Latin

Көзге Яңгырга Кадәр - 07

Total number of words is 3957
Total number of unique words is 1994
35.9 of words are in the 2000 most common words
50.6 of words are in the 5000 most common words
58.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Наил Фатыйхович аны хуплагандай итеп әйтсә дә, асылда тынычландырырга тырышып каравы иде. Әмма бу эшнең мөмкин түгел икәнлеген дә аңларга өлгерде. Гали Гәрәевич тагын да кызды, ярсуын тыя алмаудан кызарынды. Бу хәлгә шаһитлык итүчеләр, борчылып, тизрәк таралышырга ашыктылар. Шатлыкның төсе качты, куанычлар тәмам басылдылар, бер мичкә балны бер кашык дегет бозды да куйды. Филләр сөзешкәндә чебеннәр сытыла дигән кагыйдәне хәтерләрендә яңартып, яшь галимнәр исә үз почмакларына сеңделәр. Наил Фатыйхович белән Гали Гәрәевич арасында күптәннән килгән бәхәс барлыгын электән белүчеләр дә эшнең зурга киткәнлеген аңлап хәвефләнделәр. Алда кемне нәрсә көткәнлеге билгесез иде. Ярар, үзара тагын бер тапкыр тарткалашырлар да, үпкәләшеп кенә калырлар дигән кешеләр исә бик каты ялгыштылар. Чынлыкта бүлекнең бер өлеше, әйтергә кирәк, танылган галимнәре көтмәгәндә Гали Гәрәевич ягына бастылар.
Наил Фатыйхович гомерендә беренче тапкыр диярлек ялгызы калганлыгын тойды. Ышаныч корырлык кешесе булмау аның тәненнән егәрен алды. Хәтта карт профессор Самат Шакирович та аңлашылмаслык дәрәҗәдә үзгәрде. Утызынчы елларда, аннан соң да шактый галим һәм әдипләрне җайлап «батыргалаган», соңыннан, заманнар «җылынып» киткәч, аларны күкләргә чөеп яза алган бу зат, әлбәттә, җил уңаен борыны белән әллә кайлардан сизенеп ала һәм шул якка таба борыла белә иде. Моңа кадәр Наил Фатыйховичның уң кулы исәпләнелеп, киңәштә бик тә уңайлы һәм фикерле кеше иде ул, югыйсә. Аның белән йөзгә-йөз очрашасы урынга, бүген шушы карт профессорның аркасын гына күрде бүлек мөдире. Ничек тә җаен китереп, ни уйлаганын беләсе килсә дә аны очрата, таба алмады. Үзенә каршы бик зур гауга борын төртергә җыенганын Наил Фатыйхович инде белештергән хәлдә эшли бирде. Матбугатта күләмле генә мәкалә басылып, анда Гали Гәрәевичның нинди яхшы һәм мәртәбәле галим икәнлеге тәфсилләнелеп, торгынлык чоры вәкилләре, исемнәре аталмыйча гына, эткә ыргытылды. Сүзнең кемнәр хакында барганлыгын тиз төшенделәр. Институтта җайлашырга өлгергән һәм җитәкчелеккә теш кайраган һәркем эчке бер куану белән балкыды: безгә дә үзгәрешләр килеп керергә аз сәгатьләр генә калды, имеш. Әмма мәкаләнең уты төбәлгән кешеләр фәннең төп баганаларыннан булганга, сагаеп калучылар да аз түгел иде. Гаепнең атта да, тәртәдә икәнлеген белеп яшәүче олпат затлар үзләрен тыныч тотарга тырышты. Сәер хәлләр башланды.
Мәкалә артыннан эффектлырак бүтән чыгышларны да көтәргә мөмкин иде. Үзгәреш дәвере шуны таләп итте. Телевидениедән, матбугаттан туктаусыз сөйләп торган Михаил Горбачев — таркалмас илнең ялгышмас юлбашчысы, әле бәгырьләрне утлы табадай кыздырды, әле аңа май җибәрде, әле — су. Ул берәүнең ярсулары тиздән меңнәргә күчте. Моңа кадәр коммунизм идеалларына инанып яшәгән халык бер аһ илә дөньяларны әйләндереп ташлар хәлләргә керде. Өлкә Комитетында да шушы юнәлештә зур эшләр башланып, берничә көн эчендә гаеплеләр табылды. Милли мәдәниятнең үсешен алгы планга һәм үз игътибарына куйган идеология җитәкчеләреннән Беләевның бугазына ябышырга ашкынучы кешеләр дә күтәрелде. Аны карьеризмда һәм томаналыкта гаепләделәр дә, ике дә уйлап тормастан, урындыгыннан очырдылар. Бу ялкын һаман да җәелә килеп, моңа кадәр бердән-бер изге урын булган фән дөньясын да йотып алырга ашкынды. Наил Фатыйхович белән Гали Гәрәевичның каршылыгы да ике якның да үз иптәшләре һәм киңәшчеләре тарафыннан махсус рәвештә кыздырыла барды.
Хәер, коры дошманлык белән генә дә калырга мөмкин иде. Әмма Институт җитәкчелегенә Коммунистлар партиясенең Өлкә Комитетыннан хат килеп төште. Наил Фатыйхович өстеннән шикаять алынган да, анда язылган фактларның тикшерелүе таләп ителгән. Заманасына күрә иң югары хөкем йорты булганлыктан, Өлкә Комитеты каршында һәркем, хәтта республика прокуратурасы да «йомышчы малайлар» хисабында гына йөртелгән чаклар шул әле.
