Latin

Ике Дус

Total number of words is 1622
Total number of unique words is 853
45.9 of words are in the 2000 most common words
60.2 of words are in the 5000 most common words
68.1 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Шәһәрнең зур сәүдәгәрләреннән берсе булган Тимерша байның кибете янындагы тар гына контора бүлмәсендә сөйләшеп утырганда, шәһәребездә генә түгел, хәтта мәмләкәтебездә диярлек даны таралган татарның мәшһүр язучысы килеп керде. Безгә үзебезнең кызыклы сүзне өзәргә туры килде. Тимерша бай сөйли башлаган кызыклы вакыйганың очланмавы кызганычрак булса да, бернишләр дә хәл юк иде, чөнки берәүнең дә ике кеше белән берьюлы ике мәсьәлә турында сөйләшә алмавы бик табигый нәрсә бит .
— Әйдә, мулла мөхәррир әфәнде, хуш килдең, утыр,— диде Тимерша бай.—Әле сиңа малайны җибәргән идем, килеп китсен, дип әйтте дияргә кушкан идем. Әйттеме?
— Килде, әйтте. Ләкин мин үзем бераз кичектем. Корректуралар карыйсым бар иде, шуларны бетермичә урынымнан кузгала алмадым.
— Ул нинди карликтуралар, мөхәррир әфәнде, әллә тагын берәр үзеңә файдасыз эш таптыңмы?
Минем алдымда игътикатлары белән, дингә, дөньяга карашлары белән вә башка бик күп, һич бер-беренә охшамаган яклары белән ут белән су, төн белән көн кебек капма-каршы булган ике кеше тора иде. Шуның белән бергә ал арның дусларча сөйләшүләре минем өчен гаҗәбрәк тоелды. Мин аларның сүзләрен дикъкать белән тыңларга керештем. Мөхәррир миңа карап елмайды. Ул бу елмаюы белән миңа үзенең байга булган карашын аңлатты һәм сүзен дәвам итеп:
— Ул, Тимерша абзый, басыла торган әйбернең төрле җәһәттән булган ялгышлыкларын карап төзәтү була инде,—диде.
-—Ягъни мәсәлән, уптовой товарларны бозылмасыннар дип караштырып кую кебек була торгандыр инде. Мин аны шулай дип аңлыйм. Тагын берәр әкият язмадыңмы әле? — диде.
— Әйе, бер роман язган идем. Тик менә шуны бастыру җаен рәтли алмыйм әле. Тиешле хакын биреп бастырырга алучы кеше юк.
— Алай булгач, ул юк эшкә нигә вакыт әрәм итәргә кирәк? Көч тә сарыф була бит!
— Китап язу — ул чиксез мәгънәви азык бирә торган күңелле эш. Аны язуы да авыр түгел. Ә менә шул язган әйбереңне бастыру ягына килсәң, кеше таба алмыйча интегәсең. Наширлөрнең тупас карашларына очрыйсың. Аларның «бу китапны бастыра алмабыз, фәлән вә фәлән җирләре ярамый» кебек сүзләрен чыдап тыңларга туры килә. Бастырырга алган тәкъдирдә Коръән зурлыгы әсәреңнең табагыннан ун-унбиш сум «сәдака» алып калулары, быел бирелгән әсәрең турында өч-дүрт ел үткәч кенә хәбәр итүләре, «өч мең данә басарга» дип килешкән китабыңның биш мең булып басылганын күрү, менә шулары бик кыен аның, Тимерша абзый.
Бу сүзләрне ул ярым көлеп, ярым җитди сөйләсә дә, аларның эчендә күпме борчылу яшеренгән булуын мин бик яхшы аңлый идем.
— Кара әле, мулла кем, мөхәррир әфәнде, мин сиңа бер сүз әйтим, берүк күңелеңә авыр ала күрмә. Син шәкерт чагында бик әйбәт идең. Өметле күренә идең. Хәзер шул әкиятләреңне яза башлагач, үзең дә әкият булып барасың, ахрысы. Шундый үтми торган нәрсәләр язганчы, берәр дини мәсьәлә турында китап язсаң, һәркем файдаланыр иде. Үзеңә дә савабы булыр иде.
