🕥 34-minute read

Күгәрчен Сөте - 04

Total number of words is 4432
Total number of unique words is 2031
38.9 of words are in the 2000 most common words
53.9 of words are in the 5000 most common words
61.4 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  - Әһә, тапмас дип уйладыгызмы, качып кына мәтәштерәсезме?! - Әмирхан башта, ике кулын биреп, кияү кеше белән күреште, аннан соң Әхсән белән исәнләште. - Кай­гырмагыз, эзләп килүем түгел, Саҗидә килен әйтмәсә, эт белән эзләтеп тә табып булмас иде сезне моннан.
  - Әйдә, туган, түрдән уз, җитеш, - диде Мәҗит, Әмир­ханга урын күрсәтеп. - Әби мунча ягар инде ул ягуын, ну без мунча ташын алданрак кыздыра торыйк дидек.
  Әмирхан кыстатмады. Ул монда бүтәнрәк йомыш белән кергән иде керүен: Әхсәнгә әйтәсе сүзе бар иде. Дөресрәге, әле бүген генә райкомда булып кайткан, анда идеология буенча секретарь Бикташев белән сөйләшкән, әнә шул сөй­ләшүнең нәтиҗәсеннән өнсез калган иде. Районнан кайтуга ул туп-туры Әхсән янына юл тотты, монда кунаклар барын белми иде.
  Инде хәзер, мондагы хәл-халәтне белгәч, сүз башлау урынсыз дип уйлады. Чөнки сүз артык җитди, аяк өсте генә сөйләшеп булмый торган, икәүләп, ныклап уйлый торган мәсьәләгә кагыла иде. «Хәер, бәлки болай булуы әйбәтрәк тә әле, - дип уйлады Әмирхан. - Нигә алдан ук әйтеп Әх­сәннең күңеленә шик-шөбһә салырга? Вакыты җиткәч, чак кына сиздереп куйсаң ярар. Ник дип әле борчырга кешене... Хәзер шул фикергә килде дә Әмирхан әйтәсе сүзен, тирәнгә яшерде. Әйе, шулай, Әхсән белән соңыннан сөйләшерләр.
  - Йә, шахтага качкан татарлар ничегрәк яши? - диде ул Мәҗиткә, сүзенә бераз гына киная чыгарып. -Җирнең теге ягына тикле төшеп җитәсезме әле?
  - Тишмәсәң дә бөтен байлык шул якка таба ага, - дип Көрсенде Мәҗит.
  - Сезнеке генә түгел, туганкай, безнеке дә ага шулай... Сез, ичмасам, акчасын көрисез. Бу коньяк та, беләм, күмер чапкан тарафтан. Ә менә колхозда алай түгел, Мәҗит ту­ган. Колхозчыны аны үзен үк сыер урынына сава хөкүмәт.
  - Барыбызны да сава, - диде Мәҗит. Аннан соң, янә коньяк бүлеп, үз өлешен югары күтәрде. - Бетмәс колхоз эше, җибәрдек, җәмәгать!
  Әмирхан шуннан соң озак юанмады. «Андый-мондыйэш-фэлән юктыр бит, Әмирхан абый?»- дип төпченгән Әхсәннең җилкәсеннән генә какты да, күрешкәнгә кадәр, дип, саубуллашып чыгып китте.
  Шуннан соң сәгатьтән артык вакыт үткәндерме, юктырмы, Әхсәнне гаҗәпләндереп, идарәгә дәшеп киттеләр. Бу ашыгыч чакырту бер яктан сәер тоелса, икенче яктан ку­накларны ташлап чыгып китү кыен иде. Шуңа күрә Әхсән:
  - Нәрсәгә чакырды икән, әйтмәдеме? - дип кабатла сорады. Хәбәр китергән малай ничек кергән булса шула чыгып чапты. Ярым ачык калган ишектән:
  - Белмим, персидәтел абый кушты! - дигән тавыш кына ишетелеп калды.
  Әхсән киенде. «Озакламаска тырышырмын», - дип, ка­баланып чыгып китте.
  Урам буйлап атлаганда ул апасы Айсылуның сүзләре турында уйлады. «Каз өмәләрен сагындым, кешегә сөйләсәң кеше ышанмас», диме? Юк, ышанган кеше ышаныр, апа, ышаныр... Читтәгеләр генә түгел авыл кешесе дә ышаныр моңа. Кайчан булганы бар хәзер авылда элекке төсле өмә­ләрнең? Үзгәрде авыл, апа, нык үзгәрде. Элек, бәрәңге, утыртасы булса, ярты авыл бер-беренә өмәгә җыела торган иде. Ә хәзер? Күмәк хуҗалык дип аталган җирдә кү­мәклек бетте, кирегә табан китте...
  - Әй, абый! Ал ишәгеңне - ат килә!..
  Әхсән, сискәнеп, артына борылып карады. Иңенә көян­тә-чиләк аскан бер кыз, елмаеп, җиңел генә атлап, аны куып җитеп килә иде. Әхсән, сукмактан чыгып, көрт эчена кереп басты, кызга юл бирде. Бу кыз аңа таныш түге иде - мөгаен берәрсенә кунакка кайткандыр, дип уйлады Әхсән аның килешле, матур буй-сынына, аяк атлауларын игътибар итте.