Шикаять хакында ишеткәч, профессор коелып төште. Бу аның моңа кадәр планлаштырып куйган һәм ниятләнгән фәнни тикшеренү эшләрен юкка чыгару, аларны хупламау белән бер иде. Әйе, аны ялганчылыкта, гыйльми башбаштаклыкта гына да гаепләп калмаганнар, бәлки җитәкче сыйфатында сафсатачы буларак бәяләгәннәр. Бу инде үзен институттан ук чыгарып ташларга теләү иде.
Ул вакытларда Институтта директор булып яңа гына эшли башлаган Ризван Хафизович, боларны укып чыккач, Наил Фатыйховичка:
— Үзегезгә мөдирлектән китәргә туры килмәгәе,— дип киңәш биргәндәй фикерен белдереп әйтте.
Директорның шушы рәвештә эш итәргә хакы да булгандыр. Әмма ул да уптым илаһи, ордым-бәрдем кеше түгел, шушындый ук хәлдә үзе дә калып, андый тегермәнне узганнарның берсе иде. Наил Фатыйховичка уйларга кушты да, бүлекнең олпат галиме, тозның-утның тәмен яхшы аерган Самат Шакировичны үзенә дәштерде. Теләсә, коллегасының муенына нәкъ менә шул карт профессор богау салырга мөмкин иде. Ә нигә, утызынчы һәм кырыгынчы елларда аның, шушы чандыр гәүдәле, көлемсәр йөзле, күзләре авыртуны сәбәп итеп кара күзлектән йөрүче, даны югарыда булган галимнең бер төчкереге белән әлегәчә күпмеләрнең сихәте бозылды да, исемнәре онытылды. Моңа кадәр андый эшләргә көче җиткән кешенең хәзер генә кодрәтеннән килмәс, дисезме?
Әмма көтелмәгән хәл булды. Бөтен буе метр ярымнан артмаган, аңа да карамастан, кешеләрне изеп китәргә яки чөеп җибәрергә яраткан Ризван Хафизович, калку итеп махсус ясаттырылган өстәле артына кереп утыруга, тагын да әллә кем сыйфатына керергә теләп тамак кырырга өлгермәде:
— Наил Фатыйхович кебек танылган галим белән уйнарга ярамас!— дип сүзен башлады Самат Шакирович, директор кулына шикаять кәгазен кире кайтарып. Аның шома йөзе һәм кара күзлеге бу вакытта дивардагы В.И.Ленин сурәтенә төбәлде. Карт профессор моннан соң хәтта бер генә сүз дә әйтмәскә мөмкин иде. Ризван Хафизович та тирән җыерчык буразналары белән сөрелгән йөзен бер халәттә, үзгәрешсез калдырды. Аның фикере Самат Шакировичныкы белән туры килә идеме, әллә югарыдан ук берәр киңәш төшерелгәнме — алары ук билгесез калды.
— Шикаятьтә язылганнарга килгәндә, мин андагы сүзләр белән таныш инде!— Моның бер дә сере юк дигән төсле, Самат Шакирович йөзенең төсен бер генә дә үзгәртмәде, әмма кара күзлеге директорга таба борылды. Шома бите һәм җыерчыксыз маңгайлары аны алтмыштан узган кеше итеп күрсәтмәсәләр дә, кыл кебек каты, әмма ак чәчләре мөхтәрәм зат икәнлегенә ишарәли иделәр.
— Наил Фатыйхович әйтергә өлгермәгәндер бит?— Ризван Хафизович, эшне алдан исәпләп кылырга гадәтләнгәнгә күрә, җавапны да раслау сүзе буларак ишетермен дип көткән иде, ялгышты.
— Юк,— диде, бер дә исе китмичә генә Самат Шакирович.— Сездән яшерергә кирәк түгелдер. Сүз иясе белән йөрми. Бу хат белән мин элгәрерәк таныштым. Иптәшләр, язгач, миңа да укытып, киңәшемне сораган иделәр. Ул вакытта никтер аларның ниятләрен хуш күрдем. Наил Фатыйховичның үзенә дә әйтә алам: бераз җайлашыбрак китте, бик тыныч, тавыш-гаугасыз, алдын-артын карамыйча эшли башлады. Ә мөдир кешегә үлчәүле булырга кирәк. Кузгалдыргалап куймаганда, һаман бер төслегә генә китә ул. Гәрәевичләр рәхәткә чыкты. Шома егетләргә рәхәт заманнар җитте.
Аның бу сүзләрен Ризван Хафизович нигәдер үз исеменә дә кабул итте, башын иеп, кызарып куйды. Югары белем бирү институтында ни гомерләр яшьтән ректор булып, анда да галимнәр арасында аңлашылмаучылык чыккан очракларны күп күргән иде ул. Әмма андагылар — үзгә. Вакытлары юк, лекция һәм укыту эшләре белән мәшгульләр. Дөрес, бәлки кафедраларда якага-яка килгәләү очраклары булгандыр, сизелми калгандыр? Ә монда, академик системада, күрәсең, мөнәсәбәтләр бөтенләй башкачарак икән. Мөдирләрне урыннарыннан кузгаткалап тормаганда, мүкләнә башлыйлар дигәнеме әллә бу карт профессорның?
