🕥 35-minute read

Колыма Хикәяләре - 15

Total number of words is 4511
Total number of unique words is 2547
31.2 of words are in the 2000 most common words
46.0 of words are in the 5000 most common words
54.1 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга диләр бит, мин дә, этләшә торгач, үлчәргә дә, санарга да, счет тар­тырга да өйрәнә башладым. Әмма ничек итеп бурычка бирмәскә—акыл җитми. Кунакларым берсеннән-берсе өлкәнрәк түрә бит. Аларны кире кагып кара, бигрәк тә үзең «юеш»кә утыргач. Ә менә бер ай сәүдәдән соң алыш- бирешне исәпләп карасам: ике мең җиде йөз сиксән алты сум унҗиде тиен акча җитми! Нишләргә?..
  Күкчәтауга барып, туган-тумача, дус-иштән бурычка акча сорап карадык. Юк! Барысы да йөз дүндерде. Менә шунда гына миннән алда буфетта эшләгән бәндәләрнең ни өчен судланып китүләрен төшендем.
  Әмма төшенүдән ни файда? Акча юк. Тагын — төрмә дигән сүз.
  — Булмаса, ашханәне ремонтларга алыныйк. Агач эшен син эшләрсең, буявын, агартуын мин,— диде Маһи­нур.
  Мин, сельпо председателе Мостафин белән сөйләшеп, өч мең сумга килешү төзедем дә Маһинур белән ашха­нәне төзәтергә керештек. Эштән соң, кичләрен, ял-йокы исәбенә. Улыбызны аракы әрҗәсе өстенә яткызып торып. Ремонтны бетергәч, килешү буенча акчаны алып, «тишек­не» ямадык. Уф алла! Ләкин озаккамы?!
  11
  Кызыл Яр авылы яныннан кечкенә генә бер елга ага. Казахлар аны Чагала үзәне диләр. Чагала — Акчарлак дигәнне аңлата. Авылга җитәр алдыннан елга ермакла- нып-тармакланып китә, ерактан, үрдән караганда, ул очарга әзерләнеп, канатларын җәеп җибәргән акчарлак­ка охшый. Бәлкем, аның исемен дә әнә шул күренеш ту­дыргандыр.
  Эштән бушаган араларда, бигрәк тә кичкырын мин шушы елга буена килеп уйланып утырырга яратам. Ча­гала үзе тар, үзе сай, ярлары да текә түгел, сөзәк! Анда вак-төяк куаклыклар. Ә мин утыра торган төштә шомырт агачлары. Яз башында алар шау чәчәктә була. Әчкелтем хуш ис борынны кытыклый.
  Әйткәнемчә, мин утыра торган җирдә дә үзән сай — үтәли күренә. Кызгылт, сары, саргылт, ак ком бөртеклә­ре, ногыт борчагы кебек, чекерәеп яталар, Ара-тирә алар- ны күләгәләп, вак чабаклар ялт-йолт үтә.
  Мин утырган җирдән аз гына алда су эчендә зур гына бер чуер таш ята. Чагала агып барышлый шул ташка су­гылып, чупылдап ала.
  — Чупылт-чупылт, чупылт-чупылт...
  Яратам мин шушы тонык пышылдаган тавышны тың­ларга. Агып барышлый, теге таш янында бик аз гына тукталып, елга аңа үзенең ниндидер бик яшерен серен пышылдап кына әйтеп уза сыман.
  — Чупылт-чупылт... чупылт-чупылт.
  Нинди сер, нинди әкият сөйли икән бу көмеш канат­лы акчарлак? Әнә, ишетәсезме, тагын:
  — Чупылт-чупылт...
  Чагала менә шулай, артык тавышланмыйча гына, са­гышлы бер җыр көйләп оча-оча да, кылганлы далага чык­кач, кинәт юк була. Җиргә сеңеп югала. Акчарлакның көмеш канатлары салына, җыры әйтелеп бетмәгән сер бу­лып өзелә.
  Гомер! Кеше гомере дә елгалар кебек ага бит. Берәү­ләрнең гомере Агыйдел төсле тулып ташый. Ул иксез- чиксез дәрьяларга барып чыга — зөбәрҗәт дулкыннарын чайкалдыра. Ә кайбер гомерләр, менә шушы Чагала үзә­не төсле акрын гына, чупылт-чупылт итеп кенә ага да иркен киңлеккә чыктым дигәндә генә эзсез югала.
  Минем гомерем дә, нәкъ менә шушы Чагала үзәне төсле саркып, тәшвишләнеп кенә ага. Кайчандыр мин тау елгасы сыман таштан ташка сикереп, тавышланып, чәчрәп ага идем бит. Нигә соң әле болай тып-тын, шы­пырт булып калдым?
  Күңелемдә әле һаман да яңа җырлар яңгырый. Мин һаман әле яңа шигырьләр, хикәяләр, романнар язу уты белән ялкынланам.
  «Син инде яңа әсәрләр язып азапланма. Бер редакция дә аларны кабул итмәс», дигән Кави ага миңа җибәргән соңгы хатында.
  — Чупылт-чупылт...
  Сискәнеп башымны күтәрәм. Уйлар очына җитә ал­мыйча өзелә. Мин, култык таякларымны алып, көчкә- көчкә генә аягүрә басам.
  Акчарлак канатларында — шәфәкъ яна. Әйтерсең лә канатларын җәйгән кызыл кош кичке күккә күтәрелергә җыена.
  — Чупылт-чупылт...
  Сагышлы җыр, зарлы пышылдау...
