Latin

Җилкәнсезләр

Total number of words is 2877
Total number of unique words is 1545
33.7 of words are in the 2000 most common words
45.3 of words are in the 5000 most common words
51.1 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(Әсәрдән өзекләр.)
УЙНАУЧЫЛАР:
Батырхан — зыялы.
Нуретдин — Бай сәүдәгәр.
Давыт — студент, Нуретдиннең улы.
Дилбәр — гимназия бетергән, Нуретдиннең, кызы.
Рөкыя — Нуретдиннең зәгыйфь кызы,
Фаттах — вак кул бай, спекулянт,
Сеыгать — зыялы яшьләрдән, социалист.
Нияз — офицер, мөселман комитеты секретаре,
Мисбах хаҗи — зур сәүдәгәр, бай.
Сәхипгәрәй — Хәрби шура вәкиле, офицер.
Фәтхи — эшче.
Рауза — хезмәткәр.
Вакыйга 1910 елла башлана. 1923 — 1924 елларда
БЕРЕНЧЕ КАРТИНА.
Бяй кунак бүлиәсе.
Давыт. Бу ничек болай, Сөнгать иптәш, сез бездә?!.
Сөнгать. Менә кайтканыгызны ишеттем дә килергә булдым. Давыт. Иә, ниләр бар монда, сездә, шәһәрдә? Мнн бит әле кичә генә кайттым.
Сөнгать. Ул-бу юк. Искечәрәк.
Давыт. Үзгәргәнсез, ябыккансыз дип әйтмиме?
Свнгать. Гаҗәп түгел! Быел дачага чыкмадым, бүлмәдән кудылар, бурычка ашарга да бирмиләр, хи-хи-хи!
Давыт. Щутник сез, да... Аттестат зрелостныгыз ни хәлдә?
Сөнгать. Быел имтиханга да кертмәделәр.
Давыт. Сәбәп?
Сөнгать, Неблагонадежный.
Давыт, Шул политикага - катнашып үзегезне генә харап итәсез. Политика белән чуала торган заманмыни хәзер. Бигрәк тә безгә, татар яшьләренә. Бишенче елны шаярдык, балаландык, шул җитмимени?!
Сөнгать. Мин сезгә, Давыт әфәнде, йомыш белән килгән идем. Сезнен. конторага счетовод кирәк, дип ишеткән идем.
Нуретдин белән Батырхак керә.
Давыт. Исәнмесез, Батырлап әфәнде!
Батырхан. Әй. Давыт әфәнде, исәнмесез, туган! Ә Сәнгать әфәнде, исәнмесез!
Сөнгать (күрешә-күрешэ). Сөнгать Сэйфетдинов!
Нуретдин (сискәнеп китеп). Син әллә теге жомгаыы бэскерәсиниягэ алмаштыручы ходайсыз Сәйфетднновмы?
Сөнгать. Хезмәтчеләргә атнага бер көн ял көне бирелүен яклыйм.
Нуретдин. Шул икәнсен тяй нихәтле тәртәгә дошман булса да, ат булгач тәртә эченә үзе керә башлый ул, энем. Нинди йомыш?
Давыт. Сөнгать әфәнде урынсыз икән, счетоводлыкка сездә урын юкмы, ди.
Нуретдин. Былгахтирия рәтләрен беләсенме сон,?,. Телгә үткен булсагыз да, эшкә чамалы буласыз шул.
Сөнгатьне чәй эчәргә днган пылтау белән бүлмәләп чыгнрып торалар. Үзләре ничек ител бу социалист егетне байлар мәнфәгатенә эшләтергә икэп дип киңәшәләр.
Сөнгать керә и Нуретдин. Кем, Сөнгать әфәнде, үзара кинөшеп. сезне хезмәткә алырга булдык. Башка кешегә егерме сум биргәндә, Давытның дусы булгач, кирәк чагында безнен. сүзне дә тыңлар әле, дип. сиңа айга кырык биш сум куярга булдык. Менә озакламый Думагн сайлаулар булыр. Җәмәгать алдына чыгарга туры килер. Бәлки, депутат булып Питергө дә китәрсең. Сөнгать. Анысы булмас. Мондый карагруһ Думага бармас идем.