  - Нәрсә, әллә колонкаларда су юкмы? - дип кычкырып калды ул, кызның чишмә юлыннан күтәрелгәнен аңлап. Кыз адымнарын әкренәйтте, чиләкләрен тигез саклап чак кына борылды:
  - Бар. Тик безгә чишмә суы кирәк. Бәйрәм бүген бездә, абый.
  - Нинди бәйрәм?
  - Каз өмәсе бүген бездә! Кунакка килегез, абый, белен ашарга! - Кыз челтерәтеп көлде. - Белен белән сыйларбы үзегезне.
  - Каз өмәсе?! - монысын инде Әхсән, үзе дә сизмәстән, артык гаҗәпләнеп әйтте. - Син кемнәргә килдең соң? Кемнәрдә каз өмәсе?
  Кыз атлавыннан туктады. Борылып Әхсәнгә туп-туры карады:
  - Әй, Әхсән абый. Күзегез күрми икән сезнең. Бу авыл­да ике ай торам бит инде мин, мәктәптә укытам...- Кыз янә бер челтерәп көлде дә үз юлы белән китеп барды. Ә Әхсән, ябыштырып куйгандай, баскан урынында торып калды. Каз өмәсе турындагы сүзне бүген инде менә икен­че мәртәбә ишетүе әллә нинди бер могҗизаны хәтерләтә кебек иде. «Әсматтиләргә фатирга урнашкан кыз инде бу, алайса,»- дип уйлады Әхсән һәм үзенең мәктәпкә күптән­нән инде аяк басмавын сизде. Мәктәп... Үзең укыган мәк­тәп. Анда синең малай чагыңны кабатлаган һәм нәкъ синең кебек үк хыялланып йөргән малайлар, кызлар укый. Ан­да - синең үз балаларың. Сорашканың бармы, күргәнең бармы мәктәп хәлләрен? Шул сорауны үз-үзенә бирүгә үк акланырдай җавап тапты Әхсән. Мәктәптә директор булып Хәмәт Мортазин эшли иде. Элек, Әхсән сайланганчы, кол­хозда партоешма секретаре булган Мортазин. Үзен парторг­лыктан төшерүләренә әллә ни исе китмәгән кебек күренсә дә әче сүзләр әйтми калмаган икән. Әхсән, әлбәттә, моны кеше аркылы гына ишетте. Ишетте дә онытты: ферма мө­дире булып эшләгәндәге чәкәләшүләр - эш өчен барган бә­хәс. Ә инде кеше телендә йөргән сүз бүген бар, иртәгә юк, дип кенә кабул итте. «Кая ул Сабирҗанов Әхсәнгә партия эшендә эшләргә, башта дөрес язарга өйрәнсен әле. Минзәлә техникумы белеме белән аңа шул дуңгыз асты чистартып кына йөрергә!»- дип әйткән, имеш, Мортазин. Әхсән аның шушы имеш-мимеш сүзләрен дә бик дөрес дип тапты, акылы белән аңлап кабул итте: белеме дә, тәҗрибәсе дә юклыгын, аяк астында таяныр нокта юклыгын үзе дә сизеп-белеп тора иде. Сизү генә түгел, бу хакта, әле үзен парторглыкка дим­ләгән чакта ук, райкомда да әйтте.
  «Безгә бүген саф белемле кешеләр түгел, халык алдын­да абруе булган кешеләр кирәк. Без сезне, иптәш Сабир­җанов, нәкъ менә шундый кеше итеп беләбез, - диделәр аңа. - Ә уку мәсьәләсе... Укырсың, өйрәтербез».
  Әхсән инде Мортазинның сүзләре турында оныткан, күптән оныткан иде. Шуңа күрә мәктәпкә кермәвен, кызык­сынмавын шул бер сылтауга калдырып, акланып баруын үзе дә аңлады. Шуны аңлады да, оят булып китте. Үзен­нән мәктәп турындагы уйларын куарга тырышты.
  «Каз өмәсе... - дип уйлады ул, янә теге көянтәле кыз­ның сүзләрен искә төшереп. -Чишмә суы кирәк...» Әнә шу­лай, аяк астындагы ак карны шыгырдатып атлаганда, үзе өчен бер ачыш ясады Әхсән: юк, каз өмәләрен генә сагыныпкайтмаган аның Айсылу апасы. Үзенең яшьлеген, үзенең чәчәк чагын, кадерле чагын, үзе өчен кадерле булган чакларны сагынып кайткан. Үз авылының бердәм, күмәк чагын сагынган ул. Шулай! Элегрәк кайткан елларында да ул кичке уеннарны, басудагы күмәк эшләрне, печән чабу вакытларын искә ала иде. Юк шул, үтте авылның андый көннәре, үтте. Яшьләрне зур һәм кечкенә шәһәрләр, төзелешләр тартып алды. Кичен берәрсе гармун күтәреп чыкса, аны хәзер йә исерек, йә исәр дип уйлыйлар. Клубта берәр нәрсә уздырырга уйласаң да халыкны җыеп булмый. Концерт куелса - ярты зал буш. Нилектән бу?
  - Нилектән шулай? - Бервакыт Әхмәтнәҗип абыйсы белән бу хакта бәхәсләшкәннәр иде. Укытучы аңа өздереп җавап бирде:
  - Кадер юктан, Әхсән энекәш, - диде. - Кадер юктан. Әхсән моны аңламый калды, кабатлап сорады:
  - Ничек инде кадер юктан? Кемгә кадер юктан?
  - Кешеләргә кадер булмаудан, - диде укытучы.