  Ерак офыкта соңгы учаклар сүнә. Ел артыннан ел уза. Башлыклар алмашына. Үзгәрәләр. Бары тик аларның га­дәтләре генә үзгәрми. Элеккеләре дә, соңгылары да, бер калыпка коелгандай, бурычка — бушка эчәргә, ашарга ярата. Ә мин, ике ревизия арасында ут йотып, янә көям, менә янам дип, кызган табага баскандай сикергәлим. Ашау-эчүне кысам. Маһинур анда-монда кәнсәләргә йө­реп идән юа, мич яга. Аның хезмәт хакын да бурычлар түләү исәбенә җыеп куям.
  Менә 1953 ел. Март. Радио. Сталин вафат...
  Берәүләр елады. Берәүләр ләгънәт укыды. Берәүләр өметләнде. Әмма минем тормышка бернинди дә үзгәреш килмәде. Буфет. Башлыклар. Әҗәткә сораулар һәм тет­рәнеп ревизия көтү.
  Ниһаять, партиянең XX съезды. Ул шәхес культы җи­наятьләрен каплап торган кара, шомлы пәрдәне күтәрде. Дөнья чирканып тетрәнде.
  Күңел иләс-миләс. «Халык дошманы» дигән тамгадан, хурлыктан, җәбердән котылу өметләрем тагын кабын­ды...
  Әмма минем гомер Акчарлак үзәне төсле һаман бер үзгәрешсез чупылт-чупылт килә...
  Көтеп-көтеп аптырагач, СССР Верховный Советы Пре­зидиумы Председателе Климент Ефремович Ворошилов исеменә үземнең 1937 елда нахак гаепләнүем турында язып, бу кара таптан арындыруны үтендем.
  Нинди генә җавап килер икән?
  Ярсып, икеләнеп, өметләнеп, хәвефләнеп көтәм.
  Көн дә көтәм.
  Айлар үтте. Мәскәүдән җавап хаты әле һаман юк. Нинди озын, авыр, газаплы бу көннәр. Нинди генә җавап килер икән?
  Этләнә торгач, кырык гариза биреп, авырыйм дип, бу­феттан котылдым. Котылуын котылдым, әмма ике меңгә якын акчамны, чакырылмаган «кунак»ларымның түлән­мәгән бурычларын түләп. ,
  Кызыл Яр (Петропавловск) каласында алты айлык бухгалтерлар курсы ачыла икән, шунда укырга юнәлтмә ЗЛ ДЫМ.
  Көз җитте. Кар аралаш суык яңгырлар башланды. Мие инде, курсларны тәмамлап, райпотребсоюзда бухгалтер булып эшли башлаган идем. Беркөнне шулай лычма су булып, өшеп өйгә кайтып керүем булды;
  — Менә сиңа хат,— дип, Маһинур конверт тоттырды. Суыктан өйгә керүгә күзлек парланган, бернәрсә дә күр­мим. Конвертны алам дигәндә култык таякларым төшеп китте: Ярый әле сәкегә аудым.
  Күзлекне алай-болай сөртеп, күшеккән-тырпайган бар­маклар белән көч-хәл конвертны ачтым.
  «Күкчәтау өлкә НКВД идарәсе сезгә фәлән көнне, фәлән сәгатьтә фәлән кабинетка килергә куша».
  Утырып тәмәке тарттым. Теге кәгазьне тагын иҗек? ләп укып чыктым.
  Я хода, ни өчен чакыралар мине тагын ул шомлы йорт- ка? Хәерлегәме? Хәерсезгәме?
  — Дөп, дөп! Дөп, дөп!
  Нинди тавыш?
  Чү, бу минем йөрәгем шулай ярсып, сызланып суга тыпырчына түгелме? Я раббым, нишлим соң!!!
  Сагыну
  Альбомымда күп вакыт узудан инде тоныклана башлаган бер фоторәсем бар. Ул минем өчен аеруча кадерле. Эчем пошканда, күңелсезләнгәндә альбомны алам, озак карыйм. Уйланам. Сагынам, өзелеп сагынам мин бу рәсемдәге җан дусларны.
  Без анда өчәү. Өчәү... Хәзер мин берүзем генә. Япа-ял­гыз. Икебез инде дөнья куйды — «дарелфанидан дарел- бакыйга рәхләт әйләде». Тирән хәсрәт. Ул инде минем күңелдә мәңге бөтәшмәс, кансырап торган чи җәрә­хәт.
  1956 ел. Көз. Казан. Кар аралаш яңгыр ява. Шыксыз көннәр. Әмма нәкъ менә шушы шыксыз, күңелсез вакыт безнең язмышта иң шатлыклы, якты көннәрнең берсе булды.
  Без — өчәү. Ләкин без әле бер-беребезне күрмәгән, кү­решмәгән. Алай гына да түгел, без әле бер-беребезнең ни хәлдә икәнен дә белмибез — исәнме? Әллә, озын юлның ахырына хәтле барып җитә алмыйча, берәр борылышта егылып калганмы? Белми идек әле ул вакытта, белми идек.
  Без — өчәү.
  Беребез — Котластан, беребез — Норильскидан, бере­без — Колымадан.
  Унтугыз елдан соң! Бер гомер бит үзе без аерылыш­канга! Кем уйлаган мондый бәхетле очрашу булыр дип.
  Бауман урамы. Матбугат йорты. Якшәмбе саен өмәләр оештырып, унар-унбишәр кирпечне аркалап, һаман югары- га-югарыга ташып салган бина бит бу! Култык таякларыма абына-абына, ашыгып баскычлардан күтәреләм, икенче катка. Язучылар союзы идарәсенә кереп күрешер-күреш- мәс, миңа чакыру билеты бирделәр. «Хөрмәтле иптәш, Сезне Татар опера һәм балет театры бинасы ачылу тан­танасына чакырабыз». Имәнеп киттем.
