Коръән Тәфсире - 39

17. Аллаһуга бурычка кергән кеби, гөнаһлардан Аллаһ ризалыгы өчен сакланыгыз һәм сәваблы эшләрне Аллаһ ризалыгы өчен генә кылсагыз, Аллаһ әҗерләрен ике өлеш арттырып бирер һәм сезне ярлыкар. Аллаһ яхшылыкка яхшылык бирүче вә юаш.
18. Яшерен эшләрне вә әшкәрә булган эшләрне белүчедер, куәтле, һәр эштә өстен вә хөкем итүчедер. [65] ТАЛАК СҮРӘСЕ – 12 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Ий пәйгамбәр һәм аның өммәте, әгәр хатыннарыгызны талак кылыр булсагыз, күремнәре беткәч, пакь хәлләрендә якынлык кылмыйча талак кылыгыз вә күрем көннәрен һәм талак гыйддәтен атагыз, талак гыйддәте пакь вакытларында талак ителеп өч күремне уздырып пакьләнгән вакытларына чаклыдыр. Күрем күргән вакытларында һәм балага йөкле булсалар, талак кылу дөрес булмыйдыр. Раббыгыз булган Аллаһудан куркыгыз, Аның хөкемнәрен бозмагыз! Талак кылгач хатыныгызны торган өйләреннән чыгармагыз, өч күремне уздырып пакьләнгәннәренә чаклы вә ул хатыннар үз ихтыярлары илә дә чыкмасыннар, мәгәр ачык бозык эшне кылсалар, урлау вә зина кылу кеби эшләрне кылсалар – ул вакытта өйләреннән чыгарырбыз! Бу хөкемнәр Аллаһуның чикләредер. Берәү Аллаһуның чигеннән чыгып эш кылса, тәхкыйк ул үзенә золым кылды. Ий талак кылучы ир, белмәссең, шаять Аллаһ талактан соң синең файдаңа эш кылыр, ягъни арагызга мәхәббәт салыр да яңадан тора башларсыз. "Талак кылганнан соң теләгегез булса яңадан кушылып торырга шәригатьтә юл булганы өчен, талак кылган хатыннарыгызны гыйддәтләре үтмичә өегездән чыгармагыз, һәм бердән өч талак белән талак кылмагыз!"
2. Әгәр талак кылган хатыннарыгызның гыйддәтләре тулса, яңадан кушылып торырга теләсәгез яхшылык белән торыгыз, әгәр торырга теләмәсәгез яхшылык белән аерыгыз мәһәрләрен һәм башка тиешле әйберләрен биреп, вә үзегезнең арагыздан ике гадел мөселман кеше, хатыныгызны талак кылуыгызга яки яңадан кушылып торуыгызга гуаһ булсыннар! Ий гуаһ булган кешеләр, гуаһлык эшегезне дөреслек белән Аллаһ ризалыгы өчен үтәгез! Бу хөкемнәр сезгәдер, ул хөкемнәр Аллаһуга вә кыямәт көненә иман китергән кешеләр Аллаһ тарафыннан вәгазь кылыналар. Берәү Аллаһуга гөнаһлы булудан сакланса, ул кешегә Аллаһ дөньяда һәм ахирәттә хәсрәтле булудан котылу юлын ачар.
3. Дәхи ул кешене Аллаһ уйламаган җирдән ризыкландырыр. Бер кеше үзен вә барча эшен Аллаһуга тапшырса, аның хаҗәтләрен үтәргә Аллаһ җитәдер. Тәхкыйк Аллаһ Үзенең эшләрен җиренә җиткерүче, әлбәттә, Аллаһ һәрнәрсәгә чик үлчәү куйды.
4. Хатыннарыгыздан картлык сәбәпле күремнән туктаган хатыннар һәм күрем күрми торган бик яшь хатыннар талак ителсәләр, гыйддәтләре хакында шикләнсәгез, аларның гыйддәтләре өч айдыр, вә йөкле хатыннарның гыйддәтләре балаларын тудырганчыдыр. Вә берәү Аллаһудан курыкса, хатын корсагындагы баласын яшермәсә, Аллаһ аның һәр эшендә җиңеллек бирер.
5. Болар Аллаһуның хөкемнәредер, аларны сезнең өчен иңдерде. Берәү Аллаһудан курыкса, Аның хөкемнәрен бозудан сакланса, ул кешенең гөнаһларын каплар һәм әҗерен олугъ кылыр.
6. Ул талак кылган хатыннарыгызны үзегез торган өйләрегезнең берендә тотыгыз вә көчегез җиткәнчә тәрбияләгез, вә аларга зарар тидермәгез өйдән чыгып китәргә мәҗбүр итәр өчен. Әгәр ул талак ителгән хатыннар йөкле булсалар, аларны ашатыгыз, киендерегез, балаларын тудырганнарына чаклы. Әгәр тудырган балаларын сезнең өчен имезсәләр, имезгәннәре өчен хакын түләгез, вә үзара шәригатькә муафыйк киңәшләрне кабул итегез. Әгәр ир баласын имезгән өчен талак кылган хатынына хакын түләргә авырсынса яки хатын баласын имезергә авырсынса, ул вакытта баланы икенче бер ят хатын имезер.
7. Иркен тормышлы бай кеше талак кылган хатынына яки бала имезүчегә иркенрәк итеп бирсен үзенең байлыгыннан, әмма түбән тормышлы ярлы булса, Аллаһ биргәннән көче җиткән хәтле бирсен. Бит Аллаһ һичкемне бирергә көчләми, мәгәр Үзе биргән хәтле генә көчләр. Ярлы вә авыр тормыштан соң Аллаһ тиздән дөньяда яки ахирәттә тормышны бай иркен кылыр.
