Кара Каз - 17
Зиннәт, бу «җен хатыны»ннан котылу өчен генә биргән кебек, күптәннән кесәсендә бөгәрләнеп йөргән унлыкны чыгарып тоттырды да, тыкрык чатыннан үрелеп карап торган комбайнына ашыкты, ә теге чегән хатыны күрше Илдарның тимер капкасын шакып калды…
«Нәрсә ди? Алтын диме? — Зиннәтнең күңеленә төшеп калган серле-сәер уй үзен сиздереп, кузгалып куйды. — Йорт астында, ди бит… Димәк, нигездә… Булмас… Каян килсен аларга алтын? Ялганчы чегән хатыны әйтә дип инде… Ә булса? Чын алтын ятса аларның нигезендә?
Шунда, әллә каян гына, Зиннәтнең хәтеренә кайчандыр мәрхүм әткәсе сөйләгән сүзләр килеп төште. Шушы йортларын яңартып салганда әйтә торган иде ул: «Безнең нигезгә алтын күмелгән, диләр. Бабаң — хәлле кеше иде: булса булгандыр — алтыны да булгандыр… Менә шушы кече якка туры килә, имеш. Баз казыганда гел бүтән төрле балчык чыга, бәлки, дөрестер дә…»
Бүген Зиннәтнең эше эш булмады. Уе гел өй нигезендә яткан алтын тирәсендә бөтерелде. Ул әле күрше картның: «Байлык өстендә утырасыз сез, балам, белмисез генә», — дигән үтә дә серле сүзләрен дә исенә төшерде. Соңгы вакытта төшендә мал көтүен еш күрүен дә, ялан буйлап кайтканда сыер тизәкләре җыеп йөрүен дә шушы алтын хәзинәгә китереп бәйләде Зиннәт.
Кыскасы, тәмам тынычлыгын җуйды ул. Кичен дә уйчан иде. Шуңа күрә дә Зөһрәсе адым саен:
— Нәрсә булды сиңа, мәрткә киткән кебек йөрисең? Әллә эшеңдә берәр күңелсезлек бармы? Авырмыйсыңдыр бит? Ашказаның ничек? — дип сорап, бимазалап торды.
2.
Алтын гамендә бер атна үтте. Зиннәт тәмам ябыкты, кешелектән чыга язды. Зөһрә аптырап бетте: иренең тагын авыру өянәге кузгалдымы? Эш, эш дип, сер бирмичә генә йөриме? Тагын ниндидер кайгысы бармы? Әллә?.. Әллә күңелен берәр чәчбикә кузгатып җибәрдеме?
Хатынының пошаманга калуын күреп, Зиннәт көннәрдән бер көнне Зөһрәгә күңелен ачты, өй астында яткан алтын хакында әйтте. Тегесе кычкырып көлде генә. Җилбәзәгрәк шул ул. Зиннәтнең моңа җен ачуы чыкса да, дәшмәде, күңеленнән ныклы бер карар беркетеп, келәткә чыгып китте. Шалтыр-шолтыр килеп, ишегалдында озак йөрде. Бераздан бер кочак корал күтәреп керде, көрәк, лом, кәйлә ише әйберләрне, берәм-берәм, почмакка сөяп куйды. Аннары, кояшта янган, туфрак төсенә кереп бетә язган йөзен сыпырып алды да:
— Иртәгә казый башлыйм, — диде.
— Нәрсә-ә? — Кечкенә Булатларын юындырып торучы Зөһрә баштарак берни дә аңламады. — Нәрсә казыйсың? Бәрәңгегә иртәрәк бит әле…
— Өй астын казый башлыйм, күпме әйтергә була инде… Алтын бар анда, алтын!
Бу юлы Зөһрә көлмәде. Хәл көлүдән узган иде инде. Ничек көлсен — ире тәмам акылын җуеп ята ласа! Алтын шаукымы, алтын җене кагылган аңа! Теге чегән хатынының каһәрле эше генә бу! Шуның сихере!..
Зөһрә ирен юмалап та, ачуланып та, оялтып та карады, әмма Зиннәт үзенең уйлаган ниятеннән кире кайтмады, иртән иртүк торып, эшкә кузгалганчы, кече яктагы идән такталарын куптарып ташлады, очлы башлы үткен көрәген нигез туфрагына батырды…
Бу хәл кичке якта да кабатланды, иртәгесен дә, аннан соң да…
Зиннәт күзгә күренеп үзгәрде. Шушы берничә көндә аның күзләре эчкә батып керде. Җаны да әллә нинди ерак чоңгылларына төшеп китте. Ул үз күңеленә кереп бикләнде. Күзләрендәге очкын гына, йөрәк түрендә уйнаган хыял аҗаганнары балкышыннан хәбәр булып, фани дөнья тормышына, җир мәшәкатьләренә ишарә биреп торалар иде.
