Latin

Кәрләндия хроникасыннан

Total number of words is 290
Total number of unique words is 190
56.7 of words are in the 2000 most common words
69.2 of words are in the 5000 most common words
74.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(мәктәп яшендәге укучылар өчен фэнтези)
Баш сүз.
Мин сезгә кәркешләр тормышыннан бер хикәят белән таныштырырга уйлыйм. Бик тә кызыклы ул. Кемнәр кәркешләр дисезме? Кәркешләр бик тә матур Кәрләндия җирендә торалар. Алар кыяфәтләре белән безнең кебек үк кешеләр, тик буйлары гына кәрлә аларның. Шуңа да илләрен дә Кәрләндия дип йөртәләр дә инде.
Бик тә тырышлар алар кәркешләр. Иген үстерәләр, һөнәрчелек, тимерчелек белән дә шөгыльләнәләр.
Кәрләндия иле үзе бик зур да түгел. Бары биш авылдан гына тора, әмма бик матур һәм җыйнак авыллар алар. Иң зурысы - Кәрбаш шәһәргәрәк охшап тора. Монда таш йортлар да бар.
Кәрбаш авылы зур булмаган яшел тау янында урнашкан. Бу тау башында сихер башлыгы Кәмернең йорты урнашкан. Кәмер барлык кәркешләр белән идарә итә дә инде.
Кәрбаш яныннан Зәңгәрсу елгасы ага. Аның башы төньяк-көнчыгыш ягындагы Карурман эчендә башлана. Дөресен генә әйткәндә, башка авыллар да шушы Зәңгәрсу елгасы ярларында урнашканнар. Зәңгәрсу үзе Көзгекүлгә коя. Күл, исә, үзенең исемен көзге кебек ялтырап торганнан алына дип исәплиләр кәркешләр...
Кәрләндия авыллары, әйтүебезчә, барысы да Зәңгәрсу елгасы итәгенә урнашканнар. Иң зур авыл Кәрбаш, елга Көзгекүлгә койган урында урнашкан. Кәрбаштан өстәрәк Кәртим авылы, аннан өстәрәк, Уртакәр, аннан Кәрике һәм иң соңгы авыл - Читкәр.
Читкәр авылы иң борынгылардан санала. Монда иң элек сихерче Кәмернең картәтисе килеп урнашкан. Беренче кәркешләр дә монда Кәмернең картәтисе Әмир белән килгәннәр, диләр.
Читкәр авылы барлыгы егерме йорттан тора. Унысы Зәңгәрсуның уң ярында, унысы сул ярында урнашкан. Ярларны зур булмаган күпер тоташтырып тора. Читкәр авылыннан ерак та түгел Карурман башлана. Кәркешләр бу урманның читендә генә йөриләр. Урман эченә бик кереп бармыйлар. Читкәрлеләр, куркаклардан саналмасалар да, урман эчен бик яратып бетермиләр.
Борынгыдан бик күп серле хикәятләр йөри бу урман турында. Имеш, анда шүрәлеләр дә, аҗдаһалар да яши икән. Ә кем урманның эченә үк үтеп керә, шул кирегә юлны оныта икән, диләр.
You have read 1 text from Tatar literature.