  - Син инде, абый, юкны сөйләмә! - дип кызды Әхсән ул чакта. -Эш кешесенә кадер юкмы бездә? Көчеңне кызганмыйча, ялкауланмыйча гына эшлә - барысы да була. Кадере дә, башкасы да. Акчасын кызганмый түлиләр кешегә, бүләген-мактавын яудырып кына торалар. Йорт-җире җитешле. Тагын нәрсә кирәк?
  - Кадер кирәк, - диде укытучы. - Кадер!..
  - Килешмим бу сүзең белән, абый! - дип җавап кай­тарды Әхсән. - Дөресрәге, килешеп бетмим! Үзең үк күреп торасың бит: тырышып эшләгән кешегә кадер-хөрмәтнең кимен күрсәтмиләр, мактап кына торалар, орденын да та­галар.
  Укытучы көлемсерәде:
  - Сөтле сыер белән нәселле сарыкның да үзенә күрә бер кадере була, энем. Кем әйтмешли - хезмәтенә күра хөрмәте. Ә кешегә кадернең башкасы да кирәк. Кеше кадере. Безнең бөтен бәхетсезлек әнә шул кадер булмаудан! Үз бәйрәмнәре, үз йолалары, үз дәүләте тартып алынган халыкның кадере буламы? Әйе, без халыкны ясалма тарих ясалма киләчәк белән алдадык, аңа ясалма йолалар тактык. Туйганчы кадерсезләдек, аның фикерен санга сукмадык, сукбайлыкка чыгардык. Ә сукбайлары күбәеп киткән ил, беләсең килсә, кайчан да булса үзе дә сукбайлыкта кала. Чөнки кадер кимегән җирдә сукбайлык арта. Кызганыч, әмма менә шулай, энем... Ә син әйтәсең: халык клубка йөрми, кызыксынмый, дисең. Халык китап укымый, битараф дисең. Ә кем гаепле?
  «Кем гаепле? Кем?..» - бу сүзләр Әхсәннең колагында яңгырап йөрде.
  Үзенең артык ашыгып, кабаланып атлаганын сизеп Әх­сән адымнарын акрынайтты. Болай дуамалланып баруын кеше-кара күрмәде микән дип, артына ук борылып карады, һәм гаҗәпләнде: колхоз идарәсен дә, авыл советы бинасын да шактый узып киткән, шәйләми үтеп киткән иде...
  Идарә болдырына аяк баскач кар сарган итекләрен әкренләп-озаклап какты, сулышын җыеп, тынычланырга, уй­ларын бер рәткә салырга тырышты.
  - Чакырган идеңме, Әмирхан абый? - дип ишектән үк сәлам бирде. - Бер-бер ашыгыч эш килеп чыктымы әллә?
  Әмирхан Шакиров аңа кулы белән ишарә ясап урын күрсәтте, аннан соң дорфа тавыш белән әйтте:
  - Бар иде шул менә, бик ашыгыч эш бар иде, - диде. - Син нәрсә, энекәш, бөтен авылны оятка калдырырга уйлыйсыңмы?
  Әхсән болай каршылауны һич көтмәгән иде. Гаҗәплә­неп, Әмирханның күзләренә туры карады:
  - Аңламадым мин сине, Әмирхан абый?!
  - Аңладың, бик яхшы аңладың! Аңламаганга гына са­бышасың.
  - Чынлап әйтәм...
  - Ярар, аңламасаң - аңлатырбыз. Кунаклар кайтып төште инде, алайса, сиңа? Апаң, җизнәң кайтты. Соң, ни­чегрәк кунак итмәкче буласың син аларны? Өстәлгә кай­макны, майны, сөт-катыкны ничегрәк куясың, йә? Күрше­ләрдән алыпмы?
  Әхсәннең әле һаман да ни әйтергә белми аптырап то­руын күргән Әмирхан кулын гына селтәде:
  - Акланып маташма. Беләм мин сине, кулыңа китереп тоттырмасалар, үзең сорап алмассың. Элегрәк минем дә, ничектер, башка килмәгән. Соң, синең бит балаларың бар! Әллә аларга сөт кирәк түгелме? Менә кәмит, ә! Сыерларын саттылар да рәхәтләнеп типтереп яшиләр хәзер. Мал ка­рыйсы, абзар чистартасы юк. Әле ярый, Саҗидәң фермада эшли. Югыйсә сыер җилене нинди булганын да онытыр иде. Сезгә рәхәт, ә менә сезнең аркада бөтен авыл оятлы булырга тиешме?!
  - Шаяртасың син, Әмирхан абый, - диде Әхсән, ни­һаять, - Нинди оят? Нишләп авылны оятка калдырыйм ди мин?!
