Коръән Тәфсире - 42
30. Һәм Минем җәннәтемә мәңгегә кергел!" – диелер [90] БӘЛӘДЕ (ШӘҺӘР) СҮРӘСЕ – 20 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Бу шәһәр, ягъни Мәккә белән ант итәмен.
2. Вә син, ий Мухәммәд г-м, ошбу Мәккә шәһәрен кәферләрдән сугышып алырга хәләлсең.
3. Вә Адәм г-м илә вә аның балалары илә ант итәмен.
4. Тәхкыйк Без кешене михнәттә мәшәкатьтә халык кылдык.
5. Әйә ул михнәт белән изелгән загыйфь кеше уйлыйдырмы аңа һичбер затның көче җитмәс дип?
6. Ул Аллаһ дошманы – кәфер әйтәдер: "Мухәммәдне һәлак итмәк вә Ислам динен бетермәк өчен кешеләр яллап күп мал бетердем", – дип.
7. Әйә ул дошман уйлыймы аны һичбер зат күрми, дип, ягъни Аллаһ биргән малны пәйгамбәр вә Ислам зарарына сарыф иткәнен Аллаһ күрми, дип уйлыймы?
8. Әйә Без ул кешегә икс күз бирмәдекме?
9. Дәхи аны телле вә ике иренле кылмадыкмы?
10. Дәхи кешене ике юлның берсенә: йә һидәяткә йә азгынлыкка күндердек түгелме?
11. Ул бөек таулардан үтмәде.
12. Ул бөек таулар юлын сиңа нәрсә белдерде?
13. Ул юл – кол азат итмәктер.
14. Яки ачлык көннәрендә аш бирмәктер,
15. якын кардәш булган ятимгә.
16. Яки гаять тә фәкыйрь булган мескенгә аш бирмәктер.
17. Янә хәерле эш: чын мөэмин булып мөэминнәрне сабырлы, чыдамлы булырга һәм үзара мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өндәүче киңәш бирүче булудыр.
18. Бу сыйфатта булган кешеләр уң тараф кешеләре, ягъни җәннәт кешеләредер.
19. Әмма Безнең аятьләребезгә ышанмаган кешеләр – сул тараф кешеләре, ягъни җәһәннәм әһелләредер.
20. Аларга ишекләре беркетелгән ут ґәзабыдыр. [91] ШӘМСҮ (КОЯШ) СҮРӘСЕ – 15 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Кояш белән вә аның нуры белән ант итәм.
2. Вә ай белән, әгәр ул кояшка иярсә.
3. Вә көндез белән, әгәр ул караңгылыкны капласа.
4. Вә төн белән, әгәр яктылыкны капласа.
5. Вә күк һәм аны бина итүче Аллаһ белән ант итәм.
6. Вә җир һәм аны түшәүче Аллаһ белән ант итәм.
7. Вә нәфес белән һәм нәфесне үз файдасына яраклы иткән Аллаһ белән ант итәм.
8. Өйрәтте Аллаһ ул нәфескә явызлыкны һәм өйрәтте тәкъвалекне, яхшылыкны.
9. Тәхкыйк коткарды нәфесен гөнаһтан, аны пакьлаган кеше.
10. Тәхкыйк Аллаһуның нигъмәтләреннән мәхрүм булды, җаһиллек белән нәфесен гөнаһка чумырган кеше.
11. Сәмуд кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тотты, нәфесләренең чиктән чыгуы сәбәпле.
12. Дөяне үтерергә ашыктылар Сәмуд кавеменең явызлары.
13. Аларга Аллаһуның расүле Салих г-м: "Аллаһ дөясенә зарар тидерүдән һәм дөянең өлеше булган суны алудан сакланыгыз", – диде.
14. Алар исә Салихны ялганга тоттылар һәм дөяне бугазладылар, Раббылары аларны ґәзаб белән каплады, үзләренең гөнаһлары сәбәпле аларга ґәзабны һәммәсенә тигез бирде.
15. Аллаһ аларны ґәзаб кылганы өчен ахырда һичкемнән курыкмый. [92] ЛӘЕЛ (ТӨН) СҮРӘСЕ – 21 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Төн белән ант итәм, һәркайчан караңгылыгы белән капласа.
2. Вә көндез белән ант итәм, һәркайчан яктырса.
3. Вә ирне һәм хатынны халык кылган Аллаһ белән ант итәм.
4. Тәхкыйк сезнең эшләрегез вә гамәлләрегез, төрлечә-төрлечәдер.
5. Әмма бер кеше Аллаһ күрсәткән урыннарга садакалар бирсә һәм Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланса.
