Latin

Кош Баласы

Total number of words is 2019
Total number of unique words is 1107
44.3 of words are in the 2000 most common words
60.8 of words are in the 5000 most common words
68.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Хикәя
Аны чыннан да «Кош баласы» дип атарлык.
Хәбир ялгышмады. Күңелендә һичбер усаллык һәм ахмак уйлар юк иде. Электән үк танышлар үзләре, әмма танышлык дәрәҗәсе студент елларыннан калган күреп белешүдән генә гыйбарәт булганлыктан, моны дуслык дип үк атау ярамастыр. Шулай да «Кош баласы» дигәнендә хакыйкать тә юк түгел төсле. Чөнки бу ханым гүзәллеге вә күңелләрне үзенә тарту көче белән һәркемне кол итәрлек сандугач тавышлы шул.
Сандугач тавышлы, әмма сандугачның үзе түгел. Җырчы булырга да насыйп итмәгән аңа Аллаһы тәгалә. Ә Хәбир өчен аның тавышы чын мәгънәсендә сандугач инде менә. Бер сүзен ишетүдән, бер ымын күрүдән йөрәге ярылып китәрдәй була. Алларына тезләнеп, табан асларында туфрак булыр иде юкса. Өзелә бит үзәге, өзелә, мескеннең.
Аларны җәйнең матур көне очраштырды. Көтелмәгән бу вакыйгадан Хәбир каушап, онытылып йөрде. Исенә төшерә иде дә, шатлык-сөенечкә чума иде. Эссе кояшның, һәр елда арка кыздыра торган Казан-су комлыкларының рәхәтен югалтты ул. Урамнарда көннәр, хәтта кичләр буе адашып йөрүне гадәт итте. Шушылай гына үзенә тынгы тапты, җаны рәхәт бер тынычлыкка, илаһи бер канәгатьлек диңгезенә чумды. Гүяки беренче мәхәббәтен очраткан егет төсле иде ул вакытларда Хәбир.
Кешенең бәхете үзеннән генә тора дип аңлатучы ялган сафсатага ышанырга мөмкинме соң? Менә күреп тора, аны сөендергән, бәхеткә күмгән зат — Кош баласы, сөйкемле Сания икән бит!..
Юк шул, юк, кешенең бәхете үзеннән генә түгел, башкалар белән дә бәйле, хәтта тулысы белән дип әйтерлек бүтәннәр кулында икән ләбаса.
Аларның очрашулары һәм бер-берсенә якынаюлары гел дә көтелмәгән җирдән килеп чыкты. Хәбир шәһәр үзәгендәге туңдырма кафесына кереп, ялгыз башына бер өстәл биләп, җәелеп кенә утырган иде, янына бер илаһи бәндә килеп, эндәшә куйды:
— Сезнең яныгызда урын буш булса кирәк, мөмкиндер бит?
— Әйе-әйе, рәхим итегез!— дип кабаланды Хәбир, ничектер югалып калгандай үзен хис итеп.— Утырыгыз, утыр...
Ханым рәхмәт әйтеп, җай гына урын алды. Баштарак бер сүз дә эндәшмәде, аннан соң:
— Ай-й, без танышлар да кебек бит?! — диде.
— Ничек? — дип башын күтәрде, онытылып-югалып калган җиреннән Хәбир һәм кызны танып алгандай булды. Тукта, алар бергә укыдылар түгелме? Әйе, әйе, университетта. Бер курста түгел, әмма бер чордарак. Бу кыз әле кала егете белән уңышлы гына роман да корып, аны бәхетле иткән иде бугай, хәтере ялгышмаса?
Күңелдә генә истәлекләрен яңарту егетне беразга булса да тынычландырды. Шушы «Кош баласы»ның тавышы, чәчләре, күркәм йөзе инде әллә кайчан онытыла башлаган бер затны хәтерләтә иделәр. Ул — Хәбирнең мәхәббәте, үлеп-бетеп йөргән кызның күчермәсе кебек тоелды. Сөйләшәсе, күңеленең кузгалуыннан рәхәт мизгелләр кичерәсе килде. Кыз да сүзгә саранлык күрсәтмәде.
