Latin

Җимерек Гараж

Total number of words is 1143
Total number of unique words is 755
46.8 of words are in the 2000 most common words
58.6 of words are in the 5000 most common words
64.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(хикәя)
“Күрше хакы – тәңре хакы” дип ата-бабаларыбыз юкка гына әйтмәгән. Күрше белән дус тату яшәүләре бигрәк күңелле бит. Берәр кайда кунакка чакырсалар да: “Күршеләр җибәрсә, килербез” – дип вәгъдә итәбез. Шәһәрдә фатирыңны тимер йозакта бикләп чыгып китсәң дә, авыл җирендә болай гына озын юлга китеп булмый шул. Йорт, мал-туар хуҗаның кулларын бәйли. Менә шунда инде якын күршең ярдәмгә килә. Сыерыңны савып, каз-үрдәкләреңне карап, мал-туарыңны, йортыңны саклап тора. Көтелмәгән кайгы килеп ишегеңне шакыса да, еракта яшәгән бер туганын белми дә калырга мөмкин, ә күршең барсын да белә, күрә, ярдәмләшә.
Җәй көне Уфага барышлай, бер авыл аша үтәргә туры килде миңа. Шунда сәер бер күренешкә тап булдым. Күземә ике матур, биек өй арасында урнашкан бер ягы җимерек, бер ягы яхшы, төз булган гараж чагылды. Тәү карашка бу уртада урнашкан гаражның кайсы як күршенеке икәнлеген аерып та булмый. Гаражы да гади генә түгел бит! Кызыл кирпечтән, калай түбәле, тимер капкалы, үзе киң, зур. Тик бер ягын сүтә башлаганнар да, ниндидер сәбәбләр табып - эшләре тәмамланмаган, күрәсең.
Юл кырыендагы кибеткә туктагач, сатучы ападан бу җимерек гараж турында сораштым. Ул гаражның тарихын анекдот кебек сөйләп бирде.
- Соң ул гараж өчен Хафизовлар мировой судьяга барып җиттеләр бит. Базына су кергән, имеш. Шуннан инде күршесе Сафин, бар ачуыннан гаражын җимерергә тотынды. Тик эш вакытында, аягы сынып, сүтеп бетерә алмады. Ике ай больницада ятты, ярты ел йөри алмады. Ә гаражы һаман җимерек килеш тора, – дип тәтелдәде сатучы.
Хафизов Вильданга йорт урыны бабасыннан мирас булып калды. Шушы туфракка ул сөйгәне Нәрисәне алып килде. Бергәләп, үз көчләре белән яңа өй салып чыктылар. Малайлары туып яшь гаиләне тагы да сөендерде, берләштерде. Яшь чагыннан бирле колхозда трактарист булып эшләгән Вилдан, җәен дә, кышын да отпуск күрмәгәч, хаклы ялга чыккач – рәхәтләнеп, үзем өчен яшәрмен, дип хыялланды. “Такталар алып өемны тышлыйм, бакчамда күп итеп яшелчә-җимеш үстерәчәкмен һәм бал корты үрчетәм”, – дип уйлады ул. Тик… аның хыялларын Себер якларыннан кайткан Мостафа Сафин чәлпәрәмә китерде.
Сиксән яшьлек әтисе вафат булгач, Мостафа тормыш иптәше белән ерак, суык Себердән туып-үскән якларына, атасы йортына күчеп кайтты. Кайту белән, әтисенең иске, черек өен сүтеп, яңа коттедж төзи башлады. Бригада яллап, көне-төне эш гөрләтте ул.
Хаклы ялның беренче көннәрен татый гына башланга Вилданга, иртәннән кичкә кадәр дәвам иткән циркуль тавышы, “так” та “тук” килгән остачыларның эшләве, төзелештән чыккан тузан охшамады. “Җитмәсә, аз хакка яллаган кара халкың минем өй янына килеп тәмәке тарта, төкеренә”, – дип тиргәшеп йөреде ул.
Төзелеш тәмамланып, Мостафа өйенә күчкәч тә, ике күрше арасында мөнәсәбәтләр яхшырмады. Ә киресенчә, көннән көн юк кына сәбәбләр өчен, суына барды.
Бер көн Вилдан үрчеткән бал корты Мостафаның шәһәрдән кайткан оныгын чагып куйган. Әлбәттә, тиргәшкән дә, матур сүзләр әйтеп тиргәшмиләр.
- Син анда корт үрчетеп, баеп ятасың да ул. Ә менә без урамга, йортка да чыга алмыйбыз. Синең котрларың безне чага! Ходта бирми. Үзеңә охшаганнар! Минем оныгым шәһәрдән авылга саф һава сулар өчен кайткан, ә синең кортларың өчен урамга да чыгарга курка. Тагы берәр генә кортын безне чаксын – шундук ояңа керосин сибәм, ут төртәм, – дип куркытты күршесен Мостафа.
Икенче җәйне Мостафа үзенә иномарка алып кайтты! Машинаны “юарга” авылның бөтен ир-аты килде. Гаҗәпләнеп, машинаның бар тишекләрен чокырга, капутын ачып – каранырга тотындылар. Гаҗәп тә шул. Чөнки мондый чит ил машинасы алучы авылда юк әле. Авыл кешеләренең көчләре бары десяткага җитә. Телевизорда гына күргән машинаны карарга башка авылдан да ирләр кызыксынып килделәр, тик Вилдан гына күршесен тимер ат алуы белән котламады да.
Машина алып кайткач, Мостафа гараж төзергә тотынды. Ул аны йорт урынының иң читенә, “яраткан” күршесе ягына салырга булды. Кирпеч заводыннан иң шәп кирпечләрне үзе барып сайлады, бар “связьләрен” күзгатып булачак гараж урнына асфальт җәйдерде… Һәм бер ничә ай эчендә өр-яңа гараж әзер булды. Бары Вилдан күршесе генә гараждан канәгать калмады.
