Коръән Тәфсире - 31
134. Без аны вә кавемен ґәзабтан коткардык.
135. Мәгәр аның хатынын ґәзабта кылучылардан кылдык.
136. Соңра калганнарын барчасын һәлак иттек.
137. Ий кәферләр, көндез ул тарафтан үткәнегездә аларның һәлак булган урынын күрерсез.
138. Һәм кич белән үткәндә дә күрерсез! Аларның хәлен күргәч, уйлап фикерләп карамыйсызмы?
139. Вә Йунүс та Безнең җибәргән пәйгамбәләребездәндер.
140. Йунүс иман китермәгән кавемен ташлап, кешеләр белән тулган зур көймәгә керде.
141. Көймә кузгалмады, шул сәбәпле көймәдәге кешеләр, арабызда качкан кеше бардыр, дип, шөбаґә салдылар, һәм шөбаґә Йунүска чыгып, аны диңгезгә ташладылар.
142. Аны дәрхәл бер зур балык йотты, вә ул Аллаһ рөхсәтеннән башка кавемен ташлап киткәне өчен үзен үзе шелтәлидер.
143. Әгәр Йунүс "Һич юктыр Илаһә, мәгәр Син генә йә Рабби, мин Сине һәр кимчелектән пакьсең дип беләм, мин, әлбәттә, Синең рөхсәтеңнән башка китеп, үземә золым итүчеләрдән булдым", – дип әйтмәсә иде.
144. Әлбәттә, ул балык карынында кешеләр терелеп каберләреннән кубарылган көнгә чаклы торыр иде.
145. Без аны берникадәр вакыт балык карнында торганнан соң сырхау булганы хәлдә корыга чыгарып ташладык, ягъни Аллаһ әмере белән балык Йунүсны су читенә, корыга чыгарып куйды.
146. Вә аның янында киң яфраклы агач үстердек, ул агач аңа кояштан күләгә булды һәм ул агач янына чебен, черки, кигәвен кебиләр килмәделәр, чөнки аның тәне җәрәхәтләнгән иде. Ул шул урында берничә көн торып Аллаһның рәхмәте белән бик тиз сәламәтләнде.
147. Без аны йөз меңле яки йөз меңнән артыграк кешеле шәһәргә пәйгамбәр итеп җибәргән идек, балык карыныннан чыккач та шул шәһәргә җибәрдек.
148. Һәм бу юлы һәммәсе иман китерделәр, вә Без дә аларны билгеләнгән әҗәлләренә чаклы малларыннан файдаландырдык, тыныч яшәттек.
149. Син алардан сорап кара: "Әйә кызлар Аллаһуның баласы булып, ирләр ул мөшрикләрнең балаларымы?"
150. Яки Без фәрештәләрне кызлар итеп халык кылганыбызны алар күреп тордылармы?
151. Әгаһ булыгыз алар ялганчы булганлыкларыннан.
152. Аллаһуның баласы бар дип әйтәләр, тәхкыйк алар ул сүзләрендә ялганчылардыр.
153. Ий мөшрикләр, сез Аллаһ ир балаларны куеп кыз балаларны үзенә ихтыяр итте дисезме?
154. Сезгә ни булды, һич гакылга сыймый торган нәрсәне хөкем итәсез.
155. Аз гына булса да уйлап фикерләп карамыйсызмы?
156. Яки Аллаһуның баласы барлыгына сезнең ачык бер дәлилегез бармы?
157. Китабыгызны китерегез, укып карыйк, әгәр Аллаһуның баласы бар дигән сүзегез дөрес булса.
158. Мөшрикләр Аллаһ белән фәрештәләр арасында нәсеп кылдылар. Аллаһуның кызлары дип әйтелгән фәрештәләр белделәр, ул сүзне әйткән мөшрикләрнең җәһәннәмгә кереп ґәзаб кылыначакларын.
159. Аллаһ мөшрикләр ифтира кылган баладан пакьтер.
160. Мәгәр Аллаһуның ихласлы коллары Аллаһуга ялганны ифтира кылмаслар, алар ґәзабдан ераклардыр.
161. "Сез мөшрикләр вә гыйбадәт кылган сынымнарыгыз,
162. сез кешеләрне имансыз, динсез итә алмассыз,
163. мәгәр җәһәннәмгә салыначак кешеләрне үзегезгә ияртеп аздырырсыз".
164. Җәбраил фәрештә әйтте: "Безнең арабызда фәрештәләрнең һәрберсенә билгеләнгән гыйбадәт урыны бардыр.
165. Вә без гыйбадәттә, әлбәттә, саф-саф булып торабыз.
166. Вә без Аллаһу тәгаләгә даим тәсбихләр әйтәбез.
167. Гәрчә мөшрикләр әйтсәләр дә:
168. "Әгәр әүвәлге өммәтләргә иңгән китап кеби безгә дә бер китап иңгән булса,
169. Без, әлбәттә, Аллаһуның ихласлы колларыннан булыр идек", – дип.
170. Алар әйткәнчә Коръән килгән иде, аны инкяр иттеләр, эшләренең ахыры ничек булачагын тиздән белерләр.
171. Тәхкыйк пәйгамбәр булган колларыбызга ярдәм бирәчәкбез, дигән вәгъдәбез булып үтте.
172. Алар, әлбәттә, ярдәм бирелмеш булырлар.
173. Дәхи мөэминнәр Безнең гаскәрләребездер, алар, әлбәттә, дошманнарын җиңәрләр.
174. Ий Мухәммәд г-м, син алардан вәгъдә иткән көнебез җиткәнче, алардан кисел!
175. Аларга ирешәчәк мәшәкатьләрне үзләренә күрсәт! Тиздән күрерләр мөэминнәргә нигъмәт, кәферләргә ґәзаб хәзерләнгәнлеген.
