🕥 35-minute read

Колыма Хикәяләре - 11

Total number of words is 4518
Total number of unique words is 2465
31.2 of words are in the 2000 most common words
44.5 of words are in the 5000 most common words
51.4 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  — И туганым, догадан да изгерәк — Габдулла әфәнде Тукаевның шигырьләрен укыйм,— күршем бушлатын ба­шына ук тарта-ябына төшеп, миңа якынрак шуышты.— Гаҗәби хәл, туганым. Эчем пошканда аның шигырьләрен укысам, күңелем яктыра да китә. Хафаларым тарала. Ме­нә, туганым, тыңла әле, нинди изге, шифалы сүзләр:
  Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
  Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
  Бу шигырьне мин үзем дә яттан беләм. Мәктәптә укы­ган чакта, Октябрь бәйрәме көннәрендә бу шигырьне сәх­нәгә чыгып сөйләгәнем дә бар иде әле. Мин үзем, нигә­дер, ашыгып, сүзне-сүзгә чәкәштереп сөйлим. Шуңа ахры, шигырьнең тәме, нуры китә. Ә менә Гыйлемдар абый ашыкмый — һәр сүзне туп-тулы итеп, тәмләп әйтә, әйтер­сең кызарып пешкән хуш исле алмалар өләшә:
  Бер мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген...
  Гыйлемдар абыйны әйтәм, үзе болай әллә ни күзгә ташланып тора торган дәү кеше түгел — вак сөякле, чан­дыр. һәрвакыт пөхтә итеп, түгәрәкләп кырылган ап-ак са­кал аның яхшы ук шадра битенә ямь биреп тора. Инде алтмыш яшькә җитеп килүенә карамастан, хәрәкәтчән, җитез, терекөмеш сыман тәгәрәп кенә тора. Шуның өчен начальниклар да үзенә яхшы карый — кулайрак эш бирә. Хәзер ул конвойның утагасы, ягъни Прометее. Ул конвой­га учак яга, чәй кайната. Алтмыш градус суыктан шыңлап торган Колыма забойларында моннан да «блатной» эш булуы мөмкинме соң? Җитмәсә, конвой ©Стәленнән әз-мәз сынык-санык кала.
  — Күрше, менә бүген дә тегеләрнең чәйнекләрен бер­аз кыстым.— Ул чүпрәккә төргән чәй-төПчекләр суза.— Берәр төшкә яшереп куй. Бәйрәм көнне, алла язса, тәм­ләп чәй эчәрбез. Мин инде сынык-саныкны киптерә баш­ладым...
  — И Гыйлемдар абый, безгә нинди бәйрәм инде. Без бит халык дошманнары...
  — Юк, юк, туганым, бер дә алай дип күңелеңне төшер­мә, хаклык җирдә ятмый. Беркөн килер, сизми дә калыр­сың.
  2
  — Мин бүген бытовикларга ял бирдем. Аларга бәй­рәм. Октябрьнең 23 еллыгы. Иң зур бәйрәм. Ә сез! — Начальник колоннаның алдыннан бер уңга, бер сулга ашыгып атлап узды да уртада туктап калды. Башын кү­тәрде. Чекерәйгән зәһәр күзләре белән бораулап карады. Аның өстендә бпле бөрмәле, озын кара тун. Башында ка­ма бүрек, аякларда киез итекләр. Үзе кысла төсле кызар­ган — мөгаен, бәйрәмне «котлап» пртә белән үк бераз «төшереп» чыккан.
  Ә без?
  Кичә кичен конвой барак ишегенә йозак салгач, инде иртәгә дә ачмаслар дип куанган идек. Өметебез акланма­ды — бүген чаңны көндәгегә караганда дә иртәрәк какты­лар. Урыннарыбыздан торып өлгермәдек, баракка һау-һау­лап этләр атылып керде. Сәкедә калганнарны тешли, та­лый, өстери башладылар.
  — Бүген иртәнге аш юк сезгә. Туры вахтага! — диде конвой начальнигы, суганлап-борычлап сүгенгәч.— Сез­нең аркада безгә дә ял юк. Контрлар, үләксәләр, хәшә­рәтләр, тизрәк селкенегез!
  Вахта алдына килеп тезелдек.
  Чатнама суык. Тын алып булмый, салкын һава бугаз­ны кыса. Без генә түгел, йолдызлар да калтырана кебек. Баскан урында түзеп тора алмыйбыз — тыпырдыйбыз. Мө­гаен, алтмыш градус бар бу зәмһәрир суыгы. Калтыранмас­лык та түгел бит. Өстә иске, таланып беткән бушлат, шун­дый ук эт талаган чалбар. Башта чүпрәк бүрек. Аякта ЧТЗлар.
  — Ә сез, халык дошманнары,— начальник тамагын кырып, тагын бер-ике адым алга атлады, туктады.— Сез Октябрьнең дошманнары. Менә ни өчен сезгә бәйрәм юк. Үзегезнең кара җинаятегезне аз гына булса да аклар өчен, сез бүген забойда ике норма бирергә тиешсез. Бу приказ­ны үтәмәгән контр кичен зонага кертелми. Туп-туры кар­церга! Төшендегезме?!
  Колонна үлгән төсле эндәшми. Бары шыгыр-шыгыр иткән аяк тавышлары гына ишетелә. Начальник арлы- бирле атлый. Колонна өстендә өшегән йолдызлар калты­рый, салкын һава шарт-шорт итә.
  — Конвой! — һава шыңлап китте.— Халык дошманна­рын эшкә!
  Этләр өрә башлады.
  Шыгырдап зонаның тимер капкасы ачылды.
  — Беренче рәт, алга!
  — Беренче рәт, тезлән.
