Latin

Көзге Яңгырга Кадәр - 13

Total number of words is 4059
Total number of unique words is 1865
38.9 of words are in the 2000 most common words
54.5 of words are in the 5000 most common words
61.5 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
— Бездә утырыш булды әле...— диде Наил Фатыйхович, нәрсәгәдер үзен гаепле кеше кебек тойгандай башын түбән иеп.— Безнең бүлектә! Мин баштарак аны уздырырга теләмәгән идем. Көн тәртибенә гадәти генә мәсьәләне куйсак та, оештыручылары сәеррәк кешеләр бит. Галим Исләев белән бергә, бер бүлмәдә утырып эшләдегез. Ул безгә «Икан җәмгыяте» рәисен алып килде. Беләсез инде ул кешене. Кем әле?
— Әйе, аралашканым бар, элекке елларда Авиация институтында компартия тарихы буенча аспирантурада укыганмы, әллә шунда лекцияләр укып йөргәнме?.. Корсаклы гына кеше инде. Болай йөзгә-биткә күркәм кеше. Кара чәчле, кылыч сыманрак борынлы...— дип тезеп сөйләп китте шунда Солтан Кәбиров, нәрсәгә боларның кирәге бар икәнлеген аңларга теләп һәм уйланып.— «Икан җәмгыяте» дини оешма бит ул, ислам яшьләре оешмасы. Әмма бер дә ышанычлы түгелләр сыман. Белемнәре дә, әйтер идем инде, аннан-моннан гына җыйнаштырылган, үзләре дә диннән шактый ерак кешеләр.
— Шулай шул!— диде аны раслап Наил Фатыйхович, әмма мәсьәләнең башка ягы да барлыгын искәртергә теләп, Солтанны сүзләреннән туктатырга омтылып. Әмма Кәбиров үзенекен дәвам итте:
— Зур эш башлау артыннан йөриләрме әллә? Миңа ул «Икан җәмгыяте»нең оешуы да, үз тирәсенә яшьләрне тупларга тырышуы да, җитмәсә «Икан» дип аталган газета чыгарулары да бик сәер тоелды. Каян акча алалар да ничек аларны югары оешмалар кабул итә?
— Монда серле оешмаларның катнашыннан башка булмаганлыгы аңлашыла, менә шунда да бөтен хикмәт!— диде профессор Наил Фатыйхович, шунда Солтан Кәбировның уйга бирелүеннән файдаланырга теләп, сүз дилбегәсен тәмам үз кулына алды.— Оештырылган эш кебек аңлашыла. Утырышта да бик ялкынланып, котырынып чыгыш ясады. Чәчләрне үрә торгызырлык итеп. Бергә эшләдегез, бер бүлмәдә, Галим Исләевне әйтәм, әллә сездә бер-бер үче бар идеме? Аннары Сәлимне әйтер идем инде, Әнвәрне! Зур белгечләр, әлбәттә, кем каршы килә. Аларның шулай чыгыш ясаулары көтелгән хәл түгел иде...
Шунда ишеткәннәреннән Солтан Җәләевич аптырап калды. Ул ни көләргә, ни еларга белмәде. Эшнең нәрсәдә икәнлеген төшенгән сыман да, юк та. Нәрсә булган соң бүлектә? Тагын тавыш-гауга чыгаручылар, профессор Наил Фатыйховичка ташланучылар табылганмы әллә? Ул Сәлимгә, Әнвәргә, Галим Исләевкә, теге «Икан җәмгыяте» рәисенә нәрсә кирәк булгандыр инде? Бүлекнең эше белән канәгатьсезлек белдерделәр микәнни? Аларны Солтан электән хөрмәт итеп, үзеннән югары куеп йөри иде, нигә шулай түбән тәгәрәгәннәр? Бәлки моны да Гали Гәрәевич оештыргандыр? Сәер, бик сәер!
— Мин берни дә аңлый алмыйм!— дияргә мәҗбүр булды шунда Солтан, уйларының башына-очына чыга алмыйча аптырап. Ул гүяки чоңгылга егылып төште дә, аннан чыга алмыйча интегә хәзер. Аның күңелен биләп алган тойгылар тәртипсез рәвештә чәчелеп яталар, аларны җыеп алырга мөмкинлек тә юк сыман. Ниндидер авырлык җилкәләренә китереп басты...
— Сез хәбәрдар түгелмени?— дип хәйран итте шунда Наил Фатыйхович.— Мин әле сезне беләсездер дип торам!
— Нәрсә хакында?— Солтан тәмам аптырауда иде. Профессорның ачыктан-ачык әйтмәве аның күңелендәге караңгы тойгыларын тагын да куертып җибәрде.
— Мин бит беләсездер дигән идем! Ялгышканмын! Әйдәгез, исегезне җибәрмәгез! Онытыгыз! Нәрсәгә кирәк!— диде шунда Наил Фатыйхович, Солтанны юатырга тырышкандай. Әмма Кәбировның күңеле кузгалган, кызыксынуы ташып чыккан иде инде. Ул:
— Наил Фатыйхович, нигә аңлатып әйтмисез? Нәрсә булды соң? Алар нәрсә эшләделәр?— дип үтенде.
Наил Фатыйхович шунда хәсрәтле уйларга бирелде. Нигәдер хәлне сөйлисе, аңлатасы килми иде инде аның.