176. Әйә алар ахмаклык белән Безнең ґәзабыбызның тиз килүен телиләрме?
177. Әгәр Безнең ґәзабыбыз ул кавемгә иңсә, куркытып та курыкмаган кавемнең таңы нинди яман таң булыр.
178. Вәгъдә көненә чаклы алардан кисел!
179. Син аларга җәзаны күрсәт, хаклык кайда икәнен тиздән күрерләр!
180. Барча кимчелектән пакь булган синең Раббың, өстенлек һәм кодрәт Раббысыдыр, Ул мөшрикләр сыйфатлаган нәрсәләрдән пакьтер.
181. Вә барча пәйгамбәрләргә Аллаһуның сәламе булсын!
182. Вә барча галәмне тәрбия итүче Аллаһуга мактау булсын! [38] САД СҮРӘСЕ – 88 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Сад. Зекер, вәгазь, хикмәт иясе булган Коръән белән ант итеп әйтәмен.
2. Бәлки кәферләр хаклыктан каты тәкәбберләнмәктәләр һәм Аллаһуга вә рәсүленә каты каршылык кылмакталар.
3. Үткән өммәтләрдән күпме өммәтне Без һәлак иттек, алар исә һәлакәт килгәндә кычкырдылар, ялвардылар, аларга ошбу вакыт котылмак, качмак вакыты түгелдер диелде.
4. Кәферләр үзләренең арасына Аллаһ ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәр килүгә ґәҗәбләнделәр һәр кәферләр әйттеләр: "Ошбу мин пәйгамбәр дигән Мухәммәд г-м бик ялганчы вә сихерче бер кешедер.
5. Ул безнең күп Илаһәләребезне бетереп, бер генә Аллаһуга гыйбадәт кылырга әмер итәме? Аның бу эше шиксез ґәҗәб эштер."
6. Бер көн кураеш олугълары Әбү Талипка килеп, кардәшеңнең угълы Мухәммәд белән безнең арабызны аер, ул безнең Илаһәләребезне юкка чыгарадыр, диделәр. Әбү Талип Мухәммәдне чакырып, син аларның Илаһәләренә тимә, алар сиңа тимәсләр, диде. Мухәммәд г-м: "Әгәр иман китереп Аллаһ бер генә дип әйтсәләр тимәмен", – диде. Соңра мөшрикләр Әбү Талип яныннан чыгып әйттеләр: "Барыгыз, үзегезнең Илаһәләрегезнең гыйбадәтенә сабыр итегез, Мухәммәднең Аллаһуны берләгез дигән сүзе безгә бер бәладер, аннан котылмак юктыр".
7. Без Мухәммәд әйткән сүзләрне иң ахыргы өммәт булган Гыйса өммәтендә дә ишетмәдек, Аллаһ ялгыз, бер генә дигән сүзе ялгандыр.
8. Безнең арабызда фәкыйрь вә ятим булган Мухәммәдкә Коръән иңәме соң? Ихтималы да юк диделәр. Аллаһ әйтте: "Бәлки алар Минем Коръәнем хакында шиктәләрдер, чөнки алар Мухәммәднең пәйгамбәрлегенә ышанмыйлар. Бәлки алар минем ґәзабымны татыганнары юк әле.
9. Яки Раббыңның рәхмәт хәзинәләре аларның кулындамы? Пәйгамбәрлекне вә байлыкны үзләре теләгән кешегә бирер иделәр, бәлки Ул – Аллаһ газиздер, һичкем Аны җиңә алмас, вә бирүчедер, үзе теләгән бәндәсенә бирер.
10. Яки җир, күкләргә һәм араларында булган нәрсәләргә патшалык алар кулындамы? Төрле сәбәпләр белән күккә менсәләр дә, җиргә вә күкләргә хуҗа булсыннар!
11. Аллаһуга вә пәйгамбәргә каршы сөйләүчеләр, Исламга каршы сугышучы таифәдән бер хурлыкка төшкән түбән кавемдер.
12. Болардан элек Нух вә Гад кавеме үзләренең пәйгамбәрләрен ялганга тоттылар, Фиргаун үзенә охшамаган кешеләрне тактага кадаклар белән кадаклап үтерер иде.
13. Сәмуд, Лут вә Әйкә кавеме пәйгамбәрләрен ялганга тоттылар, алар пәйгамбәрләре белән сугышучы кәфер гаскәре иделәр.
14. Ул кавемнәрнең һәр барчалары да пәйгамбәрләрен ялганга тотканнары өчен, дөньяда ук ґәзабыбыз аларга лязем булды.
15. Коръәнгә ышанмаучылар көтмәсләр, мәгәр фәрештәнең бер кычкырганын көтәрләр, ул тавышның вакыты җиткәч, һич тә кичектерү булмас.
16. Мәккә мөшрикләре мәсхәрә кылып әйттеләр: "Ий Раббыбыз, безгә вәгъдә иткән ґәзабыбыздан өлешебезне кыямәттән элек хәзер үк бир дип.
17. Ий Мухәммәд г-м, аларның үз зарарларына сөйләгән сүзләренә сабыр ит! Безнең колыбыз Даудны сөйлә, ул гыйбадәттә куәт иясе иде, көн аша рузә тотып гыйбадәт кылыр иде, вә һәр мәкруһ эшләрдән тәүбә итеп Аллаһуга кайтучыдыр.
18. Без Дауд пәйгамбәргә зекердә тауларны иярттек, аның белән бергә иртә вә кич тәсбих әйтерләр иде.
19. Вә кошларны да зекердә аңа иярттек, һәммәсе аның янына җыелып тәсбих әйтерләр иде.