  Зона капкасыннан чыгып бер ун адым атладык та шы­кырдап торган карга тезләндек.
  — Икенче рәт, алга!
  Икенче рәт безнең артка килеп тезләнә.
  Тик торудан иреккән-туңган этләр, һау-һаулап, зона­дан чыккан һәрбер тоткынга ташланып күңел ачалар. Кон­воирларга да юаныч. Бозау хәтле берәр эт көчкә атлап килгән берәр тоткынны төртеп екса, талый башласа, рә­хәтләнеп көләләр. «Самородок, әйдә, бир контрларның кирәген!»
  — Аягүрә басыгыз!
  Ниһаять, өч рота чыгып бетте бугай. Конвой башлыгы колоннаның алдына чыкты:
  — Кем алга чыга, кем артка кала, кем колоннадан читкә чыга — качарга җыену дигән сүз. Атачакбыз. Аң­лашылдымы?
  Тынлык.
  Марш, халык дошманнары, забойга!
  3
  Суык көчәйгәннән-көчәя бара — ташлар шартлап яры­ла, һава калтырый. Сулыш киселә — тын алып булмый. Ә авыздан чыккан пар шундук шартлап ярыла. Гаҗәп! Колымага беренче килгән көннәрдә мин бу хәлгә аптырап, тирә-якка карана-эзләнә идем — кем соң анда шулай шарт-шорт итә? Хәзер инде күнектем. Юк, суыкка түгел, йолдызлар «пышылдавына». Ә суык үзәккә үтә — көйдерә. Аз гына кузгалмый хәрәкәтсез торсаң, хәзер сын булып катып каласын... Бу зәмһәрир суыгы — җылы яктан монда эләккән иптәшләргә: үзбәкләргә, таҗикларга, азәрбайҗан­нарга һәлакәт. Алар ломнарын тоткан килеш басып тора- <иар-торалар да кинәт авалар... Кич белән сменадан кайт­канда аларны чанага салып алып кайтабыз да зона кар­шындагы тәрәзәсез, ишексез баракка — үләт җыя торган урынга кертеп ташлыйбыз.
  Мин — балта остасы малае. Кече яшьтән эшләп үстем. Өстәвенә, мин бит Себер кешесе — суыкларга күнеккән, «кояш баласы» түгел. Шулай да бу суыкка, Колыма суы­гына, күнегеп-түзеп булмый, үрле-кырлы сикерәм. Ломны кулга алып җиргә суккалыйм.
  Мин суккан саен корыч лом зыңлап җирдән сикереп китә. Шурф әле ярты тирәнлегенә дә җитмәгән. Ә аны бер метр тирәнлектә казырга кирәк. Ә бүген, бәйрәм хөрмәте­нә, ике шурф казырга.
  Җир корыч кебек каты, кителеп-кителеп кенә кала. Иске-москы чүпрәкләрдән ялгаштырып теккән бияләйлә­рем шакырдап каткан. Кул өшегән, бармаклар тырпайган. Аяктагы ЧТЗлар да, чын трактор табаннары сыман катып, борыннарын күтәргәннәр, кузгалган саен шак-шок килә­ләр. Лом зыңлап, кулны, иңбашларын яңгыратып төшеп китте. Мин бер урында тыпырдыйм. Кулларымны үземә шап-шоп сугып җылынырга тырышам. Ә суык аның саен каныгып өтә генә.
  — Туганым, менә бераз табыш алып килдем...
  Карасам, яр астыннан, кар-бозны чукып эшләнгән бас­кычтан, Гыйлемдар ага күтәрелеп килә. ЧТЗларын көчкә- көчкә авыштыра.
  — Уф, кулыңны бир әле...
  Мин йөгереп барып кулымны суздым. Бармаклар тыр- пайган, бөгелмиләр. Гыйлемдар аганың куллары алай ук бирешмәгән икән, тотып алды. Тартып чыгардым.
  — Мә, мә, туганым, теге газраиллар күргәнче, яшер.—• Гыйлемдар ага учак янында җылынып, чәй эчеп утырган конвоирларга карый-карый чүпрәккә төргән төргәкләр су­за. Бусы — икмәк калдыклары, бусы — төпчекләр, бусы...— ул нигәдер аз гына елмаеп алды,— чәйнекләрен сыктым, чәй чамасы, кичен кайткач, бергәләп бәйрәм чәе эчәрбез, яме, туганым...
  Гыйлемдар ага сүзен әйтеп тә бетерә алмады, учак ягыннан кычкыра да башладылар:
  — Әй, су ташучы! Кая олактың, чәйнек бушады.
  — Нәләт төшкерләре, бугазларына көйдерге чыккы- ры,— Гыйлемдар ага ачулана-сүгенә, ашыгып төргәкләрен миңа ыргытты да тиз генә чүгеп, кар өстеннән шуышып ярдан түбән төшеп тә китте.
  Ул арада төньяктан җил күтәрелде. Ак өермәләр өере­лә башлады...
  4
  Буран бөтен забойны урап алды. Ажгырып суга. Ая< гүрә басып торып булмый.
  — Беренче рота, уңга! Тукта!
  — Икенче рота!..
  — Өченче рота!..
  Конвой башлыгы ютәлли-чәчи соңгы боерыгын бирде>
  — Колонна, утырырга! Кем дә кем кузгалса — качар­га омтылу хисаплана, кисәтүсез атыла... Конвой! Колон­наны чылбырлап урарга! Этләрне бушатырга! Марш!
  Тезген җебенең бушавын сизүгә, этләр кырыйда утыр­ган тоткыннарга ташландылар — йолыккалый башлады­лар. Кемдер, эт тешләвенә чыдый алмыйча ахры, сикереп торды.
  Шундук мылтык шартлады.