Нуретдин. Синең яшьлар арасында сүзең үтә, диләр... Әйдәгез берләшеп, шул тыңкыш танауларга үч итеп. Батыркай әфәндене сайлыйк.
Сөнгать. Бик яхшы, сайлагыз.
Батырхан. Эш менә нәрсәдә, дәүләт Думасына булачак сайлауларда агай-эненең кайберләре минем кандидатураны куймакчы булалар. Платформага' килгәндә, мнн сезгә якынрак торам.
Сөнгать. Зарарлылык ягыннанмы?
Батырхан. Мин сезне аңлый алмыйм. Сез, бер яктан изелгән халыкны азатлыкка чыгарабыз, дисез, икенче яктан — үзегезне пролетариат киртәсе дигән киртә белән киртәлисез. Бөтендөнья пролетариаты дигән хыялны ташларга вакыт. Сөнгать, Шул бөтендөнья пролетариаты эченә татар пролетариаты кермимени?
Давыт, Керер өчен иң элек пролетариаты булырга кирәк, кая ул?
Сөнгать. Ье, пролетариаты булмагач, бәлки, буржуазиясе дә юктыр?
Батырхан. Дөрес, бездә чын пролетариат булмаган кебек, чын капиталистлар да юк. Пролетариат мәсьәләсе татар дөньясына читтән адашып кына кергән бер мәсьәлә булып кала. Алмашыну көннәрендә фанатизм колы булу ярамый, һәрбер дәвернең үзенең гадәтләре, кануннары була. Сөнгать. Без гадәтләргә койрык буласыбыз килми.
Нуретдин. Сөнгать әфәнде, күзгә-күэ карап сөйләшик, Батырхан әфәндене депутат итеп сайлыйбызмы, юкмы?
Сөнгать. Сез сайлагыз, без юк.
Нуретдин. Нәрсә? Болай булгач, тел талдырып сөйләп торасы да юк. Щалунияңне егерме сумнан арттыра алмабыз,..
Сөнгать. Хушыгыз! (Чыгып китә. )
Батырхан, Дилбәр
Дилбәр. Батырхан әфәнде, сез бая йөрәгегез белән акылыгызның берләшүе турында нәрсәдер әйтмәкче идегеа...
Рәкыя кере. Бүлмә җыеп маташа.
Батыркай. Ә, әйе.,, акылым белән йөрәгем берләшеп, фәкать... (Рөкыяне күреп.) Ә... исәнмесез, Рөкыя туташ
Рөкыя. Аллага шөкер.
Дилбәр. Апа, җаным, Гөлнар өйдә микән? Бар, белеп кенә кил әле.
Рөкыя. Үзен барырга аякларыңның рииатнзлары кузгалдымы әллә?
Дилбәр. Апа җаным, кеше алдында тәрбиялерәк булырга
кирәк,
Рөкыя. Кемнән үрнәк алып тәрбияле булыйм икән?
Дилбәр. Батырхан әфәнде, гафу итегез, мин хәзер килермен. Апа, бер генә минутка чыгыйк әле, синдә йомышым бар иде. Апа, әйдә чыгыйк дим!
Рөкыя. Чыгасың килсә, чык.., Комганның суы бар, хн-хн-хн!..
Дилбәр. Апа.
Рөкыя. Ау-у-у!
Дилбәр. Бу издевательство, бу позор... (Чыгып китә.)
Рөкыя. Ә-тә-тә-тә-тә Хи-хи-хи!..
Батыркай, Рөкыя.
Рөкыя, һәрвакыт шулай ул, чыгымчы бия төсле хөэср тәртә сындырырга керешә. Хи-хи-хи... Өйләнгәч, мыекларыгызны йолкып бетерер. Нигә эндәшмисез, әллә телегезне ломбардка салдыгызмы?
Батырхан, Гафу итегез, туташ, сүзләрегезне тешенә алмыйм.
Рөкыя. Ярый, ярый... Дилбәргә өйләнергә уегыз бармы, дим?
Батырхан. Булса соң?
Рөкыя. Ә миңа? Минем байлыгым Дилбәрнекеннән бер дә ким түгел бит.
Батырхан. Сеа нәрсә сөйлисез?
Рөкыя. Сез бит әле кыш көне генв миңа өйләнмәкче булган идегеэ.
