Latin

Ирхан Учитель

Total number of words is 583
Total number of unique words is 429
52.1 of words are in the 2000 most common words
64.5 of words are in the 5000 most common words
71.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Узды инде ул көннәр. Ул көннәрдә аның язмышына катгый сөаль бирелгән иде:
— Синең иркеңә бирелгән вөҗүдне хәят белән бәхетле итәргәме, юкмы?
Килбәтсез язмыш аңар каршы борынын күтәреп:
— Юк,— диде.
Ул көннәр артта калдылар инде. Ул вакытта җәй иде. Агачлар-үләннәр, гөлләр-чәчәкләр шат иде. Белмим, нәрсәдән елмаялар; кайчан матур кояшның якты ак нурында коенып көләләр, гүләшәләр иде.
Дөнья һаман иске дөнья. Кояш: та үзенең иске вәкаре белән ерак офыктан акрын гына баш күрсәтте. Сыек кына караңгылыкка буялган киң офык яктырып китте. Кояш баешыннан кечкенә куаклыктагы агачлар бу нур бәйләменә каршы карап көлделәр. Бөдрә генә каен агачлары үзләренең түгәрәк яфраклары өстендә көн чыгышка нурлы тәңкәләр күрсәттеләр. Яланда гөрләп үсеп килгән үләннәр саф чыкта матур алкалар киделәр. Ерак та түгел сузылып аккан, буй-буй булып, ак хәтфә кебек йомшак томан күтәрелде. Кечкенә тугайлар күк битендә үзләренең көндезге хезмәтләренә талдылар.
Шул вакытта төн буе җәяү килүдән арган, йончыган ...ский полк та хәл җыярга туктады. Ирхан учитель дә шушы полкка кушылып, иртәгә алгы позициягә аяк басарга барадыр иде.
Дошман күзеннән ерак җирдә яткан полк тиз арада йокыга талды. Ирханның никадәр йокысы килсә дә, никадәр үзенең арганлыгын бер аз калгу белән юарга уйласа да, йоклый алмады. Аның күз алды томаланды. Әллә нинди уйларга чумып, әкрен генә тынды. Аның йомылган күзе алдында яшьлегеннән бу көнге көненә кадәр булган хатирәләр, сафка тезелгән гаскәр кебек, бер-бер артлы үтә башладылар.
Менә ул кайчандыр мең мәшәкать белән кергән семинария. Шундагы шәкертлек дәвере, үзенең кызыклы хатирәләре белән үткән караңгы көннәрне яктыртып тора торган шәкертлек дәвере, шул вакыттагы аның тамырларында кайнаган балаларга мәхәббәт, картларга хөрмәт хисе.
Менә караңгы бер авылның кырыендагы иске школа. Менә шундагы берсеннән-берсе сөекле, «Ирхан абзый» дип сикерешеп йөри торган кечкенә балалар, алардагы хәйләсез шаянлык, укырга дәрт, чиксез тырышлык! Менә шул школадан аерылу, сөекле балаларның: «Исән бул инде, Ирхан абзый!» — дип бәхилләшүләре, анда-монда шул кечкенә бөртекләрнең сүзләрен әйтә алмыйча мыш-мыш елашулары...
Бар да аның күз алдыннан кичтеләр. Ул ирексез:
— Әй син, бәхетле яшьлек вакытым, син минем авыл кырыендагы мәктәбем, әй сез, минем кечкенә дусларым, күз нурларым, инде сез исән булыгыз, мин сездән ерак хәзер; бәлки иртәгә таң белән мине кара үлем каршылар, бәлки бер-ике көннән минем ташландык тәнемне кардәшләр каберенә күмәрләр. Мин сезне күрә алмам инде, ахрысы. Минем шаян дускайларым, бәхил булыгыз! — диде дә елап җибәрде.
Аның яшькә тулган күзләренә кояшның нурлары төштеләр. Арган күзләр котлы яктылыкны күтәрә алмадылар — җиргә текәлделәр. Бераз торгач, тагын башын күтәреп карады. Көн үзенең бөтен матурлыгы белән ялтырап тора иде. Бөтен кош-корт үзенең гади кәсебендә шау килә: тургайлар җырлый, күке кычкыра, сандугачлар сайрый, керәшәләр мәз-мәз килеп йөгерешәләр, чикерткәләр арлы-бирле сикерешәләр иде. Бөтен дөнья ерак та түгел җирдә адәмнәр берсен-берсе суешалар, үтерешәләр икәнен белмиме, әллә гади бер вакыйгага санап, исе китми торамы? Билгесез иде.
Ирхан күккә карады да:
— Йә Ходай, чынлап тамы моннан егерме чакрымда сәгать саен йөзәр-меңәр адәм үтерәләр! Меңәр адәм берьюлы кул-аяктан, күз-колактан мәхрүм калалар! Илаһи, ни өчен бу хәлләр! — дип уйланды да тагын карашын җиргә терәде.
Өченче көнне иң алгы позициядә, күк йөзендә авыр туп тавышлары гөрләп, тирә-якны ялкын, төтен томалап алган бер вакытта мәрәйсез атылган бер дошман пулясы Ирхан учитель-нең күкрәгендә үзенә урын тапты. Ирхан «хуш, яшь гомер» дияргә өлгермәде, егылды...
Үтте инде ул көннәр. Ул вакытта аның хәятының соңгы көннәре иде.
Сентябрь ае килде. Барлык нәрсә көзге боеклык эчендә, моңлык, ризасызлык астында күренә башлады. Шул көннәрдә авылның читендә земский школа тирәсендә биш-алты бала бик боек кына утыралар иде.
— Ирхан абзый бу ел булмасмыни инде! — диде берсе.
— Ул сугышта бит! — диде икенчесе.
— Әллә ул мескен инде үлгәндер дә! — диде өченчесе.
Артык сүз булмады, алар бер-берсенә карашып аңлаштылар, ахрысы. Вакыйганә яшь бөртекләре мөлдер-мөлдер килеп, аларның битләреннән тәгәри башлады...
1915
You have read 1 text from Tatar literature.