Җыен юк-бар хакында сөйләшкәләп утырганнан соң, Хәбир бераз фикерен җыярга өлгерде һәм үзенең әңгәмә кора белмәвенә уфтанып:
— Гафу итәсез, төрле уйлар белән башымны катырган чагым иде, онытылып киттем... Тормышларыгыз ничек бара соң? Ирегез ни хәлдә, балаларыгыз? — дип, сүзләрне кабат үз эзенә кайтарды.
— Әле мин үпкәли дә башлаган идем,— диде ханым.— Бу, мин әйтәм, юри танымаган булып маташамы?.. Алай кыска хәтерлеләрне яратмыйм мин.
— Гафу итәсез, без алай ук якын танышлардан да түгел идек бугай,— дигән сүзләре белән Хәбир бу «Кош баласы»н аз гына үпкәләтте, әмма ялгышын шунда ук төзәтеп тә куйды: — Сез бит кала егетләрен ихластан гашыйк иттереп, сала бозауларын читкә кага идегез...
Ханымга бу сүзләр бик ошады. Ул җәелеп көлде һәм шаяртып кына егетнең гүяки үт куыгына басты:
— Төлке дә әйткән, ди, йөзем җимешенә буе җитмәгәч, пешмәгән икән, имеш... Егетләр кызларны каратамыни, кызлар егетләрне карата ул! И Хәбир!..
— Сез минем исемне каян беләсез? — диде егет, аптырап.
— Студент чактан бирле беләм, Хәбир! Ә син «карамадың» дигән буласың! Карадым, бик карадым!.. Синең генә талың авыл сандугачлары өчен түгел, бәлки шәһәр чәүкәләрен үзенә җыя иде,— дип, серен ачып салды.— Әле минем исемемне дә оныткансыңдыр? Әллә белми идең дәме?
— Ничек дип әйтим?..— дип сузды егет. Ул чыннан да ханымның исемен хәтерләми генә түгел, бөтенләй белми дә бугай. Ничек итеп үзенә әйтсен? Кызык хәл.
— Сания мин, Сания,— диде ханым.— Ә сөйләшкән буласың тагын.
Хәбир бу хәлдән соң гүяки өзелеп калган телен әйләндерә алмыйча газапланды. Ык-мык итте, әмма сер бирәсе килми иде.
— Әллә берәр затлырак шәраб ачабызмы? Очрашу хөрмәтенә,— диде ул, бөтенләй башка темага кереп.
— Мөмкин,— дип ризалашты ханым.— Миң каршы түгел...
Егеткә акча янчыгын бушатырга туры килде. Әңгәмәдәше баш тартыр дип өметләнгән иде дә, барып чыкмады.
Бардан шоколад тәме килеп торган татлы эчемлек бирделәр. Беренче рюмканы ханым озаклап эчте. Әмма икенчесен салдырмады.
— Моны болай калдырып булмый бит инде,— диде Хәбир.— Эчәргә кирәк, сезнең өчен алдым!
Ханым киреләнмәде. Кыстауларны кабул итте. Тавышы тагын да ямьләнеп китте. Хәбирнең күңеле серле бер богау белән аның тоткынына әверелә барды.
Ханым чибәр иде шул, бик чибәр иде. Казан егетләре ничек әрсезләнеп йөргән иделәр аның артыннан! Кая ди ул Хәбиргә аның янына якын килү. Кызларның чибәрләреннән ояла иде бугай ул. Ахмак, килеш-килбәткә камиллеге үзенең дә җитәрлек иде юкса. Әмма Санияне каратырга уена да кермәде. Сәер түгел, диген, бу дөньяны. Кара әле ничек бер-берсенә охшаганнар алар — Хәбирнең беренче мәхәббәте, мәңгелек сөю-сәгадәте Галия белән бу Сания. Ул борыннары-күзләре, иреннәре-тавышлары, бит алмалары, буй-сыннары. Әллә ялгыша микән? Ялгышмый, буталмый. Нәкъ үзе. Чәчләрен дә аныңча кистергән. Хәтта күңел төбеннән чыккан һәр аһы да Галиянеке кебек йөрәк-бәгырьләрне айкап ташлый.