Зөһрә нишләргә дә белмәде. Тормышларының рәте китеп баруын бик тиз тоеп алды ул. Өй эчен туфрак тузаны басты, бакчага балчык ташый-ташый эчләре төшә язды, баштарак мич кыйшайды, аннары чолан астындагы ниргә җимерелеп төште… Яшәрлек калмагач, Зөһрә Булатны күрше авылдагы аналарына илтеп куйды, үзе дә, Зиннәт акылына килмәсме дип, берничә мәртәбә туган авылына кайтып яшәп килде…
Алар хәзер аз сөйләшәләр. Иртән торып капкалап алалар да, бераз балчыкта казынгач, эшкә йөгерәләр, кич тагын шул ук алтын гаме, шул ук баз… Төнгә чаклы казыйлар…
Зиннәт, чокый торгач, ике кеше буе җир казыды инде. Бер урында казып төшкәч, кулын селтәп икенче җирдән тотынды… Шулай өйнең дүрт почмагына дүрт кое казып куйды ул. Казыган җирне такталар, терәүләр белән ныгытты, өй бурасы астына да чатлы-ботлы баганалар утыртып чыкты…
Бер әйбер дә табылмады, дип әйтү дөрес булмас, борынгырак чынаяк ватыклары, күгәреп беткән пычак сыныгы, төсен югалткан төймә борчагы, тагын әллә нәрсәләр чыкты. Берәр әйбер кулына тигән саен Зиннәт үзенчә сөенеп, тел шартлатып куя, әмма әлегә күңелен бушатып җибәрми, бөтен шатлыгын-сөенечен киләчәккә калдырып, тынчу базда казына…
Ниһаять, чыкты! Алтын чыкты. Әллә ни мактанырлык түгел түгелен: кашсыз йөзек! Алтын да түгел — көмеш! Шул җитә калды. Зиннәт тәмам акылдан шашты. Ул хәзер көне-төне җир казый. Эшен дә ташлады. Бу гына нәрсә? Иң хәтәре: әлеге табылдык йөзек бөтен авылны исәнгерәтеп җибәрде.
Ул хәбәрне Зөһрә алып кайтты. Кайтты да, ишек тупсасына утырып, кычкырып елап җибәрде.
— Зиннәт, нишлисең син? Кеше көлкесенә калып беттек бит инде!.. Әнә, түбән очтагы Фәрит тә базын казый башлаган, абзаң Хәлим дә, күрше Илдар да, классташың Илшат та, колхоздагы эшләрен ташлап, алтын эзләргә керешкәннәр…
— Минем аларда эшем юк, үз алтыным үземә бик җиткән. Башкалар үзләрен үзләре карасыннар. Мин беркемгә дә катнашмыйм…
— Тапмасалар…
— Табачаклар, барыбер табачаклар. Мин әйтте диярсең…
— Каян беләсең соң син?
— Сизәм мин моны, тоям, аңлыйсыңмы? Әллә кай җирем белән тоям! Фәрештәм әйтеп тора!
— Кит, җүләр! Нәрсә сөйлисең син?! Фәрештәнең алтынга ни катнашы бар? Җенеңдер ул?! Шайтаныңдыр…
3.
«Зиннәт алтын тапкан», дигән хәбәр, чынлап та, Байлар авылын аякка бастырды. Кемдер көлде, кемдер, көнләшеп, эчтән янды, көйде, ә кемдер, бөтен эшен ташлап, үзе дә йорт нигезен казырга кереште. Бу аңлашыла да. Элек-электән Байлар авылында халык бай яшәгән. Әнә бит исеме үк шул хакта әйтеп тора. Ике йортның берсенә «алтын шаукымы» тими калмагандыр. Моны ишегалдындагы балчык өемнәреннән дә чамаларга була. Урып-җыюның иң кызган бер чорында авылда эш тукталды. Колхоз рәисе тыз-быз чапты, халыкны кабат иманына, дөресрәге, басуларына кайтарырга тырышты, әмма барыбер әллә ни майтара алмады. Алтын балкышыннан авыл тәмам сукраеп, чукракланып беткән иде инде.
Шулай да, Зөһрәнең күзләре дөресрәк күрә иде, дөресрәк тоя, аңлый иде. Бәлки, бу «сары шаукым»га беренче булып ияреп киткән кешенең хатыны булгангадыр? Бәлки… аңа алтын кирәкмидер? Кирәк, ник кирәк булмасын? Ул да адәм баласы, аның да матур тормышта, бай тормышта яшисе килә. Яңа йорт җиткерерләр иде, машина юнәтерләр, иде… Иң элек Зиннәтнең авыруларын дәвалый торган санаторийгә путевка алырлар, өс-башларын карарлар иде… Тагын… Тагын… Мәрхүмә аналарының каберләренә чардуган куйдырырлар иде… Тик… Зөһрә барыбер дә алтынга риза түгел. Чөнки… Чөнки алтын ласа ул. Алтын! Шайтан коткысы! Ак бабай шулай ди иде бит. Туктале-туктале, Ак бабайлары бар бит аларның. Шуңа барып караса? Ул, килеп, Зиннәтне акылга утырта алмас микән? Мәчеттә имам-хәзрәт тә бит әле ул. Дога иясе…
Зөһрә, бер буш арада, авылда Ак бабай буларак телгә кергән Кирам карт яшәгән югары очка йөгерде. Күңелендә туып алган өмет чаткысы аңа күзгә күренми торган канатлар куйган иде. «Менә бит ул, — дип уйлады ул, — Ходай үзе ярдәмен биреп тора, Ак бабайны да ул биргәндер әле? Изге дога ярдәме белән Зиннәтне акылына кайтарсак, башкалар да үз исләренә килерләр иде…»
Кирам картның яшел капкасын киереп ачып җибәрү белән, Зөһрә артына авып китә язды. Телсез генә түгел, буынсыз-сансыз калды… Буыныңнан да, телеңнән дә, хәтта акылыңнан, җаныңнан язарлык күренеш иде шул: хәзрәтнең ишегалдында, хәл алырга гына җиргә яткан әзмәвер албасты кебек, өр-яңа балчык өеме чекерәеп карап тора иде!
