Latin

Кайтаваз - 1

Total number of words is 3918
Total number of unique words is 2256
31.8 of words are in the 2000 most common words
45.5 of words are in the 5000 most common words
54.5 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(шигырьләр, поэмалар)
Ике шагыйрь якташы мин!
Шагыйрь булып тумаганнар,
Шигырь язып туймаганнар.
Тарих булып калган сүзләр,
Күңелләргә уеп эзләр...
Илдар, Әнгам исемнәрен*
Еллар саклый бик кадерләп, –
Изге мирас булып яши,
Йөрәкләрдә уттай дөрләп.
Һәркайсының үз сукмагы,
Һәрберсенең үз такмагы.
Халкын данлап әйткән сүзе
Хәтерләтә ут-чакманы.
Ике якташ, ике әдип –
Сөйде, көйде, бирешмәде:
Бөркет булып күккә ашты,
«Көтү» белән килешмәде!
Бөркет – кыя башын сайлый,
Әйтер өчен соңгы сүзен;
Күк киңлеген яулап алгач,
Эшкә куша үткер күзен.
Яшьлек белән хушлашуны
Гел сагынып уйлый үзе.
Кара икмәк кадерләрен
Әйтеп бирә шигъри сүзе...
Минем өчен бу шәхесләр
Буй җитмәслек биеклектә!
Тоям бәхет, шигырьләрем
Булса тиңдәш тиешлектә.
10 ноябрь, 2016 ел
* Халык шагыйрьләре Әнгам Атнабаев һәм Илдар Юзеев
Татарстанга гимн
(гимнның яңа тексты конкурсына)
Бөек татар иле – киң Ватаным –
Батырларның данын саклар җир.
Сулыш иркен синдә, газиз Илем, –
Язмышымны минем яклар җир.
Күпмилләтле халкың, Республикам,
Бердәмлекне саклый мәңгегә.
Рәсәй киңлегендә хозур Илем –
Якты маяк минем күңелгә.
Зур җиңүләр яулыйм, сине данлап,
Аралашам ана телемдә;
Синең исем белән, Татар(э)стан,
Горур яшим Туган илемдә!
Язылды: 29 март, 2012 ел
Милиция турында җыр
Зур сынаулар үтеп чыныктың син,
Ныкъ калканы бөек илемнең.
Милиция, хәзер полиция, –
Ышанычлы терәк син безнең!
Халкым өчен, изге бурыч диеп,
Көн-төн сакта тора ул бүген.
Милиция, хәзер полиция, –
Ышанычлы терәк син безнең!
Көрәш тынмый, һаман дәвам итә,
Батырлыгын сорый һәркемнең.
Милиция, хәзер полиция, –
Ышанычлы терәк син безнең!
Гыйнвар, 2012 ел
Әнкәем-бәгърем
(җыр)
Авыр язмышың, ялгыз тормышың
Күз алларымнан китмәсләр инде.
Күргән михнәтең, ачы хәсрәтең
Бер эзсез генә үтмәсләр инде.
Узган гомергә мәдхия җырлап,
Әнкәем, бәгърем, яшәле озак.
Син булсаң гына,
Син булсаң гына,
Хәтер яңарып, кайта балачак.
Юллардан арып, кулларың талып
Кайтсаң да, сөйдең иркәләп-назлап:
«Улым-улкаем, йөрәк майкаем,
Кил яннарыма, утырыйк азрак!..»
Хәзер юллардан мине көтәсең,
Әнкәем, бәгърем, яшәле озак.
Син булсаң гына,
Син булсаң гына,
Күңелләрем көр,
Шатланам һәрчак.
Тәрәзәләрдә утлар сүнмәсен,
Нигез ташымның нуры бетмәсен.
Гөлле бакчаңда йөре син һәрчак,
Йөзеңә кырау тиеп үтмәсен.
Гөлләреңә дә һәрчак син кирәк,
Әнкәем, бәгърем, яшәле озак.
Син булсаң гына,
Син булсаң гына,
Күңел түремдә балкыр йорт-учак.
2006 ел, 5 май
Авылкаем
(җыр)
Балачак эзләрем калган
Яшел чирәм урамнарым,
Еллар узгач, кайтыр юлга
Чыктым, эзләп бураннарым.
Кочак җәеп каршы ала
Борма юлымда тал-каен.
Сагынып сине, бер күрергә
Кайтып киләм, авылкаем!
Ерак калды шаулы көннәр,
Хискә тулы айлы төннәр.
Гашыйк булган тәүге язын
Искә алмый икән кемнәр?!
Кошлар җырын, урман шавын
Ничек инде мин онытыйм,–
Син язым бит, авылкаем,
Син назым бит, авылкаем!
Тормыш үрләрен менәргә
Көч алдым чишмә суыңнан.
Фатихаңны бирдең, авылым,
Нык басып йөр, дип, юлыңнан!
Җыр-моң сөйгән тугры дуслар,
Энҗе карлы сихри кышлар –
Синдә генә, авылкаем,
Синдә генә, авылкаем!
2003 ел
Күрдемкәем
«Авылкаем» җырының тәүге варианты
Кил син, дидең, күр син, дидең,
Минем туган авылымны,
Изге Хәзрәт чишмә буен,
Иген тулы басуымны.
Кочак җәеп каршы алдың,
Йөрәгемдә мәңге калдың.
Килдем сиңа, Күрдемкәем,
Күрдем сине, Күрдемкәем!
Ерак калды шаулы көннәр,
Хискә тулы айлы төннәр...
Гашыйк булган тәүге язын
Искә алмый икән кемнәр?!