  Әле генә күтәрелгән озын буйлы егет авып төште.
  Ж,ил көчәйде.
  Без инде көрткә күмелә башладык...
  Кичкә таба буран басылды. Безгә инде кузгалырга, ая­гүрә басарга рөхсәт иттеләр. Әмма күпләр тора алмады. Кайсы аягын, кайсы кулын өшеткән, ә кайберәүләр бөтен­ләй таш булып каткан. Минем дә сул аяк өши язган иде,
  ЧТЗ эчендә көч-хәл кыбырдата-кыбырдата җан керттем. Гыйлемдар ага алып килгән сынык-санык та эләккәч, кан йөреше көчәйде, ахры. Бастым.
  Кайтырга җыена башлаганда, конвой башлыгы безнең бригадирны чакырып нидер әйтте дә яр астына — Колы­мага таба кулы белән төртеп күрсәтте. Бригадир, ике тот­кынны алып, шунда төшеп китте.
  Озакламый алар боз булып каткан берәүне күтәреп алып килеп колонна алдына салдылар. Үрелеп карауга ^етрәнеп киттем: анда... минем Гыйлемдар абый ята иде...
  Колонна акрын гына зонага таба атлый. Туң кар, ат­лаган саен, шыгыр-шыгыр килә. Артта өч чанада — мәет­ләр. Бишесе — төрле роталардан туңып үлгәннәр. Ә ал­тынчысы— су ташучы Гыйлемдар абый. Ул калын тимер кыршаулар белән тарттырылган агач чиләк белән су кү­тәреп ярдан менгәндә аягы таеп китеп егылган да башы­на теге авыр агач чиләк төшкән икән.
  Мин чана өстерим. Анда Гыйлемдар ага. Ул үзенең зур яшькелт күзләре белән күккә караган да пышылдап: «Бәйрәм бүген!» — ди сыман...
  Кара сакаллы кеше
  1
  — Ха-ха-ха!
  — Ха-ха-ха!
  Сискәнеп, куркып уяндым. Бу нинди тавыш? Чыннан да көләләрме? Әллә! Әллә инде акылдан шашалар? Ко­лыма лагерьларында инде дүрт ел йөреп, беркайчан да бо­лай тавышланып көлүне ишеткәнем булмады ич. Җит­мәсә, бу бит әле санбаракта — җыен авырулар арасында? Гаҗәп! Күзләрем ачылыр-ачылмас шул сәер тавыш кил­гән якка борыла башлаган идем, сыным катты — әле генә (инде ике тапкыр) киселгән сул аягым тагын да чатнап сынгандай булды — аңымны югалттым.
  — Ха-ха-ха!
  Колакта һаман шул ук сәер тавыш. Ниһаять, тагын күзләремне ачтым. Маңгайда бөрчек-бөрчек салкын тир! Инде чүпрәк белән уралган, сулкылдап-чәнчеп бәгырьне телгәләп торган сул аякны кузгатмыйча гына, башымны тавыш килгән якка борып, барак эченә күз ташладым. Чыпта түшәлгән ике катлы сәке-сәндерәләр. Ярым караң- гы озын барак. Каршы як стенадагы ике тәрәзәнең рам- нары да күренми, бозланып каткан, хәтта тәрәзә яңакла­рын кар сарган. Күрәсең, тышта тагын буран-җил ыжгы- ра. Барак вакыт-вакыт селкенеп куя, менә-менә очып ки­тәр сыман. Уртадагы тимер мич сүнгән, санитарлар бүген утынга бармаган. Суык. Җил тәрәзәгә килеп сугылуга, рамнар дерелдәп, болай да күшеккән тәнне сискәндерде, Менә шушы инде ул Линкольн алтын приискасындагы тоткыннарның җан саклау урыны — санбарак. Суык һәм шомлы. Әмма нигә соң авырулар барысы торып утырган-^ нар да мина таба караганнар? Барысының да авызы ерылган, әйтерсең бер чүмеч өстәмә ботка чәпегәннәр.
  Тагын сискәнеп, калтыранып киттем — зур бер куын шартлагандай булды.
  — Ха-ха-ха!
  Нәкъ минем каршыдагы сәкедә яткан башкорт егете Фәнун торып утырган да бөгелә-бөгелә көлә, терсәктән киселгән чулак куллары бер күтәрелеп, бер төшеп, буш калган күлмәк җиңнәрен арлы-бирле җилфердәтә, әйтер­сең лә ак әтәч киртәгә менеп канатларын кага. Уң ягым-; дагы ике аягы да бот төбеннән киселгән белорус Гриша бригадир, мендәренә капланып ук яткан, җилкәсе сикереп- сикереп китә. Бу ни хәл? Нәрсә булган соң боларга?
  Ул арада шау-шу, пырхылдау акрынлап басыла төште.
  — Әйе... шуннан,— Фәнун чулак куллары белән күз­ләрен уып, яшьләрен сөрткәләп, кемгәдер сорау бирде: —« Теге егет нишли?
  — Җитәр, каркылдашмагыз! — Өстән берәү җикере­неп куйды.— Кешегә сөйләргә бирегез, каргалар!
  Кемгә эндәшә соң ул? Кемне сөйләргә чакыра? Ба­шымны сул якка бордым да имәнеп киттем — бу кем та­гын? Күршем Герман кайда? Аның урынында бөтен битен кара сакал баскан, тузган кара чәчле таныш түгел нин­дидер бер ят кеше ята. Өстенә одеял да ябынмаган, күл­мәк-ыштаннан гына. Ачык күлмәк изүеннән кара йон бе­лән капланган киң-калку күкрәк күренә. Гәүдәсе тулы, гадәти тоткынга охшамый, кипкән балык түгел. Үзе көн­чыгыш халыкларына хас иркенлек белән аякларын бөкләп одеял өстенә утырган. Куллары исән-сау. Аяклары исән- сау! Гаҗәп! Җыен гарип арасына нишләп килеп кергән? Эчем жу итеп китте — мөгаен, «стукач»! Юри, ни сөйләр­ләр икән дип, безнең арага ташлаганнардыр. Телне теш артында тотарга кирәк бу хаин янында! Кара, мәлгунь, мәхбүсләрне сатып ничек симергән!