20. Без аның хакимиятен гаскәр вә сакчылар белән куәтләдек, вә шәригать хөкемнәрен бирдек, һәм сүздә ачык сөйләүне, ягъни батылдан аралап хак сүзне сөйләүне бирдек.
21. Ий Мухәммәд г-м, сиңа ике вәгъдәченең Дауд янына хөкем иттерергә килгән хәбәрләре ирештеме? (Дауд г-мнең туксан тугыз хатыны бар иде, шуның өстенә бер кешенең ахыргы хатынын таләп итмәктә иде. Даудны тәнбиһ итмәк өчен кеше сурәтендә ике фәрештә килделәр). Алар килеп михрабтан мәсҗиднең эченә үттеләр.
22. Алар кеше сурәтендә Дауд янына кергәч, Дауд бу кешеләр кайдан керделәр дип куркып калды, чөнки ишекләрдә көчле сакчылар бар иде. Кеше сурәтендәге фәрештәләр әйттеләр: "Син бездән курыкма, без ике дәгъвәчеләрбез, беребез икенчебезгә золым итмештер, арабызны хаклык белән хөкем ит, безгә золым итмә, һәм бу эшебездә безне туры юлга сал!
23. Аларның берсе әйтте: "Менә бу иптәшем диндә минем кардәшемдер, аның туксан тугыз сарыгы бар, минем исә бер генә сарыгым бар, шул бер сарыгыңны миңа бир, дип, минем белән низагъ кыла, вә сүзендә мине җиңде, минем ни әйтергә дә хәлем калмады", – дип.
24. Дауд әйтте: "Туксан тугыз сарыгы була торып синең бер сарыгыңны сорап сиңа золым иткән. Уртаклык илә эш кылучылардан, әлбәттә, бер-берсенә золым итәрләр, мәгәр иман китереп изге гамәлләр кылган мөэминнәр золым итмәсләр, ләкин андый кешеләр аздыр". Фәрештәләр бу сүзләрне ишеткәч Дауд үз зарарына хөкем итте, дип күккә аштылар. Дауд эшне аңлады бу ике фәрештәнең аны сынар өчен һәм тәнбиһ итәр өчен килгәннәрен белде, Раббысыннан гафу сорады, вә сәҗдәгә китте һәм тәүбә итте.
25. Ярлыканырга теләгән хатасын гафу иттек, вә кыямәт көнендә Безгә якын булу һәм аңа күркәм урын бардыр.
26. Ий Дауд, Без сине җир өстендә хәлифә кылдык, кешеләр арасында хаклык илә хөкем ит, нәфес һаваңа иярмә, әгәр иярсәң ул нәфес сине Аллаһ юлыннан адаштырыр. Бит Аллаһ юлыннан адашканнаргадыр каты ґәзаб, кыямәт көнне булачак хисапны онытып, фарыз, ваҗеб гамәлләрне калдырып, хәрам эшләрне эшләгәннәре өчен.
27. Без җирне вә күкләрне вә араларында булган нәрсәләрне файдасыз, хикмәтсез яратмадык, хикмәтсез яратылган дип уйлау кәферләрнең эшедер, кәферләргә ни үкенеч вә һәлакәтлек утка керүләре сәбәпле.
28. Әйә Без иман китереп изге гамәлләр кылган мөэминнәрне, җир өстендә төрле бозыклык кылучы фасыйклар белән бертигез кылырбызмы? Яки гөнаһтан сакланучы тәкъва мөэминнәрне, гөнаһка чумган залимнәр белән бертигез кылырбызмы? Әлбәттә, тигез кылмабыз, аерырбыз.
29. Без сиңа иңдергән китап күп файдалы вә бәрәкәтледер, аятьләрен уйлап фикерләп аңласыннар өчен һәм гакыл ияләре вәгазьләнсеннәр өчен иңдердек.
30. Вә Без Даудка Сөләйманны һибә кылдык, нинди хуш бәндәдер ул Сөләйман, ул һәрвакыт тәүбә тәсбих белән Аллаһуга кайтучыдыр.
31. Икенде намазына хәтле Сөләйманга Аллаһның рәхмәтеннән гаептән атлар бирелде, ул атлар бик җиңел, бик тиз йөрүче һәм күренештә бик тә матур атлардыр. Сөләйман атларның матурлыгына мәхәббәт итеп, аларны уйнату илә мәшгуль булды, хәтта икенде намазын онытып кичектерде.
32. Сөләйман үкенеп әйтте: "Мин атлар мәхәббәтенә авышып, Раббымның зекере булган намазны кичектердем, хәтта кояш баеды,
33. ул атларны миңа китерегез", – диде, атларны китергәч, Сөләйман муеннарыннан һәм аякларыннан сыйпады.
34. Тәхкыйк Без Сөләйманны патшалыгын алмак белән бәлаләндердек, чөнки аның патшалыгы йөзегендә иде, бер кич нәзеген хатыны янына калдырып киттек тә, Сөләйман сурәтендә бер җен йөзекне алып китте, шуның белән Сөләйманның кулыннан патшалык китте. Вә Без аның курсисенә бер гәүдәне яки әлеге йөзекне алган җенне утырттык, соңра Сөләйман тәүбә итте, Аллаһуга кайтты. Ягъни йөзекне кулга төшереп яңадан патша булды.
35. Әйтте: "Ий Раббым, мине ярлыкагыл, вә миннән соң һичкемгә лаек булмаган олугъ патшалыкны миңа биргел, тәхкыйк Син һәрнәрсәне һибә кылып бирүчесең.
36. Сөләйманга җилне ирекле кылдык, ул җил аның боерыгы белән теләгән җиргә йомшак кына барыр иде.
37. Дәхи диңгез төбенә төшеп энҗе-мәрҗән ташларын чыгара торган җеннәрне вә бөек биналар ясый торган җеннәрне аңа буйсындырдык.
