🕥 34-minute read
Күгәрчен Сөте - 02
Total number of words is 4394
Total number of unique words is 2159
38.5 of words are in the 2000 most common words
52.1 of words are in the 5000 most common words
60.1 of words are in the 8000 most common words
— Сабый бала хакына ун тиен бирче, егеткәй? — бер кулына йомгак кадәрле генә шәрә баласын кыскан, икенч кулын алга, Хәбиргә таба сузган яшь кенә хатынның күзләре мөлдерәмә булып тулган иде. Хәбир аны чын күңеленнән кызганды, чалбар кесәсен актарып, анда булган тиен акчаларның барысын да хатынның учына салды. Инде китмәкче иде, өлгерә алмады, хатыннарның иң өлкәне аның йөрәгенә уклы сүз кадады:
— Юкка көтәсең, егетем. Килмәс синең кызың, килмәс. Син аны бүтән беркайчан да күрмәссең. Арагызга ятларкерер!..
Хәбир сискәнеп китте, аптырап һәм ялварып хатынның күзләренә төбәлде. Аның Минзиләне көтеп йөргәнен каян белгән бу чегән хатыны? Ничек инде Минзилә килмәскә тиеш? Ничек инде ул арага ятлар керер?
- Ялган... ышанмыйм...— дип пышылдады Хәбир.
- Сал, егетем, учыңа кәгазь берлек,— диде хатын, әллә ничек сәер көлемсерәп.— Мин бөтен язмышыңны әйтеп бирермен. Син юлга бәхет эзләп чыккансың. Шуңа күрә дә казна йортын ташлап киткәнсең. Сал, егетем, учыңа тагын бер кәгазь акча!..
«Ничек, каян белгән бу хатын минем институттан киткәнне?»— дип уйлады Хәбир, кесәсеннән янә акча чыгарып. Үзе ниндидер томан эчендә йөзә кебек иде. Ә хатын дәвам итте:
— Сиңа, егетем, зур хыянәтне күтәрергә туры килер. Якыннарың сиңа ят булыр, ятлар якынаер. Бер көн килеп, бәхетле булдым, диярсең, әмма ул синең кайгы-хәсрәтең булып чыгар. Сине гомерең буе җан әрнүе эзәрлекләр. Бәхет сиңа, күгәрчен сөте сыман, аз-азлап кына тамар...
Ул көнне чегән хатыннары Хәбирнең кесәсендәге барлык акчаны алып калдылар. Алардан арынып бераз баргач Хәбирнең зиһене ачылып киткәндәй булды һәм ул шуны уйлап өлгерде: «Тукта! Алдаганнар ич алар сине! Кызың килмәс, имеш!.. Нәрсәсе бар соң әле моның?! Синең аэропортта әрле-бирле йөрүеңне алар читтән үк күзәтеп торган. Ә аэропортта шулай әрле-бирле йөргән синең кебек яшь егет кемне көтәргә мөмкин? Әлбәттә, сөйгән кызын! Их, беткән баш, беткән баш! Моны белү өчен чегән буласы да юк ич!..» Хәбир ашыгып кире борылды, әлеге хатынның каршына килеп басты:
— Кайтарыгыз минем акчаны! Сез барысын да алдап кына әйткәнсез!
Чегән хатынының күзләре зәһәр көлемсерәде:
— Нәрсәгә сиңа ул акча, егеткәем?! Хәзер сиңа акча кирәкми. Солдатта сине хөкүмәт ашатыр...
Хәбир яңадан авызын ачып калды.. Чегән хатыны аның институттан китүен дә, хәрби хезмәткә чакырылуын да белгән! Димәк... Димәк, ул Минзилә хакында да белеп сөйли, дөресен әйтә... Хәбир, яшен суккандай миңгерәүләнеп, кинәт артка чигенде.
— Мә, ал, егеткәем,— диде чегән хатыны аңа кәгазь берлек сузып.— Монысы үзеңә әбәткә калсын.
Хәбир нәрсәдер әйтте, үзенең ни әйткәнен аңламады,хатынның кулын кире этте. Китәр алдыннан гына, ничектер айнып, ашыгып сорады:
— Ни өчен сез... Нигә сез миңа гомер буена бәхетсез булырсыз дидегез? Ни өчен?
Чегән хатыны якынрак килде:
— Студент син, егетем, студент. Бәхетсез халыктан син
дә...
Тулай торакка кайтып уйланып ята торгач әлеге хатынның сүзләренә ышанмаслык тагын бер шик тапты Хәбир: аның кесәсеннән, акча белән бергә, хәрби комиссариатка чакыру кәгазе дә юкка чыккан иде. Димәк, ул кәгазьне дә сиздермичә кесәдән алганнар.
Шунысы дөрескә чыкты, берничә көнгә дип авылга кайтып киткән Минзилә Хәбирне солдатка озатырга килеп җитә алмады, һәм алар шул аймылышудан соң бүтән күрешә алмадылар...
Поезд тизлеген киметә башлады.
— Ахо, сез минем әйберләрне алып чыгарга булышырсыз инде, ә?
— Иа хода! Бу хакта сүз булуы мөмкинме соң?! Син, туган, сабыеңны гына кара, башкасы өчен борчылма.
Ахо, купе ишеген ачып, үзенең көр тавышы белән вагонны яңгыратты:
— Әй, гражданнар! Юл бирегез! Авыру баланы «Скорый» машинасы көтә!
