🕥 34-minute read

Күгәрчен Сөте - 07

Total number of words is 4459
Total number of unique words is 2046
38.7 of words are in the 2000 most common words
53.3 of words are in the 5000 most common words
61.2 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  Юк, еламады, тавышсыз гына сулкылдады бала. Аның бу сулкылдавында эчкерсез бер үпкә, сагыну һәм шелтә­ләү бар иде. «Аңлый бит, сабый, ялгызын калдырганым өчен үпкәли бит»,—дип уйлады Хәбир, күзләренә бәреп чыккан яшьне йотып. Аның кинәт кенә кызын шушы бүлмәдән, дару исе аңкып торган шыксыз палатадан алып чыгып китәсе, кызы алдында тезләнеп елый-елый, үкси-үкси гафу сорыйсы, аны бүтән беркайчан да, бер генә ми­нутка да ялгыз калдырмаячагы, ятлар кулына бирмәячә­ге турында ант итәсе килде, һәм ул шушы минутта үзе­нең дә, кызының да никадәр ятим, никадәр ялгыз булу­ларын, бер-берсеннән башка аларга бернинди дә шатлык, бернинди дә дөнья яме булмаячагын тоеп алды. Бу ял­гызлык, бу ятимлек Лизаның булмавыннан, Лизаның юк­лыгыннан, аның инде беркайчан да кире кайтмаячагын аңлаудан иде.
  Ә Розалия сулкылдады да сулкылдады. Алар, ата бе­лән кыз, бер-берсенә сарылып шулай күпме торырлар иде - билгесез. Әмма шулчак янәшәдә ниндидер моңлы, ягымлы тавыш ишетелде:
  — Бу ни хәл бу, Розалия, ә? Әтиләрне шулай елап каршылыйлармыни?! Ярамый. Карале, ул сиңа нинди ма­тур алмалар алып килгән!
  Хәбир гаҗәпләнде. Юк, Розалиянең сулкылдап елау­дан туктавына, кулларын ычкындыруына түгел, әлеге ягымлы тавышка гаҗәпләнде ул. Бу тавыш аңа таныш тавыш иде. Бу тавыш әле кичә генә аны балага карата игътибарсыз булуда гаепләнгән, артык кырыс булып тоел­ган иде. Тавышның хуҗасы да бөтенләй бүтән бер кеше, гөрбиян һәм усал кыяфәтле хатын-кыз булырга тиеш кебек иде.
  «Әле бит ул япь-яшь икән»,—дип уйлап алды Хәбир. Кичәге кырыс тавыш белән бүгенге көйле, ягымлы тавышны чагыштыра алмый интегеп торганда. Аннан соң кинәт баш какты:
  — Исәнмесез, доктор...
  — Розалия бик тыңлаучан, акыллы кыз,— диде врач һәм Хәбир бу сүзләрнең иң беренче чиратта кызы өчен әй­телгәнлеген аңлады.— Ул хәзер инде уколдан да курыкмый. Шулай бит, Розалия? — Кыз «әйе» дигәнне белдереп, баш какты, борынын тартып куйды.
  Ниһаять, Хәбир үз-үзен кулга алды. Врач тәкъдим ит­кән сөйләшү алымына кушылып, кызы исеменнән сораш­тырырга өлгерде:
  — Әйтегезче, доктор апа, безнең хәлләребез ничегрәк? Монда, больницада озак ятачакбызмы?
  — Без әле, әти кеше, бу турыда бергәләп сөйләшер­без,— диде врач. Аннан соң үз кабинетының санын атады. Палатадагы балалар белән сөйләшеп, аларга күз йөртеп, карап чыккач, яңадан әйләнеп килде.
  — Розалиягә әле ятып тору кирәк. Аңа өзлегергә һич тә ярамый. Ә аннан соң, терелгәч, без әле гел йөгереп ке­нә йөри башларбыз. Шулай бит, Розалия?
  Кыз янә баш какты
  Врач чыгып киткәч тә, Хәбир кызы янында шактый озак утырды. Ата белән бала шулай сүзсез генә аңлаш­тылар, бер-берсенә сыенышып, бер-берсенә никадәр ка­дерле булуларын тоеп, шушы очрашу минутларын сузар­га тырыштылар. Розалия башын әтисенең кулына салды. Кып-кызыл зур алманы күкрәгенә кысып, тын гына ятты.
  Саубуллашканда да көйсезләнмәде.
  — Мин тагын килермен, кызым,— диде Хәбир.— Көн саен килермен.Син тыныч бул, терел, яме? Аннан соң без авылга, әби белән бабай янына кайтып китәрбез. Безне анда көтәләр, кызым. Син терелүгә үк юлга чыгарбыз.
  Кызы баш какты, кулындагы алманы күкрәгенә кы­сып, акыллы караш, барысын да аңлаган караш белән озатып калды. Барысын да аңлаган?.. Ул барысын да аң­лыймы? Әллә Хәбиргә генә шулай тоелдымы? Һәрхәлдә ул бу карашны оныта алмаячак иде инде.
  Врач аны көтеп торган икән.
  — Кичә мин сезгә катырак бәрелдем бугай...— диде ул.— Гафу итәсез... Мин белмәдем.
  — Нәрсәне? — нидер сизенеп, ирексездән кабаланып сорады Хәбир.— Нәрсәне белмәдегез?