  Бусы да һич уйланмаган сөенечле очрак лабаса. Мин бит әле ул бинаның нигезен әзерләү өмәсенә катнашкан идем. Унтугыз ел элек...
  Яз. Пединститут паркындагы мәһабәт юкәләр балга манылган нәни яфракларын әле яңа гына җәеп җибәргән­нәр. һавада сулап туя алмаслык хуш ис. Бал исе. Без әнә шул зифа юкә агачлары тирәсендәге ямь-яшел хәтфә тү­шәккә сузылып ятып, соңгы имтиханнарга әзерләнәбез. Шулай беркөн дөньяны онытып, китап-конспектларга мө­киббән китеп гыйлем эстәгәндә, институт комсомол коми­теты секретаре Бәдигов йөгерә-атлый, мышнап килеп чыкты.
  — Кай җәһәннәмгә таралдыгыз, үзегезне эзли-эзли арып беттем,— ди.
  — Ни яна?
  — Янмый.— Бәдигов юкә агачына терәлде, чыннан да, арыган икән.— Райкомолдан шалтыраттылар, иртәгә сез­нең факультет «бакыр бабай» бакчасына өмәгә барырга тиеш.
  — Иртәгә? Иртәгә якшәмбе, аннан, үзең беләсең, за­четлар.
  — Барысын да беләм. Бу бик ашыгыч эш икән. «Ба­кыр бабай» бакчасында зур бер бина салачаклар, ди. Ме­нә шуның өчен андагы агачларны казып алып, каядыр күчерергә, ди.
  Аптырап калдым. Ничек инде Казанның нәкъ үзәгендә­ге гөлбакчаны туздырырга? Алай да икенче көнне бөтен факультет белән көрәкләр, ломнар күтәреп, җырлый-җыр- лый «бакыр бабай» бакчасына киттек.
  Унтугыз елдан соң хәйраннар калдым — әкият. Кайчан­дыр бакыр бабай утырган бакча урынында мәһабәт, ис­киткеч гүзәл сарай. Бинаны әйләнәм — сокланып туял- мыйм. Бинаның ике ягындагы куышта ике бөек шагыйрь басып тора. Ал арга тәгъзим белән баш иеп сәлам бирдем.
  Нәкышлап бизәлгән биек түшәмнәрдә бәллүр чәчәк­ләр булып кандилләр балкый. Аларның һәрберсендә күп- тән-күп шәмнәр яна — мәрмәр баскычларга, залларга, фой­еларга нур түгелә. Бәйрәмчә матур, пөхтә киенгән хатын- кызлар, ирләр көлешә-сөйләшә өске катка ашыгалар. Мин дә шул агымда. Әмма мин, үземнең бу күркәм кавемгә ят булуымны күреп-тоеп, гарьләнәм һәм каушыйм. Гарьләнәм, чөнки өстемдә таушалган иске кием-салым. Каушыйм, чөнки култык таякларым мәрмәр басмаларда шуып-шуып китә. Гүя алар: «Кара әле, хуҗа, без монда ялгыш килеп чыктык, ахры, бу без йөри торган төш түгел ич!» — дип мине шелтәли һәм атлаган саен чайкалып кире чи­генә.
  Ниһаять, тирләп-пешеп, мең газап белән фойеның би­хисап биек, ачык ишеге янына килеп терәлдем.
  Зур, якты, матур зал. Сап-сары балавыз белән ялты­ратылган паркет идән. Стена буйларында кызыл бәрхет белән тышланган аркасыз йомшак озынча урындыклар. Уртада шатлык белән балкыган халык чайкала — биек үкчәле нәфис туфлиләр, ялт-солты итекләр,1 ботиклар пар­кетка тияр-тимәс кенә шуа.
  Мин ишек кырыендагы йомшак урындыкларның берсе­нә елышып, кыяр-кыймас кына чүктем — култык таякла­рын аска яшердем. Үзем сокланып фойеда арлы-бирле йөргән шат, пөхтә кешеләргә карыйм. Казандылар. Мин бит ун ел алар белән бергә кайнадым. Ә хәзер аларның берсен дә танымыйм, алар мине... Кем танысын, ди. Ка­заннан киткәнемә инде егерменче ел. Ә шулай да, кем белә, бәлки бу күңелле төркемдә мине танучылар да бардыр. Ләкин алар мине шәйләмәгән төсле, мөгаен, читкәрәк авы­шалардыр. «Халык дошманы» ярлыгы тагылган арестант белән кемнең күрешәсе килсен ди, бигрәк тә мондый тан­танада, халык алдында. Гәрчә нәкъ менә кичә Казанда Союз Верховный судының минем эшне киредән карап, гаепсез дип табып, реабилитацияләнүем турында рәсми карарын алган булсам да...
  Ул карарда «Салахов Ибраһим Низамовичны гаепләү буенча эш СССР Верховный суды Хәрби Коллегиясе та- рафынан 1956 елның 25 апрелендә яңадан каралды.
  Хәрби коллегиянең 1938 елның 12 маенда Салаховка чыгарылган хөкем карары кире кагыла һәм, гаебе булмау сәбәпле, эш туктатыла»,— дип язылган. СССР Верховный суды Хәрби Коллегиясенең суд составында председатель­лек итүче юстиция полковнигы Лихачев кул куйган иде.
  Нәкъ менә шул кәгазь мине бу гүзәл сарайны ачылу тан­танасына китерде бит. Әмма хәзер менә Штраус вальсы дулкыннарында рәхәт йөзүче шат казанлыларның миндә ни эше бар? Киресенчә, мин монда ак козгын ич. Сискә­неп киттем — кемдер артымнан килеп кочты.
  — Таны, кем бу?