Әмма сүз ул хакта бармый, Самат Шакирович бүтән нәрсәләрне күздә тота, Наил Фатыйховичны заманага яраклы рәвештә, «тизләнеш темпларына» күчәргә этәрү кирәклеген белдерергә тели иде. Үзен, карт булса да, дәвер сулышын яхшы тоючы кеше итеп сизгәнлектән, ул бу уенда хатасыз дип исәпләде.
— Белгәнсез, әмма Наил Фатыйховичка әйтмәгәнсез. Һич югы безгә керергә иде. Уйлашырга, киңәшергә.
Самат Шакирович бу минутта, директорга мыскыллы караш ташлап, авызын ерудан тыела алмады, җитмәсә өстәп тә куйды:
— Кирәк тапкан булсалар, иптәшләр үзләре дә кертеп бирмәсләр идеме? Мин аларның эшенә катышырга теләмәдем.
Ризван Хафизовичның бу сүзләргә каршы бәхәс куптарасы килмәде. Әмма ачуы килде. Үчле кешеләрдән икәнлеген карт профессор әллә белми, әллә санга алмый иде — һич аңлашылмады. Ризван Хафизович шунда Самат Шакирович хакында уйлап та куйды: «Бу карт төлке хәйләсез йөрмәс, бик сак эш йөрткәнең хәерле. Ялгыш аңлашылган сүзе дә үзеңә каршы кулланылырга мөмкин!» Әмма болай ук саклануның һич тә кирәге юк иде. Монысы башына да кермәде.
Самат Шакирович исә, директордан чыгуга, уңга-сулга кагылып тормастан, Наил Фатыйховичның ишеген ачты Һәм рөхсәт сорагандай баш какты. Алга узды. Инде берничә көннәр монда кермәгәнлектән, элекке урыны суынган иде. Ишек шакып торуны гомерендә дә гадәтенә алмаган Самат Шакирович бу юлы да сүзләрен җиңел һәм гади генә башлап китте. Хәлләр сораштырды. Сабир Кәшфиевич белән киңәшмә корып утырган Наил Фатыйхович исә бер мәлгә югалып калган иделәр. Җаваплары өтек кенә чыкты. Аларның нәрсә хакында «эч ууларын» күз алдына китергән Самат Шакирович тагын да турыдан әйтеп куйды:
— Анда, Наил энем, синең өстән шикаять килгән. Танышкансың, диделәр. Өлкә Комитетыннан ук төшерелгән шул. Ни уйлыйсың?
Наил Фатыйхович белән шулай баласытып сөйләшкәләү гадәтендә барлыктан, ансына игътибар итеп тормадылар, әмма нәрсә уйлаганнарын да җәеп салырга исәпләрендә юк иде төсле. Моны сизеп өлгергән карт профессор:
— Юкка!.. Юкка алай эшлисез,— дип, үзен тантаналы рәвештә тота бирде.— Ризван Хафизовичка әйттем мин анда, сине яклап, Наил энем!..
Бу сүзләрне ишетербез дип көтмәгәннәр. Сабир Кәшфиевичның мәңге тигез хәлендә калмаска мөмкин булган, әмма әлегә картлыктан курыкмаган, шулай да пеләшләнгән маңгаеннан таза тир бөртекләре бәреп чыкты. Ә Наил Фатыйховичның рәнҗегән күңеле ачылып китә алмады. Шулай да ул тынычлана төште, озын, кыл кебек ирекле һәм кара чәчләрен арка иште. Соңгы араларда бөтенләй дә сырты белән борылган карт профессорның шушы рәвешле кабат йөз куюы куаныч иде, әлбәттә. Әмма аның кемлеген яхшы белгән мөдир бер-бер нәтиҗәгә килергә ашыкмады. Остазы урынына күреп йөргән кешесенең дә аны сатарга хакы юклыгын уйлаган, хәтта аңарга үпкәләргә дә өлгергән, инде тагын «җил уңаена борылды», башкача булды да куйды дип уйлап, шушы хәйләкәр төлке Самат Шакировичтан өмет тә өзгән иде ул. Йә, күр, батып барганда салам ташлады түгелме соң? Салам дигәне бүрәнәгә дә әверелергә мөмкин бит әле, җитмәсә.
Һәм шулай килеп чыкты да...
Гали Гәрәевичкә «зилзилә куптарырга» көч биргән кешеләрнең берсе буларак, Самат Шакирович бу гауганы туктатырга да үзенең өлешен кертә ала иде. Наил Фатыйховичка бер генә үпкәсе дә юк хәлдә, тора салып, кинәт кенә дошманына да әвереләсе килми иде хәзер. Фәндә оппонентлык бар әйбер инде ул. Ялгышларны күрсәтә белергә һәм танырга өйрәтергә кирәк.
Карт профессор бу яктан үзен хаклы дип уйлады. Әмма күңелендә бүтән бер хисләр, баш миенең тирән чокырларында үзгә уйлар чишмәсе тавышсыз гына ага иделәр. Ул да булса заман үзгәрүен олыгаеп каршы алуы белән бәйле. Һай, ышанычсыз да инде бу дөньялар. Бер дә мәгънәсе юк төсле кайчакта. Сулар да бер болгана да тына, заман да бер сикеренә дә утыра...
