Коръән Тәфсире - 14
51. Әйт: "Безгә Аллаһ тәкъдир кылган нәрсәдән башка нәрсә ирешмәс. Ул – Аллаһ безнең хуҗабыз вә ярдәмчебез". Шулай булгач, мөэминнәр Аллаһуга тәвәккәл кылсыннар, эшләрен Аллаһуга тапшырсыннар!
52. Ий Мухәммәд г-м! Кәферләргә әйт: "Безнең башыбызга ике хәерле эшнең килүеннән башканы көтмәгез! Йә шәһид булырбыз, йә табыш малын алырбыз, безнең өчен икесе дә хәерле һәм без дә сезнең башыгызга ике яманлыкның берсенең килүен көтәбез: йә Аллаһудан ґәзаб килер, йә Аллаһ сезне безнең кулыбыз белән ґәзаб кылыр – һәлак итәр, безгә теләсәгез нәрсә көтегез, без дә сезгә һәлакәтлекне көтәбез.
53. Ий Мухәммәд г-м! Монафикъларга әйт: "Кирәк ихтыярыгыз илә, кирәк ихтыярсыз малларыгызны садака кылыгыз, әлбәттә, сездән кабул булачак түгел, чөнки сез фасыйк кавем булдыгыз.
54. Аларның биргән садакаларының кабул булуын һичнәрсә тыймады, мәгәр Аллаһуга вә Аның расүленә ышанмаулары тыйды вә намазны ялкаулык белән укулары һәм садакаларын рия белән авырсынып бирүләре тыйды.
55. Кәферләрнең маллары һәм балалары күплеге сине гаҗәпләндермәсен. Аллаһ аларны маллары белән дөньяда ук ґәзаб кылырга тели, вә кәфер хәлләрендә җаннары чыгар, ахирәттә ґәзабның катысы булыр.
56. Ул монафикълар без сезнең белән бергә мөэминнәрбез дип Аллаһ исеме белән ант итәләр, хәлбуки үзләре сезнең кеби мөэмин түгелләр, ләкин алар сездән куркалар, шуның өчен телләре белән сезне юаталар.
57. Әгәр сакланырлык елга яки тау тишеген тапсалар, яки җирдә керерлек бер урынны тапсалар, әлбәттә, ул урынга йөгергән хәлләрендә барыр иделәр, шул чаклы сездән куркалар.
58. Ул монафикълардан бәгъзесе садака хакына сиңа тел тидерер. Әгәр аларга садака бирелсә, риза булырлар, әгәр бирелмәсә – ачуланырлар.
59. Әгәр алар Аллаһ вә Аның расүле биргән нәрсәгә разый булсалар иде вә әйтсәләр иде: "Безгә Аллаһ җитә, Аның хөкеменә без разыйларбыз, әлбәттә, Аллаһ үзенең юмартлыгыннан вә Аның расүле безгә бирерләр, без Аллаһуга бирелеп Аңардан өмет итәбез" – дип, әлбәттә, хәерле булыр иде.
60. Садакалар – фәкыйрьләргә, мескеннәргә, әмир тарафыннан куелган зәкят җыючыларга, вә зәкят өчен исламга күңелләре өлфәт хасыйл иткән кешеләргә: тоткында булган кешеләргә, бурычын түләргә көче җитмәгән бурычлы кешеләргә, ислам дине өчен Аллаһ юлына һәм малсыз калган мөсафирләргәдер, шул күрсәтелгән урыннарга бирмәк Аллаһудан фарыз ителде. Аллаһ белүче вә хөкем итүче.
61. Монафикълардан расүл г-мне теле белән рәнҗетүче кешеләр әйтәләр: "Ул нәрсә ишетсә шуңа ышанучан", – дип. Син аларга әйт: "Сезнең хәерле сүзләрегезне генә ишетеп ышанучыдыр, әмма сез әйткәнчә ни ишетсә, шуңа ышанучы түгел, Аллаһуга вә мөэминнәргә ышаныр вә Сезләрдән мөэмин булганнарга рәхмәттер, әмма расүллаһны рәнҗетүчеләргә рәнҗеткүче ґәзаб булачак".
62. Ул монафикълар Аллаһ исеме илә ант итәләр, сезне риза кылмак өчен, әгәр хак мөэмин булсалар Аллаһуны вә Аның расүлене риза кылмаклары хаклырактыр, ягъни Аллаһуга итагать итеп Аллаһуның ризалыгын алсыннар вә расүлгә итагать итеп рәсүлнең ризалыгын алсыннар!
63. Әйә алар белмиләрме Аллаһ вә Аның расүле белән каршылашкан кешегә мәңгегә җәһәннәм уты булачагын? Һәм җәһәннәмдә мәңге калу иң зур рисвайлык – бәхетсезлек икәнен белмиләрме?
64. Монафикълар алар зарарына берәр сүрә иңүдән куркалар, ул сүрә белән син аларга күңелләрендәге бозык ниятләре белән хәбәр бирәсең. Ләкин монафикълар үзләрен тәнкыйть иткән аятьләрне төрлечә мәсхәрә кылалар, син аларга әйт: "Мәсхәрә кылыгыз, тәхкыйк Аллаһ сез куркып торган нәрсәләрне ачып күрсәтәчәк".
65. Әгәр син алар Аллаһуны, аятьләрне вә расүлне кимсетеп сөйләшеп торган чакларында сорасаң, ни сөйлисез, дип, алар әйтерләр: "Үзара уйнап-көлеп сөйләшәбез", – дип, син аларга әйт: "Әйә сез Аллаһуны вә Аның аятьләрен вә Аның расүлен мәсхәрә кыла идегез түгелме? (Шуннан соң монафикълар гозер күрсәтеп, расүлүлладан гафу сорарга килделәр).
