Latin

Казлар Очар Су Күреп - 1

Total number of words is 4671
Total number of unique words is 2320
37.6 of words are in the 2000 most common words
55.6 of words are in the 5000 most common words
63.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(хикәяләр)
СӨЙЛӘР СҮЗЛӘР БИК КҮП АЛАР...
Марс Яһудин белән танышуым берничә еллар элек булды. «Мәйдан» журналына ул «Тормыш бу» дип аталган шактый күләмле әсәр алып килгән иде. Марс, заманында татар әдәбиятында матур эзен калдырган язучы Нәфикъ Яһудинның улы булып чыкты. Әтисенең иҗатын колачлаган әлеге документаль-публицистик әсәрне журналыбызда тулысынча диярлек басып чыгара алдык һәм укучылар аны җылы кабул итте.
Марс бик үзенчәлекле прозаик. Җылы сагыш өретелгән моңсу хикәяләре, парчалары күңелдә яктылык шәме булып балкый. Туган җиргә, гомер буе шул җиргә мәрхәмәт орлыклары сипкән әни-әтиләр, әби-бабайларга тирән ярату хисе белән сугарылган ул әсәрләр. «Казлар очар су күреп», «Туган җирем серләре», «Тургай җыры» кебек хикәя-парчаларында әнә шул тирән мәхәббәт җанны сафландыра. Нинди генә авыр хәлләрдә калган очракта да яшәүгә өмет уяна, киләчәккә ышаныч арта аларны укыгач.
Марс авыл кешеләренең характерларын әйбәт белә, аларга гына хас үзенчәлекләрне оста итеп тотып ала һәм кызыклы тел-стиль чаралары ярдәмендә кәгазьгә төшерә. «Түтәй шуган тау», «Кәҗә аскан урам», «Ерынты буенда» әнә шундыйлардан.
Кешеләргә әйтер сүзе күп Марсның. Караңгыда шәм кабызучы Марс туганга иҗади уңышлар гына телисе кала. Газаплы иҗат мизгелләре!
Рәшит Бәшәр, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты.
ТУРГАЙ ҖЫРЫ
Ул елны яз юкка гына иртә килмәгән икән, улыбыз туасын белеп ашыккан. Шул язның бер көне, давыллы диңгездәге маяк шикелле, әле дә булса юлымны яктырта, иң авыр чакларда яшәү көче бирә.
Трамвайда барам. Ачык тәрәзә аша апрель җиле өрә, болай да тыңлаусыз чәчләремне тузгыта, шаярып, битләремнән үбә. Иртәнге кояшның кыйгач нурлары, керфекләрем челтәре аша үтеп, күзләремне чагылдыра. Карлар инде күптән эреп беткән, шәһәр урамнары коп-коры. Яшь шәһәрнең яп-яшь каеннары өч көнлек елтыр-ябышкак яфраклары белән мактана: күрегез әле, без ничек киендек, имеш.
Уйларым да шушы язгы иртә шикелле ачык, аңлаешлы: «Табигать нинди гүзәл! Без әле яшь, көтеп алган улыбыз дөньяга килде. Алда – тулы бер гомер».
Үз уйларыма бирелеп, янымда басып торучы ике ханымның әңгәмәсенә колак та салмаганмын. Берсенең соңгы сүзләрен генә ишетеп калдым:
- ... яшәргә ирек юк.
- Шулай, - диде икенчесе, - якшәмбе җиттеме, безнең өстә дә кычкырыш та талаш. Бер-берсен үтерәләрме инде дип торасың. Нәкь төн уртасында тынлык та урнаша, диван да шыгырдый башлый. Әйтерсең моңа кадәр күгәрчендәй гөрләшкәннәр. Минекен инде уятып алырмын димә, җиденче төшен күрә.
Шулчак трамвай йөртүче кыз мөлаем тавыш белән:
- Театр тукталышы, - дип игълан итте.
Бу уңайдан хатыннарның берсе:
- Тукталышы бар да бит, театр кайда соң? - диде.
- Әйтмә дә...
Кузгалып киттек. Мин трамвайның алгы тәрәзәсе аша карап барам, ә ул зәңгәр төстә. Бөтен игътибарыңны шул тәрәзәгә юнәлтеп, шуның аша гына карап барсаң, тирә-як ниндидер тылсым дөньясына охшап кала. Озак та үтмәде, шул дөньяның безгә аңлаешсыз законнары тормышка аша да башлады. Трамвай, баш әйләндергеч борылыш ясап, күккә менеп китте. Гаҗәпкә каршы, минем моңа бер дә исем китмәде. Киресенчә, шулай булмаска мөмкин дә түгел иде, дип уйлап куйдым. Янымдагы тавышлар ерактан, томан эченнән ишетелгән кебек кенә ишетелә, мин инде болытлардан да югары ...
Бервакыт, сизәм, мин калдырган дөньяда нәрсәдер үзгәрде. Һәм бу үзгәреш, мине болытлар арасыннан табып, шундук җиргә тартып төшерде. Башта аңламый тордым: нәрсә мине сәяхәтемнән бүлде? Янымдагы ике хатын һаман тормыштан зарлана, вагонның арткы мәйданчыгында исерек ир сүгенә, кондуктор «куян» белән тиргәшә. Болар бит инде минем өчен яңалык та, гаҗәп хәл дә түгел ... Кинәт, радиоалгычны яңа дулкынга көйләп бетергәннән соң туа торган чиста көйне хәтерләтеп, барлык башка тавышларны җиңеп, трамвай тәгәрмәчләренең дөбердәвеннән дә көчлерәк булып... сабан тургае җыры ишетелде.
