Latin

Кәлүшле Малай

Total number of words is 1667
Total number of unique words is 892
47.9 of words are in the 2000 most common words
60.1 of words are in the 5000 most common words
67.2 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(юморескалар)
Кәлүшле малай
Заһит Уфада бер редакциядә утыра икән. Шул вакыт икенче редакция хезмәткәре килеп керә дә, Заһитны күреп, син бит хикәяләр конкурсында катнашкан идең, шуңа премия бар, ди.
- Булыр, булыр, мин кәлүшле малай бит әле, - ди Заһит тыныч кына.
Бактисәң, ул моңа кадәр анекдотлар конкурсында катнашып бүләккә кәлүш алган булган икән.

Теләсә кем
Район гәзитенең элекке мөхәррире үлгән икән. Юарга кеше табалмыйлар. Яшь мөхәррир Заһит янына килеп, юышырга бар әле, дип кысташа башлый. Тик, Заһит мәет юу түгел, зиратка керергә дә курка икән. Ләкин моны кешегә ничек аңлатасың.
- Бармыйм, ул бит редактор, теләсә кемне юып йөрмәм инде, - дип әйткәнен сизми дә кала егет.
Яшь мөхәррир күзләрен алартып бер карый да дәшәлми китеп бара.

Юлны хәтерлидер
Бермәлне редакция хезмәткәрләрен куып чыгара башлыйлар, районга президент килгән, мәйдан тулы халык булырга тиеш, ә Заһитның эшеннән аерыласы килми.
- Машинада килгәнме? - ди ул.
- Әйе, - ди редактор.
- Алайса юлны хәтерлидер әле, ничек килсә, шулай кайтып китәр.

Шулай да була
Бер көнне мөхәррир Заһитка бәйләнә.
- Редакциядән чыкканда карап чык, кичә кич мине бикләп калдыргансың, - ди. Үзенең ничек интеккәнен сөйли.
Заһит хикәя яза икән, уйга баткан. Язып бетерә дә, редакция ишеген тыштан бикләп, кайтып китә.
Редактор тагы да эчтә торып калган, тик ул башкача Заһит белән сөйләшми.

Сорашу
Заһитка бер авыл советы эше турында язарга кушалар. Ул моңа кадәр ташчы булып эшләгән икән, цементка каткан фуфайкасын, төзелештә алган кәкере-бөкре, икесе ике төрле пимасын кия, шулай хакимияткә килеп керә. Көтеп тор, диләр аңа. Хәбәрче бер сәгать көтә, ике... Ахырда түзми, мин редакциядән фәлән-фәләнов булам, дип, таныклыгын чыгарып күрсәтә.
- Нигә аны башта ук әйтмәдегез, сезне нәрсә кызыксындыра? - диләр ханымнар өлтерәп.
- Инде бернәрсә дә кирәкми. Рәхмәт! - ди дә, Заһит чыгып та китә.

Сүзе беткән
Бер елны редакция түбәсен ябалар. Чарлакта бераз күгәрчен тизәге бар икән, бакчачылык белән шөгыльләнгән Заһит шуны завхоздан сорый башлый, ә тегесе бирми. Заһит инде әвәсләнеп китеп инәлергә тотына, телгә оста журналист белгән бар сүз байлыгын файдалана, тиргә бата, завхозның итеген генә үпми, ләкин тегесе барыбер бирми. Азак Заһит дусларына болай ди икән:
- Уф, бөтен инәлгеч, ялынгыч сүзләремне әрәм итеп бетердем, гомерем бетеп Газраилга килсә, кипке кигәнне көт, зинһар, дип тә әйтә алмам инде!

Акча чыганагы
Матбугатның көрчектәге еллары. Гәзитнең бер санында котлаулар күп – беръюлы берничә җитәкченең туган көне. Заһит полоса укый.
- Бу юбилейлар безнең өчен байлык икән. Тизрәк үлсеннәр дә иде инде, тагын да күбрәк акча булыр иде, - ди.