Батырхан. Кем әйтә аны?
Рекыя. Мин әйтәм. (Хатлар чыгарып.) Менә сезнең кул белән язылган шушы хатлар әйтәләр. Гыйшык хатлары, яи-хи-хи!..
Батырхан. Кая?! (Хитларга ташлана.)
Рвкыя, Ай, юк, сабыр итегез. Мин аларны үлгәнче үземдә саклаячакмын. Сездән башка миңа берәү дә гыйшык хатлары язмады, дисәм, хәер сукыр Галләм суфи хат язган иде тагын...
Батырхан. Сез нәрсә әйтергә телисез?
Рөкыя. Сез жулик булсагыз, бездә сездән дә остарак жуликлар бар.
Батырхан. Нинди үчегез бар миндә, нигә сез мине хурлыйсыз?
Рөкыя. Сезне хурларга уйлаганым да юк.
Батырхан. Бирегез хатларымны, бирегез хатларымны! (Рөкыяга ташланып, буа башлый.)
Рөкыя. Каравыл, каравыл, үтерәләр!..
Өйдәгелөр йвгерешеп керәләр,
Нуретдин. Ни бар, бу нинди тавыш?.. Батырхан әфәнде, сез нишлисез?
Рокыя. Аның миңа нәрсә әйткәнен белсәгез, чәчләрегез үрә торыр, хи-хи-хи...
Нуретдин. Син моңда нәрсә буталып йөрисең, марш «оннан?..
Батырхан. Нуретдин әфәнде, Дилбәр тутащ, гафу итегез. Мин артык монда кала алмыйм.,. (Ашыгып чыгып китз.)
ИКЕНЧЕ КАРТИНА.
Бик бай йорт эче. Кунак бүлмәсе, Нуретдин, Дапыт.
Нуретдин. Җыенысы күпме, дисең?..
Давыт. Дүрт йөз утыз мең.
Нуретдин (счетка сала.) Безнең елешкә күпмесе гөшә?
Давыт, Йөз дә кырык өч мең өч йөз сум.
Нуретдин. Әгәр сугыш туктап китсә, ул фабрикны кая куярбыз?
Давыт. Сугыш яңа кыза гына әле, әткәй. Уһ-уһу. Бу сугыш туктаганчы, сумабыз өч элеш булып кайтачак.
Нуретдин. Сугыш туктяла калса, харап бит.
Давыт. Сугыш, Алла боерса, тиз тукталмый әле.
Нуретдин. Әллә, мин әйтәм, теге урман лодрәтен генә алыйкмы? Җан тыныч булыр. Оборонда калырлык булгач, сиңа барыбер түгелмени?
Давыт. Юк шул, әткәй, барыбер түгел. Бу фабрик эшендә, Алла биреп, сугыш яңадан ике-еч елга тартылса, ике-еч йөз мең саф файдасы күренеп тора. Мондый чаклар йөз елларга бер генә килә. Нуретдин- Амин! Аллаһы тәгалә хәзрәтләре патшаның күңеленә ачу салсын инде!..
Батырхан керә, офицер киемендә.
Бетырхан, Хәерле көн, әфәнделәр!
Нуретдин. Сөбханалла!.. Батырхан әфәнде!.. Күктәнме сез, җирдәнме сез!..
Давыт. Урамда очратсам, танымас идем мин сезне!..
Батырхан. Нигә?
Давыт. Сеа гаскәри түгел идегез бит.
Бвтырхан, Европаны чолгаган пожар вакытында һзрбер ватанын сөюче граждан гаскәри булырга тиеш. Сугыш аэкдаһасы Герман бетәргә тиеш,
Нуретдин. Терекләрдә Герман яклы бит. Герман жинелсә, төрекләр дә бегәр бит.
Батырхан. Тынычлыкны саклау юлында Төркияне генә түгел, ярты дөньяны корбан итәргә мөмкин. Ләкин, асылда, Торкия бетмәс, Төркиянең Европада адашып калган еч-дүрт шәһәре китә икән, ул бик кечкена мәсьәлә.
Давыт, Сеа элек болай сөйләми илегез.