  — Шуннан...— теге Карасакал, алдында яткан мендәр­не изеп-бөкләп терсәк астына салды да, ярым кыйшаеп ятып, миңа аркасы белән әйләнеп, сүзен ялгады. Тавыш көр, яңгырау. Ниндидер чит милләт акценты ишетелеп кала. Ашыкмый, белеп, вәкарь белән, һәрбер сүзен әйтеп бетереп, мавыгып сөйли,— шуннан... Шаһзадә камыш ара­сыннан үрмәләп, күренмичә генә, яр читенә килә дә күлдә коенып йөргән теге пәри кызларының күлмәкләрен урлап алып, кире камыш арасына яшеренә.
  — Вот, егет! — Гриша мендәреннән күтәрелеп, шуы­шып, сәке кырыенарак килеп утырды,— булдырган, шулай кирәк.
  — Бүлдермә әле, нәкъ кызык җирендә!
  — Шуннан...— Карасакал, бу шау-шуга, сүз атышуга бөтенләй игътибар бирмичә, хикәясен дәвам итте.— Кое­нып, су чәчрәтеп уйнап аргач, пәри кызлары, күлдән чы­гып, күлмәкләрен калдырган җиргә — камышлык янына йөгерәләр.
  — Ә күлмәкләрдән җилләр искән, ә?
  — Гриша, бүлдермә әле!
  — Их,— Гриша бөтенләй сабырлыгын югалта,— их, күңел түзми, егетләр, кызлар искә төшкәч... Ярый, бетте, сөйләгез.
  Тукта, мондый әкиятне кайда ишеттем соң мин? Юк, ишетмәдем, укыдым. Бу мәшһүр «Әлфе ләйлә вә ләйлә» («М.еңдә бер кичә») китабындагы гүзәл әкиятләрнең бер­се түгелме? Әйе, нәкъ үзе. Кара бу шомны, үзе «чагучы» булса да, кызыктырып сөйли. Тыңларга кирәк. Мин дә Карасакалга таба шуыштым. Аяк сызласа да, баягыдан чатнамый әле.
  — Шуннан, кызлар чыр-чу килеп, шаулашып күлмәк­ләрен эзли башлыйлар. Анда йөгерәләр — юк! Монда йө­герәләр— юк. Гриша әйтмешли, күлмәкләрдән җилләр искән.
  — Менә, минем сүз дә ярап куйды...
  — Әй, бер кыстыбый инде син, Григорий,— Фәнун чын­лап рәнҗеде.— Сөйләргә бир әле...
  — Ә, мин нәрсә?
  — Шуннан,— теге көр тавыш шау-шуны җиңде,— күл­мәкләр табылмагач, кызларның кайберләре елый да баш­лый. «Җитәр, эзләмәгез дә, еламагыз да!»—ди пәри патшасы кызы Шәмсебану һәм үзе йөгереп кире күлгә керә. Башка кызлар да аңа иярәләр. Шәмсебану, су эченә кереп, башын гына өстә калдыра да кисәтә: «Тәнегезне күрсәтмәгез, судан чыкмагыз, монда адәм исе килә. Сак
  булыгыз!» Кызлар үзе янына җыелып беткәч, ШПэмсебану, ярга таба борылып, ачулы тавыш белән кычкырәа: «Әй син, кызлар күлмәген урлаучы оятсыз адәм, чык мон,нда! Күрен! Я, күрик үзеңне, тагын нәрсәгә хәлең җитә иккән, мескен адәм баласы!» Оятыннан җиргә сеңеп китәрддәй булган Шаһзадә, яшеренгән җиреннән чыгып, яр читеендәге таш естенә күлмәкләрне куя һәм Шәмсебануны бааш иеп сә­ламли дә сөйли башлый: «Җиһанның гөле, Галләмнең тул­ган ае, еллар буенча илдән ил гизеп эзләгән ббәхетем, гү­зәл Шәмсебану! Мин һич карак түгел. Мйн Бицщек Чүлен­дә ялгыз калып, әлсерәгән бичара гашыйк. Кооткар мине бу җәфалардан, ханым-солтаным!
  Айның ундүртенче кичәсе кебек балкыган [Шаһзадәнең йөзен күргәч, кызлар телсез кала. Шәмсебануе да горур- тәкәббер башын түбән ия һәм: «Мин җиңелдем»»,— ди. Ан­нан кыюсыз гына: «Сез ир кеше, шәрә тәнле 1 кызларныД киенүләрен карап тормагыз, алар ояла»,— дил. Шаһзадә кире камыш арасына кереп китә. Биш кыз үз к\үлмәкләрен киеп аккошка әверелә. Ә алтынчысы — Шәмсеебану күл­мәксез. Таш өстендә аның гына күлмәге юк. [Шәмсебану: «Күлмәгемне бирегезче», дип елый-елый ялварсга да, Шаһ­задә аның күлмәген бирми.
  — Дөрес эшли егет,— ди түземе беткән Гриппа.
