Latin

Хушыгыз! - 1

Total number of words is 4388
Total number of unique words is 1835
34.5 of words are in the 2000 most common words
48.5 of words are in the 5000 most common words
55.2 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(ике пәрдәле драма)
КАТНАШАЛАР:
Миләүшә.
Галимулла.
Рәфис.
Фәһим.
Нурислам.
Шәһит.
Рөстәм.
Саҗидә.
Эльмира.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
Миләүшәнең фатиры. Җиһазлар юк диярлек. Тормышта иң кирәкле әйберләр генә. Ул фатир ялгыз ирләр яши торган фатирны хәтерләтә. Миләүшә шәл бөркәнеп тирән креслога кереп чумган. Күренми дә ди­ярлек. Кресло янындагы бәләкәй өстәл өстендә магнитофон. Аннан, кайчандыр яшь чагында Миләүшә җырлаган җыр ишетелә.
Җитәр инде тургай, моңайма,
Минем моңсу чагым болай да.
Моңаймасаң килеп каршыма,
Урын беткәнмени тугайда?
Моңаюым түгел, көйләвем,
Тургай теле белән сөйләвем.
Сәлам алып килдем дустыңнан,
Шуны тапшырырга теләвем.
Җыр җарланып беткәч, Миләүшә магнит тасмасын кирегә әйләндереп, яңадан шул җырны җырлата. Ишектә звонок ишетеп, магнитофонны туктата, авырлык белән генә урыныннан торып ишеккә бара. Аннан Галимулла белән керәләр. Галимулла пөхтә итеп авылча киенгән. Үз яшенә караганда шактый ук өлкән күренә. Гомере буена кушканны эшләп изелгән авыл кешеләречә тыйнак. Ләкин мокыт түгел. Күңеле тулы җырланмаган җыр, әйтелмәгән сер. Галимулла ишек яныннан узмыйча гына күзләре белән фатирны тикшереп чыга.
Миләүшә (кулларын Галимуллага сузып). Йә инде, хәзер әйбәтләп күрешик. Ике куллап. Авылча булсын. Исәнме-саумы, Галимулла?
Галимулла. Болай ярыйсы гына. Көчкә эзләп таптым. Шәһәргә гел килеп булмый бит. Эш тә эш, эш тә эш.... Бу телеграмманы син биргәнсеңдер бит? Әллә бе­рәрсе юри шаяртканмы?
Миләүшә. Мин, Галимулла, мин. Үзем. Аптырап калдыңмы?
Галимулла. Булды инде бераз. Көтмәгәндә бит... Кем уйлаган... Синнән бит...
Миләүшә. Әйдә, уз. Менә бирегә утыр. Уз инде, тартынма. (Галимулла ишек янындагы утыргычка утыр­гач.) Юк, менә бирегә уз. (Үзе элеккеге урынына барып утыра.) Кил бирегә. (Галимулла узып утыргач.) Бигрәк оялчан икәнсең, кызлар кебек. Танымый тордың мине, әйеме?
Галимулла. Әйе.
Миләүшә. Бигрәк нык үзгәргәнме?
Галимулла. Әйе.
Миләүшә. Күрешмәгәнгә дә бик күптәннән. Соңгы тапкыр авылга кайчан кайткан идем икән? Унбиш еллап бардыр?
Галимулла. Унөч ел ярым.
Миләүшә. Анда күрештекме соң без?
Галимулла. Юк. Мин генә сине күрдем.
Миләүшә. Әйе, шулайдыр. Кайгылы көннәр. Әтине җирләгән чак. Нихәлләрдә яшисең соң, Галимулла?
Галимулла. Яшәлә инде. Авылда анда нәрсә... Шул инде... Кем әйтмешли, җәен көтү көтәм, кышын гүляйт итәм.
Миләүшә. Көтү көтәсең, әйе?
Галимулла. Юк. Болай гына әйтүем. Тракторда идем, хәзер мастерскойда буталам шунда.
Миләүшә. Нигә чакыртканны белмисең инде син, әлбәттә.
Галимулла. Ничек беләсең. Онытылган кешене.
Миләүшә. Чакыргач, димәк, онытылмаган... Ди­мәк, онытылмаган, Галимулла. Телеграмманы алуга ук юлга чыктыңмы? Тиз килеп җиттең.
Галимулла. Тиз килеп җитәргә кушылган бит.
Миләүшә. Кушылмаган ла инде. Прошу диелгән­дер ич?
Галимулла. Анысы бар, әйе. Транспорты бит аның безнең якта...
Миләүшә. Рәхмәт, Галимулла. Соңламадың. Ашый­сың да киләдер инде синең?
Галимулла. Түзәрлек.
Миләүшә. Бар, чәйнекне газга куеп кил, Галимул­ла. Син инде эш кушканга үпкәләмә. Мин сиңа барысын да аңлатырмын. (Галимулла кухняга кереп киткәч, төзә­тенә, өстәлдән көзге алып карана. Галимулла чыккач.) Булдымы, Галимулла? Кил инде, утыр, басып торма.
Галимулла. Минем бераз күчтәнәч бар иде.
Миләүшә. Әллә балмы?
Галимулла. Анысы да бар...
Миләүшә. Китер тизрәк. Әтидән мин һәрвакыт бал алып килүен үтенә идем. (Галимулла өстәлгә куйган банканы кулына алып.) Ач тизрәк. (Галимулла ачып биргән банкадагы балны комсызланып исни.) Ай, рәхмәт! Рәхмәт, Галимулла. Беләсеңме кайдан җыелган бал бу? Әй, онытылган да инде. Карамалыга барганда сул якта бар бит әле... болынлык... Онытылган... Рәхмәт, Галимул­ла... Сәерсенеп карап торасың, әйеме? Ә ничек син миңа бал алып киләсен белдең, Галимулла?
Галимулла. Болынга чыккач чәчәкләрне иснәп йөрергә ярата идең бит.