— Мин үзем гаепле,— диде ул аннары,— аларның вәсвәсәсенә ияреп барырга кирәк түгел иде. Мин бит, ни, юләр, аларны сезнең хезмәтләрегезне дә мактарга җыеналар дип торам. Баштарак шундый сүз әйткән иделәр. Ә аннары... Утырышта аларның үзләреннән башка һәркемгә эләкте, Уфа галиме Равил Үтәбайга да, сезгә дә. Мин аларны белмәгәнмен! Шундый итеп котырынып ябыштылар... Исләев белән бергә эшләдегез бит, бер бүлмәдә... Ул Сәлимгә, Әнвәргә исләр-акыллар китәрлек иде...
Солтан Җәләевичка профессорның шушы сүзләре дә җиткән иде инде. Аның күңеле бер чоңгылдан икенчесенә төшеп китте. Күз аллары караңгыланды. Наил Фатыйхович исә:
— Мин дә ахмак!— дип әйтеп куйды да кинәт Солтанны үгетләргә тотынды:— Онытыгыз бу вакыйганы, булмагандай үзегезне хис итегез! Нәрсәгә кирәк җыен көнче, мескен, вак җанлы адәмнәрнең ялганнарына, гайбәтләренә ышанып йөрү. Сәер, бик сәер... Исләев белән әллә сүзгә кергән идегезме, юлларыгыз кисешмәдеме, Сәлим, Әнвәр белән?..
— Юк, берсе белән дә сүзгә дә килгәнем булмады, юлларым да кисешмәде! Мин аларны һәрвакыт хөрмәт иттем, аларның талантларына сокландым. Төрле телләрне яхшы беләләр, тырышлар!— диде бераздан Солтан да, гүяки күңеле шунда чоңгылдан чыгар өчен юл тапты, аңа югарыда яктырып киткәндәй тоелды. Ул түшәмгә таба күтәрелеп карады. Якты люстралы лампалар мул ут белән яна иделәр.
— Көнләшүдән микәнни?
Наил Фатыйховичның ул сүзләре белән Солтан килешергә теләмәде, әмма каршы да сүз әйтергә теләми иде. Нигә көнләшергә тиешләр соң алар? Солтан Кәбировның соңгы елларда басылып чыккан хезмәтләреннән нигә хата һәм начарлык эзләргә тиешләр? Бу аларга нәрсә бирә?
Көнчелеккә сәбәп тә кирәк түгел, югыйсә. Ул шундый хис инде, адәмнең акылын ала торган, башкаларны пычратудан чиркандырмаучы, шакшы тойгыларның җыелмасыннан барлыкка килә дә, ни үзеңне, ни бүтәннәрне бозып ташлый. Көнчелек кешеләрне кара үлемгә дә этәрә. Ни кадәр адәм баласы ахмаграк икән, ул шулкадәр үк көнчедер сыман. Кешеләрне үз дәрәҗәңә төшереп пычратуга корылган көнчелек элекләрдән бар, булган, хәзерге заманда да яшәү көчен югалтмаган пычраклык инде. Аңардан беркая да качып булмый. Ул ялган тудыра, әләкне барлыкка китерә, кешеләрне юк итә, ахмакларны үз ягына тарта, үз бозыгында боза бирә. Аның орлыкларын мөгаен Шайтан үзе кешеләр арасына чәчеп йөри торгандыр?
Алай гынамы икән соң? Бәлки Шайтанның монда һичбер катнашы юктыр? Кешеләрне үзләренең комсызлыгы, нәфесе боза түгелмени? Көнчелекне дә шул нәфес тудыра түгелме соң?

5
Бүлек утырышында булган һәм көтелмәгән вакыйгадан соң Наил Фатыйхович тәмам аптырап калды. Укучысы Солтан Кәбировка иптәшләренең бер авыз, бер сүз белән ташлануы аңа Гали Гәрәевич төркеменең теге вакытларда үзенә ябырылуын исенә төшерде. Ул чакта Наил Фатыйховичка фәндәге уңышлары өчен ил хөкүмәте орден биргән иде, ә алар менә шуны яратмадылар. Көнләшүләре сер түгел. Кара көеп янган кисәү башлары ничек төтенләсә, сүзләре дә, кыланмышлары да нәкъ шуны хәтерләтә иделәр. Инде менә тарих кабатланды, бу юлы көнчелек угы Наил Фатыйховичның укучысы Солтанны сайлап алды. Ярый әле ул моны егетләрчә кабул итте. Артык вакланып һәм җөпләп сораштырып тормады. Наил Фатыйхович әүвәле аңардан бераз куркып та куйган иде: әгәр дә үзенә каршы укытучысы махсус шушындый утырышны әзерләгән һәм җыйган дип уйласа? Моңа аның тулы хакы бар түгелме соң? Ә Солтан бары тик:
— Кешеләр үзләренең кем икәнлекләрен бер дә яшереп саклый алмыйлар! Инде чын йөзләрен күрдем! Моннан түбән алар белән сак булырмын!— дип кенә әйтеп куйды.
Аңардан шушы сүзләрне ишеткәч, Наил Фатыйхович үзе дә тынычланды. Моңарчы да укучысы Солтанның акылына хәйран калган очраклары бар иде, ул аны бу юлы да шаккаттырды. Менә бит ничек фикерли: кемнең кемлеге, ниндилеге беленде, ди!