  Каушап калдым, бик таныш тавыш шикелле. Үз гоме­ремдә ишеткән барлык дус-иш, таныш-белешләрнең тавыш төсмерләре колагымнан зыңлап узды. Ләкин бу йомшак, аз гына моңсу тавышның кемнеке булуын һич тәгаенли алмыйм.
  —■ Я инде, тизрәк әйт!
  — Сөббух,— дип кычкырып җибәрдем.— Сөббух Рафи­ков!
  Без кочаклаштык. Күзләргә кайнар яшь тыгылды.
  Ниһаять, бу шатлыклы күрешүнең беренче давыллы хисләре акрынлап чигенде — без бер-беребезгә карап тын калдык.
  Галимҗан Ибраһимовны тәбрикләү хатына кул куйга­ны өчен кулга алынып, Норильскига сөрелгәндә ул әле япь-яшь, коңгырт кара чәчле, зур соргылт күзле, аксыл йөзле, һаман елмаеп тора торган дәртле егет иде. Хәзер инде — ир уртасы. Киң маңгаенда — җыерчыклар, күзләр­дә— тирән моң, чәчләр сирәгәя төшкән. Әмма аның йө­зендә чытыклык, ачу яки ачыну ярсулыгы сизелми, һаман әле аның иреннәрендә самими елмаю.
  — Ибраһим! — Кинәт аның иреннәре тетрәнеп китте, йөзенә күләгә төште. Күрәсең, минем артык текәлеп кара­вым аны борчыды, ул бу караштан котылырга ашыкты. Кулын иңемә салды һәм кычкырып, аз гына шаярткан сы­ман, сүзгә чакырды.
  — Я, Колыма аюы, сөйлә, нинди приискаларда булдың, күпме алтын казып алып кайттың?
  — Җитәрлек.— Яртылаш бөкләнеп, бил каешыма элен­гән чалбар балагыма ишарә ясадым.— Тик бер аякны...
  Сүземне очлый алмадым, кемдер бүлдерде.
  — Менә алар кайда посканнар, ә мин эзли-эзли арып беттем.
  Күтәрелеп карадык та сөенечтән сикерешеп тордык. Мин бер аягым юклыгын да онытып җибәргәнмен, күтә­релүгә авып киттем. Хәсән ага Туфан мине кочып алды. Ул арада Сөббух та озын куллары белән безне урады — өчебез бер кочакка сыйдык, бер-беребезнең йөрәк тибе­шен тыңлап, сүзсез калдык.
  Җиз кыңгыраулар чыңлады.
  Халык тамаша залына агыла башлады. Без дә аңы­бызга килдек. Туфан ага иелеп урындык астыннан кул­тык таякларымны алып бирде, бер үземә, бер култык та­якларыма карады да нигәдер башын чайкады һәм рәнҗү­ле елмайды.
  — Мөкяфәт...
  Өрәңгеләр яфрак койганда
  1
  Мәскәүдән ерак түгел, электричка белән ярты сәгать­лек юлда, урман эчендә язучыларның иҗат йорты урнаш­кан. һәр ел саен диярлек мин монда ял итәргә, язарга киләм. Языла. Илһамлы, шифалы почмак бу.
  Язып, укып арысаң, әйдә, ял итәргә рәхим ит, каршың­да — кара урманга тиң парк. Мин аллеялар буенча йөреп, түтәлләр каршындагы урындыкларга утырып ял итәм.
  Җил исеп китте, агачлар чайкалды, шаулаштылар. Ка­еннардагы соңгы яфраклар, кинәт нәрсәдәндер куркышып кузгалган саргылт күбәләкләр кебек, көтүләре белән кү­тәрелделәр дә ашыгып җиргә кундылар.
  Ә икенче агачтагы яфраклар тиз бирешмәде, боргалан­ды, ботакларыннан аерылмаска тырышты. Ә шулай да, әнә, берсе өзелде, әмма җиргә ашыкмады, очты, хәтта ту­ган өрәңгесеннән дә биегрәк күтәрелде һәм әле бер ягын, әле икенче ягын күрсәтеп чайкалды: әйтерсең лә канатла­рын ал, кызыл, алтын төсләргә манган тылсымлы ярканат. Җәйге төсеннән чагыштырмаслык дәрәҗәдә матур, сок­ландыргыч бу яфраклар — карт өрәңгенең көзге яфрак­лары.
  Ниһаять, шул гүзәл «ярканат» минем алдымдагы урын­дыкка кунды. Түзмәдем, алыйм дип кулымны суздым.., һәм туктап калдым.
  Нәкъ шул урындык артындагы сукмактан кемдер ашы­гып, аксаклап миңа якынлаша иде. Кечерәк чандыр гәү­дәле, дала халыкларына хас кысык күзле, яңак сөякләре аз гына калку. Узып китәр дигән идем, киресенчә, миңа таба омтылды һәм, урындыкны атлап чыгып, мине кочак­лады:
  — Я алла, кемне күрәм, син теремени...
  — Санҗе!! — Мин дә ашыгып аны кочтым.— Чыннан да, синме бу, дустым Санҗе? — Күзләремә кайнар яшь тыгылды.
  Санҗе Кәләев белән мин беренче тапкыр моннан кы­рык еллар элек Топорок колониясендә очрашкан идем. Кы­рык ел узса да, күңелдән китмәслек хәлләрдә...
  2
  Иртәнге барлауны уздыргач, вахтерларның берсе, яшь­рәге, тагын атылып-бәрелеп баракка килеп керде. Бар тавышына акырды:
  — Староста, барактагыларның барысын да вахтага! Тиз!
  Югары сәкеләрдән барак уртасына идәнгә култык та­яклары шалдыр-гөлдер коелды, гадәттәге сүгенү, кычкы­ру, ыгы-зыгы башланды.