Кошлар җырын, урман шавын
Ничек инде мин онытыйм, –
Син язым бит, Күрдемкәем,
Син назым бит, Күрдемкәем!
Тормышыма илһам бирде
Атнабайның туган җире.
Шигъри моңнарга уралып,
Бу якларга кайтам кире.
Җыр-моң сөйгән тугры дуслар,
Энҗе карлы сихри кышлар –
Синдә генә, Күрдемкәем,
Синдә минем күңелкәем!
2001 ел
Сагындыра икән...
(җыр)
Балачагым ялан-тәпи
Узган олы урамнарым,
Менә тагын кайттым әле,
Басар өчен сагынуларым.
Кыйблалардан искән җилләр
Пышылдыйлар колагыма:
«Кунакка дип кенә кайт та,
Мәңгелеккә кал син монда».
Өянкеләр шаулавында
Ишетелә сагышлы моң.
Йөрәк утың сүндерәм, дип,
Чак(ы)рып тора таныш коем.
Кыйблалардан искән җилләр
Пышылдыйлар колагыма:
«Кунакка дип кенә кайт та,
Мәңгелеккә кал син монда».
Саф чишмәләр, җырлы урман –
Бары туган якта икән.
Бер күрешеп китү дә бит
Күңелләргә дәва икән!
Кыйблалардан искән җилләр
Пышылдыйлар колагыма:
«Кунакка дип кенә кайт та,
Мәңгелеккә кал син монда».
2014 ел
Яшьлек илем.
(җыр)
Сагындыра яшьлек илем.
Йөгереп кенә кайтыр идем,
Изге йортны сәламләргә
Туган телемдә.
Нурлы өем, нигез ташым,
Ялан аяк бала чагым –
Якты таңдай, күңелемдә
Яши бүген дә!
Язмышларны булмый узып,
Яшик әйдә, дуслар, түзеп.
Хәтирәләр нурлар сипсен
Ятим күңелгә.
Язлар иле туган ягым,
Гармун телле яшьлек чагым –
Изге кояш булып яши
Йөрәк түремдә.
Илен ташлап китәр өчен,
Киткәч, сагынып яшәр өчен
Киләме ни бу дөньяга
Адәм баласы?!
Әткәм-әнкәм, туганнарым,
Өзгәләнә шул җаннарым.
Нигез ташын кочып елау –
Тик шул дәвасы!
2009 ел
Ал кулыңа гармуныңны!
(җыр)
Ал кулыңа гармуныңны –
Ятмасын тузанланып.
Уйна, тартып күрекләрен,
Телләрен моңга манып!
Кушымта:
Карап торсын дус-ишләрең,
Соклансын туганнарың.
Сыздырт көйнең йөрәкләрне
Яндыра торганнарын.
Истә әле: без үскәндә
Күп иде гармунчылар...
Әллә урамнар тарайды,
Әллә моңсыз җырчылар?!.
Кушымта.
Дәртле җырлар яңгырасын,
Киңәйсеннәр урамнар –
Иң моңлы теленә басып
Уйныйк әле гармуннар!
Кушымта.
Уйна, дустым, гармуныңны –
Ятмасын тузанланып.
Уйна, тартып күрекләрен,
Телләрен моңга манып!
Кушымта.
1993 ел
Укытучым, көт син!..
(җыр)
Чәчәк тотып килдек сиңа,
Чакыргачтын кыңгыраулар.
Каршы алдың, теләдең син
Иң якты теләк.
Сау бул инде, укытучым,
Без китәбез – син каласың,
Һәммәбезгә изге юл теләп.
Белем йорты мәктәбебез
Якын булды, син булганга.
Укытучым, һәрчак тойдык
Матур уйларың.
Бәбкәләрдәй тезелешеп,
Без килербез – каршыларсың,
Шат елмаеп сузып кулларың.
Алда озын яшәү юлы,
Безне көтә зур сынаулар.
Шатланырбыз, бар хыяллар
Тормышка ашса.
Көт син безне, укытучым:
Онытмабыз, бер кайтырбыз
Күрешергә күп еллар аша...
Май, 2012 ел
Син бергенәм минем
(җыр)
Яннарыма килсәң,
Син сөйгәнем, дисәң,
Шатлык ургып чыгар күң(е)лемнән.
Син – бергенәм минем,
Якты нурым минем,
Йолдыз булып төштең күгемнән.
Яннарыма килсәң,
Өзеп гөлләр бирсәң,
Сокланырмын, алып кулыма.
Син – яшьлегем минем,
Мәңге шиңмәс гөлем,
Язгы кояш бит син җаныма!
Яннарыма килсәң,
Бергә булыйк, дисәң,
Күңел очар, коштай талпынып.
Син канатлар бирдең,
Гомерлеккә килдең,
Инде ярат мине, алтыным!
Мин синеке генә, якыным!
2008 ел
Кайтып булмый...
Юллар төшми, дуслар, ни хәл итим?
Ара ерак, күңел очса да.
Кайтып булмый икән үткәннәргә,
Хыялымда сезне кочсам да.
Бер очрашып, серләр сөйләшергә
Иде дә соң. Юк шул, булмый шул.
Һәрбербезнең һич тә вакыты юк,
Ялкаулыктан чыгып булмый шул!
2009 ел
Васыять
Туган ягым бар ямьнәрен безгә
Үткән буыннардан саклаган.
Таллы күлдә канат кагынучы
Парлы аккошларга сокланам.
Кыр казлары сагынып кайта торган
Урман-сулар мәңге булсыннар.
Уңдырышлы изге җирләребез
Алтын башакларга тулсыннар.