Алдашалар
Заһитның китабы басылган икән, шуны күп итеп районга алып кайтмакчы. Уфага баручы машина эзләп, бер ай урамда каңгырып йөри бу.
- Син кичә эштә булмагансың икән, миңа әйттеләр инде, - дип бәйләнә моңа шеф.
- Алдашалар! Мин кичә түгел, бер ай эштә булмадым, - дип җавап бирә Заһит.

Тискәрелек файдасы
Заһитның яшь чагы. Иптәш егете белән район үзәгенә барырга автобус көтәләр. Өч сәгать көткәннән соң, болар арый. Шулчак автобус күренә, ләкин ул кирегә, шәһәргә китеп бара. Заһит йөгереп барып машинага кереп китә.
- Син нәрсә, саташтыңмы әллә, тискәре якка бара бит ул! - дип кычкыра иптәше.
- Логика буенча уйлаганда, тискәре якка китсәң, тизрәк барып җитәргә мөмкин, - ди аңа Заһит.
Ул калага бару белән шундук кирегә, район үзәгенә тиклем билет ала. Автобус, эче тулы халык булгач, боларның авылында тукталмый гына үтеп китә. Урам уртасында елардай булып карап калган иптәшенә Заһит тәрәзәдән кычкыра икән:
- Күрдеңме инде тискәрелекнең файдасын!

Кысыр шатлык
Мөхәррир чирләп дәваханәгә эләккән. Коллектив шатлана, чәбекәй итә. Бары тик бер Заһит кына канәгать түгел.
- Үлмәгән бит әле, нәрсәгә вакытыннан алда шатланасыз?! - дип ачулана ул.

Аптыраган
Заһит хатыны белән нык кына ачуланышкан икән. Хатын-кыз иблис токымы шул, гел моның фикеренә аркылы килеп тик тора, ди. Һич түзәрлек түгел. Бу азак уйга калган. Озак дәшмәгәч, хатыны сорый икән:
- Нәрсә тавышың чыкмый, әйтер сүзең беттеме?
- Уйга калдым әле, - ди икән Заһит сабыр гына, - менә син тискәре тугансың инде, монысы аңлашыла, ә ничек итеп тискәре үләрсең икән, шуны һич күз алдына китерәлмим.

Яңарак кына
2011 елны Караиделгә Уфадан күз табиблары килә. Эштән качып китеп, Заһит та бара.
- Әллә синең күптән врачка күренгәнең юк идеме? - ди врач, аны карагач.
- Бар, - ди Заһит ваемсыз гына.
- Кайчан?
- 1966 елның май аенда, кырык биш ел элек кенә.

Башны диванага салсаң
Заһит мотоциклда бакчадан кайтып килә. Аны гаишник туктата. Иң яхшы оборона – һөҗүм, дигән сүзне исенә төшереп, Заһит шундук урам яңгыратып сөйләнә башлый.
- Их, туганкаем, махмыр мыни? Үзем дә шул зәхмәттән интегәм әле, тик бер кәпикә дә хәреч юк шул. Сиңа нәрсә генә бирим соң? - ди.
- Алайса, биш литр булса да бензин бир.
- Эх, туганкаем, нигә аны башта ук әйтмәдең?! Бензин эчеп баш төзәтеп булуын белсәм, әллә кайчан үзем эчеп бетергән булыр идем!
Милиционер моңа карап тора да, бу юләр бензин эчсә бәласе миңа була бит, дип моны куа башлый. Штраф түләүдән котылган Заһит, эчтән көлеп, тыштан китәсе килмәгән кыяфәттә генә, мотоциклына менеп кунаклый.

