Latin

Карт алаша колагы

Total number of words is 862
Total number of unique words is 594
52.9 of words are in the 2000 most common words
64.8 of words are in the 5000 most common words
72.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Тимерче Данис абзыйның гадәтен оныклары яхшы үзләштергән иде. Төп эшеннән кала, безнең тимерчебез агач белән дә оста эш итә. Аның кулы әллә нинди серле бизәкләр тудыра, гади әйберне дә гаҗәеп матур җисемгә әйләндерә. Ә гадәте аның билгеле: тимер белән эш итсә, аяк астында буталмавың хәерле, ә кулына агач кисәге алып утырса, көт тә тор: берәр хикмәтле нәрсә сөйләячәк. Шуңа күрә ул үзенең яраткан шөгыленә тотынды исә, җәй-кыш авылда кунакта яткан оныклары шундук аны урап алалар, кем идәнгә, кем урындыкка утырыша да, сорау яудыра башлыйлар.
Урамда төнге карлы буран дулый, хәтта тәрәзә пыяласы зыңгылдап моңлы көй чыгара. Шуңа күрә бүрәнә өй тагын да яктырак, иске мич тагын да җылырак булып тоела. Данис абзый, үз уйларына бирелеп, кулындагы такта кисәген әйләндерә, ә балалар гадәттәгечә аның тирәли мәш киләләр. Фәнүзә белән Ләйсән — аның иң кече оныклары — үзара урын бүлешә ал-
мый. Икесенең дә җылы мич буенда, бабасы янында утырасы килә, ә анда бер кеше генә сыярлык ара.
— Бүген ат чанасына утырып йөргәндә дә иң шәп урын сиңа эләкте! Син кечкенә дигәч тә,— дип, иренен турсайтты Фәнүзә.
— Ә сиңа атны ашатырга да рөхсәт иттеләр әле! Ай, чеметмә! — дип, Ләйсән еларга ук кереште.
Азат, Фәнүзә, Сәет — барысы да берьюлы кычкырыша башладылар...
— Йә, җитте, шаулашмагыз! — дип искәртте бабайлары. Балалар шып тынды, нибары Ләйсән генә борын мышкылдатуын дәвам итте. Данис абзый, кинәт йомшарып, аның башыннан сыйпап куйды.
— Атта йөрдегезмени, кызым? — дип сорады һәм, җавапны тыңламыйча да, үзенекен сөйләп китте: — Миңа да үсмер чакта ат җене кагылган иде. Дус малайлар белән көннәр буе атлар тирәли әйләнеп йөри идек...
Данис абзый ирен чите белән генә елмаеп куйды, күзләрен хәйләкәр кыса төште. Шул мизгелдә балалар арасында чал чәчле бабалары түгел, ә яшүсмер Данис утыра иде сыман. Бүленгән эшенә янә тотынып, ул сөйләп китте:
— Менә безнең авылда бер карт алаша бар иде. Исеме дә кызык, үзенә ятып тора: Музей исемле иде ул. Ул шулхәтле карт
иде ки, хәтта нинди төстә икәне дә аңлашылмый иде инде. Ялы да коелып бетә язган. Ну «шәп» ат! Йөрүен әкрен йөри, ә дорфа итеп кугаласаң, холкын күрсәтә — шып туктый. Үпкәли сыман. Ә туктаса, кузгатулары ни тора!
Мин ат сорап йөдәткәч, шул Музейны җигеп, печән чабучыларга ризык йөртергә куштылар. Әй шатландым инде! Тик эшләр алай ук шәп килеп чыкмады бит әле. Тыңламый мине бахбай, хурлыгыннан үләрсең!
Минем, әлбәттә, ачу чыга. Катырак суккалый башладым, чыбык-чыбыркы да кулландым. Көч булгач — акыл кирәкми. Ә Музей миннән дә кирерәк булып чыкты. Туктагач ныграк эләктерсәм, тәртәсе-ние белән җиргә җәелеп ята. Нәкъ сыер инде! Андый атны күргәнем юк иде әле. Менә шулай яткач, алашаны күтәрәм димә икән: урыныннан селкетеп тә булмый иде. Йә кыйнап үтер, йә үзең шунда ятып үл! Тулы кәрзиннәрне күтәреп еш кына җәяү китә идем. Ә Музей исә соңрак тора да авылга үзе генә кайта.