8. Күпме шәһәр кешеләре Раббыларының әмереннән вә рәсүлләрнең әмереннән баш тарттылар, Без аларны хисаб кылдык каты хисаб белән, вә аларны ґәзаб кылдык куркынычлы ут ґәзабы белән.
9. Алар татыдылар Аллаһуга каршы булган эшләренең имгәген, вә аларның эшләренең ахыры ґәзаб, хәсрәт булды.
10. Аллаһ аларга каты ґәзаб хәзерләде. Аллаһудан куркыгыз, гөнаһлардан сакланыгыз, ий гакыл ияләре! Иман китергән кешеләр, тәхкыйк Аллаһ сезгә иңдерде сезне уятучы вә туры юлны күрсәтүче Коръәнне.
11. Сезне һидәяткә чакыручы расүлне күндерде, ул расүл сезгә укыйдыр Аллаһуның ачык бәян ителгән аятьләрен, Коръәнгә ышанып аның юлы белән изге гамәлләр кылган кешеләрне динсезлек җәһаләт караңгылыгыннан иман вә мәгърифәт яктылыгына чыгармак өчен. Берәү Аллаһуга иман китереп яхшы эшләр эшләсә, изге гамәлләр кылса, Аллаһ ул кешене асларыннан елгалар ага торган җәннәтләргә кертер, алар анда мәңге калырлар. Тәхкыйк Аллаһ җәннәт әһелләренә ризыкны күркәм кылды.
12. Ул – Аллаһ күкне җиде кат итеп халык кылды һәм җирне дә күк кеби җиде кат итеп халык кылды. Аллаһ хөкеме җир илә күк арасында йөрер, тәхкыйк Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җиткәнлеген кешеләр белсеннәр өчен һәм сезнең белүегегез өчен вә тәхкыйк Аллаһуның һәрнәрсәне белем белән әйләндереп алганлыгын белүегегез өчен. [66] ТӘХРИМ (ТЫЮ) СҮРӘСЕ – 12 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Ий пәйгамбәр ни өчен Аллаһ сиңа хәләл кылган нәрсәне үзеңә хәрам кыласың хатыннарыңның ризасын эстәп? Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимледер. (Мухәммәд г-мнең хатыннарыннан Хәфсә үзенең нәүбәте көнне Мухәммәд г-мнән рөхсәт алып, ата-аналарының хәлен белергә китте. Бу көнне Мухәммәд г-м җариясе Мэрияне чакырып аның белән бергә булды. Хәфсә кайткач бу хәлне белеп, мине шул хәйлә өчен җибәргәнсең икән, дип елады. Мухәммәд г-м Хәфсәнең күңелен табу өчен: "Мин Мэрияне үземә хәрам кылдым, ләкин моны хатыннарымнан һичкемгә сөйләмә", – диде. Соңра Хәфсә шатлыгыннан бу эшне Гаишәгә сөйләде, Гаишә расүл хозурына килде, Мухәммәд г-м Гаишәгә дә: "Мин Мэрияне үземә хәрам кылдым", – диде. Шул хакта аятьләр инде.)
2. Тәхкыйк Аллаһ сезгә өйрәтте кәффарәт түләп антыгыздан чыгуны. Чөнки Мухәммәд г-м Мәрияне үземә хәрам кылдым дип ант итеп әйткән иде. Аллаһ сезнең ярдәмчегездер вә Ул һәрнәрсәне белүче һәм гадел хөкем итүчедер.
3. Расүл г-м бәгъзе хатыннарына яшерен сер итеп әйтте, ягъни Хәфсәгә Мэрияне үзенә хәрам кылганлыгын һәм үзеннән соң Әбү Бәкер халифә булачагын, аннан соң Ґүмәр халифә булачагын сөйләде, һәм бу сүзне һичкемгә сөйләмә, диде. Әмма Хәфсә Мэрия хакындагы серне һәм Әбү Бәкер хакындагы серне Гаишәгә сөйләде. Хәфсә бу серләрне Гаишәгә белдергәч, Аллаһ Хәфсәнең бу серләрне Гаишәгә белдергәнен Мухәммәд г-мгә белдерде, Мухәммәд, г-м Хәфсәнең бу серләрне Гаишәгә сөйләгәнлеген бәгъзесен үзенә әйтте, бәгъзесен әйтмәде. Ягъни ий Хәфсә! Мәрияне үземә хәрам кылганлыгымны ни өчен Гаишәгә сөйләдең, диде, әмма Әбү Бәкер Ґүмәр хакындагы серне кузгатмады, нигә сөйләдең димәде. Мухәммәд г-м Хәфсәгә бу серләрне ник сөйләдең дигәч, Хәфсә: "Минем бу серләрне Гаишәгә сөйләгәнлегемне сиңа кем белдерде", – диде. Мухәммәд г-м, һәрнәрсәне белүче вә һәрнәрсәдән хәбәрдар булган Аллаһ белдерде диде.
4. Ий Хәфсә илә Гаишә, әгәр Аллаһуга тәүбә итсәгез, әлбәттә, тәүбә итәрлек эшегез булды, сезнең күңелегез үзегезгә ваҗеб булган эштән авышты. Әгәр сез расүл зарарына ярдәмләшсәгез, тәхкыйк Аллаһ ул расүл г-мнең хуҗасы вә ярдәмчеседер, вә Җәбраил фәрештә аның ярдәмчеседер, вә мөэминнәрнең яхшылары аның ярдәмчеләредер һәм болардан башка фәрештәләр аңа ярдәмчеләрдер.