  - Шаяртам, ничек кенә шаяртам әле! - Әмирхан уры­ныннан ук сикереп торды. - Нишләп әле мин синең белән шаяртып сөйләшергә тиеш? Сиңа дөресен сөйлим: безгәкайткан һәр кунак авылның матурлыгын, тазалыгын, кө­чен, байлыгын, сый-хөрмәткә муллыгын күреп китәргә тиеш. Читкә киткәннәр ишетеп көнләшерлек булсын! Көнләшү­дән эчләре сызлансын! Кунак булып киткәннәрнең телендә авыл булсын, мондагы нигъмәтнең тәме телләрендә-иреннәрендә торсын! Оныталмыйча сөйләп йөрсеннәр. Авыл җире өчен көрәш, минемчә, әнә шул рәвешле дә барырга ти­еш хәзер! - Әмирхан әрле-бирле атлаган җиреннән кырт борылып бармак янады - Юк-юк, син көлмә! Зур политика бу. Без хәзер үзебезнең авылны теләсә кайсы юллар белән дә сакларга тиеш. Шунсыз булмый. Ә син нишлисең? Апа­ларың кайткан, аларны сыерсыз абзар, майсыз-катыксыз табын белән каршылыйсың. Озын сүзнең кыскасы шул: ир­тәгә үк колхоздан сыер алып кайтасың. Бәясен әкренләп түләрсең. Ит тә яздырып ал. Кара аны, минем йөзгә, авылдашлар йөзенә кызыллык китерәсе булма! Әйтәсе сүз дә, кушасы йомыш та шул иде, шуңа чакырдым сине.
  Әхсәннең күңеле тулып китте. Башта аның җанына әллә нинди сәер бер шик төшкән иде. Әмирханның яшь вакы­тында апасын яратып-озатып йөргәнен дә, ул армиядә чакта Айсылуның читкә китүен һәм башка берәүгә кияүгә чыгуын авыр кичергәнлеген дә белә иде Әхсән. Монысы үсмер чактан ук хәтердә калган. «Әллә соң шул чаклардан калган бер үҗәтлек шаукымы, үзенчә бер үч алу яки мин-минлеген күрсәтүме?» - дип уйлап куйды ул һәм шунда ук үзенең бу уеннан оялды. Юк-юк, Әмирхан абыйсы һич тә ан дый нияткә тармас, андый түбән эшкә бармас. Ул, үзе сөй­ләгәнчә, авыл турында уйлый, авыл турында кайгырта, бү генге сүзен дә нәкъ менә шуңа күрә кузгата.
  Әйе, Әхсәннең күңеле йомшарды, үзе дә сизмәстән әйтеп-ычкындырып ташлады:
  -Карале, Әмирхан абый... Авылда берәр матур бәйрәм ясыйсы иде бит. Күптән узганы юк... Кыр эшләрендә тырышты халык. Алны-ялны белми эшләде. Чөнгендер дә кар астыннан диярлек алынды. Аннан соң да ял булмады. Берәр күңелле бәйрәм, халыкның үзенә якынрак бәйрәм уздырасы иде, каз өмәсе кебегрәкне, ә?
  -Каз өмәсе?! - Әмирхан аңа гаҗәпләнеп тә, аптыра та карап торды. - Син, энекәш, үзең уйлап чыгардыңмы мондый нәрсәне, әллә берәрсе өйрәттеме? Ничек итеп, ничегрәк уздырмакчы буласың син ул каз өмәсен? Клубка җыелыпмы? Әллә үз ихатаңа дәшәсеңме авыл халкын?
  Әмирхан күзләрен кысып көлемсерәде. Юк, көлеп түгел, гаҗәпләнүдән һәм артык кызыксынудан сынап карый иде аның күзләре. Әхсән исә иңнәрен җыерды:
  - Ничегрәк икәнен үзем дә белмим. Бәлки белдерү язып эләргә кирәктер. Картларны, өлкәннәрне дә чакырып, яшьләрне дәшеп. Авыл турында сөйләшергә, авылның үз йолалары турында, үткәне турында сөйләшергә. Чәй әзер­ләп, беленнәр пешереп, концерт куеп...
  - Ә докладны кем әзерли?
  - Нинди докладны, Әмирхан абый?
  Әмирханның кашлары күтәрелде. Учын маңгаена шапыл­датып, көлеп җибәрде:
  - Шәп әйттең бусын! - диде. - Чыннан да докладсыз-нотыксыз гына уздырырга кирәк андый бәйрәмне. Кеше­ләр үзләре сөйләшсен, шулаймы? Шәп тапкансың син мо­ны. Уздырырга кирәк. Ә райком белән килешү мәсьәләсен... Анысын үзем сөйләшермен.
  Райком сүзен әйтүгә Әмирхан янә Бикташев кабинетын­да булган сүзне искә төшерде. «Анысын үзем сөйләшер­мен,» - дигән чагында ук нәкъ менә шуны - Әхсәннең алар белән, үзе өстеннән шикаять тикшерүне башлаган кешеләр белән бәйләнешкә кермәве хәерлерәк булачагы турында уйлап өлгергән иде инде. Авылда булачак бәйрәм кичәсе асылда изге теләктән торса да, аны тәкъдим итүче нәкъ менә Әхсән булганы өчен генә дә аңа аяк чалучылар табы­лырга мөмкин иде.
  Ә Әхсән, үзен әле нәрсә көткәнен белмәгән, аңламаган Әхсән, бу минутларда гел бүтән нәрсә турында уйлаган икән:
  - Бәйрәм ясау өчен дә райком белән килешеп тору ки­рәк микән соң, Әмирхан абый? - диде ул, ризасызлыгын шактый сиздереп. - Бу бит инде безнең үз эшебез, авыл халкы эше...
  - Кирәк, энекәш, килешеп тору кирәк, - дип бүлдерде аны Әмирхан. - Бик кирәк хәтта. Райком белән вакытында килешә белергә, вакытында якалаша белергә кирәк. Әмма да ләкин якалашканда да үзара килешеп якалашырга, аң­ладыңмы?! Әгәр мин менә шуны аңламасам колхоз рәисе булып унбиш ел рәттән утырмас та идем.