Ниһаять, чыдар хәлем калмагач, олырак яшьтәге малайларга зарландым. Ә алар, мәлгуньнәр, минем белән шаярып сөйләшәләр, имеш. «Син,— диләр,— аның сул колагын тешлә. Колагын тешләгән кешегә карата атлар бик тыңлаучан була».
Ярар, бу сүзләрне чынга алып, мин үз колагыма киртләп куйдым, ләкин атым, нидер сизенгәндәй, берара киреләнми йөрде...
Беркөнне шулай тыныч кына барганда, мин нигәдер кычкырып җибәрдем. Шөпшә чактымы шунда, хәзер инде хәтерләмим. Музей үзен орышалар дип исәпләде булса кирәк, янә тораташ булып катты. Болай да авыртудан җен ачуларым чыккан иде, атка берне каты иттереп сыдырдым. Гадәтенчә ат җәелеп ятты. Арба тулы, бөтенесен дә үзем генә күтәреп барырлык түгел. Шул вакыт, күптән ниятләп йөргәнчә, чүгәләп Музейның йомшак колагын эләктереп алдым!
Башта атым аптырап калды бугай, колагын әкрен генә тартып алмакчы иде. Ләкин мин дә төшеп калганнардан түгел, ычкынмасын, янәсе, тыңлаучанрак булсын,— тешләремне катырак батырдым... Карт алашага каян килгән көч тә дәрт! Сикереп тә торды, бер чөеп, атып та бәрде мине. Ә мин куркудан тешне тагын да ныграк, чытырдатып кысканмындыр, тешләрем бөтен казнасы белән купты дип торам. Менә сиңа Музей!..
Соңыннан көлеп тә карадылар инде миннән. Нигә алаша колагын тешләдең, ичмасам, берәр яшьрәк бия тапмадыңмы?
Музей хәзер синең кәләшең бит, диләр. Элекке заманда кәләш белән кияүне бер-берсенең колагын тешләткәннәр — шундый йола булган.
«Музей кияве» дигән кушамат белән мине әле байтак үртәделәр. Ләкин иң мөһиме — соңыннан мин Музеем белән дуслаштым. Әлбәттә, колагында теш әземне кал-дыргачтын, ул шактый вакыт мине үзенә якын да китермәде, мин үзем дә атны әллә каян уратып уза идем.
Әмма беркөнне малайлар белән үртәштек тә, кәефем кырылып югары очка менеп барганда, мине Искәндәр бабай чакырып алды. Бергәләп утын кистек. Сүз арасында Искәндәр бабай: «Җан иясен усаллык белән җиңмиләр шул, олан»,— диде. Өйгә кайтышлый мин аның сүзенең мәгънәсенә төшендем бугай: минем хатам кирелеккә кирелек белән җавап кайтаруда булган икән ләбаса! Шуннан, төрле хәйләләр уйлый торгач, таптым бит әмәлен. (Гәрчә тагын бөтен авылны көлдерсәм дә.)
Кармак таягын ат дугасына беркеттем: калын очы кулда тотарлык булды, ә нечкәрәге атның башы алдында салынып тора. Шул очка, нечкә чүпрәк капчыкка салып, бер ипи телеме элеп куйдым. Ат, ипи исен тоеп, аны ашыйм дип, алга таба атлый бирә, барган саен, аның белән бергә, билгеле, ипи дә күчә бара. Сәеррәк булып тоелса да, бу әмәл миңа булышты. Бәлки, башка ат белән мондый фокус барып та чыкмас иде, кем белә. Музей бит ул!
Данис абый эшен төгәлләде, сөйләр сүзе дә бетте, ә оныклары әле дә булса күз ялтыратып карап утыра иде. Әбиләре чыгып аларны йокларга куа башлады. Фәнүзә, йокыга талган сеңлесенә күрсәтеп:
— Бабай, кара әле, Ләйсән бармакларын селкетә, төшендә Музейга ипи ашата микән әллә? — диде.
You have read 1 text from Tatar literature.