5. Әгәр расүл г-м сезне талак кылса, Раббысының аңа яхшырак хатыннарга алыштырмаклыгы өметледер, алар: чын мөслимәләр вә Аллаһуга, Аның һәр сүзенә ышанучы хак мөэминәләр, Аллаһуга вә расүлгә чын итагать итүчеләр, вә гөнаһтан тәүбә итүчеләр, вә Аллаһуга гына гыйбадәт кылучылар, вә рузә тотучылар вә расүлгә итагать өчен һиҗерәт итүчеләр шул сыйфатта булган хатыннар ирдә булган тол хатыннардыр һәм ирдә булмаган кызлардыр. Аллаһ теләсә сезне әнә шундый хатыннарга алыштырыр, димәк.
6. Ий мөэминнәр үзегезне һәм өй җәмәгатегезне җәһәннәм утыннан саклагыз, ягъни үзегез шәригать хөкемнәрен дөрес үтәп җәмәгатьләрегезгә шәригать хөкемнәрен дөрес өйрәтегез, ул утның утыны – кешеләр һәм ташлардыр. Ул җәһәннәмгә билгеләнгән ґәзаб фәрештәләре бар, алар җәһәннәм әһеленә каты сүзле, каты куллы ґәзаб кылуда бик куәтлеләрдер, алар үзләренә булган боерыкларда Аллаһуга һич хилафлык кылмаслар, Аллаһудан нинди боерык булса – шуны эшләрләр.
7. Ий Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләр, бүген инде гозер күрсәтмәгез ґәзабтан котылырга сезгә гозер юк, сез фәкать имансыз, динсез булуыгызның тиешле җәзасын аласыз.
8. Ий мөэминнәр, Аллаһуга тәүбә итегез чын ихлас тәүбә белән, ягъни кылган гөнаһларның һәммәсе өчен үкенеп Аллаһудан гафу сорау белән, Коръән күрсәткән юлга кереп динне ныклап тоту белән һәм тәүбәне һичкайчан бозмау белән тәүбә итегез! Чын тәүбә белән тәүбә итсәгез, Раббыгызның сездән яманлыкларыгызны капламаклыгы һәм асларыннан елгалар ага торган җәннәтләргә кертмәклеге өметледер, шул көндә Аллаһ пәйгамбәрне вә иман китереп пәйгамбәр белән бергә булганнарны рисвай кылмас, аларның нурлары алларыннан вә уңнарыннан йөрер. Алар әйтерләр: "Ий Раббыбыз, безгә нурыбызны тутырып бир һәм гөнаһларыбызны ярлыкагыл, тәхкыйк Син һәрнәрсәгә кадирсең!"
9. Ий пәйгамбәр! Кәферләр вә монафикълар белән сугыш кыл, вә аларга катылык күрсәт! Аларның тора торган урыннары җәһәннәмдер, ул җәһәннәм ни яман урындыр.
10. Аллаһ мисал итеп зекер итте хакны инкяр итүче кәферләргә Нух пәйгамбәрнең хатынын вә Лут пәйгамбәрнең хатынын. Бу ике хатын Безнең ике изге колларыбызның кул астында иделәр, бу ике хатын үзләренең ирләре булган пәйгамбәрләргә хыянәт иттеләр, ирләренә зарар итәргә теләделәр. Бу ике хатыннан ирләре булган бу ике пәйгамбәр Аллаһ ґәзабыннан һичнәрсәне җибәрә алмадылар, ягъни пәйгамбәр булсалар да, хыянәтче хатыннарын Аллаһ ґәзабыннан коткара алмадылар. Вә аларга утка керүчеләр белән бергә утка керегез дип әйтелде. (Үзеңнең Аллаһ разый булырлык чын иманың, хак динең булмаса, Аллаһ дусларыннан сиңа һич файда булмас.)
11. Янә Аллаһ мисал итеп зекер итте хакны кабул итүче мөэминнәргә Фиргаун хатыны Асиянең кыйссасын. Асия әйтте: "Ий Раббым минем өчен Үзеңнең хозурыңда җәннәттә бер өй бина кылгыл, вә мине Фиргауннән вә аның ґәзабыннан коткар һәм Фиргауннең залим булган кавеменнән мине коткар", – дип. (Асия Фиргауннән яшереп Аллаһуга гыйбадәт кылыр иде, Фиргаун Асиянең ислам динендә икәнен белгәч, Аллаһны ташла миннән башка сиңа Аллаһ юк, дип кулларын вә аякларын тактага кадаклап ґәзаблый башлады. Шул вакытта Аллаһ Асиягә җәннәттәге урынын күрсәтте, Асия Фиргауннең ґәзабын сизмичә рәхәтләнеп җан тәслим кылды.)
12. Дәхи Аллаһ мөэминнәргә Гыймран кызы Мәрьямне зекер итте, ул Мәрьям ирләрдән үзен саклады, һәм ул Мәрьямгә өрдек Үзебез халык иткән рухыбыздан, вә ул Раббысының сүзләрен раслады, кабул итте, дәхи Аллаһуның китапларын раслады һәм ул Аллаһуга итагать итүчеләрдән даими гыйбадәт белән мәшгуль булучылардан булды. [67] МҮЛЕК (ПАТШАЛЫК) СҮРӘСЕ – 30 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Аның кулында ике дөньяның патшалыгы булган Аллаһ мүбарәк вә олугъ булды, Ул – Аллаһ һәрнәрсәгә көче җитүчедер.