Әмма бүген, шушы сөйләшүләренә бер тәүлек тә узмаган, Солтан Җәләевич Институтка килгән һәм бүлектә булып чыккан. Болар хакында Наил Фатыйховичка сердәше Сабир Кәшфиевич барысын да сөйләп бирде:
— Сез Гыйльми шура утырышына киттегез генә, әүвәле Әнвәр әфәнде белән Сәлим күренделәр, Исләев бүлмәсенә кереп киттеләр. Әллә, мин әйтәм, Сәлим әфәндене Исләев белән бер бүлмәгә утыртып ялгыштыгызмы? Ни сөйләшкәннәрен белгән юк. Фәндә бер эш кыра алмасалар да, аларның да мин кемлекләрен аңларга була инде!..— Сабир Кәшфиевич вакыйгаларны ваклап, әһәмиятле санаган урыннарына җөпләп искәрмәләр бирә-бирә сөйләргә ярата иде, монда да шулай итте.— Сәлим белән Әнвәр нәрсәләр килешенгәннәрдер, ике тапкыр мин дә кереп чыктым яннарына. Колак арты белән ишеткән сүзләреннән шуны аңладым: хәзер-хәзер Солтан Кәбиров аларга киләсе икән, ә Исләев һаман юк...
Әйе, урамда, Гыйльми шура утырышына барган чагында Наил Фатыйхович чыннан да юлда Галим Исләевне очратты, аңарга:
— Безнекеләр кайларда йөри?— дип ярым шаяртып эндәште.
Тыныч кына рәхәт кар ява башлаган чак иде. Көннең рәхәтлеге, хозурлыгы күңелләрне күтәрерлек. Галим Исләев бераз каушады булса кирәк, йөзе үк үзгәрде, шулай да үзен бик тиз кулга алды. Аның җавабы әзер иде:
— Китапханәдә булдым! Фәнни эшемнең темасына бәйле материаллар карадым!— дип тезеп тә китте.
— Анысы ярый торган эш!— диде аны мактап Наил Фатыйхович.— Күптән вакыт иде, күптән!
Шунда уйланып та алды: Исләевне яхшы галим булып китәр дип эшкә алган иде ул, кызыклы гына тема да бирде. Ә егетебез бер дә фән коесын энә белән казырга җыенмаган булып чыкты. Инде ничә еллар буена бер тема өстендә утыра, ярты адым да алга киткәне юк. Инде менә башладым, инде менә тәмамлыйм дип алдап йөртә-йөртә, сузып, эшендә тыныч кына утырып кала бирә. Әүвәле, директор булып килгән елларында, аның мондый хәйләләрен Ризван Хафизович яратмыйча, берничә тапкыр Гыйльми шура утырышында да әйткән иде. Никтер хәзер ул да тынычланды. Аңа үз кеше булу юлын Исләев ничек җиңел тапкандыр, монысын ук Наил Фатыйхович аңлап бетермәде, төпченеп тә тормады. Шунысы кызык, шушы фәндә бармакка-бармак та сукмый торган кешене директор вакыт-вакыт яклый һәм мактап телгә ала башлады. Наил Фатыйхович та аның белән ризалашырга мәҗбүр иде.
Менә бит, китапханәдән кайтып килә. Җилкәсе аша салган сумкасы да шактый авыр күренә. Болай булса, егет вакытны бушка уздырмаска, фән белән якыннан торып дуслашырга уйлаган булып чыга! Бу яңалыкка сөенми мөмкинме соң!
Ул шушындый уйлар белән Гыйльми шура утырышына барып керде. Анда бүген Гали Гәрәевичның катнашмавы тагын бер куаныч иде. Утырыш та үз җае белән, тыныч һәм эшлекле төстә узды. Әмма мәсьәләләр шактый күп иделәр, вакыт бик тиз барды, эшләре бик соң гына тәмамланды. Ә бу вакыт эчендә бүлектә бөтенләй башка бер вакыйга булып алган.
— Солтан аларга килеп тә керде, мин дә ишетеп тордым, ишекләре ябылмаган иде, ул аларга, егетләр, кем икәнлегегезне белдем, аңладым дип сүз дә ташлады. Тегеләр аны үзләренчә юмалый башладылар,— дип сөйли бирде Сабир Кәшфиевич, аның кәефенә караганда, гүяки бу вакыйгадан ул бераз канәгать тә төсле иде.
— Ә кайчанрак китте?— дип сорарга мәҗбүр булды Наил Фатыйхович.— Ничек таралыштылар? Әйтештеләрме?
— Солтан тыңлап кына утырды бугай. Тегеләр гафу үтенгәннәр. Солтан, кайтып киткәнче, әүвәле миңа кереп чыкты. Мин аннан кәефләрен сорадым, ә ул, бу егетләрегезне бер дә аңламыйм, сыйлар алып, өстәл ясап чакырганнар, уңыма да, сулыма да төшәләр, гафу үтенәләр, диде. Димәк, теге утырыш яки махсус бер спектакль булган, яки инде...
