🕙 10-minute read

Килә Ява, Килә Ява... - 3

Total number of words is 1360
Total number of unique words is 652
45.1 of words are in the 2000 most common words
59.1 of words are in the 5000 most common words
66.5 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  Саҗидә. Заманы шундый бит. Дипломыгызны да саткансыздыр әле, акча кирәк булгач...
  Фәндәс. Саттым шул.
  Саҗидә. Күпмегә?
  Фәндәс. Бер миллионга.
  Саҗидә. Ашагыз, ашагыз.
  Фәндәс. Рәхмәт, бик тәмле булган.
  Саҗидә. Гаиләгез бармы?
  Фәндәс. Бар иде. Ә сез ялгыз, ахрысы?
  Саҗидә. Ашагыз, ашагыз. Тагын салыйммы?
  Фәндәс. Салыгыз.
  Саҗидә. Карагыз әле, Фәрит, сез бит ЖКУда эшлисез... Анда берәр ничек белеп булмый микән...
  Бәлки ЖКУга мәгълүмдер... Мин анда барып үзем сорарга оялам... куркам. Мин иремне югалттым.
  Фәндәс. Ничек?
  Саҗидә. Сәбәп тә юк шикелле. Ә менә югалттым. ЖКУда белмиләр микән кайда икәнлеген, паспортный столда, мәсәлән. (Елый.)
  Фәндәс. Хатыны белмәгәнне ЖКУ кайлардан белсен икән. (Кузгала.) Бик тәмле булды, рәхмәт.
  Ярый, киттем мин. Сау булыгыз!
  Саҗидә. Сау булыгыз.
  Фәндәс чыгып китә. Рәшит белән Зәйнәп атылып килеп керәләр.
  Рәшит. Ничек, сөйләштегезме?
  Саҗидә. Сантехник беләнме?
  Рәшит. Әйе.
  Саҗидә. Аның белән сөйләшүдән ни мәгънә инде. Ул ничек ярдәм итсен!
  Рәшит. Аңламадым?..
  Саҗидә. Нәрсә аңламадың?
  Зәйнәп. Нәрсә диде соң ул?
  Саҗидә. ЖКУда кызыксынырмын, бәлки, паспортисткалар беләләрдер иреңнең кайда икәнлеген, диде.
  Зәйнәп. Ә үзе кем соң ул?
  Саҗидә. Кем?
  Зәйнәп. Ну бу, әле генә чыгып киткән сантехник.
  Саҗидә. Бик әйбәт кеше. Фәрит исемле. Гомумән, сантехниклар әйбәт кешеләр барысы да. Чөнки алар һәрвакыт ярдәм итәргә киләләр. Начар кеше ярдәмгә килми. (Уйга кала.)
  Рәшит. Син аның белән әйбәтләп сөйләштеңме соң?
  Саҗидә. Әйе инде, ник аптыратасың.
  Зәйнәп. Син аны танымадыңмы соң?
  Саҗидә. Юк, кем соң ул?
  Рәшит (Зәйнәпне чеметеп ала). Бәлки, шулай кирәктер. (Саҗидәгә.) Син ул сантехникны моңарчы күргәнең юк идемени?
  Саҗидә. Юк, беренче мәртәбә күрүем. Ник алай сорыйсыз?
  Рәшит. Мин аны бу тирәдә күргәнем бар шикелле, таныш кебек, шуңа гына кызыксынуым.
  Саҗидә. Кайлардан эзләргә соң инде аны?
  Шәйхи атылып керә.
  Шәйхи. Ну, нәрсә?..
  Рәшит. Шаулама! Зәйнәп, Саҗидә, сез теге бүлмәгә чыгып торыгыз әле, монда хәзер штаб утырышы булачак.
  Зәйнәп белән Саҗидә күрше бүлмәгә чыгып китәләр.
  Шәйхи. Аны Саҗидә танымаган бит.
  Рәшит. Аңладым инде. Үзе нәрсә ди соң?
  Шәйхи. Бераз күңеле җеби башлады инде аның.
  Рәшит. Тагын китертеп булырмы аны монда?