2. Ул үлемне һәм тереклекне халык кылды, йөкләмәләр йөкләп сезне сынамак өчен, кайсыларыгыз яхшырак гамәлле икәнлеген белмәк өчен, Ул һәрнәрсәдән өстен вә ярлыкаучы.
3. Ул – Аллаһ кат-кат итеп җиде күкне халык кылды. Аллаһ халык кылган нәрсәләрдә үлчәүсезлекне күрмәссең. Күзеңне кайтарып күккә карагыл анда берәр ярыкны, кимчелекне күрерсеңме?
4. Соңра икенче кат күзеңне кайтарып карагыл, әгәр карасаң күзең арып-талып өметсезләнеп кире кайтыр кимчелекне күрмәссең.
5. Тәхкыйк дөнья күген яктыртучы йолдызлар белән зиннәтләдек, вә ул йолдызларны шайтаннарга атылучы кылдык, вә ул шайтаннарга кыздырылган ут ґәзабын хәзерләдек.
6. Дәхи Раббыларына карышып кәфер булган кешеләргә җәһәннәм ґәзабыдыр, ул ут ни ямандыр.
7. Кәферләр ул җәһәннәмгә ташлансалар, анда ишәк тавышы кеби яман тавыш ишетерләр вә ул җәһәннәм кайнар.
8. Ул җәһәннәмгә бер фирка салынса, ул җәһәннәмнең сакчылары: "Сезгә бу җәһәннәм белән куркытучы пәйгамбәрләр килмәдеме", – дип сорарлар.
9. Кәферләр әйтерләр: "Дөреслектә безгә бу җәһәннәм белән куркытучы пәйгамбәрләр килде дә бит, без аларны ялганга тоттык һәм әйттек: "Аллаһ сезгә һич нәрсә иңдермәде, сүзләрегез ялган, сез каты саташу илә саташкан кешеләрдән башка түгелсез", – дип.
10. Ул кәферләр янә әйтерләр: "Әгәр без ул пәйгамбәрләрнең хак сүзләрен тыңлап кабул иткән булсак, яки алар өйрәткән шәригать хөкемнәрен аңлап гамәл кылган булсак, кыздырылган ут әһелләре эчендә булмас идек", – дип.
11. Эш узгач гөнаһларын таныдылар, без ґәепле диделәр, кыздырылган ут әһелләренә Аллаһуның рәхмәте гаять ерактыр!
12. Тәхкыйк Раббыларының күренмәгән ґәзабыннан күргән кеби куркучы хак мөэминнәр, аларгадыр Аллаһуның ярлыкавы һәм олугъ әҗер.
13. Сүзләрегезне кирәк яшерен сөйләгез, кирәк – аны кычкырып сөйләгез. Тәхкыйк Ул – Аллаһ күкрәкләр эчендә булган уйларны бик яхшы беләдер.
14. Әйә Үзе халык кылган күкрәкләрне вә күңелләрне белмәсме? Вә Ул – Аллаһ һәрнәрсәне белеме илә чорнап алучы вә бик нечкә нәрсәләрдән дә хәбәрдар.
15. Ул – Аллаһ сезгә җирне йөрергә уңай кылды, ул җирнең җилкәсендә йөрегез теләгән җирендә яшәгез вә ул җирнең хәләл ризыкларын ашагыз, вә үлгәннән соң терелеп бармак Аллаһу хозурынадыр.
16. Әйә сез кешеләр тыныч булдыгызмы күктәге фәрештәләрнең сезгә ґәзаб алып килүләреннән җиргә йоттырулары белән, җир сезне астына алганчы хәрәкәтләнер.
17. Әйә сез тыныч булдыгызмы күктәге фәрештәләрнең таш яудыра торган каты җил белән сезне һәлак итүләреннән? Тиздән белерсез Безнең куркытуыбызның хаклыгын!
18. Тәхкыйк бу кәферләрдән элгәреге кәферләр пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар, аларга Минем мәкерем, ґәзаб белән тотмаклыгым ничек булды?
19. Әйә алар күрмиләрме, гыйбрәт күзе илә карамыйлармы өсләрендә очып йөргән кошларга, канатларын җәярләр һәм кабыргаларын кысарлар. Ул кошларны һавада тотучы юк, мәгәр Аллаһ Үзе генә тотадыр, Ул – Аллаһ һәр нәрсәне күрүчедер.
20. Аллаһудан башка кая сезгә ярдәм итүче ґәскәр, ошбу сынымнарыгызмы сезгә ярдәм итүче? Кәферләрнең эше һичнәрсә түгел, мәгәр адашып алдану гынадыр.
21. Кая Аллаһудан башка сезләрне кем ризыкландыра, әллә сынымнарыгыз яки патшаларыгыз ризыкландырамы? Әгәр Аллаһ бирә торган ризыгын бирмичә туктатып куйса? Бәлки кәферләр моны белә торып тәкәбберләнеп карышмакта һәм хактан качмакта таза тордылар.
22. Әйә хаклыкны күрмәскә вә Коръән нуры илә файдаланмаска тырышып йөзтүбән аяк астына гына карап йөргән кешеме туры юлга күнелүчерәк, яки Коръән вә сөннәт белән танышып, хак белән батыл арасын аерып туры юлны карап, күреп барган кешеме хак юлга күнелүчерәк?