Зөһрә ничек кире чыгып йөгерүен дә, ничек кайтып җитүен, ничек өйгә кереп, йотам-йотам дип торган дәһшәтле базга төшүен дә, ишегалдына чыгып киткән Зиннәтнең көрәген алып, ярсып казый башлавын да аңышмады. Ул моны кемдер кушып, этеп-төртеп, яисә кулыннан тотып эшләткән кебек кенә эшләде. Ул, хәтта, үзе дә түгел, Зөһрә үзе Кирам карт капкасы төбендә басып калган, ә монда аның шәүләсе генә, ымы-ишарәсе, рухы-җаны гына…
Үзе казый, үзе елый Зөһрә. Юк, йөзе елмая, күзләре генә елый. Күңеле, җаны елый. Зар елый. Зар… Бәй, баксаң «зар» дигән сүз, шул ук Коръән иңгән телдә «алтын» дигәнне белдерә ләса. Зөһрә менә шул «алтын» белән, «зар» белән елый… Ул, хәтта баштарак тоймады да: аның көрәк очы күптән инде бер каты әйберне чүки: «тек-тек», «тек-тек»… Балчык арасыннан ялтырап, балкып берничә алтын алка, беләзек шуышып килеп чыккач кына дертләп айнып китте ул. Тышта агач терәү юнәтеп йөргән Зиннәткә үрелеп кычкырмакчы булды. Тавышы чыкмады. Тамагына килеп тыгылган төерне йотып җибәрә алмагач, Зөһрә тагын табылдык хәзинә өстенә капланды, җан ачуы, юк, җен ачуы белән ярсып казырга кереште.
Ләкин вакытында кирәкле урынга куеласы терәү куелмый калган иде шул.
Зөһрә бер-ике селтәнүгә, салкын бөркеп торган балчык стена соңгы мәртәбә калтыранып куйды да, җәһәннәм тавышлары чыгарып, аһылдап ишелеп төште, аңа ияреп, нигез ташлары, идән ниргәләре кузгалды, иң ахырдан, нишләтәсез инде мине, ничә ел тордым, тагын торыр идем әле, дигән кебек, шыгыр-шыгыр килеп, олы бөтен өй бер якка янтая башлады… Зөһрә, үз өстенә капланган бу афәтне тотып калырга телгәндәй, көрәген өскә күтәрде. Әмма… тотып кала алмады…
Кулындагы юан агачны бер якка атып, ярым җимерек өй эченә килеп кергән Зиннәт хәләл хатынының каяндыр җир төпкеленнән тонык кына ишетелгән иңрәүле тавышын ишетеп, акылыннан язды…
— Алтын! Алты-ы-ын…
16 август, 2003 ел.
АВЫЛДАШ
(Хикәя)
Госман исемле авылдашларының төрмәдән чыгуы хакындагы хәбәрне Көек авылы сагаеп, шомланып каршы алды. Кеше үтергән өчен унбиш ел зинданда яткан адәм заты куркытмас җиреннән куркытыр шул. Киек ату яисә хайван таптату гына түгел бит, адәм баласының җанын кыю – иң хәтәр гөнаһларның берсе. Җан кыюга дин дә, табигать тә, яшәешнең бөтен булган кануннары да дөм каршы.
Авылда Госман дигән кешенең соңгы тормышы, язмышы, бигрәк тә җинаяте хакында ни дә булса хәтерләүчеләр табылмады. Чит-ят җирләрдә күп еллар элек булган хәлләрне никадәр генә ачыкларга тырышсалар да, белә алмадылар: кайда кемне ни өчен ничек үтергән соң бу имансыз Госман адәм тикле адәм баласын?..
Халык арасында йөргән сүзләрдән шул аңлашылды: Госман – ятим үскән, әти-әнисе кинәт кенә авырып, бер үк көндә парлап бакыйлыкка китеп баргач, әбисендә - Мәфтуха карчыкта яшәгән. Унбише тулар-тулмас авылдан китеп, кайдадыр укып булашкан, аннары төзелештә эшләгән... Әбисе исән чакта кайткалап йөргән әле ул. Мәфтуха карчык вафат булгач, авылдан бөтенләй ваз кичкән...
Һәм менә - унбиш ел зинданда якты дөнья нурына мәхрүм булып, ми черетеп ятканнан соң – кайтырга булган. Аның кайтачагы хакында Госман утырган төрмәдән авыл советына хәбәр иткәннәр. Андый җирдә булган кешеләрне, махсус язу белән, үз туган якларына кайтарып җибәрәләр икән.
Хәбәр килеп, берничә көн гөжләп алганнан соң, Көек авылы тынып калды. “Зек”, ягъни мәсәлән, “заключенный” да кеше бит, әллә кем түгел, ничек тә яшәрбез әле, дип, үз язмышы белән килеште ул. Тегермәнче Кыям гына:
- Кем башына кайта икән инде, хәсрәт? – дип, тәмәке төбен чәйнәп төкергән, имеш.
“Зек” Госманның кайтуын сизми дә калдылар. Җәй уртасында кем кайда бит - өйдә торган кеше дә юк. Мәфтуха карчыкның күп еллар ябык торган йорты ягыннан чүкеч-балта тавышы килә башлагач кына аңлап-төшенеп алды халык: “Кайткан... Инде нәрсә булыр?..”