Миләүшә. Онытмадың, әйеме? Онытмагансың, рәх­мәт. Мин бит сине төшемдә күрдем, Галимулла. Әтиең Әһлиулла абыйны да күрдем. Шуннан инде сине чакыр­дым. Фамилиягезне онытканмын. Көчкә искә төшердем. Дөрес язылганмы? Хәлиуллин бит, әйме?
Галимулла. Шулай.
Миләүшә. Ә беләсеңме, мин сине нигә чакырдым, Галимулла? Ләкин син аптырап калма, ярыймы? Юри генә сөйли дип тә уйлама. Мин чынлап. Мин сине хуш­лашырга чакырдым, Галимулла. Мәңгелеккә хушлашыр­га. Шулай... Мин инде бу дөньядан китәм, Галимулла. Бүген йә иртәгә, йә берсекөнгә. Шуннан да соңга кал­мыйм.
Галимулла. Ничек инде алай?
Миләүшә. Шулай, Галимулла. Артыгын сорашма. Ике-өч көн вакытың булыр бит мине озатырга?
Галимулла. Ничек инде алай?
Миләүшә. Сорашма, дидем. Бөтен тормышымны уйлап-уйлап утырдым да синнән дә якын кешем булмаган икән минем, Галимулла. Әйе, әйе, сиңа сәер тоеладыр минем сүзләр. Әмма син миңа ышан, кыланып сөйләшер­гә вакытым юк минем. Мин бит үтенеп сорыйм синнән, бер-ике көнгә бу өйгә хуҗа бул. Үтенеп сорыйм.
Галимулла. Ничек?..
Миләүшә. Үтенеп сорыйм. Теләмәсәң, хәзер үк кай­тып китә аласың. Килүеңә рәхмәт.
Галимулла. Юк, мин китәм димим дә, шулай да... Болай итеп сөйләшкәнне ишеткәнем юк. Ничек инде ул алай була? Кешедән көлгән кебегрәк килеп чыга болай итеп сөйләшкәч.
Миләүшә. Мин чынлап, Галимулла. Әле син миңа ы ш а н мы йсың м ы ни ?
Галимулла. Ышанырлык булмагач. Миләүшә, Ант итимме?
Галимулла. Итимме дип... (Миләүшәгә текәлеп карап тора.)
Миләүшә. Чынлап, Галимулла, чынлап... Мин үте­неп сорыйм синнән. Чынлап дип әйтәм ич инде, нигә һа­ман ышанмыйсың? Хәер, ышанмаска хакың бар, кайчан­дыр алдаган идем мин сине. Хәтерендә дә юктыр инде.
Г а л и м у л л а. Син онытмаган ич, нигә мин онытыйм ди?
Миләүшә. Оныткан идем, исемә төште. Кинәт кенә барысы да искә төшә икән ул. Барысы да, барысы да. Искә төшә, үкендерә, үзгәртеп булмый. Уйлап-уйлап утыр­дым да — бу дөньяда мине чын-чынлап яраткан бер генә кеше булган икән дигән нәтиҗәгә килдем. Ул — син бул­гансың кебек тоелды. Нигәдер шулай тоелды. Менә әле син миңа текәлеп карадың да тагын бер кат барысы да күз алдыннан узып китте. Ничек миң шуны аңлап бетермәгәнмен, ничек бәяли белмәгәнмен... Минем болай сөй­ләшүемә игътибар итмә, Галимулла, бәлки саташамдыр да. Минем әле сиңа сөйлисе сүзләрем бик күп. Әгәр дә тыңларга теләсәң, әлбәттә. Без бит синең белән бер елда, бер көндә туганнар... Шулай бит, әйме?
Г а л и м у л л а. Шулай...
Миләүшә. Ничә яшь инде безгә? Илле бишме? Күп инде, әйме?.. Нигә дәшмисең, Галимулла?.. Галимулла, нигә дәшмисең?.. Гафу ит. Мин куп сөйлим бугай. Сөй­ләп калдырасым килгәндер инде, гафу ит. Сөйләп калдырасым килә, сөйләр кешем юк. Ялгыз бит мин, Галимул­ла. Япа-ялгыз. Бер кешем юк. Ике тапкыр кияүгә чык­тым, тирә-ягымда кешеләр мыжлап торды һәм менә... Ялгызлыкның ни икәнен беләсеңме син, Галимулла? Әйт инде берәр сүз.
Галимулла. Нәрсә?
Миләүшә. Син әллә мине тыңламыйсың дамы?
Галимулла. Нишләп... Тыңлыйм...
Миләүшә. Тыңлагач, нигә соң бер сүз дә әйтми­сең?
Галимулла. Нинди сүз?
Телефон шалтырый. Миләүшә телефон трубкасын алмый. Телефон шалтырый-шалтырый да туктый.
Миләүшә. Шалтыраталар... Кызыксыналар... Ә мин алмыйм... Шнурын өзеп үк ташламакчы идем дә, кире уйладым. Шалтыратсын, үзенә күрә иптәш... Аптырап ка­рап торасың миңа, әйме? Бу дөньяны шаккатырырга җы­енган Миләүшә Нигъмәтҗанова теләгенә иреште. Авыл егете Галимулла Хәлиуллин аңа аптырап карап тора. (Көлә башлый да кинәт туктап кала. Галимулла, хәлнең җитдилеген төшенеп, Миләүшә тирәсендә бөтерелә.)
Галимулла. Миләүшә, Миләүшә...
Миләүшә (өянәге узып киткәч, хәлсезләнеп кресло аркасына башын салып, елмаеп Галимуллага карап тора). Исәнме, Галимулла!
Галимулла. Син ятып тор, болай уңайсыздыр ич...
Миләүшә. Зарар юк, әлегә үтеп китте. (Тагын те­лефон шалтырый.) Ал, Галимулла. Кемгә бик кирәк бул­дым икән?