38. Башка шайтаннарны кешеләргә зарарлары тимәсен өчен, бер урынга җыеп кулларын муеннарына богауладылар.
39. Ий Сөләйман, бу әйтелгән нәрсәләр сиңа биргән нәрсәләребездер, теләгән кешеңә теләгән нәрсәңне бир, яки һичнәрсә бирмичә үзеңдә сакла, ул нәрсәләрдә сиңа хисап юктыр.
40. Дәхи ул Сөләйманга хозурыбызда Безгә якын булу һәм кайта торган күркәм урын бардыр.
41. Янә колыбыз Әйүб пәйгамбәрне сөйлә, Әйүб Раббысына дога илә мөрәҗәгать итте: "Ий Раббым, мине шайтан авырлык вә каты мәшәкать илә тотты, малымны вә балаларымны һәлак итте." Әйүб күп еллар сырхау булды, һич нәрсәсе калмады, ул һаман сабыр итте зекердән туктамады.
42. "Ий Әйүб, аягың илә җиргә тип" – дип әйтелде, типкәннән соң салкын чишмә, юынырга кайнар чишмә чыкты. Кайнар чишмәдә юынды вә салкын чишмәдән эчте, шунда ук сәламәтләнеп әүвәлге куәтен тапты.
43. Вә Без Әйүбкә балаларын ике өлеш арттырып бирдек, Бездән аңа рәхмәт булсын өчен вә гакыллы кешеләргә вәгазь булсын өчен.
44. Ий Әйүб, бер уч салам алып хатыныңа сук, Аллаһ исеме илә әйткән антыңны үтәмичә гөнаһлы булып калма. "Сырхау вакытында үзен караучы Рәхимә исемле хатыны хакында хаталык белән, бозык эшне эшләүче дип зан кылып валлаһи, терелсәм сиңа йөз мәртәбә сугармын, дип ант иткән иде. Соңра Рәхимәнең бозык эше юклыгы мәгълум булгач, шул бер уч салам белән сугу, йөз мәртәбә суккан хөкемендә булды". Без Әнүбне бәла-казага вә сырхауга сабыр итүче таптык. Ул Әйүб ни хуш бәндәдер, вә ул Аллаһуга нык кайтучыдыр.
45. Янә Минем колларым Ибраһим, Исхак вә Ягькубларны зекер ит, алар гыйбадәттә куәт ияләре вә диндә басыйрат ияләре иделәр.
46. Тәхкыйк Без аларны гөнаһтан пакь эшләрдә ихлас кылдык, шул сәбәпле алар ахирәт савабына бик каты тырыштылар.
47. Вә алар Безнең хозурыбызда яхшылыкка гына ихтыяр ителмешләрдер.
48. Янә Исмәгыйль, Әлйәсәгъ вә Зәл кифелләрне зекер ит, аларның һәр кайсы изгеләрдән иде.
49. Ошбулар Коръәндә макталып зекер ителәләр, вә тәкъва мөэминнәр өчен күркәм урын бардыр.
50. Ул урыннар ґәден җәннәтләредер, аларга җәннәт ишекләре ачылып торыр.
51. Ул җәннәтләрдә яхшы диваннарга таянганнары хәлдә, җимешләрнең һәм эчемлекләрнең төрлесеннән сорадылар.
52. Дәхи алар алдында хатыннарыннан башка хур кызлары булыр, ул хурлар ирләренә генә карарлар, алар яшьтә дә бер тигезләрдер.
53. Ошбулар кыямәт көнендә аларга булыр дип вәгъдә ителгән нәрсәләрдер.
54. Җәннәтләргә кергән мөэминнәр әйтерләр: "Болар безнең ризыкларыбыздыр, бу нигъмәтләргә бетмәк вә кимемәк һич тә булмас, ошбулар тәкъва мөэминнәргәдер.
55. Әмма кәферләргә бик яман урын булачактыр.
56. Ул җәһәннәмдер, алар анда керерләр, нинди кабахәт урындыр.
57. Ошбу ґәзаб аларгадыр, аны тотсыннар, ул газап кайнар су һәм кайнар эрендер.
58. Вә аларга тагын да шундый төрле ґәзаб бардыр.
59. Җәһәннәм сакчылары мөшрикләрнең олугъларына әйтерләр, аларның иярченнәренә ишарәт итеп: "Ошбу иярченнәрегез сезнең белән бергә утка керерләр, чөнки дөньяда сезгә ияргән иделәр", – дип. Олугълары әйтерләр: "Аларга мәрхәмәт булмасын, әлбәттә, тиешле булган өчен утка керәләр", – дип.
60. Иярүчеләр әйтерләр: "Бәлки сезгә мәрхәмәт булмасын, сез мөшриклектә бездән элек булдыгыз һәм безне үзегезгә иярттегез, ул ут сезгә дә, безгә дә ни яман карарланачак урындыр".
61. Дәхи иярүчеләр әйтерләр: "Ий Раббыбыз, мөшриклектә бездән алда булып безне дә аздыручыларга утта ґәзабны ике өлеш арттыр".
62. Мөшрикләр әйтерләр: "Дөньяда без явыз кешеләрдән санаган кешеләрне безнең белән бергә утта күрмибез.
63. Без аларны дөньяда мәсхәрә итәдер идек, алар безнең янда утта түгелләрме, яки алар утта булып та күзебез аларга төшмиме, шуның өчен күрмибезме?"
64. Дөреслектә ошбу зекер ителгән сүзләр, ут әһелләренең бер-берсе белән низагълашуларыдыр.