Үз колакларыма үзем ышанмыйча аптырап калдым. Шәһәрнең нәкъ уртасында, машиналар тыз-быз йөреп торган җирдә нинди тургай тагын, нинди ялан кошы? Ә ул, йортлар салынып өлгермәгән буш урын өстендә сайрапмы сайрый! Җирдәге ыгы-зыгыны бар дип тә белми...
Ә кешеләр – туктап тирә-якларына каранып алырга да, табигать тавышларына колак салырга да, уйланып-моңаеп торырга да, хәтта, сизелә ки, яшәргә дә вакытлары булмаган бу җан ияләре – тургай җырын ишетмиләр дә шикелле. Бер бала гына: «Нинди кош ул?» – дип әнисенең җиңеннән тарткан иде, аны да: «Тик кенә тор әле», - дигән дүрт сүз белән бик тиз «урынына» утыртып куйдылар.
Кешеләр ызгыша, йөзләре ачудан кыйшайган. Ә кайдадыр, баш очында гына, тургай сайрый. Планетаны сугышлар сыкрата, күз яше һәм кан елгалары кибәргә уйламый да. Ә якында гына – менә ул! – тургай сайрый. Кешеләр юлдан яза, гомер буе эзләп тә, тормыш мәгънәсен таба алмый интегә. Ә күктә – ишетәсезме? – тургай сайрый! Мәхәббәт турындагы мәңгелек җырын җырлый ул.

ЕРЫНТЫ БУЕНДА
Олытау янында беленер-беленмәс кенә башланган чокыр, тирәнәйгәннән-тирәнәя барып, авылга җитәрәк атны күмәрдәй ерынтыга әверелә. Әнә шул ерынтының Мидхәтләр турындагы сөзәк яры буенда өч ир бура бурый. Эссе. Мидхәт, хуҗа, бура өстенә менеп атланган да бүрәнә башын киртә. Балта белән чапкан саен ул, гадәте буенча, «һек» дип, кисәк кенә тынын чыгарып куя. Әледән-әле туктап, маңгаендагы тир бөртекләрен сыпырып ала. Икенче бүрәнәне, җирдә ятканын, тимерче Саттар эшкәртә. Бер кулы белән бүрәнәне тоткан, икенчесе белән чабып маташа.
- Кая, мин тотып торыйм, ә син ике куллап чап, - ди укытучы Зәки. – Тавык Гобәй кебек булмагаең.
- Нәрсә дигән әле ул, бармагын чабып өзгәч? – ди Мидхәт. – Бармагы черт с ним әле, пирчәткесе жәл, пирчәтке яңа иде, дигәнме?
- Шаяртып әйткәндер ул.
- Ай-һай, шаяртып микән. Аның бит банкта машинага җитәрлек акчасы бар ди. Ә үзе әҗәткә акча сораудан бушамый.
- Җитми кешегә, - дип Саттар да сүзгә кушылды. – Андыйларга мин шулай гына дим: әнә тегендә баргач, - ул, ымлап, ерынты аръягындагы зиратка күрсәтте, - бернәрсә дә кирәкми. Ике метр җир җитә.
Көтелгәннең киресе буларак, бу сүзләрне ул артык тыныч әйтте. Ләкин бераздан, Тавык Гобәйгәме, барыбызны да зиратка илтеп тыгачак билгесез көчкәме үч иткәндәй, балтасын шулкадәр селтәп чапты, балта астына эләккән бүкән урталай ярылды.
- Нәрсә, салып карыйбызмы? – диде, бүрәнәне бер ягыннан күтәрә башлап.
Салдылар. Һәрнәрсәдән хата эзләргә күнеккән Зәки (укытучы – профессия түгел, диагноз, диләрме әле?):
- Бик үк тигез ятмады бу, менә бу җирен юнарга кирәк, - дип күрсәтте.
Мидхәт борылып карады да:
- Калдыр. Ята-ята үз җаен таба ул, - диде... – Үзеңәмени ул. – дип өстәде аннары, көлеп.
Урам ягыннан бер өер каз бәпкәсе, алар артыннан ук очына чүпрәк кисәге бәйләнгән озын чыбык тотып, Кара Сара күренде. Ана казга ул бик ачулы иде бугай:
- Юньсез, ияртә дә кайта, ияртә дә кайта, сыртта үлән беткәндер.
Ирләр янына җитү белән үк туктады да, бәпкәләре турында бөтенләй онытып:
- Мидхәт нәрсә бурый тагын? – дип сорады.
- Мунча, Сара. Мунчаны моннан соң безгә ягарсың.
- Рәхмәт... Ә нигә ихатаңда түгел? Тагын күчерергә артык эш инде.
- Урыны шушы аның.
- Ничек шушы?
- Һәркем үз мунчасы кебек күреп яксын өчен юри ишегалдына куймаска булдым.
- Ул каян башыңа килде әле? Хәер, моның тагын бер уңай ягы була икән.
- Нинди?
- Ташу вакытында тагаракларга су тула да, коедан ташып йөрергә булмый, ягасың да керәсең.
- Телеңне кем чарлый синең, Сара?
- Табыла инде. Менә бит әле син чарлап торасың... Ярый, арымый эшләгез. Алла ярдәм бирсен.
Кара Сара, нәкъ үзенең ана казы шикелле алпан- тилпән атлап, борылыш артына кереп югалды.
- Шундый төбәкләр бар, - диде Зәки, - юан кешене яраталар. «Ай, кадерлем, ничек тазарып киткәнсең; менә, кешегә бәхет килсә килә бит». Ә ябык хатын турында: «Сыер савып шулай беткәндер инде, дөнья баскан мескенне», диләр.