66. Гозер күрсәтмәгез, иман китереп мөселман булганыгыздан соң Аллаһуга каршы барып кәфер булдыгыз! Сездән тәүбә итүчеләрне гафу итсәк тә, сездән тәүбә итмәгән таифәне ґәзаб кылырбыз бозык булганнары өчен.
67. Монафикъ ирләр вә монафикә хатыннар бер-берсенә охшашлар: алар кешеләрне имансызлыкка вә бозык эшкә өндәрләр, чын иманнан, хак диннән вә изге гамәлләрдән тыярлар һәм кулларын Аллаһ күрсәткән урыннарга садака бирүдән тыярлар, алар Аллаһуны оныттылар, Аллаһ та, җәһәннәмгә салгач, аларны онытыр. Тәхкыйк монафикълар – фасыйклар.
68. Монафикъ ирләргә, монафикә хатыннарга һәм кәферләргә Аллаһ җәһәннәм утын вәгъдә кылды, – анда мәңге калырлар. Аллаһ аларны ләгънәт кылды, һәм аларга – даими ґәзаб булыр. (Монафикъ булу өчен кәферләргә чын күңелдән дус булу җитә, яки мөселманнар өстеннән кәферләргә шикаять итү җитә).
69. Ий монафикълар вә кәферләр! Сездән элек булган кешеләргә ягъни кәферләргә җәһәннәм булган кеби, сезгә дә булды ул элекке кәферләр көч вә куәттә сездән артык иделәр, аларның малы да, вә балалары да сезнекеннән күбрәк иде, алар ахирәттәге өлешләре белән дөньяда файдаландылар. Инде сез дә ахирәт өлешегездән дөньяда файдаланыгыз, сездән әүвәлгеләр өлешләре белән дөньяда файдаланганнары кеби, вә әүвәлгеләр чумган кеби, сез дә батыл гамәлләргә чумдыгыз. Әнә шундый кешеләрнең гамәлләре дөньяда һәм ахирәттә батыл – файдасыз булды! Вә һәлак булачак кешеләр шулардыр!
70. Ул – кәферләргә һәм монафикъларга әүвәлге кешеләрдән: Нух, Гад, Сәмуд кавемнәренең хәбәре килмәдеме? Явызлыклары өчен аларны ничек һәлак иттек! Янә аларга Ибраһим кавеменең вә Мәдйән шәһәрендәге Шөгаеб кавеменең һәм шәһәрләре өсте аска әйләнеп төшкән Лут кавеменең хәбәрләре килмәдеме? Аларның расүлләре көчле дәлилләр вә ачык аңлатмалар илә килделәр. Аллаһу тәгалә аларга золым кылыр булмады, ләкин алар үзләренә золым кылдылар.
71. Мөэмин ирләр вә мөэминә хатыннар бер-берсенә дуслар вә ярдәмчеләр: алар кешеләрне иманга, дингә вә яхшылыкка өндәрләр һәм начарлыклардан тыярлар, намазларын вакытында үтәп, зәкятләрен бирерләр вә һәр эштә Аллаһуга һәм Аның рәсүленә итагать итәрләр, шундый кешеләргә Аллаһ тиз рәхмәт кылыр, тәхкыйк Аллаһ – галиб вә хәким.
72. Аллаһ тәгалә Коръән белән гамәл кылучы мөэмин ирләргә вә мөэминә хатыннарга асларыннан елгалар агучы җәннәтләр хәзерләде, алар анда мәңге калырлар, вә Ґәден җәннәтләрендә яхшы урыннар хәзерләде, вә аларга Аллаһуның ризалыгы булыр, Аның ризалыгы һәрнәрсәдән олугъ. Бу әйтелгәннәр зур теләккә – мәңгелек бәхеткә ирешмәкләр.
73. Ий Мухәммәд г-м! Кәферләр вә монафикълар белән сугыш кыл вә аларга катылык, гайрәт күрсәт! Аларның кайтачак урыны – Җәһәннәм, нинди яман урын!
74. Монафикълар: "Әйткән сүзләрен әйтмәдек", – дип Аллаһ исеме белән ант итәләр, тәхкыйк алар кәфер сүзен сөйләделәр, аннары: "Сөйләмәдек", – дип акланырга тырыштылар, вә мөселман булганнарыннан соң кәфер булдылар, вә үзләре ирешә алмаслык нәрсәне кас кылдылар. Монафикъларның мөселманнарга дошманлыклары: Аллаһу тәгалә үз юмартлыгы белән рәсүлне һәм мөселманнарны бай кылганы өчен. Әгәр тәүбә итсәләр, үзләре өчен хәерле булыр иде, әгәр тәүбәдән баш тартсалар, Аллаһ аларны дөньяда һәм ахирәттә рәнҗеткүче ґәзаб белән ґәзаб кылыр, аларны ґәзабтан коткару өчен җир йөзендә вәли һәм ярдәмче табылмас.
75. Ул монафикълардан: "Әгәр Аллаһ үзенең юмартлыгыннан безгә байлык бирсә, садака бирер идек һәм, әлбәттә, изгеләрдән булыр идек", – дип Аллаһуга ґәһед кылучылары бар.
76. Кайчан Аллаһ аларга рәхмәтеннән байлык бирсә, саранланалар, ул байлыкның хакын чыгарудан баш тарталар.
77. Ялган сөйләүләре вә Аллаһуга биргән вәгъдәләрендә тормаулары сәбәпле, Аллаһу тәгалә аларның күңеленә Аллаһуга юлыгачак көннәренә чаклы нифак – монафикълык чирен салды.
78. Әйә алар белмиләрме Аллаһу тәгалә аларның тышларын да вә эчләрен дә белгәнлегене? Тәхкыйк Аллаһу тәгалә яшерен нәрсәләрне белә.