Батырхян. Үткәнне искә төшерүченең, күар чыксын, диләрме әле... Бу бөек сугыш бөтен сугышларның, соңгысы булачак. Вак-төяк хөкүмәтләр бетә икән, бетсен! Утыэ-кырыИ миллион кеше үлә икән, үлсен! Ләкин бу сугыштан сон, рәхәт тормыш туачак. Без шунын. өчен тырышабыз... Нуретдин, Алай.., Батырхвя әфәнде, бу сугыш тагын озакка сузылыр микән?
Батырхан. Германиянең көле күккә очкан көнне лек солых кугазекә имза ителер.
Давыт. Батырхан әфәнде, көтелмәгәндә, каян болай килеп чыктыгыз?
Батырхан, Тэркстаннан. Монда үтешли генә кердем.
Давыт. Кая үтәсез?
Батырхан, Фронтка. Лашманнар алып барам.
Давыт. Хәзерге сугыш эшенә яраклылармы соң?
Батырхан. Урман кисәрләр, юллар ясарлар. Эшкә ярасалар, корпус төзергә дә уйлыйбыз әле,
Давыт. Өйрәнмәгән һавага, күнекмәгән эшкә чыдый алырлармы икән, кырылып бетмәсләрме?
Батырхал. Кырылсыннар, бетсеннәр, никадәр күп үлсәләр, шулкадәр ватан һәм Европа каршында төрек-татар милләтенең абруе күтәрелүгә сәбәп булыр. Нигә аңа эчең поша, Давыт әфәнде?
Давыт, Юк, болан әйтәм, фабрикгагы кара эшкә ничегрәк булырлар икән, дим. Барыбер ватанга хезмәт бит, Дилбәр керә. Дилбәр. Ах, пардонТ Батырлан- Исәнмесез, Дилбәр туташ!
Дилбәр (катып карап тора)- Батырхан әфәнде, бу сез? Батырхан. Шулай. Дилбәр туташ! Дилбәр, Гаскәри форма сезгә нинди килещә... Батырхан. Рәхмәт.
Дилбәр- Әллә сугышта булдыгызмы? Батырхан. Юк, барабыз гына. Дилбәр. Сугышка?!
Батырхан. Әйе, эшелоным вокзалда көтеп тора, Дилбәр, Сез пехоттамы, кавалериядәме?
Батырхан. Берсендә да түгел! Лашман палыгының мең башы.
Дилбәр. Лашман? Кем, нәрсә ул?
Батырхан. Ярый, хушыгыз, фатихада торыгыз, лашманнарым минем көтә торганнардыр. {Дилбәрнең кулын тотып.} Дилбәр туташ, үлсәм, Коръән укыгыз, исән булсам онытмагыз! Кайда гына булсам да, окопларда, туплар төтене арасында сезне уйлаучы, сезне сагынучы бер җан барлыгын исегездә тотыгыз! Хушыгыз, әфәнделәр? (Чыга,)
Нуретдин. Хәерле юл!
Дилбәр (һушыннан язган сымак). Ах?., Китте!..
ӨЧЕНЧЕ КАРТИНА.
Вакыйга Моселман комитеты канцеляриесендә бара. Безгә таныш байлар, бирегә җыелып, совет хакимияте урнашуга ничек каршы тору турында уйлашалар. Батырлан аларны куркыта-куркыта Хәрби шураның матди ягын яхшырту вчен, күбрәк акча бирүләрен таләп итә, Мисбах, гадәттәгечә, акча бирергә теләми. Давыт большевикларның кибетләрне печатьләп килүләрен хәбәр итә. Бу хәбәр байларны нык куркуга сала. Сәхнәгә кораллы эшчеләр беләч Сөнгать килеп кере, мондагыларга коралларын ташларга, бирелергә тәкъдим итә.
ДҮРТЕНЧЕ КАРТИНА
Буй зал. Төнлә.
Давыт, Нуретдин, Мисбах, Дилбәр, хәзрәт, Сәхипгәрәй, Фәттах һәм башка байлар.
Сәхипгәрәй- Әфәнделәр, әгәр дә Хәрби шура председателен 24 сәгать эчендә азат итмиләр икан, без коралга ябышырга мәҗбүр булачакбыз.
Барысы, Корал күтәрергә кирәк...