Кояш кыздыруында булды. Зират янында йөрүче бозау, тезнәп, су буена таба чапты. Кара Сараның казлары да, хуҗабикәләре күздән югалуга, кайту ягына борылды.
Шулчак бәрәңге бакчасының ян капкасы ачылып китте. Капкадан, кулына чүмеч тотып, Гөлҗиһан килеп чыкты. Хатын, чүмечтәге әйрәнне түкмәскә тырышып, шундый сыгылмалы адымнар белән килә ... Ирләр беравык күзләрен дә ала алмый аңа карап тордылар.
- Әй уңган да инде минем хатын, вакытын белеп кенә йөри, - диде Мидхәт.
Гөлҗиһанга канатлар үсеп чыккандай булды, очып кына китмәде. Чүмечне Саттарга тоттырды да, үзе йомычка җыя башлады.
- Йә, карчык, булачак мунча ошыймы? Килешмәгән җире булса, әйтеп кал.
- Ирләр эшенә кысылырга яратмаганымны беләсең бит инде, - диде дә, кочагына җыеп өлгергән йомычкаларны күтәреп, кереп тә китте. Ирләр әйрән эчеп калды.
- Мидхәткә шаккатарсың, - диде Саттар. – Хатыныңны син көн дә шулай мактыйсыңмы?
- Мин дә мактамасам, аны кем мактар. Хәер, мактаучы тиз табылыр ул...
- Ә мин уземнекен ике тапкыр мактадым, икесендә дә, шундый хатынның да кадерен белмисең бит син, дип тиргәлдем. Шуннан соң мактаганым юк, - Саттар, ярты чүмеч әйрәнне «эһ» тә итми эчеп куйды да, калганын Зәкигә сузып: - Уңган да, яратам да үзен, әмма холкы,.. - диде. - Ә менә әтисе бар яклап алтын кеше. Шул карт, район үзәгендә яшәгәч, мунчага туймый. Безгә килсә, көн дә мунча яктыра. Шуңа мунча салып бирергә иде. Бурый да башлаган идем инде. Берүзең булгач, эш бармый. Җайлап бара ул, кызык түгел, күңел үсми...
- Турыга гына әйтсәң, тукмарлар дип куркасыңмы? – диде Мидхәт. – Киләсе ял, димәк, синеке. Шулай бит, Зәки?
- Исән булсак.
Эшкә керешеп өлгермәделәр, Гөлҗиһан ашарга чакырды.
- Ашарлык эшләмәдек бит әле.
- Аштан олы түгелсездер әле, әйдә. Ашау эш калдырмый ул.
Агач күләгәсенә әзерләнгән өстәл артына утырыштылар. Гөлҗиһан, алъяпкыч астында гына тотып килеп, ире алдына шешә куйды.
- Менә, күңел ачкычлары да килде.
- Миңа кирәкми, - диде Саттар, алдына куелган рюмканы кире биреп.
- Сине өрмәгән урынга да утыртмыйлардыр инде, эчмәгәч.
- Бөтен бәла шунда ки, эчкән кеше белән яшәп карамаган хатын эләкте.
Мидхәтнең күршесе Фәйзер кереп, сәнәк алып чыгып китте.
- Пенсиядә түгелмени ул? – диде Саттар. - Кичә мин аны конторда күрдем.
Мидхәт, тавышын әкренәйтә төшеп:
- Хатынының лыбырдавын тыңлап утырганчы, эшкә барып кайта ул, нәрсә.
Төштән соң эшләү җиңеләйде – Олытау ягыннан агылучы болытлар җиләс һава алып килде.
- Бабай мунчага туймый, дигәннән. Үрге авылдагы бер әби турында сөйлиләр, - диде Зәки. – Мунча кереп утыра икән, берәүнең кызы килеп: «Әби, әнием сине мунчага чакырды», дисә: - «Хәзер, кызым, тагын бер генә чабынып төшәм дә»... дип әйтә ди.
Саттар, көлә башлап тураеп баскан иде, Олытау ягыннан төшеп килүче хатынын күрде. Хатын еракта иде әле, Саттар аны атлавыннан таныды.
Өмәчеләргә якынлашу белән хатын: «Саттар» , - дип, ирен читкәрәк чакырып алды.
- Нәрсә, Тәзкирә, нишләп йөрисең ул Олытау якларында?
- Әтине таба алмыйбыз. Көтү куганда ук, бир әле, сыерыңны үзем куып кайтыйм, дип чыгып киткән иде. Бәдыйгель әби, көтүче белән Олытау ягына менеп китте ул, дигәч, буйдан-буйга ерынтыны карап чыктым.
- Район үзәгенә кайтып китмәде микән? Ул гомердән бирле инде...
- Шалтыраттык инде, юк... Безгә әйтми кайтып китәр идеме инде?
- Бәлки, берәрсендә кунак булып утырадыр?
- Юк инде, бөтен авылны айкап чыктык. Нишлибез, Саттар?
Көтү кайткач, көтүчедән сорадылар. Карт аның белән зират башына кадәр генә барган икән.
Төн буе эзләүләр дә берни бирмәде. Төнне көнгә ялгап, Тәзкирә сыер сауды, көтү куды. Улы торгач, аңа чәй ясап эчерде дә, бозауны елга буендагы бура янына бәйләп кайтырга кушты.
Озак та үтми улының бакча ызаны буйлап йөгереп менеп килүен күрде. Малай, тыны кысылып, әнисе алдына килеп басты да:
- Әни, анда картатай, - диде. – «Картатай!» дип кычкырып карыйм, дәшми. Әллә йоклый.
Тәзкирә, йөрәге кубып: «Саттар!» – дип чакырды. Елга буена төштеләр.