Әллә аның калын тавышыннан өркеп, әллә чыннан да хәвеф барлыгына төшенеп, чыгу юлына өелешкән пассажирлар як-якка тайпылды.
— Розалия, кайтып җиттек, кызым. Казанга кайтып җиттек.
Сабый керфекләрен хәлсез генә күтәрде, иреннәрен әкрен генә кыймылдатты:
— Әтием...
«Ашыгыч ярдәм» машинасы аларны, чыннан да, вагон ишеге төбендә үк каршы алды.
— Авыру бала шушымы? Сабирҗанов сез буласызмы? — дип сорады врач һәм, җавап көтеп тормастан, кулын селтәп боерды.— Машинага!
Арттан, авыр-авыр чемоданнар һәм сумкалар төяп, Ахо өстерәлә иде. Врач аңа да сораулы караш ташлады:
— Сез бергәме?
— Әйе, бергә,— диде Ахо.
— Машинага!
Җыелып өлгергән халыкны як-якка аерып, машина шәһәр үзәгенә таба ыргылды.
III
Көз айлары зур мәшәкатьләр белән узды. Әхсән Сабирҗанов бу көннәрдә күзгә-башка кайтып күренмәде. Соңлап тәмамланган урак, өзмәс-куймас сибәләп торган яңгыр астында барган басу-кыр эшләре, колхоз һәм авыл тормышы аны яңа вазифасы белән бергә бөтереп алды. «Бөтен ышаныч синдә, улым»,— дип өметләнгән Әхмәтгали карт йорт салуның барлык мәшәкатьләренә үзе җигелергә мәҗбүр булды. Юк, улына ул үпкәләмәде, рәнҗемәде: шыгырдап торган нарат бура табып кайтаруына мең рәхмәтләр укып, калганына инде үзе кереште. Осталарны яллау, аларны көйләп-ашатып эшләтү, кирәк-яракның эресен-вагын табып тору кебек эшләрнең һәммәсе дә карт белән карчык һәм килен җилкәсенә төште. Кайда гына, кем булып кына эшләсә дә үзен аямый эшләргә күнеккән Әхсән бу көннәрдә, әйтерсең гаиләсен, күтәрелеп килгән бурасын, хатынын һәм балаларын онытты. Әлбәттә, йорт салучылар янында сирәк булуын, төп авырлыкны картлар һәм хатыны җилкәсенә калдыруын үзе дә аңлап-белеп тора, шуңа үртәлә дә иде. Әмма аның өчен бүген иң кыены башка нәрсә иде: яңа эштә үзенең нәрсә эшләргә тиешлеген, кем булырга тиешлеген аңламый интегә иде ул.
Әнә шулай йөргән көннәрнең берсендә, балаларны күрергә дип, пенсиядәге укытучы Әхмәтнәҗип абыйсына барып чыкты.
Аның капка төбенә килеп җиткән иде инде, шулчак кылт итеп исенә килеп төште: Әхсәнне партия оешмасы секретаре итеп сайлаган җыелышта өлкән коммунист Әхмәтнәҗип Сәлимов катнашмаган иде. «Анысының да сәбәбен сорармын»,— дип уйлады Әхсән. Ләкин сорарга базмады: кайчандыр үзен укыткан бу кешене күргәч, аның алдында ничектер бер-бер зур гаебе бар кебек тоелды. Әйе, еллар буе нидер эшләнгән, эш артыннан һәм тагын бик күп нәрсәләр артыннан туктаусыз куылган, ә бу йортка хәл белешергә сирәк керелгән. Әйе, үз йомышы төшкәч, техникумда бирелгән курс эшләрен үзе генә башкарып чыга алмаганда килгәләде монда Әхсән.
Һәм менә ул тагын шушы йортка аяк басты. Укытучының протез аягын авыр шыгырдатып урыныннан кузгалуын, ябык, сөякчел кулларын сузып күрешүен, йомылып, кечерәеп калган гәүдәсен, нуры сүрәнәйгән күзләрен, битараф-гамьсез булып тоелган йөзен күрде. Ул көнне алар аз сөйләштеләр. Әмма Әхсән тойды: Әхмәтнәҗип абыйсының уй сөреше, бик катлаулы булып тоелган нәрсәләрне дәгади генә итеп аңлата белүе, тәҗрибәсе, белемеаңа бүгенсулар һава кебек үк кирәк икән.
— Абый, синмине мәктәптә укыткан кеше. Менә, ачуланмасаң, тагын синнән өйрәнергә килдем,— диде.
Әхсән, дәрескә кергән бала сыман каушап, гозерен аңлатты. Үзе, бу ни әйтер дигән сыман, укытучыга төбәлде.
— Син, Әхсән энем, бик үк дөрес килмәгәнсең бугай,— диде Әхмәтнәҗип карт.— Мин бит сине математикадан укыттым. Партия эшләрендә нәрсәгә өйрәтә алырмын икән соң?
Нәкъ менә шуннан, укытучының кире кагуыннан курыккан иде Әхсән. Аптырап калды. Аннан соң, кинәт исенә төшкәндәй, сорап куйды:
— Мине сайлаган җыелышта син булмадың, ахрысы, Әхмәтнәҗип абый?
Укытучы, аска төбәлеп, җавапсыз торды. Аннан соң әйтте:
— Мин, энем, җыелышларга күптәннән йөрмим инде,
— Ничек?
— Картлар алар үзләренчә, дигәндәй... Карт кеше беркемгә дә кирәк түгел инде ул.