Әле кайчан гына Сталин дәверен бәддогага күмгән иделәр. Онытылган, хәтерләрдән мәңгегә яңармаслык итеп чыгарып ташлаган иделәр бит. Каян килде бу үзгәреш чоры, тизләнеш дигән нәмәрсә? Урыс әдәбиятына тагын шул тема кайтты: Сталин лагерьларындагы вәхшилек матбугатта куертыла, гаеплеләр исәпкә алына башладылар. Татар әдипләре читтә калачакмы? Кемнәрнең кем булганлыклары хакында түкми-чәчми сөйләп бирүче документлар әллә юк ителгән дип уйлыйсыңмы?
Самат Шакировичның та еллар тузаны астында калган гөнаһлары иске яра кебек ачылдылар. Теге дөньядагы тәмугына ышанмый ул, аңа анда яшәү юк. Моны яхшы белә. Шунлыктан бу тормышка, мондагы яшәешкә өмет баглаган иде дә, урыска ышанып буламыни, тагын барысын да бутап ташлады. Бүген яки иртәгә Самат Шакировичның да үзен эт итеп ташлаячаклар. Моны эшләсә, бары тик Гали Гәрәевич кебекләр, аның янәшәсендәгеләр хәл кылырга мөмкин. Матбугатта бер сүз күренсә, хәзер телгә кереп китәчәк. Чылбыр кебек, бер-бер артлы. Кайдан башланганын һәм ни белән бетәсен дә күз алдына китерүе кыен. Теге вакытларда, илленче еллар ахырында бер мәртәбә «флюгер» дип мыскыл ителгәч, үзен тазарту өчен күпме көч куярга туры килде аңарга? Юкса, Самат абзагыз монда гына, бүлек эчендә генә калыр идеме? Директор булырлыгы юк идеме? Бар иде, бик бар иде. Ышаныч итәселәре килмәде. Сталин вакытында чиста калган кеше юк иде инде ансы. Саф, чиста җанлыларны үтереп бардылар. Сөрделәр, сугышта кырдырдылар. Исән калганнарын да советча итеп «шөрепләп» куйдылар.
Барча уйлары менә шулар белән бәйле булганлыктан, Самат Шакировичны алар, Гали Гәрәевич төркеме, үзенә бик җиңел буйсындырды. Шуларга «ияреп» китте дә иң кирәген хәл итте карт профессор абзагыз һәм ялгышмады. Әгәр дә шунда Наил Фатыйхович белән бәйле вакыйгалар мәйданга чыкмаса, көн дә югарыдан да, түбәннән дә туктаусыз кыздырылып торган халык һичшиксез аңа ташланачак иде. Ә хәзер, шушы хәлләр эчендә ул үз кешеләре исемлегенә кереп кала алды. Әйдә, берәрсе әйтеп карасын, көне-сәгате белән үк диярлек серләрен ачып салачак бит ул аларның. Әле: «Сез үзегез миннән кай җирегез белән яхшырак?»— дип җаннарын алачак.
Теге вакытта, Наил Фатыйховичка орден бирелү хәбәрен ишеткәч тә, соңармыйча, Самат Шакирович бүлеккә килеп кергән, инде Гали Гәрәевичны да күрергә өлгергән иде. Аларның үзара сөйләшеп алулары мөдирнең бу уңышларына ризасызлык белдерү белән тәмамланды. Алай гына да түгел, Наил Фатыйховичның йөзенә бәреп әйтергә уйлаган Гали Гәрәевичны да Самат Шакирович үзе рухландыра алды. Моннан соң булган ике төркемгә бүленү дә аның вәсвәсәсеннән тыш кына булмады. Ул аларның фикерләрен һәрьяклап хуплый бирде. Әмма бу юлы да ахырга кадәр бара алмады. Җилнең уңаена көйләнгән борыны аны уңнан сулга борды. Чөнки гауга артыкка китеп, гадел хөкем мәсьәләсе килеп туды да Наил Фатыйховичның өстен чыгачагына ышаныч артты. Гыйльми җәмәгатьчелек исә аны ачыктан-ачык якларга тотынды, аларга бүтән төркемнәр дә кушылды. Матбугатта чыгарган мәкаләләре утны тагын да кыздырасы, мәсьәләне хәл итүне тизләтәсе урынга, этләрне үртәгән кебек ырылдап маташу гына булып чыкты кебек, әмма... Мөдирнең авторитетын һәм сәламәтлеген какшатырга ирешсәләр дә, үзләре утырган агачка балта чабу кебек мәгънәсезлеккә әверелә барды бу гауга. Гали Гәрәевичка карата кискен фикерләр әйтүчеләр дә күбәйде. Ни хикмәт, аның «дегет исе аңкып торган китапларны» мактап язулары, артыгы белән «кызылланган» очраклары, коммунистлар партиясенең караларына ябыштырып әвәләгән ярым-гыйльми мәкаләләре дә калкып чыгарга, бәяләнергә мөмкин иде. Моны да искә алсаң, Наил Фатыйхович белән тигез ярыша алмаячагын күзаллау бер дә авыр эш түгел, күп уйлану һәм эзләнү таләп итми иде.