Карт, аңа дип бурала башланган мунчаның бер почмагына аркасын терәп утырган да, чыннан да йоклый иде... Мәңгелек йокы белән.

КӘҖӘ АСКАН УРАМ
- Улым, бар, киленгә авылны күрсәтеп кайт. Мәчеткә кереп чыгыгыз, убшый бакчаны күрсәт. Кәҗә аскан урам ягыннан әйләнеп кайтырсыз.
- Ул нинди Кәҗә аскан урам тагын? – ди яшь килен, көлеп.
- Шунда баргач күрәсең инде. Барыгыз, бар...

1
Атна буе юкка гына тракторы астында аунамаган булып чыкты Самат. Бүген аның тимер ишәге, яхшы майланган тегү машинасы шикелле, текелдәп кенә йөрде. Саматны куандырып, Урман тавына да төчкерми-нитми генә менде. Ә инде Минзифа түти, утын кайту шатлыгыннан чәй янына «мәен» дә чыгаргач, кәеф бөтенләй күтәрелеп китте.
... Төнге урам үз тормышы белән яши иде – өенә кайтырга чыккан Саматны ул бар дип тә белмәде. Ә бит, кайчандыр үзенә тынгы бирмәгән, төн йокыларын йоклатмаган гармунчыны онытырга тиеш түгел иде. Әнә, капка төбе эскәмиясендә егет белән кыз утыра. Егет сүз сәйләнен тезепме-тезә. Кыз, әле пырхылдап көлеп куя, әле, егетне этәргән булып: «Оятсыз!» – ди. Саматка моңсу булып китте: «Дөнья, дөнья! Син, минем яшьлегемдәге кебек, һаман саф, һаман гүзәл икәнсең бит. Кайчан әле мин моны күрүдән туктадым?»
Үзәк урам – Саматны өенә туры илтә торган урам иде. Тик Самат, нигәдер, уң яктагы тыкрыкка борылды. Нәрсәдер аны елга буена тартты. Нәкъ яшьлегендәге шикелле, тулган ай да аңа ияреп төште.
Елга өстенә юан карт тирәк ауган. Кемдер аны ботакларын тунап басма иткән. «Безнең тирәк түгелме бу? Шушы тирәк төбендә үбешә идек бугай бит инде». Хатыны Айсылуның шул вакыттагы күз карашын хәтерләргә тырышты, булдыра алмады. Берсе өстенә берсе өелеп барган кышлар, язлар, җәйләр, көзләр астында күмелеп калган, күрәсең, ул караш.
Тирәк буйлап Самат елга аръягына чыкты, тауга күтәрелде. Әкрен генә тау сырты буйлап китте. Авыл утларына сокланып, төннең серле тавышларына изрәп, мәтрүшкә исенә исереп барды. Өенә җитеп килә иде инде, нәкь шулчак бакча ягыннан хатын-кыз тавышы ишетелде:
- Каһәр генә суккан нәрсәләр икән. Чукынып киткере хайваннар.
«Адаштыммы дисәм, дөрес киләм икән», - дип үзалдына көлемсерәп куйды Самат. Капкасын ачып ишегалдына килеп керүгә, хатыны да сарай артыннан килеп чыкты:
- Төзәтәсеңме инде шул койманы, юкмы? Әллә миңа кеше ялларгамы? – диде.
- Нәрсә булды, нигә тузынасың?
- Белмәмешкә сабыша бит әле. Кәҗәләр бакчаны бетерде бит инде.
- Аны мин каян белгән, әйтергә кирәк иде.
- Син шул инде, күрмисең дә, белмисең дә. Кайчан төзәтәсең?
- Төн уртасында тотынмам бит инде, иртәгә...
- Бер белгәне иртәгә. Йә, Хода-а, үтте бит гомеркәйләрем шушы тинтәк белән. Әнә, кеше ирләре ичмаса...
Самат болдырга күтәрелә башлады. Хатыны орышудан туктамады - торган саен кыза барып, үз ачуыннан үзе тәм, ләззәт табып орышты. Самат түзмәде, кизәнеп, чолан ишеген төртте. Ишек, шар ачылып китеп, су савытын бәреп екты. Чолан идәне күл булды.
- Эчкән урыс, - диде хатыны. Саматны өй йотты.
2
Кәҗәме? Кәҗә-ә!.. Әнә бит, аяк астында хәтфәдәй үлән югыйсә, ә ул, киртә ярыгына башын тыккан да, бакча эчендәге алабутаны кимерә...
Ул көнне Самат көн буе койма төзәтте. Ләкин аны иртәгесен кошлар сайравы түгел, янә хатынының таныш тавышы уятты:
- Ямадым дисең инде койманы, ә? Бар әнә, үз күзләрең белән күр әле ничек ямаганыңны. Я син җүләр, я кәҗәләр академия бетергән.
«Драма артисткасы булып кына эшләргә дә бит үзенә, авылда әрәм булып ята», - дип уйлап куйды Самат.
Шулай да, күзләрен уа-уа, яланаяк салкын болдырга чыгып басты. Тирә - ягына күз ташлады. Елга үзәнендә, ялкау песи шикелле иркәләнеп, иртәнге томан ята. Олытау, мәһабәт диңгез корабына охшап, томан өстеннән йөзә. Ык буе тирәкләре көймә җилкәннәрен хәтерләтә. Дөнья тын да алмый кояш чыгуын көтә.
Кинәт: «Ку-вырт, ку-вырт»... Кемдер нәрсәдер чәйнәгән тавыш. Самат, бер хәл исенә төшеп, елмаеп куйды. Укытучы Әфүәтнең балачагында булган бу хәл. Ачлык ел. Әнисе, эшкә китәргә җыенып, тамак ялгарга утырган. Нәкъ шулчак Әфүәт уянган да, сеңлесен төрткәли ди: «Нәкыя, Нәкыя, тор әле. Ишетәсеңме, авыз тавышы».