Әхсән нидер әйтмәкче иде, тукталып-тыелып калды Күз алдыннан мәктәп еллары, дәрес-тәнәфесләр үтеп китте.
— Син, Әхмәтнәҗип абый, математиканың төгәл фән булуы белән бик горурлана идең. Ә тормыш менә «ик икең — дүрт»тән генә тормый шул. Әллә нинди сораулар китереп куя, мең төрле чишелеш тага.
Укытучы:
— Сине, Әхсән энем, кешеләр белән эшләргә өйрәтәс юк,— дип, үзалдына сөйләнгәндәй башлап китте.— Әхмәтгали абзыйны да яхшы беләм, сугышка бергә алындык. Киткәндә: «Балам кыз шул»,— дипбик уфтанды. «Ичмасам, нәсел өчен бер малай калдырып өлгермәдем»,— дияторганиде. Шөкер, ватылып кайтсак та исән кайттык.Син тугач та атаң бик шатланды. Төпчеге Хәбир дөньяга килгәч инде тагын канатланып йөрде. Гаиләдә ир балала булу әйбәт ул. Син дә менә кызлар белән генә куандырасыңәлегә, Хәбирнең дә кызы бар дип ишеттем. Малай алып кайтырга кирәк сезгә дә.
— Әле малай кайгысы түгел, Әхмәтнәҗип абый. Үзең күреп торасың бит...
— Йорты аның, бер башлагач, салыныр, очланып чыгар. Ир балаларсыз ярамый бу дөньяда. Нәсел шәҗәрәсен шулар дәвам итә:малайлардан ирләр үсә.Монысын мин сүзуңаеннан, атаң турында башланган сүздән чыгып әйтәм, ул сезнең барыгызга да әйбәт тәрбия бирде. Олыны олыитеп, кечене кече итеп яратырга өйрәтте. Апаң, әнә, бик акыллы булды, кеше бәхетенә үсте, үзе дә шуңа күрә бәхетле. Кайтып төшсәләр, бөтен авыл соклана. Син дә безнең күз алдында үстең. Ике ат җигеп кырдан киндер ташыган чагыңны хәтерлим әле. Укырга да хирес булдың. Колхозда эшләп кичке укуда йөрдең. Ферма мөдире булгач та сынатмадың. Атаң, димәк, ир бала турында юкка гына уйламаган. Ил-көн алдында абруе булган, нәселне дәвам итә алган уллар турында уйлаган ул. Син аның ышанычын авылдашлар алдында акларга тырыш.
— Авылдашлар белән элек уртак тел таба идем, абый. Хәзер менә алар белән парторг булып сөйләшүе кыен. Алар бит миннән чын эш көтә... Кыен миңа, абый...
— Кыен,— диде укытучы, шактый гына дәшми сузып торды. Аннан соң Әхсәнгә туры карады.— Математиканың төгәл фән булуы белән горурлана идең, дип әйттеңме әле? Әйе, горурлана идем! Төгәллек һәрдаим кирәк безгә, бик кирәк!
Укытучы, алга талпынып, протез аягын җайлабрак куйды. Әхсән аның бу гадәтен белә: бәхәсләшергә уйласа, гел шулай итә Әхмәтнәҗип абыйсы. Чыннан да укытучының тавышында бәхәс төсмере пәйда булды:
— Ә бит, беләсең килсә, тормыш гел төгәллекләрдән һәм төгәлсезлекләрдән тора. Төгәллек — дөреслек, төгәлсезлек исә ялгыш яки ялган була. Нәкъ математикадагыча! Килешәсеңме?
Сүзнең әле кая таба агасын аңлап бетермәсә дә Әхсән
баш какты.
— Төгәлсезлек һәрчак ялгыш яки ялган,— диде.
— Соң! — дип куәтләп алды укытучы.— Мине менә башта пехотага алдылар. Мине, математика укытучысын, беренче бәрелешкә агач мылтык тоттырып керттеләр. Бер мин генә түгел, башкалар да шулай: өч кешегә бер чын мылтык. «Коралны иптәшең сафтан чыккач алырсың»,— диделәр. Дошманга атар өчен солдат башта иптәшенең үлгәнен көтеп йөрергә, йә булмаса бер тапкыр да атмаган килеш үләргә тиеш. Төгәллек идеме бу? — Укытучы Әхсәнгә сораулы карашын, таләпчән һәм кырыс карашын ташлады. Әмма җавап көтеп тормады.— Ярый, соңрак кемнең кем булуын ачыклый башладылар. Мине дә окоптан чакырып алдылар. Укып, кече лейтенант булып миномет батареясына кайттым. Ә син беләсеңме минометның ни икәнен? — Укытучының күзләре очкынланып китте.— Чамалыйсың... Төгәл ата идек без. Немец якынлашкан саен көпшәне өскәрәк күтәрә барасың. Мина биегрәк дуга ясаган саен якынгарак төшә. Берчак көпшәне шундый күтәреп җибәргәнбез, баш очындагы наратка тондырдык минаны. Одинцов дигән егетебез утыра иде нарат башында. Күзәтче булып. Бәреп төшердек егетебезне, күз алдынд чәрдәкләнде. Үз кулыбыз белән чәрдәкләдек. Дошман бик якын иде. Шулай... Төгәл ата идек без.