Койрыклы акча
Галия исемле ханым бухгалтериядән бик еш акча алып чыга. Моны күрүчеләр кызыксына инде:
- Нинди акча алдың тагын? - диләр.
Галия, тотылган бур сыман читкә карап, ыңгыраша-тотлыга гына җавап бирә.
- Нигә, теге вакытта койрыгы торып калган иде инде...
Мондый күренеш күп кабатлангач, Заһит та түзми, үз фикерен әйтеп сала:
- Нишләп мин акчаның койрыгын да күрмим, дисәм, барысы да Галиягә ияләшкән икән, - ди ул, көнләшкән кыяфәттә.
Балалаган
Шул ук Галлия гомер буе урамда йөри иде. Ләкин берүзе түгел, кулында мәңге ике сумкасы булды. Ул алардан беркайчан да аерылмады, гүя ябышып туган.
Бермәлне Заһит редакциягә килеп керә дә яңа хәбәр ярып сала:
- Галия балалаган!
- Ничек, кайчан, булмас! - дип хезмәткәрләр гаҗәпкә кала.
- Булмаса, чыгып карагыз, әле генә урамда күрдем, бүген сумкасы өчәү иде, - ди Заһит.

Оят хәл
Заһит Матбугат йортында.
- Хәлең ничек, эшләр барамы? - диләр аңа.
- Хәлләр бик хөрт әле, түзәр әмәл дә юк, - дип зарлана бу.
- Нәрсә булды соң улкадәр?
- Минем яшьтәшләр барысы да үлеп бетте, берүзем калдым. Хәзер шуңа урамга чыгарга да оялам, - ди икән уңайсызланып кына Заһит.

Бетереп әйтмәгән
Безнең танышка алтмыш тулган. Чәй эчәләр.
- Пенсиягә чыккач, күп кеше яңадан яши башлый, ә син нәрсә эшләргә уйлыйсың? - дип сораган булалар коллегалары.
- Эшләп кем баеган, рәхәтләнеп, эшләми генә яшәргә уйлыйм, - ди Заһит.
Икенче көнне эшкә килгәч, кичәге сүзен аның исенә төшерәләр.
- Кичә эшләп кем баеган, дип әйткән идем, сүземне әйтеп бетермәгәнмен, эшләмичә кем акча күргән, дип әйтергә килдем, ди дә, урынына утырып эшли башлый.

Ышаныч күрсәтү
Заһит Уфадагы бер язучы белән телефон аша сөйләнеп тора икән.
- Язучылар съездына киләсеңме? - дип сорый анардан әдәбият әһеле.
- Барып тормам, ахры. Миннән башка үзегез генә үткәрегез инде, мин сезгә ышанам, - ди Заһит, гади генә итеп.

Милләтсез калган
Заһитның кулъязмасы язучылар союзында алты ел ята, әдәби консультант Рәшит Сабитов шулай бик “уңган” иде. Ниһаять, комиссия көне билгеләнә, Сабитов: “Синең әсәрләрең мотлак үтәчәк, шундый шәп хикәяләрең бар бит,”- дип Заһитны алдан ышандырып куя.
Менә тикшерү башлана, барысы да мактый, китап бар, китап булган, дип нәтиҗәләр ясала. Һәм... Рәшит агай Заһитка папкасын кире биреп кайтара, янәсе, бер повестта әллә ничә кеше үлә, алай ярамый.
Заһитның алдашуны җене сөйми.“Бу татарлар гел тискәре инде, кайтам да паспортымны алыштырам, башкорт дип яздырам, башкорт секциясенә бирәм,”- дип кыза ул. Кайткач, паспортын ачып караса, анда милләт дигән графаның эзе дә юк икән.
- Милләтемне алыштырам дигән идем, милләтем юк икән бит! - дип аптырауда калган Заһит. Шуннан бирле үзенең кайсы милләттән булуын белми йөри, ди.

Автобус гер күтәрми
Заһитның яшь чагы. Район үзәгеннән унике чакрымдагы авылда мәктәп төзеп маташалар, егет шунда 32 килолы гер күтәреп барган. Янәсе, эштән соң шөгыльләнә.
- Нигә күтәреп килдең, җомга көн безне алырга автобус килә бит? - диләр иптәшләре.
- Шул герне автобуска салып йөримме? Бәлки, сез аны күтәрергә дә автобуска кушарсыз?! - ди Заһит гаҗәпләнеп.