6. Һәм Аллаһуның берлеген, Исламның хаклыгын вә Коръәннең һәм пәйгамбәрнең хаклыгын тәсъдыйк кылса.
7. Аңа җиңеллек вә рәхәтлек урыны булган җәннәткә алып керүче гамәлләрне мүйәссәр кылырбыз.
8. Вә әмма бер кеше саранлык кылса, вә үзен Аллаһуга вә ахирәт нигъмәтләренә мохтаҗсыз санаса, кирәксенмәсә.
9. Вә Аллаһуның берлеген һәм Коръәннең вә пәйгамбәрнең хаклыгын инкяр кылса.
10. Бик тиз Без аңа авырлык вә ґәзаб урыны булган җәһәннәмгә алып керә торган бозык эшләрне, батыл гамәлләрне мүйәссәр кылырбыз.
11. Җәһәннәмгә егылып һәлак булганда аңа малы файда бирмәс.
12. Тәхкыйк Безгә туры юлны бәян кылмак тиешледер.
13. Әлбәттә, дөнья һәм ахирәт байлыгы фәкать Безнекедер. Шулай булгач, икесен дә Аллаһудан сорарга тиешле.
14. Ий кешеләр, Мин сезне куркыттым ялкынланган ут белән.
15. Ул утка кермәс мәгәр бәхетсез явыз кеше генә керер.
16. Ул явыз, Коръәнне вә пәйгамбәрне ялганга тотты һәм Аллаһуга итагать итүдән баш тартты.
17. Аллаһудан куркып гөнаһтан сакланучы тәкъва кеше, ул уттан ягада, читтә булыр.
18. Ул тәкъва кеше малын Аллаһ күрсәткән урыннарга бирер, гөнаһтан пакьләнмәк нияте белән.
19. Бит Аллаһ хозурыңда һичкемгә сәваб вә нигъмәт юк.
20. Мәгәр сәваб вә нигъмәтләр бирелер, ахирәт өчен кыла торган гамәлләрен фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә һәм Аллаһ кушканча гына кылган тәкъва кешегә.
21. Вә андый кеше тиздән Аллаһ биргән җәннәт нигъмәтләреннән разый булыр. [93] ЗУХА (ИРТӘН) СҮРӘСЕ – 11 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Төшкә хәтле булган вакыт белән ант" итәм.
2. Вә төн белән ант итәм, һәркайчан ул төн караңгылыгы белән һәрнәрсәне капласа.
3. Ий Мухәммәд г-м, Раббың сине ташламады һәм сиңа ачуланмады да. (Яһүдләр беркөнне Мухәммәд г-мнән Зүл карнәен вә асъхаб каһәф хәбәрен һәм рух рәвешене сорадылар. Мухәммәд г-м аларга: "Иртәгә җавап бирермен", диде, ләкин, Аллаһ теләсә димәде. Шуннан соң вәхий киселде, берничә вакытлар Җәбраил фәрештә иңмәде. Шул вакытта мөшрикләр: "Мухәммәдне Раббысы ташлады һәм аңа ачуланды", – диделәр. Бу сүрә шул хакта инде.)
4. Сиңа, әлбәттә, ахирәт дөньядан хәерлерәкдер. (Ягъни Аллаһ сине патша кылмады һәм сине миллиардер да кылмады, чөнки болар һәммәсе бетә торган нәрсәләр. Бәлки сиңа Раббың дәрәҗәсе мәңгегә кала торган пәйгамбәрлекне бирде.)
5. Вә тиздән сиңа Раббың өмет иткәнеңне һәм сораганыңны бирер дә, син Аның биргәненнән разый булырсың.
6. Әйә Раббың сине ятим хәлендә табып тәрбия урынын насыйп итмәдеме? (Атасы белән бертуган кардәше Әбү Талиб тәрбияләп үстерде.)
7. Дәхи Раббың сине пәйгамбәр булганчы хак диннән адашучы табып, аннары туры юлга күндерде түгелме?
8. Дәхи Раббың сине бик фәкыйрь табып, аннары сине бай кылды түгелме?
9. Башта үзең ятим булгач, ятимгә золым итмә, какма, сукма – бәлки хөрмәтлә.
10. Һәм синнән сораучыга каты мөгамәлә кылма, ни сораса да җавап бир һәм теләген үтә.
11. Һәм Раббыңның нигъмәте булган шәригать хөкемнәрен кешеләргә өйрәт һәм сөйләп төшендер! Чөнки шәригатьне белмәгән кешеләр Аллаһуның ґәзабына ашыгалар. Ә син аларны җәннәткә кызыктыр һәм чакыр! [94] ИНШИРАХ (АЧМАК) СҮРӘСЕ – 8 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Әйә Мухәммәд г-м синең күкрәгеңне ачмадыкмы һәм иман, хикмәт белән күңелеңне йомшак кылмадыкмы.