Укытучы, күрәсең, һәлак булган Одинцовны күз алдына китерде. Ерак төннәргә төбәлгәндәй, бер ноктага текәлеп торды. Әхсән дә дәшмәде. Табынга куелган чәй суынган иде инде, күптән суынган иде.
— Төгәллек кирәк! — дип кистереп кабатлады укытучы, ниһаять. Кулы һаваны ярып үтте.— Одинцов — бер хәл. Дошман бик якын иде. Ә күпме егетләр мәгънәсез кырылды анда?! Аннан соң — монда да... Әйе, син, энем, дөрес әйтәсең: тормыш математика гына түгел, анда төрле чишелешләрне тактага кат-кат язып һәм юеш чүпрәк белән сөртә-сөртә төзәтеп яшәп булмый. Анысын класста кара тактага язганда гына эшләп була. Яздың-боздың, тагын керештең исәп-хисапка. Ә тормышта? Ил язмышында? Шулай, тормышта һәр төгәлсезлек үз корбанын сорый. Мин - математик, үз эшемдә оста, күрәләтә ялгышны ясамаска тырышам. Ә әнә анда, өстә утырганнар нишләп төгәлсезлек җибәрәләр? Кайчак күрәләтә хата ясала. Халыктуйды андый төгәлсезлектән. Мин дә туйдым. Ә син мин җыелышка йөрмәүдә гаеплисең. Мин - математик! Икене икегә тапкырлагач чыккан нәтиҗәнең бер көнне унбиш, бер көнне биш булуы белән килешә алмыйм! Андый вәсвәсәне тыңлап утырасым да килми, аңлыйсыңмы?!
Әхсән уйга калды. Аннан соң әйтте:
- Әйе, Әхмәтнәҗип абый... Нәрсә генә өйрәтермен икән соң сиңа, дип башлаган идең, шактый дәрес бирдең. Тагын шунысын да әйт: менә мин, Әхсән, үз эшемдә төгәл булу өчен нәрсә эшләргә тиеш? Синең ни турында әйтүеңне аңлап, тоеп утырдым бит мин. Партиянең бөтен ялгышларын! бер математик формулага сыйдырдың син. Ул эшкә хәзер менә мине тәкъдим иттеләр. Авылдашлар, сайлаганда: «Әхсән, син үзебезнеке, сиңа ышанабыз»,-дип тә әйттеләр. Димәк, мин алар өчен һәр эштә дөрес һәм төгәл җавап табарга тиеш. Әгәр дә ул җавап халыкны канәгатьләндереп тә югарыдагыларны канәгатьләндермәсә? Яки бүтәнчә: мин тапкан чишелеш дөрес булып чыкмаса, халык көткән төгәллеккә җавап бирмәсә? Ул чакта ничек?
Укытучы суынган чәен читкәрәк этте:
Син инде, Әхсән энем, хаклыкны табасың килсә халыкның күзенә туры карый торган бул. Төгәл чишелеш табасың килсә дип әйтүем.
Саубуллашканда, ниндидер сер әйтәсе бар кешедәй, Әхсән укытучының колагына таба иелде:
- Ә теге вакытта, дәрестә чакта безне ни өчен интектергәнеңне әйтимме, Әхмәтнәҗип абый? Теге «ике икең – биш»тәге ялгышны ни өчен эзләткәнеңне? - Әхсән көлемсерәп, көттереп карап торды.-Уйларга өйрәткәнсең син безне. Кат-кат исбатланган нәрсәләрне дә тикшереп карарга, булган ялгышны тотып алып, дөрес чишелеш эзләргә өйрәнсеннәр дигәнсең, шулаймы?
Укытучы елмайды:
- Син мондый сорау биргәнсең икән, димәк, сезне ул кадәр үк начар укытмаганмын.
Шул көннән башлап Әхсән бу йортка ешлады.
Ә көннәр бер-бер артлы үтә торды. Әхсәннең яңа йорты, үзе юньләп күренмәсә дә күтәрелә, калка торды. Ниһаять, Октябрь бәйрәме алдыннан, алар нарат сагызының хуш исләрен аңкытып торган яңа йортка кайттылар. Өйләре элеккесеннән дә иркенрәк, матуррак, күркәмрәк иде.
Балта осталары тырыш булды: каралты-кура тирәсендә тиздән яңа мунча да калкып чыкты.
Элекке корымлы хәрабәнең, кисәүле урыннарның эзе дә калмады. Тора-бара янгын турында бөтенләй оныттылар кебек. Әмма Сабирҗановлар гаиләсен чолгап алачак янгын әле алда булган икән...
IV
Көнне һәм төнне үткәрергә кирәк иде.
Кешенең шундый хәлдә калган чагы була: ул бер максаттан икенче максатка бару вакытында яшәми, ә бәлки тереклек кенә итә. Максатына ирешкәч кенә бер мәл яшәп ала, аннан соң яңадан тереклек итә башлый - яңа максатына таба китә. Хәбир үзен андый халәттә дип уйламый иде. Әмма ул бүгенге көнне һәм бүгенге төнне тизрәк үткәреп җибәрү өчен күп нәрсәләр бирергә, күп нәрсәләр югалтырга риза иде.
Розалияне больницада алып калдылар. Хәбир менә таныш та, ят та булып тоелган урамнар буйлап атлый. Бу урамнарның ят булуы аны каушатмый, таныш булуы шатландырмый иде. Ул, әйтерсең, бүген бернәсә дә тоймый, бары тик көтә, вакытның үтүен генә көтә.
Ниһаять, анык бер фикергә килеп, кунакханәгә таба юл тотты.