23. Әйт: "Ул – Аллаһ сезне юктан бар кылды вә сезгә хак сүзне ишетмәк өчен колак бирде, вә гыйбрәтләрне күрмәк өчен күз бирде, вә фикерләп хак белән батылны аермак өчен күңел бирде, бу нигъмәтләргә караганда сезнең шөкер итүләрегез бик аздыр.
24. Әйт: "Ул – Аллаһ сезне җирдә яратты, вә Аның хозурына кубарылырсыз".
25. Кәферләр әйтәләр: "вәгъдә ителгән кыямәт көне кайчан була, дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз, әйтегез?" – дип.
26. Әйт: "Шиксез, ул кыямәтнең вакытын Аллаһ кына белер, вә мин фәкать хисаб вә ґәзаб белән куркытучы гынамын.
27. Һәм ґәзабны бик якыннан күргәннәре вакытта, хакны инкяр итүче кәферләрнең йөзләре каралыр, вә аларга әйтелер: "Бу – шул ґәзабтыр, сез аны ашыгып көтәдер идегез!"
28. Әйт: "Ничек уйлыйсыз, әгәр Аллаһ мине һәм минем белән бергә булган мөэминнәрне һәлак итсә, яки рәхмәт итеп безне исән калдырса, хакны инкяр итүче кәферләрне рәнҗеткүче каты ґәзабтан кем коткарыр?"
29. Әйт: "Ул – безнең Раббыбыз барча нәрсәгә рәхмәте ирешкүчедер, вә без Аңа иман китердек һәм Аңа тәвәккәл кылдык. Тиздән күрерсез, кем ачык адашып саташуда икәнлеген!"
30. Әйт: "Ничек уйлыйсыз, әгәр сезнең суыгыз һич ала алмаслык тирән җир астына киткән булып әверелсә, кем китерер сезгә кайнап агучы чишмә суларын?" [68] НУН СҮРӘСЕ – 52 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Нун. Вә Ләүхүл Мәхфузны язган каләм белән һәм фәрештәдә язган кешеләрнең гамәл дәфтәрләре илә ант итәмен.
2. Ий Мухәммәд г-м, син мәҗнүн түгелсең, бәлки Раббыңнан пәйгамбәрлек нигъмәте белән хөрмәтләнгәнсең.
3. Сиңа, әлбәттә, һич киселми торган әҗер вә нигъмәт бардыр.
4. Тәхкыйк син күркәм холыктасың.
5. Ий Мухәммәд, тиздән күрерсең һәм хакны инкяр итүче кәферләр күрерләр:
6. кайсыларыгыз Мәҗнүн исеме илә фетнәләргә лаек икәнен. Ягъни мөэминнәрме яки кәферләрме мәҗнүн-тиздән белерләр.
7. Тәхкыйк синең Раббың – Ул белүчедер Аның юлыннан адашкан кешене вә Ул белүчедер туры юлга күнелгән кешене.
8. Хакны ялган диючеләргә итагать итмә!
9. Мөшрикләр синең аларны ислам диненә һәм аларның батыл динен яманламыйча аларга йомшаклык кылуыңны телиләр, әгәр син аларга йомшаклык кылсаң алар да сиңа йомшаклык кылырлар, үзләренә ияртү өчен.
10. Итагать итмә һәр күп ант итүче җиңел гакыллы ялганчыга.
11. Кешене мәсхәрәләп ґәйбәт сөйләүче, сүз йөртүчегә.
12. Коръән күрсәткән туры юлдан һәм изге гамәлләрдән кешеләрне тыючы, чиктән үтеп йөрүче күп гөнаһлыга.
13. Каты сүзле яман холыклы шуның өстенә ул зинадан тугандыр.
14. Ул күп мал вә күп бала иясе булганы өчен генә аңа һич итагать итмә һәм дус булма!
15. Әгәр аңа Безнең аятьләребез укылса, ул явыз әйтәдер: "Бу әүвәлгеләрдән калган әкият", – дип.
16. Без аның борынына тиз билге ясарбыз. "Бәдер сугышында аның борыны киселде. Ул Вәлид исемле явыз кеше иде. Андый явыз кешеләргә дус булырга Аллаһудан һич рөхсәт юк".
17. Тәхкыйк Без Мәккә мөшрикләрен ачлык белән бәлаләндердек, бакча ияләрен бәлаләндергәнебез кеби" Ямәндә бер кешенең хөрмә бакчасы бар иде, хөрмә өлгергәч җил койган хөрмәләрне җыеп алсыннар өчен һәр көнне фәкыйрьләрне чакыра торган булган. Бу яхшы кеше вафат булгач, бакча өч угълына калды. Алар үзара сөйләштеләр: "Әгәр хөрмәбезне фәкыйрьләргә бирсәк, үзебезгә аз калыр, фәкыйрьләр килгәнче, бакчабызга иртүк барып җимешләрне җыеп алыйк", – дип. Алар таң вакытыңда бакчадан җимешләрне җыеп алырбыз, дип ант иттеләр.
18. Ләкин алар Аллаһ теләсә димәделәр.
19. Ул бакчада Раббыңнан бер бәла әйләнде, алар әле бу вакытта йокыда иделәр.
20. Ул бакча агачсыз, җимешсез коры җир булып әверелде.
21. Бу өч егет таң вакытында бер-берсен бакчага чакырдылар.
22. Бакчагызга иртәрәк барыгыз, әгәр җимешләрегезне кисеп җыярга теләсәгез.
23. Алар яшерен генә сөйләшкән хәлләрендә бакчага киттеләр.
24. Бүген бакчага сезнең өстегезгә һич ярлы мескеннәр кермәсен диделәр.
25. Мескеннәр килмәс борын бакчага йөгерделәр, бу эшкә кадирбыз, дип уйладылар.