Сабир Кәшфиевичның әйтеп бетерүен көтте профессор, әмма ул үз уйлары эчендә катты да калды, ни алга, ни артка китмәде. Хәер, Наил Фатыйхович та аны ашыктырмады. Сабир Кәшфиевич белеп тә күп нәрсәне яшереп калдырырга мөмкин. Менә Солтанның килеп чыгуы да сәер әле, бик сәер. Алар бит башкача сөйләшкәннәр иде, сер бирмәскә, белмәгәнгә сабышырга кирәк дигәннәр иде. Ә ул, аңа карамастан, киңәшен тотмаган, килеп, тавышланып йөргән.
— Солтан Кәбиров әйтә, бер дә аягым тартмаган иде, ди, үзләре чакыргач, сөйләшәсе бар дип үтенгәннәренә күрә генә килдем, ди. Бик кызык булып килеп чыга әле бу, Наил Фатыйхович, әүвәле алар аңа каршы гауга куптаралар, аннары гафу үтенәләр. Әмма бит теге «Икан җәмгыяте» рәисе үзе ул утырышта бар иде, иптәшләре белән килгән. Ә алар — «Икан» газетасы чыгаралар!— Сабир Кәшфиевич шунда уч төбенә сугып, шап итеп шартлатып куйды, профессор аның тел төбен аңлаган кебек булды.
— Ул «Икан» газетасын әйтер идем инде, айга бер тапкыр чыга, җыен шурун-бурун белән тулган. Анда бернинди яңалык, укырга яраклы материал юк. Барча талантсыз журналистларны җыеп алып, шуларга таянса, рәисләрен әйтәм, әллә кая бара алмас!— диде Наил Фатыйхович, алар мәсьәләсендә аптырап торырга кирәк түгеллеген аңлатырга теләп.
Әмма Сабир Кәшфиевич шунда ук үзенекен сөйли башлады:
— Алай димәс идем... Мин аларга ышанып җитмим! Ярый, газеталарына «теш» чыксын өчен теге утырышны алдан хәзерләп, «ялчылары»ннан чыгышлар ясаттырсыннар да инде. Әмма ни өчен Солтанга каршы этлек күрсәтергә? Беткәнмени коммунистлар, сталинчылар, башкалар? Солтанның аларга ни зыян китергәне бар?..
— Менә мин дә шул хакта уйлап аптырадым,— диде Наил Фатыйхович, барыбер берни дә аңлашылмый дигәндәй кулларын як-якка ачып, өстәле артыннан торып.
Сөйләшүләре шунда өзелеп калды. Наил Фатыйховичның кузгалуыннан, кием элгече янына килүеннән Сабир Кәшфиевич инде соң, өйләргә кайтыр вакыт җитте дигәнне аңлады һәм мөдир белән хушлашып чыгып китте. Урамда күптән караңгы, сәгать тә кичке җиде булганлыктан, Наил Фатыйхович кышкы киемнәрен киенә башлады. Солтанның килеп китүе аның өчен әлегә тәмам аңлашылып беткән вакыйга түгел иде. Ул аның беркатлылыгын, кешеләргә ышануын белә, аңлый, әмма болай ук сабый күңелле икән дип күз алдына да китерми иде. Беренче чакыруларына йөгереп килеп җиткән бит! Исләевне әйтер иде инде, китапханәгә барган, имеш, кая ди ул, ялганчы, хәйлә өстәлен әзерләп йөргән, менә шул булган аның китапханәсе!
Профессор Институт бинасыннан Сабир Кәшфиевич белән бергә чыкты. Аларның бүлекләре дирекция урнашкан төп бинадан читтә, аерым иде. Монда тынычрак та, гаугалы галимнәр дә юк сыман. Тик менә башкача килеп чыкты шул әле, башкачарак! Наил Фатыйхович та уйламыйчарак эш итте. Утырышны ул билгеләде, ул алып барды бит. Берсенең дә теленнән тартмады, әмма белми дә калды, бу юлы укучысы Солтан Җәләевичка каршы җыелышып, тешләрен ыржайтып ташландылар дуслары-дошманнары, җыен чүп-чар!.. Хәер, бәлки аларны алай ук «чүп-чар» дип атамаска да кирәктер. Менә шундыйлар тормышта уңышка ирешәләр түгелмени? Кешеләр өстенә яла ягып, гайбәтләр таратып андыйлар күтәрелмиме? Башкаларның башына баскач, аларны юк иткәч, аяк астына салып таптагач, әлбәттә үзең әллә кем була башлыйсың, күтәреләсең инде аны!
Ә Солтан Җәләевич карьерага омтылган булды. Шушындый берәр эш кыландырып, башкаларны пычратып, менә болар рәвешле үзен күтәреп күрсәткәне булдымы соң аның? Юк, иптәш Кәбиров, карьера синең өчен түгел, карьерист була алмаячаксың! Аның өчен намусың да юл куймаячак, кешеләр өстенә дә басып йөри алмыйсың шул син!
Наил Фатыйховичка бу уйлары тагын тынычлык бирделәр. Инде көн шактый суынган, ә кар барыбер сибәләп-сибәләп төшә. Урам утлары тирәсендә сары томанчык барлыкка килгән. Әнә университет кына, арада бер мин генә дип, ап-ак булып, төрле утлар эчендә балкып утыра. Кайчандыр Наил Фатыйхович анда укыган, аннары укыткан иде. Хәзер укучыларын да шуннан килгәннәрне генә ала.