2. Вә синнән авыр йөкне төшердек түгелме.
3. Ул авырлык аркаларыңны авырттыра иде түгелме.
4. Һәм синең исемеңне кешеләр арасында мактаулы зекер белән дәрәҗәгә күтәрдек түгелме?
5. Дөреслектә файдалы булган җиңеллек авырлыктан соң
6. Дөреслектә авырлыктан соң гына файдалы җиңеллек табыла.
7. Бер хәерле эштән бушансаң, икенче хәерле эшне эшләргә тырыш.
8. Һәм Раббыңның рәхмәтенә кызык, Раббыңа таба ашык, һәм һәрвакыт Ул риза булачак хәерле эшләр белән мәшгуль бул! [95] ТИН (ИНҖИР) СҮРӘСЕ – 8 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Инҗир җимеше илә ант итәм вә зәйтүн агачы белән.
2. Вә мүбарәк Тур тавы белән ант итәм.
3. Вә ошбу иминлек шәһәре Мәккә белән ант итәм.
4. Тәхкыйк, Без адәм баласын күркәмрәк сурәттә халык кылдык. (халык кылу – бар итү мәгънәсендә)
5. Соңра ул итагатьсез кире кешене, ахирәттә түбәннәрнең түбәненә кайтардык, ягъни җәһәннәмгә. (Түбәннәрнең түбәненә кайтарылачак кешеләрне белергә һәм алар җөмләсеннән булудан сакланырга кирәк! Алар кәферләр, мөшрикләр, хаксыз золым итүче залимнәр, бозык вә пычрак эшне эшләүче фасыйклар, рыячылар, сихерчеләр, багучылар, бидеґәтчеләр, мал җыючы бик саран байлар, ышанып та дин тотмаучылар, тәкәбберләр, хәмер эчүчеләр, зина кылучылар, хаксыз кеше үтерүчеләр, гомумән Коръән белән гамәл кылмаучылар: куәтле вакытларында тәүбә итеп, Коръән белән гамәл кылып төзәлмәсәләр – һәммәсе болар җәһәннәмгә керәчәкләр.)
6. Мәгәр иман китереп Аллаһуга вә расүлгә итагать иткән, гөнаһлардан сакланып изге гамәлләр кылган кешеләрне генә түбәннәрнең түбәненә төшермибез, аларга һич киселми, кимеми торган мәңгегә җәннәт нигъмәтләредер.
7. Ий имансыз кире кеше, Коръәннең ачык вә көчле дәлилләре соңында сине нәрсә мәҗбүр итә ахирәттә булачак хисап вә ґәзаб көнен инкяр итәргә?
8. Әйә Аллаһ хөкем итүчеләрнең гадел хөкем итүчерәге түгелме? Барча кешене гаделлек белән хөкем итмәсме? [96] ГАЛӘК СҮРӘСЕ – 19 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Ий Мухәммәд г-м Коръәнне укы һәрнәрсәне халык кылучы Раббың исеме илә!
2. Ул халык кылды кешене оешкан каннан.
3. Укыгыл, синең Раббың – Аллаһ бик хөрмәтле вә юмарттыр.
4. Ул – Аллаһ каләм белән язуны өйрәтте.
5. Кешегә белмәгән нәрсәләрен өйрәтте.
6. Юк, Без кеше өчен никадәр мәрхәмәтле һәм юмарт булсак та, тәхкыйк кеше Без куйган чиктән үтәдер, аннары азып адашадыр.
7. Үзен Аллаһуга мохтаҗ түгел дип белеп. (Әлбәттә, кеше дөньяда һәм ахирәттә Аллаһуга мохтаҗ икәнен белсә, һич Аллаһуга каршылык кыла алмый. Фәкать Аллаһуга үзенең мохтаҗ икәнлеген белмәгән кеше Аллаһуга карышып Аңа дошман буладыр, аннары җәһәннәмгә китә.)
8. Тәхкыйк җәза өчен кыямәт көнне кубарылып кайту Раббыңадыр.
9. Әйә күрдеңме, берәүнең намаз укучыны намаздан тыюы тиешме, яхшы эшме?
10. Ул Аллаһ колы – Мухәммәд г-м үзенең, иң зур бурычын үтәү өчен намаз укыганда?
11. Әйә ул намаз укучы Аллаһ колын намаз укудан тыю дөресме, ул һәркемгә яхшылыкны гына теләүче һәм хак туры юлда булса да.