- Урын юк,- дип каршыладылар аны. Чемоданнар күтәреп икенчесенә, өченчесенә барды. Әмма кунакханә ишекләре ачылмады. Шулай эзләнеп ул «Казан» кунакханәсенә дә сугылды. Үзенең авыр хәлдә калуын аңлата торгач, кичке унбергә кадәр көтәргә куштылар. Хәбир, шул өметләндерүгә ышанып, залда тын гына көтеп утыра иде. Кинәт таныш тавыш ишетте:
- Йә, туган! Менә очраштык та! Нихәл? Кызың ничек? Алып калдылармы Розалияне? - Ахо Хәбирне кочаклап ук алды. Хәлен сөйләп бирүгә ул туп-туры кунакханә администраторының тәрәзәсенә таба атлады. Озак та үтми, әйләнеп тә килде.
- Әйдә, туган,- диде ул Хәбирнең алдына кәгазьләр куеп.- Тутыр документларыңны. Кемнең кем икәнен аңламый башлаган болар. Аңлатырга туры килде.
Хәбиргә Ахо алып биргән бүлмә ярымлюкс булып чыкты.
- Урын юк дигән булалар тагын,- дип, эчтән үртәлгән сыман әйтеп куйды Хәбир.- Эзләсәң, табыла икән үзе.
- Кемгә - табыла, кемгә - юк,- дип ачылып елмайды Ахо.- Ә синең кебек яхшы кешеләргә һәрчак табылыр га тиеш! - Ул, күрәсең, Хәбиргә ярдәм итә алуына чын күңеленнән шатлана иде.- Әйдә, кичке ашка үзем чакырам: төшик ресторанга.
- Юк, рәхмәт, Ахо,- диде Хәбир. Аның берьялгыз каласы, ничектер урнашасы, фикер туплыйсы килә иде. Мин, мөгаен, ашап-нитеп тормам бүген.
- Ихтыярың, алайса,- дип елмайды Ахо.- Мин ресторанда булам. Эзләсәң, «Лимон» дип сорарсың. Аңладыңмы «Лимон»! Ярый, күрешкәнгә кадәр!
Кунакханәгә урнаша алуына сөенде Хәбир. Ярый әле Ахо килеп чыкты... «Лимон». Кызык кеше икән бу «Лимон»!- дип уйлады Хәбир, аның соңгы сүзләрен искә төшереп.
- Дүрт класс белемем бар, беләсең килсә! - Поездда шулай дип сөйләнгән иде Ахо.- Алга таба укый алмадым, шайтан алгыры! Анам, мин бәләкәй чакта, әти белән икебезне ташлап киткән. Әти укуымны таләп итмәде, мин укымадым. Ә шулай да, туганкаем, үземне төшеп калганнардан санамыйм. Ни өчен дисеңме? Чөнки бу тормышны күпләргә караганда яхшырак беләм. Менә шул! - Ахо һәрбер сүзенә басым ясап, үзе дә ышанып, кешене дә ышандырырлык итеп сөйли белә иде.- Кайбер бәндәләр егермешәр ел укыган булалар, башлары пеләшләнеп бетә, ә үзләреннән, кем әйтмешли, җон да юк, сөт тә юк. Әчмухахезмәт хакы алып, шуңа риза-бәхил булып яшиләр. Соң, ул акчаны, туганкаем, мин укымыйча да алам бит! Валлаһи шулай!
Хәбир аның сөйләвен рәхәтләнеп, елмаеп тыңлап утырды. Ахоның ачуы да, шатлыгы да эчтә калмый, барысы да тышка бәреп чыга, йөзендә сабыйларча беркатлылык ярылып ята сыман иде.
- Әйе, миңа дүрт класс белем бик җиткән. Ә нәрсә? Тормыш катлаулы бит, дисеңме? Төкер! Мәсәлән, мин әйтәм ул тормышка: «Бутама! Гадирәк бул!»- дим. Һәм ул гап-гади була да кала. Ә менә сиңа инде, туганкаем, мин зур хөрмәт белән карыйм.
- Ә нигә миңа гына шундый аерым бер хөрмәт? - дип елмайды Хәбир.- Мин дә бит шул, егерме ел буена укып, ыштан туздырып белем алган бер фәкыйрьмен.
-Һе! Юк инде, туганкаем! - Ахо, мине алдый алмассың дигәндәй, бармак янады.- Бу сүзеңне миңа түгел, әрекмән колакларга сөйлә. Синең юк-бар кеше түгел икәнлегең маңгаеңа язылган. Сез татарларда «маңгайга язылган» дигән сүз юкка гына әйтелми ул, туганкаем. Мин татарларны беләм. Хатын татар иде минем, шайтан алгыры!
- Минем маңгайга нәрсәләр язылган соң?- дип төпченде Хәбир.
- Намуслы кеше булуың. Эшкә осталыгың. Дус-ишне сатмавың. Хыянәтне кичермәвең. Гомумән, акыллы кеше булуың.
- Рәхмәт. Артык нык зурладың мине, Ахо. Көтмәгән
идем.
- Ә нигә зурламаска?! Чит илгә, туганкаем, чүпрәк башлар чыкмый. Ә син менә чит илдән кайтып киләсең. Әйтәм бит, дүрт кенә класс белемем булса да, кешеләрне биш бармагымны белгән кебек беләм.