26. Бакчалары янына килеп андагы хәлне күргәч, тәхкыйк бакча юлыбыздан адаштык, башка юлга киткәнбез, диделәр, чөнки бакчаларының коры җире генә калган иде.
27. Үз бакчаларының шул хәлгә калганын белгәч, юк без адашмаганбыз, бәлки без Аллаһуның нигъмәтеннән тәмам мәхрүм ителгәнбез, Аллаһ безгә бәла җибәргән, диештеләр
28. Аларның уртанчысы яки гакыллырагы: "Мин сезгә әйткән идем түгелме? Аллаһ теләсә дисәгезче", – дип.
29. Алар әйттеләр: "Раббыбыз һәр кимчелектән пакь, тәхкыйк без үзебезгә золым кылдык".
30. Һәм бер-берсенә каршы килеп шелтәләшә башладылар
31. Әйттеләр: "Ий безнең кайгыбыз никадәр олугътыр, тәхкыйк без азган кешеләрдән булдык, Аллаһуның чигеннән чыктык.
32. Без Раббыбыздан өмет итәбез бакчабызны яхшырак бакчага алыштыруын, тәхкыйк без Раббыбызга вә Аның гыйбадәтенә кызыгучыбыз", – дип.
33. Әнә шулайдыр дөнья ґәзабы чиктән үткәннәр! Ахирәт ґәзабы тагын да олугърактыр, әгәр аны кешеләр белсәләр,
34. дөреслектә Аллаһудан куркып гөнаһтан сакланучы мөэминнәргә булыр Раббылары хозурында нәгыйм җәннәтләре.
35. Әйә Безгә итагать итүче мөселманнарны кәферләр кеби яки ышанып та Аллаһуга итагать итмичә гөнаһка чумган динсезләр кеби кылырбызмы, аларны бер дәрәҗәгә вә бер урынга куярбызмы? Димәк тел белән генә үзләрен мөселман санап динсез йөргән кешеләр Коръәнгә тотынмасалар һәм намаз укымасалар, рузә тотмасалар – Аллаһудан яхшылык көтмәсеннәр!
36. Ий кәферләр вә ышанучы динсезләр, сезгә нәрсә булды, әллә гакылыгызга диваналык ирештеме, чын мөселманнар өчен генә хәзерләнгән җәннәтләргә Аллаһ сезне дә кертер дип уйлыйсызмы?
37. Әллә сезнең күктән иңгән китабыгыз булып, аны укыйсызмы.
38. Тәхкыйк сезгә ни теләсәгез, шул булыр, дип язылганмы ул китапта?
39. Әллә сезгә кыямәт көненә чаклы ни генә хөкем итсәгез дә вә ни генә теләсәгез дә шул сезгә булыр дигән, Безгә биргән ышанычлы ґәһедләрегез бармы? Ягъни ничек теләсәгез – шулай азарга Аллаһудан сезгә рөхсәт бармы?
40. Син алардан сорагыл – кайсы бу ялган хөкемнәрен вә батыл дәгъваләрен өстенә ала, яки бу сүзләрне кайсысы дөресли ала.
41. Әллә аларның Аллаһуга каршы сөйли торган Аллаһудан башка Аллалары бармы? Әгәр булса – китерсеннәр, дөрес сөйләүчеләрдән булсалар.
42. Бер көн эшләрнең пәрдәләре ачылыр, хак батылдан аерылыр һәм сәҗдәгә чакырылырлар, ләкин кәферләрнең вә монафикъларның сәҗдә кылырга көчләре җитмәс.
43. Куркудан күзләре түбән салынган булыр вә аларны хурлык каплар. Тәхкыйк алар дөньяда сәҗдә кылырга, ягъни намаз укырга боерылган иделәр, ләкин укымадылар, үзләре сәламәт тә иделәр, намаз укымаска һич гозерләре юк иде.
44. Ий Мухәммәд г-м, Коръәнне ялганга тотучыларны минем белән калдыр, ягъни Коръән сүзләрен катлап-катлап ишетеп тә аны инкяр итүче динсезләрне Миңа тапшыр да алардан кисел, тиздән аларны ґәзабка тартырбыз алар белмәгән юл белән.
45. Аларга вакыт бирермен, ґәзаб кылырга ашыкмамын, тәхкыйк Минем хәйләм төпледер, ґәзабымнан һич котыла алмаслар.
46. Ислам динен өйрәткән өчен син әллә алардан хезмәт хакын сорыйсыңмы, алар шул хакны түләргә авырсынып Ислам динен кабул итмиләрме?
47. Әллә алар хозурында яшерен эшне белү белеме бармы, ягъни Ләүхүл Мәхфуз алар хозурында булып шуннан күчереп язалармы, шуның өчен аларның синең пәйгамбәрлегеңә ихтыяҗлары юкмы?
48. Чыда Раббыңның хөкеменә һәм кәферләрнең каршылык күрсәтүләренә, вә балык юлдашы Йунүс кеби булма Ул Йунүс балык эчендә тарлыкта Раббысына мөнәҗәть итте, ялварды эченә кайгы тулган хәлдә.
49. Әгәр ул Йунүскә балык эчендә Раббысыннан нигъмәт ирешмәгән булса иде, әлбәттә, балык эченнән чыгарылып агачсыз вә үләнсез булган кызу сәхрәгә хур ителеп ташланыр иде.
50. Ул Йунүсне Раббысы ихтыяр кылды, яңадан вәхий иңдереп пәйгамбәрлеген дәвам иттерде, дәхи аны изгеләрдән кылды.
