Latin

Инспектор

Total number of words is 2566
Total number of unique words is 1351
39.2 of words are in the 2000 most common words
52.5 of words are in the 5000 most common words
59.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(хикәя)
Факт: идарәдән чыгып, 36нчы кварталның бер кечкенә генә чатына посып урнашулары булды – беренче “клиент” килеп тә “капты”.
- Бу “Москвич” безнеке, - диде сержант Клип, әле радарын машинаның энергия челтәренә тоташтырмаган да килеш тегенең тизлеген чамалап. – Борылганда сигнал утларын кабызмады. Әйе бит, иптәш лейтенант?
Нуриев, үзенең отрядындагы бу оятсыз, кешелексез һәм комсыз сержант урынына башка берәр яшь өйрәнчекне бирүләрен сорап, начальствога әллә ничә тапкыр рапорт язды, ләкин файдасы булмады – Клип бүген дә аның белән бер экипажга куелды.
- Ярар, бар, туктат, - диде лейтенант, Клипның мескен “Москвич” хуҗасына барыбер бәйләнәсен белеп.
Шундый бәндә инде ул – сержант Склепов: кечкенә генә гәүдәсенең гәүдә диярлеге генә дә юк, ә гайрәт капчыгы төпсез; буе, отряд командиры капитан Йомрыев әйтмешли, “кәпәче белән бергә санаганда бер метрлап кына” булса да, эчендәге шапшагы корсагыннан ташып тора; начальство кушканны үтәргә дисәң, ул мокыт дөньясын оныта, төнен йокламый, ашаудан кала. Үсәсе килә аның. Шуңа күрә тырыша. Ләкин менә начальство гына күрми аның “батырлыкларын”.
Менә ул машинадан чыкты. Аның кырык өченче үлчәмле ботинкаларының урталай диярлек кәкерәеп бөгелгәне күзгә чалынып калды. “Нигә шулай, үзен-үзе газаплап, зур ботинкалар өстерәп йөрергә, - дип уйлап калды аның артыннан Нуриев, - алай гына аяклар зуррак күренми ләбаса”.
Клип кулындагы “зебр таягы"ның селтәнүенә үк, юлдагы хәрәкәт кагыйдәләре таләп иткәнчә, туктарга тиеш иде “Москвич”. Әмма ул туктамады – гырылдап, әкерен генә узды да китте. Таягын күтәргән килеш аптыраудан авызы ачылып калган Клип, күзләре белән үзе яныннан узып барган машина артыннан иярде. Нуриев, гадәттәгечә, сержантның вак-төяк кыланмышларын игътибарсыз калдырырга күнеккән булса да, бу юлы үзе дә аптырап калды. Һа, гап-гади бер трандулет, юл буендагы ГАИ машинасын да, таяк белән кизәнгән инспекторны да “тьфү сезгә!” дигәндәй санга сукмыйча, төтене белән сасытып китеп барсын әле, аптырамассың!
Әле иртәрәк булганлыктан, урамда машиналар да күп күренмәде. Шуңа күрә “Москвич”ның туктамавын интенсив хәрәкәткә дә, шуның аркасында булгалый торган игътибар таркаулыгына да сылтап булмады.
Нуриев шундый уйлар белән үзе утырган машинаның ишеген ачты да Клипка кычкырды:
- Утыр, генерал, нәрсә басып каттың? Киткән, беткән... Шул сәләмә артыннан куып китмәссең бит инде?..
“Генерал” Клип, башына сугып аңына китерелгәндәй, “дерт” итеп борылды да, кабалана-кабалана, “Лада”ның ачык ишегенә чумды.
- Ничек инде, - диде ул гадәттән тыш аптыраган кыяфәтен яшерә алмыйча. - Бу бит күзеңә карап “син кәҗә!” дип игълан итү! Көлде бит инде бу бездән!.. Нигә, шулай түгелмени?.. Шулай бит инде!.. Мин булсам, бу нахалны яхшы гына өйрәтеп алыр идем тәртипкә... Берсен җибәр, икенчесен... Ә безгә нәрсә, зарплатага яшәргә каламы?
Нуриевның күзенә карамыйча гына такылдады боларны Клип. Күзләре белән машина капотына язылган ДПС дигән язуны “сөзеп” утырды.