— Синең тормышлар ничек соң? — дип сорады ханым.— Кайда торасың, өйләндеңме? Балаларыгыз?
— Аһ, тавышыгыз, колакларыма сандугач моңы булып ята,— диде Хәбир, күңелендәгесен ачып салып,— сез миңа беренче мәхәббәтемне хәтерләттегез.
— Әллә ул кеше мин идемме? — диде ханым, юри шаяртып.
— Юк, ул гүяки нәкъ сез инде: тавышы да, чәчләре дә, иреннәре дә. Барча-барча якларыгыз аны хәтерләттеләр, шунлыктан акылымны җуеп, буталып утырам бугай мин?
— Кызганыч, әмма беренче мәхәббәтең мин үзем булсам кирәк дип уйларга да өлгергән идем. Ялгышканмын икән,— диде ханым, бераз үпкәләгән төс чыгарып.— Кызганыч әлбәттә!..
— Кызганыч әлбәттә...— дип кабатлады егет, ни сөйләгәнне колагы ишетмичә.— Кызганыч. Бәлки ул син булгансыңдыр, бөтен җирең аны хәтерләтә...
— Аны хәтерлисең, ә мине юк,— дип борчылды ханым.— Шулаймы?
— Мин бит сине белмәдем.
— Яратмадың дамы?
— Болай игътибар итә идем. Әмма син ялгызың түгел идең.
— Ә-ә, син Мортазин белән йөргәнемне әйтәсең инде?
— Тик аптырый идем, ничек аңа карадың син?
— Әйттем бит иңде: егет сайлый кызны, кыз түгел. Ул озатты, йөреп киттек, аңа ияләштем...
— Һәм кияүгә чыктың. Балалар үстерәсез. Бер малай, бер кыз.
— Каян беләсең? Әйе, бер малай, бер кыз...
— Юк, мин болай гына әйттем. Классик вариант: бер малай, бер кыз, парлылар, димәк. Милләтнең саны артмый да, кимеми дә. Шулаймы?
— Бәлки...
Алар тагын да шактый озак сөйләшеп утырдылар. Шәраб савыты да бушады. Шунда Сания:
— Аһ, мин онытылып утырганмын икән,— дип сәгатенә карады, кабаланган төс чыгарды.— Соңга каламын!..
— Моңа мин гаепле инде!
— Юк-юк, син нәрсә!
— Барыбер соңга каласың дип кенә әйтүем.
— Шулай инде, шулай...
Кафедан чыгып, Кабан күле буена килделәр. Моннан ерак түгел генә бер агач өйнең аскы катында Хәбирнең фатиры иде. Шуның турыннан узганда егет, мактанган кыяфәттә:
— Мин менә шушы затлы сарайда яшим инде, элек мондый йортларда падишаһлар гына торган!— дип, елмайгач, Сания аңа таба елыша төште һәм:
— Йә падишаһ, күрсәт тәхетеңне, карап чыгыйк,— диде.— Каршы килмәссеңдер бит?
Баштарак Хәбир аптырап алды, аннан соң мул итеп елмайды. Шаяртадыр дип уйлады. Шулай да:
— Әйдә, керик алайса,— диде.— Әмма ятим ир кешенең фатирында тәртипсезлектән артык һичнәрсә юк икәнлеген дә беләсеңдер?..
Кабаланган төс чыгарган Сания беркая да ашыкмый булып чыкты. Хәбирнең бүлмәсе җиһазларга әллә ни бай түгел иде. Ике иске кресло, сиртмәләре тузып беткән диван, язу-сызу һәм аш-суга яраклаштырылган кечкенә парта-өстәл, аның янында артлы урындык, сүрән утлы өстәл лампасы, китаплар белән дыңгычлап тутырылган, шунда ук барлы-юклы савыт-саба да куелган шкаф-этажерка — болар барсы да болай да кысан, уңайсыз бүлмәне тагын да тынчуландырган. Стенада эленеп торган, әмма үзенең кайчан туктаганын да оныткан сәгать, тоныкланып беткән көзге һәм алар арасына кадак кагып кына эшләнгән кием элгече бүлмә дивары белән бер яшьтә кебек тойгы калдырсалар да, аларны Хәбир ике атна элек кенә ишегалдындагы чүплеккә кемнәрдер чыгарып ташланган җирдән алып кергән иде. Әмма алар, ни хикмәт, барысы да Саниянең күңеленә хуш килделәр.