79. Аллаһуга итагать итеп садака бирүче мөэминнәрне яманлап, шелтә кылалар монафикълар, шулай ук ярлы мөэминнәрнең биргән аз гына булган садакаларын гаепләп, мәсхәрә кылалар. Аларны Аллаһ мәсхәрә кылыр һәм аларга рәнҗеткүче ґәзаб булыр.
80. Монафикълар расүл г-м алдына килеп: "Безнең өчен Аллаһудан гафу сора", – диделәр. Аллаһу тәгалә әйтте: "Ий Мухәммәд г-м! Монафикълар өчен Аллаһудан ярлыкауны кирәк сора, кирәк сорама – алар өчен җитмеш мәртәбә истигъфар кылсаң да Аллаһ аларны ярлыкамас. Ярлыканмаулары – Аллаһуга һәм Аның рәсүленә кәфер булганнары өчен, дөреслектә Аллаһ фәсыйкларны туры юлга салмас.
81. Расүл г-мгә карышып сугышка чыкмаган монафикълар шатландылар, Аллаһ юлында җаннары һәм маллары белән сугышуны мәкрүһ күрделәр, бер-берсенә бу кызу көндә сугышка барып йөрмә, диделәр. Син аларга әйт: "Җәһәннәм уты тагын да эссерәк", әгәр аңласалар.
82. Алар дөньяда аз гына көлсеннәр! Вә ахирәттә күп еласыннар! Кәсеп иткән икейөзлелекнең җәзасы өчен.
83. Әгәр сине Аллаһ сугыштан сәламәт монафикълар янына кайтарса, икенче сугышка чыгарга синнән рөхсәт сорасалар, аларга әйт: "Минем белән сугышка мәңге чыкмассыз, вә минем белән бергә һичбер вакытта дошман белән сугышмассыз, әүвәл мәртәбәдә өйдә калырга риза булган идегез, хәзер дә өйдә калучылар белән бергә утырып калыгыз".
84. Әгәр алардан берсе үлсә, мәңге җеназа намазын укыма һәм каберенә дә барып басма, ягъни монафикълар мәетенең бер эшенә дә катнашма, чөнки алар каршылык күрсәтеп Аллаһуга һәм Аның рәсүленә кәфер булдылар һәм тәүбә итмичә, фәсыйк хәлләрендә үлделәр.
85. Аларның маллары һәм балалары сине ґәҗәбләндермәсен, Аллаһ аларны дөньяда маллары белән ґәзабларга телидер, вә кәфер хәлләрендә җаннары чыгар, ахирәттә җәһәннәм ґәзабы булыр.
86. Аллаһуга иман китерегез, расүлүлла белән сугышка чыгыгыз, дип, бер сүрә иңдерелсә, ул монафикъларның байлары синнән сугышка чыкмаска рөхсәт сорыйлар: "Безгә өйдә калырга рөхсәт бирсәнә! Калучылар белән бергә без дә өйдә утырып калыр идек", – диләр.
87. Алар өйдә калучы хатын һәм балалар белән бергә өйдә калырга риза булдылар, күңелләренә монафикълык чире беркетелде, иңде алар үзләренә нәрсә файдалы вә нәрсә зарарлы – шуны да аңламаслар.
88. Ләкин расүл г-м вә аның белән мөэминнәр Аллаһ юлында маллары һәм җаннары илә сугышырлар. Аларгадыр җәннәттәге яхшы нәрсәләр, алардыр бәхеткә ирешүчеләр.
89. Аллаһу тәгалә, аларга асларыннан татлы елгалар ага торган җәннәтләр хәзерләде, алар анда мәңге калырлар. Бу – иң зур уңыш.
90. Бәдәвий ґәрәбләренең монафикълары, үзләрен гозерле күрсәтеп, сугышка чыкмаска Расүл г-мнән рөхсәт сорарга килделәр һәм алардан Аллаһуны һәм расүлне ялган диючеләре сугышка чыкмыйча калдылар. Аларның кәферләренә Аллаһудан ґәзаб тиз ирешер.
91. Зәгыйфь, авыруларга, һәм сугыш кирәк-яракларын алырга көче җитмәгән фәкыйрьләргә сугыштан калулары өчен гөнаһ юктыр, әгәр Аллаһуга һәм рәсүленә ихласлы булсалар! Изге гамәлле хак мөэминнәрне ґәзаб кылырга юл юктыр. Аллаһ ярлыкаучы, рәхимле.
92. Янә шуларга гөнаһ юк, алар синең алдыңа килеп: "Йә расүлүллаһ! Безнең һичнәрсәбез юк, әгәр безгә ат һәм сугыш коралларын бирсәң, без дә сугышка барыр идек", – диделәр. Син аларга: "Сезне утыртып сугышка җибәрергә һичнәрсә таба алмыйм", – дидең. Шул вакытта алар күзләреннән яшьләр агызып кайтып киттеләр, сугышка чыгу өчен мал тапмауларының кайгысыннан.
93. Бай булып та сугыштан калу өчен рөхсәт сораган монафикъларны ґәзаб кылырга юл булыр. Алар өйдә калучылар белән калырга риза булдылар, Аллаһ аларның күңелләренә мөһер басты, инде алар Аллаһ хөкемнәренә хыянәт итүнең һәлакәтлек икәнен белмәсләр.
94. Сугыштан алар янына кайтсагыз, сезгә гозер күрсәтерләр, әйт "Безгә ялган гозер күрсәтеп маташмагыз, без сезгә ышанмыйбыз, тәхкыйк Аллаһ сезнең хәбәрегезне безгә белдерде. Аллаһу тәгалә үзе һәм Аның расүле сезнең эшләрегезне күрерләр. Соңра ачык вә яшерен эшләрне белүче Аллаһуга кайтарылырсыз, кылган бозык эшләрегез белән сезне хәбәр кылыр".