“Каян килә кешегә мондый мәнсезлек, - дип уйлады тагын Нуриев, заводлар ягыннан чыгып килүче кояшка күзләрен кысып. – Мондыйларга власть бирергә ярыймы соң?”
Яратмый ул Клипның шундый каныгуларын. “Шулай бит инде”, имеш...
Куа киттеләр.
Юк, Клипның мыгырдануы аркасында түгел, ә теге машинаның гайре табигый күренеше аркасында гына. Аның “Москвич” икәнлеге кузов формасыннан гына шәйләнә, ә өстәмә тюнингы аны урыс машинасы белән чит ил маркаларының әкәмәт бер гибридына әйләндергән иде.
Ерак барырга туры килмәде, теге юньсез юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат санга сукмавын күрсәтергә өлгерде. Әле бит ничек итеп?! Дорфа итеп, кыю һәм оятсыз рәвештә! Икенче чатка барып та җитте, светофорны урмандагы коры киртәгә генә санагандай, кызыл төс астында тырылдап узып та китте. Бу факт инде Нуриевны да чыгырыннан чыгарды. Алар тегене, каршысына чыгып, “мигалка” белән хәбәр бирделәр дә, юл кырыена кыстылар. Теләр-теләмәс кенә, туктап торырга вакытым юк дигәндәй, “Москвич” бордюрга бәрелеп туктап калды.
Туктаткач инде ныклабрак игътибар ителде: “Москвич” кына димәссең, тәрәзәләренә кара пленка ябыштырылган; бампер алдында джипларда гына була торган никельле ялтыравык "кенгуру"; фаралар стандарт түгел, ә әллә ниткән формалы; артта – багажник өстендә – самолет койрыгын хәтерләткән фантастик формалы спойлер; ярык кына ачылган тәрәздән салмак, әмма авыр музыка ишетелә. Әлбәттә, кимендә егерме ел элек ясалган мондый тимер-томыр йомгагын бу “наворот”лары аркасында “трандулет” дип әйтергә хәзер инде теле әйләнмәде инспекторларның. Һәм мондый “авто”да кем йөргәнен дә чамалый алар.
Мондый машина иясе пенсионер бабай яисә пролетариат вәкиле дә түгел, гаишниклар туктатмасын өчен иске машина белән йөри торган хулиган яисә авыл бригадиры да була алмый. Мондый машиналар бик сирәк була, һәм аларда үз маркасына гомер буе тугыры булып калган, гомер буе шул маркалы машинада гына йөрергә үз-үзенә ант биргән “модель фанатлары” йөри. Шуңа күрә инспектор Нуриев машинадан озын чәчле, ертык джинсылы, тишек кроссовкалы, машиналы яшьлеге моннан егерме-утыз еллар элек узган пләш “байкер” чыгар дип көтте. Андыйлар машинаның ишеген шар ярып ачып чыгалар да, әй, тотыналар үзләренең законны да, юл кагыйдәләрен дә бозмавын, инспекторның аларны туктатуы сәбәпсез булуын расларга... Әмма бу юлы андый хәл кабатланмады.
Машинадан искиткеч затлы киенгән, зур шәһәрләрдә генә очрый ала торган, гомере буе сәхнәдән һәм гримеркадан башканы белмәгән яки йөргән юлы да сукмагы да мәктәп класслары гына булган интеллигент ханым чыкты. Дөресерәге, баштан машинаның тәрәзәсе ачылды да, аннан йөзендәге җыерчыкларга мул итеп грим сөртелгән, пудра сибелгән, күзләренә ясалма керфекләр өстәлгән хатын-кыз йөзе күренде. Ул йөз елмайды, кып-кызыл перламутр иннеккә баткан иреннәр арасыннан, иренмичә һәм җәлләмичә, беренче сәламнәрен сиптерде:
- Ә, үзебезнекеләр икән! Ярый әле туктаттыгыз, майор, - дип кул болгады ул.
Аңлашылды: моның өчен дөньядагы бөтен милиционер – майор яки генерал.