— Һо, нинди романтика!— диде ул.— Нинди антиквар, нинди байлыкларга ия икәнсең!
Шулай ук микәнни? Юк, юри шаярта булса кирәк. Боларны байлык дисәң инде? Киресенчә, «нинди мескенлек» дияргә кирәк, дөреслеккә якын булыр иде.
Әмма Хәбир кире кагып бер сүз дә әйтмәде, сөйләшүне икенчегә борып:
— Нәрсә белән сыйларга үзегезне? — диде.
— «Сез» дип, сөйләшергә яратасың да инде.
— Гафу, нәрсә белән сыйларга үзеңне? Тәмле чәем бар. Грузинский. Первый сорт.
— Башка нәрсә юк икән, чәй дә ярый,— дип, Сания креслодан урын алды.— Татлы шәрабтан соң тартасым килеп китте. Мөмкинме?
— Әлбәттә,— дип, Хәбир чәй куярга кухня ягына чыкты.
Озакламый чәйнеге кайный да башлады. Әмма Сания чынаякка үрелергә ашыкмады. Кабат-кабат хәл-әхвәлләрен сораштырды. Танышлары хакында белеште, әмма алар арасында уртак дуслары бөтенләй дә юк икән. Шунлыктан бу тема да тиз төгәлләнде. Шулай да Хәбир бу вакытта Сания ханымның сүздән тукталуын теләми башлады, һаман-һаман сөйләтеп кенә, ягъни «Кош баласы»н сайратып утыртасы килү рәхәтлегендә иде. Тавышы нинди ягымлы, колакларын рәхәтләндереп тора! Тыңлаулары куаныч бирә!..
Охшаш булсалар да булырлар икән. Килеш-килбәтләренә кадәр бер үк кебек. Сания һәм... Галия!
Хәбир тәмам исәрләнде. Аның бүлмәсендә җиде ят Сания түгел, беренче мәхәббәте Галия үзе утырадыр төсле тоелды. Үбеп кочаклыйсы, шушы тыныч фатирында калырга теләсә, аның белән бергә оя корасы килде. Әмма бу ханымның ике бала анасы, ирле булуы гына бу ниятеннән тыеп тора иде.
Шәраб үз эшен эшләде. Сүзләре колакларын назлады, төс-кыяфәте күзләрен алдады. Галиянең үзе бу, үзе! Сания бөтенләй башка сурәткә ия иде түгелме? Юкса Хәбир аны студент чакларында ук озата алмас идеме?
Кайнар чәй егетнең ярсу йөрәген суыта алмады. Сания, аның күңел кылларына кагылгалап, назлы тавышы белән сайрады да сайрады. Хәбир, онытылып, ханымның каршына килеп басты, алдына иелде. Йөрәк түренә яшерелеп калдырылган изге хисләре көтмәгәндә ургылып чыктылар һәм егет, үзен-үзе белештерми:
— Ничек бер-берегезгә охшагансыз, нинди ягымлы синең тавышың...— дип кабатлана-кабатлана сөйләде дә Саниянең иреннәренә үрелде: — Бәгырем!
Соңгы әйтелгән сүзе тылсымлы иде. Туң йөрәкләр дә шушы сүздән эреп китәләр. Санияне дә тоткын итте бу «бәгырем» дигәне.
Назлы вә сусаган иреннәр кавыштылар. Юк, алай булырга тиеш түгел иде. Бу эш гөнаһ иде. Әмма ханымның чәчләреннән иңгән хушбуй исе егетнең хисләрен тагын да ялкынсындырып җибәрде һәм алар бер-берсенең кочагына тәмам чумдылар.