95. Кайчан сугыштан алар янына кайтсагыз, алар Аллаһ белән ант итәләр, кимчелекләрен гафу итүегез өчен: "Алардан бизегез! Тәхкыйк алар – нәҗесләр, вә урыннары җәһәннәмдер, җәза йөзеннән, монафикъ булганнары өчен.
96. Алар сезгә ант итеп акланырга тырышалар алардан риза булуыгыз өчен. Сез алардан риза булсагыз да, фәсыйк кешеләрдән Аллаһ һич тә разый булмас.
97. Бәдәвий ґәрәбләре, көферлектә вә монафикълыкта тагы да куәтлерәкләр һәм алар Аллаһ Үзенең расүленә иңдергән хөкемнәрне белмәскә бик лаеклыдыр, чөнки алар кырда яшиләр. Аллаһ белеп эш кылучы вә гадел хөкем итүче.
98. Бәдәвий ґәрәбләреннән бәгъзеләре Аллаһ юлына биргән маллары юкка чыкты дип беләләр, вә сезгә бәла-каза килүне көтәләр. Үзләренең башларына яман бәла-каза киләчәк. Аллаһ аларның сүзләрен ишетүче вә эшләрен белүче.
99. Бәдәвий ґәрәбләреннән бәгъзеләре Аллаһуга вә ахирәт көненә ышаналар һәм Аллаһ юлына биргән маллары – Аллаһуга якын булырга сәбәп дип беләләр һәм биргән маллары белән расүлүллаһның догасын өстиләр. Әгаһ булыгыз! Аларның Аллаһуга якын булу өчен биргән садакалары, әлбәттә, Аллаһуга якын булуга сәбәптер, Аллаһ аларны бик тиз рәхмәтенә кертер, шиксез, Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимле.
100. Мәккәдән Мәдинәгә күчеп килгәннәрдән ярышта әүвәл алга чыгучылар, ягъни Аллаһуга вә расүлгә итагать итүдә һәм ислам динен куәтләү юлында һәрвакыт алда йөргән Мөһаҗирләр, һәм яхшылыкта Мөһаҗирләргә иярүче төп Мәдинәле ансарлар – ярдәм итүчеләр, һәм аларга ияргән башка мөселманнар, алардан Аллаһ разый булды һәм алар Аллаһудан разый булдылар. Вә аларга асларыннан елгалар ага торган җәннәтләр хәзерләнде, алар анда мәңге калырлар. Җәннәтләргә кереп анда мәңге калу – зур уңышка: мәңгелек бәхеткә ирешүдер.
101. Сезнең тирәгездә булган бәдәвий ґәрәбләре арасында монафикълар бар, вә Мәдинә әһелесеннән дә бәгъзеләре икейөзлелеккә беркетелделәр. Сез аларның эшен белмисез. Аларның эшен Без беләбез. Без аларны дөньяда ике мәртәбә ґәзаб кылырбыз: яшерен булган бозык эшләрен ачып хурлыкка төшерербез, вә яман үлем белән үтерербез. Аннары ахирәттә олугъ ґәзабка кайтарылырлар.
102. Вә алардан икенчеләре, гөнаһларын танып, тәүбә иттеләр һәм бозык эшләрен яхшы эшләр белән капладылар. Шаять Аллаһ аларга рәхмәт итеп тәүбәләрен кабул итәр, Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимле.
103. Әнә шул тәүбә итеп төзәлүчеләрнең малларыннан зәкят садакаларын син ал, аларны биргән садакалары белән гөнаһларыннан араларсың вә эшләрен төзәтерсең, һәм аларга дога кыл, тәхкыйк синең догаң аларның күңеленә карар, Аллаһ ишетүче вә белүче.
104. Әйә алар белмиләрме? Аллаһу тәгаләнең тәүбәне вә доганы кабул иткәнлеген һәм садакаларны кабул итеп алганлыгын бәндәләреннән? Тәхкыйк Аллаһ тәүбәләрне кабул итүче вә рәхмәт кылучы.
105. Әйт: "Изге гамәлләр кылыгыз! Әлбәттә, Аллаһ вә Аның расүле һәм мөэминнәр сезнең гамәлләрегезне күрерләр, вә тиздән яшеренне вә ачыкны белүче Аллаһуга кайтарылачаксыз, кылган гамәлләрегез белән Ул сезне хәбәр кылыр.
106. Әнә алардан икенче җәмәгать бар Аллаһуның теләвенә куелмышлар, Аллаһ теләсә аларны ґәзаб кылыр яки тәүбәләрен кабул итеп рәхмәт кылыр, Аллаһ белүче вә гадел хөкем итүче.
107. Янә мөселманнар тирәсендә явыз монафикълар бар ки, алар мөселманнар зарарына мәсҗид бина кылырлар, бу эшләре белән хакны вә нигъмәтләрне инкяр итүләрен арттыру өчен, вә мөселманнарның берлеген бетермәк өчен, вә әүвәлдә Аллаһуга вә Аның расүленә каршы сугышкан кешене көтмәк өчен. (Монафикълар: "Бер мәсҗид бина кылыйк та шунда бөтен киңәшләребезне кылырбыз", – дип мәкерлек белән мәсҗид төзеделәр. Әбү-Гамир исемле бер монафикъны кыйсар кәферләреннән гаскәр сорар өчен җибәргән иделәр, шул монафикъның гаскәр белән килүен үз мәсҗидләреннән күзәтеп көтәләр иде). Бу аять иңгәч Мухәммәд г-м аларның мәсҗиден җимерде. Мәсҗид төзүчеләр: "Без мәсҗидне яхшы ният белән төзегән идек", – дип Аллаһ исеме илә ант иттеләр, ләкин: "Алар ялганчылар", – дип, Аллаһ шәһадәт бирә.