Кемдер, кызыксынуын баса алмыйча, бу тавышлы йортның коймасыннан үрелеп-үрелеп карап үтте, кемдер гөнаһ шомлыгы иңгән бу урынны читләтебрәк үтәргә, башка урамнардан йөрергә тырышты.
Ниһаять, бердән-бер көнне Госман дигән адәми зат дөньяга фаш булды. Ике кулына ике чиләк тотып, авыл читендәге Коелы күл чишмәсеннән кайтып килә иде ул.
Авылның иң беренче уе шул булды: “Бигрәкләр дә тәбәнәк, арык ласа, ничек кенә кеше үтерә алды икән соң бу? Йөзе дә ул кадәр килбәтсез түгел, хәтта ярыйсы гына ачык, мөлаем... Әнә ничек сокланып карап бара авыл читендә бөдрәләнеп утырган яшел әрәмәлеккә!..
Ләкин сызганулы җиңеннән чыгып торган шәрә беләген күрүгә авыл халкы шундук күңелләрендә балкып кабына башлаган нурны өреп сүндерде. Язу-сызуларга чуарланып беткән бу ак, ябык беләкләргә, кеше җаны кыеп, тиешле җәзасын алаган “зек”ның аянычлы яшәү тарихы язылган кебек иде...
Госман урамда сирәк күренде. Күренсә дә, чишмә тирәсендә яисә кибет катында гына күзгә чалынып кала. Күбрәк әбисеннән калган иске йортны ипләү-сипләү белән мәшгуль иде ул...
Шулай да, бер көнне бригад йортына кереп чыккан, диделәр. Ләкин эш ала алмаган, имеш. Бик каты сөйләшкән аның белән Газый-бригадир. “Турысын әйткәнгә ачуланма, кем... авылдаш, бригад малын күрәләтә торып куркыныч астына куя алмыйм бит инде мин, иң элек довериягә кер”, - дигән. Госман берни дә кыла алмаган, кырт борылган да чыгып киткән...
Ышаныч-доверие дигәннәре дөрес анысы. Төрмәдә гомер үткәреп чыккан бәндәдән теләсә нәрсә көтәргә була. Нәкъ шул хакта уйлап, авыл кешеләре Госман кайтканчы ук итәк-чабуларын җыеп куйдылар. Кем ишек-капкасына гомер булмаган келәсен элде, кем иске мылтыгын карап-юнәтеп куйды, яисә, бер дә булмаса, таяк-тәпәч әмәлләп, ишек катына урнаштырды...
Балалар да урамга бик чыгып йөрми хәзер. Мал-туар да сирәк күренә. Хәтта очар кошлар да очмас булды, ахры. Кыямәт көне, ахырзаман мәхшәре якынлаша диярсең, билләһи газыйм!
Авыл амбарларында каравыл торучы Мансур да мылтык тотып йөри башлаган, ди. Мылтык нигә кирәктер аңа... Сакта торса да, айныган чагы сирәк аның, бигрәк тә янына шешәдәш дусты Хәлим керә калса...
Ни гаҗәп, ахырзаман мәхшәре Мәфтуха карчыкның авылны ямьсезләп торучы ярым җимерек йортыннан түгел, соңгы елларда иманга кайтып, мәһаббәт мәчет җиткергән, тау-тау йортлар салып, матур гына тормышка чыккан авыл халкы ягыннан башланып китте. Иң элек Госманның урам тәрәзәсенә ат башы кадәр таш ыргыттылар. Аннары капкасын салдырып алып, ике чакрымдагы үләт базына илтеп ташладылар. Икенче көнне таң белән Яман күл чокырыннан капка күтәреп кайтучы Госманны мыскыллап калучылар да табылды.
Үтә дә сабыр кеше булып чыкты “зек” Госман. Авылның бу кыланмышлары өчен үпкәләмәде, хәтта авыз ачып сыңар сүз дә әйтмәде.
Монысы борчуларның баласы гына булган икән шул. Бердән-бер көнне Госманның өенә ут төрттеләр. Рәхимә дигән ялгыз хатынның тәртипсез малае, әллә кеше котыртуы буенча, әллә үзенең тиле шуклыгы белән, аның йортына бәла-каза юллап килгән булып чыкты. Ничек тәртипсез булмасын, ата кулы, ана назы күрмичә үскән бала ласа ул. Әтисен бөтенләй дә белми, әнисе гомер буе колхоз фермаларыннан кайтып кермәгән, монда кемне гаепләргә дә белмәссең...
Ләкин теге малай актыгы теләгенә ирешә алмаган. Госман аны куып тоткан да үзенең арт чабуына ут төрткән, аннары урамга чыгарып җибәргән. Айрат авыл читендә атлар эчерер өчен куелган сулы ялгашлар янына чак-чак барып житкән... Әлегә кадәр өендә чимә-чи арт санын туңкайтып ята, ди...