Галимулла (трубканы алып тыңлый. Миләүшәгә). Федор Ивановичны сорый.
Миләүшә. Куй, Галимулла... Шул Федор Иванович­ны сорасалар гына инде. Галимулла, алып бир әле теге рәсемне.
Галимулла (стенадагы рәсемгә карап). Кемнәр бу, Миләүшә?
Миләүшә. Алар минем яшьлек дусларым, Галимул­ла. Шуларның икесенә кияүгә чыктым. Икесе белән дә аерылыштым. Алып бир әле. (Галимулла алып биргән рә­семгә күрсәтеп.) Монысы — беренче ирем Шәһит, монысы — икенче ирем Нурислам. Болары Рәфис белән Фә­һим. Монысы — мин. Дуслар. Бик тә, бик тә якын дус­лар. (Рәсемне өстәл тартмасына салып куя.)
Галимулла. Нигә?
М и л ә ү ш ә. Ятсыннар шунда, Галимулла.
Ут сүнә. Ут янганда Рәфисләр фатиры, Саҗидә көзге каршында би­зәнә, малайлары Рөстәм магнитофон колакчынын колакларына киеп креслода утыра. Сәхнә шартлары күпме мөмкинлек бирә, ул шул чак­лы бай итеп бизәлгән. Кыскасы, байлык аңкып тора.
Саҗидә. (Рәфиснең кайтканын тоеп). Кайттыңмы, әтисе?
Рәфис (Ул баштанаяк заман яшьләре киенә торган киемгә киенгән, һәм ул кием аңа килешә дә, яшәртеп күрсәтә.) Кайтмадым, үтеп кенә барышым.
Саҗидә Минем белән рәтләп сөйләшер көнең бу­лыр микән синең?
Рәфис. Чәй куй һәм йөз грамм коньяк чыгар.
Саҗидә. Кәефең шәп күренә, берәр этлек эшләп кайттың мәллә?
Рәфис. Кайтмыйча. Берьюлы ике марҗаны кочак­лап кайттым. Менә мондыйлар.
Саҗидә. Хәсрәт. (Кухняга кереп китә.)
Рөстәм (әтисенә таба борылып). Не дразни ее, опять начнете. Неужели не надоело ругаться?..
Рәфис. Ияләшкән инде... (Кесәсеннән газета чыга­рып.) Карале, улым, укы әле. Әтиең турында нәрсә яз­ганнар монда. (Үзе укып.) «Минем өчен иң кызганычы — Рәфис Хатипның поэзиядән китүе булды. Талантлы ша­гыйребезне югалттык. Аның шигырьләрендә моң бар иде». Аңлыйсыңмы, улым?
Рөстәм. А чего там непонятного? (Елмаеп.) Прият-но, да, читать?
Рәфис. Ничек инде!.. Минем турыда бит. Димәк, хә­терләүчеләр бар Рәфис Хатип шигырьләрен. Тыңла әле, улым, ничек ди бит?
Рөстәм. Ну, хватит, хватит... Читайте с мамой.
Рәфис. Аңлыймыни синең әниең шигъриятне... Ши­гырьләрендә моң бар иде, ди. Син, улым, беләсеңме моң­ның ни икәнен?
Рөстәм. Знаю, знаю. Какой ты большой ребенок, әти. Все еще живешь какими-то иллюзиями. Поэзия... Моң... Ну пора уж вылечиться. Никому они не нужны твои стишки.
Рәфис. Шулай инде анысы, шулай. Китап кибетенә кергән идем. Өелеп ята шигырь китаплары. Менә дигән шагыйрьләрнеке. Шулай да менә язганнар бит. Мине онытмаганнар. Хәтерлиләр. Их!.. (Газетага сокланып ка­рап тора.) Молодец!.. Җәүдәт Мансуров язган... Кем икән бу Җәүдәт Мансуров? Белмим дә.
Рөстәм. Найди и пригласи в гости.
Рәфис. Чакырам, чакырам.
Рөстәм. Кстати. Что-то давно вы не ходите в гости. Раньше, бывало, возвращались поздно, до утра спорили с мамой, ругались. Она вечно ревновала. Интересно было.
Рәфис. Картаеладыр инде.
Рөстәм. Кстати. Я был в больниңе, где главврачом мой друг. У него лежала ваша Миляуша. В общем, у нее дела не важны.
Рәфис. Миләүшә?
Рөстәм. Да. Может, другая Миляуша есть — певичка.
Рәфис. Ни булган аңа?
Рөстәм. С сердцем что-то. Так что ваша подруга, может, и умерла. А ты тут моң... моң...
Рәфис. Туктале, улым. Ничек инде Миләүшә? Без бит...
Рөстәм. Вот и без бит, без бит... Друзья... Собирались... Клятвы разные...
Рәфис. Нигә соң аны әйтми йөрдең?
Рөстәм. Что, у меня других забот нет? Вы же клялись, не я. Вы же изучали моральный кодекс...
Рәфис. Туктале син... Ничек соң әле Миләүшәнең телефон номеры?
Рөстәм. Звони главврачу. Тридцать восемь, тридцать шесть, тридцать шесть.
Рәфис (шалтырата. Трубканы алучы булмагач, Са­җидәне чакыра.) Саҗидә, Саҗидә!..
Саҗидә. Ни булды, нигә үкерәсең тагын?
Рәфис. Син Миләүшәнең телефон номерын хәтерлә­мисеңме?
Саҗидә. Каян исеңә төште әле ул Миләүшә?
Рәфис. Чирләгән, ди.
Саҗидә. Чирләсә — терелер. Алтмышка җиткәндә кеше чирләмичә тормый. Минем дә йөрәгем чәнчеп тора.
Рәфис. Хәтерлисеңме телефон номерын, юкмы?
Саҗидә. Каян белим? Көне-төне сез шунда ята идегез. Мин каян белим? Оныткандыр, дисәм...
Рөстәм (әнисенә). Хватит... Помнишь — скажи.