Давыт. Корал күтәрерлек көч җитәрлекме?
Сәхипгәрәй. Җитәрлек. Тимер дружина большевикларга каршы сугышка чыгарга әзер тора. Тик бер айлык жа-лунияләрен алдан бирелүен сорыйлар.
Мисбах. Кара син аларны, акыллы башлар икән. Иң элек сугышсыннар, сәвитне җиңсеннәр, аннары алырлар- Давыт. Сугышка чыгарлык булсалар, сораганнарын бирергә кирәк.
Мисбах. Монарчы биргәнняәребезне Алла кабул итсен,
Сәхипгәрәй. Тимер дружинаның теләкләрен ирештердем, калганы ихтыярыгызда, байлар.
Мисбах. Корал ягы ничек?
Сәхипгәрәй, 800 штык, 12 мең патрон, өч пулемет, 35 ат, 28 ияр, 19 сөңге, 96 кылычыбыз бар.
Давыт, Әфәнделәр, бу кораллар белән генә сугыш башлау бәладән башка нәрсә тудырмас. Минем фикеремчә, үзара яңадан акча җыеп, коралны ныгытырга кирәк. Мисбах. Тагын акча?! Акча белән ныгытырга дип уйласагыз, мине бөтенләй юк дил белегез.
Сәхипгәрәй. Байларның ярдәменнән башка ныгытып булмый.
Мисбах. Милләтегез кая сон,?.. Бер елдан бирле милләт, дин ныгыттырдыгыз. Инде хәзер корал ныгытырга уйлыйсызмыни!.. Хәзрәт. Җиһад эшендә коралның нык, яхшы һәм көчле булуы, әлбәттә, кирәк. Ләкин сугышта иң кирәкле нәрсә хәмият, гайрәт һәм иман... Нуретдин. Хәзрәт, эш вакытында әкият сөйләмик.
Давыт. Мөселман полыгының ни хәле бар?
Сәхипгәрәй. Аны оештыру бетен нилещ Батырхзн әфәкдегә тапшырылды.
Давыт, Минемчә, безнең ин. көчле терәгебез әнә шул мөсел-мнн полыгы булырга тиеш,
Нуретдин, Батырхан әфәнде кулында булса, барып чыгар, Алла боерса. Йә, хуш, хуш, тагы?
Дилбәр, Картлардан узып булса да, миңа да сүз бирегез әле.
Сәхипгәрәй. Рәхим итегез.
Дилбәр. Әфәнделәр. Мөслимэләр җәмгыяте мәҗрухларны4 карау эшен үз өстенә ала. Без мөслнмәләр җәмгыятенең бетен әгъзаларын шәфкать туташлыгына мобилизовать иттек. Әгәр дә кирәк булса, хатын-кызлардан дружина тозергэ суз бирәбез. Мисбах- ә?! Ха-ха-ха! Соң бит безнең ирләрдән төзелгән тимер дружинабыз бар, хатыннардан агач дружина тө-земәкче буласызмыни?.. Энҗе калфаклы дружина, ха-ха ха..
Дилбәр. Хәер, хаҗи баба, сез әле һаман да хатын-кыз ларга курчак итен карамакчы буласыз икән. Ләкин ялгыша сыз. Жанна де Арк, Орлеанская дәваларны исегезгә төшере гез
Мисбах. Калфаклы дружиналарыгыз үзегезгә булсын, бәлагездән башаяк.
Батырхан керә.
Батырхан (честъ биреп). Әфәнделәр, полк әзер, фәрма ныгызны көтә!
Барысы. Ура, ура.!!
Нуретдин. Яшәсен мөселман полыгы, яшәсен Батырхан!
Батырхан, Яшәсен Чынгыз әулады !
Барысы. Ура, ура!..
Батырхан, Әфәнделәр!., Мөселман полыгын большевик ларга каршы сугышка чыгарыр ечен өч нәрсә кирәк! Барысы. Ун булсын, йөз булсын.
Батырхвн. Полк теләгән өч нәрсәнең беренчесе — акча!
Ба р ысы. Алай!,.
Батырхан. Икенчеле...
Нуретдин, Хуш?
Батырхан. Акча!
Мисбах. Ишеттек!
Батырхан, Өченчесе һәм ахыргысы—акча!