  Шәйхи. Хәзер бер чирканчык алгач, китертү җайлырак булыр инде ул, ләкин мөнәсәбәтләре нишләр.
  Рәшит. Аны көтелмәгән вакытта, кинәт чакыртырга кирәк. Аварийная ситуация, дип. Һушына да килалмый калсын, суларга да ирек бирмичә Саҗидә белән йөзгә-йөз очраштырыйк.
  Шәйхи. Ә Саҗидәгә болай гына әйтсәк, аннары Фәндәс белән әйбәтләп сөйләшеп, юмалап, кавыштырып...
  Рәшит. Юк, алай гына булмый. Кеше психологиясен аны бераз алдап, бутап адаштырмасаң, яхшы нәтиҗәгә ирешү мөмкин түгел. Турыдан-туры кешене күндерү бик авыр, аңа көтелмәгән ысуллар белән, күп уйланырга ирек бирмичә юнәлеш бирү җайлырак. Аннары тагын шунысы бар, берәр экстренный сәбәп табып, аны монда китертеп кавыштырсак, табигыйрәк килеп чыгачак. Безнең кушуыбыз буенча очрашу матур булмас бит.
  Шәйхи. Ярар, очраштылар ди. Таныдылар ди бер-берсен... Татулашырлармы соң?
  Рәшит. Анысы инде безнең эш түгел, иң элек аларны очраштыру мәслихәт. Аннары күз күрер, ситуациясенә карап эш итәрбез.
  Шәйхи. Нинди кичектермәс эш табарга соң инде аңа?
  Рәшит. Пожар бик куркыныч... Су басу оештырырга кирәк. Фатирны су бассын.
  Шәйхи. Ничек итеп?
  Рәшит. Үзең сантехниклар кабиләсенең башлыгы, ә үзең миннән сорап утырасың ничек су басарга тиеш дип. Подвалда вентильләр күп бит, берәрсен ачып су тутыртып булмыймыни соң?
  Шәйхи. Юк, алай булмый, фәкать өске каттан гына су агызу мөмкин.
  Рәшит. Димәк, өске каттагы фатирдан су бастырырга?
  Шәйхи. Әйе, краннарыннан озак итеп су агызсаң баса инде ул. Өстәгеләр ризалашырлармы соң?
  Рәшит. Ә өстә кем яши соң?
  Шәйхи. Укытучы. Элеккеге укытучы. Хәзер эшләми инде.
  Рәшит. Дипломын күпмегә сатты икән?
  Шәйхи. Бик арзанга бугай.
  Рәшит. Нинди фәнне укыта иде?
  Шәйхи. Тарих.
  Рәшит. О-о-о-о, андый диплом хәзер бушка да кирәк түгел. Тәк, аның укытучы булуы бик әйбәт, димәк, акчасы юк. Түлим мин аңа! Су басарга тиеш бу йортны. Танымаганнар, имеш, бер-берсен.
  Ничего, су баскач танырлар.
  Шәйхи (пошаманга калып). Карале, өстә дә матавык башланачак бит.
  Рәшит. Син, сантехниклар фельдмаршалы, үзең дә аңларга тиеш — тормыш бит бу — су басса кемдер котыла, кемдер бата, кемгәдер фаҗига кайгы китерсә, кемгәдер бәхет китерә. Бар, өскә менеп тарих укытучысын морально әзерли тор, мин хәзер үзем менеп җитәм.
  Шәйхи (икеләнеп). Ризалашыр микән?
  Рәшит. Тарих укытучысы булгач, ул әллә нинди авантюраларга барачак. Беләсең килсә, акча өчен ул бөтен дөньяны суга батырып, үзе генә берәр утрауда калырга да риза. Кеше бит ул, кеше. Дөнья бит ул, Шәйхулла...
  Шәйхи. Галимуллович.
  Рәшит. Шәйхулла Галимуллович, дөнья бит ул синең исем-отчествоң кебек үк катлаулы түгел.