Киек кошлар ел да очып килсен,
Шат моңнары күңелләргә иңсен!
2009 ел
Интернетта – шигъри бум
Интернетта бүген шигъри ярыш,
Шигырь яза белгән-белмәгән.
Белгәненең рифмалары матур,
Белмәгәннең – туры килмәгән.
Күбесенең хыялларда йөргән
Мәхәббәте кайта яшьлектән.
Кайберәүләр изге җирне данлый,
Өченчеләр – төшә җилеккә...
Тырышалар яңа шигырьчеләр,
Берсен-берсе куып узмакка.
Ярыш кыза. Ә кем судья,
Кем хөкемдар булыр халыкка?
Сүз ташкыны булып, көн-төн аг(ы)ла
Шигъри юллар, тирән уй-фикер.
Дөнья челтәренә элеп куйгач,
«Шедевр»лар төзи сүз-күпер!
Мин үзем дә шушы исемлектә,
Исем китми даным булмауга.
Данлау-санлау укучыма калсын,
Билге кую – шигъри бу «яу»га!
2015 ел
Розалиям – роза гөлем
Килеп кердең тормышыма,
Көтмәгәндә, нур булып.
Хисләрем тулып актылар,
Ташкыннардай ургылып!
Розалиям – роза гөлем,
Син охшашсың таңнарга:
Балкытасың гомер юлым,
Уралтасың моңнарга!
Бергә тибә ике йөрәк,
Уртак безнең сулышлар.
Дисәләр дә: «Юк язмыштан...»,
Без бит таптык узмышлар!
Розалиям – роза гөлем,
Син охшашсың таңнарга:
Балкытасың гомер юлым,
Уралтасың моңнарга!
Юк, кадерлем, сиңа тиңнәр,
Сирәк синең ишеләр...
Һәркем тапсын үз парларын,–
Иш(е)тегезче, кешеләр!
Розалиям – роза гөлем,
Син охшашсың таңнарга:
Балкытасың гомер юлым,
Уралтасың моңнарга!
2008 ел
Нурсинә һәм Нурия
Бүген бездә кунакта –
Нурсинә һәм Нурия.
Сыйларын өстәлгә куйган
Җаныем Рузалия.
Нурия – Казан кунагы,
Туганнарына кайткан;
Сагынган туган Әлмәтен,
Аны күргәч, шаккаткан:
Ныкъ үзгәргән Әлмәте,
Бай яши кешеләре,
Күл буйлары бик ямьләнгән –
Яшьлек хәтирәләре.
Пенсия яшенә җиткән,
Яренгә – юбилее.
Гомере зая узмаган –
Шатлыгы: өч малае!
Нурсинә – массаж остасы.
Казаннан укып кайтса,
Маникюрлар, педикюрлар
Ясар ул, аллабирса!..
Август, 2008 ел
Чыршыкай
(билгеле рус җырына тәрҗемә)
Урманда туды Чыршыкай,
Урманда ул үсте.
Җәен-кышын нәфис сынлы,
Һәрчак яшел иде.
Җил көйләде аңа җырлар:
«Йокла, Чыршы, бәү-бәү!».
Кар-юрганга төрде Суык:
«Туңып куя күрмә(ү)!»
Куркак булгач, соры Куян
Качты, ышык табып.
Кайчагында усал Бүре
Үтә иде чабып...
Кунак бул безнең бәйрәмдә,
Кил, матур Чыршыкай,
Һәм безгә күп-күп шатлыклар
Өләш син, Чыршыкай!
2009 ел
Яңа ел килде
(җыр)
Көтеп алынган
Яңа ел килде,
Чыршылы йортка
Кыш Бабай керде.
Кыш Бабай керде,
Яңа ел килде,–
Дусларымның күңеленә
Нурлар сибелде.
Һәрберебезгә
Назлап эндәшә,
Алдынгыларга
Бүләк өләшә.
Бүләк өләшә,
Назлап эндәшә;
Кыш Бабайга: «Мин килдем», – дип,
Яңа Ел дәшә.
Елларны саный
Сәгать уклары.
Куркытмый безне
Кыш суыклары.
Кыш суыклары,
Сәгать уклары...
Салкында да балкып торсын
Чыршы утлары!
Декабрь, 2009 ел
«Саумы, Иркәм!»
Ничә язсам, шулай башлый идем
Кайнар сөю тулы хатларым.
Уйлап торам: нинди гүзәл булган
Янып-шашып йөргән чакларым!
Үткән көннәр инде кире кайтмас,
Кабатланмас инде төннәре.
Ах, ул төннәр! Утлы йөрәкләрдән
Көнләштеләр «шәһәр җеннәре».
«Пәри»ләре, төче теллеләнеп,
Аралардан безнең үттеләр, –
Аералмасларына ышаныпмы,
Бәхет теләп, ары киттеләр.
Бирешмәдек – җил-яңгырлар булды
Аның күңелендә, миндә дә.
Инде узды, дисәм, давылларны,
Сынау көткән алгы көндә дә.
Аккошлары очып киткән күлләр
Җырсыз кала, ялгыз моңаеп.
Күңел күлләреңдә аккош йөзсә,
Очырасың килмәс, мөгаен?!
Аккош иде. Аккош булып кына
Очып китте күңел түремнән.
Сагыш күмде хисле йөрәгемне,
Тоныкланды тормыш күгем дә.
Аккош аккош инде: күңелкәе
Һәрчак гүзәллекә омтыла.
Бүгенгесе матур үтсен өчен,
Матур үткәннәре онытыла.
Хыяллана идек, кайтырга дип,
Безнең якка кышкы кичләрдә.