  - Минем бу хакта уйлаганым бар, - диде Әхсән. - Күпме җитәкче алышынды районда, райкомнан күпме секре­тарь китеп, күпме яңа хуҗа килде, ә син шуларның барысы белән дә эшли алгансың. Гаҗәп бит бу, бер уйлап карасаң?!
  - Ә-ә, гаҗәпләнәсеңме? Имеш, мин - Әмирхан абыең - тегесенә дә яраган, монысына да яраган, шулай­мы? Барысы да очкан, ә менә Әмирхан калган! Шулай дип Уйлыйсыңмы? Юк, энекәш, тегесенә дә, монысына да яраган өчен түгел, иң беренче чиратта эшкә яраган өчен кал­ган, аннан соң килеп инде шул эш хакына шактый ук ал­дашырга һәм икейөзләнергә өйрәнгән өчен калган мин. Әйе, эш хакына икейөзлеләнү! Беләсең килсә, бик күп асыл ир­ләр, намуслы ирләр, күпчелек ирләр шулай эш йөртә илдә. Ризалашмый, эчтән килешми, әмма көч-куәте, егәре җитмә­гәнен күреп газаплана, ичмасам шул рәвешле генә булса да эш барсын, тормыш барсын дип, икейөзлеләнергә мәҗ­бүр була. Ә менә син әле андый түгел. Син турыдан ярмакчы буласың. Тик шунысы, энекәш, шунысы бар: син дә өйрәнәчәксең бер - үз дигәнеңә мең төрле урау юл, мең төрле хәйлә аша барырга өйрәнәчәксең. Әйтте диярсең.
  Әхсән авыр сулады:
  - Моңарчы һич әйтмәгән сүзләреңне сөйлисең әле син, Әмирхан абый. Колак ышанмый тора. Үзем дә ышанмыйм. Аллага шөкер, минем алда икейөзле булганың юк синең.
  - Бар, нишләп булмасын! Менә хәзер дә, шушы минут­ларда да синең алда икейөзлелек күрсәтәм, беләсең килсә! Мин сиңа менә бая, өеңә килгәндә, бер күңелсез хәбәр әй­тергә тиеш идем. Әйтми чыктым. Хәзер дә менә әйтми уты­рам. Икейөзлелек түгелме бу?
  Әхсән сагайды. Әмирханга туп-туры текәлеп карады.
  - Күңелсез хәбәрне әйтми калу, әгәр ул миңа кагыла икән, бу очракта ярап бетмәс, Әмиран абый, - диде. -Мин бит ир кеше, күтәрермен.
  - Син: «Беләм, ләкин әйталмыйм!» - дип урамда кыч­кырып йөргән бер кеше турында ишеткәнең юкмыни?! -дип, үчекләгәндәй итеп сорады Әмирхан. Бу минутта ул Әхсәнне түгел, күбрәк үз-үзен үчекләп әйтә сыман иде. - Шулай урамда шәрран ярып кычкырып йөри башлаган. Бер дусты моны кызганган. «Сереңне миңа гына әйт, югыйсә ябыгып беттең инде, мин беркемгә дә чишмәм, ач сереңне, җиңелрәк булып китәр», - дигән. Тегесе моннан ант ал­ган, серен ачкан. Шуннан соң инде бу дусты үзе үк: «Беләм, барысын да беләм, ләкин сезгә әйтә генә алмыйм!» - дип кычкырып йөри башлаган ди... Юләрләр йортына кертеп яп­каннар, имеш, үзен...
  Әйе, Әхсән өстеннән язылган шикаятьнең төп эчтәлеген Әмирхан юньләп белми иде. Анда сүз Әхсән Сабирҗановның парторг булып эшләргә хакы юклыгы, ниндидер ялгышлары, гаепләре турында бара булса кирәк. Бикташевны сүзеннән бары тик шуны гына аңлады Әмирхан. Әлбәттә шикаятьнең кем тарафыннан язылган булуы белән дә кы­зыксынды.
  - Хатта имза куелмаган, - диде Бикташев.
  - Соң, алайса, бу гап-гади анонимка бит инде! - дип кызды Әмирхан. Бикташев көрсенде:
  - Иптәш Шакиров! Партия, әгәр үзенә кирәк дип тап­са, анонимканы түгел, шайтанны да тикшерә!
  - Ничек инде ул алай? Кем ул партия? Без үзебез пар­тия түгелмени? Без, мәсәлән, Сабирҗанов Әхсәннең кем бу­луын, ничегрәк эшләвен, ничек яшәвен үзебез белмибез­мени? Без, шул имзасыз хатка ышанып, партия оешмасы секретаренең исемен шик астына куябызмыни?
  Бикташевның бу сүзләргә ачуы килде булса кирәк, йө­зе җитдиләнде, тавышы да кырыс чыкты:
  - Бу очракта мин, партия дип, югары оешмаларны әйт­тем, иптәш Шакиров. Хатта әйтелгән: язманың бер нөсхәсе партиянең өлкә комитетына, тагын бер нөсхәсе үзәккә - Мәскәүгә үк җибәрелде, диелгән. - Шул сүзләрдән соң Бик­ташев бармагын югары күтәреп, өскә таба төртеп күрсәт­те. - Күрәсезме, эш кая тикле үк барып тоташа.
  - Нәрсә, анда - партиянең өлкә комитетында, йә шул ук Мәскәүдә Әхсән Сабирҗановны безгә караганда яхшы­рак беләләрмени?!