108. Монафикълар төзегән мәсҗидтә мәңге намаз укыма, әүвәл көннән башлап Аллаһудан курку нигезенә төзелгән расүлүллаһ мәсҗидендә намаз укымак тиешлерәк, ул мәсҗидтә су белән дөнья кереннән, ислам белән күңел кереннән пакьләнүне яратучы ирләр бардыр. Әлбәттә, Аллаһу тәгалә тәндә су белән, игътикадтә Коръән белән пакьләнүчеләрне сөя.
109. Әйә берәү мәсҗидне Аллаһудан куркып вә Аның, ризалыгын өстәп бина кылса, ягъни динен Коръән өйрәтүе буенча дөрес итеп тотса, шулмы хәерле булыр? Яки бинасын җимерелә торган яр өстенә салган монафикъның бинасы хәерлеме? Ягъни Коръәннән башка ялган динне тотучының дине хәерлеме? Коръән хөкемнәре йөреми торган мәсҗидләрне төзүчеләр мәсҗидләре белән бергә җәһәннәмгә ишелеп төшәрләр, шулай ук бидеґәтләрдән төзелгән батыл динне тотучылар диннәре белән бергә җәһәннәмгә ишелеп төшәрләр. Әлбәттә, Аллаһ Коръән белән гамәл кылмаучы залимнәрне һидәяткә салмас.
110. Син аларның биналарын җимергәч, биналары күңелләрендә кайгы булып торадыр, ягъни малыбыз әрәм китте дип кайгыралар, мәгәр үлгәннәреннән соң күңелләре дөнья малыннан киселгәч, кайгылары бетәр. Аллаһ белүче вә гадел хөкем итүче.
111. Аллаһу тәгалә мөэминнәрдән җәннәт бәрабәренә малларын вә үзләрен сатып алды, алар Аллаһ юлында сугышырлар, кәферләрне үтерерләр вә үзләре дә үтерелерләр, мөэминнәргә Тәүратта, Инҗилдә вә Коръәндә вәгъдә кылынган җәннәт хак вәгъдәдер, берәү Аллаһуга биргән ґәһеден үтәсә, кылган сәүдәләрегез белән бәшәрат бирешегез! Әнә шулай малларыгызны вә җаннарыгызны биреп Аллаһудан җәннәт алу сәүдәсе – олугъ бәхеткә ирешмәк.
112. Алар гөнаһлардан тәүбә итәрләр, ихлас гыйбадәт кылырлар, һәрвакыт Аллаһуга хәмед әйтеп рузә тотарлар, рөкүгъ сәҗдә кылып намаз укырлар, яхшы эшләргә өндәрләр, бозык эшләрдән тыярлар. Вә Аллаһ хөкемнәрен сакларлар. Аллаһ сызган сызыктан тышкары чыкмаслар. Әнә шундый мөэминнәрне җәннәт белән шатландыр!
113. Пәйгамбәргә вә мөэминнәргә, мөшрикләр, кәферләр вә динсезләргә Аллаһудан гафу сорап дога кылмак һич дөрес түгел, гәрчә алар ата-аналары вә башка кардәшләре булсалар да, аларның җәһәннәмгә керәчәкләре белән хәбәр бирелгәннән соң. Хәрәмнәрдән сакланмаган, фарызларны үтәмәгән кешеләр барысы да шул хөкемгә керәләр.
114. Әмма Ибраһим г-мнең мөшрик булган атасына истигъфар кылуы баштан истигъфар кылырга вәгъдә кылганы өчен генә иде. Атасының Аллаһ дошманы икәнлеге Ибраһимгә беленгәч, атасыннан вә аңа дога кылудан бизде. Тәхкыйк Ибраһим җәһәннәм ґәзабыннан куркып аһ-ваһ итүче вә шәфкать итүче юаш.
115. Аллаһу тәгалә бер каумне туры юлга салганнан соң аларны туры юлдан адаштырыр булмады, хәтта аларга нинди нәрсәләрдән сакланмак лязем иткәнне бәян иткәнгәчә. Ягъни кыйбла Бәйтүл-Мөкаддәстән авышканын бәян итеп аять килгәч, әтрафтагы мөселманнар, белмичә, һаман Бәйтүл-Мөкаддәскә карап намаз укыдылар, бу аять шундыйларның гафу ителәчәкләрен белдермәк өчен иңдерелде. Тәхкыйк Аллаһ һәрнәрсәне белүче.
116. Җир вә күкләр барчасы Аллаһу тәгаләнеке, Ул үтерер вә тергезер, сезгә Аллаһудан башка хуҗа вә ярдәмче юк.
117. Тәхкыйк Аллаһ пәйгамбәрнең вә аңа ярдәм белән ияргән Мөһаҗирләрнең һәм ансарларның авыр сәгатьләрдә пәйгамбәргә ярдәм иткәннәре өчен һәр кимчелекләрен кичерде. Алардан бер таифәнең Тәбүк сугышына чыкмаска авышканнан соң, аларны да кичерде, чөнки алар күңелләрен яхшыртып, сугышка чыктылар, әлбәттә, Ул рәхимле вә шәфкатьле мөэмин бәндәләренә.
118. Янә өч кешене гафу итте, алар Кәґәб бин Малик, Һилал бин Өмия, Мүррә бин Рабиґлар, алар гозерсез Тәбүк сугышына чыкмадылар, шуның өчен мөселманнар алардан киселделәр, һичберсе аларга якын бармады, бу эш аларга бик авыр булды. Кайгылары катылыктан хәтта аларга киң җир тар булды, вә күңелләре дә тараеп-кысылды, алар уйладылар Аллаһ ґәзабыннан котылырга юл юклыгын һәм Аллаһуның үзенә генә ялварырга тиеш икәнлекне бик яхшы белделәр. Соңра аларга рәхмәт кылды, тәүбә итсеннәр өчен, тәхкыйк Аллаһ тәүбәләрне кабул итүче вә рәхимле.