Рәхилә дигәннән, анысы икенче көнне үк Госман янына барып кергән. Юк, ызгышмаган, тиргәшмәгән, бары тик малае өчен гафу үтенгән, ди. Ничек курыкмагандыр – Госман йортында озак кына торып чыккан. Күрше-күлән моңа бик борчылган, хәтта “зек” йортына бәреп керергә җыенып беткән булганнар. Йөзендәге елмаюын яулык чите белән яшерерә-яшерә чыгып килүче Рәхимәне күргәч кенә кайсы-кая посып калган... Шуннан соң таралган да инде яңа сүз: имеш, Госман Рәхимәне яшьтән үк белгән, белеп кенә дә калмаган, яратып йөргән. Теге вакытта авылга кайтып йөрүе дә шуның өчен генә булган, имеш... Ут белән шаяручы Айрат та аларның уртак түшәкләреннән өзелеп төшкән җимеш түгел микән әле?.. Әнә бит ничек килешкәннәр!
...Һәрвакыттагыча, бәла көтмәгәндә килеп чыкты. Ул да Гоманның төрмәдән кайтуы белән турыдан-туры бәйләнгән иде.
Бердән-бер көнне, дөресрәге, төнне, тагын да дөресрәк әйтсәк, ачы таң белән, амбар каравылчысы Мансур, әле генә төрмәдән кайткан Госман дип белеп, үзенең ахир дусты Хәлимне атып үтерде...
Халык көтү куганда була бу хәл. Сыер-сарыкларын көтүчегә ияртеп җибәреп, кем – эшкә киткәнче, кем – янәдән җылы түшәгенә кереп ятканчы, ишегалларында юк эшне бар итеп йөргән халык, амбарлар тирәсендә яңгыраган мылтык тавышына сискәнеп, пошаманга төште. Һәкемнең күңеленә авыр шом үрмәләп керде: “Башланды... Теге “зек” Госман кемнеңдер башына җитте...”
Дәррәү кузгалып, амбарлар ягына йөгерделәр. “Ә” дигәнче, олы тимер капка янына сабантуй мәйданы кадәр халык җыелып өлгерде. Этешә-төртешә, һәркем капкага якынрак килергә тырышты. Ә анда... Балтасы, дөресрәге, мылтыгы суга төшкән кебек, башын җиргә кадәр иеп, әлеге дә баягы, шайтан таягы дигәндәй, каравылчы Мансур утыра...
Каяндыр килеп чыккан Газый-бригадир тамак төбе белән кычкыра-кычкыра аңардан сорау ала:
- Ке-е-ем? Ке-е-емне?..
Мансурның җавабы кыска булды:
- Хәлим... – Ул, башын кагып кына, янәшәдәге биек таш коймага таба ишарәләде. Тагын еламсырап кабатлады: - Мин... Хәлимне...
Барысы да, мәңгелеккә салган кебек, кайчандыр шабашник әрмәннәр төзеп киткән мәһабәт койма башына күтәрелеп карады. Анда, таш койманың киртләч йөзендә, кул-аякларын як-якка асылындырып, чынлап та, Хәлимнең җансыз гәүдәсе ята иде... Акшарга буялган стена буйлап кызыл тасма сузылган... Монысы инде мәрхүмнең сунып та бетмәгән тәненнән тибеп чыккан кан юлы...
Халык бермәл гүләп куйды. Аннары, йөрәген кысып, тынып калды. Бу тынлык - ыгы-зыгы алдыннан гына була торган шомлы тынлык булып чыкты. Аптырап-югалып калган халык төркеменә бервакыт җан керде:
- Үз башына йөргән икән мәрхүм...
- Ә монысы үз башына мылтык алган...
- Мансурга тимәгез, ул бит карак керә дип аткан...
- Хәлим нинди карак булсын ди... Кит, юньсез!.. Кеше бакчасыннан алма да өзгәне юк бит аның...
- Юк иде, диген... Үлгән бит инде ул...
- Ә бәлки үлмәгәндер?
- Ничек үлмәсен, әнә бит бер чүмеч каны аккан...
- Әстәгый, шулкадәр үкме? Ай-яй-яй-яй...
- Милиция чакыртырга кирәк, җәмәгать!
- Участковый артыннан киттеләр инде, озакламый килеп җитәрләр...
- Анасына әйткәннәр микән?
- Анасы да авыру ичмасам... Әле ярый өйләнеп өлгермәде, күпме кешене ятим итәр иде...
Ул арада тегермәнче Кыям Мансурның изүенә ябышып өлгергән:
- Син нәрсә, исерек тәре, кеше җаны кыеп, теге, ни... “зек” Госманнан үрнәк алмакчы буласыңмы? Ә?.. Шул гына җитмәгән иде безнең авылга! Госман артыннан хәзер син безне рисвай итәсеңме? Ник дәшмисең, ник? А ну җавап бир! Эшен эшләгәнсең икән, җавап та бирә бел!
Мансур елар хәлгә җиткән:
- Мин... Мин аны... Госман дип белдем...
Шушы исем генә әйтелергә тиеш булган икән. Халык арасында пышан-пышан сөйләшүләр башланды: “Госман?.. Госман...” Шулвакыт кемдер:
- Әнә үзе... Монда килә... Госман килә!.. – дип кычкырды. Ул арада халык төркеменең бер очы, урталай ярылып, авыл ягыннан килүче Госманга юл бирде.
Госман исә үзен бик сәер тотты. Бер авыз сүз дәшмичә, нык адымнар белән халык дәрьясын ерып үтте дә, агарып каткан йөзен учлары белән каплап, еламсырап утыручы Мансур каршына килеп тезләнде һәм җирдә аунап яткан мылтыкны кулына алды. Халык, “аһ” итеп, бер адым артка авышты... Кемдер ашыгып-кабаланып, төртелә-төртелә дога укынырга кереште, кайсыдыр нечкә, чыелдык тавыш белән елап җибәрде...