— Барыбер, андый китаплар язсаң да, шул ук авырлыкларга очрарга туры киләчәк бит, Тимерша абзый. Мин сезгә бервакытны да сөйләгән идем бугай. Андый китапларны нигә вакыт әрәм итеп язарга кирәк. Алар бит болай да бик күп. Халык өчен андый китапларның бик кирәге дә юк.
Халык андый китапларга мохтаҗ түгел. Мин яза торган китаплар укыр өчен кызыклы, тормыш өчен файдалы. Чөнки алар тормыштан алынып, ягъни бөтен кешенең үзе башыннан кичергәннәре турында язылган. Башыннан алып ахырына кадәр тормышта булган вакыйгаларны күргәзгәнлектән, ул гаять гыйбрәтле дә, төшенекле дә. Алар тормышның кыек якларын күрсәтәләр һәм аны ничек төзәтергә кирәклеген өйрәтәләр.
— Ул ягы, мөхәррир әфәнде, шул син әйткәнчә дә булыр. Мәсәлән, без дә халыкны кызыктыру өчен товарны мәгәзиңдә матуррак ягы белән күрсәтеп куябыз. Бастырып чыгарырлык хәл булмагач соң, ник шундый нәрсәләрне язасыз? Кәсеп итсәң, яхшырак булыр иде бит. Моның үзеңә дә файдасы юк. Элек син яхшы гына киенеп йөри идең, әмма инде хәзер...
— Мин бит, Тимерша абзый, аның өчен көяләнмим. Миңа файда аз булса да, халыкка аның файдасы күп. Халыкка файдалы булган эш үзеңә дә файдалы, ягъни халык файдасы — барыбер минем файда.
— Кем, мулла мөхәррир, син дә тегеләр сүзен сөйли башлагансың икән. Ул бит ялган. Аңа мин ышанмыйм. Әйтик, берәү минем йөз аршын әйберемә акча бирми яки бик аз акча биреп алып китә икән, бу аңа файда була. Ә соң миңа аңардан нинди файда булсын? Күренеп торган зарар! Бу сүзеңә, мөхәррир әфәнде, берәү дә ышанмас. Менә син үзең дә ышанмыйсындыр әле. Бары теге, аптыраган үрдәк күлгә арты белән чума, дигәндәй генә сөйләнәсендер. Ярый, хуш, син үзең ышан ди. Син хәзер бикәчле бит. Менә ул ышанырмы соң? Ул синең шундый әкиятләр артыннан йөреп, урыс әйтмешли, ни ултара, ни пултара булып калганыңа куанырмы соң?
— Бәлки, куанмас та. Анысына — мин гаепле түгел. Чөнки минем өчен тормышта китап язу бик кадерле, мактаулы эш. Мин шул эшне сөям, шул тормышны яратам. Язудан башка эшне белмим.
— Белмәссең шул, борынгылар юлыннан аерылмасаң, барын да белер идең. Борынгы кешеләр барын да белгәннәр. Бу чагында мәдрәсәдән укып чыгучылар шома көпшә кебек шомарып чыгалар да әкият язарга тотыналар. Укырга кеше дә калмый. Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала? дигәндәй...
— Хәзер, Тимерша абзый, аз-маз гына булса да эш өйрәнергә әзерләнеп чыгалар, ә элек бар белгәннәрен онытып чыгалар иде.
— Язу турында сөйләшкәч, әле искә төште. Теге Башмак шәрифләр сатучы Мамык Миңлебай бер нәрсә язып китергән. «Тимерша абзый, синең гыйлемең зур, монау язуны бер укып чык та, яратсаң, төзәткәләп Оренбурга, теге хәзрәтләр яза торган «Дин мөшөякъ»[1] китабына җибәрерсең, ди.
— Ничек ди, ничек ди? Ул нинди «мөшөякъ»? Мышьяк булгач, агулы нәрсә бит ул.
— «Дин мөшәякъ» китабы дип аңа бер яшь шәкерт өйрәткән.