65. Ий Мухәммәд г-м, әйт: "Мин фәкать Аллаһ ґәзабы илә куркытучымын. Әлбәттә, Аллаһудан башка Илаһә юк, Ул – Аллаһ ялгыз, Үзе генәдер, вә барча мәхлукны җиңүчедер.
66. Ул – Аллаһ җир, күкләрнең вә аларның араларында булган нәрсәләрнең Раббысыдыр, дошманнарын каты ґәзаб кылучы, дусларын гафу итүчедер.
67. Син кешеләргә әйт: "Ул Коръән бер олугъ хәбәрдер.
68. Ләкин сез ул олугъ Коръәннән баш тартучысыз."
69. Фәрештәләрнең Адәм г-м хакында низагълашканнарын белү миңа лязем булмады, мәгәр вәхий аркылы гына белдем.
70. Миңа вәхий булмады Аллаһудан, мәгәр Коръән хөкемнәрен кешеләргә ирештерергә, Коръән белән гамәл кылучыларны җәннәт белән шатландырырга, Коръән белән гамәл кылмаучы динсезләрне җәһәннәм ґәзабы белән куркытырга вәхий ителде.
71. Раббың фәрештәләргә әйтте: "Мин балчыктан Адәмне халык кылачакмын".
72. Аны халык кылып тәмам иткәч, аңа җан кертеп тергездем, фәрештәләр Адәмне зурлап сәҗдәгә бардылар.
73. Фәрештәләрнең, барчасы берьюлы сәҗдә кылдылар.
74. Мәгәр Иблис сәҗдә кылмады. Тәкәбберләнде һәм кәферләрдән булды.
75. Аллаһу тәгалә әйтте: "Ий Иблис, Мин Үз кодрәтем белән яраткан Адәмгә сәҗдә кылудан сине нәрсә тыйды? Тәкәбберләндеңме? Яки бөекләрдән булдыңмы?"
76. Иблис әйтте: "Мин Адәмнән хәерлерәкмен, чөнки мине уттан яраттың, Адәмне исә балчыктан яраттың".
77. Аллаһ әйтте: "Алай булса җәннәттән чык, тәхкыйк син рәхмәтеңнән сөрелмешсең.
78. Әлбәттә, кыямәт көненә чаклы Минем сиңа ләгънәтемдер".
79. Иблис әйтте: "Ий Раббым, кешеләрнең кубарылачак көннәренә чаклы мине дөньяда калдыр, үтермә".
80. Аллаһ әйтте: "Әлбәттә, син дөньяда калучысың.
81. Аллаһ хозурында мәгълүм булган көнгә чаклы, ягъни дөнья беткәнче".
82. Иблис әйтте: "Ий Раббым, ґиззәтең хакы өчен әйтәмен, кешеләрне һәммәсен аздырачакмын.
83. Мәгәр ихлас булган мөэмин бәндәләреңне аздырырга көчем җитмәс".
84. Аллаһ әйтте: "Хакны хак, дип әйтермен.
85. Җәһәннәмне синең илә вә сиңа ияргән кешеләрнең һәммәсе белән тутырачакмын".
86. Ий Мухәммәд г-м, кешеләргә әйт: "Ислам динен өйрәткәнем өчен сездән хак сорамыймын, һәм мин Коръәнне үземнән чыгарып сөйләүчеләрдән түгелмен.
87. Коръән башка нәрсә түгел, мәгәр барча кешеләргә һәм җеннәргә зекер, вәгазь һәм диндер.
88. Коръәннең хикмәтләрен яки Коръән кешеләргә иң зур нигъмәт икәнен бераз заман соңында белерсез. Дөньяда белмәсәгез ахирәттә белерсез! [39] 3ҮМӘРА(ХАЛЫК ТӨРКЕМЕ) СҮРӘСЕ – 75 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Коръән-Кәрим һәр эштә җиңү вә хикмәт иясе булган Аллаһудан иңдерелгән хак китаптыр.
2. Ий Мухәммәд г-м, Без сиңа Коръәнне хаклык белән иңдердек, динне ширек вә риядан пакьләп Аллаһуның Үзенә генә ихлас гыйбадәт кыл!
3. Әгаһ булыгыз! Ширектән вә риядан пакь булган дин – Аллаһуга хастыр. Аллаһудан башка сынымнарны дус тоткан мөшрикләр, без аларга гыйбадәт кылмыйбыз, мәгәр безне Аллаһуга якын кылсыннар өчен генә аларга гыйбадәт кылабыз. Аллаһ кыямәт көнендә мөэминнәр илә мөшрикләр арасын дин эшләрендә ихътилаф иткәннәре өчен хөкем итәр. Дөреслектә Аллаһ Исламга көферлек итүчене вә ялганчыны туры юлга күндермәс.
4. Әгәр Аллаһ бала тотарга теләсә иде, Үзе халык иткән мәхлуклардан теләгәнен ихтыяр итәр иде. Ләкин Аллаһ бала тотмактан пакь булды. Ул – Аллаһ ялгыздыр, көч ияседер.
5. Ул – Аллаһ җирне вә күкләрне хаклык белән яратты, вә Ул кичне-төнне көндезгә кертеп көнне озынайтты, вә көндезне төнгә кертеп төнне озынайтты, вә кояш-айдан кешеләрне файдаландырды, кояш, ай һәм башкалары билгеле көнгә чаклы үз урыннарында йөрүчеләрдер. Әгаһ булыгыз, Ул – Аллаһ дошманнарыннан үч алуда көчле вә дусларын ярлыкаучыдыр.