6
Дәрәҗәсе үскәнен кайсы кеше яратмый инде? Аның белән бергә акчаң да арта бара түгелме соң? Урының никадәр югарырак, иҗтимагый баскычта өстәрәк булган саен мәртәбәң дә үсә, син инде үз теләгең белән эш итәсең, кемнәрнеңдер хәтта өметенә карап түгел, бәлки ихтыярыңа башкаларны буйсындырып. Дөрес, халык исеменнән, халык мәнфәгате дип сөйләргә өйрәнәсең. Анысы бар икән әле: ялганнарга тиеш буласың! Кайда ялган бар, анда намус төшенчәсе, намус тойгысы үзен югалта яисә барлыгын бөтен көченә сиздерә башлый. Ә андый хис белән яшәве авыр. Гамәлеңне кылган саен, адымнарыңны үлчәргә мәҗбүр ителәсең. Акылың белән түгел, намусың белән ярыша башлыйсың. Ә моның ахыры әлегә беркайчан да, беркайда да яхшыга беткәне юк. Намус! Син шактый катлаулы төшенчә икәнсең шул! Болай әллә нәрсә кебек тоелмыйсың да сыман. Дөреслекне бездә күпләр хакыйкать дип йөриләр, әмма ул бит бары тик гаделлек белән генә бәйле. Әмма намуссызлыкны без гаделсезлек белән бәйләмибез, ә менә дөреслекне исә намустан башка күз алдына китермибез. Үзебездән эзләмичә, башкалардан таләп итәбез. Сәер дә инде без, кешеләр. Тормышта кайда гаделлек, кайда дөреслек, кайда ул намус дигән чикләр, алар бит барысы да бергә адәм баласының вөҗданын, җанын, рухын хасил итәләр. Ә без кешенең җаны кайда икән ул дип аптырыйбыз. Бер дә әллә кайда түгел, шул төшенчәләр берлегендә. Әгәр дә без аларны бер-берсеннән аера башлыйбыз икән, ул вакытта кеше җанын да таркатып атабыз һәм нәрсә эшләгәнебезне белми дә калабыз. Гаделлеге, дөреслеге, намусы булмаган бәндәләрнең җаны юктыр дисезме? Бар ул, әмма намуслары кадәр генә, бик кечкенә. Алар аны үзләре дә тоймыйлар, шуңа күрә кешегә хас булмаган ерткычлыклар, хайванлыклар кылалар.
Ә беләсезме, җаннар алар — үлемсез, һәм бу бер дә әкият түгел! Көннәрдән-беркөнне барча тереклек, бөтен галәм, мәңге җимерелмәс таулар-ташлар гына түгел, хәтта атомнар, аларны хасил итүдә төп «төзелеш материалы» булган квантлар — һәммәләр-һәммәләр көл булып юкка чыгачаклар, җаннар исә — калачак. Рух тантанасы менә шунда киләчәк! Без рухи байлыклар тудырабыз һәм аларның кирәклеген туктаусыз тәкрарлыйбыз икән, без менә шул көнебез хакында кайгыртудан шулай эшлибез!
Наил Фатыйхович шушы уйлары эчендә кайта бирде. Аның күңеленә бүген ни өчендер тынычлык тулды, рәхәтлек. Андый вакытында күп нәрсәләр хакында уйланырга, хатирәләргә чумарга ярата. Сабир Кәшфиевич тә, ул да — бер-берсеннән ерак, Казанның ике башында диярлек яшиләр. Сабир Кәшфиевич кай вакытларда Наил Фатыйхович белән кайта һәм, үз тукталышыннан узып, ерактагысында кала торган иде, ә бүген тагын ашыгып өенә йөгерде. Шәһәр транспорты белән соңгы елларда бик тә авырлашты. Автобуслар вакытында йөрмиләр, аларны шәхси кулларга бирергәме-юкмы дип югарыда бәхәс кайнаталар. Үзләре оештыра алмагач, тотсыннар да шәхси кулларга бирсеннәр генә инде, юк бит, теләмиләр. Өлештән коры калулары өчен хәсрәтләнәләрме? Нигә икән ул чиновниклар шушы кадәр туймас җаннардан булалар? Гомер бакый дәүләт, хөкүмәт аларның башбаштаклыгы белән көрәшкән һәм туктаусыз үзе үк шуларны тудыра һәм арттыра торган. Журналистлар да юкка аптыраталар инде, укучыларының күңелләрен генә бозалар. Имеш, дәүләт машинасы бушка эшләп утыра, аның җәмгыятькә бернинди файдасы юк, диләр. Алар инде «бушка эшләү» дигәннәрендә әлбәттә хезмәт хакы алмаулары хакында әйтмиләр. Анысыннан коры калганнары юк әлегә, чиновникларның бервакытта да гади халык кебек кара тир эчендә калганнары булмады. Монда башка нәрсә күздә тотыла, билгеле. Шуңа күрә дә машина инде ул, дәүләт машинасы — үзен-үзе эшләтеп утыручы... Ә тормыш? Ә тормыш — яшәеш ул, вакыт барган саен барысы да үз җаена үзгәрә тора, яңара яки искерә тора. Адәм баласын язмышы да йөгертә, ихтыяры да! Һәркем үз файдасын, үз мәнфәгатен кайгырта. Менә шушы омтылышлары яшәеш кануннарын китереп тудыралар. Дәүләт машинасы исә, шушы кануннарны файдалана белгәндә, бик тыныч һәм ватылмыйча эшли бирә. Әмма алар да онытылып китәләр икән шул. Дөньяны үзгәртергә теләүчеләр тоталар да яшәеш кануннарын бозалар, аларга үзгәреш кертергә алыналар. Шуннан революцияләр килеп чыга...