  Тормыш ул гап-гади нәрсә, аны без үзебез катлауландырабыз, чөнки шунсыз ямансу. Бар өске фатирга, бу операцияне уңышлы гына ерып чыгалсак, туган көнеңә базардан тагын шәп бер диплом сатып алып бүләк итәчәкмен, батып үлмәсәң. Бар өскә!
  Шәйхи. Ярар, киттем мин. (Менеп китә.)
  Рәшит. Бар! (Беркавым карап тора һәм телефонның чыбыгын пычак белән кисә.) Зәйнәп, Саҗидә!
  (Хатыннар күрше бүлмәдән чыгалар.) Саҗидә, мин сине хәзер бикләп чыгып китәм.
  Саҗидә. Ник?
  Рәшит. Шулай кирәк. Фәндәсең белән очрашасың киләме?
  Саҗидә. Килә.
  Рәшит. Шулай булгач, тып-тын гына өеңдә утыр. Ни генә булмасын, беркая да чыгып качарга маташма, тыпырчынма.
  Саҗидә (котсыз калып). Ник куркытасың?!
  Рәшит (тавышын күтәреп). Фәндәс кирәкме сиңа?
  Саҗидә (газаплы кыяфәт белән). Ник сорап торасың инде аны!
  Рәшит. Шулай булгач, хәтта су басса да өеңдә бул. Кычкырырга рөхсәт ителә, ләкин фатирыңнан чыкма!
  Саҗидә. Ни сөйлисең син?!
  Рәшит. Тыңла мин әйткәнне! Беркая да китмә, шулай кирәк! Фәндәсеңнән колак кагасың килмәсә.
  Зәйнәп, киттек.
  Зәйнәп (иркәләнеп). Минем хөрмә ашыйсым килә.
  Рәшит. Түз, түз бераз. Киттек. Саҗидә, беркая да китмә!
  Саҗидә. Ярар.
  Су баса башлый. Саҗидә бәргәләнә. Телефоннан шылтыратып карый, телефон эшләми. Идәндәге әйберләрне диванга, өстәлгә, креслога ашыга-ашыга күтәреп куя. Нишләргә белми, кычкыра: «Ярдәм итегез, коткарыгыз!» Фәндәс атылып килеп керә. Кара күзлек кигән.
  Фәндәс. Нәрсә булды?!
  Саҗидә. Коткар!
  Фәндәс. Хәзер! (Өскә йөгереп менеп китә.)
  Шәйхи (йөгереп керә). Ну, ничек?
  Саҗидә (кычкырып). Ничек, ничек! Батабыз!
  Шәйхи. Батмыйбыз! (Чыгып йөгерә.)
  Рәшит (Зәйнәпне җитәкләп атылып килеп керә). Ну, ничек?! Таныдыңмы?
  Саҗидә. Нәрсәне, кемне? Ярдәм итегез!
  Рәшит. Хәзер! (Зәйнәбен җитәкләп чыгып йөгерә.)
  Фәндәс (йөгереп керә, кара күзлеген каядыр югалткан). Саҗидә, җаным, борчылма! (Түшәмгә карап тора.)
  Саҗидә. Фәндәс?!
  Фәндәс. Мин!
  Cаҗидә. Мин сине кайчаннан бирле көтәм!
  Фәндәс. Хәзер! Өскә менеп төшәргә кирәк! (Чыгып йөгерә.)
  Саҗидә. Фәндәс!
  Шәйхи (атылып керә). Ну, ничек? Сөйләшмәдегезме?
  Саҗидә. Фәндәс бит ул! (Артыннан чыгып йөгермәкче була.)
  Шәйхи. Шушында гына бул! Хәзер! (Чыгып йөгерә.)
  Рәшит (килеп керә). Таныдыңмы?
  Саҗидә. Таныдым! Өстә ул!
  Рәшит. Беркая китмә! (Чыгып йөгерә.)
  Зәйнәп (атылып килеп керә). Рәшит кайда?
  Саҗидә. Өстә.
  Зәйнәп. Фәндәсне күрдеңме соң?
  Саҗидә. Күрдем.
  Зәйнәп. Рәшит керсә, әйт, мин өстә! (Зәйнәп чыгып йөгерә.)