Саҗидә. Соң, улым... Инде акылга утырды, дисәм, нишли бит...
Рөстәм. Она больна... Ты соображаешь? Она больна. Они — друзья.
Саҗидә. Беләм мин аларның дуслыкларын. Хаты­нының хәлен белү юк. Миләүшә кирәк булган.
Рәфис. Ахмак!
Саҗидә. Кем ахмак?
Рәфис. Мин...
Саҗидә (Рөстәм янына атылып барып). Улым, Рустик, ишеттеңме, ишеттеңме, әтиең миңа нәрсә ди? (Үкереп җылап җибәрә.)
Рөстәм. Началось. (Әнисен кочаклап.) Ну, ладно, ладно. Успокойся.
Саҗидә. Нигә ул мине мыскыл итә?! Гомере буе шулай. Бөтен ачуын миннән ала. Мин аңарга нинди на­чарлык эшләгән? Мин булмасам, әллә кайчан алкаш бу­ла иде. Шул Миләүшәләр белән йөреп. Дуслар дигән бу­лып. Пәриләр белән саташалар. Җыен разгилдәй.
Рөстәм. Ну, хватит, хватит... (Әнисен җитәкләп кух­няга кертеп чыга.) Ну, чего ты дразнишь ее? Неужели не надоело? Ну, ты же мужчина. Ну, чего?.. Ты же видишь, ты же поэт, она же дура.
Рәфис. Ул синең әниең.
Рөстәм. Ну, әни, әни... Еще чего? Ты әти. Ну и что? Оба вы кретины. Ну, скажи ей что-то ласковое, чего тебе, жалко, что ли? Ну, не вышло из тебя большого поэта, чего ты все обиды на нее валишь? Чего, тебе плохо живется? Чего вам не хватает? Этой макулатуры? (Кесәсен­нән акчалар чыгарып, идәнгә сибә.) Ну, берите, хапайте. Только не орите.
Саҗидә (бүлмәдән чыгып, акчаларны җыя). Бирмә аңа, нәрсә син аңа да аңа...
Рөстәм (Саҗидәне күтәреп торгызып). А ну, уйди в свою комнату. Я вам дом построил. Полтыщи квадратных метров. Неужели не умещаетесь?
С а җ и д ә. Ул башлады.
Рөстәм. Ул башлады, ул башлады... Оба вы... из-за вас жениться боюсь. Вы же загрызете любое живое существо. (Әнисенә.) Ну, иди, иди, говорят. И не покажись, пока он дома. (Саҗидәне этеп диярлек бүлмәсенә кертеп җибәрә. Рәфискә.) Чего тебе, номер телефона нужен? Вот справочник. Смотри и звони.
Рәфис (белешмәләр китабыннан карап шалтырата). Кем бу? Нигъмәтҗановлар фатирымы? Кем сез?.. Нинди Галимулла? Нинди авылдашы? Миләүшә өйдәме? Бире­гез әле трубканы Миләүшәгә. Рәфис... Рәфис, диегез... Якын дусты мин аның. Аңлыйсызмы? Бирегез, диләр, трубканы. (Трубканы куеп.) Нәрсә бу?
Саҗидә (күренеп). Нәрсә булсын, сөяркәсе белән утыра.
Рәфис. Ничек телең әйләнә? Илледән узган хатын­га.
Саҗидә. Сез бит унсигез яшьлекләр кебек кылана­сыз.
Рәфис. Булды, булды... Нишләргә соң әле?.. Әллә ничек кенә килеп чыкты бит әле. (Рөстәмгә.) Улым...
Рөстәм. Еще чего?
Рәфис. Трубканы алмый Миләүшә апаң.
Рөстәм. Ну, съезди. Для чего машину подарил? Катайся на удовольствие.
Саҗидә. Мин дә барам.
Рөстәм. Конечно. Без тебя же он не может.
Рәфис. Кая барасың?
Саҗидә. Син кая барасың — шунда.
Рәфис. Ну, бар инде, бар.
Саҗидә. Тышта салкын микән?
Рәфис. Мең градус.
Саҗидә. Бу хәтле дә яратмагач яратмыйсың икән. Күңелең булсын — бармыйм. Кара аны, әйбәт кенә йөр. Мин әйткәннәрне Миләүшәгә сөйләмә тагын. (Рәфиснең яңагыннан үбеп ала.)
Ут сүнә. Сәхнә яктырганда Галимулла телефоннан сөйләшә.
Галимулла. Әйе. Нигъмәтҗановлар фатиры. Га­лимулла. Миләүшәнең авылдашы. Өйдә. (Миләүшәгә.) Рәфис, ди. Сине сорый.
Миләүшә. Әйт, Галимулла, ул беркем белән дә сөйләшергә теләми, диген.
Г а л и м у л л а (трубкага). Ул беркем белән дә сөй­ләшергә теләми. Мин каян белим?.. Әйттем... (Миләүшә­гә.) Бир Миләүшәгә трубканы, ди.
Миләүшә. Куй һәм бүтән алма.
Галимулла. Нигә алай, Миләүшә?
Миләүшә. Шулай, Галимулла. Минем беркемне дә күрәсем килми, берәү белән дә сөйләшәсем килми. Ми­нем янымда син бар. Миңа беркем дә кирәкми. (Тагын телефон шалтырый.)
Галимулла (трубканы алып). Әйе... Ул беркем бе­лән дә сөйләшергә теләми... Галимулла... Авылдашы... Әйттем ич инде... (Миләүшәгә.) Эльмира, ди.
Миләүшә. Алма трубканы, дидем мин сиңа.
Галимулла (трубканы куя). Эльмира, ди бит.
Миләүшә. Булсын.
Галимулла. Нигә сөйләшмисең соң? Әйтәсе сүзе бардыр берәр.
Миләүшә. Минем әйтәсе сүзем юк, Галимулла. Әй­тәсе сүзләр күптән инде әйтелгән. Ничаклы мәгънәсез сүз сөйләнелгән.