Мисбах- Безнең өчен файдалы сүз әйтәме дисәм, һаман шул иске куыкны шартлатуың икән, энеш,
Батырхан, Иэ, әфәнделәр, мин җавап көтәм, акча бу ламы?
Мисбах. Акча булса, мин милли мөселман полыгы тү гел, кяферләр полыгы да төзи алам,
Батырхан. Булмый икзн, бүген үк теклә полк солдат лары явылларьша таралачак. Акчагыз бармы?
Мисбах. Юк!
Батырхан. Юк булгач, сау булыгыз!,.
Нуретдин. Тукта әле, Батырхан, тукта! Күпме кирәк соң?
Батырхан. Жалуниягә сиксән мең, коралларга ике мил лион,
Барысы. Алай-й-й!,,
Давыт. Әфәнделәр, ни дисез?
Фәттах. Кадәри хәл җыеп бирергә кирәк булыр.
Мисбах, Миннән сукыр бер тиен дә юк.
Нуретдин, Син, кем, хаҗи, бернәрсә булса, хәзер пу-зырьгя керә башлыйсың, алай ярамый, сик бирмә, мин бир мим, кем бирер? Мисбах, Милләт бирсен,
Нуретдин. Син, мин — милләт бит инде.
Мисбах. Алаймы, акча сораганда милләт, магазиннарны печәт ләгәндә имгәк!
Батырхан, Менә шул печатләнгән магазиннарыгызны ачтырыр ечен, йортларыгызны кайтарыр ечен акча кирек, Нуретдин. Бик зур акча бит, җыеп булырмы икән?
Батырхан, Җыелган дәүләтегез тар-мар булсын дисәгез, акча бирмәгез! Динегез мәсхәрә ителсен дисәгез, акча бир мәгез! Хатыннарыгыз, кызларыгыз хурлансын дисәгез, акча бирмәгез! Мисбах. Җыелган дәүләтем китте- Хур ителерлек кызым юк. Карчыгымны алалар икән, үпкәм юк, алсыннар. Дилбәр, Мондый сүзләр сөйләү оят. Без, шәрык хатын-кызлары, актык тамчы каныбыагача көрәшеп корбан булыр га хәзербез!,. Менә сезгә энҗеле калфагым (өстәлгә ташлый). Без бичара хатын-кызлардан тагын сезгә ни кирәк? Үлегез дисәгез, үләргә дә без хәзер! Бирегез корал!- (һушыннан ялган була.) Дилбәрне алың чыгып китәләр-
Батырхан. Күрдегезме бу каһарман туташны, шуны кү реп тә күңелләрегез йомшармадымы?.. Мисбах. Калфак бәреп кенә гайрәт күрсәтү сиңа кирәк булса, менә сезгә кәләпүшем, алыгыз, ал! Зинһар, акча гы на Батырхан. Менә иртәгә үк сәләмә кызыл гвардеецлар йортларыгызга кереп, берәм-берәм барыгызны суеп чыгачак лар. Кәфен саручыгыз булмас, кабер казучыгыз булмас, җеназа укучыгыз булмас... Мисбах. Өркетмә, егет- өркетмә!.. Ярый, мең сум язы гыз
Нуретдин. Миннән илле мең.
Хәзрәт, Бездән дә илле сум языгыз.
Мисбах. Киткән-киткән, ике мең булсын.
Нуретдин. Миннән алтмыш мең.
Батырхан. Хатыннарыгызны, кызларыгызны плен алып, казармалар, күперләр юдырып, кызыл гвардеецларга никахсыз кияүгә бирерләр... Нуретдин. Миннән йөэ мең!
Мисбах. Языгыз ун мең!
Мисбах. Языгыз егерме биш мен! Ләкин актыгы булсын
Нияз керә.
Нияз. Җәмәгать! Финляндский полк килде, вокзалда совет агитаторлары аларны котырталар. Үз ягыбызга аударырга кирәк.
Давыт. Әфәнделәр, ул полкны үз ягыбызга аударырга кирәк.
Еракта За власть советов, коенә җыр ишетелә. Бик каты кычкырып Дилбәр керә.
Дилбәр. Киләләр, киләләр, матрослар киләләр! Кече башлыйлар. Пулемет тавышы кечэя.