Карагайлар үскән бакчабызда
Уралырга яңа хисләргә.
Тормыш язын бергә башлар өчен,
Уйлар уртак, юллар бер иде.
Ни туктатты мине шушы юлда,
Ни сүрелтте мине? Бел иде!
Татлы хыялларны җиргә күмеп,
Мин ашыктым туган якларга.
Мең газаплы керсез мәхәббәтне
Йөрәк түрләремдә сакларга.
Соңгы тапкыр аны очратканда:
«Оныт, – диде, – мине уйлама,
Үз тиңеңне тап, бәхетле бул,
Иске җырлар җырлап моңланма».
Онытырга теләсәм дә булмый –
Бу исемне сорый җырларым!
Яшьлегемнең истәлеге итеп,
Отып кала аны кырларым.
Килә язлар, аккошлар да кайта,
Туган яклар моңга күмелә.
Кабатлана язлар, тик нигәдер,
Яңа назлар иңми күңелгә.
Яшьлек эзем калган шул якларга
Барып кайтам, юлым төшкәндә.
Хыялыйлар иткән айлы кичләр
Булган төсле бары төшләрдә.
Тынлык буйлап, минутларын санап,
Башка берәү белән ул атлый.
«Сине генә...» дигән сүзләрен дә
Инде башкаларга кабатлый.
1984 ел
Үткәннәргә – салават
Сине саг(ы)нып яшәгәндә,
Ник булмадың яннарымда?
Менә бүген, еллар узгач,
Килеп бастың алларыма!
Ымсындырган сүзләреңнән
Хисләр яңаруын тойдым.
Үткәннәргә – салават, дип,
Бу уйларга нокта куйдым.
Сине көтеп, күпме еллар
Бер кадерсез үтеп китте.
Үкенечкә генә калды
Ул тарихның һәрбер бите...
2016 ел, май
Урамнарның дәвамы бар...
Гомер таңын алып калган
Хәтфә үлән урамнарым,
Еллар аша саг(ы)нам сезне,
Яңарганда шул уйларым.
Урамнарның дәвамыдыр –
Озын тормышның юллары.
Чит җирләргә алып китә,
Ятим итеп бар талларны.
Кайтыр юллар калды ерак,
Юксынса да минем аулым;
Чакырса да чишмәләре
Җиде-Түбә тауларының.
Еллар, чишмә суларыдай,
Кайтмас булып аккан икән.
Миңа илдән аерылып
Яшәргә бит язган икән...
2008 ел
Шигырь яздым
Шигырь яздым... һәм «бастырдым»
Интернет челтәрендә:
Дуслар күреп укысыннар,
Калдырып исләрендә.
Шигырь язу җиңел түгел –
Кирәк бераз әзерлек.
Әзерлекләр генә җитмәс,
Кирәк булыр түземлек!
Булган белем «казаны»ннан
Алып кирәк сүзләрне,
Шигъри юллар итеп тезәм,
Җәлеп итеп сезләрне.
2016 ел
Тимер юллы Яңавыл
«Поезд күреп кайту» уе
Бала чактан була ул.
Бик күп истәлекләр иле –
Тимер юллы Яңавыл.
Олы буыннар телендә
Ул аталды «чуен юл».
Деполы тарихы калган
Тимер юллы Яңавыл!
Чуен юл күпере аша
Чыгабыз, кыскартып юл.
Чирләп китсәң, дәва таба
Тимер юллы Яңавыл.
Илебезгә бөек затлар
Ясап биргән кала ул:
Галим, җырчы, рәссам туган
Тимер юллы Яңавыл.
«Кара алтын» – нефте булган
Башка җирләр кайда ул?
Үз батырларын тудырган
Тимер юллы Яңавыл.
Иген игә, гөл үстерә
Шәһәр атлы зур авыл.
Сабантуйга дуслар җыя
Тимер юллы Яңавыл.
Матур эшләр белән данлы,
Күршеләрдән алда ул.
Җиңүчесен мактап җырлый
Тимер юллы Яңавыл.
Кияү бирү, килен алу –
Мәңге бетмәс йола ул.
Туйлар ясап, гомер итә
Тимер юллы Яңавыл.
Төзелешләр, үзгәрешләр
Дулкынында кала ул.
Дөрес юлдан кыю бара
Тимер юллы Яңавыл.
Чиксез Галәм киңлегендә
Күтәрелсә зур давыл,
Һич бирешми, җиңеп чыга
Тимер юллы Яңавыл.
Вокзалында тәртип саклый
Ун егетле каравыл.
Озатып кала, каршы ала
Тимер юллы Яңавыл.
Кайтмый торсаң, чиксез сагыш
Утларына сала ул –
Күңелләрдә мәңге йөрткән
Тимер юллы Яңавыл!
2015 ел
Җәяүлеме, «тимер ат»лымы?
Затлы машинага якын килеп,
Фото төшәм, узып барышлый...
Бу – бай, диеп, тизрәк танышырга
Күңелеңә килер ялгыш уй.
Шул сурәткә багып уйланырсың:
«Рәхәт узган гомер еллары.
Тәгәрмәчле атта һәрчак якын
Тоелгандыр ерак юллары».
Аңла, зинһар, шушы тимер атка
Утыртмады шул ук «ялгыш уй»:
Хәләл ризык көтеп, бар булганга
Риза булып үсте озын буй.
Үткән буын безне, үзләренчә,
Саклап йөртте хәрәм байлыктан.
Шул сәбәптән бөтен байлыгыбыз
Уз(а) алмады алган «айлык»тан.