  - Эш анда түгел...
  - Ә нәрсәдә соң? Эш нәрсәдә?
  Бикташев: «Барысын да әйтеп бетерү мөмкин түгел», дигән сыман, йөзенә канәгать бер серлелек чыгарды.
  - Мәсьәлә сез уйлаганга караганда шактый катлаулы­рак, иптәш Шакиров, - диде. - Якын арада бюро җыеп, Сабирҗановның эшен карарга, бу жалобаны тикшерергә тиеш без. Югыйсә, обком алдында януыбыз бар. Аннан шалтыратып кызыксындылар инде. Күңелем, сизә, обком комиссиясе килми калмас...
  Монысы инде Әмирханны тагын да ныграк гаҗәплән­дерде. Аның күз алдында эшләп, көне-төне аралашып тор­ган, бар ягы да ачык булган Әхсәннең шулай партия өлкә комитеты кызыксынырлык нинди гөнаһлары бар?
  Менә хәзер, Әхсән белән идарәдә сөйләшкәндә, ул әнә шул хакта борчылып уйлап куйды. Хәер, бу хакта ничегрәк итеп белдерергә, Әхсәнне алдан ук борчымаслык, әмма әзер булып торырлык итеп әйтү җаен табарга икән? Бу хакта уйлана инде Әмирхан. Менә, сөйләшү үзеннән-үзе шул юлга килеп чыкты кебек.
  - Сиңа әйтәсе күңелсез хәбәрем шул иде: безнең өс­тән кемдер жалоба язган, - диде ул. «Синең» өстән димәде, «безнен» өстән диде. - Партия оешмасының эшен тикшерергә мөмкиннәр. Итәкләреңне җыебрак, кәгазь-мазарларыңны караштырыбрак йөр.
  Әмирханның хәбәре Әхсәнне гаҗәпләндерде, әмма каушатмады бугай. Башта бераз тын гына утырды, аннан соң кайчандыр өзелгән сүзне исенә төшергәндәй әйтеп куйды:
  — Авылда менә дигән бәйрәм булачак, каз өмәсен уздырсак, Әмирхан абый. Кешеләр үзләре башлап йөрерлек булсын ул бәйрәмнәрдә. Югыйсә без дә көтүчегә әйләнеп беттек бугай инде...
  Әмирхан аны аңламады:
  - Нинди көтүче тагын?
  - Әхмәтнәҗип абыйның сүзен әйтәм. Үз халкын көтү урынына куып йөрткән кеше, кайчан да булса бер килеп, үзе дә көтүчегә әйләнә икән. Тәкъдире шундый, ди. Чөнки янәшәсендә бер генә киңәшер кешесе дә булмый, кулындагы чыбыркысы да, башындагы ертык эшләпәсе генә кала. Шуннан соң инде ул эшләпәсе белән киңәш кора торган исәр көтүчегә әверелә, ди.
  - Кара син аны! - диде Әмирхан, һәм бу сүзне ул Әхсәнгә әйттеме, әллә укытучы Әхмәтнәҗип картка йә булмаса әлеге дә баягы ертык эшләпәле көтүче тарафыннан ычкындырдымы - аңлашылмады.
  Саубуллашыр алдыннан авылда каз өмәсе бәйрәмен үткәрү турында тагын бер кат сөйләшеп алдылар. Рәис Әхсәннең бу уен хуплый иде. «Менә бит, - дип үчекләшеп уйлады ул эчтән генә. - Имеш, анда кемдер жалоба яза, кемдер шуны зурга җибәреп, Әхсәнне тикшерергә йөри. Йөрсеннәр, әйдә! Эт өрә торыр, бүре йөри бирер. Әхсән исә үзен эш белән, дәртле йөрәге белән аклар. Тик ятмый, нәрсәдер эшләргә, нәрсәдер майтарырга тырыша. Бу бәйрәмне дә ул авылны кузгатыр, авылны туплар, авылны йокыдан уятыр өчен уйлап чыгарган. Күрсеннәр аның эшен, белсеннәр аның чын кеше икәнен!..»
  Шулай уйлады Әмирхан. Ләкин ялгышты. Әгәр ул Бикташевтагы шикаятьнең эчтәлеген белсә, шушы каз өмәсен үткәрүнең яңа гаепләүләргә бер сылтау булачагын аңласа, киресенчә уйлаган, киресен әйткән, киресен эшләгән булыр! иде.
  «Озакламам...» дип чыгып киткән Әхсән йоклар вакыт җиткәч кенә кайтып керде. Аны өйдә яңалык көтә иде. Әхмәтгали карт улының каршысына килде, үзенә хас булмаган бер дулкынлану белән кулындагы кәгазен сузды. Бу - Хәбирдән килгән телеграмма иде.
  - Пучталион кыз әле генә кертте, - диде Әхмәтгали карт. Әхсән телеграммага күз төшерде, шунда гына өйдәге сәер халәтнең, шаукымлы хәрәкәтнең сәбәбен аңлап алды.
  - Кайталар бит, исән-имин кайталар бит, ходаем!..
  Үзен кая куярга белмәгән Гөлчирәтти әрле-бирле йөренде. Әхмәтгали карт әле өстәл башына барып утырды, әле кире сикереп торды. Саҗидә килендәшен кат-кат телгә алып ис­тәлекләрен сөйләргә кереште. Хәбирнең хатыны Лизаны Айсылуның да, Мәҗитнең дә күргәне юк иде әле. Ләкин алар бүтәнчә дулкынлана: олы уллары шунда, Хәбирләр булган якларда, Әфган җирендә хәрби хезмәттә иде.