Бишенче, алтынчы, җиденче картиналарда байларның, кыаыл-лардян куркып, Урал, Себер шәһәрләренең берсеннән икенчесенә кү чеп йөрүләре сурәтләнә. Әле һаман, аклар жиңәр дә шәһәрләребезгә кайтьш, Сайлыкларыбызга куҗи булырбыз дип хыялланалар илар. Ләкин хәл ялар файдасына үзгәрми. Моны күреп, алар бер-берсен мәсхәрә итешеп, үзара талашып бетәләр.
Батырхан, үленен үткәннәрен яшереп, совет оешмасына эшкә урнаша. Ләкин Сөнгатьләр аны бу урыннан читләштерә лар. Дилбәр бер нэпманга кияүгә чыга.
СИГЕЗЕНЧЕ КАРТИНА.
Ярлы подвалда фатир, Нуретдин Һам Рөкыя,
Нуретдин- Кызым, чөй эчеп аласы иде булмаса. Рөкыя, Күмер юк. күмер юк!., (Чыгып китә.)
Яшеренеп кенә Давыт
Нуретдин (сискәнеп). Йә!.. Син икәнсең, улым. Котны алдың.
Давыт. Әти, ул-бу юкмы?
Нуретдин. Хәзергә тыныч эле. Үзеңдә ниләр бар, улым?
Давыт, Батырхан әфәнде килмәдеме?
Нуретдин. Юк... Әй, замана! Первый гильди купецтан тишек киез итекләр яматалар.
Давыт, Коммерческий институт бетергән улыңа киез итекләр ямарга да мөмкинлек бирмиләр,
Нуретдин. Бу да булдымы хөррият!
Давыт. Куеныгызда елан үскәнне сизмичә, күгәрченнәр ашатуның җәзасы- Шулай кирәк. Ничек әле, әти, ике кучкарның башы бер казанга сыймый, диләрме?
Нуретдин. Кучкар, кучкар... хәерче, кустарь, дисәң бер кел.
Давыт. Ләкин мин чәнчелеп үлсәм дә, властьны хезмәт кулына бирү ягында түгел.
Рөкыя, һаман сүз!„ Сөйләгән сүзлөрегезнең меңнән бер өлеше генә эшкә ашкан булса да, хәзер инде җир йөзендә бер большевик та калмаган булыр иде. Нуретдин. Уз почмагыбызда сөйләшергә дә ярамый башладымы әллә инде?
Рөкыя. Сүгенеп тә ал булмаса.
Нуретдин, Сүгенермен дә шул. Син үк бит, чәй, дигәч, күмер юк, дисен.
Рөкыя. Юк, шул- Күмер дә юк, шикәр дә юн,,.
Нуретдин- Тукта, дим мин сиңа!
Рөкыя. Әто-тә-тә! Большевик ачуын миннән ала.
Нуретдин, Тукта, дим!
Рөкыя. Күмер юк!
Нуретдин. Һе, бөкре... шайтан анасы!..
Рөкыя. Бай кызына бар. Какаолар хәзерлэп кетеп тора, ди.
Нуретдин- Канымны бозма, кәкре!
Рөкыя. Җикеренмә миңа, карт дурак!
Нуретдин. Туктыйсыңмы, юкмы!.. {Калып белән кизәнә.)
Давыт- Шаулашмагыз!-. Сезнең тавышыгызны сагынып килмәдем әле! (Чыга.)
Мисбах керә.
М ис бак {сәләм, киенгән). Әссәламегаләйкем! Нуретдин. Вәгаләйкемәссәлам, әйдә, хаҗи! Мисбах. Кем, Нуретдин, болар сиңа бвтмыймы? {Иске читек балтырлары күрсәтә.)
Нуретдин. Кая, эһем... Монысын көя эштән чыгаргай икән.
Күпме сорыйсын.?
Мисбах- Икесенә сиксән тиен бирерсең.
Н уретдин. Кырык тиенгә риза булсак, калдыр,
Мисхаб. Кем, Нуретдин, суммасы илле тиеннән.
Нуретдин. Икесеннән тартып-сузып бер киемгә аслык чыкса чыгар. Ярый, илле тиенгә калдыр.