12. Әйә ул Аллаһ колын намаз укудан тыю дөрес булырмы, ул кешеләрне Аллаһудан куркырга һәм гөнаһлардан сакланып изге гамәлләр кылырга өндәсә дә? (Әбү Җәһел бервакытны, әгәр Мухәммәднең сәҗдә кылганын күрсәм, әлбәттә, башын кисәчәкмен, дип вәгъдә кылды, һәм Мухәммәднең сәҗдә кылганын күргәч, теләген үтәргә ашыгып килде ләкин барып җитмичә, барча» әгъзалары калтыраган хәлдә кире китте. Иптәшләре: сиңа ни булды, дип сорадылар, ул: минем белән Мухәммәд арасында уттан дивар килеп чыкты аз гына янмыйча калдым, диде.)
13. Әйә ул намаздан тыючы кәфер, үзе Аллаһ китабы Коръәнне ялган дисә дә һәм Раббысына итагать итүдән вә Аңа гыйбадәт кылудан баш тартса да, намаздан тыямы, намаздан тыярга үзен хаклы саныймы?
14. Әйә намаздан тыючы ул кәфер белмиме Аллаһуның һәркемне күргәнен?
15. Юк, алай кирәкмәс, намаздан тыю ни кабахәт эшдер, әгәр ул бу эшеннән туктамаса, әлбәттә, маңгай чәченнән тотып җәһәннәмгә өстерәрбез.
16. Һәр эшне хата, ялганчы һәм зур гөнаһ кылучының маңгай чәченнән өстерәрбез. (Ул кәфер минем дусларым күп, дип мактанды.)
17. Ул намаздан тыючы кәфер, чакырсын үзенең ярдәмчеләрен!
18. Без тиздән ґәзаб фәрештәләрен чакырырбыз, аларны җәһәннәмгә өстерәрбез.
19. Юк, кирәкмәс, намаздан тыю бик яман кабахәт эштер, аңа итагать итмә сүзенә колак салма, сәҗдә кыл, намаз укы һәм Аллаһуга ятсын булуны кәсеп ит! (Беренче иңгән бу сүрәдә үк Аллаһ намаз укырга әмер бирде. Чөнки намаздан башка иман да, дин дә юк. Намаз – диннең йөрәге һәм башыдыр.) [97] КАДЕР (КАДЕР КИЧ) СҮРӘСЕ – 5 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Тәхкыйк Без Коръәнне иңдердек кадер кичендә.
2. Сиңа кадер кичнең Шәрафәтен вә аның хикмәтен нәрсә белдерде?
3. Кадер киче, мең айдан да хәерлерәк сәвабы, мең ай кылган гыйбадәттән артыгырактыр.
4. Кадер кичендә Җәбраил һәм башка фәрештәләр иңәрләр Раббыларының теләге илә һәр кешегә билгеләнгән бер еллык тәкъдир белән.
5. Кадер кичендә намаз, Коръән укып рузә тоткан мөэминнәргә фәрештәләр Аллаһудан сәлам укырлар. Кадер киченең дәвамы кояш баеганнан башлап таң атканга чаклыдыр. (Коръән рамадан аенда кадер кичендә бердән дөнья күгенә Җәбраил фәрештәгә иңдерелде. Аннары Җәбраил г-м кирәк саен аять-аять пәйгамбәргә китереп торды.) [98] БӘЙИНӘ (АҢЛАТМА) – СҮРӘСЕ 8 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Китаби кәферләр һәм китапсыз мөшрикләр, көферлекләреннән аерылмадылар, хәтта хакның хаклыгын вә батылның батыллыгын ачык аңлатучы вә хакны батылдан ачык аеручы Коръән килгәнгә чаклы.
2. Ул аңлатма Аллаһудан килгән рәсүлнең Коръән аятьләрен укымаклыгыдыр, ул аятьләр батылдан (ялганнан) ґәзабтан пак булган һәм сәхифәләрдә язылган Коръән.
3. Ул сәхифәләрдә һич үзгәрми торган хөкмий аятьләр бардыр. Алар хакны сөйләүче һәм үзгәрүдән пак (Коръән иңгәч кәферләр һәм мөшрикләр, Коръәнне кабул итеп мөселман булдылар. Хәзер дә ул эш дөньяда дәвам итә).
4. Ул китабий кәферләр, бер-берсеннән аерылмадылар төрле мәзһәбләргә бүленмәделәр мәгәр үзләренә пәйгамбәр килеп хак динне өйрәтеп бер генә юлны ачык күрсәткәннән соң аерылдылар.
5. Китаплары белән гамәл кылмыйча кәфер булган яһүдләр һәм насаралар, Аллаһ тарафыннан боерылдылар, Аллаһ ризалыгы өчен генә Ислам динен тотарга, Аллаһуга гына гыйбадәт кылырга һәм Аңа итагать итәргә, дәхи намаз укырга, зәкят бирергә, дөреслектә хаклыкта таза торганнарның хак дине әнә шулдыр.