  — Бүген иртән үк кызыгыз янына кердем мин. Хәлен белергә теләп. Ә аның беренче сүзе шул булды: «А маму мою в яму закопали», ди. Бала... Мин кичә үк сизенгән идем... Салкын тиюе узар. Вакытында дәвалау үз эшен эшли инде ул. Тик менә... Розалиянең күңел төшенкелеге, артык моңсу булуы борчый мине. Йоклаганда саташа, ки­нәт калтыранып куя. Ул бик авыр кичерә моны, аңлый­сызмы? Күптән җирләдегезме әнисен?
  — Күптән...— дип авыр сулады Хәбир.—Тик Розалия бу хакта әле күптән түгел генә белде. Алдап килдем мин аны моңарчы...
  Врач: «аңладым» дигәнне белдереп, әкрен генә баш какты. Аннан соң әйтте:
  — Бу турыда сүз кузгатуым өчен миңа рәнҗемәгез. Мин бит врач, дәвалау барышында барысын да белеп то­руым әйбәт...
  Хәбир нидер әйтергә теләде, әмма әйтә алмады: тамак төбенә төер утырды, шул төер әллә ничек сулышын кыс­ты. Шушы чит-ят бер кешенең алар язмышы белән артык якыннан кызыксынуы, хәлне аңларга тырышуы күңелен йомшартып җибәрде. Тупаслыкка, рәхимсезлеккә, әллә нинди катылыкларга да түзгән, түзә алган кешеләр кай­чак бер җылы сүздән дә җебеп төшә ала диләр бит. Хәбир дә нәкъ менә шундый хәлдә иде. Һәм ул, үз халәтеннән үзе читенсенеп, сүзне икенчегә борырга тырышты:
  — Күрәм, сезнең эш тә бик катлаулы, четерекле,— диде.
  — Мин балалар дәвалыйм — мин бәхетле,— дип көлем­серәде врач.— Эш авыр, анысы. Әмма иң авыры шул: ки­рәкле дарулар юк. Югыйсә, әйтәбез бит әле: иң кадерлесе, иң яхшысы әйбернең — балаларга, дибез. Кайчак рецепт язасың, үзең алдан ук белеп торасың — таба алмая­чаклар бу даруны баланың әти-әниләре. Бөтен аптекалар­ны аякка бастырып эзләсәләр, мең бәла белән тапсалар гына инде. Ә дарусыз булмый. Дөрес, кайчак үзеңчә дәваларга тырышасың, авыруның күңелен күтәрәсең, өмет­ләндерәсең...— Врач яңадан көрсенде.— Ай, мин сезнең белән артык күп нәрсәләр турында сөйләшә башладым бугай,— диде.— Хәзер сезгә даими пропуск язам. Зинһар, кызыгыз янына ешрак килеп йөрегез. Югыйсә ул борчы­лачак. Ә бала нык борчылса, аны дәвалау озаккарак та сузыла, кыенрак та була.
  Больницадагы сөйләшү кунакханәгә кайткач та тын­гылык бирмәде Хәбиргә. Ни өчен врач Розалиянең боек­лыгына кат-кат басым ясап әйтте? Әллә, чынлап та, кыз­да бер-бер психик авыру бар дип шикләнәме? Әллә?..
  Менә шул икеләнүле уйлар Хәбирне инде күп тапкыр­лар борчыган газаплы уйларга кире кайтарды. Хакы баридеме аның Розалияне әнисенең каберенә алып барырга? Ялгыштымы ул үзенең шушы эше белән? Бу сорауга, Хәбирнең җанын телгәләгән шушы сорауга, кем җавап бирә­чәк? Кем?
  — Кызың. Бары тик ул гына...
  Хәбир үзенең кычкырып уйлаганын тойды, һәм әлеге уй аңа шул кадәр көтелмәгән, кинәттән табылган булып тоелды ки — үзе дә сизмәстән урыныннан ук сикереп тор­ды. Әйе, бары тик Розалия генә аның бу сорауларына җа­вап бирә алачак. Ул үсәчәк. Ул үзе, аның гомере, киләчә­ге, бәхете — барысы да Хәбир өчен бер җавап, бердәнбер җавап булып торачак!
  Хәбир бүлмә буйлап әрле-бирле йөренде. Аның бу ми­нутта кызы янына очып барасы, аны күрәсе, аның матур, моңлы күзләренә карыйсы, үзе ишетергә теләгән җавап­ны шул күзләрдән эзләп табасы килә башлады. Бу теләк шундый көчле, котылгысыз һәм түзеп торгысыз иде. Бу теләк кичне һәм төнне тизрәк озату, кая булса да олак­тыру хисен уята, ярсыта һәм газаплый иде. Әйтерсең, Хә­бирне бары тик шушы кич кенә тыеп тора, аның бәхетен, әйтерсең, бары тик шушы алдагы төн генә буып тора ке­бек иде.
  «Бәлки,— дип уйлады Хәбир, шактый боргаланып ят­каннан соң,— Таһирларга барып кайтыргадыр?» Бу, әл­бәттә, акыллы фикер иде. Чыннан да, сүздә тору да була, кич тә сизелмичә үтеп китәчәк. Болай интегеп-ухылдап ятканчы, хәрәкәттә булуың мең артык. Сүрелергә ярамый, башны нык тотарга, нык булырга кирәк!
  Инде урыныннан кузгалмакчы иде, шулчак үзенең әле­ге уйларыннан кире кайтырга мәҗбүр булды. Таһирларга ничегрәк итеп килеп керүен, аларның бәхетле елмаеп та­бын әзерләүләрен, кунакчыл хуҗалар булып каршы алу­ларын күзалдына китерде.