Самат Шакировичның, директордан чыгуга, туп-туры мөдир янына керүе хакындагы хәбәрне ишеткән Гали Гәрәевич даирәсе коткыга төште. Төп «стратег»ның икенче якка сиздерми генә чыга башлавы көрәшнең җиңелү белән төгәлләнәчәгенә ачык дәлил иде бу. Әмма кеше күңеле үз дөреслегенә ышанучан шул ул. Өмет яшәтә адәм баласын.
5
Икенче көнне иртәнге сәгать унга Ризван Хафизович дирекциягә Наил Фатыйхович мөдирлек иткән бүлекне җыйды. Гыйльми шура әгъзалары да чакырылып, киң һәм һавалы иркен бүлмә бу кадәр халыктан тараеп калды. Сүзне озынга сузмыйча, шикаятьтә язылган фактларның дөресме-түгелме икәнлеген тикшерергә тотындылар. Алдан әзерләп, алты позициядә Наил Фатыйховичның гаепләнгән булуын Ризван Хафизович биек урындыгында утырган хәлендә әйтеп узды да:
— Боларның кайсысы хакында сезнең нинди фикерләрегез бар?— дип сорады. Гаугала «эшне» тикшерү башланып китте.
Тынлык урнашырга өлгермәде, беренче булып аягына яшь галим Солтан Кәбиров күтәрелде. Аннан мондый тәвәккәллекне көтмәгән иделәр булса кирәк. Шулай да сүз бирделәр. Солтан Кәбиров ул вакытта Наил Фатыйховичның аспиранты иде. Диссертациясен язлыкта гына тикшертүгә куеп, бу көздә якларга ук ниятләнде. Укуы да бетеп килә. Аның кебек уңышлы эшләгән яшьләр соңгы елларда институтка сирәк килгәнлектән, Гали Гәрәевич та аңа хөрмәт белән карый иде. Менә ничек килеп чыкты бит әле бу. Егет, алдын-артын карамыйча, фәнни җитәкчесен коткарам дип үзен утка ыргытты.
— Бу шикаятьтә аспирантлар хакында дөрес язылмаган. Наил Фатыйховичны аспирантлары белән эшләми дип әйтмәс идем. Бүтәннәр хакында белмим. Әмма мин язлыкта диссертациямне тикшертүгә куйдым һәм ул, бүлектәге галимнәребезгә яхшы мәгълүм, Наил Фатыйхович җитәкчелегендә язылды. Болар берсе дә сер түгел. Бүлек тә шундый карар чыгарды: «Диссертацияне камилләштереп җиткерергә дә яклауга куярга», диелде. Барча бүлекләре дә фәнни дәрәҗәдә кабул ителде. Кайбер фикерләр белән генә килешүчеләр булды, анысы, аларда тикшерелгән мәсьәләләргә карашларым урынсыз яисә җитлекмәгән икән, монда минем генә гаеп. Шушы көннәрдә ахыргы варианты белән бүлекне таныштыра алырмын дип исәплим.
Солтан Кәбировның бу сүзләре Наил Фатыйхович дошманнары өчен көтелмәгәнрәк булып чыкты ахрысы. Алар бер-берсенә карашып куйдылар. Шушы араларда гына, югыйсә, үзеннән дә белешеп караган иделәр, диссертацияң ни хәлдә, җитәкчең булышамы дип. Солтан, аларга җавап биргәндә, шәхси горурлыгын аяк астына салып таптамас өчен әлбәттә: «Наил Фатыйховичның кулына тапшырганга айдан артып килә, фикерен әйтмәде әле. Язылып бетте инде. Җитәкчемнең кулы гына кирәк»,— дип аларга белдергән иде. Менә аның ул сүзләрен ничек борып, ни рәвешле китереп чыгарганнар: аспирантлары белән профессор эшләми, имеш, укуларын бетерәләр дә, диссертацияләрен дә тапшырмыйча, бүтән эшкә озатылалар!
Әмма ул гаугачыларның язганнарында хаклык та бар иде. Чыннан да соңгы елларда Наил Фатыйхович җитәкчелегендә эшләүче яшьләр арасында фәнгә ихлас күңелдән бирелгәннәре аз булды. Солтан Кәбиров та аларны яхшы белә. Кайсы берләре вакыт уздыру өчен генә фән тирәсендә чуалып алганнар, икенчеләре исә комсомол һәм партия өлкәсеннән килеп, исем эзләп кенә йөргәннәр. Боларны да әйтми узарга мөмкин түгел. Галимнәр алдында хакыйкатьне ярты өлеш аңлату белән һич ни башкару мөмкин түгел.
— Фәнни хезмәт ул остазыңның гына тырышлыгыннан тормый, укучысының да көне-төне көч сарыф итүен таләп итә...
