке намазымда сезнең өчен дога укыр­мын, сезгә Хак тәгаләдән хәер-фатиха сорармын.
  — Рәхмәт, Әхмәтгали абзый!
  — Рәхмәт!..
  Әхмәтгали карт олы якка кереп китте. Әхсән аның ар­тыннан, әтисен беренче тапкыр күргәндәй, гаҗәпләнеп, төбәлеп карап калды. Беренче тапкыр күргәндәй...
  Әтисе аның күз алдында олыгайды, күз алдында кар­тайды. Сиздермичә... Сизелмичә...
  Әхсән аның яшь чакларын хәтерли: атын җигә, печә­нен чаба, эшнең теләсә кайсысын эшли торган таза ир иде. Басудан салам алып кайтсалар, кышкы кичнең соңына тикле аларда ут яна: басу җилендә куырылып кайт­кан Әхмәтгали күршесе, идарә конюхы Әхәт белән «җы­лынып» утыра. Алларында - бер ярты «Московская». Сур­гуч белән пичәтләнгән бөкесен кадерләп кенә ачалар. Ба­лаларга күрсәтмәскә тырышалар. Ә Әхсән - ишегалдына кайтарып аударылган саламны лапаска таба ташып йөр­гән олы малай - боларны барыбер күрә, күрмәгәнгә генә салыша. Бераздан болар шешәнең нәкъ яртысына җитәләр Шуннан соң инде Әхмәтгали малайны эштән туктата, ишегалдына үзе чыгып, чакырып ала:
  — Булды, улым, маладис, нык эшләгәнсең, калганын иртәгә икәү ташып өярбез, - ди. Ә калганы әле ташыл­ганыннан бик күпкә, бик күпкә артык була.
  Тагын бераз утыргач әтисе Әхәт агайны да озата баш­лый. Төбендә ике бармак калынлыгы аракысы калган шешәне агайның кесәсенә тыга: монысы - саламга ба­рырга ат биреп торган өчен. Әле саубуллашканчыга кадәр баскыч төбендә тәмәке тартып торалар, кич буе өстәл янында барган сүзне, әңгәмәне үзләренчә йомгаклыйлар. Әйләнеп кергәч тә әтисе һич тә тиз генә тынмый әле. Ба­лаларның берсен - гадәттә эшсез йөргәнен, яисә дәрес әзерләп утырмаганын сайлап ала, сөйли... Аны Әхәт агай белән бергә эчкән әлеге дә баягы бер ярты «Московская» шулай сөйләтә. Аның сөйләгән вакыйгаларын - сугыш­та күргән хәлләрен балаларның инде уннарча тапкыр ишет­кәне бар. Әмма барыбер кызык. Кайчак, әтиләре сөйли башлауга, китапларын, дәресләрен ташлап, җыелышып утыралар. Әтиләре исә моңа бик канәгать: күзләрен кыса төшеп, берәр кызыклы, гыйбрәтле вакыйганы искә төше­рергә тырыша. «Фамилиясе ничек иде соң әле?» - дип, «ротный старшина» турында сөйлисе вакыйгасын сузып,көттереп тора. Балалар түзә, инде ничә тапкыр тыңлан­ган шул вакыйганы тагын бер кат ишетергә теләп, тын да алмый торалар.
  - Әһә, әйе, Шувалов дигән урыс малае иде. Көне буе атыштык - ашарга китермәде бу. Нимец кыса. Бер тап­кыр чак рукопашныйга кермәдек. Минем взвод сул як флангта иде. Шуннан кыса нимец. Кичкә таба тынды. Берзаман, минсиңайтим, отделениеләрдән хәбәр килә: «Ашарга давай! - диләр. -Тамак үтерә, ашказаны үке­рә!» - диләр. Атыш вакытында элемтә өзелгән иде. Ротный командирга кеше җибәрдем: «Егетләрнең хәле бет­те, минәйтәм, алар өч көн буена юньләп ашамаган, ниш­ләп, минәйтәм, ашарга китерүче юк?! Фриц тагын күтәрелсә, ач килеш ничек сугыштырырбыз солдатны?» - минәйтәм.
  Әхсән олы малай буларак белә инде: бу урында әти­се кулын селтәп куя, тавышын күтәрә төшә. Моны ул үзенең рота командирыннан һич тә калыша торган кеше булмаганлыгын белдерер өчен шулай итә. Бу вакытта малайларның гына түгел, олы кызының да күзләре очкын­ланып куя: әтиләре өчен горурланалар. Ә инде төпчек малай Хәбир бөтенләй рәхәт чигә:
  — Шулай дип әйттеңме, әткәй?!