Самат, болдыр такталарын шыгырдатмаска тырышып, сак кына җиргә төште. Һәм шунда ук, сынлы сәнгать әсәрен хәтерләткән күренешкә тап булып, туктап калды. Кичә койма аша алабута кимергән кәҗә, ниндидер атаманны хәтерләтеп, бакча уртасында басып тора, ә ике иптәше – берсе кәбестә түтәлен, икенчесе кишер түтәлен утый.
Самат бу кадәр үк сөмсезлекне көтмәгән иде һәм моңа ничек илтифат итәргә дә әзер түгел иде. Ул шулай югалып торган арада, кәҗәләр аны күреп тә алдылар, өчесе берьюлы кубып, бакчаның өй яны почмагына таба чаптылар. Анда бернинди тишек юк иде. Ләкин «атаман», үз-үзенә нык ышанган хәлдә, коймага якынлашты. Башын янтайта төшеп, мөгезләрен койма ярыгына тыкты һәм... бер кадакта гына эленеп торган тактаны күтәрде. Шуны гына көткән иптәшләре ярыктан чыгып та шылды. Алар артыннан ук «атаман» да шул ук тишеккә чумды. Такта яңадан үз урынына төште. Самат моңа көләргәме, еларгамы икәнен дә белмичә, авызын ачып карап тик торды.
3
Эссе, бөркү төн иде. Ир белән хатын, уллары пионер лагерендә булудан файдаланып, анадан тума йоклап яталар.
Самат, нигәдер, төн урталарында уянып китте. Хатынының яшь кызларны көнләштерерлек нәфис тәненә, калку күкрәкләренә сокланып карап торды. Кочаклап алды. Хуш исле чәченә танавын төртте: «Менә бит, нинди гүзәл зат куенымда. Нигә соң ул таң ату белән бөтенләй башка кешегә әверелә?»
Шулчак кемдер капка шакыгандай булды. Хатыны, йокы аралаш кына: «Нәрсә ул?» – дип сорады. Ире җавап бирергә дә өлгермәде, икенче якка борылып йоклап та китте.
Самат чоланга чыкты, тәрәзә пәрдәсен күтәрде. Төшеме бу, өнеме? Капка артында арт аякларына баскан кәҗә тора. Ал аякларын өскәрәк, һаман өскәрәк куя барып, ничектер, тоягы элгечкә тиеп китте. Капка ачылды, кәҗә ишегалдына керде. Һәм шундук Саматның яраткан алмагачына таба юнәлде. Бу алмагачны ул улы туган елны, нәкъ ул туган көнне район үзәгеннән алып кайтып утырткан иде. Кәҗә хәзер шуны кимерә башлармы, ботакларын сындырып бетерерме?
Саматның миенә кан йөгерде. Нәфрәт, бөтен әгъзаларын яулап, хисләрне контроль астында тота торган механизмны ватып, җимереп ташлады. Ул йөгереп тә чыкты, кәҗәгә юлбарыстай ташланып, аны эләктереп тә алды. Нәрсә эшләтергә моны?
Койма өстендә эленеп торган бау кисәген күрүгә аның башында план да туды...
4
Кояш чыкмаган иде әле. Самат ниндидер шау-шуга уянып китте. Ачык тәрәзә аша әлеге дә баягы хатынының тавышын ишетте:
- Самат, чык әле, күр. Нинди фашист эше икән инде бу? Шундый акыллы иде бит әле кәҗәм – үзе капканы ачып керә иде, алмагач төбенә генә барып ята иде...
Самат тәрәзә янына килде. Урам уртасындагы чаталы багана тирәсенә көтү куарга чыккан хатын-кыз җыелган. Ә багана аратасында, мескен хәлдә башын кыйшайтып, кичәге кәҗә асылынып тора...

* * *
Рамазан бабай, сөйләп бетерүен аңлатып, тынып калды.
- Әнә теге баганага асканмыни инде? – дип сорады яшь килен.
- Монысы инде яңа багана. Шул урында иде инде искесе дә.
- Ә Самат абый әле дә шушы йортта яшиме?
- Алар шәһәргә күченеп киткәннәр иде. Былтыр хатыны алып кайтып җирләде үзен.
- Карт идемени?
- Юк. Асылынып үлгән дип ишеттем.
- Асылынып? Нәрсә булган шулкадәр?
- Кем белә инде... Бер кайтуында шушы эскәмиядә сөйләшеп утырган идек. Авылда, ди, хатын тиргәшә башласа, сарайга чыгып китә идем дә тирес ыргыта башлый идем; ул анда чыкмый, чөнки белә – чыкса, мин аңа сәнәк тоттырам да, мә, үзең ыргыт алайса, дим. Шәһәрнең шунысы кыен, сарае юк, ди, икенче бүлмәгә чыксаң, ул анда да артыңнан ияреп чыга ...


ТҮТӘЙ ШУГАН ТАУ
1.
Уң күзенә ак төшкән җирән бия, тау сырты инде күптән артта калуга карамастан, ялкау гына атлавында булды. «Йә, йокладыңмы әллә?» – диде арбада утыручы хатын, кулындагы чыбыгын селтәп. Көзге урманны ритмик тояк тавышлары яңгыратты. Агач кәүсәсе буйлап төшеп килүче тиен, туктап, як-ягына каранып алды. Бераз тыңлап торды. Тавышның ерагая баруын, үзенә куркыныч янамавын аңлагач кына юлын дәвам итте.