6. Китапка ышанып та кәфер булган кешеләр һәм китапка ышанмаучы кәферләр алар җәһәннәм утында мәңге калучылардыр. Алар мәхлукатнең иң явызырагыдыр.
7. Тәхкыйк иман китереп изге гамәлләр кылган хак мөэминнәр, мәхлукларның яхшыларыдыр.
8. Раббылары хозурында аларның җәзасы Ґәден исемендәге җәннәтләредер, ул җәннәтләрнең асларыннан елгалар агадыр, алар анда мәңге калырлар. Аллаһ алардан разый булды, һәм алар да Аллаһудан разый булдылар. Бу дәрәҗәләр Раббыларыннан курыккан хак мөэминнәргәдер. [99] ЗҮЛЛЗИЛӘТ (ҖИР СЕЛКЕНМӘК) СҮРӘСЕ – 8 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Әгәр җир үзенең селкенүе илә селкендерелсә.
2. Вә җир үзенең эчендәге үлекләрне, йөкләрне, хәзинәләрне чыгарса.
3. Һәм кеше әйтсә: "Ни булды бу җиргә", – дип.
4. Шул көндә җир үзенең өстендә эшләнгән эшләрдән хәбәр бирер.
5. Тәхкыйк җирнең сөйләмәге Раббыңның аңа сөйлә, дип әйтүе беләндер.
6. Ул көндә кешеләр каберләреннән кубарылып хисап җиренә гамәлләренә күрә төрле фиркаләргә бүленеп барырлар, дөньяда кылган гамәлләренең җәзасын күрмәк өчен.
7. Берәү тузан бөртеге хәтле генә яхшылык кылган булса, аның җәзасын күрер.
8. Вә берәү тузан бөртеге хәтле гөнаһ эшләсә, аның җәзасын күрер. [100] ГАДИЯТ СҮРӘСЕ – 11 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Аллаһ юлында сугыш өчен сулуларын тавышландырып чабкучы атлар илә ант итәм.
2. Дагалары белән таштан ут чыгарып чабкучы атлар илә ант итәм.
3. Таң вакытында Аллаһ юлында сугыш өчен ашыгып чабкучы атлар белән ант итәм.
4. Ул атлар каты чабулары белән тузан күтәрерләр.
5. Вә бу атлы гаскәр Исламга һәм мөселманнарга зарар итүче кәфер кавеме арасына таң вакытында барып керделәр, аларны туздырмак өчен.
6. Тәхкыйк кеше үзенең Раббысына вә Аның нигъмәтләренә көфран нигъмәт кылучыдыр, ягъни иман китермичә, Ислам динен кабул итмичә, үзен-үзе һәлак итүчедер.
7. Тәхкыйк имансыз кеше үзенең имансызлыгына Аллаһуга каршы кылган эшләре белән гуаһдыр.
8. Вә тәхкыйк Аллаһудан курыкмаган кеше малны артык сөйгәнлеге өчен малга бик каты сарандыр.
9. Әйә адәм баласы белмиме белерлек, гакылы бар түгелме – кабердәге үлекләр терелеп чыкканда һәм,
10. күкрәктәге игътикад, уй-фикерләр ачылганда.
11. Ул көндә Раббылары аларның кылган эшләреннән хәбәрдар икәнен? [101] КАРИГА СҮРӘСЕ – 11 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Катылыгы вә куркынычы белән җирне вә күкләрне кагучы кыямәт көне!
2. Никадәр каты куркынычлыдыр ул кыямәт көне!
3. Ул кыямәт көненең катылыгы вә куркынычы ни дәрәҗәдә икәнлеген сиңа кем белдерде?
4. Ул көндә кешеләр каты куркуларыннан тузылган чикерткәләр кеби тузылып таралып китәләр, һәм бер берсен күрмәсләр.
5. Вә таулар буялган вә тетелгән йон кеби булырлар.
6. Берәүнең ягъни мөселманның үлчәүдә гөнаһына караганда сәвабы авырырак күберәк булса.
7. Ул мөселман җәннәттә үзе разый булган рәхәт тормыштадыр.
8. Вә бер мөселманның үлчәүдә сәвабына караганда гөнаһы авыр килсә ягъни яхшылыгына караганда яманлыгы күбрәк булса.
9. Аның анасы – мәрхәмәтсез булган Һавийә исемле җәһәннәм аңа урын булыр.
10. Ул һавийәнең нәрсә икәнен сиңа нәрсә белдерде?
