🕙 8-minute read
Каракай — йорт эте (Повестьтан өзек)
Total number of words is 980
Total number of unique words is 605
53.6 of words are in the 2000 most common words
66.7 of words are in the 5000 most common words
74.3 of words are in the 8000 most common words
Көннәр уза бирде. Фәрит күргәзмәгә әзерләнде. Ул үзенең эте белән узган барлык «дәресләрне» кабатлап чыкты инде. Каракай үсә барды, үскән саен, үзенең һөнәрләрен тагын да яхшырак үти иде. Әмма ул хуҗасына карышырга да батырчылык итә башла-
ды. Бигрәк тә арыган чакларында, сүзне аңламаган булып кылана. Әмма Фәритнең аңа бервакытта да бармак белән дә тигәне булмады. Дөресрәге, хайванга карата мондый дорфалыкны ул хаксызлык дип санады. Ничек инде ул, үзең белән бергә яшәп, көченнән килгән кадәр сиңа хезмәт иткән җан иясенә китереп сугарга кирәк?..
Кайбер кешеләрнең хайваннарга карата дорфалыкларын күреп, минем дә йөрәгем авырткан чакларым була.
Әйе, хайванның теле юк, ул, үзен яклап, бер генә сүз дә әйтә алмый. Уйласаң-баксаң, хайван — хезмәтче генә дә түгел, ул безгә яшәр өчен азык-төлек, кием-салым бирүче генә дә түгел, ул бит әле кешенең дусты да. Кем үзенең дустына кул күтәрә? Андый кешене җинаятьче диләр түгелме?
Җиргә туган һәрбер җан иясе — этме ул, куянмы ул, бүреме, аюмы ул яки арыслан, я кечкенә генә бөҗәкме ул — яшәргә хаклы. «Ә явызлары, усаллары, кешегә дошман булганнары белән нишләргә соң? — дияр, бәлки, берәү.— Алары да җирдә яшәсеннәрме?»
«Яшәсеннәр!» — дим мин. Кешеләргә зыян итсәләр дә, һичкемнең алардан теләсә ничек котылырга хакы юк. Монда сүз фәнгә бирелергә тиеш. Ләкин кайберәүләр моның белән исәпләшмиләр. Хайваннарны бернинди сәбәпсез җәберлиләр, кыралар.
Менә урамнан арбага җигелгән ат бара. Иәге авыр, хаиван көч-хәл белән тарта. Ул арыган. Туктап ал итәсе килә аның. Юк, хуҗа ирек бирми. Ул йөк башына менеп утырган да: «На, на, әйдә», — дип кычкыра. Алай да булмый, атка каеш чыбыркы белән китереп сыза. Мескен ат сискәнеп китә. Сыртын ут пешерә шикелле. Егылыр хәлгә җитеп тарта-тарта тирләп чыга. Ак күбеккә бата. Ә хуҗа һаман: «На, на», — дип гайрәт чәчә. Бу кешедә вөҗдан да, намус та юк. Ул — таш җан!
Ә йорт этләре нинди хәлдә яши? Кемнең ул турыда уйлап караганы бар? Аларга җирдә яшәү — үзе бер газап ич. Гадәттә, йорт этләрен балачакларында ук чылбырга бәйләп куялар. Шулай итсәң — усалрак була, имеш. Хуҗасы ник бер килеп иркәләп сөйсен, башыннан сыйпасын. Алай ярамый, янәсе, эт юашлана, кулга ияләшә. Этнең бит авырган чаклары да була. Авырса соң — терелер, шуна күрә ул — әт, диләр кайберәүләр.
Фәрит — акыллы малай. Ул әнә шул гади йорт этен «түбән дәрәҗәдән» алып чыгып, карагыз, гади йорт эте дә матур исемнәре белән масайган атаклы әтләрегездән ким түгел, дип әйтергә тели дисәм — хаталанмам. Бәлки, бу бик күп кешеләргә киләчәктә сабак булыр...
Фәрит мактанмый. Әле ничек булыр, Каракай үзен ничек күрсәтер? Моның өчен иң элек Фәритнең үзенә армый-талмый эшлисе бар. Күргәзмәдә «баскычка менү» булачак. Фәрит хәзер Каракаины шул һөнәргә өйрәтә. Әтисе аңа махсус баскыч та ясап бирде. Малайлар һәр көнне Фәрит янында кайнашалар, Фәритнен әмерен көтәләр. Менә берзаман баскыч буйлап югары үрмәлиләр. Каракай аларга иярә, ул да иң югары басмага менеп җитә. Тик шунысы бар: Каракайга моның өчен шикәр я конфет эләгә. Ә малайларга авыз ялап кына калырга туры килә. Нишлисең, Каракайның күргәзмәдә күренәсе бар лабаса.
Малайлар кургәзмәгә дә бергә барырга булдылар. Сәгать уннарда юлга чыктылар. Күргәзмә стадионда буласы иде. Фәритләр килеп җиткәндә, стадион капкасы янында төркем-төркем кешеләр җыелышып өлгергән иде инде. Болар эт хуҗалары булса кирәк.