Атның салмак кына юыртып бара башлавы булды, хатын тагын үз уйларына чумды: «Ничек инде кеше кадәр кеше хәбәрсез югала ди. Энә түгел бит ул, кеше. Сугыш дигәч тә...»
Юл делянкага барып төртелде, ат туктады. Хатын, арбадан акрын гына шуышып төште дә, әйләнә-тирәдә аунап яткан чыбык-чабыкны җыя башлады. Ярты дөньяны каплап торучы тау сырты артыннан кара болыт күренде. Ул, ябырылып килүче яу сыман, үсте, зурайды. Урман кургаш төсенә керде. Күп тә үтмәде, яңгыр шавы ишетелде. Хатын билен турайтты. Аңа таба тоташ су стенасы якынлашып килә иде. Каядыр яшеренү уе аның башына да килмәде, хәер, яшеренер урын да юк иде.
Ниhаять, күк шарлавыгы аны күмеп китте. Тамчылар, авыр сөңгеләр шикелле, хатынның башына, җилкәсенә кадала башлады. Агач ботаклары шома еланнарга әверелде, кулыннан шуып йөдәтте. Чабатасы аша су үтеп аягын чиркандырды, сырган бишмәте, авыраеп, җилкәсен изде. Ә арба тулмады, hаман тулмады. Хатын, үзенең кем икәнен, кайда икәнен дә онытып, торган саен киреләнеп, яңгырга, пычракка, үзенең ачы язмышына үч итеп эшләде. Шул ук вакытта үз-үзен тиргәде: «Йә, ирең яныңда чакта нәрсә җитми иде сиңа? Ни сөйләсә дә ошамый, нәрсә эшләсә дә ярамый иде. Ә бит кышкылык утын ярып өелгән, печән китерелгән була иде. Төнлә җылы куены hәрвакыт яныңда иде...» Керфегеннән әллә яңгыр тамчысы, әллә күз яше тәгәрәп төште.
Ниhаять, йөк тулды, хатын кайтырга чыкты. Менә ул йөк яныннан, юл читендәге юеш үләннәр өстеннән атлый. Чабата пышык-пышык әле суны сытып чыгара, әле яңадан суырып ала.
Тауның бу як бите сөзәк, урман белән капланган булып, авылга караган ягы текә, ялангач иде. Ат үзе белеп нәкъ сырт өстендә туктады. Хатын тышау бавын алды hәм, күнегеп бетелгән хәрәкәтләр белән, тәгәрмәч тугымын арба аратасына бәйләде. Йөк өстенә менеп утырды. Суык җилдән калтыранып куйды. Ат аркасыннан күтәрелүче пар аша баеп баручы кояш күренә иде.
- Әйдә, малкай, Аллага тапшырдык, - диде.
Шуннан соңгы хәлләр бер мизгел эченә сыйды да бетте. Ат кискенрәк кузгалдымы, бау черек идеме, төшә генә башлавы булды, тышау бавы өзелеп тә очты. Хатын нәрсә дә булса аңлап өлгергәнче, кире кайтаруы мөмкин булмаган өч секунд узган иде инде.
Ат бар көченә арба эзәрлекләвенә каршы торырга тырышты. Ләкин тау артык текә иде. Дагасыз тояклары тайды да китте, тайды да китте. Көрәш мәгънәсез көч түгүгә әверелде. Ат өчен бердәнбер котылу юлы – арба тәгәрәгән юнәлештән читкә тайпылу иде. Ул шулай эшләде дә.
Хатын бернинди авырту сизеп өлгермәде. Дөнья – урманы hәм баеп баручы кояшы, сугышы hәм ачлыгы, мәхәббәте hәм нәфрәте белән – сүнде, юкка чыкты...
Бер сәгать уздымы, бер гасырмы, берзаман хатын нәрсәдер тоя, нәрсәдер сиземли башлады. Аңа рәхәт иде – башта ул шуны гына аңлады. Кайдан килә бу рәхәтлек, аның чыганагы нәрсәдә? Бераздан төшенде: кемдер аны назлый. Кемнеңдер куллары аның күкрәкләрен сыйпый. Каршылык күрсәтерлек хәле юк иде аның. Хәер, теләге дә юк иде шикелле. Ир назына сусаган тәне акылыннан көчлерәк булып чыкты. «Мин төш күрәмдер», - дип уйлады ул hәм шул уена үзен ышандырырга теләде. Ләкин назлау кирәгеннән артык чынбарлыкка охшый башлады. Хатын күзен ачты.
- Үлгәнсеңме әллә дип торам, - диде янында утыручы ир, кулын хатын күкрәгеннән алып. – Тыңлап карыйм , йөрәгең тибә.
Урман каравылчысы Шәмәй иде бу.
Хатын дәшми генә аңа карап ятты. Үзе белән нәрсә булганын аңлап җиткерми иде әле ул. Ир аның кулларын капшый башлады.
- Кулың, аягың сынмаганмы? Арбадан егылып төшкәнсең бит.
Хатын, ир куллары астында янә эреп китүдән куркып, инбашларын җыерып куйды, читкәрәк тайпылды.

2.
Ниhаять, ат авыл очындагы елга үзәненә җитте. Кечкенә инешне атлап чыкты да каршы як ярга күтәрелә башлады. Атның көч-хәл белән тартуын күреп, Шәмәй арбадан сикереп төште. Хатын да төшәргә омтылыш ясаган иде, ул:
- Син утыр, утыр, - диде.
Шулчак ай, битенә төшкән мамык шәлен сак кына күтәрде дә, бу икәүгә текәлеп карады. Айның йөзе якты иде. Дөнья кайгысы андый ук биеклеккә барып ирешә алмый, күрәсең.
