Latin

Кечкенә Чыпчык Малае

Total number of words is 225
Total number of unique words is 184
57.0 of words are in the 2000 most common words
70.3 of words are in the 5000 most common words
78.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Хикәя
Көзләр җитте. Көннәр туңдыра башладылар. Язлыкта күчеп килгән кошлар, төркем-төркем булып, җылы якларга киттеләр. Бар табигать тынып, кояш сүнеп калгандай тоелды. Менә соңгы төркем казлар-үрдәкләр дә, үксез калган дөньяга сәламнәрен озатып, еракларга таба очып киттеләр. Аларның хушлашу авазларын ишетеп Чыпчык Малае да һавага күтәрелде, берникадәр араны араталарыннан талпынып-җилкенеп очты һәм, кайтып, әнисенә:
— Чык-чирык, чык-чирык, нигә без дә алар белән китмибез?— дип сорады.— Нигә алар үзләре генә китәләр. Нигә туган-үскән җирләрен ташлыйлар? Бер-бер яманлык көтеләме әллә?
Аның тавышы борчулы иде.
— Улым, тынычлан,— дип, аңа яратып эндәште әнкәсе.— Алар һәр елны да шулай китәләр. Ә без шушында калабыз. Туган-үскән җирләре монда булса да, алар салкын кыштан куркалар. Яхшыдан-яхшырак ватан эзләп йөриләр. Яз җитүгә, алар сагынышып кайткан булалар тагын. Мәңгегә кире китмәскә, монда калырга дип сүзләр куешканнарын, шулай сөйләшенгәннәрен ишеткәнем бар. Әмма көз җитүгә, әйткән сүзләрен оныталар. Тагын китәләр. Ватанын, туган-үскән җирен ташлаганнарның беркайчан да күңеле тынычлык таба алмый инде, анысы. Зәмһәрир салкын кышларда да ватаныбызда яшибез. Шуңа да безнең күңелләребез тыныч, бәхетебез камил! Бер дә курыкма, ак кышның матурлыгын күрүчеләр ямьле җәйнең рәхәтен яхшырак тоялар.
Әнисенең сүзләреннән соң Чыпчык Малаеның борчылуга бирелгән йөзе кабат балкып китте, ап-ак кышның тизрәк килеп җитүен теләде. Әмма иртәрәк иде әлегә. Юкка гынамы: «Ватанга мәхәббәт бала күңеленә ана сөте белән керә, ана сүзләре белән үстерелә, тойгы булып чәчәк ата, мәңгелек тынычлык һәм бәхет бирә!»— дип әйтәләр? Бу сүзләр хакыйкать булмый калмаслар!
1994.
You have read 1 text from Tatar literature.