Клип бик эре кыяфәт белән машинадан чыкты да, бөтенесен инструкция кушканча иттереп, документларны тикшерү процедурасына кереште. Хәзер күрсәтә инде ул, мадам, Сезгә “үзебезнекеләр”не! Бу аның иң яраткан шөгыле. Бу шөгыль – аның соры тычкан тормышының иң тәмле мизгелләре. Бу мизгелләрдә ул үз вазифаларының кульминациясенә ирешә. Машина документларын һәм машина иясенең таныклыгын аның кебек бер үк вакытта дәрәҗәле дә, тәкәббер дә, саллы да иттереп бер генә башка сержант та, бер генә генерал да таләп итә алмыйдыр.
Сырлы таягын итек кунычына каккалый-суккалый, килеп баса ул потенциаль корбаны каршысына. Уң кулын, җәһәт кенә җилтерәтеп, фуражкасына тигезеп ала да исемен атый:
- Сержант Склепов. Документларыгызны күрсәтегез әле!
Кулына эләккән документларны бу юлы да тегеләй-болай әйләндерде дә:
- Тәк, тәк, - диде, бәйләнерлек һәм штраф чәпәрлек сәбәпләрнең тагын да күбәюеннән канәгатьлек белән авыз кырыен елмаюлы кыйшайтып. - “Права” – ниндидер
Хачкерянныкы... Тәк? Тә-ә-әк!.. Машина да аныкы! Тәк? Тә-ә-әк! Сезнең, сударыня, үзегезнең берәр документыгыз бармы соң?
Әлбәттә, бар ул хатынның документлары! Ничек булмасын инде? Кечкенә генә сумкада байтак кына капшанганнан соң бер документ табылды.
- Нәрсә бу? – диде аптыраган Клип.
- Документ! – диде аның “сударыня"сы, шул уңайга сумкадан ияреп чыккан көзге кисәгенә карап, чәч өемнәренә төрткәли-төрткәли.
- Бу паспорт бит! – диде аның бу кыланмышларын үзеннән көлү дип кабул итә башлаган сержант.
- Соң! Документтыр бит инде?..
- Ә кайда соң?
- Нәрсә кайда?
- Документ!
- Ә бу нәрсә соң синеңчә, майор?
- Мин майор түгел!
- Кем соң син?
- Сержант!
- Молодец, зур үскәнсең! Ә документларың бармы?
- Башны катырмасагыз иде! Миңа үзегезнең машина йөртергә хокукыгыз турында документ кирәк! Пра-ва!
Ханым тагын сумкасына кереп китте. Күренеп тора, ул курыкмый да, дулкынланмый да иде. Аңа барыбер булса кирәк: әллә власть вәкиле тора каршысында, әллә көтүче. Менә, ниһаять, капшана торгач, кызыл тышлы бер документ табылды.
- Менә, - диде ханым, күз карашын кинәт юл аша йөгереп чыгып баручы мәчегә ташлап. –
Ой, мескенем! Таптыйлар бит инде... Менә минем таныклыгым. “Үзебезнекеләр” дидем ич инде!.. Бу ярыйдыр бит?
Сержант коелды да төште. Ул, болай үзе, вакыйганың агышын алдан анализлый торган кеше. Ләкин кызыл таныклык ни дисәң дә кызыл инде ул: шик тудыра, кызыксыну һәм ихтирам уята, шүрләтә башлый – кыскасы, хәтта сержант Склеповны да “үрә кат!” командасына бастыра. Уйлап кына кара менә, күз алдыңа гына китереп кара: каяндыр галәмәт эшлекле кыяфәт белән чыгарып, борын төбеңә кызыл таныклык төртсеннәр әле, һәм аның кызыл тышында герб мазар кебек берәр шәп "әтәч башы" ясалган булсын ди – реакцияң нинди булыр икән? Шул шул! Куркындыра шул! Шүрләтә! Шикләндерә! Бу юлы да, лейтенант Нуриев машина тәрәзәсенең пыяласын төшереп, шуннан башын чыгарганчы узган ике мизгел вакыт эчендә, Клипның гәүдәсе тегеләй сыгылды, болай боргаланды, ә җаны, конвертка тыгылган хат кисәге сыман, сигезгә бөгелде. Чөнки бу хатын кем генә булмаска мөмкин ләбаса! Әнә, ул кызыл катыргыны игътибарга лаек булмаган кәгазь кисәге сыйфатында, үтә дә ваемсыз рәвештә пәртмәнитенә ташлавын да ташлады, ләкин “кая, кая, бирегез әле, карыйм” дип сорап кара аңардан! Ә ул бәлки прокурор фәләндер! Бәлки ул иртә таңнан гаишникларга компромат җыярга чыккандыр! Син аның таныклыгын тикшерә башла, ә ул... мә сиңа – администрациядә бик вәжни түрә булып чыкмасынмы! Шулай ук гаишниклар йоклап ятмыймы икән дип тикшереп йөрүе мөмкин.