  — Син аларның шул бәхетенә сокланып кайтыр өчен барасыңмы? — дип мәсхәрәләп көлде эчке тавыш. «Ә ни өчен әле сокланмаска?..— дип акланды Хәбир әлеге тавыш алдында.— Бәхетле икән — бәхетле. Таһирның да, Минзиләнең дә моңа тулы хакы бар. Аннан соң, Таһир бит Минзиләгә Хәбирне күрүе турында әйтми калмаячак. Ку­накка, өйгә чакыруын да әйтәчәк. Бармасаң, алар нәрсә уйлый инде? Һаман шулай, балаларча үпкәләп, үч саклап йөри икән, диярләрме? Барырга, һичшиксез барырга кирәк. Барырга, күрешеп-сөйләшеп кайтырга кирәк...»
  — Ә нәрсә турында сөйләшмәкче буласың син алар белән? Үзеңнең кайгы-хәсрәтең турындамы? Әллә күбрәкаларның шат-бәхетле тормыш кичерүләре турында тың­ларсыңмы? — Эчке тавыш әнә шулай үҗәтләнеп көлде, һәм аның бу соңгы сүзләре дәлиллерәк булып тоелды.
  — Чыннан да,— дип килеште Хәбир.— Кызым анда авы­рып ята. Ә мин кунакта йөрим булып чыга. Килешми болай... Ярый, бармыйм болай булгач, бармыйм. Теләсә ни уйласыннар — бармыйм.
  Ә вакытны ничек тә үткәрергә кирәк иде. Капкалап алырга да ятып йокларга кирәк, дигән фикер килде Хә­биргә. Ләкин шул ук вакытта сизде: аны йокы дигән сүз куркыта, каушата, газаплый иде. Чөнки үзенең йоклый алмаячагын, сәгатьләр буена боргаланып-интегеп ятача­гын төгәл белә иде. Чыннан да нишләргә?
  Әлеге сорауга җавап бирергә теләгәндәй кинәт ишек шакыдылар.
  — Әйе!—дип кычкырды Хәбир, үзе ишек ачарга ашык­ты. Кулларын як-якка нык җәеп, кош тоткандай ачылып елмаеп, Ахо килеп керде:
  — Йа, хода! Әллә инде тәмам монахка әверелгәнсең син, туганкай! — Ахоның кочаклашып күрешүеннән сизде Хәбир: бераз гына төшереп алган бу. Йөзенә, кыяфәтенә, сүзенә тамчы да чыкмаган үзенең.— Мин сине кичә дә көттем, шайтан алгыры, тегендә, ресторанда. Бүген дә көт­тем, беләсең килсә... Синең белән, туганкай, сөйләшеп утыруы да күңелле, ичмасам. Ә болар...— Ахо каядыр читкә, аска таба кул селтәде.—Юньле адәм юк болар арасында.
  — Әле үзем дә күңелсезләнеп утыра идем, керүең әй­бәт булды,— диде Хәбир, Ахоны түргә чакырып.— Рәх­мәт сиңа, дускай, бу бүлмәдә дә мин синең ярдәм белән яшим бит.
  Ахо, тун изүләрен ачып, куеныннан «Шампанское» шешәсе тартып чыгарды:
  — Кайгырма! Яхшылык эшлә дә суга сал —халык белмәсә, балык белер, ди сезнең татар. Син үзең яхшы кеше,—Ахо, тунын салып, карават өстенә ташлады.— Ә яхшы кешеләр аз калды хәзер, һай аз калды, туган! Әйдә, китер тустаганнар, синең өчен эчәбез! Моны эчәбез дә аннан аска, залга төшәбез. Бүген син — минем кунагым, шуны бел. Бай һәм юмарт көнем бүген, шәп эшләр, изге эшләр майтарган көнем, бер югалтканны меңе белән кай­тарган көнем! Шәп бит, ә, шайтан алгыры!
  Бераздан Хәбиргә җиңел булып китте. Ахо белән рә­хәт, аның белән онытылырга була иде. Күпме генә очын­са да, Ахо артыгын кыланмый, узынмый, үз-үзен кулданычкындырмый, һәрвакыт итагатьле һәм ягымлы булып кала, шаяру һәм шаян сүз әйтү, шаян сүзне аңлау сәлә­тен бер генә минутка да җуймый.
  — Менә сез, татарлар, үзегезнең кадерегезне белми­сез бит,— диде Ахо, стаканнарга янә эчемлек салып.— Белмисез...
  Хәбир инде күптән сорарга җыенган сүзен искә тө­шерде:
  — Карале, Ахо,— диде ул, үзе дә сизмәстән җанла­нып.— Менә син һаман «Сез татарлар», дип сөйлисең, та­тарларны яхшы беләм, дисең, хатының татар булган. Без­неңчә әйбәт беләсең, мәкаль әйтеп кенә сөйләшәсең. Ә үзең син... Милләтең кем дип әйтимме?..