  - Каениш маладис! - дип кулларын уып куйды Мә­җит.- Вакытын бик белеп кайта. Күптән күрешкән юк үзе белән. Кайткач сорыйм әле безнең малайны күрмәде микән?
  Шатлыклы хәбәр килү уңаеннан күздән ычкынган, әле һаман да йокларга ятмаган балаларның үз шатлыгы бар иде:
  - Хәбир абыйлар кайта! Күчтәнәч алып кайта!..
  Сабирҗановлар тәрәзәсендә ярты төнгә кадәр ут сүнмә­де. Хәер, ут сүнгәч, инде барысы йокыга талгач, бу өйдә берәү эчтән генә авыр сулап йоклый алмыйча, йокыга тала алмыйча ятты. Бу Әхсән иде, алда торган бәйрәм кичәсе турында уйлау, Әмирхан авызыннан ишетелгән әлеге дә баягы сәер шикаять турындагы сүз, Хәбирнең кайтуы ту­рындагы хәбәр белән бергә кушылып, ниндидер шөбһә, нин­дидер шом уяткан иде аның күңелендә.
  Гөлчирәтти бу төндә сәер бер төш күрде. Килене Лиза йортка ялгызы гына кайтып кергән икән. Кайтып кергән дә болдырдан күтәрелергә икеләнеп тора. Гөлчирәтти исә үзе моңа аптырый, киленен дәшә. Ә ул болдырдан менә алмый интегә, аяклары тая...
  Гөлчирәтти, иртән торгач, әллә ниләр уйлап бетерде, аллага ялварып догалар укыды. Төшен ул өйдәгеләргә дә, күршеләргә дә сөйләмәде, йөрәгендә шом бар иде, ул аны яхшыга юрады, үзе юрады, үз-үзен яхшыга ышандырды. Ләкин ни гаҗәп, әлеге шом аның янәшәсеннән китмәде, ул өйдә дә, өйдәгеләр арасында да ниндидер үзгәреш буласын, нәрсәдер буласын сизенә кебек иде.
  
  VI
  Алар урам чатында капма-каршы килеп бәрелештеләр. Хәбир, иртән иртүк кузгалып, колхоз базарына ашыга иде. Кызына алмалар, татлы җимешләр сайлап алырга иде аның исәбе. Бауман урамыннан колхоз базарына таба ил­тә торган чатка борылуга бик каты бәрелүдән күз аллары караңгыланып китте. Баскан урынында чайкалып, үз-үзен аңламастан ашыгып кабатлады:
  - Гафу итегез... Ялгышлык белән...
  - Карап йөрергә кирәк!
  Кар өстенә чәчелгән кәгазьләрен «дипломат»ына тутырып маташкан ир-атның тавышы кырыс һәм усал яңгыра­ды. Хәбир инде китеп бармакчы иде, әмма кинәт бу тавыш аңа ничектер артык таныш булып тоелды. Әлеге ир аның төбәлгән карашын сизде, күтәрелеп карады. Йөзе үзгәреп, ачылып китте:
  - Хәбир?! Синме бу, Хәбир?
  - Таһир!..
  Кинәт кочаклаштылар. Бу очрашу икесе өчен дә көтел­мәгән хәл, гадәттән тыш бер хәл иде. «Нигәдер бик йончы­ган, таушалган», - дип уйлап куйды Хәбир һәм шунда ук уйның ишетелми торган нәрсә булуына шатланды. Кочаклашып тордылар, кул кысыштылар, әмма сүз тиз генә ялганып китә алмады. Әйтерсең аларның һәр икесен ниндидер бер тимер кыршау чолгап-әйләндереп алган. Шул кыршауны аз гына атлап үтсәң дә нидер булыр, нидер җимерелер нәрсәнеңдер асты өскә килер кебек.
  Ниһаять, әлеге кыршауны беренче булып Таһир атлап чыкты:
  - Менә бит, кире беткән кәҗә тәкәләре кебек, урам чатында килеп сөзештек! - диде ул, Хәбирнең иңбашыннан кагып. - Кара, син ничек нык үзгәргәнсең! Урамда тукмап китсә дә танымас идем, дип сөйлиләр бит әле, менә шулай буладыр инде ул, әйеме?!
  Бу шаярту урынлы булды. Югыйсә икесе дә шактый ук кыен хәлдә иде.
  - Шулай буладыр, - дип җавап кайтарды Хәбир. - Син дә үзгәргәнсең. Ир булгансың.
  Таһир көрсенде:
  - Дөнья үзгәртә әкренләп... - Аннан соң кинәт як-ягына каранды. - Ә нишләп монда басып торабыз соң әле без? Әйдә соң, кереп утырыйк берәр җиргә! - Таһир сәгатен карап куйды. - Түлке бер җир дә әле ачык түгел икән. Без дә шулай инде, иртәнге якта базардан башка бернәрсә дә эшләми.
  - Мин дә базарга ашыга идем әле, аласы әйберләр бар, - диде Хәбир, сүз иярә сүз чыкканга сөенеп. Аның кинәт бу авыр, сәер халәттән арынасы, бу очрашудан качасы килә башлаган иде.
  - Соң, син ни... Узып барышың дип әйтимме?..