  — Әйт-те-м-м! - дип суза әтиләре, башын чайкап. - Ә нигә әйтмәскә?!
  Нәкъ менә шул иң кызык вакытта, каяндыр эшеннән бүленеп, әниләре килеп керә.
  — Балаларның йоклыйсы бар ла инде, картым, үзеңнең дә эшең иртә таңнан, җитәр, бүтән вакытта сөйләп бетерерсең, йокларга кирәк,- ди. Бу сүзләр әтиләре өчен, мөгаен, ышанмаганлыктан гына әйтелгән кебек булып тое­ладыр.
  — Әйт-те-м-м! - дип кабатлый ул, хатынына усал ка­рап алып, янә үзенекен сөйләп китә. - Шуннан соң ярты сәгать тә үтми, үзенең службасы белән старшина килеп җитә. Ботка китергән бу, сухой паек китергән. Моны егет­ләргә өләшкән арада үзенә әзрәк акыл өйрәтмәкче бул­дым. Анда бер җимерек таш стена бар иде. Каршыда гына окоп башлана. Шул стенага ышыкланып сүгәм мин мо­ны: «Син нәрсә, минәйтәм, фәлән-фәсмәтән, нишләп минем взводны ач тотасың?! - дим. - Беләсеңме, минәйтәм, Су­воров солдатны ашату турында ни дигән?!» Шул сүзне әйтеп бетерүем булды, бух-х!.. Янда гына мина төшеп шартлады. Старшина окопка капланып төште. Күтәреп карыйм, корсагын ертып үткән мина ярчыгы. Эчәгеләре окоп эченә салынган, тик аларына зыян тимәгән. Күтәреп алдым старшинаны, бөтен әгъзаларын эченә кире тутыр­дым. Ярасын бәйләгәч тә тылга озаттырдым. Үзем дә, шул төнне яраланып, госпитальгә эләктем. Шунда ишеттем: эчен теккәннәр дә моның, ике атнадан терелеп, чыгып та киткән. Ә мин менә кул белән өч ай яттым. Сөяк әшәке булып чәрдәкләнгән иде.
  — Ә Днепрны кичкәндә миңа чак кына герой исемен бирмәделәр!.. -Нәкъ менә шушы урында әтисе, күрәсең, үзенең шактый исерә төшкәнен сизеп ала иде. Башын селкеп тора-тора да тәүбә кыла. - Сугышка киткәнче там­чы да авызга алган кеше түгел идем, сугышта, кар өстен­дә ятканда спирт бирәләр иде, шунда өйрәндем, каһәр­гә...
  «Әткәй сөйлә инде, тагын сөйлә инде?» дип аптырат­саң әйтә:
  — Ярар, бүген йоклыйк инде, бүтән вакыт сөйләп бе­терермен,- ди.
  Иртән ул иртүк торып эшкә китә. Сугыш турында сөй­ләтер өчен, аның тагын шулай берәр тапкыр «төшереп» алганын көтәргә кала иде.
  Әйе, әтисе күз алдында олыгайды. Хәер, Әхсән үземоны сизмәде, искәрмәде. Гел янәшәңдә булган кешенең үзгәрүен дә, яше арта баруын да тоймыйсың икән. Хәбир генә, кунакка-ялга кайтып киткән чакларында, абыйсы белән икәүдән-икәү генә калгач әйтә иде:
  - Әткәй олыгайган инде, абый, нык олыгайган... Чит илгә китәр алдыннан Лиза белән бергәләп кайткачта әйтте:
  — Әткәй дә олыгаеп бара инде...— диде.
  Андый чакларда, үз тормышларына читтән карап, Әхсән дә Хәбир белән килешеп куя, гомернең тиз үтүе турында уйлана. Әмма көндәлек тормышта, көндәлек эш мәшәкатьләрендә барысы да онытыла, яңадан үз агымына кайта. Әтисе дә аның өчен һаман бер үк төрле, бер үк яшьтә булып кала иде.