  Бик озак шулай чабышып йөриләр. Фәндәс тә берничә тапкыр кереп, чыгып йөгерә. Ниһаять, ул хатыны каршында көчкә сулыш алып басып тора.
  Саҗидә. Фәндәс, мин сине шундый сагындым!
  Фәндәс. Мин дә сине сагындым, Саҗидә!
  Саҗидә. Тукта инде, сөйләшик.
  Фәндәс. Ашыкма, су баса бит.
  Саҗидә. Бассын.
  Фәндәс. Мин общий вентильне ябып кына керим инде.
  Саҗидә. Мин сине танымый тордым бит. Шулкадәре үзгәргәнсең.
  Фәндәс. Мин бөтенләй беттем, Саҗидә. Фирмам банкротка чыкты, бик каты эчеп алдым. Менә хәзер сантехник булып эшлим. Тормышның асты өскә килде.
  Саҗидә. Юк, юк, алай түгел. Барысы да тәртиптә... булачак... Кайт тизрәк, миңа синнән башка яшәү юк.
  Фәндәс. Минем хәзер бернәрсәм юк, бурычка баттым. Сиңа нигә андый ир?!
  Саҗидә. Булсын. Баш бәласе түгел. Миңа син кирәк! Миңа синең акчаң да, байлыгың да, машинаң да, фирмаң да — берсе дә кирәк түгел. Миңа син кирәк, Фәндәс, аңлыйсыңмы!
  Фәндәс. Саҗидә, җаным! (Хатынын кочаклый.)
  Саҗидә. Гафу ит мине!
  Фәндәс. Син дә мине гафу ит!
  Алар кочаклашып торганда, Шәйхи, Рәшит, Зәйнәп килеп керәләр.
  Саҗидә. Фәндәс, мине ташлап чыгып китмә, яме.
  Фәндәс. Ярар. Хәзер мин вентильне генә ябып керим инде.
  Рәшит. Борчылма, борчылма, без Шәйхи белән яптык инде аны.
  Шәйхи. Җәмәгать, кочаклашырга җитешерсез, алда гомерләр озын әле. Менә идәндәге бу суны кичекмәстән җыеп түгәргә кирәк. Чөнки мин, участок начальнигы буларак, монда җаваплы кеше. Өстә инде матавык башланды, аста да башлансын дисезмени?
  Рәшит. Әйдәгез, бергәләп корытыйк! Зәйнәп, сиңа ярамый, син диванга менеп утыр.
  Зәйнәп диванга менеп кунаклый. Рәшит белән Шәйхи чалбар балакларын, җиңнәрен сызганып куялар, тас һәм чиләк күтәреп әрле-бирле чабалар. Саҗидә белән Фәндәс бер-берсеннән аерыла алмый һаман кочаклашып торалар.
  Шәйхи (аларга карап тора). Карагыз әле, Саҗидә, Фәндәс! Аннары кочаклашырсыз. Суны түгик башта.
  Рәшит (җиңеннән тарта). Комачаулама. Син бигрәк инде, нәчәлник булдым дигәч тә... (Тыз-быз йөгерешәләр.)
  Шәйхи. Ярый әле пожарниклар катнашмады бу матавыкта.
  Рәшит. Аллам сакласын!
  Көтмәгәндә Зәйнәп, диванда яткан килеш, шар ярып кычкырырга тотына. Барысы да аның тирәсендә бөтереләләр.
  Саҗидә. Тизрәк «скорый» чакырыйк! Тулгак тота башлады.
  Шәйхи. Тудыра башлады бугай! «Скорый»га шылтыратыгыз тизрәк!
  Рәшит. Телефон эшләми!
  Фәндәс. Бар, автоматтан шылтырат!
  Рәшит чыгып йөгерә.
  Шәйхи. Әстәгъфирулла, тыныч кына яшәргә язмаган икән!
  Саҗидә. Хәзер, хәзер, матурым... Барысы да әйбәт булачак!
  Зәйнәп тирәсендә ыгы-зыгы дәвам итә.
  Тәмам.
You have read 1 text from Tatar literature.