Ләкин Госман беркемне дә атарга җыенмый иде. Ул мылтыкны җентекләп карап-өйрәнеп чыкты да, көпшәсен, түтәсен, башка җирләрен җиңе белән сөрткәләргә кереште. Күккә төбәп, көпшәдәге патроннарны тикшерде. Шуннан соң гына Мансур янәшәсенә чүгеп утырды, җитди карашлары белән халык төркемен айкап чыкты, аннары, тавышын күтәрә төшеп, тагын да сәер һәм тетрәндергеч сүзләр әйтте:
- Мин үтердем аны... Мин!.. Сорасалар, шулай диярсез!..
Халык тагын гүләп куйды. Беренче булып тагын Газый-бригадир ис-акылын җыеп өлгерде:
- Ни сөйлисең син, Госман? Күрәләтә өстеңә бәла алма, күргәнең дә җитәрлек... Гөнаһысы күп аның...
- Мин бер мәртәбә кеше гөнаһын өстемә алган идем инде... Бу юлы да алам. Мин инде ул тормышка күнеккән. Ә бу бәндә... Мансур... төрмә өчен түгел... Чыдый алмаячак ул анда, тиз бетәчәк... Нигә кешене күрәләтә харап итәргә?.. Яшәсен...
- Госман, ну бит... Бу бит дөрес нәрсә түгел...
- Ә кайда соң ул дөреслек? Кайда? Йә, аны кемнең күргәне бар? Кемнең? – Госман, мылтыгын кушкуллап тоткан килеш, халык төркеменә укталды... Кешеләр арасында тагын шау-шу купты. Кемдер, куркуыннан, артка тайпылып егылды, кемдер, төзәлгән мылтык көпшәсе күреп, буынсыз, телсез, аңсыз калды....
Бераздан Госман да, халык та тынычланды. Кешеләр, тәмам гаҗизләнеп, башларын аска иделәр, шул рәвешле, Госман белән килешкән кебек булдылар.
Ул арада халык арасыннан Рәхимә атылып чыкты.
- Госман, нишлисең син? Ник үзеңә тагын ачы бәла аласың? Нигә мине ялгыз калдырасың? Миңа ялгыз яшәү рәхәтме әллә? Тормыш итү, бала үстерү рәхәтме?.. Госма-а-ан!..
Госман, мылтык түтәсенә ябышып, ярсып-үрсәләнеп елаучы хатынны чак-чак тынычландырды. Аның тузган чәчле башын сак кына күкрәгенә алды, бала көйләгән кебек, назлап-юмалап сөйли башлады:
- Шулай кирәк, Рәхимә. Шулай кирәк... Күрәсең, язмышыма шулай язылган минем... Барыбер авыл кабул итмәде. Ят итте. Ә беләсеңме, төрмәдә җиңелрәк иде миңа... Анда үз идем мин. Бу тормышта иң кыены – чит-ят булып, килмешәк булып яшәү икән... Шуңа да мин китәм. Кайткан җиремә китәм. Китүемнән ниндидер файда бар икән – бу начар түгел, шулаймы? – Ул соңгы сүзләрен авылдашларына таба карап әйтте: - Җибәрегез мине, үтенеп сорыйм сездән, җибәрегез...
Каршыларында мылтык кочаклап, намазга тезләнгән кебек тезләнеп, ялварып торучы “зек” Госман Көек авылы кешеләрен тәмам тетрәндерде, ахры. Адәм балалары, үз-үзләрен белештермичә, ниндидер изге бер зат каршында калган кебек, берәм-берәм тезләренә чүгә башладылар...
Ходай Тәгаләнең җир йөзенә хакыйкать иңдергән серле мизгеле иде бу.
- Ыһ! Ыһ!.. Ы-ы-ыһ!..
Илаһи дөнья каршында, чуардан-чуар язмышлары алдында тезләнеп торган Көек халкы, дәррәү калкынып, җәһәннәм төпкеленнән яңгырагандай ишетелгән иңрәү авазына күтәрелеп карады һәм... “ах” итте.
Бая гына мәет яткан таш койма башында, кулына ватык шәраб шешәсе тотып, сәрхуш Хәлим утыра иде...
5 ноябрь, 2007 ел.
1 НЧЕ ИЮНЬ
(Новелла)
Нияз һәр елда бу көнне сагаеп, шомланып көтеп ала. 1 нче июнь – аның туган көне. Юк, төгәл генә әйтә алмый ул үзенең якты дөньяга килгән көнен. Ятимнәр йортында туган көннәрнең исәбе бөтенләй башкача шул... Бу көнне ул үзе уйлап чыгарды. Балигъ булып, паспорт алганда, туган көне итеп яздырды...
Әйе, 23 еллык гомере буе сыналган фал: һәр елның 1 нче июнендә аның тормышында сәер, гаҗәеп хәлләр башлана да инде.
Әле бала чагында ук шушы көндә, каршына бер карт чыгып, түшенә догалы бөти тагып киткән иде. Башыннан сыйпап: “Син - мөселман әһеленнән, татар малае, динеңне, телеңне онытма”, - дигән иде.