— Наил Фатыйхович, исәнмесез! Әле дә ярый сезне күрдем әле!
Шушы сүзләрне ишеткәч кенә профессор уйларыннан бүленде. Аның каршысында Хәниф Максутович Гатауллин басып тора иде. Киерелгән, олы борынлы калын йөзен югары чөйгән. Яхшы туннан. Башындагы папахасы гына яңартылмаган бугай?
— Каян таныдыгыз, Хәниф Максутович?
— Соң, монда көндезге кебек яп-якты бит! Университетта бүген зур тантаналы җыелыш! Сез чакырулы түгелмени?— диде Гатауллин, әллә мактанырга теләп, әллә чыннан да Наил Фатыйховичны үзе белән әйдәп.
Әмма профессор хәйләләргә булды:
— Мин әле сезне, Хәниф Максутович, шундый зур кеше һәм сакчыларсыз йөрмисездер дигән идем. Әллә болай ялгыз башыгызга да калгаларга туры килә?— дип, теманы үзгәртеп җибәрде.
— Килә... Беләсезме, килә, бик туры килә!— диде Гатауллин, эчке бер горурлык белән.— Хәтта кайвакытта «Волга»мда түгел, җәяү йөрергә тырышам. Сәламәтлеккә дә, мин әйтәм, файдасы зур. Аннары, хәзер бит халыкның тормышы авыр чак, ил җилкәсенә тән сакчылары белән йөрү авырга туры килә. Гөнаһысы булган түрәләрне генә ул, әйе, дошманнары «чүпли», яратмыйлар!
— Сез хаклы, мең кат хаклы, Хәниф Максутович! Эшегездә уңышлар сезгә!— диде дә Наил Фатыйхович юлын дәвам иттермәкче булды. Тик бу юлы тагын аны Гатауллин туктатты:
— Әйе, эшем бик тыгыз иде, бик тыгыз!— диде ул.— Шушы Министрлар Кабинетында нигә дип эшләргә ризалык бирдем икән? Иртәннән кичкә кадәр бер тынычлап кала алганым юк! Менә тагын боларга килмичә булмый! Гыйльми утырыш җыйганнар. Без дә котлап сүз әйтмәсәк, кем бу эшкә алыныр? Кулыннан эш килгән кешеләр аз шул ул. Бармак белән генә санарлык. Менә сезнең кебек!
Соңгы сүзләре Гатауллинның бары тик артык мактанып китүеннән генә иде. Наил Фатыйхович моны дөрес аңлады. Ул арада Хәниф Максутович, хушлашып, ераклаша барды. Аның затлы киемнәрдән булуы, вәкарьле тавышы, төгәл адымнары үзләре үк җанга якынлык биреп тора иделәр.
Түрәләрнең сөйләшә белүен профессор яхшы белә иде, алар башкача була да алмый. Халык белән һәрдаим аралашып, мөгамәлә тотып яшиләр. Билгеле, чиновникларның да төрлеләре бар. Әмма һичбер ялгышусыз Наил Фатыйхович әйтә ала: башы юка адәмнең теле дә булмый! Бөтен хикмәт тә менә шул телдә кебек кенә ул. Тик аның белән баш идарә итә, күңел, җан. Шуларны онытырга ярамый. Ә Гатауллин гомергә сөйләшә белде. Ничек дигән иде әле, мин сиңа гомерем буе бурычлы булып калачакмын дигән идеме?
Бу хакта уйлау профессорга рәхәтлек бирми иде. Ә югыйсә алар арасында бик гыйбрәтле бер вакыйга булып алды. Аны үзе белде дә Гатауллин гына. Бәлки тагын да хатыннарыдыр? Һәрхәлдә Нәзирә ханым хәбәрдар, аңа Наил Фатыйхович вакыйганы сөйләми кала алмаган иде. Аннары ул үзе дә шаһит булды. Ничек рәхәтләнеп чөкердәшкән иделәр!
Бервакыт шулай көтелмәгәнрәк хәл килеп чыкты. Моңа аптырарлык та, сөенерлек тә иде. Наил Фатыйховичны Өлкә җитәкчелегенә чакыртып алдылар да әйттеләр:
— Без сезнең кандидатурагызга тукталырга булдык. Иртәгәдән хөкүмәт эшенә күчәсез!— диделәр.
Бу сүзләрне Өлкә җитәкчесенең урынбасары сөйләде. Наил Фатыйхович нәрсә әйтергә дә белмәде. Арада тынлык урнашты. Шунда урынбасар түрә:
— Дөрес, уйларга, фикергә килергә вакыт бирелә! Әмма бу шанстан файдаланмый калуыгыз ахмаклык булыр иде. «Беренче» үзе сезнең кандидатурагызга тукталды. Аның теләге безгә закон!— диде, тынлыкны бозып.