119. Ий мөэминнәр! Аллаһ хөкемнәренә хыйлаф булудан сакланыгыз! Һәм сакланучы тугъры кешеләр белән бергә булыгыз!
120. Мәдинә халкына вә Мәдинә тирәсендәге сахрә ґәрәбләренә, расүлүллаһтан бүленеп сугыштан калу һич тә дөрес түгел вә расүлне ташлап үзләрен генә саклауга кызыкмасыннар, аларга бу әмер шуның өчендер, әгәр һәрвакыт расүлүллаһ белән бергә булсалар, Аллаһ юлында аларга ачлык, мәшәкать, сусау ирешмәс вә кәферләрне ачуландырырлык вә эчләрен пошырырлык бер урынны тапмаслар һәм дошманнан алар зарарына һичнәрсә ирешмәс мәгәр расүл белән бергә булсагыз, аның бәрабәренә аларга изге гамәл язылыр. Тәхкыйк Аллаһ яхшылык кылучыларның әҗерен җуймас.
121. Әгәр алар аз гына булса да Аллаһ ризалыгы өчен бернәрсә садака кылсалар, вә сугыш барганда бер чокыр алга чыксалар, болар өчен аларга саваб язылыр, Аллаһу тәгалә аларны кылган гамәлләренең күбрәге белән изге җәза кылыр өчен. (Сахәбәләр бар да сугышка чыга торган булгач, укытырга кеше калмаган).
122. Мөэминнәрнең барчасы да сугышка чыгулары дөрес түгел, әгәр һәрбер фиркадән бер таифә сугышка чыкмасалар, дин белемен өйрәнмәк вә өйрәтмәк өчен дәхи сугышка киткән кешеләр кайткач аларга өйрәтмәк өчен, шаять сугышка киткән кешеләр дә вәгазьләнерләр иде.
123. Ий мөэминнәр! Үзегезгә якын кәферләр белән сугыш кылыгыз! Алар сездә куәт вә катылыкны тапсыннар өчен, вә белегез Аллаһ, әлбәттә, Аңа гөнаһлы булудан сакланучы кешеләр белән бергә.
124. Әгәр Коръәннән бер сүрә иңдерелсә, монафикъларның бәгъзеләре әйтәләр: "Бу сүрә кайсыгызның иманын арттырыр", – дип көләләр. Әмма Коръәнгә ышанган кешеләргә иманны арттыра, алар сүрә иңгәнгә шатланалар.
125. Әмма күңелләрендә бозык игътикад булу сәбәпле авыру күңелле монафикъларга кәфер өстенә кәферне арттырадыр, вә имансыз хәлләрендә үлеп тә китәләр.
126. Ул монафикълар белмиләрме, елда бер-ике мәртәбә алар фетнәләнәләр, ягъни эшләре ачыла, шулай да тәүбә итмиләр һәм вәгазьләнмиләр, гыйбрәтләнмиләр.
127. Коръәннән бер сүрә иңгәндә алар бер-берсенә карашалар вә әйтешерләр: кем дә булса сезне күрмиме? Ягъни мөселманнар безнең аларга каршы булган эшебезне белмәгән иделәр дип, һаман куркып яшәмәктәләр. Соңра алар Коръәннән дүнделәр, Аллаһ аларның күңелләрен хактан кайтарды, һичнәрсә аңламый торган кавем булганнары өчен.
128. Ий кешеләр, тәхкыйк сезгә үз арагыздан пәйгамбәр килде, Аллаһуга карышуыгыз аңар авырдыр, сезнең иманга килүегез өчен бик тырышучы, мөэминнәргә шәфкатьледер.
129. Шуның соңында да иманнан вә Коръәннән баш тартсалар, син аларга әйт: "Миңа Аллаһ җитә, бит Аллаһудан башка һич Илаһә юк, мәгәр Ул гына, Аңарга гына тәвәккәл кыламын вә Ул олугъ Ґәрешнең Раббысы". [10] ЙУНУС СҮРӘСЕ – 109 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Ошбу сүрәләр хаклык белән хөкем итүче Коръән аятьләре.
2. Үзләреннән бер иргә: "Кешеләрне куркыт, вә Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәргә Раббылары хозурында бөек дәрәҗәләр булачагы белән шатландыр", – дип вәхий кылуыбыз кешеләргә ґәҗәбме? Кәферләр әйтәләр: "Әлбәттә, бу Коръән – ачык сихердер".
3. Тәхкыйк сезнен, Раббыгыз җир вә күкләрне алты көндә төзеп тәмам итте, соңра игътибарын Ґәрешкә беркетте, бөтен вөҗуд белән җитәкчелек иткәне хәлдә. Ахирәттә шәфәгать итүче булмас, мәгәр Аның рөхсәте соңында гына булыр. Ошбу эшләрне кылучы Раббыгыз – Аллаһ, аңар гыйбадәт кылыгыз! Әйә сез Коръән белән вәгазьләнмәссезме?
4. Кыямәт көнне кайтачак урыныгыз Аллаһ алдындадыр, Аллаһуның вәгъдәсе хак. Ул башлап халык кылыр, соңра үтереп янә тергезер, иман китереп, яхшы эшләрне кылган кешеләргә гаделлек белән күркәм җәзалар бирер өчен. Дәхи кәферләргә көферлекләре өчен рәнҗеткүче ґәзаб, вә кайнар сасы сулар булачак.