— Нәрсә турында язган соң ул анда?
— Язган нәрсәсе яман түгел, ярыйсы гына мәсьәлә турында яза. Кайда әле ул язу, кайда булды соң? Кая әле кем, Фәтхи! Бире кил әле. Теге Мамыкның язуын алмадыгызмы? Бернәрсәне дә урынында торгызмыйсыз! Ә, менә таптым, монда икән. Менә ул ничек язган.
«Әссәламегаләйкем, вәгалөмиллә дәйкем, сезки гыйззөтлү вә хөрмөтлү улып торгучы «Дин мөшәякъ» китабын язучы хәзрәткә күптин күп дога вә сәламнәремне күндердегем бәгьдендә баз могфи улмая[2] безнең якта бер шәкерт бар. Ул шәкерттән мин, Коръән өстенә басып шүрлектән ипи алсак ничек була, дип сораган идем. Ул миңа, ничек булсын, аяк асты биегрәк була, дип җавап бирде.
Бу ничек инде? Шәригатьтән көлгән табылып (өлгаязы билләһи)көфер булмаймы? Ышбуны китабыгызда бастырып җавабын да язуыгызны һәм басуыгызны үтенеп яздыручы Миңлебай Дәүләтбай угылы. Каләм тибрәтүче Казан губернасы Чистай өязе Тәртәле авылының Әхмәтша Гаделша угылы».
— Әмма кызык язган икән, Тимерша абзый. Җибәрәсезме соң?
— Җибәрәм. Моны да җибәрмәгәч, шуны әйтәм әле, һәркем үзенчә тырышып ята. Оста язган бит?
— Бик әйбәт язган. Язуына карата җавабы да булыр,— диде мөхәррир. Без көлдек. Тимерша байга безнең көлү бик охшап бетмәде бугай, ул
өстәлдән нәрсәдер эзләгән кыяфәт белән сүзне икенчегә борды.
— Мулла мөхәррир, баштагы сүзебезгә кайтыйк әле. Син бер үзең генә бөтен илне төзәтеп бетерә алмассың инде. Эшкә үгрәнергә кирәк, эшләргә кирәк,— диде.— Ярый, Тимерша абзый, мин эшкә өйрәнергә һәрвакыт хәзермен. Соң, сезнеңчә, нинди эшкә өйрәнү мәслихәт? Сез менә эшкә күнеккән кеше, өйрәтегез.
— Сәүдә эшенә, мөхәррир, сәүдә эшенә үгрәнергә кирәк. Менә аңа ничек үгрәнергә, бер урыңда хезмәт итәргә кирәк. Шунда эшкә дә үгрөнер-сең, мәсәлән, менә бездә булса да... Әле мин шуны әйтмәкче булып сине чакырткан идем. Ягъни, инде болай йөрүең җитәр, эшкә башларга кирәк, димәкче идем.
— Рәхмәт, Тимерша абзый, мине онытмыйсыз, дус күрәсез икән. Минем өчен урын да хәзерләп куйгансыз. Соң, ул ниндирәк хезмәт булыр? Сезнеңчә, мин нинди эшкә сәләхиятле булырмын?
— Сәләхиятле булырмын, дип, ни, эшне үгрәнәсең аны. Менә безнең бу Фәтхи дигән егетебез килгәндә бернәрсә дә белми иде. Биш елда эшкә чибәр генә үгрәңде. Быел жалованиесен тагын бер сум илле тиенгә арттырдым, ягъни мәсәлән, айга ун сум ясадым. Менә никадәр файда эш белү. Кеше булды бит! Мин сиңа, мулла мөхәррир әфәнде, үзебезнең конторда урын тапмакчы булдым. Безгә, алыш-биреш иткән кешегә, хатлар күп килә, җавап язарга кирәк. Кайчагында үзебезгә дә язарга кирәк була. Үзем бушый алмыйм, сәүдә эшебез дә зураеп бара. Моңарчы ул эшне Фәтхи башкара иде. Йорт йомышына йөри торган малайны чыгарырга туры килде. Фәтхине магазинда эшләтергә дә, өйдә хатын-кыз арасындагы йомышка да йөгертергә туры килә...