11. Ул һавийә кыздырылган утдыр. [102] ТӘКӘСҮР СҮРӘСЕ – 8 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Сезне ахирәт өчен кирәк булган гамәлләрдән гафил кылды, алдады, мәхрүм итте, дөнья малын күбәйтү белән мактанышуларыгыз.
2. Хәттә үлеп кабергә кергәнегезгә хәтле алдануыгызны, дәвам иттердегез.
3. Юк, алданмагыз, әле дөньяга алданып тыныч кына яшәсәгез дә, тиздән белерсез алданганыгызны!
4. Янә әйтәмен, әле тыныч кына йөрсәгез дә мәңгегә алданганыгызны тиздән белерсез!
5. Юк алданмагыз, әгәр дөньяга алданып ахирәттән мәхрүм калуның иң зур алдану икәнен чын белү белән белсәгез, әлбәттә, дөньяга һич тә алданмаган булыр идегез.
6. Сез, әлбәттә, җәһәннәмне күрерсез.
7. Соңрак аны якыннан ачык күрерсез.
8. Соңра сезне ахирәт гамәленнән мәхрүм иткән дөнья нигъмәтләреннән соралырсыз. Бит Аллаһ сезгә гакыл фикерне һәм күз, колак, телне һәм аяк-кулны дөньяда яшәр өчен генә түгел, бәлки ахирәткә хәзерләнер өчен биргән иде, шулай ук дөнья байлыгын да ахирәткә хәзерләнү өчен кулланырга биргән иде. [103] ГАСЫР СҮРӘСЕ – 3 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Замана, дәвер, кич, икенде намазы, гасыр белән ант итеп әйтәмен ки.
2. Дөреслектә адәм баласы хәсрәттәдер, кадерле гомерен дөнья өчен генә әрәм итеп зур зарарлануда, кимчелектәдер.
3. Мәгәр Коръән өйрәткәнчә дөрес юл белән чын иман китереп Ислам динен кабул иткән, һәрвакыт изге гамәлләр кылган, Коръән дәлилләре белән, хактан һич тә аерылмаска бер-берсен өндәшкән, һәм тормыш вә дин мәшәкатьләренә, килгән төрле авырлыкларга, бәла-казаларга сабыр итәргә чыдамлы булырга бер-берсен өндәшкән хак мөэминнәр генә зарарлануда, кимчелектә, хәсрәттә булмаслар. [104] ҺҮМӘЗӘ (СҮЗ ЙӨРТҮЧЕ) СҮРӘСЕ – 9 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Үкенеч вә һәлакәтлектер һәрбер сүз йөртүче гайбәтчегә.
2. Ул гайбәтче нинди юл белән булса да мал җыйды вә ул малны тиешле урынына бирмичә, саранлык белән яшереп саклады.
3. Тәхкыйк ул гайбәтче саран, малы аны дөньяда мәңге калдырыр дип уйлыйдыр.
4. Юк, үз башыңа бәла булган малына таянмасын, ул әлбәттә, җәһәннәм утына ыргытылыр.
5. Сиңа ул хөтамәне нәрсә белдерде?
6. Ул Аллаһуның кыздырылган утыдыр.
7. Ул ут йөрәккә төшәр, эчке әгъзаларны да көйдерер.
8. Тәхкыйк, ул ут аларга ишекләре бикләнеп мәхкәм (нык) кылынгандыр.
9. Уттан булган озын баганалар белән. [105] ФИЛ СҮРӘСЕ – 5 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Әй, Мухәммәд г-м күрмәдеңме, синең Раббың фил ияләреңә нинди җәза биргәнен? (Мухәммәд г-м туган елны Йәмән вәлисе Әбрәһә, хаҗ кылуны Мәккәдән туктатып үзенең шәһәренә күчерү өчен Кәгъбәтүлланы җимереп юк итәм, дип филле ґәскәр белән Мәккәгә килде. Ләкин теләгенә ирешә алмады, Аллаһ аларның өсләренә таш яудырып һәлак итте).
2. Әйә Раббың аларның мәкерләрен батыл кылып, тырышуларын бушка чыгарды түгелме?
3. Вә һәлак итмәк өчен алар өстенә төркем-төркем кошлар җибәрде.
4. Кошлар аларны коелган таш белән атарлар.
5. Аларны тапталган, чәйнәлгән салам кеби кылды. [106] КУРАЕШ СҮРӘСЕ – 4 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Кураеш кабиләсенең өлфәтләнүенә ґәҗәбләнегез.
