Latin

Кемгә Өйләним?

Total number of words is 1047
Total number of unique words is 726
43.4 of words are in the 2000 most common words
55.6 of words are in the 5000 most common words
62.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(юмореска)
Әнкәй карчык бүген тагын тотып сүкте. Кич белән клубтан кәрт сугып кайтканны йокламыйча көтеп торган да, чәпчиме чәпчи. Авызны ачарга да ирек бирми:
- Картайган көнемдә минем дә килен рәхәте күрәсем киләдер бит инде. Оныкларымны тез өстенә утыртып үчти-үчти сикертәсем киләдер бит. Миннән оялмасаң кешеләрдән оялыр идең. Утыз биш яшеңә җитеп йортка килен төшермичә карт анаңны тилмертәсең...
Китте тезеп, түзеп кенә тор! Аптырагач, култык астына бер мендәр һәм иске бишмәт кыстырдым да, сәндерәгә чыгып яттым. Түбә ярыгыннан күренүче айга карап уйланып ятам шулай. И-их, әни, әни... Кемгә өйләним соң мин? Бер дә тиң булырлыкларын тапмыйм бит. Күзем төшкән кызлар мине яратмады, мине яратканнарын үзем ошатмадым.
Хәтерлисеңдер, әни, теге күрше кызын. Әйе, шул Сәләхи абзыйның төпчеге Халисә инде. Күрше дә булгач, бер класста укып, парта арасында да бергә утыргач, без аның белән аерылмас дуслар идек. Агылыйга тагылый шикелле гел бергә йөри идек. Халисәнең әнисе Әсма апа да безгә карап: «Бигрәкләр дә бер-берсенә ияләшкән инде бу балалар, үскәч башлы-күзле итәрбез үзләрен»,- дип, ярым шаярып, ярым чын итеп сөйләнергә ярата иде.
Мине армиягә дә шул күршебез Халисә озатты. Соңгы тапкыр саубуллашканда сипкелле битен минем иреннәргә терәп: «Инсаф, мин сине бик сагынып көтәрмен», - дип пышылдаган иде. Армия хезмәтемне тутырып кайтканда, бала арбасы тирбәтеп йөри иде инде. Мин китүгә чулак Хәйрулланың төрмәдән амнистия белән кайткан малаена кияүгә чыгып куйган. Бер кыз үстерәләр икән.
Ул көннәрдән бирле күпме сулар акты инде, әнекәем, ә түбән оч кылый Зарифның уртанчы кызы Фәния белән ике атна йөргән идем. Туже яшь чакта инде. Ул кашы дисеңме, ул керфекләре дисеңме, уймак кадәр генә авызы дисеңме - барысы да килешеп тора үзенә. Хет бер кашык суга сал да, йот та җибәр. Тик аяклары гына... үзләре ат камыты кебек кәкреләр, үзләре ябык, өстәвенә йөнтәс. Шуларны күрсәтмәс өчен Фәния гел аяк йөзеннән озын юбка киеп йөри иде. Авылдагы бөтен кыз «мини» юбка киям дип, узыша-узыша итәк кыскартканда ничек итеп урта гасыр хатын-кызлары кебек идән себереп йөрүче итәк кигән кыз белән йөрмәк кирәк. Ташладым. Хәер, Фәния минем суынганны сизеп, көзен авылга, бәрәңге алышырга килгән бер студент егеткә өч атна тагылып йөрде һәм кияүгә дә чыгып куйды. Хәзер әнә берсеннән-берсе кәкрерәк сыйраклы өч кыз ияртеп кунакка кайткалый. Тату яшиләр, ди бугай.
Бервакыт тыкрык башы батрак Хисминең кәнсәләрдә хисапчы булып эшләүче кызы Рәзинәгә күзем төшеп йөргән иде. Өй түребездән дәрәҗәсен белеп, вак-вак кына атлап үткәнен берничә көн карап торган идем, үлепләр гашыйк булдым бит үзенә, каһәр. Төшләремә керә башлады. Бер көнне түзмәдем, клубтан озата кайтырга булдым үзен. Озаттым... Икенче көнне озата алмадым. Силач Борһан озатып йөргән икән моны. Рәзинәкәйнең артыннан кайтканымны җиткергәннәр бит моңа. Күрше районда «шабашка» эшләп яткан җиреннән шундагы бригадирның кара айгырына атланып, төнге бердә авылга кайтып кергән. Мине өйдән чакырып чыгарып, алдагы ике тешемне сугып сындырды. Рәзинә артыннан кабат бармадым. Юк, теш сынудан куркып түгел. Тәк, күңелем суынды. Әллә кемнәрдән калган кызлар белән йөрергә Инсаф җүләрме әллә? Аннан соң чәче дә «метес» бәрән йоны шикелле бөдрә, йөргәндә күкрәкләре дә җилене тулган сыерныкы шикелле селкенә-селкенә йөри. Юк, андый хатының булганчы, булмавы хәерлерәк.
