🕙 1-minute read

Хуҗанын Бер Ярлыны Бәладән Коткаруы

Total number of words is 173
Total number of unique words is 119
57.0 of words are in the 2000 most common words
67.6 of words are in the 5000 most common words
72.5 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  Бер ярлы кеше ашханә ишегеннән бик тәмле аш исе килүен сизгән. Ишеккә якынрак килеп, шул тәмле исне исни-исни, кесәсендәге икмәк катысын ашарга тотынган.
  Ашханә хуҗасы чыккан да, тәмле аш исен иснәгән өчен, ярлыга акча түләргә кушкан.
  - Нәрсә өчен түләргә?- дип гаҗәпләнгән ярлы.
  - Ничек «нәрсә өчен»? Син әллә тәмле исне бушлай гына иснәмәкче буласыңмы? - дигән бай.
  Ярлы түләүдән баш тарткач, ашханә хуҗасы аны, якасыннан тотып, судьяга алып бара башлаган.
  Нәкъ шулчак Хуҗа Насретдин узып бара икән. Ул аларның яннарына килгән дә бәхәсләшүләренең сәбәбен сораган.
  - Менә бу әшәке нәрсә минем ашханәмнән чыккан тәмле ис белән туенды, шуңа акча түләми, - дигән бай.
  - Тынычланыгыз, хәзер мин сезнең бәхәсегезне хәл кылам. Бу кешедән син күпме сорыйсың? - дигән Хуҗа байга.
  - Ике сум, - дигән бай.
  - Китер бирегәрәк колагыңны, - дигән Хуҗа.
  Кесәсеннән ике сумлык көмеш алып, ашханә тотучы байның колак төбенә китереп чылтыраткан да акчаларын кире кесәсенә салып куйган.
  - Шуның белән сезнең эш бетте, тигезләнде. Аш исен сатучы байга акча чылтыраган тавыш та җитеп торыр, - дигән
  Хуҗа.
You have read 1 text from Tatar literature.