Тәртипсезләр, оятсызлар узды
Без барасы юлдан иң алдан.
«Тәрбияле бала» ул арбага
Утырмады, тоеп зур ялган.
Хәзер менә шушы «чит арбалар»
Чабышканда тирә-ягымда
Уйландыра: «Ник соң болай
Җәяү атлыйм гомер соңымда?»
Әйтәләр бит: «Булгач бик акыллы,
Нигә ярлы синең булмышың?»
Тәкдиреңме, әллә көнчел затлар
Кулындамы синең язмышың?
Язмышыбыз кулыбызда булса,
Белер идек кая куярга!
Булмады шул, безнең шул язмышны
Җиңүчеләр булып тоярга.
«Бу бай» урынына «гуд бай» хәзер,
Дубай түгел – ярык тагарак...
Йөрәк тузган, яшең узган, диләр,
Чыгам дисәм бераз алгарак.
...Үтеп барган чакта, истәлеккә
Фото төшәм, сайлап «затлы»ны.
Хәрәм кемдә, хәләл ризыклы кем –
Җәяүлеме, «тимер ат»лымы?
2015 ел
Билчән
Көз сулышы кергән кырга чыктым.
Күк болытлар моңсу агыла.
Матур гөлләр шиңгән, ә бер чәчәк
Хуш ис бөрки тирә-ягына.
Шундый горур үзе, төп-төз баскан,
Әйтерсең лә, кырның хуҗасы!
Хуҗа булмый – җирнең чын хуҗасы
Ирек куйды, төшкәч «нужа»сы.
Якын килеп карыйм: билчән икән
(Чүп үләне безнең якларда) –
Әрсезлеге-гарьсезлеге белән
Биләмәсен баскан сакларга.
Ал төстәге йомшак чәчәгенә
Күбәләкләр килеп кунаклый.
Тәмле ис сөюче һәрбер бөҗәк
Шул чүп тирәсендә уйнаклый.
Башка үлән-гөлләр аста калган,
Үргә үсү – аның иркендә:
Теләсә, ул кояшны да каплый,
Яңгырны да бирми һәркемгә.
«Мамык баш»ка әйләнгәнгә кадәр,
Аннан матур гөл юк бу кырда!
Көзге җилдән генә котылу юк –
Оча «мамык» ерак якларга...
Октябрь, 2015 ел
Күрдем – безнең белем учагы.
Мәктәп дисәм, күңел төпкелемдә
Кыңгыраулар чыңы яңара.
Еллар-сулар булып агып китте,
Һаман ерагая бу ара.
Тик шулай да яши илаһи моң –
Истәлеге шушы елларның.
...Күрдем дигән изге сулы авыл
Чак(ы)рып торды кыз һәм улларын.
«Гыйлем учагы»нда укып чыгу
Сорамады артык акчалар.
Тирә-яктан, унбиш вак авылдан,
Килә идек, асып букчалар.
Хәтта ирәктеләр ул елларда
Йөри иде белем йортына.
Шул хөҗрәдә торып калган уйлар
Гел яңара, баксам артыма.
Ана телен якын күргәнгәдер,
Күрдем тартты татар теллене.
Һәрбер бала анда дуслар тапты,
Үз төяге итте Күрдемне.
Зур этәргеч бирде шушы авыл
Шигырь язар булган һәркемгә.
Атнабайлы, Әүхәтовлы төбәк
Яши безнең шигъри шәлкемдә.
Белем алу – кое казу булды,
Тырыштык без, корып хыяллар...
Сыйныфташлар җыелыша кабат,
Истәлеккә өстәп буяулар.
Күңелләрдә йөрткән якты хисләр
Җылы бирә корган табынга.
Көтә кебек безне Күрдем җире,
Саг(ы)нулардан дәва табарга!
2016 ел, 30 март.
Рәхмәт сиңа!
Рәхмәт сиңа, иркәм!
Рәхмәт, димен мең кат –
Мине, озак эзләп, тапканың өчен;
Күңелкәемә нур,
Бетмәс шатлык өстәп,
Зәңгәр күзләремә бакканың өчен!
Рәхмәт сиңа, иркәм!
Рәхмәт, димен мең кат –
Мине хисләргә баетканың өчен.
Җырларымда гел яз,
Тормышым чалт аяз,
Җанга иман нуры ятканы өчен.
2008 ел
Милләтчеме, дәүләтчеме?
Җиде түгел, мең кат уйла,
Китәр булсаң
милләтчелек юлларыннан!
Күзеңне ач: кемгә кирәк мондый халәт –
Һич чыкмасын уйларыңнан.
Зур уенда син – уенчык
Битлек кигән хәйләкәрләр кулларында.
Милләтеңнең төп урыны
Кайдалыгын чамалый бел Җир шарында.
Низаг башлый, сугыш ача –
Явыз затлар биләп алган милләтчелек.
Дус яшәтә, бай яшәтә
Илне тоткан, безгә кирәк – дәүләтчелек!
17 май, 2016 ел
Кем син?
Мин һаман да аңлый алмыйм:
Татар кем дә мишәр кем...
Төрле милләт булып бетсәк,
Татар булып яшәр кем?
Без – болгар, дип, үзен алдый
Татар телле бик күпләр...
Таралган милләт калдыгын,
Кем теләсә, шул чүпләр.
Сибеп ташланган борчакны
Авыр җыю казанга.
Кемдер шушы ысул белән
Ялган шөһрәт казана.
Керәшеннәр үзләренчә
Аерылып йөриләр;
Ата-баба ялгышлыгын
Күп гасырлар «көриләр».
Ялгышларны язмыш белән
Күпме була түләргә?..