  — Һа!.. Менә монысын шәп тоттың син, шайтан алгы­ры! Әйтәм бит, акыллы кеше син. Мине бит бик күпләр бутый. Татарлар арасында — татар, башкалар арасында башка була алам. Ә милләтем ассириец минем. Ассириец! Бөек милләт! Илен җуйган милләт... Казанда шактый без­некеләр, игътибар иткәнсеңдер. Бездә бит, туган, чит ха­лыкка кияүгә чыгу, өйләнү юк. Ә миңа менә рөхсәт итте­ләр. Аңлаттым үзебезнең аксакалларга, эш өчен кирәк дидем, аңладылар. Хатын татар кызы иде минем... Шәп иде, шайтан алгыры! Аерылыштык. Малай калды. Әтисе әйбәт кеше иде хатынның. Танылган аш-су остасы иде. Бай иде, каһәр! Кунак итә белә иде үзенең киявен! Та­тарчага да шуларда ныклап өйрәндем...
  Ахо шешәдәге соңгы шәрабне тутырып салды. Хәбир­нең аркасыннан кагып куйды, яратып, үз итеп, якын итеп какты:
  — Тел — минем коралым. Үзең яшәгән якның телен яхшы белергә кирәк. Гореф-гадәтләрен бел син аның. Та­тар авылларына барып чыгам мин. Ишекне шакып кына керәм. «Әссәламегаләйкем!» — дип исәнләшәм. Мине ап-ак яулыклы татар карчыгы каршы ала. Ах, яратам мин, шайтан алгыры, татар карчыкларын! Ә алар чәй ярата, һинд чәен. Мин әйтәм аларга: «Апа җаным! Һиндстан чәе кирәкме?» — дим. «Әй, улым, кирәк ие, бик кирәк ие шул!» —диләр. «Күпмегә сатасың соң, улым?» — диләр. Хакын әйткәч тагын бер кат назланып алалар. «Кыйбат­рак икән шул, балакаем, кыйбатрак икән»,—диләр. Әмин назланып тормыйм: «Ярар инде алайса, апа җаным, мин киттем ул чакта»,—дим. Юк, җибәрмиләр, кулымнан то­тып, җиңемнән йолкып тукталар, йөзәр кап алып кала­лар. Малай-шалайлары комбайнда-тракторда эшли теге­ләрнең. Акча жәл түгел, чәй генә булсын! Алып калалар
  йөзәр кап чәйне, «Тагын кил, улым»,— дип ялыналар. Йә, әйт, начар кешеме мин шуннан соң? Әгәр начар кеше булсам, ни өчен ул апалар миңа рәхмәт укып кала? Ни өчен аларга әнә шул һинд чәен совет кибетләре кайтар­мый?
  Хәбир елмайды. Ахо, гадәттәгечә, кызып-кызып сөйли, бөтенләй сабый балага әверелеп кала сыман иде.
  — Мин сине аңлап бетермәдем әле,—диде ул, Ахога туры карап.— Син бит үзеңне итек остасы дип таныштыр­ган идең?
  — Һа! Минме?! Сапожникмы мин?! —Ахо чын күңе­леннән шаркылдап көлеп җибәрде.— Әйе, дөрес әйтәсең, сапожник мин, сапожник! Мәхлуклар күзалдында мин һәрвакыт сапожник. Әйе, урамда, будка эчендә итек чистартып утырам мин, ямыйм, ялтыратам, иренмим! Үзем ге­нә сыярлык алачыгым бар минем анда. Әйе, киләләр ми­ңа кешеләр, үзләре хәтәрләр. Аякларын алдыма куялар. «Чистарт!» — дип боералар. Хәтәр! Ә мин чистартам. Ә алар, мәхлуклар, эткә сөяк ташлаган сыман итеп ми­нем алга көмеш акча ыргытып китәләр. Валлаһи! Кимсе­тәләр... Ә үзләренең бит, әгәр аякларыннан тотып селке­сәң, кесәләреннән өч тәңкәлек тә акча төшми! — Ахо, кем­неңдер аягыннан тотып селкегәндәй, куллары белән сел­тәнеп торды.— Төшми тек төшми! Ә шул мәхлук җаннар аңламый: мин аларның ай буена ыштан туздырып тапкан акчасын кайчак бер көндә эшлим. Дүрт класс белемем булган башым белән. Ә алар шуны белми, аңламый, шай­тан алгыры! Менә бүген мин, таң белән торып, Биектау районын урап кайттым. Татар авылларын. Урысларга кер­мәдем, кермим дә. Ә менә татар авыллары әйбәт, юмарт, андагы карчыклар, хатыннар ак яулыклы, пөхтә, чибәр, үзләре чәй яраталар.
  — Алайса, син спекуляция белән шөгыльләнәсең инде?