Хәбир Ахога чит илдә булуын әйткән, аңа бер талисман кебекәйбер - Әфганстанда алган истәлек ташын бүләк иткән иде. Әлеге бүләккә Ахо шулкадәр шатланды ки, хәттасабый Розалия яңа курчакка да ул кадәр үк куана алмаскебек иде.
Ахо «Ашыгыч ярдәм» машинасыннан шәһәр үзәгендә төшеп калды. «Күрешербез әле, алла боерса!»- дип әйткән иде, күрешүләре бик тә тиз булды. Рәхмәт Ахога, ярдәметиде.
Шуларны уйлап яткач Хәбир больницага шалтыратып алырга булды. Кызын шәфкать туташларына тапшыргач ул озак кына көтеп утырган, аның хәлен ачыкларгатырышкан иде. Розалияне алып калган туташларның берсен күреп, сораша башлады:
- Миңа хәзер нишләргә соң, сеңлем?
Туташ бу сорауга бик гаҗәпләнде:
- Ничек инде, «нишләргә»? Кызыгызны кабул итеп алдык. Аны доктор карый.
- Соңыннан докторны күреп булмас микән? Бер ген минутка...
Шәфкать туташының йөзенә: «Моннан да ахмаграк сорау булырга мөмкинме?»- дигән сүзләр язылган кебек иде.
- Әйттем бит инде сезгә: доктор баланы карый, аның вакыты юк!
Хәбир, ник эндәшкәненә үкенеп, кире борылды. Шулай да икенче бер туташны очратып больницаның телефон номерын, Розалияне караучы докторның фамилиясен язып алды. Телефоннан ул нәкъ менә шул докторны - Фәрид Рәшитовнаны сорады.
- Көтегез, чакырырбыз,- диде телефондагы тавыш. Хәбир ераклаша барган аяк тавышларын тыңлап торды. Шактый озак көтте. Ниһаять, аяк тавышлары кабат якынайды, ашыгып атлаудан ешайган сулыш ишетелде:
- Тыңлыйм сезне...
Хәбир бары тик бер-ике генә сүз әйтергә өлгерде, доктор аны шунда ук бүлдерде, сүзләре кырыс һәм таләпчән иде:
- Ә, әле сез Сабирҗанов буласызмыни! Сабыйны карамагансыз, әти кеше! Юк-юк, минемчә, ул поездда гын авырып китмәгән. Юлга чыкканда сез аның хәленә игътибар итмәдегезмени? Авыру бала белән юлга чыгарга ярыймы? Әгәр кызыгыз тәмам өзлегеп, гомерлек чир алын калган булса? Каян килә ата-аналарга бу кадәр игътибарсызлык?!
Бераздан докторның тавышы йомшара төште. Хәбир, шуннан файдаланып, кызының хәлен сорашты.
- Температурасы төшә. Һәрхәлдә, аның хәле инде чагыштырмача җиңелрәк. Тик, беләсезме, эш монда катлаулырак булса кирәк. Сез иртәгә киләсезме? Мине күрерг тырышыгыз.
Доктор белән сөйләшкәннән соң Хәбир ике ут эченд калгандай булды. Кызының хәле җиңеләя - монысы инде сөенечле хәл иде. Әмма доктор ни өчен: «Монда эш катлаулырак булса кирәк»,- дип әйтте? Нәрсә әйтергә теләде ул? Бәлки?.. Бәлки ул нәкъ менә шул турыда - Хәбир инде күптәннән уйлап интеккән нәрсәләр турында әйтергәтеләгәндер? Юк-юк!.. Хәбир кинәттән башын чайкады, ямьсез уйларны үзеннән куарга тырышты.
- Син үзеңнең ни өчен шулай борчылганыңны беләсенме?
Хәбир сискәнеп китте. Ул сизде: бу сорауны аңа үз тавышы, күңелендәге эчке бер тавыш бирә иде.
- Беләм,- дип кистереп җавап кайтарды Хәбир.- Без авылга кайтып җитәргә тиеш идек. Телеграмма суктык, анда борчылып көтәләрдер. Юл бүленде, кызым авырып китте. Ул больницада ята. Ул - минем бердәнберем.
- Синдәге борчылу бары тик шуннан гынамы?
Күрәсең, эчке тавыш бәхәсләшергә маташа иде. Тик
Хәбир бу юлы җавап бирмәде, бүтән бер нәрсә дә ишетмәс өчен башын мендәр белән каплады, ашыгып-ашыгып санарга кереште.
Юк, күзгә йокы кермәячәк иде. Хәбир моны сизде. «Мондый чакта кеше матуррак уйлар уйларга тиеш,- дип ышандырырга тырышты ул үз-үзен.- Әйтик, бүгенге көндә хәл шактый әйбәт, иртәгә инде тагын да яхшырак булачак. Кызым дә терелер, авылга да исән-сау кайтып җитәрбез. Әби белән бабайны шатландырырбыз...»
Хәбир авылдагы йортны, әтисен һәм әнисен күз алдына китерде. Әхсән абыйсы инде район үзәгенә кат-кат килеп Казан самолетларын көткәндер. Ашыгыбрак җибәрде шул телеграмманы, болай килеп чыгасын белмәде.