Татарлыгым яшәсен, дип,
Кирәк ихлас теләргә!
21 октябрь, 2016 ел
Таш сыннар
Таш сыннарга карап торам,
Кара-соры сыннарга...
Тарих сөйли алар безгә,
Калсын дип буыннарга.
Таш сыннарның мөһимлеге
Килгән шанлы еллардан.
Ләкин бүген кайбер ирләр
Үч алалар сыннардан.
Хуҗасы булмаган илләр
Бу хәлләргә юл ача.
Таш сыннарны җиргә атып,
Көрәшәләр яңача!
Иң төп һәйкәл һаман тора,
Якты көнгә чакырып.
Аның килмәсен белсәк тә,
Күпме йөрдек кычкырып.
Әйттерттеләр, ятлаттылар
Ильич тәгьлиматләрен –
Катып калган шушы сынның
Мәкерле ниятләрен.
Һаман яши, чаткы булып,
Тирән сызган эзләре...
Кулын сузган, әйтеп бетми
Калган кебек сүзләре.
Таш сыннарның маңгайларын
Юмыйлар инде күптән.
Тора бирә кирәксезгә,
Ярдәм көткәндәй күктән.
Килә тик зур бәйрәмнәрдә
Фикердәш дускайлары.
Башка көннәрдә хәл белә
Аерылмас кошкайлары.
Карга, күгәрчен, чыпчыклар
Бик ярата кунарга –
Таш кыядай ышанычлы
Кетәклек ул аларга.
Кирәклеге шуның чаклы
Булгачтын соң нишләргә?
Бөеклеге – таш сыннарда,
Кермәсен тик төшләргә!
Җир йөзендә артып тора
Церетели сыннары.
Яши халык исеменнән
Акча эшләү юллары.
...Тора сыннар бакчаларда,
Берсен кошлар «үз иткән»:
Ял иткән дә, кепкасында
Тизәк калдырып киткән.
22 май, 2016 ел
Ертык чалбарлар модада...
«Ертык джинсы» бик модалы –
Кия яше, карты да.
Күреп шушы «ертыклы»ны,
Көлеп калам артыннан.
Көләрлек тә, еларлык та
Модада үзгәрешләр:
Хәерчелек билгесе бу
Зәвыксыз күренешләр!
Тишек чалбар хуҗасына
Бу сүзне әйтеп кара, –
«Өч хәреф»кә озаттырыр,
«Джинсы» бик кыйммәт тора!
Аңламый шул безнең яшьләр
«Мистерлар»ның уйларын.
Көлеп илдән, халкыбызга
Брак кидереп куйганын...
Мәктәп, гаилә тәрбиясе
«Аксаганы» сизелә...
Инде түзмим, «ертыклы»ның
Тотып әйтәм үзенә!
Август, 2016 ел
Ышанып та куярсың...
Дөрес сөйли Зюганов, дип,
Ышанып та куярсың.
Сайлауларда аның өчен
Тавышыңны юлларсың.
Реваншизм баш күтәрсә,
Башлана репрессия.
Кирәкме соң халыкка бу
Коточкыч депрессия?
«Бердәм партия» чорына
Кире кайту юк инде.
Кысыр өмет белән яши
Фиркачеләр төркеме.
Июль, 2016 ел
Кәккүк килгән авылга
Урманында ямь тапмыйча,
Кәккүк килгән авылга.
(Шушы кошның «ялгышуын»
Юраганнар янгынга).
Нишләсен соң кәккүккәйләр,
Урманда җим калмагач;
Иген үскән басулар да
Башакларга тулмагач?!
Бөҗәк-корткычлар азайгач
Болыннарда, кырларда...
Бәлки, килгәндер халыкның
Көнкүрешен карарга?
Көндәлек бар-булмышларын
Һәркем күрә яңача –
Күмәк байлык җирен бүлеп,
Шәхси хуҗалык ача.
Ил байлыгы таралуын
Күреп «йонлы куллар»га,
Урман кошы да таң кала,
Чаң суга ул шуларга:
«Кәк-күк! Кәк-күк! Бетте яме
Урманымның, кырларның!
Килде «фермер», көрәк тотып,
Кырырга, дип, кылганын...
Әрем, билчән басып киткән
Җирләремне күрегез!
Бәгырьсезлек чирен җиңеп,
Җиргә сулыш бирегез».
Күкелди кош, талга кунып...
Һәркем юрый яхшыга:
Сынамышларны онытып,
Көн күрергә ашыга.
10 август, 2016 ел
Сәяхәтчеләр
Кемнәрнедер тарта һава юлы,
Җирдән сәфәр кыла бик күпләр,
Су өсләрен кемдер якын күрә –
Җирне чорнап алган бу «җепләр»!
Миңа охшый поездларда йөрү,
Аның шома корыч юллары.
Алга алып бара машинистның
Үткер күзе, тыныч куллары.
Вагонда баручы һәммә кеше
Үз өендә кебек хис итә:
Йә утырып чәен эчеп ала,
Китап укый яки ял итә.
Әле генә кичләр булган иде,
Менә инде таңнар яктыра.
Кайтып җиткән кеше төшеп кала,
Яңалары кереп утыра...
Шулай үтә безнең гомер юлы:
Йә корыч юл, йә күкне сайлап;
Кабат яңа юлга җыенабыз,
Юлыбыз тик булмасын тайгак.
Август, 2016 ел
Тәмәкечегә!
Малай чакта шаярудан
Башланган начар гадәт
Мәңгелек чир булып кала,
Тапканга ялган сәбәп...