51. Кәферләр Мухәммәд г-мнең Коръән укыганын яки Коръәннән вәгазь сөйләгәнен ишетсәләр, ачуларыннан яки хөседләнеп зәһәрле карашлары белән, аны аягыннан егарга якынлашалар иде һәм ул Мухәммәд мәҗнүн дияләр иде
52. Ул – Коръән бөтен мәхлүкатны уятучы вә Аллаһының яхшыларга рәхмәтне, яманларга ґәзабны искә тешерүчедер һәм иманны, динне, һидәятне һәм яхшылыкны кәсеп итәр өчен Аллаһ тарафыннан кешеләргә күрсәтелгән якты туры юлдыр. [69] ХАККАТ СҮРӘСЕ – 52 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Барча серне ача торган хак булган кыямәт көне.
2. Нинди олугъ куркынычлы көндер ул кыямәт.
3. Кыямәтнең куркынычлы көн икәнлеген вә аның хакыйкатен сиңа нәрсә белдерде? Ягъни Аллаһ белдермәсе, үзлегеңнән һич белә алмассың.
4. Сәмуд вә Гад кавемнәре кыямәтне ялганга тоттылар.
5. Әмма Сәмуд кавеме шиксез каты тавыш белән һәлак ителделәр.
6. Әмма Гад кавеме каты тавышлы үткен җил белән һәлак ителделәр.
7. Ул җилне аларга җиде төн вә сигез көн тоташтан ирекле кылды, ул җилдә кешеләрне буылып һәлак булган кеби күрер идең, гүя алар эче куыш хөрмә агачының төбе кеби булып калганнар.
8. Алардан калган берәр кешене күрерсеңме? Юк, әлбәттә, алардан һичкем калмаган.
9. Фиргаун вә аннан элек булган кешеләр һәм Лут пәйгамбәрнең кавеме гөнаһлы эшләрне вә хаталарны күп кылдылар.
10. Алар Раббыларының пәйгамбәренә гасый гөнаһлы булдылар, аларны Аллаһуның ґәзабы тотты, ычкындырмый торган тоту белән.
11. Тәхкыйк Без Нух пәйгамбәр вакытында туфан суы чыккан чакта сезнең аталарыгызны йөкләдек су өстендә йөрүче көймәгә.
12. Ул вакыйганы гыйбрәт сезгә ядкәр кылдык, вә ул вакыйганы ишетүче колаклар ишетеп саклансыннар өчен гыйбрәт кылдык.
13. Мәхлукатне кубару өчен сурга бер мәртәбә өрелсә
14. җир урыныннан күтәрелсә вә таулар күтәрелеп бер-берсенә бер мәртәбә сугылып тузылып китсәләр -
15. шул көндә кыямәт вакыйгъ буладыр.
16. Ул көндә күк ярылыр вә ул көчсез зәгыйфь булыр.
17. Вә ул көндә фәрештәләр җирнең тирәсендә булырлар, вә ул көндә җир тирәсендәге фәрештәләр өстендә Раббыңның ґәршене сигез фәрештә күтәрер.
18. Ул көндә фаш ителерсез сездән һич нәрсә яшерен калмас ягыш һәммә эшегез күрсәтелер.
19. Әммә гамәл дәфтәре уң кулына бирелгән кеше: "ий җәмәгать килегез минем гамәл дәфтәремне укыгыз,
20. мин әлбәттә дөньяда белдем бүген хисабка юлкачагымны" – дияр.
21. Ул кеше риза булырлык яхшы тереклектә.
22. Бөек дәрәҗәле җәннәттә.
23. Ул җәннәтләрнең җимешләре утырган вә яткан кешеләргә якындыр.
24. Ашагыз вә эчегез тәмләп ләззәт белән, дөньяда буш вакытларыгызны изге гамәлләр илә уздырганыгыз өчен!
25. Әмма гамәл дәфтәре сул кулына бирелгән кеше, әйтер: "Ий кәшки миңа гамәл дәфтәрем бирелмәгән булсачы!
26. Хисабымны нинди икәнен белмәгән булсамчы!
27. Ий үкенеч, мине үтергән үлем эшемне бетереп яңадан мине тергезмәгән булсачы!
28. Хәзер инде миңа малым һич файда бирмәде.
29. Инде миннән үземнең бәйсезлегем вә кечем һәлак булды!
30. Аллаһ ґәзаб фәрештәләренә әйтер: "Алыгыз ул кешене, богаулагыз аны!
31. Соңра җәһәннәм утында яндырыгыз аны!
32. Соңра аны җитмеш аршын озынлыктагы чылбыр белән урагыз!
33. Чөнки ул әлбәттә олугъ булган Аллаһуга ышанмый иде.
34. Дәхи ул үзен вә әһлен мескенне ашатырга кызыктырмый иде.
35. Бу көндә бу урында аңа ярдәм бирәчәк дус юк.
36. Дәхи аңа ризык юкдыр мәгәр җәһәннәм әһленең тәннәреннән аккан эреннәрдән генә бар.
37. Ул эренне башкалар ашамас мәгәр хата иманлы вә хата динле һәм башка яхшылыкларда хаталанучылар ашарлар.
38. Сезнең күргән нәрсәләрегез белән дә ант итәргә хаҗәт юк.
39. Дәхи сезнең күрмәгән нәрсәләрегез белән дә ант итәргә хаҗәт юк.
40. Тәхкыйк ошбу Коръән хөрмәтле Җәбраил фәрештәнең китергән сүзедер.