Хатын, ай яктысыннан файдаланып, Шәмәйне күзәтеп бара башлады. Аз гына чатанлавын исәпкә алмаганда, таза гәүдәле, япь-яшь ир-егет иде бу. Ә халык аның турында нәрсәләр генә сөйләми. Имеш, масаеп солдат киемен киеп йөри, ә ул фронтка барып та җитмәгән, поездда барганда бомба астына эләгеп яраланган. Имеш, урманнан кайтып килүчене тотса, йөген бушаттыра, балтасын алып кала. Кемнәрнедер канга батырганчы кыйнап кайтарган икән дип тә сөйлиләр.
Сания бу Үрге авыл кешесеннән hәрвакыт куркып яшәде. Урманга барган саен: «Очратмасам гына ярар иде шул шайтанны», - дип тели иде. Чыбык-чабык кына җыйган сурәттә дә туры юлдан түгел, карак кебек, Олытау ягыннан урап кайта иде.
Ә бүген аны шушы кеше бәладән коткарды. Шул кеше белән ул янәшә килә hәм, карак кебек: «Кеше-мазар гына күрмәсә ярар иде», - дип тели.
Шәмәй арбага менеп утырды:
- Кайда яшисең?
- Иң читке өй, - диде хатын, беренче мәртәбә телгә килеп.
Ишегалдына кереп туктау белән Шәмәй ат тугара башлады. Сания дәшми-нитми өенә кереп китте. Башта караңгы чоланда чиләк дыңгырдавы ишетелде. Шуннан чыра яктысы өй тәрәзәләренә җан өрде – тәрәзәләр кемгәдер күз кыскалый, үзенә чакыргандай итә башлады. Озакламый морҗадан төтен күренде.
Ниндидер сиземләү, хатын үзе дә аңлап җиткермәгән уй аның барлык хәрәкәтләрен үзенә буйсындырды. Аңарда бу иргә чатырдап ябышу, аны беркая да җибәрмәү теләге туды.
Шәмәй болдырга килеп утырды, тәмәке төрә башлады. Сания, нәрсәдер эзләгән булып, чоланга чыкты.
- Хуҗабикә, шырпы табылмасмы?
- Яңа гына соңгы шырпымны тотындым бит әле, - диде хатын, - өйгә кереп, чырадан кабыз булмаса.
Чоланда аларның куллары кулга тиеп китте. Хатын читкә тайпылмады. Ир аны кочаклап алды, әчкелтем иреннәренә сөлек кебек ябышты... Сания аңына килгәндә кайтарып алуы мөмкин булмаган мизгел узган иде инде.

3.
Саратүлгән чишмәсеннән югарырак кына тау битендә бер әби җиләк җыя. Янында кызчык. Әбине Шәмәй шунда ук таныды. Кинәт килеп чыгып куркытмас өчен, ерактан ук дәште:
- Бәдыйгел әби, исәнме.
- Әллә Шәмәй инде, - диде, күзен кыса төшеп. – Танырлык та түгел.
- Курортта булмадым бит.
- Нәрсә, чыгардылармы?
- Чыгару белән мени: сигез ел утырып, гаебем нәрсәдә икәнен дә аңламадым... Монысы кем кызы инде, оныгыңмы?
- Саниянеке ул.
- Нинди Сания?
- Күгәрченнең иң читке өендә яшәүче ялгыз хатын.
- Аның ире сугыштан кайтмадымыни? – күптәнге бер айлы төн исенә төште.
- Хәбәрсез югалды дигән кәгазе килгән иде, шул юктан юк.
- Ә бу кызга ничә яшь?
- Кызым, ничә яшь әле сиңа?
- Җиде.
- Менә бит, гомер уза. Сиңа нигә әле аның яше?
- Болай гына ...
Бәдыйгел әбигә ниндидер сер пәрдәсе ачыла төшкәндәй булды, ләкин ул төпченеп тормады. Саниядән сорармын әле, дип кенә күңеленә салып куйды.

4.
Ярты дөньяны каплап торучы тау сырты буйлап трактор килә. Арбасында утын. Тракторчы Урал, Айдарны сынарга, аны ничек тә куркытырга теләгәндәй, тракторын юри текәнең иң кырыеннан алып килә кебек.
- Нигә азрак карамыйсың шушы тракторыңны? – ди Айдар. – Шыгырдамаган җире юк бит.
Бу сүзләр, ничектер, үзеннән-үзе әйтелде. Айдар шундук үкенеп тә куйды: «Хәзер менә, курка бу дип уйлый инде».
Шулчак Урал тау итәгенә җыелган бер төркем кешегә игътибар итте.
- Болар нишли монда тагын?
- Әллә ... Ә-ә, «Москва – Пекин» автоузышы шушыннан үтә дигәннәр иде, шуны карарга килгәннәрдер.
- Бәй, минем дә күрәсем килә, гомергә бер була торган вакыйга бит ул. Әбием шуган таудан төшәргә туры килә инде, турыга.
- Түтәй Шуган тау димәкче буласыңмы?
- Әнә шул түтәй дигәннәре минем Сания әбием бит инде. Белми идеңмени?
Тау башында шундый сөйләшү барган арада, тау астындагы борылыш артыннан, тузан болытыннан качып котылырга теләгәндәй ашыгып, узыш машинасы килеп чыкты. Кешеләр янына җитүгә, нигәдер, туктады. Штурман, кабина ишеген ачып, ярым француз, ярым урыс телендә Кызылташ авылына илтүче юл турында сораштыра башлады. Шул ук вакытта шофёр, тау сырты буйлап килүче трактор актыгына күрсәтеп:
- Монда тарихи фильм төшерәләрме әллә? – дип сорады.