  Вахта алдындагы мәйданга дүртәр саф булып тезел­дек. Алда койрыкларына утырган ике аяксызлар, алар артында агач аяклар, аннан сукырлар, саңгыраулар.
  Тирә-якта ап-ак кар. Зона аръягында күгелҗемләнеп урман күренә. Тайга. Шул урман артыннан хәзер кан-кы- зыл булып кояш күтәрелә. Офык та, урман да, янгын ка­бынган кебек, кызарганнан-кызара бара. Җил юк, коры суык. Тайга «янган» саен суык көчәя бара — «тешли».
  Вахтерлар колонна буенча арлы-бирле йөгерә, суган- лап-борычлап сүгенә. Җирдә утырганнарны аяклары белән тибеп, басканнарны этеп-төртеп сафларны тигезләргә, ко­лоннаны «тантаналы парадка» — түрәне каршылар өчен әзерләргә тырышалар. Әмма инде күптәннән басып торган­га, иске-москыларга гына уранган тоткыннар туңа, калты­рыйлар. Шуның өчен булдыра алганнары тырыша, сафны бозалар. Бу хәл вахтерларны бигрәк тә үчектерә.
  Ниһаять, вахта будкасының ишеге ачылып, колонна башлыгы чыкты. Ак тун, ак бәрән бүрек, соры киез итек­ләр кигән озын буйлы, чандыр гәүдәле, чытык чырайлы, урта яшьләрдәге кеше. Ул ашыкмыйча, гәүдәсен төз то­тып, хәрби адымнар белән атлап, безгә өтеп карап, колон­наның бер башыннан икенче башына үтте. Ялт борылды һәм кире килеп, урта бер төштә колоннага карап тук­тады:
  — Контрлар, әрәмтамаклар! — Кинәт ул берәү җилкә­сенә сугып җибәргәндәй аваз салды, без сискәнеп киттек. Әллә инде акылдан шаша? Юк, акылында икән, бер-ике адым алга атлады да сүгенде. Кемнедер эзләгәндәй, алда­гыларны сөзеп үтте. Куркып киттек: әллә инде берәребез- не карцерга ябарга җыена? Аллага шөкер, тукталмады, тагын эре-эре атлап колоннаның аргы башына үтте, тагын борылды һәм вахта янында команда көтеп басып торган вахтерлар янына килде. Шул ук ачулы тавыш белән бо­ерды:
  — Хәзер үк барысын да утын әзерләргә куарга! Мин аларны бушка ашатып яткырмам.
  — Ә... ә... аяксызларны,— диде алдарак торган бер вахтер, тотлыгып.— Аларны кайда, иптәш начальник?
  — Кайда? — Тагын гасаби тавыш, ачулы караш.— Кай­да, зонада утын киссеннәр. Аяклары булмаса, телләре озын, барыбер халык дошманнары, аналарын... барысын да Мария-Магдалинага олактырырга! — Түрә, тагын ике катлап сүгенеп, безгә карап төкерде дә ашыгып атлап вах­тага кереп югалды.
  Вахта капкасы ачылды.
  Ыгы-зыгы башланды. Вахтерлар аяклыларны бер як­ка, аяксызларны икенчегә кудылар, тезделәр һәм утын командасын капкага таба алып киттеләр. Ул арада вах­тадан автоматларын кулларына алып, этләрен җитәкләп конвой чыкты. Саңгыраулар сукырларны култыклады, алар артыннан үз-үзләрен көчкә йөртүче күтәрәмнәр куз­галды.
  Алдагылар койрыкларында шуышып, без таякларга тая­нып, вахтер артыннан иярдек, тау-тау итеп өелгән юан- юан нарат агачлары янына барып туктадык.
  һәр дүрт мәхбүскә бер пычкы, тукталмыйча алмаш- тилмәш кисәргә. Балта юк. Зона эченә балта кертү — хә­тәр. Утынны зонадан чыгарып яралар, өяләр. Озакламый бөтен зонада пычкы тавышы яңгырады, чинады, чырлады. Безне эштән караңгы төшкәч, урманга утын хәзерләргә киткән команда кайткач кына, туктаттылар. Ике тоткын анда үлгән. Аларны чана белән тартып алып кайттылар.
  Катып, туңып, арып чайкала башлаган идек — барак­ка кергәч, рәхәтләнеп киттек. Кизүләр ике мичкә дә яккан, җылы. Озакламый кичке баланданы китерделәр. Баракта бердәнбер лампа ишек төбендәге баганага эленгән. Аның да куыгы чатнаган, корымланган, булыр-булмас кына як­тырта. Чират зур ыгы-зыгы.
  Әле генә умарта оясы кебек мыжлаган барак тыныч­лана башлады. Бүлә торган бернәрсә дә юк, мичкәне, чү­мечне әллә кайчан алып чыгып киттеләр.
  Мин итекне баш очына мендәр урынына салдым да йокларга әзерләндем. Итекне мич янына куеп киптерсәң нинди әйбәт булыр иде дә, ярамый. Хәзер урлап китәләр, аннан яланаяк каласың.
  — Иптәшләр! — Тагын ни булган? Торып утырдым, староста эндәшә икән: — Иптәшләр, тыңларга әзерләнегез, тавышланмагыз. Хәзер Конан Дойльның Шерлок Холмс маҗаралары турында хикәяләр укуны башлыйбыз.
  — Әйдә, әйдә, башла.
  — Көтәбез.
  — Әй, агач аяк, акрынрак йөр, шыгырдыйсың.