Галимулла. Кырт кисеп сөйләшә торган гадәтең­не ташламагансың икән.
Миләүшә. Холык үзгәрми, диләр бит, Галимулла. Шул холык шушы көнгә калдырды да инде. Яраклаша белмәдем шул, һәрвакыт үземнекен тукыдым. (Галимул­ланың урыныннан торганын күреп.) Китмә, Галимулла, утыр. Син беркая да китмә. Килгәнсең икән, янымда гы­на утыр.
Галимулла. Чәй, дидең бит. Пешкәндер. (Кухня­дан чынаяклар алып чыга, чәй ясый.) Шулай ярыймы? Куе түгелме?
Миләүшә. Миңа барыбер, Галимулла. Шулай да миңа рәхәт, янымда син...
Галимулла. Радиодан элек гел җырлаталар иде, хәзер сирәкләттеләр. Телевизордан да күрсәтми башлады­лар.
Миләүшә. Картайдым бит инде, Галимулла.
Галимулла. Барыбер дә синең кебек җырлаучы юк.
Миләүшә. Җырлаучы юк иде, диген, Галимулла. Бар иде, Галимулла, бар иделәр. Бар идек. Онытылдык кына. Беркемгә дә кирәгебез юк инде. Ул чакта да ки­рәкмәгәнбез.
Бармыни бездә гомумән чын кеше кадрен белү?!
Без аны кайдан белик, мискин үлеп аңлатмагач?!
Без инде үлеп тә аңлата алмыйбыз, Галимулла бәгырь­кәем.
Галимулла. Барыбер юк... Теге җырны җырлат әле...
Миләүшә. Кайсы җырны?
Галимулла. Мин килгәндә җырлый иде. Ишек тө­бендә тыңлап тордым.
Миләүшә. Мин аны үзем генә, качып кына тың­лыйм шул, Галимулла. Ачуланма инде. Телисеңме, мин сиңа бүтән җырларны җырлатам.
Галимулла. Миңа син җырлаганнар кирәк.
Миләүшә. Бүтәннәрне тыңламыйсыңмы?
Галимулла. Тыңлыйм да..
Миләүшә (елмаеп). Мин бөтенесеннән дә әйбәтрәк җырлыйм, әйеме?
Галимулла. Әйе.
Миләүшә. Рәхмәт! (Бер касета алып.) Менә шуларны тыңлап кара әле син, иптәш Хәлиуллин. (Магни­тофонны кабыза, җыр яңгырый.)
Бу дөньяда яшәп карап шуны белдем —
Хак дигәнем барысы да ялган икән:
Ак дигәнем, пакь дигәнем корым булып
Йөрәгемә, бәгыремә яуган икән.

Бу дөньяда яшәп карап шуны белдем —
Ант итүләр хәйлә икән, мәкер икән:
Тугры диеп, туры диеп йөргәннәрем
Туры түгел — бөкре һәм кәкре икән.

Бу дөньяда яшәп карап шуны белдем —
Чын дигәнем мәзәк кенә, уен икән,
Очрашулар, күрешүләр, көлешүләр,
Барысы да бары пәри туе икән.
Миләүшә (магнитофонны туктатып). Ничек?
Галимулла. Ничек дип...
Миләүшә. Ошадымы әллә? Мин җырлыйм бит.. Хәтта көйнең үзен дә, шигырен дә үзем яздым.
Галимулла. Радиодан ишеткәнем булмады.
Миләүшә. Мондый җырларны радиодан җырлат­мыйлар, Галимулла.
Галимулла. Дәрес эшлиләр икән анысын болай
Миләүшә. Нигә, Галимулла? (Ишектә звонок.) Ач­ма, Галимулла.
Галимулла. Бәлки, йомышы бардыр?
Миләүшә. Нинди йомыш? Хәзер инде миңа берәү­нең дә бернинди дә йомышы юк, Галимулла.
Звонок кабатлана.
Галимулла. Тиккә генә килмәгәндер инде кеше.
Тышта «Миләүшә!» дигән тавыш ишетелә.
Миләүшә. Рәфис тавышы.
Галимулла. Ачыйммы?
Миләүшә. Кирәкми.
Тышта Рәфиснең: «Миләүшә, ач, беләм бит — син өйдә» дигән тавы­шы ишетелә.
Галимулла. Керсен.
Миләүшә. Кирәкми.
Тышта Рәфиснең: «Миләүшә, син исәнме? Әйт, син исәнме?.. Әй, Га­лимулла, син өйдәме?» дигән тавышы ишетелә.
Миләүшә. Әйт, Галимулла. Өйдә, диген. Миләүшә исән-сау, диген. Берәүне дә күрергә теләми, диген.
Галимулла (ишек янына барып). Миләүшә исән-сау. Ул берәүне дә күрергә теләми. Нәрсә?.. (Галимулла Рәфис белән ишек аша сөйләшә.)
Р ә ф и с. Ач әле ишекне.
Галимулла. Миләүшә ачарга кушмый.
Рәфис. Син кем?
Галимулла. Галимулла, дидем ич.
Рәфис. Монда нишләп йөрисең?
Галимулла. Миләүшә чакырып китерде.
Рәфис. Каян?
Галимулла. Авылдан.
Рәфис. Миләүшә авылыннанмы?
Галимулла. Шуннан.
Рәфис. Исемең кем дидең әле?
Галимулла. Галимулла, дидем.
Рәфис. Мин Рәфис атлы булам, ага-эне. Миләүшә­нең якын дусларының берсе. Ничек аның хәле?
Галимулла. Әйбәт.
Рәфис. Ничек әйбәт?
Галимулла. Шулай әйбәт..
Рәфис. Рәтләбрәк сөйләш әле минем белән. Хәле ничек, дим бит.
Галимулла. Әйбәт, дим.
Рәфис. Больницадан кайчан чыкты?