Ә монда, Өлкә җитәкчелеге бинасында тыныч, рәхәт, хәтта аяк тавышы да юк иде. Урамнан килеп керүгә үк озын буйлы милиционер егетләр каршы алалар, озатып калалар. Биек түшәмле, якты пыяла диварлы коридорлар буйлап узасың. Сиңа һәр җирдә хөрмәт, һәр ишек ачылып, рәхим итегез дип кенә тора. Эшләре дә тыныч, кешеләре дә күндәм. Монда инде фәндә чәчәк ата барган башбаштаклык, кабатлану, хаталану кебек галәмәтләр юк. Һәркем үз урынын һәм эшен төгәл белеп башкара. Ил белән идарә иткәндә башкача була да алмый, бары тик тырышлык, даимилек, төгәллек кенә кирәк!
Наил Фатыйхович бер вакытта да ашыгыз карарга килә торган кеше булмады. Университетның соңгы курсында ук аны фәндә калырга димләделәр. Әмма ул әүвәле ассистент булып йөрергә, аннары гына, әгәр дә фән диңгезенә чума алса, аспирантурага керергә теләге барлыгын әйтте. Кафедра мөдире аның фикерен шунда ук кабул итте һәм:
— Бик яхшы,— диде, калын күзлеген борын өстендә сикертеп куеп,— бездә ассистент урыны да бар, анда сезнең кебек шәп егетләр эшләп карамаган иде әлегә. Лекцияләр дә укырсыз, аспирантурага да керергә туры килер!
Шунда ук ризалаштылар. Әмма кафедра мөдиренә, көзге вакытта, университетта уку-укытулар башлангач:
— Мин килдем, ассистент урынына!— дип сүз башлаган иде, ул:
— Бик яхшы!— диде.— Сезгә «юлланма» аспирантурага керергә бирелгән! Имтиханнарыгызны бирегез, аннары сөйләшербез!
Наил Фатыйхович аспирантурага да керде, университетта практик дәресләрне, ә аннары хәтта теоретик курсларны да алып бара башлады. Аның белән беркем санлашып, үгетләшеп тормады. Кайсы курсны куштылар, ул шуны укыды. Төннәр буе лекцияләрен яза, көндезләрен аларны студентларга сөйли торган иде. Хатыны Нәзирә белән тулай торакның бер бүлмәсендә яшәделәр, шунда беренче балалары туды. Әмма диссертациясен язып өлгертергә тиеш иде ул. Хатынын авылга, әти-әнисе янына кайтарып, шунда калдырырга булды. Ә анысы дау куптарды:
— Мин сиңа нәрсә?— диде, биленә таянып, йодрыгын йомарлап.— Әллә мин әти-әни янында ятар өчен кияүгә чыктыммы? Юк инде, Наил бәгырем, алгансың икән, үзеңнән калдырмыйсың! Бетте-китте! Башка бу турыда сүз дә була алмый! Анда мине кайтарып ташлап, монда яшь студент кызларның итәгенә чорналыргамы әле исәбең?!.
Болайга киткәч, Наиле шунда ук биреште, үгетли үк башлады:
— Юк инде, юк, Нәзирә, җан кисәгем!— диде, көтелмәгәнчә килеп чыккан бу сөйләшүдән ничек кенә дә котылырга белмичә.— Мин сиңа тулай торакның кысан бүлмәсендә бала карау, бала чүпрәкләрен юу бик тә авырга килгәнен уйлап кына шушы фикерне башыма керткән идем...
Ул озак акланды. Әмма шушы кадәр дә ахмак икәнмен дип элгәре бер дә уйлап караганы булмавын гына искәреп, ничек авыр итеп сүз башлаган булса, шулай кыенлык белән тукталып та калды. Ут Нәзирәсе аның һәр әйткәнен кайнар мунча ташы ничек судан чожласа, шулай кабул итәргә җыенган җиреннән көтмәгәндә суынды да куйды. Менә шул булды диссертация язу хыялларының тормышка ашам дип торган сәгатьләренең башы. Әмма барыбер «тын биргәнгә юнь бирәмен», ягъни «җанны биргәнмен икән, язмышын да бирәм» дигән Аллаһы тәгалә аны ташламады, Наилнең бәхетенә тулай торактагы күрше бүлмәләре бушады, көзгәчә комендант аны аларга тапшырып торырга булды. Нәзирә анда бала бүлмәсе ясап куйды. Эштән кайтып, бала карашканнан соң, йоклатуга, Наил шунда кала торган булып китте. Яшь вакытта бик алай ук арылмаган икән ул. Кайбер вакытта төннәр буе язып чыга торган иде. Улы да, Айдары, ут яктысы булгач, курыкмыйча, рәхәтләнеп изрәп йоклый, уянуны белми башлады.
Шушы рәвешле беренче малае үсте, шул елларда диссертациясе дә язылып бетеп, тикшерүгә куелды, кафедрада хупланды. Ә яклау советы Казанда юк иде. Шушы кадәр зур шәһәрдә, ничәмә-ничә югары уку йорты була торып, фәнгә үсәргә юллар бикләнсен инде?
Наил Фатыйхович кандидатлык диссертациясен Уфада яклады. Аннары, озакка сузып тормастан, докторлыгын да тәмамлап, Алма-Ата шәһәренә китте. Ул кырык дүрт яшендә шулай зур галим булып танылды. Бәлки иртәрәк тә өлгерер иде, әмма уңай шартларга тиз генә ирешә алмады шул.