  — Спекуляция?! — Ахоның күзләре ялтырап китте, йө­зенә үпкәләү, рәнҗү билгеләре чыкты — Син нәрсә, ту­ганкаем, нигә дип шулай мәсхәрәлисең мине?! Әйтмә шун­дый сүзне миңа, үртәмә җанымны. Андый сүзне, спекуля­ция сүзен бары тик наданнар гына әйтә. Син акыллы ке­ше, син әйтмә. Беләсең килсә, мине чит илдә иң матур сүзләр белән мактап: «Преуспевающий коммерсант»,—дип йөртәләр иде. Ә монда — юк, монда наданлык көчле. Беләсең килсә, минем бабам сәүдәгәр булган. Әти дә сәү­дә белән шөгыльләнде. Сәүдә итү минем каныма, җаны­ма, җелегемә сеңгән. Мин бу эшне үземнең геннарымда тоям, биш бармагым кебек беләм. Ә син мине рәнҗетәсен.Спекуляция, дисең...— Ахо, чын-чынлап үпкәләп, башын түбән иде, сүзсез торды.— Әйтәм бит, чит илдә мине акыл­лы сәүдәгәр дип атап йөртерләр иде. Ә мондагы дәүләт сәүдәгәрләреннән ни файда? Алар халыкны туендыра бе­ләме? Алар халыкка кирәк-яракны табып бирәме? Йә, әйт, кайда соң ул менә бу шәһәрдә халык сораган мал-туар? Ә? Юк ул! Чөнки дәүләт, хөкүмәт сәүдәгәрләре үз кесәлә­ре турында гына кайгыртып яши. Шуннан артыгын уйла­мый һәм уйларга да теләми. Чөнки болай да өс-баш бөтен, тамаклары тук. Ә сәүдә ул, туганкаем, көне-төне уй­лануны, гел хәрәкәттә булуны сорый. Мин, мәсәлән, берәр эшне башлар алдыннан төннәр буе йоклый алмый чыгам, план корам, тегесен үлчәп, монысын исәпләп карыйм, кыл өстеннән узам. Ә нәтиҗәдә нәрсә? Халыкка да файда, ми­ңа да. Мин кешеләргә зыянга эшләмим, аларга менә бү­ген кирәк булган, таба алмый җөдәгән, эзли-эзли җанна­ры чыгып беткән газиз әйберне табып бирәм. Шуның өчен инде, аяк ялын каплар өчен дигәндәй, аз-маз кыйбаткарак җибәрәм. Ә бит кешеләр, мәсәлән, шул ук әйберне үзләре эзләп интеккәндә тегендә-монда юл йөреп, Мәскәвенә һәм Ленинградына чабып, өчләтә артык акча түгәрләр иде. Мин аларны әнә шул бәлаләрдән коткарам, җаннары теләгән нәрсәне табып бирәм, ашатам, киендерәм. Дөрес түгелме? Ә закон мине спекулянт дип күрсәтмәкче, шай­тан алгыры! Юк, күрсәтми торсын әле! Әйтәм бит, әгәр дә чит илдә булсам... Ярар, әйдә, күтәреп җибәрик әле, югый­сә тамак кибеп бетте, сиңа аңлата торгач...
  Хәбир, Ахо белән чәкештереп, вак-вак йотымнар бе­лән эчеп куйды. Татлы шәраб тәнгә әкренләп тарала, кан­ны кузгата иде.
  — Син, Ахо, һаман чит ил дә, чит ил, дисең. Ә менә үзең яшәр өчен бер дә чит илне сайламагансың, шушы илдә тукталгансың. Мин бит беләм, ассириецлар башка илләрдә дә шактый...
  — Йа алла! — Ахо да, Хәбиргә кушылып, шаркылдап көлде.— Әйтәм бит, акыллы кеше, артык акыллы кеше син, туган! Миңа әле беркемнең дә болай дип әйткәне юк иде. Усал тоттың син мине, усал... Анысы шулай...— Ахо кинәт җитдиләнде, карашында янә үҗәт бер очкын, ялкын пәйда булды.— Тик бу сүзләреңне әйткәндә бер нәрсәне Уйлап җиткермәдең, туганкай... Уйлап җиткермәдең... Дәү­ләтен, илен югалткан халыкның кайчан әле яшәр урын­ны, яшәр йорт-җирне үз теләге белән сайлап алганы бар? Ә? Әйт, син күрсәт миңа шундый халыкны! Ә син әйтә­сең, шушы илне сайлагансың, дисең. Бер без генә түгел...— Ахо, кулын селтәп куйды.— Сез дә шулай. Сезнең халык та үз иреген, дәүләтен, үз кадерен җуйган халык. Андый халык үз язмышын үзе чамалап яши алмый инде ул. Ә син әйтәсең... Менә, үз кадерен татар үзе беләме, алайса? Йә, әйт, беләме? Татар да бит, югыйсә, элек-элек­тән сәүдә тоткан, көнчыгышы белән дә, көнбатышы белән дә сәүдә иткән, Казан татарларын әллә кайлардан танып торганнар. Ә шул татар бүген ачлы-туклы яши. Хәерче урынына. Мин шул татар әбиләрен ашатып-туендырып торам. Кызганыч, әмма дөрес. Ә ни өчен ачлы-туклы? Үз кадерен үзе белмәгәнгә. Ә бит...— Ахо бармагын өскә кү­тәрде, сүзенең саллы булачагына ишарәләгәндәй, Хәбиргә туры карап, көттереп торды.— Ә бит шушы сезнең халык бөтен Рәсәйдәгеләргә культура керткән. Мин, туганкай, дүрт кенә класс бетерсәм дә, шактый күп йөргән, күпне күргән, күпне ишеткән адәм. Мин бит беләм, татарның мунча кергәнен күргән, әйе, беренче кат күргән урыс җай­дагы чаптырып-чабып кайткан да, чабатасын салып, җир идәнгә ауган: «Князь! Татарлар дөрестән дә кыргый ха­лык икән: алар, шәрәтән калып, үз-үзләрен сыек чыбык­лар белән тукмыйлар!» — дигән. Каен себеркесе белән мунча чабынуны күпләр, әнә шулай, татардан күреп өйрәнгән. Ә хәзер... Шулай, Хәбир туганкай, менә шулай... Ә син әйтәсең, нишләп бүтән илне сайламадың соң әле яшәргә дисең. Рәнҗетәсең мине, рәнҗетәсең...