Галимулла. Белмим. Мин килгәндә әйдә иде.
Рәфис. Мин килгәнне беләме ул?
Галимулла. Белә.
Рәфис. Кертмәскә кушамы?
Галимулла. Әйттем ич инде.
Рәфис (кычкырып). Миләүшә, бу мин, Рәфис. (Җа­вап ишетмәгәч.) Өйдәме соң ул?
Галимулла. Өйдә булмый кайда булсын?
Рәфис. Менә әкәмәт. Ә сине нигә чакырды?
Галимулла. Белмим.
Рәфис. Ә син аның кеме?
Галимулла. Авылдашы.
Рәфис. Элек нигә бер дә күргәнем булмады?
Галимулла. Монда килгәнем булмады.
Рәфис. Хәзер килдеңме?
Галимулла. Әйтеп торалар ич, Миләүшә чакырып китерде.
Рәфис. Син тырпаймый гына сөйләш әле, ярыймы, аңлат миңа. Ул мин килгәнне беләме? Рәфис килгәнне беләме?
Галимулла. Белә, дим ич.
Рәфис. Белгәч, нигә?..
Галимулла. Берәүне дә күрәсем килми, диде.
Рәфис. Мин бит берәү түгел, мин бит Рәфис. Аның якын дусты. Аңлыйсыңмы? Без ничә еллар бергә... Аң­лыйсыңмы?
Галимулла. Нигә миңа кычкырасыз? Минем ни гаебем бар?
Рәфис. Син бит ишек төбен саклап торасың.
Галимулла. Миңа Миләүшә кушты...
Рәфис. Ә бәлки, кушмагандыр. Бәлки, син... Ач ишекне, бурзай.
Галимулла. Син сүзеңне үлчәп сөйлә, ярыймы.. Күрсәтермен мин сиңа бурзаеңны.
Рәфис. Мин киттем, Миләүшә. Риза-бәхил түгел.
Миләүшә (ишек төбендә басып торган Галимулла янына килә). Берни дә аңламыйсыңмы, Галимулла? Аң­лама, Галимулла, кирәкми. Нигә килдем дип үкенәсеңме? Шулаймы?
Галимулла. Үкенүен үкенмим дә... Әллә ничек...
Миләүшә. Уенга охшаган, әйеме?
Галимулла. Кем белә инде. Мин бит...
Миләүшә (Галимулланы бүлдереп). Тик, зинһар, мескенләнмә, яме! Беләсең, мин мескеннәрне яратмадым, һәм яратмыйм. Бөтенесен дә аңлыйсың, барысын да бе­ләсең син. Сине табигать акыллы итеп яраткан. Син ми­нем сүзләремә ышанмыйсың, Миләүшә ниндидер уен уй­ный дип уйлыйсың. Ләкин мин уйнамыйм. Уйнамыйм, уйнамыйм! Сиңа шулай тоела гына ул. Безнең бөтен тормышыбыз уенга охшаган. Әти әйтмешли, ат кәмите... Әгәр дә миңа ышанмасаң, кайтып китә аласың.
Галимулла (Миләүшәгә ниндидер кырыс сүз әй­тергә теләп). Миләүшә...
Миләүшә. Кирәкми, Галимулла... Аптырама, син безнең барыбыздан да өстен.
Галимулла. Мин үземнең кем икәнлегемне беләм, Миләүшә...
Миләүшә. Юк, белмисең, Галимулла. Мин дә үзем­нең кем икәнлегемне белмим. Берәү дә белми. Беләм дип уйлыйлар гына. Беләм дип уйлап ничаклы гомерне әрәм иттем. Син дә гаепле, Галимулла. Җибәрмәскә иде мин ахмакны авылдан. Нинди бәхетле хатын була идем бит мин. Өй тулы бала-чага... Хәзер инде оныкларыбыз ни­чаклы була иде. Кем инде мин? Ни өчен яшәдем инде? Юк, беркемне дә күрәсем килми, Галимулла. Мин гомер буе ялгыз булдым. Шәһит безгә әйтә иде: өч тиенлек эше­гез юк, сукыр бер тиенлек акылыгыз юк, дия иде. Хаклы булган. (Кинәт көлеп.) Әшәке кеше мин, әйеме, Галимулла? Әйт әле дөресен генә, нинди кеше мин? Әйт инде, Га­лимулла!
Галимулла. Ничек әйтим. Сине күрмәгәнгә...
Миләүшә. Бала чакта, үсмер чакта, яшь чакта еш күрешә идек, хәтта үбешкән чак та булды бугай. Син хә­терлисеңме? Бакалы күл янына барган идек. Ни өчен барган идек әле, хәтерлисеңме?
Галимулла. Син алып бардың, анда төнбоеклар үсә иде.
Миләүшә. Әйе, әйе. Мин сиңа төнбоеклар өзәргә куштым. Йөз илле төнбоек өзеп миңа бүләк итсәң, мин сине яратырмын, дидем. Син ничәне өздең әле?
Галимулла. Йөз илле бишне.
Миләүшә. Әйе, әйе. Нинди олы күлне актарып чык­тың. Суның салкыныннан күгәреп каттың. Миңа бер олау төнбоек тоттырдың. Ә мин «миңа йөз илле биш төнбоек кирәкми, йөз илле генә төнбоек кирәк» дип, төнбоеклар­ны җиргә сибеп кайтып киттем. Син мине куып җиттең. Беләгемнән кысып тоттың. Мин сиңа кычкырдым: «Ниш­лисең, җүләр. Җибәр кулны, авырттырасың диләр бит! Галимулла. Әйдә.
Миләүшә. Кая?
Галимулла. Төнбоекларны җыеп ал.
Миләүшә. Бик кирәкләре бар.
Галимулла. Алайса, нигә өздердең?
Миләүшә. Кем сиңа йөз илле бишне өзәргә кушты? Миңа йөз илле генә кирәк иде, җибәр кулны, җүләр. Кая алып барасың? Җыймасам нишләтәсең?