2. Аларның җәй һәм кыш көннәрендә сәүдә белән сәфәрдә йөрүләрендә өлфәтләнүләренә ґәҗәбләнегез! (Кураеш җәй бер мәртәбә, кыш бер мәртәбә Шамга йә Йәмәнгә сәфәр итәләр иде, сәфәрләре Аллаһ ярдәме илә уңышлы булып Мәккә халкын ризык белән тәэмин итеп торалар иде).
3. Алар иман китереп ошбу Кәгъбәнең Раббысы булган Аллаһга гыйбадәт кылсыннар һәм Аның биргән нигъмәтләренә шөкер итсеннәр.
4. Ул – Аллаһ аларны ачлыктан коткарып тук кылды, һәм аларны һәртөрле куркынычлардан имин кылды. [107] МАГУН СҮРӘСЕ – 7 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Әйә син хисаб вә җәза көнен, кыямәтне ялганга тоткан кешене күрдеңме?
2. Ул ялганчы ятимне кагар, аңа золым итәр.
3. Үзене һәм башкаларны кызыктырмас фәкыйрьләргә аш вә садака бирергә.
4. Ни үкенеч вә һәлакәтлек ихлассыз намаз укучыларга.
5. Алар намазларыннан гафилләр, вакытында укымаслар һәм намазның рүкеннәрен хөрмәт кылмаслар, намазларының вакытыннан кичегүенә кайгырмаслар.
6. Әле алар укыган намазларын да рия белән укырлар, ягъни кеше күргәндә укый, кеше күрмәгәндә укымый.
7. Ул рияче тиешле садакаларны бирмәс һәм тормыш әйберләрен вакытлыча биреп тормас. [108] КӘҮСӘР СҮРӘСЕ – 3 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Ий Мухәммәд г-м, тәхкыйк, Без сиңа күп хәерле нәрсәләр бирдек. Ягъни пәйгамбәрлек дәрәҗәсен, зур белем, күркәм холык һәм ахирәттә кәүсәр елгасын бирдек, ул елга сиңа һәм өммәтеңә хасдыр.
2. Раббың ризалыгы өчен намаз укыгыл һәм ятимнәрне вә фәкыйрьләрне ашатыр өчен корбан чал!
3. Тәхкыйк, сине әбетәр дип кимсетүче дошманың үзе әбетәрдер – нәселе бетүчедер. (Мухәммәд г-мнең ир балалары үлеп бетүләре сәбәпле мөшрикләр, Мухәммәднең ир балалары калмый, нәселе бетә, койрыксыз дип көлгәннәр. Бу сүрә шул хакта инде. Мухәммәд г-мнең нәселе дә һәм өммәте дә бетмәде). [109] КӘФИРУН (КӘФЕРЛӘР) СҮРӘСЕ – 6 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим. Бервакыт мөшрикләр пәйгамбәр алдына килеп: "Ий Мухәммәд син безнең сынымнарыбызга бераз вакыт гыйбадәт кыл, без дә сннең Раббыңа бераз вакыт гыйбадәт кылырбыз. Әгәр синең динең яхшы булып чыкса, без сиңа иярербез, әгәр безнең динебез яхшы булып чыкса, син безгә иярерсең", – диделәр. Бу сүрә шул хакта иңде.
1. Ий Мухәммәд г-м әйт: "Ий сез кәферләр, иман китермәгән кешеләр!
2. Сез гыйбадәт кыла торган сынымнарга мин гыйбадәт кылмыймын.
3. Һәм сез дә мин гыйбадәт кыла торган Аллаһуга гыйбадәт кылмыйсыз.
4. Вә мин сезнең гыйбадәт кыла торган сынымнарыгызга гыйбадәт кылучы түгелмен.
5. Вә сез мин гыйбадәт кыла торган Аллаһуга гыйбадәт кылучы түгелсез.
6. Сезнең батыл ялган динегез үзегезгә булсын, вә минем хак динем үзебезгә булсын! [110] НАСЫР (ЯРДӘМ СҮРӘСЕ) – 3 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Әгәр Ислам диненә вә мөселманнарга Аллаһудан ярдәм килсә вә шәһәрләр хосусан Мәккә шәһәре кебек мөселманнар кулына үтсә,
2. шул вакытта күрерсең кешеләрне, төркем-төркем булып Аллаһ дине Исламга керерләр.
3. Раббың булган Аллаһуны һәр кимчелектән пакь дип белеп һәм мактап тәсбих әйт, намаз укы һәм Аңардан ярлыкауны телә, сора! Дөреслектә Ул тәүбәне кабул итеп гөнаһларны гафу кылучыдыр. [111] МӘСӘД (БАУ) СҮРӘСЕ – 5 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Әбү Ләһәбнең ике кулы корысын һәм һәлак булсын! Һәм һәлак тә булды! (Әбү Ләһәбнең исеме Габдул Ґәзи булып Габдул Мутталлибнең угълы, вә Мухәммәд г-мнең атасы белән бертуган кардәшедер. Мухәммәд г-мнең иң зур дошманы иде, үзе һәм хатыны һәрвакыт пәйгамбәргә һәм мөселманнарга зарар тидерергә тырыштылар).