Кандидатлык диссертациясен яклаганнан соң ул фәнни тикшеренү институтына бүлек мөдире булып килде. Докторлыгын шушында язып тәмамлады. Анысын яклаганнан соң, диплом алганын да көтмичә, аны Өлкә җитәкчелеге зур дәрәҗәле эшкә, Министрлар Советы председателенең Беренче урынбасары булырга чакырды. Ә ул язмышы менә шулай кинәт һәм көтмәгәндә башка бер юлдан китеп барырга мөмкин дип башына да китереп караганы юк иде аның. Чын мәгънәсендә ни уйларга һәм нәрсә әйтергә белмәде. Шулай да кем белән дә булса киңәшеп карарга булды. Андый кешене эзли торгач, тапты тагын. Моңа шатланып бетә алмады. Ул вакытта Өлкә җитәкчелеге аппаратында элек университетта бергә укыган, аннары бергә аспирантураны узган, галим булачакбыз дип хыялланып йөргән дусты Хәниф Гатауллин эшли иде. Шушы сары чәчле, тырпаеп торган колаклы, олы һәм итләч борынлы, кабак йөзле кешегә Ходай тәгалә Гәүдә биргән, зиһенне дә, акылны да! Нигә аның белән киңәшеп карамасын икән? Ул бар нәрсәдән хәбәрдар! Киңәшсез эш таркалмый диләрме?
Бәхетенә аңа аны озак эзләргә туры килмәде. Урынбасардан чыкканда ук коридорда йөзгә-йөз диярлек очраштылар. Аның кәефе гаҗәеп дәрәҗәдә яхшы иде, мул елмаеп, Наил дустының аптыраган йөзенә хәйран итеп:
— Мин сезне, агай-эне, монда кергәндә үк, тәрәзәдән күреп калдым!— дип, беләгеннән эләктереп сөйли дә башлады.— Зур эш белән йөрисез! Бик зур эш белән! Бик тә сөендерә!
— Белмим инде,— диде шунда Наил Фатыйхович, тәмам зиһене таралган хәлдә аптырап,— зурдырмы, кечкенәдерме?
Болай серле итеп сөйләшүе Гатауллинга ошамады, билгеле. Аның саен ачуы арта барды. Гүяки менә хәзер күңелендә булганын әйтеп ташлар сыман иде, егет, яшермә, без монда барысын да күреп, барысын да белеп торабыз дияр кебек тоелды. Аның үзен ышанычлы тотуы Наил Фатыйховичка бәлки шулай уйларга юл биргәндер? Әмма аның белән киңәшәсе дә булганлыктан, әйтмичә дә кала алмады. Әңгәмәләре бер суынып, бер җылынган арада ул төгәл бер фикергә килде: тотарга да ничек бар шуны сөйләп бирергә. Нәрсә әйтер икән? Яхшы киңәш бирмичә калмас. Юкка гынамы алар электән дуслар булып йөрделәр. Тик менә Өлкә җитәкчелеге белән нәрсә эшләргә? Ул кеше бит аңа катгый рәвештә:
— Безнең сөйләшүне һичкемгә әйтеп торуыгыз кирәкмәс, хәзергә сер булып калсын! Дошманнарыгыз, өстегездән юри сөйләп йөрергә теләүчеләрегез табылыр! Әүвәле атка менеп атланыгыз, аннары гына мактаныгыз!— дигән иде.
Гатауллин сер бүлешерлек кешеме соң? Ә тагын кем белән киңәшсен инде ул? Монда, шушы кадәр югары урында эшләүче башкаларны белми дә бит. Ә моңардан сер чыкмас, үзен дусты алдында ышанычсыз итеп күрсәтмәс!
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Көзге Яңгырга Кадәр - 14
  • Parts
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 01
    Total number of words is 3846
    Total number of unique words is 1991
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 02
    Total number of words is 4002
    Total number of unique words is 2164
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.6 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 03
    Total number of words is 3842
    Total number of unique words is 2047
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    51.3 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 04
    Total number of words is 3854
    Total number of unique words is 1951
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    58.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 05
    Total number of words is 3856
    Total number of unique words is 1933
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    52.2 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 06
    Total number of words is 3822
    Total number of unique words is 1987
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    51.0 of words are in the 5000 most common words
    58.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 07
    Total number of words is 3957
    Total number of unique words is 1994
    35.9 of words are in the 2000 most common words
    50.6 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 08
    Total number of words is 3881
    Total number of unique words is 1902
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 09
    Total number of words is 3783
    Total number of unique words is 1913
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    50.6 of words are in the 5000 most common words
    59.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 10
    Total number of words is 3988
    Total number of unique words is 1990
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 11
    Total number of words is 3983
    Total number of unique words is 1941
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 12
    Total number of words is 3895
    Total number of unique words is 1898
    38.2 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 13
    Total number of words is 4059
    Total number of unique words is 1865
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 14
    Total number of words is 3812
    Total number of unique words is 1854
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 15
    Total number of words is 3934
    Total number of unique words is 1958
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 16
    Total number of words is 3974
    Total number of unique words is 1931
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 17
    Total number of words is 3938
    Total number of unique words is 1921
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 18
    Total number of words is 2896
    Total number of unique words is 1502
    42.6 of words are in the 2000 most common words
    56.6 of words are in the 5000 most common words
    63.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.