  Әтисе картлар арасында мулла рәвешендә йөри баш­лады. Әхсән монысын да гадәти бер нәрсә итеп кабул ит­те. Дөресрәге, бөтенләй искәрмәде дә. Нигә?! Әтисе белән бергә ашка йөргән, җомгага җыелган картлар барысы да бер авыл кешеләре, бер чор кешеләре - сугышка бергәкитеп, сугыштан соң бергә эшләп, авылның шатлыгын-кайгысын бергә уртаклашкан кешеләр түгелмени?! Әтисе­нең тәмәкене ташлаганын Әхсән сизми калды.- Сәламәт­лекне бетерә,- диде әтисе, аракы-эчемлек кебек нәрсәләр­дән авыз өзгәч. Савабы да, шифасы да бар дип, умарта-үрчетергә тотынды. Бакчада кыяр, комидор кебек нәрсә­ләр күренде, Сабирҗановлар бакчасында алар иң алдан өлгерә торган булып китте.
  Әхсән әтисен намазлык өстендә еш күрә башлады. Моңа да картларча бер килештерү, әни-карчык белән бергә-бер картаю галәмәте итеп кенә карады. Чөнки әтисе, на­мазлыктан кузгалуга ук, янә дөнья мәшәкатьләренә, йорт-җир эшенә чума, уй-фикере белән дә, сөйләгән сүзе, эшләгән эше белән дә нәкъ элекке булып, ата кеше булып, гаилә башлыгы булып кала бирә иде.
  Үзләре өстеннән килгән шикаять хаты турында белгәч, Әхсән иң беренче булып әтисе өчен борчылды. Гаугалы бу хат иң беренче чиратта аның үзен түгел, ә бәлки әтисен рәнҗетә, әтисен мәсхәрәли кебек иде аңа. Бу мәгънәсез хат турында өйдә белүләреннән, өйдә ишетүләреннән ку­рыкты Әхсән. Әтисенең рәнҗүеннән курыкты. Курыкты... Әмма, үзе дә сизмәстән һәм сиздермәстән генә, әтисенең, ахшам намазына утырган чакларына күз салгалады...
  Менә бүген, Ильяс белән әлеге яшь кыз Нуриягә фа­тиха биргән әтисе олы якка чыгып киткән чакта, Әхсән­нең миен ниндидер кайнар уй, утлы фикер көйдерепалды. Әйе-әйе, олыгаю, картларча бер килештерү галәмәте генә түгел, ә бәлки үзе генә аңлаган, үзе генә тойган ина­ну, ышану килгән бит аның әтисенә. Менә әле хәзер дә фатиха сорап кергән шушы яшьләр белән гади генә итеп, дөньяви мөгамәләдә сөйләшеп утырганнан соң, үзенең хуплау сүзләрен белдергәннән соң, аның әтисе чын-чынлап алар өчен алладан бәхет-шатлык сорарга, бәхет ялварыр­га кереп китте. Әхсән сизде: әтисе бу эшне чын күңелен­нән, ышанып һәм инанып, бөтен җаны белән бирелеп, теләкләренең кабул буласына өметләнеп, яшьләр хакына һәмкешеләр хакына дип, саваплы гамәлләр турында, сират күперен кичәсе барлыгы турында уйлап, алланың бердән­бер булуы һәм аның кодрәте чиксез булуына тирәнтен ышанып башкарачак иде.
  Ильяс белән сөйләшкәндә Әхсән үзенең әнә шул кө­телмәгән ачышы тәэсирендә иде әле. Егет бертуктаусыз сөйләнде, күңелендәге шатлыгын тыя алмыйча әле Әхсән­гә, әле Саҗидәгә килеп бәйләнде:
  — Әхсән абый! Саҗидә апа! Берсекөнгә - туй. Баш­та - яшьләр туен үткәрәбез, аннан - картларны җыябыз. Сезне инде яшьләрнекенә чакырабыз, Саҗидә апа! Кил­ми калмыйсыз инде, әйе бит?! Сез дә килмәсәгез инде!..
  Саҗидә өзеп кенә берни дә әйтергә ашыкмый, Әхсән­гә карый. Ә аның ире... Әгәр дә Ильяс бу кадәр очынмаса, җилкенгән күңелен тыя алмыйча һаваланмаса, һич­шиксез, Әхсән абыйсының күзләрендәге сәер бер ике­ләнүне, сәер газаплануны, борчылуны күргән булыр иде. Юкшул, Ильясның үз хәле хәл, Әхсәннең һаман дәшми торуын, икеле-микеле генә сүзләр әйтеп куюын ул үзен­чә аңлый: туйга бармаска маташулары түгелме соң боларның?
  
You have read 1 text from Tatar literature.