Солтан Кәбировның бу сүзләре белән утырыштагылар барысы да килештеләр. Алга таба бу мәсьәләдә нәрсә булса да өстәү урынсыз иде. Галимнәр үзләре дә белә, аспирантурага кергән яшьләрнең уннан бере генә фәндә калгалыйлар һәм чын мәгънәсендә гыйлем диңгезенә чумалар. Ә калганнарына бары тик исем һәм дәрәҗә генә кирәк. Фән дөньясында карьеристлар бик сирәк төпләнеп кала. Анда да алар партия тарихы кебек, яки коммунизм теориясенә багышланган юнәлешләрне сайлап алалар. Чын галимнең җитлегүе өчен аспирантураның өч елы гына аз. Кимендә биш ел баш күтәрми эшләргә кирәк. Бәлки шуннан соң гына серләр дөньясының ачкычын кулыңа төшерәсең һәм, хаталарга төртелә-төртелә, хакыйкатькә дә ирешәсең. Әле аның син дөрес дип тапканы да ялгышу булырга мөмкин. Чын галимнәр алар академия системасында да сирәк очрыйлар, ә менә «чиләре» күпме икәнлеген санап бетерерлек тә түгелдер.
Боларны яхшы аңлаган фән эшлеклеләре үзләрендә кыенсыну тойдылар. Шунда шикаятьчеләрнең язганнарына кире кайтып, Ризван Хафизович:
— Ярый, бу мәсьәләдә уртак фикергә килдек, каршылар юктыр?— диде.— Шикаятьнең бу өлеше сафсатага корылганы аңлашылды. Аны дөрес язылган дия алмыйбыз. Ризамы?
Аның сүзләренә бәйле рәвештә һәммәсе баш селкеделәр. Нидер өстәргә һәм яңадан бәхәс башларга урын калмады. Шулай итеп, Солтан Кәбировның чыгышыннан соң, Наил Фатыйховичны бетерер өчен кулланылган аргументларның берсе челпәрәмә килде. Калганнары җитдирәк һәм катлаулырак иделәр.
Гыйльми эшләрнең әһәмиятен тарих үзе билгели. Энҗе дип бүген кабул ителгән ачыш та иртәгә чүпкә чыгарга мөмкин. Ә гаепләүчеләр нәкъ менә шуны истән чыгарып эш иткәннәр иде. Шунлыктан бу мәсьәләгә ачыклык кертү гаҗәп дәрәҗәдә кыенлыклар тудырды. Ахыр чиктә алары да урынсыз дип табылды. Әмма мөдир буларак Наил Фатыйховичның бүлектәге эшне җитәкләп баруы турындагы пунктка килеп җиткәч, Ризван Хафизович иркенәеп китте. Аның белүенчә, Гали Гәрәевич җитәкчелек урындыгына утырырга күптәннән талпына иде. Кайчан монда директор булып килгәч тә, беренчеләрдән булып, аның авызыннан:
— Оештыру эшләрендә бергә-бергә барганда, күп нәрсәләрне майтарырбыз әле,— дигән сүзне ишетте. Өмете зурдан икәнлеген аңлады. Шуннан соң бераз сагаеп та калды. Әгәр шунда ук бу мәсьәләгә икенчерәк яктан караса, бәлки бу тавыш-гаугага урын да калмас иде. Гали Гәрәевич аның күз алдында чыннан да булдыклы һәм җитлеккән галим сыйфатында йөрде. Әгәр дә шушы зилзилә чыкмаса, бу фикерен күңелендә һаман саклар иде. Ә хәзер ул: «Карьерист икән, андый кешене үз тирәңнән читтәрәк тоту хәерле. Бүген түзеп калса да, иртәгә якаңа килеп ябышырга мөмкин»,— дип уйлый һәм аның шулай барып чыгасына шикләнми иде. Әгәр дә тормышны белмәсә, маңгаендагы сырларның бәясен төшенмәсә, бары тик үз көче һәм тырышлыгы белән бу дәрәҗәләренә ирешмәсә, башкача да фикер йөртер иде.
Шулай да ул башкача фикер дигәне шушы утырыш вакытында кинәт туды: әгәр дә Гали Гәрәевичка яңа бүлек оештырсалар, бүре дә тук була, сарык та исән кала түгелме соң? Гадел хөкемдарлар шуңа тырышмаганнармы? Әмма бераз соңгарак та калмаганмы?
Наил Фатыйхович һәр сорауга үз ягыннан җавап бирә барды. Теге яки бу теманы эшләүдә катнашкан галимнәрнең барсыннан да берәмтекләп диярлек аңлатмалар алынды һәм җитәкчелекнең шәхси роле, ярдәм дәрәҗәсе билгеләнде. Бу яктан чыгып караганда, гаепләнүче профессорның хаталары табылмады кебек. Бүлектә эшләнгән темаларның формаль яктан гына да барыбер җитәкчесе Наил Фатыйхович булганлыгы һәркемгә ачык билгеле иде. Шунлыктан Гали Гәрәевич төркеме кыен хәлдә калды. Шикаятьләрендәге гаепләүләре бөтенләй үк расланмады диярлек. Дөрес, әгәр дә теләгендә булса, Ризван Хафизович үз позициясен үзгәртергә дә мөмкин иде. Институт аның карамагында, теләсә кайсы галимне эшеннән азат итәргә, фәнни хезмәтләреннән канәгатьсезлек белдерергә аның көченнән килә түгелме?
Әгәр дә шушы гаугачыларны бергә җыйнап, Гали Гәрәевичка бүлек ачканда, ахыры нәрсә белән бетәр? Бу сорау да Институт директоры Ризван Хафизовичны борчып алды. Үзен бик яхшы җитәкче һәм стратег буларак белгән кешегә бер-бер карарга килү әллә ни авыр түгел иде. Әмма гаугачылар бүлеге, әгәр дә аны ачсалар һәм Гали Гәрәевичны аңарга баш итеп куйсалар, үз эчләрендә талашып-бозылышып бетмәсләрме? Кем белә, бәлки алар монолит бер коллектив булып алырлар. Һәрхәлдә Наил Фатыйхович кул астында эшли алмаячаклары көн кебек ачык.