Көчең җитсә, ташлап була,
Һич кирәкми чит ярдәм.
Моны эшләргә бурычлы
Үзен сөйгән һәр адәм!
Эгоизм чагылышы
Һәрбер тарткан кешедә:
Сине исәпкә алмый ул,
Юк бернинди эше дә.
Саргаеп беткән тешләре,
Сасыган бит-тәннәре;
Кул бирешеп күрешкәндә
Кала тәмсез тәмнәре.
Мондый тәмәкече кеше
Үзен куя бик зурга –
Имеш, син егет түгелсең,
Охшамагач аңарга!
Хөкүмәткә рәхмәт инде:
Бәдрәфләрдә тартмыйлар.
Сатучылар риза түгел –
Тартучылар...артмыйлар!
Агу сатып баючылар
Кул чәбәкли төтенгә:
Бизнес өчен мөһим түгел
Синең төшү төпкелгә.
Ташлап кара һәм башлама
Тәмәкеңне тартуны, –
Шул чагында син тоярсың
Егәрлегең артуны!
11 август, 2016 ел
Никотин коллары
Тәмәке тартучы кешедән,
Агулы, зарарлы төтеннән –
Качарга кирәк бер чакрымга,
Басмаска бу ялгыш адымга!
Тәмәке тартучы укучы –
Мәктәптә «икеле» алучы,
Дәрестә йокыга талучы,
Ярышта гел артка калучы.
Тәмәке тартучы гүзәл зат,
Кияүгә чыгасы яшендә,
Үзенә тиң ярын тапмыйча,
Адашып кала шул төтендә.
Тәмәке тартучы ир-егет
Әйләнә никотин колына,–
Баса ул чәчәктәй гомерен
Минутлап кыскарту юлына.
Тәмәке тартуны ташлаган –
Иң матур яр сөя башлаган,
Күз алды яктыра башлаган,
Ашлары тәмләнә башлаган.
Тамагын төтеннән туйдырып
Яшәүче бик күпләр ишетсен:
Һаваны сөремгә күмгәнче,
Сафлыкны үзенә иш итсен!
Тәмәке тартучы һәркемгә
Салсыннар иң зурын салымның –
Суласы һаваны бозганга,
Хокугын бозганга халкымның!
11 август, 2016 ел
Оч син, җырым!
Оч син, җырым, еракларга,
Кун былбыллы тирәкләргә.
Былбыллардай моңлы булып,
Шат яшәсен халкым бергә.
Көмештәй саф чишмәләрнең
Шифалыгын тарат җиргә;
Көч-куәт бир эштә янган
Ярсу, кайнар йөрәкләргә.
Җылы җилгә кушыл, җырым,
Назлап үт моң сөйгәннәрне;
Мәңге данла, чиксез зурла
Туган телен белгәннәрне!
Апрель, 2009 ел
Адашкан яшьлегем
Берәүне сөясең ихластан,
Кемнедер – ул сине сөйгәнгә.
Тагын бер юлы бар: сөясең,
Мин сине яратам, дигәнгә.
Яшьлектә ярату бик татлы:
Тилертә, яндыра-көйдерә.
Беренче гыйшыгың булганга,
Ут-караш сүзсез дә сөйдерә!
Тиз үтә ялкынлы яшьлекләр,
Файдалы ул үтсә – ярый да.
Сагынып сөйләргә тик калса,
Үкенеп хат язса ярың да, –
Шул чакта аңлыйсың, һичшиксез,
Сөюнең барлыгын дөньяда!
Тик кайтмый хыяллар, өметләр –
Адашып калганнар юлларда...
17 август, 2015 ел
Күз ачкысыз буран
(Ринат Мөхәммәдиевның шул исемдәге
романын укыганнан соң туган уйлар)
Һәркем саг(ы)на газиз туган ягын,
Кыя таулар, урман, күлләрен;
Гомер буе саклый һәрбер милләт
Ватан-ана биргән телләрен.
Туган телен кадерләгән җаннар,
Милләтпәрвар булган һәр кеше
Чит илдә дә таба үз кардәшен,
Дуслык ныгытуда – бар эше.
Күз ачкысыз бураннарда кала,
Тик тайпылмый барыр юлыннан.
Туган иле һәрчак көтеп яши,
Курчалауны, горур улыннан.
Җир йөзенә сиб(е)леп яшәсәк тә,
Уртак уйлар яна күңелдә:
Бердәмлектә – безнең көчебез, дип,
Эшләребез бар, дип, бу илдә!
Кочакка уралган бураннарын,
Җыя алмый калган җиләген –
Еллар узгач өз(е)леп сагынабыз
Кар очырган җитез җилләрен.
Җем-җем утлар көмеш тамчы булып,
Җиргә тамып, бозны эретә.
Йокымсырап яткан җаныбызны
Зыялылар сүзе терелтә.
Тик бураннар күңел тутыкларын
Юа алыр микән, юк микән?
Маңкортлардан нәрсә көтә ала
Чоңгылларда калган ак җилкән?
Колач җәеп йөзәр көчләр тапсак,
Кошлар кебек сөйсәк киңлекне,
Саклый алсак, еллар шаукымында
Яулап алган бәллүр ирекне;
«Терек-терек» типкән йөрәкләрдә
Тураннарча ялкын сакласак,
Бергә җыеп чүлмәк парчаларын,
Бөтен бизәк төзеп ясасак, –
Шушы булыр безнең саллы өлеш
Милләтләрне туплау эшенә.
Битарафлык салкыннарын җиңеп,
Дөрләү тиеш аңлы кешегә!
17 октябрь, 2016 ел
Бер бармакка ике уймак кидермиләр...