Мисбах. Биш-уч тиен дә файдасы булмагач, булмый бит инде. Кысма син мине.
Нуретдин. Илле биш тиеннән артык бер тиен дә бире алмыйм, хаҗи.
Мисбах- Ярый, игелеген күр... Болары батмыймы?
Нуретдин- Юк, Акчасына иртәгә керерсең.
Мисбах. Бүген булмыймыни?
Нуретдин. Бүген булмый, юк. Ни эшләр бетереп торасың,хаҗи?
Мисбах. Ипие булса, бврәңгесе юк, чәе булса, шнкаре булмый. Без бай чагында. Ходаның, хикмәте, бөтен дөнья тук иде-Дөньясы чәкмәрә килде. Батырхан керә.
Батырхан. Исәнмесез, әфәнделәр!
Нуретдин. Әйди, Батырхан әфәнде, рәхим ит
Батырхян (Мисбахка). Исәнмесез!
Мисбах. Хәлләр хәстә булгач, коры исәнлектә генә хикмәт аз икән, егет. Беэне генә эштән чыгардыгыз. Барыбер үзегезгә дә булмады. Безне генә харап иттегез. Таладыгыз, таладыгыз, барыбер байый алмадыгыз.
Батырхан- Мин үзем дә шул турыда төннәр буе уйлап чыгам.
Мисбах. Туйдан соң думбыра дигәндәй, беткәннән сон уйлавыңда ни файда! Хәер, сиңа нәрсә, элек тә хәерче идең, хәзер дә шул ук. һе, дөньяны тигезләргә уйлаганнар,
Нуретдин. Бәйләнмә ана. ул влардан түгел.
Мисбах. Җыенысы бер себерке белән себерелгән чүп. Ярый, хуш, Нуретдин- Сөйләшә башласам, йөрәгем бозыла Иртәгә керермен. (Чыгып китә.) Даныт кере.
Давыт. Исәнмесез Батырхан әфәнде!
Нуретдин. Батырхан әфәнде, инде ни эшләргә?.. Ни эшлибез! Шулай ук бөтен бөлгенлекләрнең чигенә җиттек мени!.. Давыт. Юк, минемчә романның беренче бүлеге генә бетте әле. Ә инде романның икенче бүлеге беренче бүлегеннән дә кызыграк булыр тәсле. Шул турыда фикерегезне ачык белер өчен мин сезне чакырган идем,
Рөкыя чыгып китә,
Батырхан- Шулай, әфәнделәр. Алда торган мәсьәләләргә тирәнтенрәк карый башларга вакыт җитте бугай инде. Безгә бөтен төрек-татар дөньясын, хәтта бөтен мөселман дөньясын...
Давыт. Марксизм-ленинизм чиреннән саклап калырга кирәк, дисезме?
Батырлан. Әйе, әйе, бу безнең мөкатдәс бурычыбыз. Бу зур эшне, әлбәттә, үзебез генә башкарып чыга алмабыз.
Давыт- Руслардан һәм чит илләрдән ярдәмчеләр кирәк, дисезме?
Батырхан. Әйе, без алар белән бер саф булып большевизмга каршы көрәшергә тиешбез. Әгәр дә без бу көрәшкә хәзерлекне Нәзердән башламасак, төрск-тнтар тарихы алдында зур җинаять эшләгән булырбыз.
Давыт. Әһә, аңлыйм, аңлыйм.
Нуретдин. Нигез ныкмы соң?
Батырхан. Нигез бар. Тамырлары бөтен төрек-татар җөмһүриятләренә җибәрелгән.
Давыт. Чит илләр белән дә багланыш бар. Кыскасы, Батырхан әфәнде, менә шул әшләр белән иртәгә мин,,,
Нуретдин, Чү!..
Рөкыл Йөгереп керә..
Рөкыя, Ишектә кешеләр бар!.. Батырхан. ГПУ!,, Нуретдин- Кертмә, ярамый!,,
Давыт (идән тактасын ачып). Әйдәгез, Батырхан әфанде. Бу юл безне коткарыр!..
Идән астына тешеләр, Рөкыя. Керделәр!..
Кереп килә торган аяк тавышлары ишетелә.
Пәрдә.
You have read 1 text from Tatar literature.