  Мәхбүсләргә бердәнбер юаныч китергән, аларның мон­да, чәнечкеле тимер кыршау эчендә, җәфалануларын оныт­тырган нәрсә — старостаның кичке укулары гына иде. Ар­тур Конан Дойль хикәяләре — алардагы исәпсез күп сер­ле, четерекле вакыйгалар һәм аларны фаш итүче атаклы Шерлок Холмс һәм доктор Уотсон безнең хыялыбызны биләде. Староста гаҗәеп мавыктыргыч һәм искиткеч кат­лаулы «Сары йөз», «Бөкре», «Буш йорт», «Алты Наполеон» кебек хикәяләрне укыды. Күбесен мин дә кызыксынып тыңладым. Тик әле мин һаман аның бу зәгыйфь янган лампа яктысында ничек укуын төшенә алмый идем. Ни­һаять, бер буранлы, без эшкә чыкмаган көнне, мин ста­роста Полотай Николай Исидорович янына кердем. Ба­ракның такта белән бүлеп алынган кечкенә бүлмәсендә тумбочка, озын бер эскәмия, топчан (анда киез, одеял, мендәр — начальникларча тора!).
  Мин кергәндә ул култык таякларын топчанга терәп, мөгаен, чыгып китәргә ашыгып, тумбочка өстендә бер исемлек язып утыра иде. Миңа борылды:
  — Сезгә ни кирәк? — Киң маңгай, зур борын, ябык йөз һәм эчкә баткан зур күзләр. Болай да кансыз ак бите чы­тылып китте: күрәсең, минем керү ошамады — эшен бүл­дем.
  — Сез һәр кичне Конан Дойль хикәяләрен укый­сыз, бүген көндез шул китапны миңа биреп тормас­сызмы?
  Староста, карандашын кәгазь өстенә ташлап, миңа гаҗәпләнеп карады.
  — Аны мин каян алыйм?
  Бу җавапка инде мин тагы да ныграк шаккаттым.
  — Нигә, сез һәр кич аны укыйсыз бит?
  — Ә-ә, менә нәрсә,— ул кычкырып көлеп җибәрде.— Мин бит аны бары тик күңелдән укыйм.
  — Күңелдән?
  — Әйе, күңелдән. Монда һичбер төрле китап бирмә- гәннәрен белмисезмени?
  — Беләм.
  — Шулай булгач?
  Ул борылып карандашын алды да янә язарга тотын­ды. Мин, култык таякларымны рәтләп, чыгарга җыен­дым.
  — Сезнең,— диде ул, кинәт тагын миңа карап,— ирек« тәге һөнәрегез нинди иде соң?
  Мин үземнең язу-сызу белән шөгыльләнгәнемне әйттем.
  — Менә шәп! — Ул инде миңа таба шуышып килеп, кулымны кысты, елмайды.— Менә очрашу! Утырыгыз Мин дә язучы. Шагыйрь. Украинадан.
  Без сөйләшеп киттек. Полотай миңа бу лагерьда бер, казах, бер калмык язучысы булуын, анда-санда аларның үзе янына килеп чыгуларын әйтте һәм алар белән таныш­тырырга вәгъдә бирде. Мин бу көтелмәгән очраш^га-та- нышуга куанып чыгып киттем. Николай:
  — Буш вакытта кереп утыр, сөйләшербез, хәзер миңа исемлекне начальникка алып барырга кирәк,— дип, кул­тык таякларына үрелде.
  Бу очрашудан соң озакламый мин тагын бер бәлагә очрадым: калган ялгыз аягымны да сындырдым.
  Бәхеткә, аягым бөтенләй үк сыг.маган — чатнаган гы­на булган һәм ул тиз төзәлде. Әмма мин санбарактан чы­гарга ашыкмадым.
  Санбарак шул ук зонада, шул ук күпсанлы бараклар­ның берсе. Ләкин монда өске сәкеләр юк. Аска салырга төрле үлән-яфрак тутырылган «киез», одеял, мендәр би­рәләр. Бу — инде менә ничә еллар күрмәгән рәхәтлек — комфорт!
  Мине дә шундый урыннарның берсенә китереп салды­лар. Инде менә, врач килеп карап, аягымны гипска са­лырлар дип көтеп ятам. Чөнки аяк чатный, сызлый, үз- үземне кая куярга белмим. Ә врач юк та юк. Мин инде кычкыра, сүгенә башладым. Ул арада бер санитар килеп минем тавышны басты:
  — Акырма, врач юк, аны Мариинскига җибәрделәр. Хәзер имче килә.
  Баракта иллегә якын авыру мәхбүс ята иде. Күбрәге дизентерия — эч авыруы белән. Ләкин алар арасында да ятарга була: урын йомшак, эшкә кумыйлар, җылы. Аяк­ның сызлавы басыла төшкәч, йокы да килеп җитте...
  — Яле, күрсәт аягыңны, ни булган? — Кемдер одея­лымны күтәрде.
  Уянып киттем. Каршымда ак халат кигән берәү. Буйга яшүсмер егет кебек кенә. Ябык, йөзе ап-ак, ләкин чәче, кашлары чем-кара, күзләре кысык, бит сөякләре калкып чыккан. Дала халыкларыннан: әллә бурят, әллә якут. Им­че дигәннәре шул ахры, адеялны алып ташлап, аягымны карарга җыенды. Аякта кырык тапкыр ямалган, төплән­гән киез итек, аны күргәч, «врач» санитарга кычкырды.
  — Иван, нычакны алып монда кил.
  Санитар Иван — яшь кенә таза егет — килеп пиманы кунычыннан башлап башына хәтле ярып җибәрде, чол­гауларны сүтте.
  — Кая, мондамы?
  Әйтеп бетермәде, мин сикереп киттем. Гүя аягыма икенче тапкыр бүрәнә төште.