Мөмкин бит? Бик мөмкин! Йә булмаса, берәр хәерче журналист кисәгедер әле! Анысы да булырга мөмкин! Анысы да шул – гаишникларны тәнкыйтьләп язар өчен материал җыядыр.
Сорап кара моңардан, “нинди органнардан соң син?” дип! Хәзер нинди генә органнар юк бит ул?! Барысының да функцияләре – тикшерү! Барысының да “дәүләт куйган галәмәт мөһим дә гадәттән тыш яшерен бурычлары” бар! Икенче яктан... көпә-көндез, күз алдында өч тапкыр кагыйдә бозды бит бу фурия! Ярый әле, хәрәкәт интенсив түгел. Ә шунда бер-ике машина чатта очраган булса? Э-һе-һе!
Клип шундый гадәттән тыш каршылыклы фикерләр арасында чуалып мәтәшкән арада лейтенант Нуриев, кызыксынып, машинадан үзе дә чыкты.
- Гафу итегез, ханым, - диде ул, килеп җитүгә. – Сез хәзер генә светофор яныннан узып киткәндә, игътибар итмәдегезме, нинди төсле ут яна иде?
“Ханым” баштан Нуриевның күзләренә текәлеп калган иде, ә сүз светофор турында чыккач, “нәрсә соң ул?” дигәндәй, борылып, чаттагы кызыл фонарьлы баганага борылды.
- Андамы, - диде ул, искиткеч гаҗәпләнгән тон белән. – Май-о-ор!
- Генерал! – диде мыскыллы интонация белән Нуриев.
- Аһ, гафу итегез, иптәш генерал!.. Светоформы?.. Төсеме?.. Нинди булсын, зәңгәр иде инде! Бик карап йөрим бит мин. Сез нәрсә?
Клип тыелып тора алмады – пыфылдап көлеп җибәрде.
- Ә нәрсә, ышанмыйсызмыни? Инспекторлар каршында кызылга кермәм ич инде, сез нәрсә, инспектор?!
- Зәңгәр инде, алайса?
- Әйе, әйе! Валлаһидыр менә!
Шул чак бая гына юл аша бу якка чыгып җиткән аклы-каралы йонлач мәче, бик күптән күрешмәгән дусты кебек, тере бутафориянең янына ук килде дә, ялварулы тавыш белән мияулый-мияулый, аякларына сарыла башлады. Киң кырлы галант эшләпәсе өстеннән салынган озын ефәк косынкасын җилкә аша артка селтәп, артистка җитез генә иелде дә мәчене кочагына күтәрде. Аннары “генерал” белән “майор”га тәфсилләп аңлатырга кереште: дөрес, машина кешенеке; аның үзенең әлеге машинага документлары да, “права”лары да юк – анысы да хак; ләкин бит аны гомерендә беренче һәм, валлаһидыр, соңгы тапкыр булсын, Хачкерян – аның аркасында Чаллы кадәр Чаллыдан бер төн өчен килгән дусты – машинаны стоянкага илтеп кую турында гына үтенгән ләбаса! Менә шуны “иптәш офицерлар” аңласыннар да, бичара хатын-кызның хәленә керсеннәр иде инде!
- Ярар, боларына ышандырдыгыз да ди, - дип, Нуриев башка пунктларга күчмәкче иде –
Клип тагын сүзгә килеп тыгылды:
- Ә ваще-ты, без хәзер үк сезнең бу “Мерседес”ны штрафстоянкага алып китергә тиеш.
- Көлмәгез! “Мерседес” түгел ул, “Волга”!
Нуриевның тагын Клипка ачуы кабара башлады. Шуңа күрә бөтенләй шайтаны янына олактырганчы дип, аның игътибарын башка объектка юнәлтергә булды ул.