  Ишек шыгырдап, чинап ачылды, ургылып ькар бураны керде. Бераздан томан эчендә сырган бушлат өэстеннән ак халат кигән санитар Тимка-Кадак күренде һәм,, гадәтенчә, шундук кычкыра-җикеренә башлады:
  — Бу нинди башбаштаклык! Ятыгыз. Обхо_д!—ул өч- дүрт катлы лагерь сүгенүләре белән үзенең ка>раклар өе­реннән булуын исбат итеп, түбәнге сәкедә утгырган әле бер, әле икенче авыруны этеп-төртеп, кызганнан-кыза бар­ды.— Контрлар, әле монда да корткычлык эшлисезме? М-мин,— ачуыннан тотлыга да башлады,— м-м-мин ссс-езне акылга өйрәтермен... Карцерга!
  Әмма ул ахырынача җикеренеп, авыруларның котын алып өлгермәде — ишек шыгырдады. Барак тагын ак то­манга тулды. Тимка, кемгәдер йодрыгы белән янап: «Тиз­рәк!» дип акырды да үзе шунда ук сәке кырыена басып урә катты.
  Ишектән, өс-башларын кага-суга, тирә-якка кар-боз чәчрәтеп, ике кеше керде. Алдагысы ак якалы, билле озын туннан, үзе мичкә сыман юан. Ул колакчын бүреген са­лып, селеккәләп, буранда кунган карны авырулар өстенә чәчте дә кире ңиде, кесәсеннән яулык чыгарып битен сөр­тә башлады. Үзе кып-кызыл, әйтерсең яңа гына мунча­
  дан чыккан. Аның артындагы кара бәрән тиресеннән те­гелгән папаха кигән, йонлач постау пальтолы, озын, чан­дыр ир күзлеген салып сөртергә кереште. Калын кара кашлар астында ачуташ күзләр, зур борын, кабарып тор­ган кара мыеклар.
  — Гражданин начальник, санбаракта җитмеш сигез авыру. Барысы да ята. Бүген өч мәет чыкты! Мин...
  — Юләр! — Түрә аның рапорт биреп бетерүен дә көт­мәде, ачулы тавыш белән бүлде һәм артында торган күз- леклегә җилкә аша гына эндәште: — Өч тәүлек карцер. Яз! Рапорт та бирә белми.
  Әле генә бөтен баракның котын алып йөргән Тимка изрәп төште.
  Түрә, аңа игътибар да бирмичә, башын югары күтәреп, күкрәген булдыра алганчы калкытып, акайган хәрәкәтсез күзләре белән авыруларны чәнчеп, баракны әйләнеп чык­ты да теге сыны катып басып торган санитар Тимка яны­на якынлашып туктады; күзлеклегә борылды.
  — Бу әрәмтамаклар монда күпме хөкүмәт акчасын ашап ята инде? Забойда эш тукталып тора, доктор, ә?
  — Гражданин начальник, болар бит авариядән соң... Аяк-кулсызлар...
  — Алай булгач, алардан ни файда?
  Врач, аптырап, җавапсыз калды. Начальник һаман шул ачулы кыяфәт белән арлы-бирле атлады да кинәт минем яндагы теге кара сакаллы кешегә текәлде, кычкырып җи­бәрде:
  — Ә, Стоянов әфәнде! Нәрсә, син дә монда аунарга килдеңме?
  — Юк, гражданин начальник.— Күршем торып утыр­ды,—Аягыма агач төшеп, яраланган идем.
  — Менә... ходай сине каргаган.— Начальник, бөтен баракны гаҗәпләндереп, кычкырып көлде. — Син саран... саран... шуның өчен алла аягыңа суккан, шулаймы, док­тор?
  — Бик дөрес,— диде артта торган врач, нигәдер иелә төшеп
  — Менә... менә... Ишеттеңме, Стоянов! Инде аягыңа баскач алай саранланма.
  Күршем Стоянов калтыранып китте. Түрә кинәт башын күтәреп өске сәкегә күз йөртте дә әле һаман катып басып торган Тимкага борылды:
  — Ә бу ябалак нигә башыннан уранган? Башлыклар­ны яратмыймы?
  Тимка-Кадак, сикертмәгә баскандай, сикереп өске сә­кегә күтәрелде дә теге авыруның одеялын йолкып алды.
  — Тор! — Шундук ап-ак булып кире сикереп төште.— Гражданин начальник, ул инде «каткан».
  — Юләр, хәзер үк моргка алып барыгыз. Начальник килмәсә, мәетләрне күрүче дә юк. Бу юләргә тагын ике тәүлек карцер өстә. Калганнарның паегын кыскартырга кирәк. Тизрәк забойга чыгарлар.
  2
  Колонна башлыгының санбаракка обход ясау миссия­се икенче көнне үк үзен сиздерде: гадәттә авыруларга би­релә торган биш йөз граммлы паек дүрт йөз граммга кал­ды. Болай да тамак туймый иде. Ә хәзер? Менә кеп-кеч- кенә, чиле-пешле арыш ипиен кош тоткан сыман кысып торам, кулымны җәйсәм, очып китәр сыман. Чыннан да, бу кыерчыкны авызга якын гына китереп кара, хәзер юк булачак — ачлык түземне белми. Ә аннан егерме дүрт сә­гать авызыңны шүрлектә тот.
  Ул арада шыгырдап-чинап ишек ачылды да Тимка һәм тагын бер санитар носилка күтәреп керде. Тимканың сөм- сере коелган, күтәрелеп тә карамый, кичәгедәй җикеренеп кычкырмый да, мөгаен, карцерда йоклап чыккан. Хәзер менә мәетләрне алырга килгән. Тагын кемгә чират? Ишек­тән кергән суык белән әүвәле бернәрсә дә күренмәде. Бер­аздан томан таралды, югары сәндерәдән берәүне өстерәп төшереп носилкага салдылар. Ике ел бер забойда, алмаш- тилмәш бер перфораторда эшләгән дус — Морозны алып киттеләр.