Хәбирнең кинәт исенә килеп төште: бала чакта, кышның салкын бер көнендә, әтисе аны район больницасына алып барган иде. Хәбирне толыпка төреп чанага салганнар иде. Ат әкрен генә теркелди, чана чыжылдый. Хәбир күзен йома һәм, ни гаҗәп, чана артка таба шуган сыман. Хәбир моңа аптырый, күзен ачып толыпның бер читен күтәреп карый - юк, чана алга таба бара. Күзен йома, толыпны яба - чана янә артка таба шуыша башлаган кебек. Хәзер дә Хәбир үзен нәкъ менә шундый хәлдә хис итте: күзләрен ачса - күз алдына бүгенге көне кайта, күзләрен йомса, йокыны куып, уйлары артка таба шуыша башлый.
Чегән хатынының сүзләре дөрескә чыкты. Хәбирнең беренче мәхәббәте, беренче хисләре авыр хыянәткә тап булды. Аңа берьюлы ике якын кешесе - сөйгән кызы һәм балачактан бергә уйнап үскән якын дусты хыянәт итте.
Таһир белән бергә шәһәрдә укырга керешкәч тә Балтамак авылының тагын бер үсмере - Минзилә исемле кыз да студент булды. Ничектер шулай килеп чыкты: Минзиләнең әтисе Хәмәт Мортазин кызын Казанга озата килә алмады, инде өч елын шәһәрдә укып «шомарган» Хәбиргәияртеп җибәрде. Хәбир кызны педагогия институтының тулай торагына китереп урнаштырды да Казан белән таныштырырга вәгъдә биреп китеп барды. Ә кайчан башланды?! Әйе, аларның аңлашуы әнә шул карлы-буранлы кичтә булды. Ул көнне алар Әлфия Афзалова концертына барганнар иде.
- Нигә мин дә артист булмадым икән?! - дип хыялланып кайтты Минзилә.- Күз алдына китерәсеңме, Хәбир абый: бөтен зал, барлык халык сиңа төбәлгән, меңләгән кешеләрнең йөрәге синең сагыштан, синең моңнан өзгәләнә. Синең рухың, җаның аларның йөрәге белән тоташа! Шәп бит, ә?..
- Син болай да матур җырлыйсың,- диде Хәбир.- Авылда чакта тыңлаганым бар, сәхнәдә җырладың.
- Юк, мин - башка. Мин үзем өчен генә җырлый алам. Ә чын җырчыларны меңләгән кеше тыңлый!
- Авылда сине дә яратып тыңлыйлар иде. Беләсеңме кулны иң нык чапкан кеше кем иде?
- Беләм!
- Кем?
- Әлбәттә, син!..- Минзилә кычкырып көлеп җибәрде, башын Хәбирнең иңнәренә сала-сала рәхәтләнеп көлде. Минзиләнең кайнар иреннәренә кагылганын сизми дә калды Хәбир. Шул иреннәрнең калтыранып китүен тойды, йөрәгенең дөп-дөп тибүен ишетте.
Кар ява, кар уйный, кар бөтерелә иде. Дөньяның шушы кары аларның икесен бергә күмеп китәр, тоташ итәрсыман иде. Бу кар аларны чит-ят күзләрдән яшерергә, аларның серен башкаларга белгертмәскә тели кебек иде.
Хәбирне армиягә озатырга килеп җитә алмавына үкенеп хат язды Минзилә. Әнисенең авырып киткәнен, үзенең ике ут эчендә янып интеккәнен аңлатты. «Мин сине көтәрмен, Хәбир абый! Син миңа көн саен хат язып тор, көн саен, яме?!» - дип ялварып язды. Укуын ташлап китеп барган Хәбиргә үпкә-рәнҗү сүзләрен әйтеп: «Син киткәч урамнар саргаеп калды. Нигә дип киттең син, нигә дип ялгыз иттең мине?! Никләргә ташладың институтны?»- дип инәлде.
Институттан ни өчен һәм ничек китүен Хәбир беркемгә дә, хәтта Минзиләгә дә сөйләмәгән иде. Ул чакта аның язмышын Раздуваев дигән бер укытучы хәл итте. Хәбир аның лекцияләрен, ни өчендер, башта ук яратмады. Лекцияләрендә кечкенә авылларның бетәргә тиешлеге, перспективасыз булуы турында сүз барганга яратмагандыраны Хәбир. Аннан соң Раздуваевның зачет һәм имтихан вакытларында студентларга каныгуы да мәгълүм иде.
Раздуваевның лекцияләрен тыңлаганда Хәбир туган авылы Балтамакны күз алдына китерә, күңеленнән үртәлеп, сыкрап утыра иде. Хәбирнең лекцияләрдә игъибарсыз булуын, өнәмәвен, астыртын каравын, еш кына кире сүзләр әйтеп куюын Раздуваев сизми калмады, әлбәттә.
- Сез минем лекцияләрдән юкка читләшәсез, Сабирҗанов,- диде ул бервакыт.- Минем лекцияләрем - зур кибет. Анда, җаның ни теләсә, шуны эзләп табарга мөмкин.
Әнә шул чакта Хәбир түзмәде:
- Кибете зур да, товары начар шул,- дип бәхәскә керде, үз авылын, Балтамакны яклады. Үзенең туган ягы, шул авылның чишмәсе, тавы, тал-тирәкләре турында кайнарланып сөйләде. Үз авылының кешеләрен яклыйм дип уйлады. Ләкин үзенең шул кайнарлыгы белән ул, әлбәттә, Раздуваевның еллар буена эшләгән хезмәтенә каршы килүен, аның хезмәтенә кул күтәрүен аңламады, уйламады.