Галимулла. Шушы күлгә батырам.
Миләүшә. Батырып кына кара.
Галимулла. Батырам, кире тәре.
Миләүшә. Син мине батырсаң, әти синең үзеңне батыра.
Галимулла. Мактанма әтиең белән, ярыймы! Җый төнбоекларны.
Миләүшә. Җыймыйм.
Галимулла. Җыясың!!!
Миләүшә. Барыбер җыймадым бит, Галимулла. Их, шунда батырып кына үтергән булсаң. Җиңә алма­дың шул мине, җиңә алмадың кире тәрене. Төнбоеклар­ны тәки үзеңнән җыйдырттым. Аның каравы, без анда үбештек. Үз гомеремдә беренче тапкыр бит. Уналты яшемдә. Аннан соң ничаклы мин сиңа күренергә оялып йөрдем. Яратканмындыр инде сине. Яратмасам, үбешмә­гән булыр идем. Аннан соң Бакалы күл янына еш бара башладык. Бакаларга кушылып җырлый идек. Хәтерли­сеңме, Галимулла?
Исәпсез, хисапсыз йолдызлар сибелгән
Галәмнең киңлегенә,
Ә без җирдә синең белән икәү генә,
Икәүдән-икәү генә,
Икәүдән-икәү генә. (Җырга Галимулла кушыла.)
Хисапсыз авазлар моң булып коела
Болыннар иңлегенә,
Ә без һаман синең белән икәү генә,
Икәүдән-икәү генә,
Икәүдән-икәү генә.
Көй әкрен генә дәвам итә. Шул көй ритмында Галимулла белән М и л ә у шә сөйләшә.
Миләүшә. Әгәр дә мин очып китсәм, нишләрсең, Галимулла?
Галимулла. Синең арттан очармын.
Миләүшә. Әгәр дә мин егылып төшсәм, нишләр­сең, Галимулла?
Галимулла. Ә мин сине тотып калырмын.
Миләүшә. Әгәр дә мин югалсам, нишләрсең, Гали­мулла?
Галимулла. Эзләрмен.
Миләүшә. Табалмасаң, нишләрсең?
Галимулла. Көтәрмен.
Миләүшә.
Билгесез киләчәк кул изәп чакыра
Хыялым илләренә:
Сукмаклар, юллар күп, ә без икәү генә,
Икәүдән-икәү генә,
Икәүдән-икәү генә.
Ышанасыңмы син миңа, Галимулла?
Галимулла. Мин сине яратам гына.
Миләүшә. Ышанмыйча яратмыйлар.
Галимулла. Ә мин яратам.
Телефон шалтырый.
Миләүшә (кычкырып). Алма! Алма, Галимулла!..
Фәһимнәр фатиры. Фәһим креслога чумган да карашын билгесез бер ноктага төбәп утыра. Берничә көн инде кырынмаган. Эльмира катып керә.
Эльмира. Һаман утырасыңмы? Көннәр буе. Ничек оча сөягең тишелми. Кибеткә чыгып керер идең, ичма­сам.
Фәһим. Акча юк.
Эльмира. Ничек булсын? Күпмегә җитә ул минем пенсиям?
Фәһим. Эшкә керергә кушасыңмы?
Эльмира. Нидер эшләргә кирәк ләбаса. Болай уты­рып булмый бит инде, Фәһим.
Фәһим. Була ич, күреп торасың.
Эльмира. Бетәсең, харап буласың болай булса.
Ф ә һ и м. Ә мин шуны көтеп утырам да.
Эльмира. Нәрсәне?
Фәһим. Тизрәк бетәргә иде дә, котылырга иде...
Эльмира. Фәһим, ни сөйлисең, бәгырькәем?
Фәһим. Яшәсем килми минем бу дөньягызда. Фә­хешханәдә миңа кызык түгел. Ул яшьтән узган мин.
Эльмира. Кешеләр яши бит.
Фәһим. Кешеләр? Нинди кешеләр? Кешеләр бетте. Кайда ул кешеләр? Ике аяклы күшәүче хайваннар һәм аларны ашаучы ике аяклы ерткыч җанварлар гына кал­ды.
Эльмира. Йа алла!..
Фәһим. Алла да юк...
Эльмира (кычкырып). Фәһим!
Фәһим. Китте ул. Җиргә, кешеләргә кулын селтәде дә китте, кайтмаска китте ул. Җиргә Иблис хуҗа.
Эльмира. Кешеләргә ни ачуың бар? Син үзең дә адәм баласы.
Фәһим. Юк. Адәм балалары үлеп бетте алар. Иб­лис токымы гына калды.
Эльмира. Синең яза алмавыңда кешеләрнең гаебе юк. Син язмый дип дөнья туктап тормый. Яңа көйләр туа тора, аларны җырлап торалар.
Фәһим. Көй? Нинди көй? (Кинәт сикереп торып пианино янына бара, ун бармак белән клавишларны кый­нап алып.) Шушы булдымы көй? Кемнәр җырлый? Нәр­сә җырлый? (Клавишларны кыйный-кыйный җырлый.)
Сиңа шундый җыр кирәкме?
Сиңа шундый җыр кирәк?
Шундый, шундый, шундый, шундый
Шундый, шундый җыр кирәк,
Җырр кирәк,
Җыр кирәк,
Җыр кирәк,
Җыр кирәк,
Җыр, җыр, җыр, җыр, җыр, җыр.
Кирәк, кирәк, кирәк, кирәк, кирәк.
Яратам, яратам, яратам,
Яратам...
Сиңа шундый җыр кирәкме? Зәйнуллалар, Сәйфуллалар җыры кирәкме? Яза алмыйм мин мондый җыр. Язарга теләмим мин мондый җыр. Мин — композитор. Мин про­фессиональ композитор. (Паузадан соң.) Тимә миңа, Эль­мира. Кыйнама минем җанымны.