  Ахо тынып калды, башын иеп, түбәнгә карап утырды. Хәбиргә уңайсыз иде. Чынлап та, күңеленә авыр алдымы Ахо аның сүзләрен? Югыйсә, ярым шаярту белән генә әйтелгән сүзләр иде бит. Ул Ахоның иңенә кулын куйды.
  — Ачуланма, Ахо,— диде. Әйдә, иң яхшысы — аска төшеп, капкалап алыйк бераз.—Аннан соң өстәлдәге «Шампанское» шешәсенә чиртеп куйды.—Моны да авыз итәрбез... Юкса, син мине сыйладың, ә мин сине —юк.
  Ахоның йөзе шул мәлдә яктырып китте:
  — Йа хода! — диде ул, чыннан да күккә мөрәҗәгать иткәндәй.
  Залда халык күп, утырырга урыннар юк иде. Ахоның бер хәрәкәте, ым кагуы җитте: официант кыз, стена кы­рындагы «Не обслуживается» дип язылган өстәлне тиз арада җыештырып, аларны шунда чакырды.
  — Зур кунагым бар, ачысын да, төчесен дә китер,— диде Ахо кызга. Кыз елмайды, хәйләкәр генә итеп каш сикертте:
  — Кунакларың күбәйде бу арада, Лимон!
  «Лимон» —дип уйлады Хәбир, Ахоның әле кичә генәшушы сүзне әйткәнен искә төшереп, Лимон... Кызык ку­шамат бу...»
  — Сине монда да «Лимон» дип йөртәләр икән? — ди­де ул, елмаеп.— Үзең болай әллә ни ачы да күренмисең...
  — Йөртәләр,—дип кул селтәде Ахо.—Кара сакалың кая барсаң да артыңнан калмый, диләрме әле? Берзаман шулай, күптән инде —лимонга кытлык елларда — аз-маз шөгыльләнеп алган идем. Татар карчыкларының чәендә минем лимоннар йөзә иде ул чакта. Шуннан калган ку­шамат. Хәзер инде, ташлап калдырып булмый үзен, шай­тан алгыры!
  Официант кыз тиз килде. Табынны бик мулдан ясады. Башта сүзсез генә эчеп куйдылар. Бер хәл алгач, Ахо чын-чынлап борчулы кыяфәткә керде.
  — Бая сорамадым, туганкай, кызың ни хәлдә? Бар­дыңмы, күрдеңме, дигәндәй...
  — Күрдем. Юксына бала... Авыр булды аны калдырып китүе. Врачын да күрдем. Әйбәт врач, кешелекле күренә. Тик бер нәрсә генә әйтеп куркытты ул мине: салкын тию әле ул кадәр куркыныч булмаска мөмкин, ди.
  — Нәрсәсе куркыныч инде тагын?!
  — Беләсеңме, Ахо, мин инде бу турыда бик күп тап­кырлар уйландым, җавап кына таба алмадым. Кабулдан киткән чакта, түзмәдем, әнисенең каберен күрсәттем мин Розалиягә. Уйладым-уйладым да, сабыйның моңа хакы бардыр, дигән фикергә килдем. Ялгыштым бугай. Кызым, күрәсең, моны бик авыр кичерә. Бер-бер психик авыруга дучар булмасын тагы дип куркам. Врач та шуңа ишарә ясады бугай.
  — Шулай...—дип сузды Ахо, аннан соң кулындагы рюмкасын чәкештереп, башын артка ташлап, эчеп җибәр­де.—Шулай, Хәбир туган... Ананы югалту зур фаҗига, олы кайгы бала өчен...—Ахо, күзләрен кысып, бер нок­тага төбәлеп, уйланып торды, аннан соң Хәбиргә туры карады.—Ә менә атаны югалту? Анысы җиңелме бала­га, ә? Минем менә малай иде. Түп-түгәрәк, тап-таза ма­лай иде, ике кан кушылудан ясалган беренче сорт малай! Аерылыштык хатын белән, ә малай аңарда калды. Дөрес­лекме бу? —Ахо эчеп куйды да ни әйтерсең дигәндәй, Хәбиргә текәлде. Шунда гына аның каядыр читкә, зал­ның аргы почмактагы башына карап утыруын шәйләде.
  - Ә-ә...— дип, кул селтәп көрсенде ул, Хәбир карагай якка ымлап — Синең дә күзең төштеме әллә? Чибәр нәр­сә... Типтерә белә сәүдәгәрләр!..—Ахо, ачуы килеп, читкә төкергән кебек итте, янә рюмкасын тутырып, капыл гынаэчеп җибәрде.— Ә син мине спекулянт дип рәнҗетәсен. Минем нәрсәм бар ул кадәр?! Мин, ичмасам, тапканымны эшләп табам, кешеләргә дә файда китерәм. Ә бу, шай­тан алгыры, үз корсагына гына тутыра. Кара, ничек ябышкан, сөяркәсенә, корсагын ничек итеп җайлап терәгән!
  Ахо дөрес сизгән иде. Хәбир күптән инде залнын әнә шул аргы почмагындагы өстәлне, шул өстәл артында утыр­ган бер парны күзәтеп килде. Таза гәүдәле, кызыл һәм симез чырайлы, сирәк чәчле бер ир белән күзгә-күз ка­рашып серләшеп утырган яшь кенә бер ханым ничектер артык таныш булып тоелды аңа. Дөресрәге, башта ул аны Минзиләгә охшатып куйды. «Чынлап та Минзилә тү­гелме соң бу?..» дип уйлады. Аннан соң: «Юктыр, бул­мастыр, нишләп әле Минзилә монда йөрсен?», дип икелән­де. Әлеге симез чырайлы, таза ир хатынны биергә чакыр­гач кына ныклап ышанды: әйе, бу хатын Минзилә иде. Хәбир аны буй-сыныннан, кыяфәтеннән, аяк атлауларын­нан, хәрәкәтләреннән үк танып алды. Ахо аңа нәкъ менә шул чакта дәште, аның читкә карап утырганын шул мәл­дә сизеп алды.