Урамда көн иде. Кичке якта Хәбирнең тәрәзәсенә дә җәйге кояш карый башлый. Көннең узганлыгын белдереп соңгы мул җылы нурларын яудыра, күңелләргә наз вә рәхәтлек өсти.
— Хәбир,— диде Сания.— Хәбирем...
Күкрәгенә башын куеп яткан сөекле җанның чәчләреннән сыйпады егет, башында тагын да татлырак уйлар уйнады. Ханым аның иреннәрен эзләп тапты, күзләре ярым йомылган, хисләре күкрәгеннән ташып чыгу сәбәпле исәрләнгән иде ул. Аны шулай итеп тою Хәбирнең үзен дә адаштыра, бәхет-сәгадәт диңгезенә батыра барды.
— Галиям,— диде егет,— мин сине яратам...
Әмма Сания аның бу сүзләрен ишетмәде...
— Синең белән ничек рәхәт...— диде ханым, Хәбирнең иреннәреннән иреннәре аерылган мизгелне тагын да серлерәк вә мәгънәлерәк итеп.
Алар мәхәббәт уеныннан күңелләрен чәчәккә төрерлек наз таптылар, гүяки үзләре ир белән хатын, берәмләп түгел, парлашып яратылганнар да, мәңгегә шулай булырга тиешләр.
Бөтен дөньяның үзәгендә ялгыз икесе генә кебек иде, бүтән бер генә нәрсә дә аларга кирәк түгел; әнә Сания нинди канәгать, тыныч, бәхетле!
Әмма ханым хәмер һәм мәхәббәт тәэсиреннән айныган, хәтеренә балаларын вә үз тормышын кайтарган, күңелен тынычландырган иде инде. Бары тик чыгып китә, киенер өчен кузгала гына алмый. Чөнки монда ул уңайлы почмак, җан рәхәте тапты. Күптән бу рәвешле һәм табигый, һәм илаһи мизгелләр кичергәне юк иде.
Хәбир — балалар кебек самими, тормышны аңламаучы, һаман да романтик булып кала биргән сабый күңелле олы җан иясе. Нәрсә ди? «Мәңгегә минеке бул, мин сине генә, бары тик сине генә яратам»,— диме?
Бик калыр иде Сания...
Ханым чыгып киткәндә кич иңгән иде инде. Хәбиргә авыр булып калды. Сания аның тынычлыгын, якты җәенең җылы кояшын шулай алып китте. Моңсу, бик моңсу иде хәзер егеткә. Ул кичтә Хәбир озак итеп Кабан күле буенда утырды, таң аттырасы да иде әле, әмма җил чыгып, тәне өши башлагач кына кереп ятты.
Сания «киләм» дип, сүз ташлап киткән иде. Икенче көнне дә, өченчесендә дә, бер атна, айдан соң да күренмәде, хәбәре ишетелмәде. Ни фатирын, ни эш телефонын сорап калмаган, сагынсаң да нәрсә эшли аласың?
...Хәбирнең җәе моңсулык белән үтеп тә китте. Урамга көз керде. Әмма күңелендә һаман да мәхәббәт язы кебек иде. Менә бүген Санияне очратыр, алар тагын бәхетле булырлар. Юк икән шул, алай җиңел генә сәгадәт казану мөмкин түгел икән. Назлы иреннәре, иркә кочагы, илаһи сихри тавышы кабатланмас микәнни?
«Кош баласы» очты. Бәхетле ояны онытты. Бәлки ул монда саташып кына кергән булгандыр?
Хәбир урамнардан урамнарга күчә-күчә атлады да атлады. Үз уйлары, үз хәсрәтләре белән иде ул. Шунда берәү:
— Хәбир, исәнме? — дип эндәште.
Аһ, Сания бит бу, Сания! Бары тик анда гына менә шундый ягымлы һәм назлы тавыш!
Хәзер кочаклап алачак үзен, «Саниям, бәгырем!» диячәк!
Әмма эндәшкән ханым Сания түгел иде. Егет каушап китте. Аның каршыңда Галия басып тора икән, газапларга салып та, инде онытылып та бетә язган мәңгелек мәхәббәт газабы — Галиясе!
You have read 1 text from Tatar literature.