Нияз картның әйткәннәрен шундук үзенең кеп-кечкенә йөрәгенә алды, ятимлектән гаҗиз күңеле аша үткәрде. Тормышында нинди генә хәлгә юлыкса да, дога иясе булуын, татарлыгын исеннән чыгармады: татар малайлары янындарак йөрде, татарча әйбәт кенә сөйләшергә дә өйрәнде. Түшендәге бөтилек-дога һәрвакыт аның белән булды. Шул бөтине тартып алырга теләгән малайлар белән кара канга батканчы сугышканын да хәтерли әле ул...
Бердән-бер көнне – үсмер чагының 1 нче июнь көнендә - кайчандыр түшендәге изге бөтигә каныккан малайлар, муенына таш бәйләп, аны якындагы сазлык күленә салырга уйладылар. Шул тирәдә хәер эстәп, ризык эзләп йөрүче дивана хатын булмаса, кем белә, аның ятим гомере шунда төгәлләнгән дә булыр иде. Кеше мәрхәмәте белән көн күрүче бу хатын судан сөйрәп чыгарганда Нияз ни тере, ни үле иде... Ләкин алышыныбрак йөрүче бу сәер хатынның күзләрен яхшы хәтерләп калды ул: ничектер, үз, якын, кадерле иде бу карашлар. Шомланып, куркынып кына түгел, яратып, сөеп карый иде алар малайга...
Нияз, ни өчен икәнен үзе дә белмичә, соңыннан ул үксез хатынны эзләп тә карады, әмма таба алмады. Теге юньсез малайлар мескенкәйне кыйнап, имгәтеп ташлаганнар, шуның өчен хөкем ителеп, төрмәгә ябылганнар имеш, дигән хәбәр генә килеп иреште.
Ниязның яшьлек таңы армиядә атты. Нәкъ шул көнне – 1 нче июньдә - ул тагын бер мәртәбә язмыш сынавына дучар булды. Хәрби өйрәнүләр вакытында аның парашюты ачылмады. Артыннан ук сикергән дусты Хәбир булмаса, ул җиргә таштай кадалып төшкән булыр иде. Әнә шул дусты, бу бәлане күреп, Ниязның артыннан куып җитә дә кысып кочаклап ала, шуннан соң гына парашютының боҗрасын тарта... Бер кешелек авырлыкка исәпләнгән парашют ике дусны һәлакәттән йолып калса да, имгәнүләрдән саклап бетерә алмый.
Икесен дә шул сәгатьтә самолет белән ерак шәһәрләргә озаталар. Бу аларның соңгы очрашулары, соңгы “кочаклашулар”ы була...
Ярты еллап госпитальләр түшәгендә аунаганнан соң гына аягына баса Нияз. Хәбир дусты хакында бердән-бер истәлек булып, табибларның: “Мантымас, ахры, бер исән сөяге дә юк”, - дигән сүзе генә колагында яңгырап кала. Терелеп аякка баскач, армия, бер кочак акча белән гариплек язуы тоттырып, Ниязны үзе тәрбияләнгән ятимнәр йортына кайтарып җибәрә. Аны иске бинада буш яткан бер бүлмәгә урнаштыралар. Шунда яши-яши ул тормышының кызыксыз, гомеренең мәгънәсез, язмышының мәрхәмәтсез булуын аңлый. Ул әле теше-тырнагы белән аракы шешәсенә ябыша, әле шикле төркемнәргә ияреп, кешелектән чыгып йөри, шулай итеп, бу чарасызлыктан котылырга тели.
Нәкъ ике ел элек, әлеге дә баягы 1 нче июнь көнендә, Нияз, дөньядан ваз кичеп, үз күңеле белән сатулашып, иске матрацлар түшәлгән тимер караватында ята иде.
- Син бит дөньяның ямен, яшәүнең рәтен белмисең, хәчтерүш!.. Бер дога да белмисең бит син, мәнсез!.. Аракы чөмереп, түшәк изеп, тәмам мүкләнеп, тутыгып бетәсең бит инде, юньсез тәре!..
Шулвакыт Ниязның хәтерендә армиягә кадәрге хатирәләр калкынып куйды. Шушы иске бинаның чарлак почмагында аның догалык бөтие ятарга тиеш ласа! Теге вакытта малайлар каныга башлагач, бер килеп алырмын әле дип, бураның иң өске ниргәсенә кыстырып куйган иде...
Чарлактан догалык табып төшкән көнне үк Нияз үз-үзенә ант бирде: ничек тә бирешмәскә, ничек тә яшәргә! Ул армиядән калган акчасына бер иске генә машина сатып алды да, бер такси фирмасына ялланып, шәһәр буйлап кеше ташый башлады...
Менә бүген дә ул күңеленә хуш килеп өлгергән эшенә тотынды: иске такталардан корылган гаражына кереп, машинасын кабызды, аны әйләнеп, җентекләп карап чыкты, болай да ялт итеп торган тәрәзә-фараларын, көзгеләрен сөртештерде, капотын ачып, тигез генә гөрелдәп утырган мотор тавышын тыңлап торды... Аннары салон эченә кереп, маңгаен руль йөзлегенә куйды, күзләрен йомды...