— Ярый, Тимерша абзый, моңар риза булырга да мөмкин, бик шәп нәрсә уйлагансыз! — дип мөхәррир миңа карап күз кысты.
— Нигә риза булмаска, күп вакытта андый эшне табып булмый бит. Тик менә синең язу-сызуны безнеңчә, ягъни мәсәлән, сәүдәгәрләрчә йөртә белүең ничек булыр икән?
— Ул турыда бер сүз дә әйтә алмыйм. Шәкерт чакта андый хатларны язып биргәли идем.
— Әнә шул шул! Мин дә шул, онытмады микән, дип шөбһәләнәм. Шулай да син миңа хәзер бер хатка җавап язып бир әле. Менә бик ашыгыч җавап көтә торган Сәгыев байдан килгән хат иде. Кәгазьләр арасында булырга тиеш ул. «Ике тюк» дип башлана,—дип мөхәррирнең алдына төрле зурлыктагы кәгазьләрдә язылган бер унбишләп хат китереп салды. Фәтхигә карап:
— Кая әле, шулар арасыннан табып бир,— диде. Фәтхи, кәгазьне табып, Тимерша байга:
— Хата әйтәсең, Тимерша абзый, «Каеган читекләр һәм каталар» дип башлана, диде.
— Йә, ярар. Менә мөхәррир әфәнде шуңа каршы үзең җайлап яз да ахырында «Тимерша Дөүләтгәрәев» дип имза куй,— диде.
Мөхәррир әфәнде, бу трагикомедиянең ахырына барып чыгарга теләпмедер, хатны язарга утырды, бик тиз арада язып Тимерша байга тоттырды. Ул язганда күзен алмыйча карап торган Тимерша байга мөхәррирнең җитезлеге бик ошады бугай, ул йөзендә юмагайлык күрсәтеп:
— Болай үзең бик тиз язасың икән, бик хуш. Беттедәме? Бик шәп!
Болай булгач, сиңа икеләнеп тормыйча Аллага тапшырырга гына кала, мулла мөхәррир!
— Яхшы булыр, шулай кирәк дип уйлыйм үзем дә. Эш белүемне, файдалы кеше була алачагымны моңарчы сизмичә йөргәнмен икән шул. Соң, сез бу хезмәт өчен күпме жалование бирергә исәплисез?
Тимерша бай, бераз уйланып, ияк астын кашып торды да:
— һәрхәлдә, Фәтхигә биргәннән ким бирмәбез иңде,—диде. Мөхәррир моңа каршы көлеп куйды, ләкин җавап биреп тормады.
Миңа карап:
— Менә күрәсеңме, иптәш, Тимерша абзыйның фикере буенча, контора эшчесе булу, белмәссең, кирәк булганда хатын-кызлар арасындагы йомышларга да йөгергәләү кәсеп санала, ә мөхәррир булу — файдасыз эш. Моңа ни диярсез? — диде.
Без урыныбыздан торып китәргә җыендык. Мөхәррир әдәп йөзеннән байның тәкъдимен җавапсыз калдырмас өчен:
— Ярый, Тимерша абзый, уйлашырбыз әле, хәзергә минем бик ашыгыч эшләрем бар, кайтырга кирәк, хушыгыз,—диде.
Без исәнләшеп байның конторасыннан чыгып киттек. Мөхәррирнең Тимерша бай белән сөйләшкәндә саклаган ягымлы тынычлыгы тышкы күренеш кенә иде. Ул эчендәге хәлен чыккач белдерде.
— Менә, иптәш, күрдеңме? Бусы әле байларыбызның укыган кешеләргә яхшырак караучылардан дигәннәре. Моңардан да мөтәгассыйб-раклары бик күп бит аларның. Халык өстендә ятучы албасты! — диде ул, әрнеп.
1912
[1] «Дин вә мәгыйшәт» журналы.
[2] Яшерен булмасын мәгънәсендә.
You have read 1 text from Tatar literature.