5. Көндез кояшны, кич айны нур-якты кылучы зат та Аллаһу тәгаләдер, елларны вә башка хисапларны белмәгебез өчен ул айга урыннар билгеләде. Аллаһ, бу нәрсәләрне бушка гына төземәде, мәгәр хаклык белән төзеде, ягъни Аллаһ төзегән нәрсәләрдән файдаланган һәрбер кеше җаваплы. Аллаһ хакны – хак дип белүчеләргә дәлилләрне ачык бәян кыла.
6. Көн белән төннең бер-берсенә хыйлаф булып аллы-артлы килеп-китеп торуларында һәм җирдә вә күкләрдә Аллаһ төзегән нәрсәләрдә, әлбәттә, Аллаһ ґәзабыннан курыккан кешеләр өчен гыйбрәтләр һәм вәгазьләр бар.
7. Дөньяга бирелеп, дөнья тереклегеннән генә карар табып, Безгә юлыгуны теләмәгән гафил кешеләр.
8. Аларның урыннары ут, шуны кәсеп иткәннәре өчен.
9. Иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләрне Аллаһ иманнары белән туп-туры җәннәтләр юлына күндерер, ул җәннәтләр нигъмәтләр белән тулган булыр һәм асларыннан елгалар агып торыр.
10. Җәннәтләрдә аларның әйтәчәк сүзләре: "Ий Аллаһ -Син һәр кимчелектән пакьсең", – дип әйтү булыр, һәм бер-берсенә бүләкләре "сәлам" булыр, вә аларның ахыр сүзләре: "Мактау бөтен галәмне тәрбияләүче Аллаһуга тиешле", – дип әйтмәк булыр.
11. Әгәр Аллаһу тәгалә бәндәләренең яхшы эшләре өчен савабны ашыктырган кеби, аларның бозык эшләре өчен ґәзабны да ашыктырса иде, әлбәттә, бозык эшне эшләү белән үлүләре хөкем ителер иде. Безнең хозурыбызга килүгә ышанмаган кешеләрне һәлак итмичә, азгынлыкларында хәйран итеп калдырырбыз.
12. Әгәр Аллаһуга итагать итмәгән динсез кешегә берәр катырак зарар ирешсә, ятып яки утырып, яки басып бездә дога кыладыр, кайчан Без аның зарар вә кайгысын бетерсәк, гүя аңа ирешкән зарар өчен безгә дога да кылмаган кеби булып әүвәлге азгынлыгына төшә. Әнә шулай хак юлдан чыккан кешеләрнең кылган бозык эшләре үзләренә яхшы булып күренә.
13. Тәхкыйк сездән әүвәл килеп золым кылган кавемне Без һәлак иттек, моннан гыйбрәт алыгыз! Рәсүлләре аларга ачык могҗизалар, вә ислам диненең гадел хөкемнәре белән килделәр, шулай да иман китермәделәр. Шуның кеби гөнаһка чумган кешеләрне җәза кылачакбыз.
14. Соңра алар урынына сезне хуҗа кылдык, нинди эшләр кылачагыгызны күзәтеп тармаклыгыбыз өчен, эшләрегез нинди булса, Безнең дә җәзабыз шул булыр.
15. Ачык мәгънәле аятьләребез укылганда Безгә килеп юлыгачакны теләмәгән кәферләр әйттеләр: "Безгә Коръәннән башка китап китер яки Коръәнне үзгәрт", – дип. Син аларга әйт: "Үзлегемнән Коръәнне алыштырмак яки хөкемнәрен үзгәртмәк миңа һич тә мөмкин түгел, чөнки ул Аллаһ сүзе, мин үзем дә Аллаһ миңа вәхий кылган хөкемнәргә генә иярәмен, әгәр мин Раббыма андый гөнаһны кылсам, алдыбызда булачак олугъ "кыямәт" көненең ґәзабыннан куркамын".
16. Син аларга әйт: "Әгәр Аллаһ кушмаса вә теләмәсә иде, мин сезгә Коръәнне укымас идем һәм аның хөкемнәрен сезгә өйрәтмәс идем. Тәхкыйк пәйгамбәр булганчы, мин сезнең арагызда кырык ел тордым, Аллаһ кушмагач, ул дәвердә мин сезгә һичнәрсә укымадым, шуны фикерләп карамыйсызмы?"
17. Аллаһуга ялганны ифтира кылган яки Аның аятьләрен ялган дигән кешедән дә залимрәк кеше булырмы? Залимнәр Аллаһ ґәзабыннан һич котыла алмаслар.
18. Мөшрикләр Аллаһудан башка файда да вә зарар да ирештерә алмый торган сынымнарга гыйбадәт кылалар һәм әйтәләр: "Бу сынымнар Аллаһ хозурыңда безнең шәфәгатьчеләребез", – дип. Син аларга әйт: "Сез Аллаһуга җирдәге вә күкләрдәге Үзе белмәгән нәрсәләрдән хәбәр бирәсезме? Ягъни Аның тиңдәше булып та Үзе белми, сез беләсезме? Мөшрикләр тиңдәш кылган нәрсәләрдән Аллаһ пакь вә бик бөек дәрәҗәдә.
19. Пәйгамбәр килгәнче дөньядагы кешеләр бер генә төрле иде, ягъни бар да мөшрик иделәр, Мухәммәд г-м килгәч, берсе мөэмин, берсе мөшрик – икегә бүленделәр. Залимнәрне ґәзаб кылуда ґәзабны кичектерү белән Раббыңның вәгъдәсе булмаса иде, Коръән хөкемнәрендә ихтилаф кылышкан кешеләрне Аллаһ һәлак итәр иде.