Моннан ун еллар элек үзебезнең авылдан өч чакрым ераклыкта урнашкан күрше авылның бер кызына гашыйк булган идем. Виләсәпиткә атланып һәр көнне аның янына чаба идем. Ну әтчәйни иде дә соң үзе. Миннән башка бер егетне янына китермәде. «Инсаф килсә килсен, бүтәннәрегез якын йөрмәгез»,- дип кенә җиффәрә теге. Тик бер ягы ошамады. Кулыннан тотарга өлгермисең, борын тишекләрен киңәйтеп, мыш-мыш суларга тотына, борын очына эре-эре тир бөртекләре бәреп чыга. Ә үзе нәрсәдер өмет иткәндәй, күзләрен бәгрәйтеп миңа текәлә.
Ю-у-у-к инде, мәйтәм, кулына кагылуга шулай җебегән кызны үбә-коча башласаң нәрсә булыр? Селәүсән шикелле өстеңә сикерер дә, бәреп тә егар. Аның белән дә озак йөрмәдем. өстәвенә, виләсәпитнең камерасы да тишелде. Көн саен алты чакрым җәяү йөрергә дурак штоли?
Их, язмыш диген... Бер чакны түбән оч Рәхимәттәйгә шәһәрдән кунакка кайткан бер кызны (Галямы, Валямы шунда, исемен дә рәтләп белә алмадым) озата кайткан идем. Шул бер кичтә генә озаттым мин аны. Биегәндә ничектер, минем якка карап, күз-кашларын сикерткән кебек булгач, берәр төрле «намек» ясавыдыр, дип уйлаган идем. Капка төбенә җиткәч, кереп китмичә азаплады иблис. Аптырагач, үзен бит очыннан «пәп» итеп алган булдым. «У нас так не целуются, вот как надо», - дигән булып, иреннәремне әллә унбиш минут суырып торды шунда. Авызым җиде еллык шөпшә чаккан шикелле шешеп чыкты. Ике көн буе рәтләп сөйләшә дә, ашый да алмадым. Бүтән озатмадым үзен. Әй, әни, андый киленне үзең дә ошатмас идең шул.
Әни, синең туганнан туган апаң Рәхилә апаның үги кызы Наилә белән дә йөреп маташкан идем мин. Ну буянырга, сөртенергә ярата иде дә соң үзе. Нинди төсләр генә юк анда. Прәме салават күпере диярсең. Башындагы чәченең арты зәңгәр булса, алдын кызылга, чигәләрен сарыга буйый. Кашларына да әллә нинди яшелле-зәңгәрле, каралы төсләр сылап бетерә. Ирене күршеләре Мәчтүрә җиңгинең келәт түбәсендәге калай тутыгы шикелле кып-кызыл. Ул духиларны да чеметеп кенә сипми, флаконы белән тондыра ахрысы. Төнлә белән үзен күрмәсәң дә, исеннән табарга була. Аның белән дә озак юанмадым. Колаксыз Җамали малае Нәҗипкә кәрт уйнап оттыргач, ул озата башлады. Хәзер әнә Нәҗиптән дә отып алганнар ди бугай. Шабашкага килгән бер әрмән откан ди.
Их, әни, әни. Менә шулай итеп халастуй килеш утызны узып киттем инде мин. Әни, әле беркөнне син: «Өйлән инде, өйлән. Әнә уң як күршебез Галимә кемнән ким соң? Төс-бите дә яманларлык түгел, эшкә дә кулы бара. Әле шушы яшенә җитеп ир-егетләр кулы да тимәгән үзенә»,- дип сөйләнеп торгач, сагалап торып, үзе күрмәгәндә Галимәнең артыннан ияреп мунчага кергән идем. Исәбем ни иде... Ни дип, шул инде. Егетләр кулы тигәнме-юкмы икәнен белү иде. Аннан соң бите шадра булуына карап тормыйм, мәйтәм, тотам да өйләнәм. Килеп керүем булды, мич алдында торган кайнар сулы чуен савытның төбе белән маңгаема китереп утыртуы булды. Күзләрдән утлар күренде мал-лай. Чуен төбенән калган «...ский мех. з-д» дигән түгәрәк келәймә эзе маңгаемда әле һаман бетми. Галимәне очраткан саен оялудан кызарам да, келәймә тагын да ачыграк беленә башлый...
Шуларны уйлап ята торгач, йокыга киткәнмен. Төшемә дә әлеге кызлар кереп саташып беттем. Имеш, тирә-ягыма тезелеп басканнар да, кайсы кәстрүл капкачы, кайсы тагын әллә нинди тимер-томырлар шакылдатып, бии-бии минем тирәмдә әйләнәләр икән. Ә мин алар уртасында кая барырга белми басып торам, имеш. Шул вакыт Галимә зур гына тимер савыт күтәрде дә, йөзен ямьсез генә чытып, әтәч булып кычкыра-кычкыра өстемә килә башлады. Хәзер маңгайга кундыра берне. Салкын тиргә батып уянып киттем. «Ки-кри-күк» - кетәклектә әтәч кычкыра икән. Их, әни, әни бу төшне сиңа сөйләсәм, тагын начарга юрарсың. Сөйләмим инде. Чиләгенә күрә капкачы табылыр. Өйләнермен әле бервакыт.
You have read 1 text from Tatar literature.