  Ул минем кордаш иде. Кулга алынганчы Минскида республика комсомол газетасында әдәби хезмәткәр булып эшләгән. Шигырьләр язган... Икебез дә бер забойда ишел­гән җир астында калдык. Икебезгә дә бер көнне ампута­ция ясадылар — минем сул аякны тубыктан кистеләр. Мо- розның уң аягын — балтырдан. Әмма икенче көнне үк ике­бездә дә гангрена башланды. Өченче көнне Морозга яңа­дан ампутация ясап, аягын бот төбеннән кискәннәр иде... Ә мине нинди язмыш көтә? Нәкъ шушы шомлы уйлар белән газапланганда, киселгән бот төбем сикереп-сикереп китә. Гүя аякка берьюлы йөзләгән инә кадыйлар.
  Гадәттә, Колымада алтын ачык җирдә — приискаларда казыла, шахталар бик сирәк. Кырыгынчы елларда анда нибары ике-өч шахтада гына алтын казыйлар иде.
  Гомумән, Колыма шартларында шахтада эшләү тоткын өчен ярты бәхет. Чөнки анда яз башлану белән кара бо­лыт булып сарылып мәхбүснең җанын өтә торган, соңгы канын эчеп-агулап күбендерә торган комсыз чебен-черки юк! Кышын сөякләрне өшетә торган зәмһәрир суыклар ти­рән забойга хәтле барып җитә алмый. Монда — ышык! Өстәвенә, канга тоз салып, миемне әйләндереп, туктаусыз, «әйдә, селкен!» дип кычкырып торучылар да юк!
  Миңа менә шул бәхет көтмәгәндә насыйп булды. Бер төнне йоклап яткан җирдән торгыздылар да безнең брига­даны тулаем машинага утыртып Линкольн приискасыннан Индигарка буйлап алып киттеләр. Кая? Белмибез. Ни­һаять, иртә белән машинабыз бер тау итәгенә килеп тук­тады.
  Бу шахта тыштан борын заманда кыргый кешеләр яшә­гән мәгарәләргә охшый. Монда, гомумән, материктагы ке­бек вертикаль түгел, ә горизонталь шахталар. Артык биек булмаган ялангач-соры сопкалар итәгеннән эчкә таба ти- шеп-казып кергәннәр дә, бераз баргач, уңга-сулга борыл­ганнар. Штреклар. Штрекның туктаган җирендә — лава. Димәк, нәкъ менә шушында инде алтын тамырлары.
  Лава — ындыр табагы. Монда көне-төне перфораторлар гөрелдәве, кәйләләр чыңы, вагонеткалар чинавы, сүгенү, тузан-туфрак һәм ара-тирә җыр. Туган илне, еракта кал­ган мәхәббәтне сагыну җырлары яңгырый монда. Өстә — забойда җырлап кара, хәзер карцерга юл тотарсың. Ә мон­да кем ишетә моңаюыңны?!.
  Билгеле, монда өстәге эштән җиңел түгел, киресенчә, авыр, уңайсыз. Лавалар биек түгел, алтын «тамырлары­ның» катламына карап, бер күтәрелә, бер төшә. Гомумән, басып түгел, бөкрәеп йөрергә, бөкрәеп эшләргә туры килә.
  һәр лавада — егерме-утыз кешелек бер бригада. Аның бер төркеме перфораторлар белән катламнарны тишә. Шурф ясый. Шартлатучылар килеп, ул шурфларга запал- аммонал сала һәм бикфорд шнурлары белән тоташтырып шартлата. Икенче төркем шушы ишелгән токымны — ал­тын комын вагонеткаларга тутыра, өченче төркем, ваго­неткаларга җигелеп, комны өскә чыгара, бутаралардагы бункерларга аудара. Менә шулай унҗиде-унсигез сәгать һәр көн — ай буенча, ел буенча, җәза вакытың тул­ганчы.
  Колымада агачка кытлык! Шуның өчен монда штрек­ларда да, лавада да терәүләр сирәк, «түшәм»нәр, менә- менә ишелеп төшәм дип, калтыранып кына тора, Ләкин аңа игътибар иткән кеше юк...
  Мороз безнең бригадага былтыр, көзге юл белән Мага­даннан килде. Озын буйлы, чандыр, аксыл чырайлы егет. Ялкауланмый, кайда эш авыр — шунда үрелә. Ял вакы­тында сузып, онытылып белорус җырларын җырлый. Та­вышы көр, моңлы. Менә шул сыйфатлары белән ул тиз арада бригадада «үз кеше» булып китте. Ә миңа бигрәк тә. Чөнки ул да, минем кебек, шигырьләр ярата, укый, яза. Мин атаклы украин шагыйре Тарас Шевченконың шигырь­ләрен бары тик русча тәрҗемәләре аша гына белә идем. Ә үз телендә ул бигрәк тә көчле, аһәңле яңгырый икән. Морозның анасы украин хатыны, шунлыктан, егет ике тел­не дә яхшы белә. Минемчә, ул Шевченко шигырьләрен укымый, шагыйрьнең үзе булып ялкынланып яна иде. Ул да, минем кебек үк, өйләнергә өлгермәгән. Сөйгән кызы Люба Минскида калган — университетта укый. «Их... бер генә тапкыр аның төпсез зәңгәр күзләрен күрсәм, алсу иреннәреннән үпсәм, үлсәм дә үкенмәс идем»,— ди торган иде ул без икәү калганда уфтанып.
  Менә хәзер шул дус егетне салкын алачыкка чыгарып ташладылар. Ә ерак Минскида студентка Люба һаман әле Мороз Петяны көтә булыр.
  Гадәттә, күрше лаваларда шартлаулар башланыр ал­дыннан шахтадан берәүне дә калдырмый чыгаралар иде. Каты шартлау-селкенүдән башка лаваларның да ишелүе мөмкин.