1 нче июнь... Быел нәрсә бирер аңа бу көн? Тагын ни булып, кем булып килер? Афәт булыпмы, әллә... мәхәббәт булыпмы? Их, бер чибәр кыз очрасын иде дә Ниязның күзләренә тутырып карап әйтсен иде: “Мин синең теткәләнеп кабат җыелган тәнеңә, япь-яшь килеш җөйгә, җыерчыкка чорналган йөзеңә карамам, мин синең матур, якты күңелеңә, мәхәббәтле йөрәгеңә карармын... Без бик бәхетле булырбыз...” – дисен иде. Их!.. Булмастыр шул... Булса да, начары булыр... Былтыргы кебек... Нәрсә булды соң әле былтыр?
Узган елның 1 нче июнендә Нияз машинасы белән һәлакәткә очрый язды. Инде эшен төгәлләп, гаражына кайтып җитәм дигәндә генә, аның каршына ниндидер бала заты килеп чыкмасынмы!.. Кем бу? Мондый караңгы төндә шәһәр читендә япа-ялгызы нишләп йөри ул? Ятимнәр йортындагы бар бала да җәйге лагерьларга таралган бит...
Хәтәр сызгыртып, кычкыртып килеп туктагач та бераз вакыт исен җыя алмый торды Нияз. Ишеген ачып урамга чыгарлык хәл кергәч кенә теге малайны эзләп китте. Аккан су кебек салмак кына ятимнәр йорты капкасыннан кереп баручы кара шәүләдән башка беркем дә күренмәде...
Шулвакыт зиһенендә Ниязның күңелен өшетерлек уй яктырып китте: “Әллә?.. Әллә аның ятим бала чагы йөреп ятамы бу шаукымлы көндә?..”
Тукта, нигә болай күңелсезләнеп утыра соң әле ул? Яшәүдән курыккан кебек була ласа бу! Киләчәктән, язмыштан курыккан кебек... Ул бит белә: “Тормыш катлаулы булса да, язмыш барыбер мәрхәмәтле ул”. Ничек тә яшәргә кирәк, бәхетле булырга... Тешне кысып булса да бәхетле булырга...
Башка юл юк.
Нияз, машинасын салмак кына йөртеп, шәһәргә алып керә торган олы юлга чыкты. Ләкин ул үзәк урамнарга барып җитә алмады, каршысына үзеннән дә озынрак таяк таянган, җәйге челлә булуына карамастан, өстенә калын җилән кигән, әкиятләрдәге Хозыр-Ильясны хәтерләткән ак сакаллы карт чыкты... Олы юлның эченә үк кереп, ябык, сөялгә каткан кул-бармакларын тыйнак кына алга сузып, машина туктатырга торган бу картны баштарак танымады Нияз. Үз янына кереп урнашкан карттан:
- Кая барасыз? – дип сораган иде, Хозыр-Ильяс аңа шундук сорау белән җавап бирде:
- Мин биргән дога исәнме әле?
Нияз бу сораудан дертләп китте, бөтен гәүдәсе белән, хәтта машинасы белән калкынып куйгандай булды. Бар булган көченә тормозына басып, чат юл уртасында туктап калды...
- Си-и-ин? Се-е-ез? Теге вакыттагы бабаймыни?
- Әйе, шул...
Нияз шунда гына таныш чалымнарга игътибар итте. Шул ук ак сакал, кылган кебек озын чәч... Күзләре!.. Матур, мөлаем, әмма тонык, төссез күзләр!.. Йөзендә әллә кайсы заманнарда ук яралган тирән җыерчыклар ник кузгалып, кыймшанып куйсын! Ачылыр-ачылмас иреннәрендә баягы сорау:
- Догаларың исәнме?
Нияз кабалана-кабалана изүен капшарга кереште, күлмәк төймәләрен ычкындырып, күкрәк өстендә йөрткән күн бөтине тартып чыгарды... Карт исә догалыкка таба борылып та карамады. Әмма Ниязның ишарәсеннән бик тә разый иде.
Менә ул чыгарга җыена башлады. Ләкин шундук чыгып китмәде. Ишекне ачкач, алдагы юл өслегенә баккан килеш, ишетелер-ишетелмәс кенә әйтеп куйды:
- Язмыш – котылгысыз. Шуңа күрә аннан куркырга ярамый.
...Карттан соң Ниязны бер хатын туктатты.
Төс-кыяфәтенә караганда, язмыш аны аямаган. Йөзен күреп бетермәсә дә, шәлъяулык ышыгындагы күз карашларыннан төшкән моңсулыкны тоймый мөмкин түгел иде.
- Исәнме-саумы, улым?
- Исән генә әле.
- Аллага шөкер, диген.
- Аллага шөкер. Кая барасыз?
- Мин килеп җиттем инде, улым...
Нияз сискәнеп, хәтта шикләнеп куйды.
- Ничек инде, әле кузгалып та китмәдек бит...
- Мин үз эзләгәнемне таптым инде. Син... балалар йортындагы Нияз бит? Шулаймы?

- Parts
- Кара Каз - 01
- Кара Каз - 02
- Кара Каз - 03
- Кара Каз - 04
- Кара Каз - 05
- Кара Каз - 06
- Кара Каз - 07
- Кара Каз - 08
- Кара Каз - 09
- Кара Каз - 10
- Кара Каз - 11
- Кара Каз - 12
- Кара Каз - 13
- Кара Каз - 14
- Кара Каз - 15
- Кара Каз - 16
- Кара Каз - 17
- Кара Каз - 18
- Кара Каз - 19
- Кара Каз - 20
- Кара Каз - 21
- Кара Каз - 22
- Кара Каз - 23