- Склепов! Әнә теге иномарканы туктат әле! Ис килмиме – тикшер!
Клип аңгыра түгел, үзенчә нәтиҗә ясады: бу карачкыдан акча кысып булмаганны аңлап, лейтенант аны “өметле, керемле” объектка җибәрде булса кирәк. Әлбәттә, иномаркаларны туктатуны дөньядагы иң рәхәт шөгыль дип булмый. Тәрәзәдән тыгылып, күкрәгеңә “пушка” терәргә дә күп сорамый алар. Ләкин нишләмәк кирәк, командир кушкач, чыгасың каршыларына, селтисең таягыңны – туктарга боерасың. Ә ул, “пшол ты, козел!” дигәндәй, тизлеген дә киметмичә, выжт! синең яннан! Узды да китте! Ну, бандит! Ну, абзар идәне астында туып, сазлыкта бакырдап үскән бака боты! Ярар соң, моның үчен башка берәүдән алабыз хәзер...
Кулындагы мәчене машинасының тәрәзеннән эчкә тыкты да дәвам итте теге “лихач” ханым:
- Ә сез миңа кул селтәгәнне күрмәдем мин, чынлап күрмәдем! Минем Хачик күрсәме монда чит ир-атлар белән гәпләшеп торганымны, ой, бетте баш. Ташлый ул мине... Зинһар, энем, гаеп такма инде!
- Йә, ярый, кайсы стоянкага куясыз машинаны? – диде Нуриев, тәмам тынычланып һәм хәлне аңлап.
- Әнә ич, теге мәктәп белән йортлар арасында бар берәү. Ике көнгә урын табылыр әле дигән идем...
- Алайса, каршы килмәсәгез, үзебез илтеп куярбыз.
Бу тәкъдимне ошатмады интеллигент ханым. Ошатырсың, Хачигы чит ирләр белән машинага утырып киткәнеңне тәрәзәдән күреп калса, бетте бит баш! Ташлый да китә бит ул!
- Юк, юк, сез нәрсә?! Мин үзем!.. – диде ул, нәүмизләнеп, һәм ярдәм өчен чиксез рәхмәтен дә белдерергә онытмады...
- Сез, әлбәттә, үзегез дә булдырасыз, сүз дә юк, - диде лейтенант, көлемсерәп. –
Ләкин шулай да, тагын бер кат исегезгә төшереп карагыз әле, Сез узганда светофорда нинди төс яна иде?
Ясалма керфекләр арасындагы алтмыш яшьлек күзләр лейтенантның күз карашы белән очрашты:
- Соң, зәңгәр инде!
- Ә светофорның тагын нинди төсләре була, беләсезме соң?
- Анысын сез белгәч, шул җиткән инде, генерал...
Бу ханымның шулкадәрле гадилеге, беркатлылыгы Нуриевның болай да булмаган агрессиясен тагын да йомарлап куйды. “Нишләтәсең инде моны?! Гомер буе укытучы яисә табибә булып эшләгәндер дә, картаеп барган көнендә соңгы кабат чәчәк атып каравыдыр инде мескеннең”, - дип уйланды ул, ханым белән янәшә аның машинасына табан атлаганда. Ишекне ачты, башта аны уздырды машинага, аннары Клипка эндәште:
- Склепов, безнең арттан барырсың!
Клип аңламады. Дөресрәге, бер мизгелгә аптырап, югалып калды ул. Нәрсә дигән сүз инде бу, “безнең арттан барырсың”, имеш. Әле шул фуриягә шофер булып та ялындыкмыни?! Әллә Нуриевка акча вәгъдә иттеме икән? Мөгаен, шулайдыр... Нинди юньле инспектор болай гына кеше кайгысын кайгыртып йөрсен ди? Бүлешсә ярый инде, шайтан...