  - Авылга кайтып барышым. Телеграмма да җибәрепөлгергән идем. Тукталырга туры килде, - диде Хәбир.
  - Самолетка билетлар юкмы әллә?
  - Ул турыда бөтенләй уйлаган да юк әле. Кызым авы­рып китте. Больницада ята. Аңа алма алып барыйм дигән идем...
  - Ә-ә... Ул соң анда... әнисе беләнме?
  - Юк, ялгызы. Шуңа ашыгуым. Борчыладыр.
  - Ә ул? - Таһир сүзнең кем турында барганлыгын ым белән генә аңлатты. - Ул кайда?
  Хәбир аны аңлады. Кыска гына итеп:
  - Ул анда калды, чит илдә, - диде.
  - Ә-ә... - диде Таһир һәм, аңлыйм дигәнне белдереп, баш какты. Әмма бу минутта бары тик бер генә нәрсәне - үзенең Хәбир турында, аның язмышы, соңгы вакытлардагы хәл-халәте турында берни дә, бернәрсә дә белмәвен, бө­тенләй хәбәрдар булмавын гына аңлап алган иде.
  Моны Хәбир, ничектер, күңеле белән сизде һәм киерен­келектән котылырга теләп, китәргә ашыкты.
  - Тукта-тукта! Болай булмый бит инде, Хәбир! Очраш­маганга күпме... - Таһир кесәсеннән каләм белән кәгазь чыгарды, ашыга-ашыга өй адресын язды, кәгазен Хәбиргә тоттырып, кат-кат кабатлап әйтте: - Син бит Казанда бу­ласың әле. Безгә дә килеп чык, яме? Килеп чык. Вакыт тапсаңбүген үк кил. Чөнки мин тиздән командировкага ки­тәм. Кил, яме? Күрешеп-сөйләшеп утырырбыз. Күптән бит күрешмәгәнгә... Йә, киләсеңме?
  Хәбир ул биргән адресны куен кесәсенә салды:
  - Алдашу килеп чыкмасын өчен алдан ук вәгъдә бирә алмыйм, Таһир, - диде. -Мөмкинлек булса бәлки килеп тә чыгармын. - Әйтергәме-юкмы дигәндәй икеләнеп торды. - Бәлки килермен дә. Минзиләне дә бик күптән күргән юк бит инде.
  Саубуллашып, икесе ике якка китеп бардылар.
  Бераз баргач та Таһир артына борылып карады. Хәбир тиз-тизатлап ераклаша иде. Кинәт Таһирны ниндидер шом­лы бер хис биләп алды. Әнә шул ераклаша барган гәүдәдән курку идеме ул, әллә аның ераклашуыннан курку идеме - монысын үзе дә аңламады. Бары тик зиһенендә нидер сы­зылып ачылып китте һәм күкрәген: «Ник чакырдым әле мин аны?!» - дигән уй гына көйдереп узды. Әлеге көйдер­геч уйны шунда ук янә бер үҗәт, үзсүзле фикер алыштыр­ды: «Ә нәрсә? Килсен, күрсен - беткән баш беткән!» Үзен шулайдипкуәтләсә дә, күңелендәге шом югалмады, кире­сенчә, артканнан-арта гына барды. Әйтерсең Хәбир аңа бүген урам чатында бәрелеп кенә калмаган, ә бәлки бөтендөньясын әйләндереп ташлаган, инде онытылган, онытыла барган, кузгалырга тиеш булмаган нәрсәләрне кузгатып ташлаган иде.
  Әйе, Минзилә белән ике арада урнашкан хәл-халәткә Таһир инде тәмам ияләшеп, тормышының шул рәвешле агышына буйсынып, күнегеп бара иде. Әкренләп, көн саен, минут саен бер-береңнән ераклаша бару кешеләрне һәрчак үзенә күнектерә, ияләштерә ала. Таһир да моны үзенчә тойган, үзенчә шулай булырга тиеш дип кабул иткән, үзенчә аңлаган, үз-үзен ышандырган иде инде. Үз гаиләсенең язмышы турында уйланган, үзенең горурлыгы уянган көннәрен, баш күтәрәсе, кычкырасы, ярсыйсы йә булмаса кемнәрдәндер ярдәм сорап ялварасы килгән чакларын ул инде акылы белән, аек зиһене белән басарга күнеккән иде.
  Күптән түгел Минзилә аңа бөтенләй китеп барачагы турында әйтте. Таһир бу көннең кайчан да булса бер киләчәген, туачагын сизеп-белеп йөри, әмма моңа күңеле белән ышанып бетә алмый җәфалана иде.
  Ике арада әнә шундый хәлләр барганда, вакыйгаларны иң кискенләшкән бер вакытында Хәбирнең Казанга кайтып төшүе, бүгенге көтелмәгән очрашу, аны кунакка чакыру башка сыймаслык бер акылсызлык та, шул ук вакытта ниндидер өмет тә кебек иде Таһир өчен. Һәм ул тагын шуны сизде: ул хәзер, ни өчендер, үз тормышын, үз язмышын Хәбиргә бәйле рәвештә күзалдына китерә сыман иде. Әйтерсең дә моңарчы ул үз йортында, үз янәшәсендә барган вакыйгаларга читтән карап кына, ерактан күзәтеп кенә яшәп килгән дә, бүген исә шул тормышның үзәгенә Хәбир белән янәшә кереп баскан.
  Таһир университетны тәмамлар алдыннан өйләнде.
  
You have read 1 text from Tatar literature.