41. Вә ул шагыйрь сүзе дә түгел, Коръән Аллаһудан иңгән булса да бик аз ышанасыз.
42. Вә ул Коръән күрәзәче-багучы сүзе дә түгел, шулай булса да бик аз вәгазьләнәсез!
43. Барча галәмне тәрбия итүче Аллаһудан иңдерелгәндер.
44. Әгәр ул Мухәммәд г-м Без әйтмәгән бәгъзе сүзне Аллаһудан дип ялганлап сөйләсә иде.
45. Әлбәттә Без аны каты тоту илә тотар идек.
46. Соңра аның йөрәк тамырларын кисеп алыр идек.
47. Сезләрдән һичкем аны ґәзаб кылудан Мине туктата алмас иде.
48. Вә шиксез Ул Коръән Аллаһудан куркып, гөнаһтан сакланучы тәкъва мөэминнәр өчен вәгазь, нәсыйхәт.
49. Тәхкыйк Без беләбез әлбәттә Сезләрдән ялганчылар бардыр.
50. Тәхкыйк ул Коръән аның белән гамәл кылмаучы кәферләр вә аның илә гамәл кылмаучы бидеґәтче мөселманнарга да хәсрәтдер.
51. Вә ул Коръән хаклыгы бик якын булган хакдыр.
52. Олугъ булган Раббыңны мактап Ул һәр кимчелектән пакь дип тәсбих әйт, һәм Аңа гыйбадәт кыл! [70] МӘГАРИҖ (ДӘРӘҖӘ) СҮРӘСЕ – 44 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Бер сораучы кәфер сорады киләчәк ґәзабны вә әйтте: "Әгәр ул Мухәммәд хәбәр биргән ґәзаб хак булса, ий Аллаһ безгә күктән таш яудыр" – дип.
2. Ул ґәзаб кәферләргә киләчәкдер, ул ґәзабны кире җибәрүче юк,
3. дәрәҗәләр иясе булган Аллаһудан.
4. Фәрештәләр вә Җәбраил фәрештә Аллаһ билгеләгән югары урынга ашырлар, озынлыгы илле мең еллык көндә.
5. Кәферләрнең сине инкяр итүләренә күркәм чыдау белән чыда!
6. Ул кәферләр кыямәтне ерак, яки булмас, дип уйлыйлар.
7. Әмма Без ул кыямәтнең вакыйгъ булуын бик якын күрәбез.
8. Ул көндә күк эрегән бакыр кеби булыр.
9. Вә таулар буялган йон кеби төрле төстә булырлар.
10. Ул көндә дус дустыны сорамас.
11. Ул дусларны бер-берсенә күрсәтерләр, шулай да сорашмаслар. Гөнаһлы кеше балаларын биреп, ґәзабтан котылуны теләр ул көндә.
12. вә хатынын һәм кардәшләрен биреп,
13. вә аны эченә алган кабиләсене биреп,
14. вә җирдә булган барча мәхлукатне биреп, соңра шуларның барчасын ґәзабта калдырып, үзен коткаруны теләр.
15. Кайда инде – аңа котылу була торган эш түгел, тәхкыйк ул ут ялкынланды.
16. Бик катылык белән баш тиресен вә башка әгъзаларын кубарыр.
17. Ул ут чакырыр вә үзенә тартыр хактан артка киткән вә Аллаһуга итагать итүдән баш тарткан кешене.
18. Һәм малны җыеп та фәкыйрьләргә, Аллаһ юлына бирмәгән саран кешене.
19. Тәхкыйк кеше саран, комсыз булып халык кылынды.
20. Әгәр аңа бер зарар ирешсә, аның өчен бик кайгыручы вә тавыш күтәрүчедер.
21. Әгәр аңа байлык ирешсә – саранлана, малының тиешле өлешен бирми.
22. Мәгәр намаз укучылар гына алар кеби түгелләр.
23. Алар бер намазларын да калдырмыйча даим укыйлар.
24. Вә аларның малларында бер билгеле булган өлеш бардыр.
25. Сораучы мохтаҗлар өчен вә сорамаучы мохтаҗлар өчен, ягъни аларга малларыннан тиешле өлешне бирерләр.
26. Дәхи алар кыямәт көненең булачагын тәсдыйк кылучылардыр.
27. Дәхи алар Раббыларының ґәзабыннан куркучылардыр.
28. Тәхкыйк Раббыларының ґәзабыннан курыкмыйча имин тору һич ярамыйдыр.
29. Дәхи алар гаурәтләрен зинадан саклаучылардыр.
30. Мәгәр үзләренең хатыннарына һәм кәнизәкләренә якынлык кылырлар, әлбәттә, алар моның өчен шелтәләнмәсләр.
31. Берәү бу күрсәтелгәннән читкә китсә, ягъни зина кылса, андый кешеләр Аллаһуның чигеннән үткән кешеләрдер.
32. Дәхи алар алган әманәтләренә вә биргән вәгъдәләренә ригая кылучылардыр, ягъни хыянәт итмәсләр.
33. Дәхи алар мөселманнар арасында бер эштә шаһит булсалар шәһитлек эшендә таза торырлар.
34. Дәхи алар намазларын саклап үз вакытында укучылар.
35. Менә бу кешеләр җәннәтләрдә хөрмәтләнүчеләр.
36. Имансыз динсезләргә ни булган – төркем-төркем булып,
37. уңнан да, сулдан да синең хозурыңа ашыгып киләләр.
38. Әллә ул имансызлардан һәрберсе Нәгыйм җәннәтенә кертелүне өмет итәме?