“Мерседес” дип үртәлгән, ханым өчен “Волга” булган карт “Москвич” тыштан гына түгел, эчтән дә ажгырып торган холыклы булып чыкты – Нуриевның акселераторга басып муфтаны бушатуы булды, башка мәскәүле якташлары кебек гырылдап, көрсенеп тормады – чыелдап кузгалып та китте. Керүгә, машинаның эчке бизәлеше Нуриевны тагын бер кат гаҗәпләндерде: идарә панеле һәм ишекләрнең эчке ягы йонлы хайван тиресе белән ябылган, аяк астында йомшак келәм, руль төрле төстәге йомшак җепләр белән үрелгән, утыргычлар патша тәхете кебек култыксалар белән җиһазландырылган, хәтта бардачок капкачы да декоратив фигурка ярдәмендә ачыла торган итеп ясалган.
- Сак булыгыз, тормозлары начаррак эшли бугай, - дип кисәтте ханым инспекторны.
Нуриев тормозга басып карады. Әстәгафирулла, дип, белгән-белмәгән догасын укырга туры килде, чөнки тормоз, чынында, бөтенләй диярлек тотмый булып чыкты.
- Ручнигын кулланыгыз, - дип аңлатма биреп барды буянган апа. – Анысы тота! Минем
Хачик, үзе әйтмешли, экстремал бит ул.
- Яшь чагында каскадер булмагандыр бит?
- Һе, яшь чагында, имеш! Без хәзер дә карт түгел әле анысы!.. Юк, инспектор булган ул, үзебезнең кеше, ә нинди инспектор – кем белгән инде анысын... Машина йөртергә мине ул өйрәтте.
Нуриев уйлап куйды: “Моңа барысы да “үзебезнеке”: әрмән дә, урыс та, директор да, инспектор да”.
- Яхшы ук “өйрәткән” икән, - диде ул, авызын бик үк ачмыйча гына, һәм стоянкага таба борылды.
Тормозсыз машинаны борулары бик җиңел түгел шул. Шунда гына барып җитте лейтенантның башына: менә ни өчен туктамыйча узып киткән икән бу!
- Гафу итегез, нәрсә дидегез?
- Өйрәтүен өйрәткәндер, мин әйтәм, ләкин өйрәтеп бетермәгән шул Сезне “инспектор”ыгыз.
- Шулайдыр шул, иптәш генерал, шулайдыр, - дип килеште аның белән ханым. – Өйрәнәсе бар әле... Йөртәсе килә, анысы, кызык ич машина йөртүләре...
Машинаны куеп калдыргач, Нуриев ханымны “Хачигым күрмәсә ярар иде”ләренә карамастан, ишек төбенә кадәр кайтарып куйды.
- Күрсә инде... Әйтерсез, “безнең шәһәрдә хәзер стоянка клиентларына шундый хезмәт күрсәтелә икән” диярсез.
Шулай диде дә, инде ханым ГАИ машинасыннан чыгып җиткәндә генә нидер исенә төшкәндәй, өстәп сорап куйды:
- Ә шулай да, теге нинди таныклык ул Сездә?
Ханым, үз шәхесенә игътибарның һаман кимемүенә бик кәефләнеп, сумкасына тыгылды да аннан кызыл тышлы таныклыкны чыгарды:
- Карагыз, кара, - диде ул, алдагы бердәнбер алтын теше белән елмаеп.
Нуриев ачты, карады, күрде: пенсиядәге укытучы түгел, штаттан тыш ГАИ инспекторы икән бу ханым!
- Гафу итегез, мин моны алып калырга мәҗбүр, - диде лейтенант.
- Алыгыз, ал, сезгә кирәксә... - диде ханым, бер дә пошынмыйча. Аннары уйлап та тормыйча өстәп куйды. – Хачик тагын ясап бирер әле...
“Штаттан тыш инспектор”ны ишек төбендә калдырып кузгалып китүгә, Клип сорап куйды:
- Тамдымы, иптәш лейтенант? Бармы әзрәк хезмәт хакы?
Нуриев аның авызын тиз томалады:
- Беләсеңме, кем бу?
- Ә кем?
- Инспектор! Аңлыйсыңмы, ин-спек-тор! Әйдә, машиналар күбрәк йөри торган урынга киттек!
Клип “Без кем...” дип авыз ача башлаган иде – Нуриев ачтыртмады:
- Әйдә, әйдә! Безгә дигәне булыр әле. Инспектор булмаганы да күп бит халыкның...

"Безнекеләр бит ул!" китабыннан
You have read 1 text from Tatar literature.