  Ә менә теге фаҗигале иртәдә, шахта башлыгы үзе ки­леп, инде шартлау алдыннан тышка чыгарылган бригада­ларны кире лавага куды.
  — План тулмый, алар монда бот күтәреп яталар. Хә- »ср үк лавага! Бүген эшне тикшерергә комиссия киләчәк.
  Без үзебезнең лавага төшеп эшкә тотындык. Мороз перфоратор белән шурф тишә. Мин лавада яткан токымны вагонеткага тутырам. Башкалар кәйлә, көрәк белән ка- 8ый, көри, тишәләр. Мин вагонеткамны тау токымы белән тутырып бетереп, инде этеп тышка чыгарырга гына ке­решкән идем, күрше лавадагы шурфлар шартлый баш­лады. Лава селкенде, ком коелды һәм баш өстендә асы­лынып торган лампочка «лып» итеп сүнде. Шунда ук ар­кама, аягыма, ниндидер авыр нәрсә ишелергә тотынды, мин егылып аңымны югалттым.
  Күзләремне ачуга сискәнеп киттем: яп-якты. Ниндидер сәке өстендә ятам. Кайда мин? Кем китергән? Торып ка­рыйм әле дип кузгала гына башлаган идем, сул аягым, ток суккандай, дерелдәп тартылды, авыртуга чыдый ал­мый, ыңгырашып күзләремне йомдым.
  Янагыма суккалаганга уянып киттем, каршымда ак ха­лат кигән ике таныш түгел кеше басып тора.
  — Бусы әле тере,— диде күзлеклесе, һәм шунда ук ике* се дә каядыр юк булдылар.
  Ыңгырашкан, кычкырган тавышлар. Ак халатлы ке* шеләр носилка күтәреп үттеләр. Менә шунда гына үзем­нең канда ятканымны төшендем.
  Минем хәл артык хәвефле түгел икән, сул аягымның бармаклары изелгән һәм уң кулым бераз яраланган.
  Бригада егерме җиде кешедән иде, баракка нибары ту­гыз кешене китергәннәр. Башкалар ишелгән җир астында күмелеп калган. Әле казыйлар, ди. Бәлкем, тере калган­нар да бардыр, кем белә. Була күрсен,
  3
  — Күрше, күрше, хәлең ничек? Нигә башыңны күтәр­мисен?— Янымдагы Карасакал телемне ачарга маташа. Минем хәл белән кызыксына! Беләм мин сезнең халыкны, лагерьда беренче ел түгел. Сез шулай йомшак җәеп, каты утыртасыз. Чагучылар барысы да менә шулай пышыл­дый, елан булып яныңа үрелә. Тукта, менә аягым гына язылсын, синең хаин җаныңны борыныңнан чыгарырмын. Мәхбүсләрне сатып ничек симергән, бакамыни, рәтләп бо­рыла да алмый. Әнә бит, кичә түрә үзен әллә кайдан та­ныды. Әле фамилиясен дә белә. Стоянов, ди. Мөгаен, Бол­гариядән җибәрелгән шпион, инде безнең хисапка тиресен саклап калырга тырыша.
  — Сезнең ашыйсыгыз килмиме?
  Кара, адәм актыгы, кай яктан суга. Күрәсең, паекны әйләндереп-әйләндереп каравымны күзәтеп торган. Ачуы­ма чыдый алмадым. «Юк!» дидем дә борылып яттым. Ачу ташудан аякның авыртуын онытып сузып җибәргәнмен — балта белән чаптылармыни. Сыным катты — тешләремне шыгырдатып-сызланып ыңгыраштым.
  — Сезгә кайчан ампутация ясадылар?
  Менә бит, һаман канга тоз сала — минем аякта аның ни эше бар?
  — Нәрсә, мәетләр әрдәнәсенә өяргә ашыгасыңмы?
  — Киресенчә,— диде теге, тигәнәк булып кадалып,— гангрена башланмаганмы, дип хафаланам.
  — Булса? Синең ни эшең? Әнә Морозны алып чыгып кителәр ич, нигә туктатмадың?
  — Әйе...— ул авыр итеп көрсенде,— сонга калдым. Бу­лыша алмадым... Ягез әле, аягыгызны күрсәтегез. Карыйм әле.
  — Сез кем, врачмы?
  — Хирург.
  Күрше үзе мина шуышып килеп утырып, культяны чор­наган бинтны сүтә башлаган иде, авыр ис борынга сукты. Ә аягым киселгән җиреннән кара янган.
  — Гангрена!
  — Нишләргә соң?
  — Хәзер үк ампутация ясарга! Хәзер үк! Булмаса, гангрена бик тиз күтәреләчәк.
  — Инде бит ике тапкыр ампутация эшләделәр.
  — Наркоз беләнме?
  — Хлороформ юк, диде баш врач. Наркозсыз гына кистеләр.
  — Кабахәт! — Күршем кызарып-бүртенеп китте, чын­лап ачуланган сыман кылана.— Менә, ике көндә алты ке­шене моргка чыгардылар. Барысы да ампутациядән соц гангрена белән.
  Үз аягымнан килгән искә үзем чыдый алмыйм — күңе­лем болгана. Җитмәсә, сулкылдап сызлый.
  Менә сиңа кирәк булса. Инде нишләргә? Бер кистеләр, ике кистеләр. Инде өченче киссәләр? Аннан—бот төбен­нән. Ә аннан сон? Тәнем чымырдап китте... Күршем Геор­гий (Карасакалның исеме шулай икән) үзен врач дигәч, бераз йомшара төштем. Кем белә, өметсез шайтан, ди бит борынгылар. Барак очындагы фанера белән бүленгән бүл­мәдән — медпункттан бер аяк белән сикергәләп барып йод, марля алып килде, киселгән урынны йод белән майлап, чиста марля белән яңадан урады. Кара, үзенең кулы йомшак. Марля уравы да теләсә ничек түгел — беренче тапкыр бәйләмәве күренеп тора. Әллә чыннан да врач микән бу Карасакал, ә?