Эльмира. Син үз җаныңны үзең кыйныйсың, бә­гырькәем. Үткәннәр белән генә яшисең. Элеккеге даның комачаулый, һаман да мактау көтәсең.
Фәһим. Ә нигә мин аны көтмәскә тиеш? Нәрсә, ми­не мактарлык музыка язмадыммыни? Нәрсә, мин утыз ел трай тибеп йөрдеммени? Нигә әле мине җиңел генә оны­тырга тиешләр? Нәрсә, минем ашарга акчам юклыгын белмиләрмени? Нәрсә, тамак хакы да эшләмәдеммени мин? Нәрсә, тамагымны туйдыру өчен такмаклар язып утырыйммы бүген? Кулыма гармун алып чатка чыгып басыйммы? Тимә миңа. (Креслога кереп чума. Тынлык. Телефон шалтырый.)
Эльмира (трубканы алып). Әйе... Әйе. Мин. Исән­ме, Рәфис. Әле син дә исәнмени. Ходаем, җаным! Әй, Рә­фис, Рәфис... Ничек оят түгел сиңа? Шалтыратып хәлебез­не дә белмисең. Аерылмас дуслар идек бит. Фәһимме? Өйдә, өйдә... (Фәһимгә.) Фәһим, Рәфис шалтырата.
Фәһим. Нәрсә кирәк булган?
Эльмира. Сине сорый.
Фәһим. Сөйләш үзең генә.
Эльмира. Алай итмә инде, Фәһим. (Фәһим кузгал­магач.) Рәфис, син кереп чык әле безгә. Беләсең бит Фә­һимнең холкын, бер киреләнсә... Кереп чык әле, бәгырькәем. (Трубканы куя.)
Фәһим. Нигә чакырдың син аны?
Эльмира. Чөнки үземнең генә көчем җитми. Юк. Болай игәргә хакың юк синең. Бөтен дусларыңны җыям, күрсеннәр.
Фәһим. Нинди дуслар? Ни сөйлисең син?
Эльмира. Мәңге дуслар булырга антлар итешмәдегезмени? Нәрсә, Миләүшә дус түгел идемени? Нурис­лам дус түгел идеме? Гайнулла, Шәһит дус түгелләр иде­ме? Юк, барысын да җыям. (Шалтыратып.) Алло, Нигъмәтҗанова квартирасымы? Миләүшәне бирегез әле? Ни­чек алмый? Сез кем? Галимулла? Нинди Галимулла? Би­регез Миләүшәне. Эльмира сорый, диегез... Ничек инде? (Трубканы куеп.) Миләүшә трубканы алмый, ди. Галимулла, ди. Әллә үпкәләгәнме Миләүшә? Үпкәләве дә бар. Шалтыратып хәлен дә белгәнебез юк.
Фәһим. Аның бармы соң? Минем хәлемне кемнең белгәне бар? Кем кемгә кирәк бу дөньяда?
Эльмира. Галимулла... Галимулла... Таныш исем. (Телефоннан шалтырата да, тыңлап торгач, трубканы куя.) Гайнуллалар дәшми. Нурисламның телефоны юк.
Фәһим. Шул алкоголиктан мине тәрбияләтмәкче бу­ласыңмы?
Эльмира. Рәтлерәк сүз белмисеңме әллә? (Шалты­ратып.) Шәһит, синме? Мин бу, Эльмира... Фәһимнең ха­тыны инде, алайса... Шәһит, син безгә килә аласыңмы? Нигә дәшмисең? Нигә дип... Сагындым... Күрәсем килә... Гафу ит инде, алайса. (Трубканы куя.)
Фәһим. Нәрсә инде син?.. Кем кемгә кирәк бу заманда...
Эльмира. Шулайрак шул, шулайрак, ахры. Ләкин мин синең бу кыяфәтеңә карый алмыйм. Син бит компо­зитор. Син бит кешеләр җырласын өчен көй иҗат итүче. Әгәр композиторы шушы хәлдә булгач, халкы нинди бу­лырга тиеш? (Каяндыр тальян гармун табып алып килә.) Мә, ичмасам, гармун уйнап утыр. Эчең пошканда алып уйный идең. (Гармунны Фәһим алдына куя, каешларын кидерә.) Уйна әле «Авыл көен» — яраткан көеңне. (Фә­һим теләр-теләмәс кенә гармун телләренә баскалый да «Авыл көе»нә күчә. Ишектә звонок. Эльмира барып ача. Рәфис белән керәләр.)
Рәфис. Ха, монда мәҗлес икән. (Уйнаудан тукта­ган Фәһимгә.) Сәлам, картлач.
Фәһим. Үзең нихәл?
Рәфис. Хәлләр — хәләвә, башлар — галава, мунча — баня, хатын — Маня.
Эльмира. Рәфис! Нәрсә булды сезнең белән? Элек бергә җыелып утыра идек. Көлешә идек... Кайгы-шатлыкларны уртаклаша идек. Таралдык бит. Кара әле дустың­ның кыяфәтенә. Көннәр буе шулай утыра.
Рәфис. Тик утыруы рәхәттер. Утырсын.
Фәһим. Мин син түгел. Җыр язуымны ташлап, акча артыннан кушаяклап чаба белмим.
Рәфис. Өйрәтермен.
Фәһим. Мин өйрәнергә теләмим. Типкәләсеннәр, үтерсеннәр, иманымны алыштырмыйм.
Рәфис. Кем сиңа алыштырырга куша?
Фәһим. Син! Син алыштырдың.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Хушыгыз! - 2
  • Parts
  • Хушыгыз! - 1
    Total number of words is 4388
    Total number of unique words is 1835
    34.5 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    55.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Хушыгыз! - 2
    Total number of words is 4479
    Total number of unique words is 1868
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Хушыгыз! - 3
    Total number of words is 1921
    Total number of unique words is 1062
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    51.5 of words are in the 5000 most common words
    59.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.