Latin

Ир дигән иркә булып китте бит...

Total number of words is 638
Total number of unique words is 390
53.7 of words are in the 2000 most common words
64.6 of words are in the 5000 most common words
72.1 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(Казах теленнән иркен тәрҗемә) Катнашалар: Хөршидә, Мөршидә - урта яшьтәге ике хатын, икесенең кулында тулган сумка, бөтенләй арыганнар. Хөршидә (Мөршидәнең артыннан торып). Чиратның арты сезме? Мөршидә (канәгатьсезлек белән). Инде, мин булмаганда, кем булсын соң?!.. Хөршидә. Әй, туктале, син Мөршидә түгелме? Мөршидә. Ие, мин Мөршидә. Үзеңнең дә тавышың таныш... Тукта, тукта, син бит Хөршидә, әйеме? Хөршидә. Нәкъ шуның үземен! Фу-у-у, элекке вакытта - бергә укып йөргән чакта - кояш нуры кебек сөйкемле идең бит! Нәрсә булган сиңа? Мөршидә (үпкәләп). Үзең бик уңгансың икән! Нәкъ минем әбиемнең иске кәвеше кебек бөрешкәнсең дә калгансың ич! Хөршидә. Ә үзең, үзең нәрсә? Чәйнекнең кителеп төшкән борыны кебек кәкрәеп калып, башка кешеләрдән көлгән буласың тагын! Мөршидә. Их, Хөршидәкәй! Кияүгә чыктым дигәнче башым камытка эләкте дип әйтмәскәме? Хөршидә. Эх, дөрес әйтәсең дә инде, Мөршидә!.. Юк, уйлап карале: нишләп бу безгә кияүгә чыгуның җене кагылган иде? Йөгән белмәгән кырыкмыш тай шикелле рәхәтләнеп типтереп йөрмәскәме шунда? Мөршидә. Әйтмә дә инде. Ир дигән иркә булып китте бит әле... Хөршидә. Иркә дигәнең ни? Алар бүгенге көнне нәкъ “Алма, пеш, авызыма төш”кә күчте бит әле. Күптән түгел генә базардан бераз ит-тавык, яшелчә-җимеш алып, ике сумканы тутырып: “Син өйгә бара тор, мин парикмахерскийга кереп чыгыйм әле”, - дип, автобуска утыртып җибәргән идем. Кичкә таба арып-талып, бөтенләй хәлдән таеп өйгә кайтсам, сумканың берсе дә юк. Әстәгъфирулла, болар кая икән дип, иремнән сораштырсам, мәсьәлә болай икән. Бу безнең миңгерәү автобуска утыргач, ике сумканы ике ягына куйган да, үзе тирән уйга чумган икән. Шундый бер гадәте бар җүләрский: күзен бер ноктага текәп кала да шулай утыра бирә. Нәселдән килгән, күрәсең: атасы гомер буе депутат булып, президиумнарда утырган. Шулай итеп, автобус өйгә якынайганда, шул уйлы кыяфәте белән төшеп калган икән. Ә безнең бер ай ашарлык азык-төлегебез – тү-тү! – автобус белән китеп калган. Я, моңа ни әйтерсең инде? Мөршидә. Һи, шуны сөйлисең! Безнең өйдәге ачык авыз тамак түгел, биш яшьлек кызыбызны трамвайда ташлап киткән бит! “Гәҗит укып утыра идем, баланы онытып трамвайдан төшеп калганмын”, - дип тора бит әле. Бер көн буе эзләп көчкә дигәндә таптык бит пәпәтәебезне! Хөршидә. Я, шуннан ни булды? Мөршидә. Әй, ни булганын нишләтәсең? Безнең - хатын-кызлар - көне кара төнгә әверелде бит әле... Кияүгә чыкмасаң да бәла, чыксаң да бәла! Күптән түгел: “Ваннага су тутырып куйчы, юынып алыйм”, - дип ваннага җибәреп, үзем бераз черем итеп алыйм дигән генә идем – бервакыт ишекне берәү бомба шартлаткан кебек кага башлады. Ачсам, астыбыздагы күрше каравыл кычкырып тора: “Өемне су басты, краннарыгызны ябыгыз, үлдем-беттем!” - дип чәрелдәп тора. Ваннага барсам, әлеге безнең миңгерәү кранны ачкан да, үзе пивнушканың кранына китеп калган икән! Моңа ни әйтерсең инде? Хөршидә. Я, шуннан ни булды? Мөршидә. Ни булсын инде? Бер ай буе шул күршебезнең су баскан өен ремонтлашып йөрдек. Хөршидә. Су дигәч, исемә төште. Мин дә күптән түгел безнең өйдәге ачык авызга: “Син дә бер кеше булып, өйдәге керләрне юып куй әле”, - дип ваннага җибәргән идем. Бервакыт, бу нишләп ята икән дип барсам, сиңа – әкият, миңа – чын! – минем сөттәй ап-ак кофтамны үзенең сасы носкилары белән кушып юып ята икән! Мөршидә. Я, шуннан ни булды? Хөршидә. Ни булсын инде? Мусоркага ташларга туры килде. Мөршидә. Иреңнеме? Хөршидә. Юк ла, кофтаны. Мөршидә. Теге юлы: “Мин мунчага барып килим әле, казанга тамак салып куйдым, карап куярсың”, - дип киткән идем. Кайтсам, йортның эче кап-кара төтен. Ярый әле, иртә кайтканмын, югыйсә янып беткән булыр идек. Үзе шул кап-кара төтен эчендә бик матур гына гырылдап йоклап ята, мескенкәем! Ыштаннары яна башласа да уяна торган төре юк! Хөршидә. Туктале, Мөршидә! Мин бүген безнең өйдәге ачык авызга төштән соң өйдәге керләрне үтүкләп куй, дип киткән идем. Аның да үтүкне кабызып йоклый торган гадәте бар... Юк, тормыйм башка, китим әле тизрәк... Мөршидә. Әгәр чынлап та шундый гадәте булса, әллә пожарныйны чакырыйк микән? Хөршидә (ерактагы нәрсәнедер күрергә тырышып күзен текәп, hаваны иснәп). Әгәр дә безнең йорт ягыннан төтен исен сизсәң, шулай итәрсең инде, яме? (Китеп барышлый.) И, ходаем, бу адәм имгәге белән чистый үлә торган булдым бит инде!..
You have read 1 text from Tatar literature.