Ризван Хафизович үз акылына сөенә бирде: дөрес карарга килеп җиткән икән ул! Наил Фатыйхович җитәкләгән бүлекне таркатырга, икегә аерырга, берсенә аның үзен җитәкче итеп калдырырга, икенчесенә Гали Гәрәевичны куярга. Гауга да сүнәчәк, бәхәсләр дә бетәчәк. Фәндә өйрәнәсе, тикшерәсе мәсьәләләр җитәрлек. Барысына кул һәм кадрлар гына җитеп бетми. Ә монда вакыйгалар үзләре шушыны таләп итә.
Ризван Хафизовның йөзе яктырып китүне утырыштагылар һәммәсе дә тойды. Берәүләр аны Наил Фатыйховичны батыручылар өчен сөенә дип кабул итте, икенчеләре киресенчә уйлады. Әмма директорның кайгысы башка икәнлеген сиземләве бик авыр иде.
Наил Фатыйховичны аргументлары белән яклап чыгучылар бер Солтан Кәбиров кына түгел, Сабир Кашфиевич һәм Самат Шакирович та иделәр. Ул вакытларда Сабир Кәшфиевич институтта дәрәҗә казанган, ничә еллар рәттән коммунистлар партиясенең бюро рәисе булып сайланган, профсоюзны да җитәкләгән ышанычлы кешеләрнең берсе иде. Шунлыктан аның һәр сүзенә игътибарлык күрсәтергә мәҗбүр булдылар. Гали Гәрәевич әүвәле аны үз ягына аударырга тырышып караса да, барып чыкмады. Сабир Кәшфиевичның җитәкчеләргә, ниндилекләренә карамастан, ялагайлык итүе һәм ярарга тырышуы билгеле факт иде. Шунлыктан аны Гали Гәрәевич төркемендә башта ук бик өнәп бетермәделәр. Сабир Кәшфиевич алардан бик тиз тайпылды һәм үзләренең эрелекләренә зарлансыннар, араларына кертә алмауларына шул комачау итте дигән фикер белән яши башлады. Әмма гаугачылар үзләренчә фараз кылдылар, аның ишеләр белән вакланып маташырга теләмәүләрен сөйләнеп йөрделәр. Гамәлләре күп яктан менә шул сәбәпле дә хаталы булды. Самат Шакировичка бу хәлләр шактый авырга килде, чөнки ул иң соңгы көндә генә позициясен үзгәртмәде. Әүвәле, Гали Гәрәевич төркеме белән бер адымнан атласа, аларның фикерләрен хуплап, сүзләрен күтәреп кабул итсә, хәтта мактап та куйгаласа, инде хәзер Наил Фатыйховичны тулысынча диярлек яклау ягына басты. Аңа болай адашып алулары авыр тәэсир итте, йөрәгендә чәнчү барлыкка килде. Әмма холкының йомшаклыгы, төптән уйлап эш итә белүе, зурдан кубуны яратмавы аны фәрештә кебек саклый иде.
Утырыш ахырында бер нәрсәгә төгәл ачыклык кертелде: Наил Фатыйхович җитәкләгән бүлекне икегә бүлмичә, алардан Гали Гәрәевич төркемен аерып чыгармыйча һич мөмкин түгел икән бит. Ризван Хафизович иң әүвәл шуны белдерде һәм моннан соң тавыш-гауганы туктату урынлы булачагын ассызыклап узды. Аның фикере белән күпләр килештеләр. Куркыныч рәвештә кабарып күтәрелгән зилзилә шушы карардан соң акрынлап кына тынарга тиеш иде. Әгәр дә Гали Гәрәевич институтта калырга уйлый икән, Ризван Хафизович фикере белән теләмәсә дә килешергә мәҗбүр. Бүтәнчә мөмкин түгел.
Революция дәвере үз гыйсьянчыларын мәйданга чыгара. Кичәге көндә тыныч күренгән бәндә дә мондый чорда бөтенләй үзгәрергә, кан коючыга әверелергә мөмкин. Ә моны аңлап җиткермәгән, комсомол һәм партия кабинетларындагы тәрәзәдән дөньяга карап фикер йөрткән, Ленинны мәңгелек идеал итеп сайлаган Кремль хуҗасы үзе идарә иткән елларын революцион үзгәреш дип тә атарга өлгерде. Әмма халык акырын кузгалды. Ул әлегә җитәкчеләренә азау тешләрен күрсәтү һәм кесә төбеннән генә йодрык янау белән мәшгуль иде. Әгәр дә Сталин дәверендә берәүләр икенчеләрдән куркып яшәсәләр, Горбачев чорында куркыту һәм өркетүгә күчә башладылар. Хатаң булу мәҗбүри түгел, анысы кемдә дә бар. Ачу гына килсен, чәйнәп ташларга мөмкин икән бит! Сәбәбе дә кирәк түгел, теләк булса, сәбәп табыла ул! Буйсынучылар һәрвакыт дөрес, җитәкчеләр кайчан да хаталы. Менә шушындый гади һәм гадәти формуладан үстерелгән сыйнфый көрәш теориясе белән коралланган совет кешесе үзе утырган агачның тамырына, әгәр дә болай дәвам итсә, көннәрнең берендә балта чабарга тиеш иде. Ә аннан соң тагын агач утыртырга, ягъни үзара мөнәсәбәтләрне яңа баштан тергезергә тотыначак. Бер яки ике буынның гомере менә шуның белән үтеп китәчәк. Кисүе — җиңел, утыртып үстерүе генә авыр. Бүген барысын да җимереп ташлагач, иртәгә ничек төзи башларга кирәклеген белсәң дә, бу яңадан коруның никадәр көч, вакыт һәм мөмкинлекләр таләп итәчәген күз алдына да китермисең шул.