Кичә кызыл, бүген ак
Бер көнне төзелешкә начальник килә. Заһитның кып-кызыл булуын күреп сорап куя:
- Нәрсә булды, нигә мондыйсың?
- Чирлим. Грипп ахры, - ди Заһит, күзен дә йоммыйча.
Начальник аңа кичекмәстән дәваханәгә барырга куша, гриппның бик куркыныч чир булуын аңлата башлый. Ярар, ярар, дип баш кага егет.
Икенче көнне төзүчеләр янә аракы эчә.
- Син кичә дә кып-кызыл идең, синең аркада безгә эләгә язды, - ди егетләрнең берсе.
- Кичә мин кызыл аракы эчтем, шуңа кызыл идем, бүген ак аракы, күрмисеңмени?! - ди Заһит.

Дөресе шул
Үрмәкчедән күрмәкче, дигәндәй, соңыннан Заһит та кесә телефоны алган булган. Ләкин, үзенә шылтыратсалар җавап бирми икән. Карчыгы моңа гаҗәпләнеп, нигә сөйләшмисең соң, дип әйтә, ди.
- Беләм инде. Бар кеше дә “бир” дип шылтырата, берсе дә “мә” дип әйткәне юк әле, - ди икән Заһит.

Тел бәласе
Заһит дүртенче класста укый икән. Укытучы апа “Герой социалистического труда” сүзен татарчага әйләндереп маташа, тик берничек тә килеп чыкмый. Моның интегүен күреп Заһитның түземлеге бетә: “Социалистик хезмәт герое,”- дип кычкырып җибәрә. Шуңа укытучының гарьлеге килә.
- Утыр? Акырма. Тәртибеңнән икеле, китер көндәлегеңне, - ди ул.
Малай, көндәлеген тискәре тотып, апасына суза.
- Нишләп миңа башлы-күтле сузасың, күрмисеңме әллә?! - ди укытучы, тагын да ныграк ачуланып.
- Өйдә әнигә дөрес күрсәтсәм, сезнең икелегез аңа бишле булып күренер иде. Бишлелек җавап бирдем бит инде, - ди Заһит.

Булмаса булмый икән
Заһит, ниһаять, Интернет куйдырган. Картаеп беткәч! Шунда тегеләй-болай кнопкаларга төрткәләп утыра икән. Көтмәгәндә “Раздевай учительницу!” дигән әкәмәт килеп чыга. Ләкин моның өчен сорауларга җавап бирергә кирәк икән. Заһит ашыга-ашыга кнопкаларга баса. Инде соңгы сорауга җавап бирдем дигәндә генә телефон номерын язарга кушалар. Абзый өй телефоны номерын язып карый, тик барып чыкмый, кесә телефоны кирәк. Э Заһитта ул юк. Шәрә хатын да карарга ярамагач, бу нинди демократия инде дип моның бик каты ачуы килә һәм ул хатынын акырта:
- Йөгер магазинга, тиз генә телефон алып кайт. Хәзер үк кирәк!

Премия алган ди
Заһит, пенсиягә чыккач, эш юктан эче пошып компьютер карап ята икән. Шунда Гаян Локманов исемендәге әдәби премия лауреатлары исемлеге килеп чыккан, ә анда Заһит үз исемен күрә. Ул күп уйлап тормый, хатынына кычкыра. Әй, син, кара әле, идән юганда диван астыннан акча тапмадыңмы?
- Юк, - ди хатыны. – Акча югаттың мыни, күпме иде?
- Күп инде күп, әнә бит, әдәби премия алды дип язганнар, димәк, акчасы да булырга тиеш, эзлә яхшырак диван астыннан!
You have read 1 text from Tatar literature.