2. Аңа ґәзабтан котылырга малы һәм кәсеп иткән нәрсәләре һич файда бирмәде.
3. Тиздән ул Әбү Ләһәб ялкынлы утка кереп янар.
4. Дәхи хатыны да утка керер утын күтәргән хәлдә.
5. Ул хатынның муенында хөрмә мунчаласыннан булган бау бардыр. [112] ИХЛАС СҮРӘСЕ – 4 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Әйт: әй Мухәммәд: "Ул – Аллаһ һич, тиңдәше вә охшашы булмаган ялгыз бер генә Аллаһудыр.
2. Һичнәрсәгә, һичбер мәхлукка ихтыяҗы юк бәлки һәр мәхлукның хаҗәтен үтәүче Аллаһудыр.
3. Ул һичкемне тудырмады һәм һичкемнән тудырылмады.
4. Вә һичкем Аңа тиң булмады. (Мөшрикләргә ошбу сүрәне укып төшендерергә кирәк!) [113] ФӘЛӘКЪ (ТАҢ) СҮРӘСЕ – 5 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Әйт, әй Мухәммәд, "Мин сыенамын таңның Раббысы Аллаһу тагаләгә күренеп вә күренмичә килә торган һәртөрле зарарлардан.
2. Бар кылынган, яратылган һәр мәхлукның нинди булса да зарарыннан.
3. Вә караңгы төннең зарарыннан сыгынамын, һәркайчан караңгылыгы белән җир өстен капласа.
4. Дәхи сихыр – ырым төеннәренә төкерүче өрүче сихерче хатыннар явызлыгыннан, зарарыннан сыгынамын.
5. Һәм көнче дошманның авызлыкларыннан, зарарларыннан сыенамын, һәркайчан ул көнчелек ачуы белән зарар тидерергә теләсә. [114] НӘС (КЕШЕЛӘР) СҮРӘСЕ – 6 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Әйт: "Кешеләрнең Раббысы булган Аллаһуга сыгынамын.
2. Кешеләрнең патшасы булган Аллаһуга сыгынамын.
3. Кешеләрнең гыйбадәт кыла торган Илаһәсе булган Аллаһуга сыгынамын.
4. Чигенә-чигенә сәваблы эштән тыеп, гөнаһлы эшкә өндәп вәсвәсә кылучы ханнәснең зарарыннан.
5. Ул ханнәс кешеләрнең күңеленә явызлыкны саладыр.
6. Ул ханнәс җеннәрдән дә һәм кешеләрдән дә бардыр: (Ягъни җеннәрнең һәм адәмнәрнең яманлыкларыннан явызлыкларыннан сыенамын. Зарар теләүчеләрнең зарарыннан һәрвакыт Аллаһуга сыенып йөрү – һәр мөселманга ляземдер.)

- Parts
- Коръән Тәфсире - 01
- Коръән Тәфсире - 02
- Коръән Тәфсире - 03
- Коръән Тәфсире - 04
- Коръән Тәфсире - 05
- Коръән Тәфсире - 06
- Коръән Тәфсире - 07
- Коръән Тәфсире - 08
- Коръән Тәфсире - 09
- Коръән Тәфсире - 10
- Коръән Тәфсире - 11
- Коръән Тәфсире - 12
- Коръән Тәфсире - 13
- Коръән Тәфсире - 14
- Коръән Тәфсире - 15
- Коръән Тәфсире - 16
- Коръән Тәфсире - 17
- Коръән Тәфсире - 18
- Коръән Тәфсире - 19
- Коръән Тәфсире - 20
- Коръән Тәфсире - 21
- Коръән Тәфсире - 22
- Коръән Тәфсире - 23
- Коръән Тәфсире - 24
- Коръән Тәфсире - 25
- Коръән Тәфсире - 26
- Коръән Тәфсире - 27
- Коръән Тәфсире - 28
- Коръән Тәфсире - 29
- Коръән Тәфсире - 30
- Коръән Тәфсире - 31
- Коръән Тәфсире - 32
- Коръән Тәфсире - 33
- Коръән Тәфсире - 34
- Коръән Тәфсире - 35
- Коръән Тәфсире - 36
- Коръән Тәфсире - 37
- Коръән Тәфсире - 38
- Коръән Тәфсире - 39
- Коръән Тәфсире - 40
- Коръән Тәфсире - 41
- Коръән Тәфсире - 42