  — Ярар, төкер, тапкансың кызыгырлык нәрсә,— диде Ахо, Хәбирнең әледән-әле шул якка карап алгалавын кү­реп.— Андый кәттәләр безнең ишегә сирәк эләгә эләгүен, әмма акча булганда мондыйны гына алыштырырлыкларны эһ дигәнче табабыз аны! Әйт кенә син миңа!
  Хәбир Ахоның сүзләрен әллә ишетте, әллә ишетмәде. Ул берьюлы мең төрле уй эчендә калган иде. Яшьлеген­дәге Минзилә дә, үзенең армиягә китүе дә, Таһир да, Лиза да — барысы берьюлы күзалдыннан үткәндәй булды, һәм уе, соңгы чиктә, Таһирга кайтып терәлде. Таһир?! Аның белән бүген иртән генә очрашкан иде бит әле Хәбир. Ул бит Хәбирне кунакка чакырган, адресын калдыр­ган иде. Минзилә ни өчен монда? Таһир аңа Хәбирнең киләсен әйтмәгәнме? Ничек?.. Бу сорауларның берсенә дә юньле-башлы җавап таба алмады Хәбир. Әмма сизенде, нидер сизенде. Кинәт исенә Таһирның таушалган, кау­шаган кыяфәте килеп төште, һәм Хәбир, ниндидер фаҗи­га барын тоеп, калтыранып куйды.
  Минзиләнең карашы белән очрашудан курыкты ул. Бу очрашу, һичшиксез, ямьсез һәм мәгънәсез очрашу булачак иде. Шуңа күрә урыныннан кузгалырга ашыкты:
  — Ахо, син мине гафу ит,— диде ул әкрен генә.— Миңа бит иртәгә иртүк торырга кирәк, китим мин, ачу­ланма...
  - Йа хода! — дип кулларын җәйде Ахо.— Син нәрсә,туган?! Мине монда берьялгызымны калдырып китмәкче буласыңмы? Юк-юк, уйлама да! Бүген минем сине сый­лыйсым килә, сыйлыйсым!..
  Ахога карышсаң, залдагыларның игътибарын үзеңә җәлеп итү генә булачак иде. Хәбир кире урынына утыр­ды, авыр сулап көрсенде.
  — Хәзер... Хәзер, туганкай, син көтеп кенә тор, эчә тор, ә мин сиңа хәзер бер сюрприз ясыйм...— Ахо урынын­нан җәһәт кенә кузгалды, артына борылып карый-карый каядыр, буфет тирәсенә, кухня ягына кереп югалды. Хә­зер инде Хәбир бөтенләй уңайсыз хәлдә иде. Ул берүзе бер өстәл янында ап-ачык булып, ачылып утыра. Аны бө­тен яктан да күреп торалар сыман. Әйтерсең, ул берүзе мондагы залның игътибар үзәгендә. Минзилә аны һичшик­сез күреп алыр кебек. Хәзер инде, Ахо каядыр юкка чык­кач, табынны ташлап чыгып китү дә юньсезлек булачак.
  Менә шундый мәлдә, шундый хәлдә гаҗиз булып утыр­ганда аның өстәле янына яшь кенә бер туташ килеп басты:
  — Гафу итегез, сезнең янда бер урын буш түгелме?.. Хәбир күтәрелеп карады. Туташ матур гына, гап-гадигенә киенгән, йөзендә тыйнаклык һәм сәдалек чаткылары сизелеп тора. «Авылдан килгән кыз балага охшаган»,— дип уйлап алды Хәбир.— Командировкага килгән инде бу, минем кебек үк кунакханәгә урнашкан. Хәзер менә, мескен, капкалап алырга дип төшкән. Тагын кая бар­сын...»
  — Утырыгыз,— дип урын күрсәтте Хәбир.— Бу өстәл­гә, әлбәттә, мин хуҗа түгел. Ләкин ике урын буш. Табын­дашым рөхсәт итәр дип уйлыйм.
  — Рәхмәт сезгә...— Туташ, куллары белән итәк чит­ләрен җыеп, җайлап кына утырды, керфекләрен түбән төшереп, бер мәлгә тынып калды. Нәкъ шул чакта Хәбир аның күзгә туры карап сөйләшмәвен, йә гел аска, йә читкәрәк карап сөйләшүен сизеп алды. «Әлбәттә авыл бала­сы,— дип уйлады ул кыз турында.— Авыл кешесе шулай бит ул, ресторанга керүне дә оятка саный. Бигрәк тә ин­де кыз кеше».
  Официант кыз, үтеп барышлый, алар өстәле янына тук­талды.
  — Сезгә бер-бер нәрсә кирәкмиме? — дип Хәбиргә эн­дәште.
  — Хәзергә барысы да җитәрлек кебек әле,— дип ел­маеп җавап кайтарды Хәбир.— Менә, безнең өстәлдә яңа кеше артты. Ул заказ бирсә инде...