Утырыштан соң Ризван Хафизович, дәшеп, кабинетында Наил Фатыйховичны һәм Гали Гәрәевичны калдырды. Аларны күзгә-күз, өстәлнең ике ягына капма-каршы утыртты һәм шул тамашада тынычланып алды. Бер-берсенә бүредәй караган ике хезмәткәрен үзара дуслаштырырга тиеш иде ул. Әмма моның мөмкин түгеллеген үзе дә белә, шулай да...
— Арада килеп туган килешмәүчәнлек кебек хәлләр була торган нәрсә инде ул,— Ризван Хафизович шушындый гомум мәгълүм сүзләрдән башлап киткәндә күз карашын Гали Гәрәевичка төбәп торды. Аның боларны ничек кабул итүен сиземнәргә теләдеме, әллә ачуланасы килгәннән шулай иттеме, кем белә? Әмма тавышын үзгәртмәде. Мәсьәләнең хәл ителгәнлегенә сөенә иде кебек ул, Наил Фатыйховичка карашын күчергәндә йөзенә елмаю йөгерде.— Белүем буенча, сез элекләрне бик дустанә мөнәсәбәттә булгансыз икән, шулаймы?
Ике як та боларны раслап баш кагарга теләмәделәр. Соңгы көннәрдә бер-берсенә карата дошманлыклары шул дәрәҗәгә җиткән иде ки, моннан соң ничек уртак арбаны җигелеп тартачакларын күз алдына китерүе дә кыен.
— Хәзер, бу сөйләшүдән дигәнем, элеккечә дуслар булып чыксагыз иде. Ялгышлар бар инде ул. Бер-беребезне гафу итә белмәсәк, яшәп торасы да юк. Директорның бу сүзләре аларга гына түгел, аның үзенә дә кагыла иде. Шунлыктан башын түбән иеп, бераз тынып калды. Аның һәр сүзен йөрәк итләренә язып барган ике профессор исә һаман да бер-берсенә йөзләрен күтәреп карый алмый иделәр. Кешеләр тавыш чыгаручыны чынлыкта гаепле дип таныйлар. Кимсетелүчене яклауга алыналар. Бу — борынгыдан калган хакыйкать. Синең хаклы булуың да мөмкин. Әгәр дөньяда дөреслекнең җиңүен бик телисең икән, бүтәннәрне кимсетерлек гамәлне үзеңә корал итәргә ярамый.
— Сез, Гали Гәрәевич, аңлагансыздыр инде?..
Бөтен игътибарым сездә генә дигән төсле, Гали Гәрәевич күзләрен директорга таба күтәрде. Ул бүгенге утырыш нәтиҗәләреннән бер дә канәгать түгел иде. Чиксез үпкәләү һәм рәнҗү белән тулы карашы Ризван Хафизовичның тынычлыгын шунда ук бозды.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Көзге Яңгырга Кадәр - 08
  • Parts
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 01
    Total number of words is 3846
    Total number of unique words is 1991
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 02
    Total number of words is 4002
    Total number of unique words is 2164
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.6 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 03
    Total number of words is 3842
    Total number of unique words is 2047
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    51.3 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 04
    Total number of words is 3854
    Total number of unique words is 1951
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    58.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 05
    Total number of words is 3856
    Total number of unique words is 1933
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    52.2 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 06
    Total number of words is 3822
    Total number of unique words is 1987
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    51.0 of words are in the 5000 most common words
    58.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 07
    Total number of words is 3957
    Total number of unique words is 1994
    35.9 of words are in the 2000 most common words
    50.6 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 08
    Total number of words is 3881
    Total number of unique words is 1902
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 09
    Total number of words is 3783
    Total number of unique words is 1913
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    50.6 of words are in the 5000 most common words
    59.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 10
    Total number of words is 3988
    Total number of unique words is 1990
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 11
    Total number of words is 3983
    Total number of unique words is 1941
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 12
    Total number of words is 3895
    Total number of unique words is 1898
    38.2 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 13
    Total number of words is 4059
    Total number of unique words is 1865
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 14
    Total number of words is 3812
    Total number of unique words is 1854
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 15
    Total number of words is 3934
    Total number of unique words is 1958
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 16
    Total number of words is 3974
    Total number of unique words is 1931
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 17
    Total number of words is 3938
    Total number of unique words is 1921
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 18
    Total number of words is 2896
    Total number of unique words is 1502
    42.6 of words are in the 2000 most common words
    56.6 of words are in the 5000 most common words
    63.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.