Раздуваев исә мондагы студентларның күбесе шул ук кечкенә авыллардан булуын аңлый һәм аларның эчтән генә Сабирҗановны куәтләп утыруын чамалый иде. Сабирҗанов, үз авылы турында сөйләп, башкаларның да күңелендә уйный, Раздуваевның лекцияләрендәге фикерләрен күмеп калдыра иде. Юк, төзүчеләрнең мондый булуын теләми Раздуваев. Аңа киң колач белән эш итүче, перспективалы төзелешләр турында уйлаучы сәләтле шәкертләр әзерләргә кирәк. Шул очракта гына ул үзенең, исемен күтәрә алачак, үзенең хаклы булуын бик күп көндәшләре алдында исбат итәчәк.
Әлбәттә, студентларны бүген сүз белән генә ышандырып булмаячагын сизде Раздуваев. Шуңа күрә, Сабирҗановның урысча шактый хата белән сөйләшүенә ишарә ясап, хәлиткеч җавап кайтарды:
- Кечкенә авыллар матди яктан гына түгел, культура ягыннан да үзен акламый, кадерлем. Менә сез дә шундый авылдан. Шуңа күрә бөек рус телендә ике сүзне бергә кушып әйтә алмыйсыз...
Шушы көннән башлап Хәбир Раздуваевны чын-чынлаи күралмас булды. Үз чиратында Раздуваев та нәкъ шуның белән җавап кайтарды. Ул Хәбирне зачетларда кат-кат интектерде, курс эшен билгеләгәндә аңа «Авыл җирендәперспектив төзелешне социаль яктан бәяләү юллары» дигән тема тапшырды. Бу курс эшен Хәбир яклый алмады. Раздуваев аны шактый озак йөртте. Курс эшен тапшырмый торып чираттагы имтиханнарга керү мөмкин түгелиде. Иптәшләре имтихан биргәндә Хәбир әле һаман да курс эше артыннан чапты. Раздуваев ул эшне кабул итсен өчен Хәбир үз сүзләреннән баш тартырга, кечкенә авылларның кичекмәстән юк ителүен якларга, хәлфәсенең фикерләрен кабатларга һәм куәтләргә тиеш иде. Хәбир исә язганнарын үзгәртмәде, төзәтмәде. Ә инде бер көнне институттан китәргә теләвен белдереп гариза язды. Деканатта моңа бик нык гаҗәпләнделәр. Китәргә теләвенең сәбәпләрен кат-кат сораштылар.
- Укырга теләмим, - дип кистереп әйтте Хәбир. Декан, тәмам аптырашта калып, тирләгән маңгаен сөртте. Аннан соң гаризага имзасын салды. Үзе уфтанып кабатлады:
- Юкка китәсез, яшь дустым. Безнең институт, беләсегез килсә, иң перспективалы уку йорты, бөтен илгә таныл ган ВУЗ....
Институттан киткәнен башта авылга да, әти-әнисенә дә хәбәр итмәде. Заводка эшкә урнашты. Кая булса да укырга керергә уйлап йөри, әле һаман да элекке тулай торакта иптәшләре белән бергә яшәп ята иде. Армиягә чакыру кәгазе дә шул элекке адресы буенча килде.
Солдатка алынган егетләр арасында ул берьялгызы иде. Башкаларны иптәшләре, әти-әниләре, туган-тумачалары, сөйгән ярлары озата, кочаклашу-үбешүләр, күтәреп күккә чөюләр... Хәбир боларны күзәтеп, ялгызлыгын сизеп, эчтән генә сызды. Монда яңгыраган җырлар, гитара һәм гармун тавышлары аны бер генә нәрсәгә дәшә - бер аулак урын табып, туйганчы үксеп еларга чакыра иде.
Инде машинага кереп утыргач күңеле тәмам иләсләнде. Әле һаман да: «Минзилә килеп чыкмасмы?» дип өметләнгән күзләренә яшь тыгылды. Үзенең кычкырып җырлап җибәргәнен сизми дә калды:
Их, алмагачлары!
Сайрый, сайрый, сайрый, сайрый,
Сайрый сандугачлары!..
Аның бу җырына беркем дә игътибар итмәде, тавышындагы ачынуны тоймады: эчкәндер, бераз исергәндер булачак солдат...
Вакыты булган саен Минзиләгә хат язды Хәбир. Ул сагышка бирелмәсен дип, хатларын шаян сүз, уен-көлке белән тутырды. Үзе чыгарган такмакларны тезде:
Командирлар әниләр кебек:
Торалар гел елмаеп-көлеп:
Сөйләшәләр гел назлап кына,
Йөгертәләр аз-азлап кына.
Йоклаталар көй көйләп кенә,
Тәмле әкиятләр сөйләп кенә...

You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Күгәрчен Сөте - 03
- Parts
- Күгәрчен Сөте - 01
- Күгәрчен Сөте - 02
- Күгәрчен Сөте - 03
- Күгәрчен Сөте - 04
- Күгәрчен Сөте - 05
- Күгәрчен Сөте - 06
- Күгәрчен Сөте - 07
- Күгәрчен Сөте - 08
- Күгәрчен Сөте - 09
- Күгәрчен Сөте - 10
- Күгәрчен Сөте - 11
- Күгәрчен Сөте - 12
- Күгәрчен Сөте - 13
- Күгәрчен Сөте - 14
- Күгәрчен Сөте - 15
- Күгәрчен Сөте - 16
- Күгәрчен Сөте - 17
- Күгәрчен Сөте - 18