Икенче якта, койма буенда — этләр. Малайлар шаккаттылар. Барысының да диярлек муеннарында алтын, көмеш, бакыр, калай медальләр ялтыр-йолтыр килә.
Фәрит куркып калды. Биредә аның Каракае шикелле бер генә эт тә юк иде. Бу медальле этләр янында ул бөтенләй күзгә күренмәс булды.
Фәрит, бераз аптырап торганнан соң, читтәрәк бер өстәлгә башын иеп ашыга-ашыга язып утырган мыеклы абый янына килеп басты.
Абый кеше мыекларын сыпырып алды да:
— Йорт этләре күргәзмәгә кертелми, — дип кырт кисте. — Биредә «укымышлы» этләр генә җыелган, күрәсездер ич...
Фәрит елый язды. Әмма үтенергә оялды. Шул арада бер малай билетлар алып килде.
— Әйдәгез, кереп карыйк әле, нишләр икән боларның медальле бурзайлары? — диде ул.
Малайлар, стадионга кереп, иң алгы рәткә утырыштылар. Каракай Фәритнең аяк астына ук елышып посты.
Бераздан стадион халык белән тулды. Уртага өстәл чыгарып куйдылар. Судьялар да чыгып җитте. Менә чаң кактылар. Бу сигнал иде.
Мәйданга овчарка йөгереп чыкты. Артыннан хуҗасы да күренде. Ул этенә команда бирде. Эт түше белән җиргә ятып шуышып китте. Бераз шулай барды да, сикереп торып, бүрәнәгә менеп басты, бер дә тайпылмыйча йөгереп узды. Бүрәнәдән төшеп, бер-бер артлы тезеп куйган барьерлар аша очып кына үтте. Кинәт бөтен стадион гөрләп алды да тынып калды. Нәрсә булды? Мәйданның бер ягында махсус ясалган өй тәрәзәсеннән ялкын ургылып чыга башлады. Бу ясалма өйдә «янгын» күренеше иде. Мәйданның икенче ягыннан янгын сүндерү машинасы килеп керде. Ялкынлы тәрәзәгә тиз-тиз баскыч суздылар. Баягы овчарка шул баскычтан йөгереп менеп китте. Аны-моны уйлап тормастан, ялкын эченә сикерде. Минут та узмады, авызына курчак-бала күтәреп килеп чыкты. Бер поҗарник ул «баланы» эт авызыннан алып түбәнгә төште. Эт исә тагын тәрәзәдән янгын эченә атылды. Стадион әле тынып тора. Тагын нәрсә булыр?
Фәрит тә, аның дуслары да, үзләрен онытып, тамашага бирелгәннәр иде. Менә мәйданда кечкенә генә кара эт күренде. Фәрит сискәнеп китте. Бу кара эт аның Каракае иде.
Фәрит, урыныннан сикереп торып:
— Каракай, Каракай! Кайт, кайт кире! — дип кычкырды.
Әмма Каракай тыңламады. Ул башта бүрәнәгә сикереп менде дә арт аякларына басып йөреп узды. Бу бик матур килеп чыкты. Каракай бу хәлендә курчак эткә охшый иде. Кемдер: «Бии бу, бии», — дип кычкырып куйды. Каракай барьер аша да бик җиңел сикереп үтте. Аннан соң ул туп-туры теге баскыч буйлап менеп китте һәм утлы тәрәзә эченә сикерде.
— Бетте, бетте! — диде Фәрит, елардай булып.
Ә халык кул чапты.
Менә бервакыт овчарка күренде. Ул авызына Каракайны эләктереп алган иде. Бөтен стадион берьюлы дулкынланып китте. Төрле яктан алкышлар яңгырады. Өстәл тирәсендә утырган судьялар сикереп торып, исләре китеп карап тордылар. Чаң сугарга да онытканнар иде.
Овчарка, Каракайны авызына кабып күтәргән килеш, баскыч буйлап бик сакланып кына төште дә кечкенә этне җиргә бастырып куйды. Ә Каракай, койрыгын күтәреп, хуҗасына йөгерде. Кешеләр, көлешә-көлешә, тагын кул чаптылар.
Фәрит тиз генә Каракайны кулына күтәреп алды да стадионнан чыгып йөгерде. Дуслары да аңа иярде.
Кемдер:
— Китмә, китмә, сиңа бүләк бирергә тиешләр, — дип кычкырып калды.
Чыннан да, әлеге мыеклы абый йөгерә-йөгерә килеп тә җитте.
— Кая сызды ул малай? — дип сораштыра башлады. — Исемлеккә язасы иде үзен...
— Шылдылар инде алар, — диде берәү.— Кичектегез, абый кеше.

You have read 1 text from Tatar literature.
- Read the next literature work for 4th Grade
- Каракош