6. Ул сезне бер Адәмнән яратты, соңра Адәмнең хатыны – Һаваны яратты, вә сезнең өчен дөя, сыер, куй-сарык, кәҗәдән ата-аналы итеп сигез сыйныф хайван яратты, вә сезне аналарыгыз корсагында бертөрле сурәттә яратканнан соң икенче сурәткә кертәдер, башта су идегез, кан булдыгыз, соңра ит кисәге булдыгыз, соңра кеше сурәтенә кердегез. Анагызның эчендә өч кат караңгылыкта халык ителәсез: баланың пәрдәсе, бала ятак урын һәм ананың корсагыдыр. Әнә шулай һәрнәрсәне халык итүче Аллаһ сезнең Раббыгыздыр, һәрнәрсәгә патшалык Аның кулындадыр, Аллаһудан башка Илаһә юк, мәгәр Аллаһ үзе генәдер, Аллаһуга гыйбадәт кылмыйча кемгә гыйбадәт кылырсыз?
7. Әгәр Аллаһуга иман китерүне вә Аңа гыйбадәт кылуны инкяр итсәгез, бит Аллаһ байдыр, сезнең иманыгызга һәм гыйбадәтегезгә мохтаҗ түгелдер, ләкин бәндәләренең кәфер, мөшрик һәм монафикъ булуларына риза булмас, әгәр Аңа гыйбадәт кылып шөкер итсәгез, ул эшегездән риза булыр. Ахирәттә һичкем башка кешенең гөнаһы өчен ґәзаб кылынмас, соңра кайтуларыгыз Раббыгыз хозурынадыр, шул вакытта кылган эшләрегез белән үзегезгә хәбәр бирер, шиксез Ул – Аллаһ күкрәкләр эчендәге нәрсәләрне белүчедер.
8. Әгәр Аллаһсыз кешегә бәла-каза ирешсә, батыл эшләрдән бизеп Аллаһуга кайтканы хәлдә Раббысына ялварыр, соңра Аллаһ ул бәла-казаларны алып алар урынына нигъмәтләр бирсә, Аллаһуга ялварганын онытып, янә азгынлыкка китәдер, кешеләрне Аллаһ юлыннан адаштырыр өчен Аллаһның шәрике-тиңдәше бар, дип, вәсвәсә кыладыр. Син андый кешегә әйт: "Ислам диненә көферлек кылганың өчен дөньяда аз гына файдалан, әлбәттә, син ут әһеленнәнсең".
9. Әмма кичләрдә озын вакыт кыямдә торып, сәҗдә кылып Аллаһуга гына коллык кылган мөэмин, ул ахирәт ґәзабыннан куркып Раббысының рәхмәтен өмет итәдер. Шул мөэмин кәфер яки мөшрик монафикъ белән бертигез булырмы? Әлбәттә, һич бертигез булмас! Кешеләргә әйт: "Батылны белеп батылдан ерак булган, хакны белеп хак тарафында сабит булган хак мөэминнәр, батылны да, хакны да белмичә адашып йөргән сукырлар белән бертигез булырлармы? Хакны батылдан аеру хакында саф гакыллы кешеләр генә вәгазьләнерләр һәм батылдан бизеп хакны кабул итәрләр."
10. Ий Мухәммәд г-м, әйт: "Ий иман китергән Аллаһуның бәндәләре, Раббыгызның ґәзабыннан сакланыгыз! Дөньяда вакытта Аллаһуга итагать итеп изге гамәлләр кылган хак мөэминнәргә, ахирәттә җәннәт нигъмәтләре бардыр. Аллаһу тәгаләнең җире киндер, торган җаегызда дингә тарлык булса, иркен җайларның теләгән җаена күчегез! Җиһад вә һиҗрәт мәшәкатьләренә сабыр итүчеләргә хисапсыз әҗерләр бирелер.
11. Әйт: "Мин динне Аллаһ ризалыгы өчен генә тотып, Аңа гына ихлас гыйбадәт кылырга боерылдым".
12. Дәхи мин мөселманнарның әүвәлгесе булырга Аллаһудан боерылдым.
13. Әгәр мин Раббыма гөнаһлы булсам, олугъ кыямәт көненең ґәзабыннан куркамын диген!
14. Әйткел: "Мин Аллаһ динен Аның ризасы өчен генә тотканым хәлдә Аллаһуга гына гыйбадәт кыламын.
15. Сез мөшрикләр, Аллаһудан башка теләгән нәрсәгезгә гыйбадәт кылыгыз. Янә әйт: "Алар мөшриклек белән һәлак булучылардыр, кыямәт көнне үзләрен һәм өй җәмәгатьләрен утка керү белән хәсрәткә салдылар, әгаһ булыгыз, мәңгегә утка керү мәгълүм булган олугъ хәсрәт түгелме?"
16. Аларга җәһәннәмдә өсләреннән дә, асларыннан: да уттан булган пәрдәләр булыр. Аллаһ бәндәләрен шул ут ґәзабы илә куркытадыр, ий бәндәләрем, Миннән куркыгыз, ґәзабымнан сакланыгыз!
17. Әмма хак мөэминнәр сынымнарга гыйбадәт итүдән вә бидеґәт гамәлләрне кылудан сакландылар, вә Аллаһуга кайттылар, ягъни һәрвакыт Аңа итагать иттеләр, аларгадыр җәннәт белән бәшарәт. Колларыма җәннәт белән бәшарәт бир.
18. Алар сүзне ишетеп яхшысына гына иярерләр, Аллаһ аларны туры юлга күндерде һәм алар гакыл ияләредер.
19. Әйә берәүгә ґәзаб сүзе ваҗеб булса, әйә син ул утта булган кешене чыгарырга көчең җитәрме?
20. Ләкин Раббыларыннан курыккан мөэминнәргә җәннәттә берсе өстенә берсе бина ителгән чардаклар бардыр, асларыннан татлы елгалар агадыр, бу Аллаһның вәгъдәседер, Аллаһ вәгъдәсендә һич хыйлафлык кылмас.