- Синең гаражыңны суы, яңгыр яуганда минем бакчага агып төшә. Бөтен бакчамны баткан ясап бетердең инде. Бер нәрсә дә үстерә алмыйм”, – дип күршесенә ябеште беркөнне Вилдан.
- Син юньсез бакчачы икәнсең, минем гаражымнан күрмә уңышсызлыгыңны! – дип аңа җаваплады Мостафа. – Син миңардан көнләшәсең генә. Үзең бары кешедән калган “Нива”лык кына эшләгәнсең. Кайда сиңа, минем кебек иномаркалы булырга. Көнләшүеңне яшер, ичмасам.
Беркөн Мостафа “беседка”сында чәй эчеп утырганда, мунчасыннан дөрләп төтен күтәрелгәнен күреп куркып китте. Аның беренче уе: “Вот хәшәрәт кеше. Минем мунчама ут төрткән кәһәр күрше”, - булды. Ул бар инструметларын саклаган гаражына кереп, кулына беренче эләккән балтаны алып, күршесенә таба юнәлде. Төтенне тәрзәдән күреп чыккан хатыны да, уклау эләктереп, иренә кушылды.
Җән-фарман килешеп, берсе – балта, икенчесе – уклау тотып күршеләренә килеп керде алар. “Исәнмесез” урнына, Мостафа бар ачуына күршесенә ябеште.
“Син оятсыз нәрсә. Минем мунчаны яндырдың. Көпә көндез!”
Күршесенең болай кыйлануына Вилдан башта аптырап калды. Соңрак үзе дә һөҗүм итә башлады: “Син аңгыра бәрән. Бакчада кош-кортка бәрәңге пешереп йөрим бит. Синең кебек кеше эшләтеп, беседкада чәй эчеп утырмыйм. Нишләп мин синең мунчаңа ут тортәем ди монда? Бик кирәк иде. Төртсәм мин синең гаражыңа төртәр идем. Синең гаражыңның бөтен яңгыр суы минем базга ага!”
Ул көнне күршеләр бик озак тиргәштеләр…
Бәлки шушы аңлашмау аркасында килеп чыккан тиргәшү, Вилданның соңгы түземлеге булды. Ул район судына барып күршесенә шикаять язды. “Ул гаражын ике йортның чигенә салды. Минем территоряга керүе генә җитмәгән, яңгыр суы гараж түбәсеннән минем бакчага агып төшә. Шул сәбәптән минем бакчам да бер ни дә үсми. Һәр яз саен базымны су баса. Аның гаражы булмаганда, бер дә су керми иде”.
Күршеләр суд юлын әз тапамадылар. Ул анда киткән акча, сәләмәтлек турында сөйләп торасы да юк. Һәм ниһаять, бер елдан соң суд карар кылды. “Гараж чыннан да дөрес урында салынмаган. Аны сүтәргә кирәк”.
Судның мондый карары Мостафага охшамады. Вилдан да бу карардан канәгать калмады. Гаражның яртысы сүтелеп, яңгыр суы аның ягына акмый башласа да, бакчасында яшелчә-җимеш уңыш бирмәде, ә хуҗаның күңеле тынычлык тапмады.
Элек тиргәшеп булса да “аралашкан” күршеләр, хәзер бөтенләй бер берсен күрмәмешкә салыштылар. “Исәнләшү” генә түгел, кырларында бөтенләй күрше юк кебек яшәделәр. Вилдан күршесенең кухня тәрзәсе алдына тиресен өйде, ә Мостафа бакча читенә пычрак су түгә торган чокыр ясады – ул күршесенең җиләк-җимешләренә агып китә иде.
Вилдан шаулап-гөрләп малаена туй уздырган вакытта да, Мостафа күршесенә булышу түгел, яшьләрне котламады да.
Еллар узды… Ике күрше бер-бер артлы китеп барды. Әллә язмыш шулай шаярган, әллә тагы берәр нәрсә, тик күршеләрнең каберләре дә янәшә генә тора. Бәлки алар теге дөньяда бер берсен аңлашып, дуслашкандыр?
Тик бу дөньяда калган балалары да уртак тел таба алмый. “Синең әтиең минем әтине судка бирде”, – дип Сафиннар кычкырынса, Хафизовлар: “Сезнең белән судлашып әтинең бөтен сәләмәтлеге бетте”, – дип җаваплыйлар.
Күршеләрнең күңелләре дә җимерек гараж кебек җимерек…
Бу тарих минем өчен гаҗәп тоелды. Чөнки үзем, алла шөкер, күршеләрдән уңдым. Ярдәмчел, уңган, киң күңелле, акыллы кешеләр алар. Туган көннәрдә, туй табыннарында күршеләр гел түрдә утыралар. Алар шатлыклы вакытта гына түгел, кайгы-хәсрәт килгәндә дә яныбызда.
“Элек авылларда кибетләр “бай” түгел иде. Кирәк-ярак өчен ун чакрым ераклыкта урнашкан район үзәгенә дә еш кына барып булмый. Берәр йомыш чыкса – күршеләргә йөгерә идек, - дип сөйли иде зурәнием. – Яңгыр яуганнан соң, юл ләпек, баткакланып ята иде. Күршегә берәр нәрсә сорап яисә ул берәр хәбәр ишетеп, керә-керә ике йорт арасында сукмак салына иде”. Гомумән, күршеләрне кавыштырган сукмаклар өзелмәсен, аларны кычыткан басмасын иде.
Башкортстан, Уфа шәһәре.
You have read 1 text from Tatar literature.