20. Янә алар әйтәләр: "Мухәммәдкә пәйгамбәрлегене белдерә торган бер галәмәт иңдерелсәче, иман китерер идек", – дип. Син аларга әйт: "Сез сораган яшертен нәрсәләрне белмәк Аллаһуга хас, әгәр иман китермәсәгез, галәмәт көтмәгез, бәлки Аллаһудан ґәзаб көтегез! Мин дә сезнең белән сезгә ґәзаб килгәнен көтүчеләрдәнмен".
21. Әгәр Без кешеләргә зарар күргәннәреннән соң рәхмәт кылып яхшылык бирсәк, мәсәлән, ачлык соңында байлык бирсәк, фетнә сугыш соңында тынычлык бирсәк, шул вакытта алар, шөкер итеп, Аллаһуга гыйбадәт кылыр урынына Безнең аятьләребезгә мәкерләр кылалар. Әйт: "Аллаһ мәкер кылуда тизрәк мәкер кылучы, Аның мәкере көчле. Тәхкыйк фәрештәләребез сезнең кылган мәкерләрегезне язарлар, тиешле җәзасын күрерсез".
22. Сезне төрле сәбәпләр белән җирдә вә суда йөртүче зат Аллаһ, хәтта сез зур корабларда булсагыз, ул корабларны яхшы җил йомшак кына алып китсә, шул хәлдә шатланып кына барганда көчле җил чыгып, төрле яктан дулкын килсә һәм чорнап алган дулкын һәлакәтлеге килде дип белсәләр, шул вакыт алар Аллаһ диненә кайтып, ихлас Аллаһуга дога кылырга тотыналар: "Йә Рабби, әгәр безне бу һәлакәттән коткарсаң, әлбәттә, нигъмәтләреңә шөкер кылучылардан булырбыз", – диләр.
23. Аллаһ әгәр аларны коткарса, шуннан соң алар җир өстендә бозыклык кыла башлыйлар. Ий кешеләр! Бозыклыгыгыз үз зарарыгызга, дөньяда файдалануыгыз бик аздыр, соңра Безнең хозурымызга кайтарылачаксыз, шул вакытта кылган эшләрегез белән сезгә хәбәр бирербез.
24. Дөньяда яшәүнең мисалы: Без күктән иңдерелгән яңгыр суы кеби, ул яңгыр белән кешеләр вә хайваннар ашый торган нәрсәләр аралашып үссәләр, хәтта җир матур чәчәкләрен чыгарып зиннәтләнеп китсә, кешеләр хәзер без файдаланабыз дип торганда, үскән нәрсәләрнең һәммәсен һәлак итмәк өчен Безнең әмеребез көндез яки кич белән килсә, Без аларны киселмеш камыл кеби кылырбыз да, гүя ул үсемлекләр кичә булмаган кеби булып калыр. Әнә шулай фикерли белгән кешеләр өчен гыйбрәтле аятьләребезне бәян кылабыз.
25. Аллаһу тәгалә бөтен дөнья кешеләрен мәңгелек тынычлык, иминлек йорты булган җәннәтләргә чакыра вә үзе теләгән кешеләрне җәннәтләргә бара торган туры юлга күндерде. (Аллаһу тәгаләнең җәннәтләргә чакыруының тәртибе һәм җәннәтләр юлы Коръән Кәримдер).
26. Дөньяда Аллаһуга гыйбадәт кылып, яхшылыкларны кылган кешеләргә ахирәттә яхшылык, җәннәт нигъмәтләре вә аннан да артыграк Аллаһу тәгаләнең диндарын күрү булыр, аларның йөзләрен һич карарлык капламас вә аларга һич хурлык ирешмәс. Җәннәт кешеләре әнә шулардыр, алар анда мәңге калырлар.
27. Әмма бозыклыкны кәсеп итүчеләр, ягъни имансыз, динсез булуны яки башка гөнаһларны кәсеп итүчеләр, аларга үзләренең бозыклыгы кеби җәһәннәм ґәзабы булачак, аларны төрле хурлыклар каплар, аларны Аллаһ ґәзабыннан саклаучы кеше булмас, аларны гүя караңгы кичнең бер кисеге каплаган кеби чырайлары кара булыр, утка керәсе кешеләр әнә шулар, алар анда мәңге калырлар.

- Parts
- Коръән Тәфсире - 01
- Коръән Тәфсире - 02
- Коръән Тәфсире - 03
- Коръән Тәфсире - 04
- Коръән Тәфсире - 05
- Коръән Тәфсире - 06
- Коръән Тәфсире - 07
- Коръән Тәфсире - 08
- Коръән Тәфсире - 09
- Коръән Тәфсире - 10
- Коръән Тәфсире - 11
- Коръән Тәфсире - 12
- Коръән Тәфсире - 13
- Коръән Тәфсире - 14
- Коръән Тәфсире - 15
- Коръән Тәфсире - 16
- Коръән Тәфсире - 17
- Коръән Тәфсире - 18
- Коръән Тәфсире - 19
- Коръән Тәфсире - 20
- Коръән Тәфсире - 21
- Коръән Тәфсире - 22
- Коръән Тәфсире - 23
- Коръән Тәфсире - 24
- Коръән Тәфсире - 25
- Коръән Тәфсире - 26
- Коръән Тәфсире - 27
- Коръән Тәфсире - 28
- Коръән Тәфсире - 29
- Коръән Тәфсире - 30
- Коръән Тәфсире - 31
- Коръән Тәфсире - 32
- Коръән Тәфсире - 33
- Коръән Тәфсире - 34
- Коръән Тәфсире - 35
- Коръән Тәфсире - 36
- Коръән Тәфсире - 37
- Коръән Тәфсире - 38
- Коръән Тәфсире - 39
- Коръән Тәфсире - 40
- Коръән Тәфсире - 41
- Коръән Тәфсире - 42