  Хәбир әлеге туташка ярдәм итә алуына чын күңелен­нән шатланды. Югыйсә, әгәр үзе күрсәтеп тәкъдим итмәсә, официантның бу кызга игътибар да бирмичә китеп ба­рачагы көн кебек ачык иде.
  — Миңа нинди дә булса бер салат, — диде кыз йомшак кына тавыш белән.— Аннан соң кофе, мөмкин булса...
  Официант китеп баруга кыз янә керфекләрен түбән төшерде. Тынып, кыенсынып, берсүзсез утыра бирде.
  Хәер, аның шулай гына булса да утыруы әйбәт иде. Хәзер инде Хәбирнең өстәле башка өстәлләрдән алай ук аерылып тормый, башкалар алдында ап-ачык бер ялан булып тоелмый кебек иде.
  Хәбир әледән-әле шул якка, Минзиләләр утырган өс­тәл ягына таба карап алды. Карамаска, күрмәскә тырыш­са да, күзләре һаман шул якка тартылып куя. Болай ит­кәндә карашлар очрашырга да мөмкин иде. Шуңа күрә Хәбир үз янындагы кызга таба төбәлде.
  — Без бер өстәлдә, ә исемнәребезне белмибез,— ди­де ул.
  — Аля мин,— диде кыз, Хәбиргә күтәрелеп карап, һәм янә башын иде.
  «Тыйнаклык, оялчанлык кызларны матур итә шул, - дип уйлады Хәбир.— Табигать үзе белә, нинди матурлык­ны кемгә ни рәвешле бирергә икәнен».
  Кызга салат белән кофе китерделәр, инде кыз алдын­дагы салатын капкалап куйды, вак-вак йотымнар белән-генә кофесын эчте, ә Ахо һаман килми дә килми иде. Хә­бир өчен уңайсызлык икеләтә артты. Хәзер инде табынны калдырып китү мөмкин түгел, ә болай, каршыда кеше утырганда, ялгызың эчеп-ашап утыру да, сөйләшми уты­ру да әллә ничек иде. Кыз инде күптән кофесын да эчеп бетерде. Ә һаман урыныннан кузгалмый, кемнедер көт­кән рәвешле утыра бирә. «Хәер, вакыт үткәрү өчен дә керә бит кеше кайчак монда»,— дип уйлады ул һәм кыз­ның бер тапкыр да биергә чыкмавына, табын яныннан куз­галмавына гаҗәпләнде. Югыйсә, аны инде ике тапкыр чакырып караганнар иде.
  Ниһаять, Ахо күренде. Өстәл янына килеп туктауга, гаҗәпләнеп, Хәбир янәшәсендәге кызга күз төшерде. Ан­нан соң, әллә ничек, чебен кугандагы сыман итеп, кулын селтәде:
  — Көш! Көш моннан! Көш-көш-ш-ш!.. Безнең эш ту­рында сөйләшәсе бар, мишәйт итмә безгә!
  Кыз Ахога кырт кына караш ташлады. Усал да, мәкерле дә түгел иде бу караш, әмма ниндидер бер үҗәтлек бар кебек иде анда.
  — Юкка рәнҗеттең бугай туташны,—диде Хәбир, кыз бүтән бер өстәлгә күчеп утыргач.
  — Ярар, борчылма, сиңа тиң түгел ул,— дип кул сел­тәде Ахо һәм шунда ук, сабый балалар кебек очынып, официант кызны каршы алды. Аның кулындагы зур кош­табакны өстәл уртасына үзе утыртты.— Менә, туганкаем, сиңа дигән сюрприз шушы минем. Син анда, чит илләрдә йөри торгач, тутырган тавыкның ни икәнен дә оныткан­сыңдыр инде. Ә менә без онытмадык, без тутырган тавык­ны беләбез!..— Ахо янә официант кызның түгәрәк урын­нарына кагылып алды.— Тутырган тавык кебек хатын­нарны яратам үзем дә, их!..
  Официант, бер чытлыкланып алды да, үз юлы белән китеп барды. Ә Ахо зур куллары белән табынны иңләп тавыкны бүләргә кереште.
  Инде шактый утырдылар, Хәбир исерә башлавын сиз­де. Ресторанның ишек төбендә тарткалаш, ниндидер бәр­гәләш чыгып алды. Шушы шау-шу Хәбирне айнытып җи­бәрде, дөресрәге, айныткандай итте.
  — Ахо...— диде ул, кулын табындашына таба сузып.— Мин киттем, ачуланма. Тәмам исерттең син мине, күптән инде болай күп эчкән юк иде.
  — Нәрсә, «тутырган тавыклар» янына бармыйбызмы соң? — дип елмайды Ахо.— Син әйт кенә миңа, телисең икән, табабыз аны!
  Ахо үзе дә шактый булган иде инде. Хәбирнең кузга­луына бу юлы артык хафаланмады, кул кысышып, күре­шергә вәгъдәләшеп, озаклап аерылыштылар. Рестораннан чыкканда Хәбир янә залның аргы почмагына, томанла­нып күренгән караңгы бушлыкка төбәлде. Анда, зал буй­лап аккан көйгә талгын гына хәрәкәтләнеп, Минзилә бе­лән әлеге дә баягы таза ир танго бииләр иде.
  Баскыч буйлап икенче катка күтәрелгәндә Хәбир үз-үзен сүгә-сүгә менде. Күп эчелгән, исерелгән, иртәгә кы­зы янына барасы барлыгы да онытылган. Оят... Кызы кү­зенә күренергә оят.
  
You have read 1 text from Tatar literature.