21. Әйә күрәсеңме Аллаһ күктән су иңдерде, соңра ул суны чишмәләргә, елгаларга кушты, соңра ул су белән төрле төстәге игеннәр, җимешләр вә үләннәрне үстерде, көзге якта барып да саргайган күрерсең, соңра ул игеннәрне вә үләннәрне сулган, вакланган кылыр. Аллаһуның бу эшендә гакыл ияләре өчен, әлбәттә, вәгазь һәм гыйбрәтләр бардыр.
22. Әйә Аллаһ берәүнең күкрәк эчен киң кылып ислам динен кабул иттерсә, вә ул Раббысының Һидәят нуры яктылыгында булса, ягъни Аллаһ ярдәме белән туры юлны бик яхшы күреп барса, ул кеше, имансыз, юлсыз кеше кеби булырмы? Аллаһ зекере һәм вәгазе булган Коръәннән күңелләре гафил булган кешеләргә ни үкенеч вә һәлакәтлектер. Алар Коръән белән гамәл кылмаулары сәбәпле ачык адашмакталар.
23. Аллаһ сүзләрнең күркәмрәген иңдерде, ул сүзләр аятьләре бер-берсенә охшаган китаптыр, анда хөкеми аятьләр икешәр мәртәбә зекер ителмештер, ґәзабларны сөйләгән аятьләрне укыганда, Аллаһудан курыккан кешеләрнең тиреләре тетрәр, соңра күңелләре вә тиреләре Аллаһ зекере белән карарланыр. Ошбу Коръән Аллаһ һидәятедер, аның белән үзе теләгән кешене туры юлга күндерер. Вә берәүне Аллаһ адаштырса, аңа туры юлны бирүче булмас.
24. Кыямәт көнне куллары богауланып каты ґәзабка йөзтүбән салынган кеше, җәннәткә кереп имин булган кеше белән бертигез булырмы? Коръән белән гамәл кылмаучы залимнәргә кәсеп иткән золымыгызның ґәзабын татыгыз, диелер.
25. Хәзерге кәферләрдән әүвәлге кәферләр дә пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар, аларга һич сиздермичә ґәзаб килде.
26. Аллаһ аларга дөнья тереклегендә хурлыкны татытты, вә аларга ахирәт ґәзабы олугърактыр, әгәр белер булсалар.
27. Без бу Коръәндә кешеләргә төрле мисаллар китердек, шаять кешеләр вәгазьләнерләр.
28. Ул Коръән ґәрәб телендә булып кимчелекле булмаган хәлдә шаять Аллаһуга тәкъвалык кылырлар.
29. Аллаһ ике ирне мисал итеп күрсәтә: берсенең хуҗалары күп булып, хуҗалары бар да әмер иткәндә кайсысының әмерен үтим икән, дип аптырап каладыр. Икенче ирнең хуҗасы бер генә булып, хуҗасы ни әйтсә шуны эшләп хуҗасын риза кыладыр. Күп хуҗалысы мөшриккә мисал, бер генә хуҗалысы мөэмингә мисалдыр. Мактау Аллаһуга хасдыр, бәлки кешеләрнең күбрәге белмиләр.
30. Ий Мухәммәд г-м, син дә үлүче, алар да үлүчеләрдер, үлемгә хәзерләнегез.
31. Соңра, ий кешеләр, кыямәт көнендә Раббыгыз хозурында дөньядагы золымнарыгыз өчен низагьлашырсыз.
32. Аллаһуның баласы бар, дип, Аллаһуга ялган сөйләгән кешедән дә залимрәк кеше бармы? Вә хаклык белән килгән Коръәнне ялганга тотучыдан да залимрәк кеше бармы? Югыйсә, кәферләргә җәһәннәмдә урын юк, дип уйлыйлармы, әлбәттә, аларга анда урын бар.
33. Мухәммәд г-м Коръәнне дөреслек белән китерде, вә мөэминнәр Коръәннең һәр сүзен дөресләп иман китерделәр, алар гөнаһтан сакланучы тәкъва кешеләрдер.
34. Аларга Аллаһ хозурында теләгән нәрсәләре булыр, җәннәткә керү һәм анда теләгән нәрсәгә ирешү, эшләре вә гамәлләре яхшы булган мөэминнәрнең җәзасыдыр.
35. Аллаһ аларның явыз эшләрен бетерсен өчен һәм кылган изге гамәлләренең яхшырагы буенча хисап итеп күбрәк әҗер бирсен өчен.
36. Үзенең колы Мухәммәд г-мне сакларга һәм ярдәм бирергә Аллаһ үзе җитмиме? Мөшрикләр үзләре яки сынымнары белән сине куркыталар, алар саташканнар. Бит Аллаһ берәүне адаштырса аны туры юлга кертүче булмас.
37. Бер кешегә Аллаһ һидәят бирсә, аны адаштыручы аздыручы булмас. Әллә Аллаһ җиңү иясе вә дошманнардан үч алу иясе түгелме?
38. Әгәр син ул мөшрикләрдән сорасаң – җир вә күкләрне кем яратты дип, әлбәттә, Аллаһ яратты, диярләр. Әйт: "Әгәр Аллаһ миңа бер зарар ирештерергә теләсә, сезнең Аллаһудан башка гыйбадәт сынымнарыгыз шул зарарны миннән җибәрә алырлармы, яки Аллаһ миңа рәхмәт итәргә теләсә, ул рәхмәтне миңа җибәрмичә тотып калырга сынымнарыгызның көче җитәрме? Әйт: "Миңа һәр эштә ярдәм бирергә вә мине сакларга Аллаһ җитәдер, хак тәвәккәл итүчеләр, әлбәттә, Аллаһуга тәвәккәл итәрләр".