Ата-баба җирләрендә гомер гизеп,
Көнкүрешкә кирәк кадәр, билне бөгеп,
Күп яшәлде... горур хисләр кимсетелеп,
Милләтеңнән ваз кичүне тоеп-белеп.
Җылы урын биләп алган куштаннары
Гел үтәде югарыдан кушканнарны.
Булмаганга каршы торыр дошманнары,
Җиңел үтте кырын эшләр фәрманнары.
Үтәмәсәң, партбилетың өстәлгә сал,
Баш күтәрсәң, мәңгелеккә зинданда кал...
Ике яктан кысырыклап алды бу фал,
Бер ялгыш сүз – куптарырлык булды җәнҗал!
Соң аңладык кемнәрнеңдер бу мәкерен,
Тар күңелле кешеләрнең тар хәтерен;
Дәгъваларның гасырларга ук китәрен,
Әзерләвен сынауларның иң хәтәрен.
Һәр халыкны берләштерә туган теле,
Ирек куйса өйрәнергә Туган иле.
Сизә алмас куркынычны бары тиле,
Кайсы яктан искәнлеген давыл җиле.
Төрки телләр тылмачсыз да аңлаешлы,
Һәркайсының гасырларда үз агышы.
Кемдер тели үзгәртергә бу агышны –
Мәҗбүр итеп өйрәттерә ят тавышны.
Бер бармакка ике уймак киеп булмас,
Көчләп кисәң, эшләр эшең ямьгә тулмас,
Киләчәккә ярып барган эзең калмас,
Килер буын бәхиллегең ала алмас!
19 октябрь, 2016 ел
Ана сүзе
Һәрбер ана үз баласын
Күз карасы кебек саклый,
тудыргач та.
Һаман яклый булдырганча,
Шул «сабые» алтмыш яшен
тутыргач та.
Үз хәлләре инде мөшкел, тик һаман да
«Акыл бирә», үзенә бик аз калса да!
Һаман тирги, әгәр калын киенмәсәң,
Ул әйткәнне вакытында эшләп куеп өлгермәсәң.
Безне гелән тыңлатырлык
Нинди көч бар
илаһи зат –
аналарда?
Әйткән сүзе каршысында,
Буйсынучан бала бит без... үзе барда.
Сентябрь, 2016 ел
Кичер!
Кичер, Әнкәй, шушы олы сабыеңны,
Инде сине күзле итә алмавымны...
Күзем йомсам, сукыр анам пәйда була...
Шул халәттә торып калган кебек булам.
Күрмәс булды аның зәңгәр күзкәйләре,
Кайтмас кире элеккедәй төскәйләре.
Балкып каршы ала иде, кайтып кергәч,
«Йөзең ар(ы)ган», – дия иде, сәлам биргәч.
Хәзер күрми... күзләр яшьле булуын да,
Чарасызлык утларында януым да.
Сентябрь, 2016 ел
Акча чыңы
Яшәү рәхәт, янчык тулы акчаң булса,
Банк сакласа затлы металл коелмасын;
Каерылып ачылалар бар ишекләр,
Ничек кенә ныклы булып тоелмасын.
Меңнәрчә ел чит илләрдән алтын ташый
Колумб ачкан Америка континенты.
Дөньякүләм «гегемон» да булып китте
Аеруча байлык җыйган контингенты.
Алтын мәрҗән, зур «карат»лы йөзек кашы –
Бу бизәнү әйберләре күпләрдә бар.
Җирләр түгел – диңгез төбе аларныкы,
«Авыз тәме» чамасызга – күкләр дә тар!
Җир шарында сугышлардан файдаланып,
Капкорсаклар илләр талап гомер итә.
Дәүләтләрнең оҗмах кебек бакчаларын,
Җавап тотмый, бер сәбәпсез күмер итә.
Европада күп сугышлар узган җирләр
Чәчәк атты, бөлгенлеккә һич батмады.
Атлантика аръягына качып киткән
Реваншистлар үз эшләрен туктатмады.
Соңгы сугыш трофейлары – саф алтыннар –
Планетаның куенына яшерелде.
«Доллар» дигән кәгазьләргә алмашынып,
Европага тонна-тонна китерелде.
Җир байлыгын хәзер шушы кәгазьләргә
Җиңел сата, аңа бәйле булган илләр.
Табигатьнең байлыклары мәңге түгел –
Туздырылгач, казнасында «исә җилләр».
Кырын эшме, саваплымы – уйлап тормый,
Акча чыңы кызыктыра бик күпләрне.
Сихри көчкә ия шушы «чыңгылдаулар»,
Сорау булгач, тиз табыла тәкъдимнәре...
20 октябрь, 2016 ел
Сайлауларга йөри идек...
Үткән гасыр сайлауларын
Искә алыйк бер мәлгә:
Халык ихтыярын туплап,
Карар керде гамәлгә.
Тик сайлаулар ул заманда
Булды башка төрлерәк.
Шул хәлләрне искә алу –
Хәтта азрак көлкерәк.
Сайлау көнен көтеп алды
Патриот булган һәркем;
Таң яктысы белән килде,
Бүләк өчен, һәр төркем.
Комачка төргән әрҗәләр
Тулды якты уйлардан,
Сайларгамы, сызаргамы –
Инде күптән уйланган.
Бюллетендә бер кандидат
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Кайтаваз - 2
  • Parts
  • Кайтаваз - 1
    Total number of words is 3918
    Total number of unique words is 2256
    31.8 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    54.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кайтаваз - 2
    Total number of words is 2294
    Total number of unique words is 1600
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    54.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.