- Нинди фильм? - дип көлештеләр. - Чын трактор ул, безнең авыл кешеләре утын алып кайтып килә.
Француз әллә аңламады, әллә ышанмады:
- Ә режиссер белән оператор кайда? - дип үзенекен сөйләде.
Шулвакыт трактор, кырт кына сулга борылып, тауның иң текә урыныннан төшә башлады. Төшә дә башлады, нәрсәседер ычкынып та китте. Моны күреп торучылар «Ах!» дияргә дә өлгермәде, трактор инде, тизлеген арттырганнан арттыра барып, тау астына таба оча иде. Кабинасыннан бер-бер артлы ике кеше сикереп калды. Күз ачып йомган арада трактор тау астындагы урманга җитте. Нәзегрәк агачларны үлән урынына сытып узды да, юан бер имәнгә килеп бәрелде. Имән сынды, тракторның двигателе алга чыгып очты, утын төялгән арбасы, һавада дуга ясап, кабина өстенә барып төште һәм аны җиргә сеңдерде.
Кешеләр тынсыз калды.
Француз узышчысы исә, шундый күренешнең шаһиты булу бәхетеннән сикергәләп һәм кул чабып:
- Әйттем бит, кино төшерәләр дип, - диде. – Менә бу каскадерлар ичмаса! Тик кайда соң камера? Шундый кадр репетиция гына түгелдер бит.
- Бар әле, бар, юлыңда бул, - дип сүгенеп алды берәү.
Айдар тау битенә утырды. Ике чигәсен учлап тотты да:
- Үлгәнче түләргә җитә икән бу безгә, - диде.
Урал аның кайгысын уртаклашырга уйлап та карамады, көлде генә:
- Кайгырма, тимер табыла ул.
Шуннан, кулларын күтәрде дә, бөтен урманны яңгыратып:
- Без исә-ән! Яшибез әле-е! – дип кычкырды.

КАЗЛАР ОЧАР СУ КҮРЕП
1. Ярату билгеләре
Минем әле, Кара Сара апайның күркәләрен ниндидер албастыларга санап, урамга чыгарга куркып йөргән чак. Язгы ташу вакыты иде бу. Койма ярыгыннан гына карап, якын-тирәдә күркә-мазарның юклыгына ышангач, йөгереп кенә ерынты буена барып кайтырга булдым.
Кичәге кечкенә инеш урынына гайрәтле елга күреп хәйран калдым. Нәкъ шарлавык өстендә, ерынтының ике ярын тоташтырып, койма сузылган иде. Күркәләрдән куркуыма үч итепме, берәр борынгы инстинкт этәрдеме, шул койманың киртәләре буйлап елга уртасына кадәр бардым да, болай да кыек койманы бар көчемә селкетә башладым. Шарлавык тавышы мине бөтенләй миңгерәүләтте, тулысы белән үзенә буйсындырды, киртәнең сынып китү мөмкинлеге башыма да килми.
Күпме шулай дәвам иткәндер, кинәт таныш тавыш ишетелгәндәй булды. Карасам, яулыгы башыннан шуып төшкән, йодрыклары төйнәлгән, шарлавык тавышын җиңәргә тырышып кычкыра-кычкыра, миңа таба әнием йөгерә. Икенче як ярга ничек сикереп төшкәнемне сизми дә калдым. Әни мине тирги, әтиеңә әйтсәм, кирәгеңне бирер әле, дип куркыта. Ә үзенең күзләрендә яшь бөртекләре. «Бар, күпер аша урап кайт», - ди.
Хәзер мин аңладым инде, бу аның яратам дип әйтүе булган.
Әлеге вакыйгадан соң күп еллар узды. Бервакыт кичкырын бакчадагы алмагач төбендә чәй эчеп утырабыз. Әни самавырдан чәй ясый, такмаклар әйтеп көлдереп алырга да өлгерә. Үзенең чәе суынып бетте инде, ә ул, варенье куймаганмын, дип, тагын каядыр китте. Кинәт аның: «Балалар, янгын! Тизрәк! Чиләкләр алыгыз!» – дигән сүзләре безне сикерешеп торырга мәҗбүр итте. Ә ул инде урамга йөгереп чыккан, янгын, янгын, дип, күршеләрне күтәреп йөри... Янгын машинасы килүгә урамдашыбызның ялкын чолгап алган печән кибәне суга батырылып, ишегалдына таратылып ташланган иде инде. Ә бит бу да әниемнең: «Яратам сезне, авылдашларым», - дип әйтүе булган.
Әниемнең еш кына кабатлый торган сүзләре исемнән чыкмый. Аңа дип алып кайткан бүләкләрне, күчтәнәчләрне чыгара башласак: «Нәрсәгә инде болары, үзегез ел да кайтып торсагыз, шул миңа иң зур бүләк», - ди иде. «Яратам» сүзен әйтмичә дә яратуыңны белдереп була икән бит...

2. Кайту
Авылыма якынлашкан саен, йөрәгем ашкыныбрак тибә. Мин инде утырып түзә алмыйм, басып килә башлыйм. Автобус йөртүче егет, көзгесе аша миңа карап, елмаеп куя: «Нәрсә, абзый, сагындырдымы?» имеш.
Ниһаять, авылым, сөйгән егете каршысына йөгереп чыккан чибәр кыз сыман, тау артыннан кинәт кенә пәйда була да киң колачын җәеп җибәрә.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Казлар Очар Су Күреп - 2
  • Parts
  • Казлар Очар Су Күреп - 1
    Total number of words is 4671
    Total number of unique words is 2320
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Казлар Очар Су Күреп - 2
    Total number of words is 4365
    Total number of unique words is 2092
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    65.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.