39. Итагать итмәүчеләргә әйт: "Сез үз халәтегездә эш кылыгыз, гамәл итегез, мин дә үз халәтемдә гамәл кыламын. Эшегезнең батыл икәнлеген тиздән белерсез.
40. Аллаһуның рисвай итүче ґәзабы кемгә килер вә мәңгелек ґәзаб кемгә булыр?
41. Ий Мухәммәд г-м, Без сиңа Коръәнне хаклык белән иңдердек, кешеләр аның белән гамәл кылсыннар өчен, әгәр берәү Коръән белән гамәл кылып туры юлны тапса, файдасы, әлбәттә, үзенәдер. Вә берәү Коръән белән гамәл кылмыйча хак юлдан адашса, адашуының зарары, әлбәттә, үзенәдер. Син аларны дингә көчләүче вәкил булмадың.
42. Аллаһ үлгән вакытларын һәр кешенең рухын тәненнән аерып алыр, бер хәлдә кешеләр йоклаганда рухларын алыр, үлем белән хөкем ителгәненә рухны кире кайтармас, ул кеше үлгән булыр. Әмма үлем белән хөкем ителмәгәненә рухны кире кайтарыр, ул кеше әҗәле җиткәнче яшәр. Аллаһуның бу эшендә, әлбәттә, фикер ияләренә гыйбрәтләр бардыр.
43. Югыйсә алар Аллаһудан башка сынымнарны шәфәгатьче итеп тоталармы? Бит ул сынымнарыгыз һичнәрсәгә хуҗа була алмыйлар һәм сезнең аларга гыйбадәт иткәнегезне дә белмиләр, шулай булгач ничек шәфәгать итә алсыннар?
44. Әйт син аларга: "Шәфәгатьнең барчасы Аллаһуга хастыр, Аның үзеннән башка һичкем шәфәгать итә алмас. Җир вә күкләр Аллаһ мөлкедер, соңра Аңа кайтарыласыз.
45. Әгәр Аллаһуның бер генә икәнлеге зекер ителсә, ахирәт көненә ышанмаган кешеләрнең күңелләре нәфрәтләнер вә тетрәр. Әгәр Аллаһудан башка нәрсәнең исеме зекер ителсә, ул вакытта алар шатланырлар.
46. Әйткел: "Ий җирне вә күкләрне халык итүче Аллаһ! Син яшерен нәрсәләрне дә вә ачык әшкәрә нәрсәләрне дә белүчесең, вә Син үзең генә хөкем итәсең бәндәләреңнең дин эшләрендә ихтыйлаф иткән мәсьәләләрендә.
47. Әгәр җирдәге нәрсәләр барчасы кәферләрнеке булса, дәхи шуның хәтле кушылса, каты ґәзабтан котылыр өчен кыямәт көнне садака итеп бирсәләр, һич кабул булмас иде. Дөньяда һич исәп итмәгән каты ґәзаб аларга ахирәттә Аллаһудан ирешер.
48. Аларның дөньяда кәсеп иткән явызлыклары алларында заһир булыр, вә аларга Коръән аятьләрен вә пәйгамбәр сүзләрен мәсхәрә кылуларының ґәзабы тиешле булыр.
49. Әгәр кешене бәла-каза тотса, Безгә дога кылыр соңра аңа бәла-каза урынына нигъмәт бирсәк, ул исә – бу нигъмәт кәсеп итә белүемнән бирелде, дияр. Бәлки ул нигъмәт аңа фетнә вә сынау гынадыр, ләкин аларның күбрәге белмиләр.
50. Ул сүзне үлекләр дә әйтерләр иде, ләкин аларның кәсеп иткән нәрсәләре Безнең ґәзаб килгәндә һич файда бирмәде.
51. Вә явыз кәсепләренең җәзасы аларга иреште, вә пәйгамбәргә вә мөселманнарга золым иткән мөшрикләргә дә кәсеп иткән авызлыкларының җәзасы ирешер. Алар Безне гаҗиз итә алмаслар.
52. Әллә белмиләрме Аллаһ теләгән бәндәсенә киң ризык бирер, вә теләгән бәндәсенә тар ризык бирер, Аллаһуның бу эшендә Мөэминнар өчен гыйбрәтләр бар.

- Parts
- Коръән Тәфсире - 01
- Коръән Тәфсире - 02
- Коръән Тәфсире - 03
- Коръән Тәфсире - 04
- Коръән Тәфсире - 05
- Коръән Тәфсире - 06
- Коръән Тәфсире - 07
- Коръән Тәфсире - 08
- Коръән Тәфсире - 09
- Коръән Тәфсире - 10
- Коръән Тәфсире - 11
- Коръән Тәфсире - 12
- Коръән Тәфсире - 13
- Коръән Тәфсире - 14
- Коръән Тәфсире - 15
- Коръән Тәфсире - 16
- Коръән Тәфсире - 17
- Коръән Тәфсире - 18
- Коръән Тәфсире - 19
- Коръән Тәфсире - 20
- Коръән Тәфсире - 21
- Коръән Тәфсире - 22
- Коръән Тәфсире - 23
- Коръән Тәфсире - 24
- Коръән Тәфсире - 25
- Коръән Тәфсире - 26
- Коръән Тәфсире - 27
- Коръән Тәфсире - 28
- Коръән Тәфсире - 29
- Коръән Тәфсире - 30
- Коръән Тәфсире - 31
- Коръән Тәфсире - 32
- Коръән Тәфсире - 33
- Коръән Тәфсире - 34
- Коръән Тәфсире - 35
- Коръән Тәфсире - 36
- Коръән Тәфсире - 37
- Коръән Тәфсире - 38
- Коръән Тәфсире - 39
- Коръән Тәфсире - 40
- Коръән Тәфсире - 41
- Коръән Тәфсире - 42