  — Чыда, түз... Иван, тас белән су алып кил!
  Мин, кычкырмас өчен, иреннәремне тешләп яттым. Им­че аякны тотып, селкеп, капшап карады да яныма утырды.
  — Сынып ук чыкмаган, чатнаган кебек. Кузгалмыйча ят, хәзер бинт салырбыз. Исемең, фамилияң?
  Ул блокнотына исем-фамилиямне язды да кайдан икә­немне сорады. Анысын да әйттем. Кинәт аның йөзе якты­рып китте:
  — Кайсы шәһәрдән?
  — Күкчәтаудан.
  — Шулаймы? — Ул мине кочаклап ала язды, кулым­ны каты итеп кысты. Без шундук казахча сөйләшеп кит­тек. Менә бу, хәзер янымда утырган ак халатлы имче (лекпом) теге көнне безнең баракның старостасы Нико­лай Исидорович Полотай әйткән казах язучысы Зәен Шаш­кин икән. Без ул көнне бик озак сөйләшеп утырдык.
  — Туган җирне дә, туган телне дә үтә сагынып калган идем, сезнең белән очрашу көтелмәгән сөенеч булды,— диде ул, аякны юып, бинт белән бәйләп мендәргә сал­гач.
  Моннан соң буш вакыты булган саен Зәен яныма килә башлады. Сөйләшеп туялмыйбыз. Сөйләшә торгач, уртак танышлар, язучыларның хәлләрен белештек. Ул атаклы шагыйрь — казахның Есенины — Мәгъҗән Җомабаевның шигырьләрен укыды. Үзе прозаик. Алма-Атада берничә китабы басылып чыккан. Язучылар союзы әгъзасы, Мәс- кәүдә тарих, философия һәм әдәбият институтын тәмамла­ган булган.
  — Сиңа нинди гаеп тактылар соң? — дим, сүз ара­сында.
  — Нинди булсын,— ди Зәен, калын кашларын җые­рып, йөзен чытып.— Милләтчелек. Мин совет чорында пио­нерда, комсомолда тәрбияләнгән егет. Аннан мин — ярлы казах баласы. Байларга мал багучы булу урынына, совет хөкүмәте аркасында, Мәскәүдә укыдым. Кайдан килсен миңа милләтчелек.
  — Анысы алай, ул тамганы барыбызга да бастылар. Ә менә син ничек врач булып киттең? — дим, ярым җитди, ярым шаярып.
  — Каян врач булыйм мин,— ди Зәен башын чайкап.— Барысы да авырудан башланды. Үпкәм чирле. Өйдә ва­кытта кымыз эчеп, җылкы ите ашап, далада саф һавада йөреп, саклана идем. Төрмәгә эләккәч, кан төкерә башла­дым. Хөкем чыгарылгач, мине төрмә больницасына сал­дылар. Анда озак ятарга туры килде. Чыгарып җибәрмәс өчен, врачлар мине санитар итеп калдырды. Югары белем­ле булгач, латин хәрефләрен яхшы беләм, даруларны, аларның составын, рецептларын өйрәнә башладым. Бу­лыштылар, үзем дә тырыштым, шуның белән врачлар ара­сына кереп киттем.
  — Имче... монда кил... дару,— ди баракның аргы ба- шында яткан бер авыру.— Зәен, әңгәмәсен өзеп, шул авы­руга таба китә...
  Аяк тиз төзәлде. Әмма Зәен: «Аягы сынган, һаман бе­рекми» дип, аны гел бинтта тотып, язга хәтле чыгармый­ча үзендә саклады. Больницаны тикшерергә комиссия ки­лә дигәч кенә, санбарактан чыгарырга мәҗбүр булды.
  3
  Санбарактан чыккач, элекке иптәшләрем янына эләк­мәдем. Монда да Зәен Шашкинның ярдәме тиде. Ул мине «савыгучылар барагы»на җибәргән. Анда чынлыкта са­выкмаслар, инде тәмам бетерешкәннәр җыела. Алар, бил­геле, бер төрле эш тә эшли алмыйлар. Әмма баландалары куерак, ятарга урын-җирләре дә бар.
  Менә мин шул баракка урнаштым. Монда бер катлы сәкеләр. Алар шыгрым тулган. Күбрәге кузгалмаучылар. Мин зона врачы урынына калган Шашкинның күрсәтмәсе белән килсәм дә, «урын юк» дип, озак кына барак төбен­дә тоттылар. Носилка белән бер мәетне алып киткәч ке­нә, шуның урынына — баракның иң аргы почмагына ба­рып яттым. Яхшы урын — тәрәзә янында.
  Хәзер инде кояш күбрәк карый. Көндезләрен кар эри, түбәләрдән тамчы тама. Яз килә. Ичмасам тәрәзәдән та­бигатьнең алышынуын карап хозурланырга була.
  Яттым. Миңа каршы сәкедә берәү ауный. Одеялга тө­ренгән, бите генә ачык. Менә шул йөзне күрүгә, калтырап киттем. Әллә инде бусы да аяк сузганмы? Бит җәенке, үзе карындык төсле сап-сары, күзләр кысылган. Борын почык, иреннәр күм-күк. Хәрәкәтсез. Урынга утырып, кул­тык таякларымны стенага терәп куйыйм дигән идем, алар шалтыр-шолтыр шуып төшеп китте. Бу тавышка теге күр­шем күзләрен ачты, кузгалып куйды. Юк, әле тере икән, үзалдыма тынычлана төштем.
  — Кайдан? —диде күршем, ярыйсы ук ачык тавыш бе­лән.
  — Санбарактан.
  — Шашкин ничек анда?
  Кара, аны да белә, әллә казах инде? Сынап карар өчен, казахчалап дәштем:
  — Хәлегез калай?