  4
  Без төн буе йокламыйча сөйләшеп чыктык. Шул әңгә­мәдән мин күршем турында менә нәрсәләр белдем.
  Кара сакаллы тоткын — Георгий Стоянов Болгариянең Казанлы өязендә туып-үскән икән. Софиядәге медицина институтының хирургия факультетын бетереп төрле шә­һәрләрдә, больницаларда врач булып эшли һәм шул ел­ларда Георгий Димитров оештырган яшерен оешмага — коммунистлар партиясе сафларына керә һәм яшьләр ара­сында монархиягә каршы көрәш алып бара, берничә тап­кыр кулга алына, төрмәләрдә дә утыра һәм ахырын­да Болгариядән китәргә мәҗбүр була — Германиягә чыга.
  Белгәнебезчә, 1934 елда хөкүмәт башына Гитлер кил­гәч, коммунистларга террор уздыру нияте белән, рейхстаг бинасына ут төрттерә, янгын чыгуны коммунистларга сыл­тый, Георгий Димитровны һәм анын юлдашларын гаепли. Шушы эш буенча Стоянов та кулга алынган була. Геор­гий Димитровның ныклыгы, батырлыгы, эзлеклелеге, оста оратор булуы җиңү китерә. Димитровчылар азат ителә һәм Советлар Союзына чыгарып җибәрелә.
  Стоянов соңгы елларда Мәскәү больницаларының бер­сендә хирург булып хезмәт итә. Ә менә 1937 елның ба­шында аны кулга алалар һәм, шпионлык итүдә гаепләп, ун ет төрмәгә хөкем итәләр.
  — Менә шулай итеп, мин Колымага килеп чыктым һәм Томанлы приискасында больницада баш врач булып эш­ләдем.
  — Ә монда, Линкольн больницасына ничек килеп эләк­тегез соң?
  — Ишеттегезме, кичә колонна башлыгы мине түрәләр­гә хөрмәт күрсәтмәүдә, саранлыкта гаепләде.
  — Әйе-әйе. Үзем дә сездән сорыйм дигән идем әле. Ул сезне нинди саранлыкта гаепләде соң?
  — Спирт аз биргән өчен.
  — Спирт? Төшенмим. Нинди спирт?
  — Иң таза, туксан алты градуслыны.
  — Төшенмим.
  — Нигә төшенмәскә, бер генә операция дә, укол да спиртсыз-дезинфекциясез башкарылмый. Шуның өчен больницада һәрвакыт таза спирт була. Томанлы түрәлә­ре дә кичләрен миңа «авыз чылатырга» килә башлады. Башта мин, яңа кеше буларак, тешне кысып аз-маз кой- галадым. Тора-бара алар һәр көн һәм күбәүләп керә баш­ладылар. Ләкин спиртны миңа Магадан больницасыннан норма белән генә җибәрәләр. Бигрәк тә теңкәгә тигәне каравыл башлыгы Волков булды. Ул, хәтта төнлә уятып, авырулар алдында спирт даулый башлады. «Гражданин начальник, спирт инде операциягә дә калмады. Бирә ал­мыйм»,— дим. Ә ул җикеренә: «Ах, шпион, син әле баш­лыклар белән шулай сөйләшәсеңме? Мин сине хәзер үк карцерга озатырмын. Бир дигәч, бир. Колымада су жи-
  тәрлек. Бер чиләк кушсаң, бер айга җитәр». Мин кызып китеп аны куып чыгардым.
  — Шуннан?
  — Шуннан ни булсын. Волков әйткәнчә инде. Мине икенче көнне үк врачлыктан алып кара эшкә — утын та­шырга кудылар. Ике айдан соң бу приискага җибәрделәр. Өченче участокта колымашка белән җир ташыдым. Үткән көнне, колымашка астында калып, сул аягымның тубыгын чыгардым.
  Билгеле ки, Болгария бик күп еллар Госманлы төрек империясенең колониясе була.
  — Безнең хуш исләр аңкып торган мәшһүр розалар аланы Казанлыкта да төрекләр күп,— диде Стоянов.— Без төрек балалары белән бергә мәктәпкә йөрдек.
  — Алайса сез төрекчә дә беләсездер?
  — Мин төрек мәктәбендә өч ел укыдым. Менә шун­да гарәп әдәбияты белән таныштым. «Мең дә бер кичә», «Кырык вәзир», «Тутыйнамә»ләрне төннәр йокламый укып, хыялланып йөрдем. Беләсезме, авыруны дару белән дәва­лау гына аз һәм хәтта ул әле тиешле нәтиҗәне дә бирә алмый.
  — Төшенмәдем.
  — Борынгы юнаннар: сәламәт тәндә сәламәт рух, ди­гән. Ә мин аны: сәламәт күңелленең тәне дә сәламәт, дип үзгәртеп әйтер идем.
  — Ничек?
  — Авыру үз эченә йомылып, сөйләшмичә, көлмичә ят­са, үзен-үзе кимерә, хәлен авырайта гына. Аны чире ту­рында уйлаудан коткарырга кирәк. Сөйләшсен, көлсен... Әйе, әйе, көлсен. Көлү ул сәламәтлекне күтәрүче иң тыл­сымлы дару. Шифалы.
  — Әйтәм, кичә бөтен барак гөр килә иде.
  
You have read 1 text from Tatar literature.