  — Ә? — Ул, ишетми калдым дип ахры, башын суза төште.— Ни дидегез?
  — Гафу итегез, мин сезне казах дип уйлап, казахча эндәшкәм идем.
  — Юк,— ул торып утырды. Шыр сөяк! — Юк, күрше, мин казах түгел, калмык.
  Ничек авызымнан чыкканын да белми калдым:
  — Санҗе Кәләев.
  Күршемнең карындык бите яктырып киткәндәй булды, кысык күзләр зураеп, гаҗәпләнеп карады.
  — Кайдан беләсез?
  — Шашкин миңа сезнең турыда сөйләгән иде. Поло- тайдан да ишеттем исемегезне.
  — Менә сөенеч... Әллә сез дә язучымы?
  Ул арада ишек ачылып, берничә вахтер килеп керде, без дә сүзләребезне бүлеп, урыннарыбызга сузылдык.
  4
  Ниһаять, тайгага да яз килде.
  Кар акрын гына эреп, җиргә сеңеп югалды, озакламый яшел үлән күтәрелде. Зона тышында гына түгел, хәтта зо­нада да, бигрәк тә икенче кат чәнечкеле тимерчыбык кир­тәләре тирәсендә. Тыелган зонага бармасак та, читтән ка­рап хозурланабыз. Зона артындагы урманнар да инде яшә- рә-яктыра төшкәннәр.
  Озак-озак шул урманнарга карап торабыз. Кайвакыт чәнечкеле тимерчыбык белән уратылган зона, манаралар да, анда корулы автомат тотып торган сакчы да югала — без табигать кочагында йөгерәбез, яшел чирәмдә ауный­быз, кедр агачларына үрмәләп менеп, тәмле, майлы чик­ләвекләр ашыйбыз. Хыялда!
  — Әй, контрлар, нәрсә авызыгызны ачып катып тора­сыз, таралыгыз! Хәзер атам.
  Тик торудан иреккән сакчы, автоматын шалтыр-пюл- тыр китереп, безгә төби башлый. «Кызык өчен» бер оче­редь бирүе дә мөмкин аның. Рәнҗү һәм нәфрәт белән ба­ракларга таба таралабыз. Мәлгуньнәр, табигатькә читтән карап күңелне тынычландырырга да бирмиләр.
  Әмма безнең икенче бер юаныч бар иде. Әдәби кичләр. Анда-санда без — Санҗе Кәләев, Зәен Шашкин, Николай Исидорович һәм мин — я Полотай, я Шашкин кабинасы­на җыелабыз — казах, калмык, татар, рус әдәбияты клас­сикларын искә алабыз һәм үзебезнең шигырьләрне укый­быз. Бу кичләр, ничектер, күңелгә ял бирә, кайгыларны оныттыра, яшәү көче өсти, сүнеп барган өметләрне кабы­за иде. Кызганыч, бу сөенеч тә озакка бармады.
  Беркөнне безнең дүртебезне дә ашыгыч рәвештә вах­тага чакырдылар, аннары конвой белән станциягә алып бардылар. Монда инде поезд килеп туктаган икән, безне, вагонга утыртып, Тайшетка алып киттеләр. Анда карцер­да йокысыз төн уздырдык. Нәрсәгә, нигә, яхшылыккамы? Яманлыккамы? Иртә белән безне берәмләп яшь кенә, әм­ма салкын йөзле, усал карашлы хәрби тикшерүчегә алып килделәр. Ул ниндидер бер папканы актарып, бер кәгазь­не алды да коры гына итеп:
  — Сез лагерьда контрреволюцион төркем оештыруда һәм совет дәүләтенә каршы агитация алып баруда гаеплә­нәсез. Менә гаепләү акты,— диде.
  Мин аптырап, хәлсезләнеп киттем. Култык таякларым ычкынды, дык итеп урындыкка утырдым.
  * * *
  Әле генә парк өстендә куерып, тулганып, менә-менә салкын тамчылар белән коендырам дип куркыткан көзге шыксыз кара болытлар кинәт таралды. Инде күптән за­рыктырган кояш күренде. Шундый якты, шундый җылы, үзе дә безне күрүгә елмая кебек. Тирә-як балкып, матура­еп китте.
  Без Санҗе белән йомшак талир тәңкәләр түшәлгән сук­мактан, наратлар, чыршылар арасыннан сөйләшеп бара­быз, бер-беребезнең хәлләрен сорашып туя алмыйбыз.
  Кинәт ул, нәрсәдер исенә төшкәндәй, капылт борылып мина карады:
  — Ә Зәен Шашкин кайда хәзер?
  — О, ул Казахстанның атаклы романчысына әверелде, рус, казах телләрендә күп әсәрләре чыкты.
  — Ә хәзер?
  — Хәзер ул вафат шул инде.
  Санже сискәнеп, борчылып туктады:
  — Ничек?
  — Шул, лагерьдагы чире — үпкәдән...
  Без озак кына сүзсез атладык, тынып калып, уртак дустыбызны сагындык.
  Асфальт сукмакка чыккач, Санҗе тагын сорау бирде:
  — Николай Исидорович Полотайның да язмышын бел­мисеңме? Әйбәт мәсәлләр яза иде, чукынган.
  — Ул инде күп еллар Ялтада тора. Сатирик шигырь­ләр яза. «Крокодил»нең төп терәге.
  — Молодец! Мин шулай булыр дип уйлаган идем. Адресын бир әле, хат язармын.
  — Санҗе,— корпус бакчасында торган бер язучы аны күреп калып кычкырды,— тизрәк, сине Элистадан телефон­га чакыралар.
  
You have read 1 text from Tatar literature.